Latin

Һомай Кошы

Общее количество слов 1886
Общее количество уникальных слов составляет 1149
42.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Минем ул кошны күргәнем бар. Аңа таң-гаҗәеп калып, ничекләр генә сөенмәгән идем ул вакытта.
Җәй көне иде. Авылның печәнгә төшкән вакыты. Безнең дә әллә кайчаннардан аталып куелган болынлык кебек җиребез бар. Болынлык дип, бик алай ук телгә алып сөйләрлек тә түгел инде ул үзе. Ерак басулар артында, үрләрне менеп җиткәч, ике сырт арасында уймак кадәрле генә печәнлек шунда. Ни коры елларда да, ни яңгырлы җәйләрдә дә үләне яхшы була. Куе һәм үрчемле, һәр җәйдә зур ат йөге чамасы печән чыга. Әткәй әйтә, безгә җитә, ди. Кеше өлешенә кереп, тегендә-монда барып кысылуны җене сөйми, кыямәт көнендә Аллаһы тәгалә, ачуланып, газабын ирештерүе бар.
Әкрен генә күтәрелеп килүче кояшны ияртеп, без шул болынга таба юлга чыктык. Иртәнге җиләс җил, иген басуларын тулгап-болгатып, әнә ничек куян куа. Иренчәк чикерткә һәм бөҗәкләрнең кубыз тартуы ишетелә. Бу аларның инде күптән тынып калган кошлар биләмәләренә хуҗа булып өлгергәнлекләрен белдерә. Анда-санда очраган күгәрчен кадәрле кыр тавыклары тук һәм симез бөҗәкләрне чүпләп рәхәтләнәләр. Ни дисәң дә, җан сакларга юнь биргән Хак тәгаләнең мәрхәмәтле көннәреннән берсе иде бу.
Озак бардык. Әткәй соңгы елларда еш авырганлыктан хәлсез, туктап-туктап кала, чиксез күккә төбәлә. Аны көтеп мин сөтләнә башлаган бодай башагыннан бер-ике яшел бөртек алып суырам яки иген арасында үскән зәңгәр чәчәкләрне өзәм, иснәп карыйм. Кулымдагы сумкада бер литрлы банкага тутырылган сөтле чәйне күгәреп эчәсе килеп китә. Әткәйдән рөхсәт сорарга батырчылык итмим. Иреннәр кипшергән. Сабыр итәм.
Болыныбызга барып җиткәндә генә мин, бер кошка игътибар итеп, аның диңгез өстеңдә очкан акчарлак кебек тибрәнүенә сәерсенеп тордым. Нигә монда оча икән ул, ә? Лачын кадәр зур, хәтта казны хәтерләтә, акчарлакныкы төсле ак канатларының очларында карасы да бар. Адашып килде микәнни? Бу тирәдә санга алырлык зур сулы елга да юк, диңгез-күлләр дә ил читендә генә, барып күрерлек нәрсәләр түгел. Дөрес, адашкандыр бу кош, мескенем, адашкандыр. Башкача булмас, акчарлак башы белән югыйсә ни дип безнең басулар өстендә очып йөрер иде?
Бу фикеремне әткәйгә белдерергә уйладым.
— Әткәй, әткәй дим, бу нинди кош? Акчарлак түгелме? Нигә адашып йөри ул монда?
Хәзер уйлыйм да, бала гына булганмын икән әле ул вакытта дип, нәтиҗә чыгарам: юкса һәр сүзем сораудан гына тормас иде.
Әткәй дә озаклап, тыныч кына шул кошны күзәтте.
Оча-оча да кисәк кенә кыегаеп китә: яки чалт аяз күккә күтәрелә, яисә кабат безнең өстән әйләнеп оча. Аһ, баш түбәсеннән генә диярлек узды. Мин хәтта хәзер күтәреп китә инде дип өрки калдым. Иген өстеннән шуышып килгән күләгәсе зур, җанга шик салырлык иде. Чүгәләп тә куйдым булса кирәк.
— Һомай кошы бу,— диде бераздан әткәй.— Күптән безнең якларда күренгәне юк иде. Сәгадәт билгесе, бәхет китерә ул.
Мин берни дә аңламадым диярлек. Нәрсә ул сәгадәт? Нинди кош ул Һомай кошы? Бәхет китерә торган булгач, әйбәт икән анысы.
Инде килеп җиттек дигәндә генә шулай туктап калуыбыз вакытны бушка уздыру белән бер иде. Безгә ияреп йөргән кояш та шактый күтәрелергә өлгергән. Тау араларыңда адашкан җилләр уңлы-суллы йөренә. Офык артларыннан ак мамык болытлар да күренгәли. Шулай да көннәр бу араларда яхшы торачак.
Печәнлегебез елмаеп диярлек каршы алган төсле булды. Чит-читендә үләне тәбәнәк, уртасына керсәң, билдән инде ул. Таптарга гына ярамый. Анысын беләм. Әмма берәү узган инде. Күренеп тора. Ярып ук үткән. Ни калган инде аңа, монда чалышаеп йөрмәсә, урап үтә алмас иде микәнни?
Әткәй, дога кылган кебек итеп, бит очын кушучлап сыпырып куйды. Аңа ияреп мин дә кабатладым. Эшли башласак, ике-өч көндә чабып алабыз инде анысы, Алла боерса!..
Әткәй күтәреп килгән чалгысын караштырды да үз җае белән печән чабарга кереште. Әлегә миңа эш юк иде. Чалгыга буем җитсә дә, икенчесен алып килмәдек шул. Тау сыртынарак күтәрелеп, олы ташка менеп утырдым. Шаян җил, җиңсәләрдән кереп, юри кытыклаган кебек маташа, борын очларына төртеп-төртеп куя, ераклардан тук һәм рәхәт һава алып килә. Һәр җирдә бәхет-сәгадәт орлыклары тулышып, алда шатлыклы көннәр буласын хәбәр итә. Тыныч, күңелле. Әгәр дә сез, дөньядан туеп, имин җир эзләсәгез, кайда да түгел, менә шушында инде ул!
— Улым...
Әткәй чакыра икән. Исемне җыеп, тизрәк шунда йөгердем. Ул бер тезмәне чыккан да, хәле бетепме, чалгы сабына таянып тора. Күзләрендә әллә авыр эшнең тире, әллә яшьләр. Юк, җил генә кергәндер? Нигә әле бирешеп торсын ди. Илледән узган ир бит ул!
— Улым, менә син дә чабып кара әле...
Әйтүе булды, мин чалгыга үрелдем, һай, күптән хыялланган идем бит бу турыда. Әткәйгә чаба белгәнемне күрсәтәсем килә иде. Юккамы, болынга төшеп, кычыткан кыерлап йөрдем.
Беренче селтәнүләрем уңышсыз булып чыкты. Җиргә кадалган чалгымны тартып алам, кулны җайлыйм, ул тагын төртелә. Ачу килмәслек тә түгел шул. Нигә болай тыңлаусыз инде? Әткәй каршысында мактанырга да ирек бирми.
— Алай тотма син аны, улым. Менә болай, үз иркенәрәк куй... Кыйнап йөртмә, иркенрәк бар, җаена карабрак...
Күпме генә өйрәтмәсен, чалгы минем сыек беләкләрне санга сукмый, ир затыннан булуымны көлкегә калдыра иде. Шулай да сер бирмәскә тырыштым, батыраеп-батыраеп селтәндем. Әмма чалгым бер дә үзенә ияртергә исәпләми. Мин дә һаман үҗәтләнә барам.
Тезмәне чыгып җиткәндә тәмам хәлсезләнгән идем инде. Шулай да кулның җаен таптым шикелле. Икенчесен башлаганда чалгым төртелеп газапламасына күңелемдә ышаныч туды.
Борылып карасам, чапкан җирем ат аунаган болын хәлендә, бер көлке сурәттә иде. Кайсы урыннарда печән бүселеп ята, кай җирләрдә тамыры-ние белән кубарылган, тезмәм тигезле-тигезсез, алама яка төсле килбәтсез иде.
— Барып чыгарга охшый, улым... Әле мин иртәрәкме әллә дигән идем. Өйрәнүең — үзеңә... Беренчесе шулай инде аның, аннан соң китә ул, кулыңа да килеп тора төсле.
Әткәй шулай дәртләндереп, мине тезмә башында каршы алды. Әмма сүзләрендә сөенечтән бигрәк кыенсыну кебек тынгысызлык төсмере дә ишетелде. Бүген генә түгел, соңгы вакытларда ул шулайрак сөйләшергә гадәтләнеп китте, шунлыктан игътибар итмәскә дә мөмкин иде. Аларны үземчә кабул иттем: эшкә дәртемне сүндерәсе килмидер мөгаен.
Икенче-өченче тезмә-покосларны чыгу миңа күпкә җиңелрәк булды. Чалгым да тыңлаучанрак хәзер, әткәйнең фатихасына колак салгандыр иңде.
Мин шулай шактый озак чаптым. Эшнең җаена төшенә барган саен дәртем дә артты. Әмма беләкләргә кан утырды, җилкә башлары арыдылар. Тәнем шабыр тир. Маңгаема кагылып узган җил дә кайнар һәм эссе иде.
Шулай өч-дүрт тезмә чыккач, әткәй мине үз янына чакырды:
— Кил, улым, утыр... Берьюлы чабып бетерергә димәгән, хәл җыеп ал.
Аның күзләрендә килер көннәр өчен ышаныч һәм шатлык очкыннары яна иде. Мин чабылган җирләрне, болынлыгыбызны күзәттем. Шактый күп икән әле эшлисе.
— Әткәй, тиз генә бетмәс әле бу...
Ул көлеп куйды:
— Берьюлы бетмәс, азлап-азлап чапсаң, җитми дә калыр... Әле мин ышанып та бетмәгән идем, болайга китсә, кулың ятып тора, булдырырсың, иншаллаһ!..
Чалгыны читкә ташладым. Әмма алай итүемне әткәй яратмады. Урыныннан кузгалып, аңа үрелде һәм миңа эш коралы белән бәйле сабагын бирергә ашыкты, югыйсә кушып кына да кирәгенчә эшләтә ала иде бит.
— Улым, чалгыны болай ташламыйлар, сабының очы белән тезмә башына кадап куялар: югалмый да, аягыңа да ялгыш чалынмый, хәвеф-хәтәр дә күрсәтми. Ирне — халык, ир — коралны мактый. Эшеңне башкарганы өчен үзенә дә хөрмәт күрсәтергә кирәк,— дип, аны үзе уңай тапкан җиргә кадап куйды. Миңа исә: «Ә-ә-ә»,— диюдән һәм акланырлык сәбәп эзләүдән башка чара калмады.
Без утырып ял иткәндә, Һомай кошы турыбыздан тагын үтеп китте. Әллә кайдан гына килеп чыкты да, гүяки күләгәсе белән кочаклап алды. Колачлары иңгә-буйга шактый киң иде. Икенче тапкыр йөрәк түренә билгесез бер шом йөгерде. Ул да булмады, очып барган җиреннән бу кош зәңгәр күккә кереп эреде, юкка чыкты.
— Әткәй, кайда яши икән Һомай кошы?
Минем курку йөземә чыккан идеме, белмим, бәлки карашларым сәер тоелгандыр. Әткәй сынап кына туры карап алды. Елмайды. Юаткандай әйтте:
— Курыкма, улым. Бер дә яман кош түгел ул. Борынгылар әйтә торган иде: Һомай кошын күргән кеше бәхеткә ирешә, дип. Ул — Аллаһы тәгаләнең хәбәрчесе. Оясы да әллә кайларда, зәңгәр күкнең түбәсендә диләр иде. Элекләрне күренгәләгән ул. Хәзер бер дә очратканым юк иде. Бәхетле бала икәнсең...
Мин дә тынычландым. Ялга утыргач, арыганлыгымны ныграк сиздем, кузгаласы да килмәде. Бер кызган мәлдән туктамыйча эшләсәм, яхшырак булгандыр да бәлки?
Кузгалып киткәндә аяк-кулларның авырлыгы подавай элгән төсле иде, гүя үземнекеләр түгел, чит кешенекен тагып куйганнар.
Көн уртасы авышканда эсселектән маңгайлар чатный, кигәвеннәрнең зәһәрлегеннән түзәр әмәл калмаган иде. Тагын ял итәргә тукталгач, зур ташның артында ярым күләгәлек табып, шунда сузылып яттым. Рәхәт булып киткәндәй тоелды. Кигәвен һәм чебеннәрдән качып шактый озак аунадым. Аякларның-кулларның сызлавы, көннең эсселеге тәнгә тынгылык бирми иде...
Кечкенә генә печәнлегебезне дүрт көн чаптык. Соңгы тезмә-покосны чыкканда, әүвәлгеләре кибеп өлгергән иде инде. Бөтенләй таралып бетмәсеннәр дип, күбәләштергәләп тә куйдык. Ә Һомай кошы бүтән безнең тарафларга килмәде, күренмәде. Барлыгыбызны онытты, әмма минем хәтеремә уелып калды. Зәңгәр күккә төбәлгәндә, күзләрем аны эзли башлап, кинәт килеп чыгасына ышанычым зур иде.
Чапкан печәнебезне тиз генә алып кайта алмадык. Әткәй ике көн рәттән атлы һәм машина-тракторлы кешеләрне йөреп чыкты, һәммәсе дә эштә иде.
Шулай да өченче көнне иртән-иртүк, әле кешеләр кузгалганчы ук җигүле ат белән юлга чыктык. Бу ала-кола бияне әткәй кемнән алгандыр, белмим, һәрхәлдә, безнең авылда мондый ук ялкау мал юк иде булса кирәк. Дилбегә башын үзем тотканга, ачуларымны чыгарып бетерде, артыннан төшеп этәрдәй хәлләргә җиттем.
— Кулыңда чыбыркы булмаганга шулай итә ул, улым. Бар, чыбык булса да тот,— дип, әткәй киңәш биргәч, беренче очраган сәрби куагыннан иң саллысын сындырдым. Дөрес икән, арбаларына кадәр келтерәп йөгерде. Чуар бия генә канәгатьсез рәвештә күз агы белән карап-карап куйгалады, әмма адымнарын акрынайтмады.
— Әйдә, кайтканда тау түбән...— дип, үзалдыма куанып һаман да чыбык очын һавада чожылдаткалап алгаладым. Аның саен чуар бия әмеремә яхшырак буйсына бирде.
Килеп җиттек. Еракта, авыл башында, сыерлар аваз салды. Көтү яңа чыгып килә икән. Димәк, көн кыздырырга өлгергәнче кайтып та җитәрбез, иншаллаһ...
— Аһ, харап кына иткәннәр...— Әткәйнең бу сүзләреннән йөрәк киселеп китте. Әүвәле нәрсә хакында әйткәнен төшенмәсәм дә, тиздән үзем дә шаһит булдым: чабып күбәләгән печәннәребезне туздырып-таптап, ашык-пошык төяп, урлап ук киткәннәр иде. Үлдем-беттем. Яман хәл иде шул.
— Аһ, мыскыллар гына иткәннәр...— Әткәй әрнеп-әрнеп сөйләнде, уңга-сулга атлады. Нәрсә эшләргә дә белмәде.
Минем үксеп-үксеп елыйсым килде. Күзләремдәге яшь бөртекләрен чак кына тыеп тора алдым.
Килгәч-килгәч, буш кайтмас өчен дип, караклардан калганны тырмаладык та арбага төядек. Күңел тынычландырырга җитә калды анысы. Җыя торгач, ярты ат йөге булган кебек иде.
— Әллә эзләре буйлап барыйм микән?
— Йөрмә, улым, юньле адәм икән, кеше малына тимәс иде. Сүзеннән бәласе күбрәк булыр йә!—Әткәйнең болай юаш итеп әйтүе минем үземә ошамады. Әмма сүзләренә буйсынырга мәҗбүр идем.
— Анысы шулай да, тик шушы йөк белән авылга ничек кайтып керербез, көн дә безне эшкә озаткан әнкәйгә нәрсә әйтербез?
Юлда атны ашыктырмадым, әмма җиңел йөкне түбән таба ул элдертте генә. Үпкәләүнең чиге юк иде. Карганырга ла, еларга да белмәдем. Әткәй исә бер сүз дә әйтмәде. Ничә көннәр буена куйган тырыш хезмәтебез шулай әрәм булды, угры кулына калды.
Юк, авыл да безне көлеп каршы алмады, әнкәй дә ризасызлыгын белдермәде: «Харап кына иткәннәр икән»,— дип, ачыргаланды да, болай да кәефебез киткәнлеген аңлап, бөтенләй җимереп ташларга теләмәде.
Әмма мин эш арасына керә башлаган идем инде. Җәй буе су буйларыннан һәм үзәнлекләрдән кул арбасы белән печән җыйдым. Бер сыерыбызга кышлык азык булды дип әйтергә ярамаса да, саламга кушып салырлык кына бар иде.
Ә Һомай кошы хакында мин бүтән искә төшерергә теләмәдем. Шулай да ул озак хәтеремнән чыкмады. Берничә ел рәттән авырганнан соң, әткәй вафат булды. Мин дә инде, егет дәрәҗәсенә җитешеп, калада укый идем. Җәйләрдә кайткач, шулай бервакыт әнкәйгә әткәй белән Һомай кошын күргәнлегемне сөйләдем, ничек печәнсез калуыбызны искә төшердем. Үпкәмне дә белдердем.
— Ялгышма, алай димә, улым... Һомай кошы бәхет китерә ул. Әмма бәндәләрнең усаллыгыннан саклап кала алмый. Аллаһы тәгалә бетмәс-төкәнмәс шатлыклар бирсен. Әткәгез җәннәтле булыр. Кешеләргә бер дә усаллыгы тимәде бит,— дип озак сөйләде, дога тотты. Мин исә әнкәйнең ул сүзләрендә хаклык таптым, Һомай кошын күрүем, аның күләгәсе астында калуым аркасында киләчәктә үземә бәхет ирешәчәгенә ышанычым артты.
Әмма тормыш башкачарак икән шул әле, рухы бүтәнчәрәк. Ул хәтта язмышларыбызга үз төзәтмәләрен кертә, адаштыра, бутый, безне әйләнеч юллардан йөртә. Ә шулай да минем ышанасым килә: килер төсле ул бәхет, эзләп табар кебек үземне. Бәлки ышанычымны тормышта югалттырмас өчен күренгән-
дер ул вакытта Һомай кошы, күләгәсе астыңда калдыргандыр? Менә барсы да үзгәреп китәр дә, килер кебек ул ышандырылган бәхет, килер кебек.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.