Latin

Хикәяләр - Сәйдә Зыялы - 1

Общее количество слов 4220
Общее количество уникальных слов составляет 2349
35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
КАРА ТАПЛЫ БИЗӘК
Авылыбыз зиратындагы агачлар шавында ниндидер үзгәлек бар сыман. Урман агачы кебек шауламый алар, үзәкне өзгеч сагыш һәм мәңгегә аерылышу хәсрәтен искәртеп ыңгыраша бугай. Ерак елларның ачы кайгылары кәүсәләргә сарылып калган да, шулар үксетә кебек. Агач башларында, кара кайгыларның тамгасы булып, каргалар каңгылдаша. Зират агачларына әллә каргалар гына куна микән? Ул кадәресен мин белмим.
— Әни, әни, дим. Теге ике каен нишләп рәшәткә эчендә ул? Бәтиләр ашамасын дипме?
Уйларымны шушы сүзләр бүлдерде. Күтәрелеп юлга карасам, биш-алты яшьләр тирәсендәге кызчыкны җитәкләп, бер хатын зиратка таба килә. Кайткан кунаклардыр дип уйладым, киемнәре авылча түгел иде. Минем зиһенем дә алар сүзенә иярде. Зираттан читтәрәк үсеп утырган пар каенга күзем төште, һәм... үземә үзем ачыш ясагандай булдым: бу каеннарның буе мин бала чакта да нәкъ бүгенге тикле генә иде ич! Кырык ел буе алар үсмәде микәнни? Мин дә әбидән шулай дип сораган идем бит: «Әби, теге каеннарны нишләп койма белән әйләндереп алганнар?»
Хәзер койма урынына яңа рәшәткә тотканнар. Ә әбиемнең ашыкмыйча гына сүз башлавы әлегедәй хәтеремдә. Ул сөйләгәннәр бер-бер артлы күз алдыма килә. Авылдагы ыгы-зыгы, елау-сыктау, үзәк өзгеч вакыйгалар хәтердә кабат яңара. Бу фани дөньяда мин туганчы әллә кайчан яшәгән авылдашларыма әйтерсең лә кабат җан иңә. Тавышларын ишетәм кебек. Алар кичергән кайгы-хәсрәтләрдән маңгаема тир бәреп чыга. Мине гаҗәеп авыр халәт биләп ала. Үземне төпсез, караңгы упкын эчендә калгандай тоям. Ул упкын эчендә күпме генә бәргәләнсәң дә, чыгармын димә — аның очы-кырые күренми. Тирә-юнь тоташ җайсызлыктан гыйбарәт. Кайчандыр шаулап аккан дәрьяларның сулары кипкән дә, шул урында ком гына
утырып калган кебек. Бары коры ком гына. Җил искән саен, ком күзләргә керә, авызга тула, теш араларында шыгырдый, сулыш юлларын томалый... Без күнеккән, ияләнгән уйсыз битарафлык эреп юкка чыга. Яшәү мәгънәсе, фикер йөртү рәвеше башка төсмер ала. Аларның төп асылы — кырыс чынбарлык. Борын-борын заманнарда яшәгән халкыбыз язмышына күрше халыклар тыгылып кына торган: башлар чабылган, телләр киселгән, илләр җимерелгән, байлык таланган, коллык хөкем сөргән... Үз кесәсен калынайту хәсрәте белән генә янган, тәхеткә менү өчен теләсә нинди этлектән дә чирканмаган сатлыкҗан түрәләр элек тә җитәрлек булган. Әмма һәр халыкның, һәр шәхеснең үз язмыш елгасы. Ә елгаларның тирәнлеге дә, киңлеге дә төрлечә. Мин, шуларны уйлый-уйлый, әбием сөйләгәннәрне үземчә күз алдыма китерәм. Бу хәлләр шыксыз, карлы-яңгырлы, елак җилле көзнең салкын көннәрендә булгандыр кебек миңа. Тәгаен шулайдыр. Мондый афәткә Кояш үзе дә карап тора алмагандыр. Аның миллионлаган градуслы кайнар ялкыныннан да яшь тамчылары саркыгандыр, юк, яшьләре чишмәдәй бәреп аккандыр...
* * *
Мәчеттә икенде намазы укыйлар иде. Ишекне кыюсыз гына ачып, кырык-илле яшьләр чамасы ир эчкә узды. Пычракка баткан аяк киемен, лычма булган чапанын алгы якта калдырып, намаз укучылар янына кереп чүгәләде. Аның йөзе җилле салкыннан кызарган. Үзенә килешеп торган түгәрәк сакалына, калын кашына, керфекләренә кунган карлы яңгыр тамчылары бите буйлап тәгәри. Уйчан коңгырт күз төпләренә, киң маңгаена тирән сызыклар сызылган.
Намаз тәмамланып, битләрне сыпыргач, ирләр килүчегә борылып карады. Юлаучы, үзенә төбәлгән карашларга җавап итеп, сәламен бирде:
— Әссәламегаләйкем, туганнар!
— Вәгаләйкемәссәлам, кем, кордаш!
Башка чакта карт мулла Ибраһим вәгазь сөйләр иде. Аның сүзе күңелне тынычландыра, авыру-сырхауларның өметен ныгыта, кайгы-хәсрәтлене юата. Бу юлы мулла вәгазь башламады. Тәсбих төймәләрен берәм-берәм шудыра-шудыра, юлаучыга эндәште.
— Кем дип белик сине, хөрмәтлем?
— Ерактан мин, тәкъсир. Казан ягыннан киләм.
Аның җавабы ирләрне сискәндереп җибәрде, шөбһәле уйлар тагын баш калкытты.
— Казан ягыннан, дисеңме?
— Әйе, тәкъсир.
— Ул якта ниләр бар?
— Кяфер һаман үзенең кара эшендә.
— Казан мөселманнарын малдай суйганнарын ишетеп өнсез калган идек инде. Шәһәр тирәсендәге-мөселманнарны сөрүләренә тагын тетрәндек. Йорт-җирләрен ташлап, ата-баба җирен калдырып, бала-чагасы белән Шәрык тарафына китүчеләрне дә күрдек. Бу хәлнең фаҗигасен башына төшкән кеше генә белә. Инде кяфер тагын ни уйлап тапты?
— И кардәшем! — дип, як-ягына карап алды юлаучы.— Явыз Иван мөселманнарны чукындырырга, иманыбызны алырга үзенең әмерен биргән. Чукынырга теләмәгәннәрнең мал-туарын алып китәләр. Каршы килгән ирләрне кылычтан үткәрәләр. Хатын-кызларны гаскәриләренә бирәләр...
Мәчеттә үлем тынлыгы урнашты. Бу хәбәр ирләрнең миен томалады. Мондый вәхшилекне башка сыйдыру мөмкин түгел иде. Бер мәлгә уйлау сәләте югалгандай булды. Кешенең иманын ничекләр итеп көчләп алмак кирәк? Канга баткан пычрак кулың белән ничек итеп кешенең җанына тыгылмак кирәк? һәркайсының башында бары шушы сорау кайнады. Моңа кем җавап бирә ала? Ирләрнең карашы Ибраһим муллага төбәлде.
Уртача буйлы, озынча йөзле, кара күзле, көрәк сакаллы Ибраһим мулланың Шәткедә дәрәҗәсе зур. Ибраһимның әтисе Габдулла карт гомере буе кибет тотты, умарта үрчетте. Юмарт кеше иде. Улы Ибраһимны гыйлем юлыннан җибәрде. Казанда гыйлем эстәде ул. Сулыш юлларына салкын тидерүе генә укуын тәмамларга ирек бирмәде. Ибраһим, авылга кайтып, муллалык итә башлады.
Ибраһим мулла сак кына сорады:
— Мөселманнар... мөселманнар чукынамы?
— Төрлесе бар, тәкъсир. Кайсысы чыгып кача. Шулай котыла. Кайсысы башын саклап калу өчен генә чукынган була да үз динебезгә кабат кайта. Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап, тәүбә догасы укый, ярлыкавын үтенә. Чукынучылар да күп... күп... Кеше мал-туарсыз, йортсыз-җирсез калудан, үлемнән курка. Урыс гаскәриләре арасында да мөселманнар җитәрлек, диләр.
— Әйе, Шаһгали ханга тәхет кирәк. Тәхет дип иманын сатучылар, һай, бихисап шул бездә. Мөселманга каршы мөселман кылыч күтәрә! Адәм баласына җир җитми! — Ибраһимның тыны кысылды. Көзге яңгырлы көннәрдә аның чире көчәя. Борчылган, дулкынланган чакларда сулыш алу бөтенләй үк кыенлаша. Бу юлы да хәле кинәт авыраеп китте. Йөзе агарынды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты.— Бүре башын бүре ашамый, ә мөселман башын мөселман ашый,— дип, көчкә-көчкә тын алды ул.
Мулланың хәле кинәт авыраеп китүнең сәбәбен үзенең борчулы хәбәреннән дип уйлаган мосафир башын түбән иде.
— Шулай, диндәшләрем,— диде ул, тирән сулап.— Инде кала тирәсендәге мөселман авылларын калдырмаганнар да. Шул җитмәгән микәнни?! Тагын тотындылар бит! Казан халкы күргән хәсрәт, кайгы... Тел белән сөйләп бетерерлек кенә түгел. Суеш, талау, көчләү. Моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән явызлыклар... Андагы кайгыдан ташлар иңри...
— Нинди киңәш бирерсең, мосафир? — дип сорады Ибраһим мулла, дошманның көнчыгышка таба килүенә күз тотып.
— Хәстәренә бүгеннән керешергә кирәктер, тәкъсир. Мин юлга чыкканда, алар утырган урыннан монда хәтле илле чакрымнар тирәсе ара булгандыр. Озак көттермәсләр.
Инде өченче көн авыл өстендә эленеп торган болытлар тагын да куерды. Ноябрь ае бигрәк ямьсез килде. Әле вак яңгыр сибәли, әле җиргә төшеп җитәр-җитмәс эри торган җепшек кар ява. Ай уртасында шытырдатып туңдыргач, ике бармак иңе кар да төшкән иде. Җебетеп җибәрде. Өшегән балчык белән җепшек кар кушылмасы җилем шикелле аяк киеменә ябыша. Урамнан узучылар чирәмгә, кычыткан төпләренә шул балчыкны сөртеп азаплана. Дымлы салкын җилдән абзардагы маллар туңа. Хуҗаларыннан ярдәм сорагандай, сыерлар мөгри, сарыклар бәэлди, казлар каңгылдаша. Олы бәла, газаплы көннәр килүен алар да сизенә, тоя кебек.
Кешеләрнең йөзе өй түбәсе биеклегендә генә асылынып торган кара болытлы шушы шыксыз көннән дә сүрән, күңелсез. Ирләр үзләрен кая куярга белмичә иза чигә. Хатын-кыз елый-елый учак тирәсендә кайнаша. Таяк тыгып болгаткан кырмыска оясын хәтерләтә авыл.
Мосафир китергән хәбәрдән соң өлкәннәр төне буе керфек какмады. Таң сызылуга, ирләр тагын мәчеткә агылды. Ургып торган ярсу, гайрәт, көч-куәт, якты караш бер төн эчендә алар-ның йөзеннән юкка чыккан. Борчу, борчылу, илгә килгән афәт кайгысы, авыр таш сыман, иңнәрен баскан. Бер төн эчендә кешеләр кечерәеп, бөкшәеп калган шикелле, һәркемнең баш миен бер генә уй борчый: кая барырга? Чукынудан ничекләр итеп котылырга? Иманны саклап калырга нинди юллар бар? Күсәк күтәреп, сәнәк-балта тотып кына кораллы гаскәргә каршы тору мөмкин түгел, ә урыс йә иманыңны, йә җаныңны алачак. Авыл тулы карт-коры, хатын-кыз, бала-чага.
Авылдашларының карашы Ибраһим муллага төбәлгән. Ул ни әйтер, ни киңәш бирер?
— Туганнарым,— диде Ибраһим карт, тыны кысылудан йөт-керә-йеткерә. — Урманга китәргә туры килер.
Мәчеттәгеләр сүзсез генә бер-берләренә карашып алдылар.
— Шушындый көннеме? — дип аптырады нык тормышлы Бүре Гыйльметдине.— Кар, саз, салкын. Мал-туар, балалар.
— Әйе шул,— дип шаулашып алды калганнар.
— Теләмәгән кеше кала. Көчләп булмый.— Ибраһим мулла авылдашларын берәм-берәм күздән кичерде. Аның карары нык иде.— Айдалада түгел без,— дип дәвам итте ул.— Тирә-як, Аллага шөкер, урман. Кяферлар юлында Ташкичү сазлыгы. Бу пычракта алар өстәге юлны абайламаска мөмкин. Инеш аръягына китәрбез. Шомыртлыктан тауга күтәрелербез. Өстә — карурман, наратлык. Аллаһы боерса, шул наратлык безне коткарыр. Урманда малларга ризык җитәрлек. Эш коралларын алырбыз. Аллаһы кушса, Җир-ана ташламас.
Ибраһим мулланы дикъкать белән тыңладылар. Ул сүзен тәмамлагач та, тынлык бозылмады. Башка төрле тәкъдим әйтүче булмады. Мулла сүзе белән килештеләр, һәркем өенә ашыкты. Иртәгесен иртүк юлга кузгалырга кирәк иде.
һәркем ыгы-зыгы килеп, юл хәстәре белән мәшгуль чакта, Габделхәмитнең кулыннан эш төште. Җаны урыныннан кузгалды, йөрәге бәргәләнде. Авылдагы мәһшәр, елау-сыктау әйтерсең лә аңа кагылмый. Ул аларны ишетми дә, күрми дә кебек. Алсу кабарынкы ирене өстендә каралҗымланып торган йомшак мыегына, каш-керфекләренә юеш кар сарган. Ул шул хәлендә, өйалды ишеге яңагына сөялеп, Казан ягына төбәлгән дә бар дөньясын оныткан. «Мөселманнарны Казан тирәсеннән куып җибәргәч, Талкышка да ерак калмыйдыр,— дип фикер йөртә ул.— Тагын кырык чакрымлап килсәләр, Талкышка җитәләрдер. Бәлки... җиткәннәрдер дә. Юлдагы авылларны чукындыра-чукындыра килсәләр? Чукынырга теләмәгәннәрен кылычтан үткәрсәләр?..— Габделхәмитнең гәүдәсе калтыранып куя. Юк, ул туңмый. Җаны калтырый.— Нишләргә соң? — дип сорый ул үз-үзеннән. Талкышта — Гөлкамал. Монда — авыру әтисе, әнисе, сеңелләре. Әти-әниләрен урманга күчерешеп йөрсә, соңлый. Урыслар Шәткегә Кибәч, Талкыш, Янсуар авылларына туктала-туктала киләчәк ич. Шулай булса да әтисе җибәрмәячәк».
Озак уйланды егет. Уйлый торгач, аның күз аллары кинәт яктырып киткәндәй булды. Ул катгый карарга килде. Талкышка төнлә барып кайтырга була ич! Әтисе белми дә калачак! Шушындый уй башына килүенә сөенеп, йомарланган йодрыгы белән Габделхәмит бар көченә ишек яңагына бәрде. Аннары, кинәт кенә кузгалып, атлар аранына керде.
Атлар ялкау гына печән чемченә. Габделхәмит кергәч, башларын күтәрделәр. Алар да илгә килгән афәтне тоя бугай. Егет башта Байтал янында тукталды. Ярата ул аны. Тайчык чагыннан ук абыйсы кулыннан тәм-том татып үскәнгәме, бия дә бик якын итә. Юеш борыны белән Габделхәмиткә төртеп ала. Байталны иркәли-иркәли, башка атларны да күздән кичерде егет. Әнә ап-ак ярашык* аңа карап тора. Озын торыклы, җиңел гәүдәле ярашык, сәлам биргәндәй, башын чайкап кешнәп куйды. Егет түзмәде, чабыш аты янына килде, муенына таралган ак ялыннан, кәгеленнән сыйпады.
— Ярар инде, башлап синең янга туктамаган өчен генә көнләшмә. Юлга синең белән чыгам. Тамагыңны әйбәтләп туйдыр, яме.
Ярашык аның сүзен аңлый диярсең. Әйткәннәр белән килешкән кыяфәт чыгарып, башын селкеп тора.
Атлар янында бераз тынычлангач, дусты Исмәгыйльне күрергә ашыкты Габделхәмит. Уй-фикерләрне уртага салып сөйләшергә кирәк иде.
Исмәгыйль өйдә икән. Аларда да урманга китү мәшәкате. Гыйльметдин агай тәртә бауларын ныгыта, ыңгырчак, камыт бауларын тикшерә иде. Габделхәмит, Гыйльметдин агасына сәламен биргәч, маллар тирәсендә кайнашучы Исмәгыйль янына керде. Төсе качкан Габделхәмитне күрүгә, Исмәгыйль аның кар-шысына атлады.
— Ни булды? — диде ул, дусты белән күрешеп.
— Читкәрәк китик әле, сүзем бар.
Габделхәмит тиз кызып китә торган гадәтле булса, Исмәгыйль аның гел киресе: эшен уйлап эшләр, һичкайчан кабаланмас. Гадәт-фигыльләре капма-каршы булгангамы, алар бик дуслар, бер-берсеннән яшерен серләре юк.
Алар, яшь бәрәннәр ябылган җылы мал өенә кереп, берсе улак башына, икенчесе салам өстенә утырды.
— Йә, сөйлә.
— Ничек башларга да белмим инде. Кыскасы, синең ярдәмең кирәк миңа.
— Әйт,— дип, кулларын җәйде Исмәгыйль.
— Талкышка барып кайтыйкчы...
— Кайчан? Иртәгә юлга чыгуны онытмагансың, шәт? Дустына әле генә бишкуллап ярдәм итәргә әзер торган егет
аптырап калды. Йөзе кырысланды, маңгаенда тирән сызык пәйда булды.
— Онытмадым. Юлга чыкканчы барып кайтыйк, дим.
— һе,— дип куйды Исмәгыйль.— Урамда аяк атлап булмаслык пычрак. Атларны ял иттерәсе, йөкләрне төяп куясы. Әти риза булмаячак. Моңа иманым камил. Ә Ибраһим аганың ризалыгы бармы?
Габделхәмит күзләрен зур итеп ачып Исмәгыйльгә текәлде.
— Син нәрсә инде?! Әти мәңге ризалык бирмәячәк.
— Минем әти җибәрер, ризалыгын бирер дип уйлыйсыңмы?
— Куйсана, Исмәгыйль! — Габделхәмит утырган урыныннан сикереп торды да әрле-бирле йөри башлады.— Ризалык сорап торыр чакмыни?
— Акылыңа кил, дустым. Башкалардан аерылып авылдан качу дигән сүз бит бу! Иртәгә мулла абзый халык алдында ни дип әйтергә тиеш инде? Безнең малайлар чыгып качкан, кайда-лыкларын белмибез, диярме? Күз алдыңа китереп кара!
— Тукта әле, Исмәгыйль! Без бит кайтып җитәбез.
— Кайтып җитә алмасак? Талкышта урыслар булса? Габделхәмит, авыр сулап, урынына килеп утырды.
— Ярар,— диде ул, тезенә сугып.— Минем урында син булсаң нишләр идең?
Исмәгыйль аның соравына җавап бирә алмады. Ул үзе дә дусты шикелле уйлый, аның кебек фәһемли. Тик... авылдашлары юлга кузгалганчы кайтып җитә алмаулары бар. Әнә шул хәл килеп чыгудан курка, шул уй чабуыннан тарта. Әтисе — каты куллы ир. Аңардан рәхим-шәфкать көтмә. Бүре Гыйльметдине диләр аны. Ибраһим мулла бигрәк жәл. Бөтен гомерен мәрхәмәт, игелек юлында уздырган кеше бит ул.
Габделхәмит һаман үз сүзендә торды.
— Талкыш ерак җир түгел. Тиз генә барабыз да Гөлкамалны алып кайтабыз. Әтиләр белмичә дә калачак. Сөйгән кызымны дошман кулында калдырыр булгач, аны яклый да алмагач, нинди егет инде мин, ә? Әйткәннәрне белми бу дисеңме әллә? Ике ут арасында бәргәләнәм мин! Тыңла әле: авылда янгын чыккан ди, име. Безнең йортка да, сезнекенә дә ут яный. Әмма сезнең йорт янгынга якынрак. Мин шуны күрә торып, үзебезнең йортны саклап утыраммы инде?
— Утырмыйсың. Ярдәмгә килеп җитәсең.
— Монда да шундый ук хәл бит! Куркыныч бездән алда Талкышка яный. Гөлкамал янгын эчендә! Аны чукындырсалар? Йә булмаса... алып китсәләр?.. Мин тыныч кына утырырга тиешме?
Исмәгыйль көчле куллары белән Габделхәмитне кочаклап алды.
— Ярар, дустым. Барырбыз. Әзерлән,— диде ул, нык итеп.— Ходай юлыбызны уң итсен!
Габделхәмит ярашык Сандугачка, Исмәгыйль чем-кара айгырга атланып юлга чыкканда, авыл тын иде инде. Әйтерсең кара уйлар белән уралган да ул, тынын да чыгармый шыпырт кына ята.
* * *
Талкыш кызы Гөлкамал белән Габделхәмит шушы җәйне сабан туе алдыннан таныштылар. Гөлкамал Шәткегә туганнарына килгән иде. Кыз чишмәдән кайтканда, Габделхәмит аның каршысына чыкты. Сылудан күзен алалмыйча, юл уртасында баганадай басты да калды. Башы әйләнде, зиһене чуалды. Моңарчы төшенә дә кермәгән татлы бер рәхәтлекнең тәне буйлап йөрүен тоеп, җаны иләсләнде. Шул ләззәтнең һич тә тукталмавын теләде егет. Бар дөньяңны онытып, мәңге шулай басып торсаң икән! Кызның бөтен буйсыныннан нур сибелә. Аның сыгылмалы гәүдәсенә, нечкә биленә ялгыш кына кагылыр өчен, пешкән алмадай алсу йөзенә ирен очын гына тидерер өчен җанын фида кылыр иде.
Гөлкамал да егетнең халәтен аңлады. Сүзсез генә үтеп китмичә, егет каршысында туктап калды. Карашын җиргә текәп, яулык читен ирене турысына ук тартып, йомшак кына эндәште:
— Шәтке егетләре кунак кызга юл бирмәс микәнни? Тавышы... Тавышы былбылның өздереп сайравына тиң икән
ич! Кызның эндәшүе Габделхәмитне айнытып җибәрде. Аның:
— Юк, юк... Кичерә күр... Мин ни...— дигән мыгырдану сүзләре авызы эчендә әвәләнде.
«Кара инде мине,— дип, үз-үзенә ачуы чыкты аның.— Моңарчы тел очында уйнаклашып торган сүзләр кая китте соң?
Кыз елмайды. Озын буйлы кара кашлы, кара күзле күркәм бу егет Гөлкамалның да күңеленә хуш килде. Шул балкып елмаю, дөньяның бар матурлыгын үзенә туплаган җылы караш егеткә ышаныч бирде, аның сөйләү сәләтен кайтарды. Ул кинәт кыюланып китте.
— Чишмәгә тагын киләсеңме? — дип сорау бирергә өлгерде.
Кыз башын какты.
Гашыйкларның карашыннан түгелгән нур һәр кич саен чишмә юлын яктыртып торды. Егет кесәсендәге чигүле кулъяулыктан хуш ис таралды. Кызның кесәсе затлы-затлы прәннек-конфетлар белән тулды. Шул көннән бирле Талкыш кызы Гөлкамал Габделхәмитнең йөрәге түрендә яши.
* * *
Юыртып барган ат өстендә сөйләшү уңайсыз. Шуңа күрә икесе дә үз уйларына чумган. Габделхәмитнең күз алдында — Гөлкамал. Ул, түгәрәк ак йөзен балкытып, талир чулпы-тәңкәләрен чыңлатып, каршыга йөгерә шикелле. «Урыслар Талкышка җитмәгән булса гына ярар иде. Ярабби бер Ходаем, моңа юл куйма!» — дип тели егет. Әмма бер-берсеннән тәшвишлерәк уйлар аны барыбер ташламый, йөрәген әрнетеп-әрнетеп сызлата.
Авыр уйлар төяп сөйләшмичә бару ялыктырдымы, әллә дустын юатырга теләдеме — Габделхәмит сүз башлады:
— Нәдерхан абыйларга тукталырбыз. Яз көне генә башка чыкты ул.
— Төн уртасында кеше борчып йөрү уңайсыз да инде.
— Нишлик соң? Гөлкамалларга Нәдерхан абый белән бару кулай булыр дип уйлыйм мин.
— Син хаклыдыр. Шулай да Гөлкамалны безнең белән җибәрерләр микән?
— Белмим инде... Очрашкач ачыкланыр.
— Ә Нәдерхан абый сезгә ничек туган ул?
— Әтинең апасының малае.
Егетләр тагын тынып калды. Ат тояклары юл пычрагын чаптор-чоптыр китерә. Җитмәсә эре бөртекле юеш кар ява башлады. Җил чыкты, буран кузгалды. Көчле җил юеш карны учлап-учлап биткә сылый. Габделхәмитнең кеш тиресе белән каймаланып тегелгән бүреге лычма булды. Бүрек өстеннән башлык кигәнгә Исмәгыйльгә җайлы.
Габделхәмит калтыранып куйды. Атны ашыктырырга теләп, Сандугачның корсагына үкчәсе белән төртеп алды. Хуҗасының һәр хәрәкәтен тоеп барган ярашык шундук юыртып китте. Бераз баруга, этләр өргән тавышлар ишетелде.
— Янсуарга җиттек бугай,— диде Исмәгыйль.— Сулгарак борылыйк.
— Юлны югалтмабыз микән?
— Авыл уртасыннан узу да куркыныч. Этләре тавыш куптарыр.
Алар бакча башындагы киртәләр буеннан төннең һәр сулышына колак салып бардылар.
һәр аршин җир аларны Талкышка якынайткан саен, Габделхәмитнең йөрәге ныграк тибә. Гөлкамалны күз алдына китерүдән күкрәк читлегендә бәргәләнгән йөрәген тынычландырырга тырыша. «Бәлки, ул тәмле-татлы төшләр күрә-күрә йоклыйдыр. Бәлки, йокламыйдыр да,— дип уйлый.— һәркемдә дә тары бөртеге хәтле генә әүлиялык бар, ди бит. Аның күңеле безнең килүне, бәлки, күптән сизенгәндер инде. Йөрәге ашкынып тибә торгандыр... һай, шулай булсачы. Ә Талкышта урыслар булса? Гөлкамалны чукындырсалар?..— Егетнең тәне әле эсселе-суыклы була, әле кызыша башлый. Аның уйларын тагын урыслар били.— Казан «егылганга» күпме вакыт үтте инде. Ханбикә әсирлектә! Илне таладылар! Күпме мөселман иренең башына җиттеләр! Шушы вәхшилек аларга аз тоела микәнни? — Әмма бу сорауга ул җавап таба алмый. Бу тиклем явызлыкны, кансызлыкны аның җаны кабул итми. Бу кадәр әшәкелек аның акылына сыймый.— И газиз Аллам! Рәхмәтеңнән ташлама! Хак юлны күрсәтә күр! — дип, Аллаһы Тәгаләгә сыгына да: — Бу кавемгә имансыз кешеләр кирәктер шул»,— дигән нәтиҗә ясый.
Бераз юл алгач, Исмәгыйль сүз кушты:
— Сулга күбрәк каермадык микән?
— Кем белгән инде...
Алар дөрес барамы, әллә юлларын күптән югалттылармы — моны хәзер икесе дә чамаламый. Икесендә дә бер генә теләк: тизрәк берәр юлга юлыксалар иде. Таң беленгәнче кайтып та җитәсе бар бит. Ә буран һаман котыра.
Шактый юл узгач, өянкеләр шәйләнде. «Талкышка кергәндә, өянкеләр юк иде ич,— дип уйлап алды Габделхәмит.— Адаштык микәнни?»
Ул арада:
- Бакча киртәләре! - дип кычкырып җибәрде Исмәгыиль.— Авыл!
— Шыпырт!
Егетләр атларыннан сикереп төштеләр. Куллар күшеккән, аяклар юньләп атламый. Бераз тыпырдап алдылар, кулларын чәбәкләделәр.
— Син атларны тотып тор. Мин хәзер киләм,— дип, Габделхәмит буран эченә кереп югалды.
Сак кына килеп, иң кырый йортның тәрәзә яңагына шакыды. Өйдән аваз ишетелмәде. Ул арада күрше ишегалдында ярсып эт өрә башлады. Габделхәмит тагын шакыды. Шул мәлне кемдер, арттан килеп, аның тез астына китереп типте. Ул егылды. Аның башында, сыртында берьюлы әллә ничә пычрак аяк «бии» башлады. Егетнең «А-а-а-а» дигән аңлаешсыз авазлары котырынган буранга кушылды.
— Хватать! Домой его! — дип акырды калын тавыш. Аны өстерәп өйгә алып керделәр.
Дустының «а-а-а»сын Исмәгыйль аермачык ишетте. «Нишләргә? — дип, бер мәлгә икеләнеп калды ул.— Ярдәм итә аламмы? Мин дә алар кулына эләксәм, икебез дә бетә генә! Әллә соң... Юк, юк! Юлга бергә чыктык. Михнәтен дә бергә күрик! Бәлки... Ходайның рәхмәте белән котылып булмасмы?» Исмәгыйль шул уй белән дусты янына ашыкты. Капка төбенә җитә-рәк, туктап колак салмакчы иде... Шул мәлне, арттан килеп, аның баш чүмеченә тондырдылар. Күз аллары караңгыланды, дөнья әйләнде. Ул, лыпылдап, карлы пычракка ауды. Йолкып торгыздылар да артына типтеләр, сүгенделәр. Эткәли-төрткәли өйгә алып керделәр.
Чырага эленгән ут сүрән яктылык тарата. Лычма киемле егетләрнең як-ягында икешәр урыс басып тора. Типсә тимер өзәрдәй әзмәвер дүрт урыска каршы торырлык, аларны бәреп чыгып китәрлек түгел. Бишенче урыс, аякларын сузып сәкегә утырган да, йон гөнҗәләседәй сары сакалын сыйпый-сыйпый, егетләрне күзәтә.
— Откуда они? Кто такие,— диде Сары Сакал.
Киң җилкәле, җитү чәчле, кара мыеклы кеше әсирләргә карады да саф татарчалап сорады:
— Ну, егетләр, сезне кемнәр дип белик?
«Кара, чып-чын безнеңчә сөйләшә»,— дип гаҗәпләнде Габделхәмит.
— Ну-уу! — дип мөгрәде кара мыеклы, җавап бирергә ашыкмаган егетләрне карашы белән сөзеп.— Телегез юкмы әллә?
— Без... Без...— дип тотлыкты Габделхәмит.— Без... Дустының ни әйтергә белмичә аптырап торуын күргән
Исмәгыйль ярдәмгә ашыкты:
— Ерактан без. Адаштык.
Бу җавап кара мыеклыны канәгатьләндермәде.
— Сез нәрсә?! Васька Ивановны алдарга уйлыйсызмы? Ну-у-у!
Аның ялан кылычы егетләрнең борын төбендә уйнаклап
алды.
— Без Нырсы дигән авылдан,— диде Габделхәмит, урысның күзенә туры карап.
— Нырсыдан? — дип кабатлады Васька.
Аның йөзе үзгәрде: чем-кара күзләре кыргый ялтырап алды. Бит урталары кызарып тимгелләнде. Бер мәлгә ул үзенең урыс гаскәрие икәнлеген дә оныткандай булды. «Димәк, минем әти-әни авылыннан,— дигән уй миен кисеп үтте.— Хәкимҗанныкыларны белә инде болар».
Шушы яшенә җитеп, аның әле бер генә тапкыр да Нырсыда булганы юк. Кендек каны анда таммаса да, ул авылны күрәсе килә. Үзәк өзелеп күрәсе килгән чаклар була. Әти, бабай булган кешеләрнең күзләренә туры карыйсы килә. «Ул көннәр якынлаша, — дип уйлый Васька. — Без сине белмибез, дип боргалана алмаслар. Алай белмәмешкә салынсалар, исләренә төшерергә туры килер. Эхх! Әйбәт итеп төшерер ул аларның исләренә».
Васька да элек Вәлиәхмәт исемле иде. Мәскәүгә киткәч кенә Василий Иванов булды. Ниләр генә күрмәде аның газиз башкае! Бу бәхетсез язмышының башында кем торуын белә ул хәзер. Әйбәт белә.
Нырсы бае Хәкимҗан улы Мөгыйнҗанның яшьтән үк хатын-кызга нәфсе зур булды. Ятимә асраулары Бибисарага да шул «тәкә» кул салды. Унбиш яшьлек Бибисара төн саен шул бозык угланның күңелен мәҗбүри күрде. Бу хәлнең бәхетсезлек белән тәмамланасын кыз йөрәге сизде. Әмма чарасызлыктан язмышына буйсынып яшәде. Айлар үтә торгач, ул үзендә үзгәреш тойды. Аш бүлмәсенә керсә дә, чәй янына утырса да, күңеле болгана, укшыта. Асравының бу халәтен хуҗа хатын тиз абайлады. Бибисараны куып чыгару белән куркытып, телен ачтырды. Өйләнмәгән сөлектәй егетнең, аның багалмасының шушы әтрәк-әләм аркасында яманаты, ямьсез даны урамга чыкса, кеше телләренә менсә, ни хурлык! Алла хагыннан-наха-гыннан сакласын! Бибисараны монда калдырырга ярамый! һәм байлар ятимәне тәмле-татлы сүзләр, буш вәгъдәләр белән Казанга озаталар. Бибисараны бай абзасы баласыз гаиләгә урнаштыра. Баштарак сүзләрендә тора алар. Ит, икмәк ише ризыклар да китереп киткәлиләр.
Вәлиәхмәт Казанда туа. Әмма ул туганда, әнисе җан бирә. Хуҗалар баласы булып кала ул. Бибисара якты дөньядан киткәч, Хәкимҗаннар җиңел сулыш ала. Яңа туган бала турында уйлап та карамыйлар. Вәлиәхмәт, ятимлекне сизмичә, үзен тәрбия кылучыларны «әти», «әни» дип үсә. Ун яшькә җиткәнче шулай була. Ун яшендә...
Бала-чага сугышмый гына үсәме соң? Ун яшендә Вәлиәхмәт тә күрше малае белән чәкәләшә. Тегесенең борыны каный. Елап өенә кереп китә. Малайның әнисе чәрелдәп ишегалдына чыга. Тирә-юньне ямьсез, пычрак сүзләре белән тутыра.
— Тыегыз шул зинагызны! Сала гыйбады! Әллә монда... һаман әйтмәгәч тә! Юньле булса, әнисен монда китереп ыргытмаслар иде!
Унбиш яшендә Вәлиәхмәт үзенең язмышы турында мәгълүматлы иде инде. Шул көннән аның күңел тынычлыгы югалды. Шул көннән аның йөрәгенә үч йомгагы уралды. Әти, бабай, әби тиешле кешеләрне бер күрәсе, күзләренә туры карыйсы килү теләге көчәйде. Төннәрен йокламыйча, хыялланып яткан чаклары күп булды. Уйланып, хыялланып кала урамнарын урады, базарларда йөрде... Беркөнне ул урыс сәүдәгәрләренә йөк бушатырга ярдәм итте. Киң җилкәле, таза, көчле үсмернең эшен ошатканнардыр шул, булдыра алырына ышанганнардыр — урыслар аны үзләренә дәштеләр. Килеште Вәлиәхмәт. Беркемгә бер сүз әйтмичә, сәүдәгәрләргә ияреп, Мәскәүгә китте. Шунда ул Вәлиәхмәттән Васькага әверелде, шунда ул марҗага өйләнде, христиан булды. Урыс дәүләте Казан ханлыгына яу чабарга әзерләнгәндә, Василий Иванов хәрби хезмәттә иде инде.
«Менә бит, ә! Язмышның нинди борылмалары юк,— дип уйлап алды Васька. — Аның каршысында Нырсы егетләре басып тора лабаса! Кем белә, бәлки, аның туганнарыдыр да! — Ул үзенең күңелендә бу егетләргә карата ниндидер якын, дустанә мөнәсәбәт кузгалуын тойды.— Җан тартмаса да, кан тарта, дигәннәре, бәлки, шушыдыр».
— Димәк, Нырсыдан? — дип кабатлады Василий. Уйларын ул ашыгып тышка чыгармады.— Җиде төн уртасында монда нишләп йөрисез?
— Без адаштык,— дип кабатлады Габделхәмит.
— Талкышка кызлар янына барыш иде,— дип өстәде Исмәгыйль.
— Ну, что там? — дип, авызын ачып иснәде Сары Сакал.— Выяснил?
Василий егетләрнең сүзләрен тәрҗемә итте бугай, алар үзара сөйләшеп алды. Шуннан соң ишек төбендә торган әзмәверләрнең берсе идән астының капкачын күтәрде дә әсирләргә җикерде:
— Давайте сюда! Бл... гололобые!
Аларны төрткәләп аска төшерделәр.
— Мин генә гаепле,— дип авыр сулады Габделхәмит.— Качып булыр микән?
Өрлеккә бәрелгән маңгаен уа-уа, Исмәгыйль бәрәңге өстенә ауды.
— Уйлашыйк,— диде ул, ашыкмыйча гына.— Мосафир абзый ни диде? Чукындыралар, дидеме? Димәк ки, алар безне чукындырачак.
— Чукынырга! — дип ярсыды Габделхәмит.— Үлсәм үләм! Әмма чукынмыйм!
— Кызма әле син! Үләргә теләмәсәң дә, үтерерләр. Анысына алар маһир. Ничек әле бүген эт урынына кыйнап ташламадылар диген!
— Алайса нишлибез соң?
— Ни дип әйтергә дә белмим. Бигрәкләр үкенеч... Карышып берни кыла алмаячакбыз. Әллә... мин әйтәм... чукындыра башласалар, ризалашкан булып кыланыйкмы?
— Син нәрсә инде, Исмәгыйль?!
— Башка чара юк шикелле. Чукынмасак, алар безнең башны кыячак. Кайда үлгәнебезне дә, каберебезне дә беркем белмәячәк. Баш исән булса, бәлки, берәр җае чыгар...
— Әйе шул. Синең сүздә хаклык бар.
Дустының бераз тынычлануын, үзе белән килешүен күреп, Исмәгыйль сүзен дәвам итте:
— Кальбебез бер Аллага мәгълүм бит. Без бит Гөлкамалны чукынудан коткару өчен юлга чыккан кешеләр. Инде мондый бәлагә юлыккан икәнбез, кылган гамәлебез өчен тәүбә догасы укырбыз. Ходайдан кичерүен сорарбыз. Үз теләгебез белән түгел бит...
— Ярар, шулай да булсын. Аннары нишлибез?
— Без кылган һәм кылыначак гөнаһларыбызны бер генә гамәл белән юа алабыз.
— Нинди гамәл инде ул?
— Урысларны Шәткегә кертмәскә! Авылдашларыбызны чукындырудан йолып калырга!
Дустының бу кыю фикереннән Габделхәмитнең күзләре ялтырап китте.
— Йә, сөйлә! Ни уйладың? — диде ул.
— Күз күрер,— диде мәгънәле генә итеп Исмәгыйль.— Башта, боларның ышанычын аклап, гаскәриләренә кушылырга кирәк...
Озаклап сөйләшеп утыру, һаман пышылдашу куркыныч иде. Алар бераз ял итеп алырга уйладылар. Иртәгесен аларга акыл зирәклеге дә, тән сәламәтлеге дә бик кирәк иде.
Егетләр, юеш киемнәрен салып, арканы аркага терәп, бәрәңге өстенә аудылар. Туңып-калтыранып, иртәгесен ниләр күрәсен уйлап ята торгач, йокы үзенекен иткән.
Аларны идән астыннан чыгарганда, өй эченә көн яктысы сирпелгән иде. Карлы яңгыр туктаган, әмма көннең чырае барыбер сүрән, күңелсез иде.
— Ну, егетләр, хак динле адәм буласыгыз киләме?!
Өскә күтәрелгәч, аларга беренче сүз шул булды. Каршыла-рында Васька, канәгать елмаеп, маңгаена төшкән кара чәчләрен артка сыйпап тора. Габделхәмит белән Исмәгыйль, аның тәкъдимен аңламаганга салышып, эндәшми калдылар.
— Ник җавап бирмисез? Хәзер поп янына барабыз!
Егетләр кинәт икесе дә артка чигенделәр. Үзара сөйләшкәндәге тәвәккәллек юкка чыкты. Тез буыннары калтырый башлады, йөрәкләренең хәле китте.
— Сез нәрсә инде! — дип төче елмайды Васька.— Падишаһыбыз бөек Иван Васильевич христиан динен кабул иткән басурманнарга бик мәрхәмәтле. Чиркәүләр салдыра. Мәктәпләр ача. Уңдырышлы җирләрне бирә... Сез бик бәхетле. Бәйрәмгә туры килдегез! Талкышта — бәйрәм!
— Талкышта!!!
Егетләр гаҗәпләнүдән икесе берьюлы кычкырып җибәрүләрен дә сизмичә калдылар.
Васька өй эчен тутырып көлеп җибәрде:
— Ха-ха-ха... Талкыш бит инде бу!
Габделхәмит, каты ыңгырашып, ике куллап башын тотты. Исмәгыйль белән Габделхәмитнең йөзенә чыккан гасабилыкка, үкенечле газапка Васька игътибар итеп тормады. Аның күңеле шат, йөрәге каядыр ашкына, ярышка чыккан чабыш атыдай ярсый иде. Егетләрнең кичерешләре аңа бөтенләй ят иде.
— Бүген — тарихи көн. Талкыш халкы христианлык кабул итә! — дип очынды Васька.— Гулять итәбез! Дөнья безнеке! — Егетләр аның ни сөйләвенең асылына әллә төшенәләр, әллә юк. Аларның^ үз хәлләре хәл: телсез, өнсез калып, тик карап торалар. — Йә, җавап көтәм! — диде урыс, очынуыннан туктап. — Озаклап торырга вакыт юк.
— Га-га-гали-җәнап-п,— дип тотлыкты Исмәгыйль.— Без ни...
— Ризамы? — дип акырды Васька.
Тын кысылды, сүз чыкмады, чара калмады.
— Э-ээ-э-ээ,— дип кенә баш кага алды егетләр.
— Менә шәп! Котлыйм!
Без нишләдек дигәндәй, егетләр бер-берсенә газаплы караш ташлады.
Ул арада урамнан сыктау, елау, урысча сүгенү тавышлары ишетелә башлады.
* * *
Инеш буендагы буш урынга үзенә йорт салып башка чыккан Нәдерхан абзар артына өелгән тирес астында төн үткәрде. Гаиләсен, әти-әнисен өч көн элек үк хатынының туганнарына, дала ягына озатып кайтты. Үзе калды. Йорт-җир, мал-туарны карап калды. Берьялгызы калгач, шактый уйланып йөрде ул. Башына төрле уйлар керде. Бәлки әле урыслар чукындырып та йөрмәсләр, бу эш кешенең үз теләге белән эшләнер дигән өмет тә ташламады аны. Чукынганнарга акча, җир бирәләр икән, ярлы-ябагай динен алыштырмый калмас дигән фикердә иде ул. Бәлки, көчләмәсләр дип, үз-үзен юатырга тырышты. Алай да ышанып торырга ярамас, берәр җаен табарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килде. Шулай уйлап эшкә кереште.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Хикәяләр - Сәйдә Зыялы - 2
  • Части
  • Хикәяләр - Сәйдә Зыялы - 1
    Общее количество слов 4220
    Общее количество уникальных слов составляет 2349
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Хикәяләр - Сәйдә Зыялы - 2
    Общее количество слов 2966
    Общее количество уникальных слов составляет 1723
    38.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов