Latin

Хикәяләр - Сәгыйть Сүнчәләй

Общее количество слов 1740
Общее количество уникальных слов составляет 948
42.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

ЯМАН ХАТЫН



Яман хатын шаятыйн[*] камчысыдыр.


«Сөбател-гаҗизин»


Бер кешенең булган, ди, хатыны. Шундый хатын — Аллам андый белән каргамасын. Бу кеше хатыны белән ничек тә килешә алмый икән. Теләсәң нишлә: теләсәң — үл, теләмәсәң — аңа кол бул.

Бу кеше көннәрдән бер көн урманда бик озак йөреп кайтты да бау ишәргә ябышты. Хатыны сорый:

— Ибрук, нәрсәгә бау ишәсең?

— Кара син аны. Мин казна таптым, — ди.

— Зур казнамы?

— Искиткеч.

Ибрук иртә белән торды да букчасын алып китәргә әзерләнде.

— Мине дә алып бар, — дип хатыны әйтә.

— Юк, ярамый. Сиңа анда ни калган?

— Юк, барам. Калмыйм.

— Йә, алайсам, әйдә барыйк.

Ибрук ишкән бавын букчасы эченә салды да киттеләр. Урманга килеп, бер тирән базга якынлаштылар. Ибрук бавыннан элгеч ясый башлады.

— Нигә аны әзерлисең? — дип сорый хатыны.

— Соң, акча артыннан төшәргә кирәк, — ди.

— Кая сиңа, мин үзем төшәм, сине җибәрәмме соң, кеше көлкесе! — дип хатыны талаша. Ибрук бауны хатынына эләктерде дә базга төшереп җибәрде.

Хатын ничек базга төште, ире ишетә: сугыш, талаш! Шундый әрләшү, кычкырышу тавышлары ишетелә башлады, Ходай гына сакласын. Бауны калтырата, дерелдәтә инде — тотып кына өлгер.

Базның тирәнендә әшәке хатын ике сәгатьләп кем беләкдер талашты.

Ибрук бауны әкрен генә тарта башлады. Тарта төшкәч, ни күрсен, бауга ябышкан кеше моның хатыны түгел! Пәри, җен-пәри, ике мөгезле пәри. Өсте кыл җон гына. Ибрук аптырап та калды. Куркуыннан бауны кире бушата башлады.

Ә пәри ялына:

— Зинһар, агай, Аллаһ хакы өчен мине кире төшермә,— ди.— Син ни теләсәң, шуны булдырырмын. Гомергә изгелегеңне онытмам. Мәңге дуст булырмын, тик мине әшәке хатыннан коткар,— ди.— Мең еллап бу базда тыныч яшәдем, мондый кыенлык күрмәдем. Зинһар, кире төшермә, аның явызлыгыннан коткара күр,— ди. Үзе елаган төсле кылана.

Ибрук пәрине чыгарды.

— Әйдә, агай, минем арттан! — дип, мөгезле пәри әйтте.

Ибрук үзе пәри артыннан бара, үзе бетен эче-күңеле белән хатынын базга төшереп калдырганына, аның әшәкелегеннән котылганына сөенә, шатлана, тик сер генә бирми иде.

«Теләгәнчә дуласын анда! Урманда аның кемгә кирәге бар!» дип уйлый иде.

Пәри белән Ибрук бер байның янына килделәр.

— Тыңла әле,— дип, пәри туктады.— Мин хәзер бу өйнең түбәсенә меним дә, морҗадан кычкырып, улап, байның гаиләсен куркытыйм. Төн буе йокы бирмим. Ә син бер арада сихерче булып кер. «Мин сезнең өеңезгә пәри ияләшкәнен белдем. Әгәр дә күп кенә акча бирсәңез, мин ул пәрине куам»,— диген. Акча бирергә ышандырсалар, син тот та авызыннан миңа кычкыр: «Мин килдем, син кит!» — диген, аңладыңмы?

— Аңладым. Пәри югалды.

Эш пәри әйткәнчә чыкты.

Ибрук бай өй ишеген какты. Аны керттеләр. Бу вакытта байның өендә кыямәт купкан төсле куркыну, тавыш вә гауга күтәрелгән иде. Ибрук үзен «багучы» диде. Байның ялынуы буенча Ибрук мич авызына барды да:

— Мин килдем, пәри, син югал! — диде.

Ничек әйтте, өй дә тын булды. Пәринең тавышы, улавы бетте. Шуннан соң бай Ибрукны акчага күмә башлады.

Ибрук акчаларны букчасына тутырды да саулыклашып чыгып китте. Капка төбендә Ибрукны пәри каршы алды.

— Әйдә тагын артымнан, — дип, мөгезле әйтте. Киттеләр. Бара-бара әлегедән дә баерак кешенең йортына килделәр. Пәри

туктады да:

— Кара әле, мин бу өйгә кереп, тагы улап, өйләрдә куркуга салыйм, котларын очырыйм. Ә син тагы багучы булып кер, — диде.

— Ярар.

Эш тагы пәри әйткәнчә булды.

Пәри өйнең югарысына менде дә морҗадан бар көче белән уларга, шауларга, яшелле-күкле тавышлар чыгарырга тотынды.

Ибрук тагы сихерче-багучы булып керде.

Пәрине куса, аңа күп акчалар бирергә булдылар. Ибрук, мич авызына тыгылып:


— Мин килдем, син кит, — дип сөйләнде.

Аңа янә дә акча яудырдылар. Ул акчаларны җыйды да сызгыргаланып урамга чыкты. Пәри аны капка төбендә көтә иде.

— Хәзер инде син үз өеңә кайт, — дип, мөгезле пәри әйтте. — Сине йитәрлек баеттылар. Тик син моннан соң, минем арттан йөреп, койрыгыңны бутарга уйлама да, — дип пәри, бармагын селкеп, Ибрукны янады. Койрыгы үрә торган, күзе акайган.

Ибрук пәрине тыңлады — өенә кайтты да рәхәтләнеп тора башлады.

Акчаларны тавыклар чукымый, тычкан кимерми. Үзе тук, башы төне-көне айнымый, исерек. Борын тәмәкегә чумган.

Тора торгач, Ибрукның өйләнәсе килеп китте.

Менә ул бервакыт өендә утырып уйлана, кәрәзле баллар ашый, сыраны киерелеп-киерелеп эчә. Башында яшь хатынга өйләнү уйлары. Ул, авызыннан селәгәйләрен агызып, ләззәтләнеп, яңа хатын белән торуны уйлый иде.

Шул вакыт кинәт ишекне кага башладылар. Ишекне ача, әллә нинди кешеләр кереп сәлам бирә, баш ия башладылар. Вакыт төнгә табарак иде.

Кешеләр сүз башлыйлар:

— Көчкә генә үзеңне таптык, — диделәр. — Менә теләсәң ни ал, бәладән коткар. Өченче төн инде өебезгә пәриме, җенме ияләште, һичбер тынычлык бирми. Шаулый да улый инде. Хәлдән тайдык, йокы бирми! — диештеләр.

Ибрук төрлегә боргаланып та карый — юк.

— Аллаһ хакы, хөрмәте өчен безне коткар, — дип ялыналар. — Мәңге яхшылыгыңны онытмабыз, кыл изгелек, — диләр дә Ибрукның аягына егылып елыйлар.

Ибрук чарасыз гына пәриле өйгә юнәлде. Ул, пәринең ачуланачагын сизеп, аңа мич авызыннан гына кычкырмаска, бәлки өйнең түбәсенә үк менәргә булды.

Менеп китте. Менеп җитүе булды, пәри шап итеп бугазына ябышты.

— Син нигә килдең? Сине монда кем чакырды? — дип, пәри йөрәкләнеп сорады. Ибрук куркуыннан шаккатты. Сулыш алырга хәле калмады. Ахырда көчен җыеп:

— Кара, пәри! Әгәр дә китмәсәң, мин сиңа базга төшергән кебек әшәке хатыннарның тагы тугызын йибәрермен. Миндә алар күп! — диде.

Пәринең койрыгы, күпме нык булса да, хәзер яфрак кебек калтырый башлады.

Пәри Ибрукны йибәрде дә:

— Ярый, алайсам китәм, — диде. — Ничек белсәңез, шулай торыңыз. Китәм, мең чакрымнарга күзеңездән югалам, тик тегенең кебек әшәке хатыннарыңны гына йибәрә күрмә, — диде дә артына чигенә башлады. Чигенә-чигенә күздән юк булып та китте.

Шушы вакыттан бирле пәринең җаны да, исе дә калмады. Әйтерсең лә җир астына сеңде.

Менә нинди ул яман хатын!


ЯЗУЧЫ


Театрда уен бетте. Халык тарала башлады.

Мохтаровның пьесасын гаять яхшы уйнадылар. Мөхәррир Мохтаровны мәгълүмрәк кешеләр тәбрик кыйлдылар. Мохтаров мәмнүн[1] иде. Ул: «Мин гаепле түгел, әфәнделәр, артистлар, артисткалар!» — диде дә көлде.

Менә ул артистлар бүлмәсенә керә башлаган иде, артыннан аңар әллә кем эндәште. Мохтаров әйләнеп карады — мәгълүм Җиһаншин булды. Җиһаншин үзенең әрсезлеге белән әдипләр, газетачылар, артистлар арасында чуалып йөрүче бер яшьрәк шәһәр бае иде. Аны әллә ник «Мәрьямулла» дип йөртәләр иде. Ул, Мохтаровның иңенә кул куеп:

— Туктар әфәнде, нишлибез? Кая барабыз? — диде. Мохтаров салкын гына:

— Артистлар янына керәм әле. Алар мине чакыртканнар. Мин керәм әле,— диде.

Җиһаншиннан котылмакчы булды. Ул юмарт, ләкин тупас, әрсез Җиһаншинны яратмый һәм аның ваклыгын һәм кибрен[2] белә иде. Җиһаншин көлде. Тирән уйламыйча:

— һәй, бергә барабыз алайсам! Әйдә, керик! — диде дә артистлар бүлмәсенә үзе үк элек керде.

Артистлар чыгарга хәзерләнәләр иде инде. Җиһаншин баш артист Хамматовка:

— Әйдәгез, әйдә! Эчәбез бүген! һәммәгез дә, һәммәгез дә! Менә Туктар әфәнде дә бара. һәммәгез, берегез дә калмасын,— диде дә ямьсез көлде. Мохтаров бармаска булгач, тегеләр аны көчләделәр дә ахирел әмер[3] сүз тыңлаттылар.

Артисткалар кайтып киттеләр. Болар урамга җыелып чыктылар. «Тегеләр кайда?» диештеләр.

«Тегеләр»е эчтә калган яңа һәм ярлы артистлар иде. Ул ике артист кешегә иярүчәннәр түгел, кешенекен эчмиләр иде.

Хамматов, елмаеп:

— Аларның эчәселәре килми, чәй эчәрләр...— диде дә көлештеләр. Әллә кайсы:

— Мәткәпләр, теләнчеләр,— диде.

Тегеләр чыкмадылар. Болар, дүрт фаэтонга утырып, урам яңгыратып, әллә кайда киттеләр. Мохтаров белән Хамматов бер фаэтонда иделәр.

Сигез кеше менә дигән ресторан алдына барып төштеләр. Алар, гөрләшеп, көлешеп, эчкә керделәр. Арада иң күп кычкыручысы Җиһаншин иде. Аның мактанган сымак кыяфәте, тавышын күтәреп сөйләве Мохтаровны җирәндерә иде.

Мәйханәдә халык шактый иде. Арада «тегенди» кыз-хатыннар да күренгәлиләр.

Болар бер зур бүлмә алдылар. Җиһаншин рияланып кына төрле эчке һәм нигъмәтләр сорады. Эчә, ашый башладылар. Мохтаров кофе гына алдырды. Җиһаншин белән Хамматов күбрәк сөйләүчеләр иде. Бүтән артистлар Мохтаровтан яхшысынмый күп лыкылдамадылар.

Мохтаров почмактарак утырган да, ярым тәфәккерле, ярым хәсрәтле сында өнсез генә алдында гел кофе йоткалый иде. Аны мактадылар, пьесаларын мактадылар. Ләкин мәҗлестәшләре аны күпме күтәреп сөйләсәләр дә, Мохтаров бер сүз дә эндәшмәде.

— Туктар әфәнде кебек драматург бездә юк!

— Юк! Юк!

— Беренче урынны тота... Тәки тегеләр онытылдылар да...

— һи, аларның пьесалары грош та тормый иде...

Фәлән кебек сүзләр сөйләделәр. Мохтаров бу сүзләргә чын колак салмады. Аның аңында Рәсүл галәйһиссәламнең төрле йөзе ялтырады. Менә пәйгамбәр, даһи, менә аның садә генә, әмма тирән мәгънәле сүзләре:

— Алдыгызда мактаганнарның күзләренә ком сибегез...

Менә даһиның үгете... Мохтаров үткен күзләре белән хикмәтле вә серле итеп мәҗлестәшләренә сөзеп алды да үзе дә сизмичә:

— ...сал вәссәлам галәйһи,— дип әйтеп куйды...

Тегеләр бу салаватны аңламадылар... Халык эчкән саен кызыша барды. Җиһаншинның борыны кызарды. Ул тагы күп лыкылдый, күп көлә башлады. Хамматовның күзләре пыялаланды. Ул җүләр кебек кешегә карый, кызык сүзләр сөйли, күбрәк елмая башлады. Бүтәннәре дә уяндылар. Кайсыдыр җырлый, менә бүтәннәре дә кушылып җырларга маташалар, эчәләр, эчәләр дә җырлыйлар... ләкин тавышлары гаять мәкруһ[4] иде. Утыра торгач, һава шактый бозылды. Ул тәмәке төтене белән тулган, йөзләр ачык күренми иде.

Мохтаровка, бигрәк тә аек хәлдә, бу һавада утыру бик читен булды. Ул болай да кеше тавышын яратмый, исерек тавышны бигрәк тә мәкруһ күрә иде...

Ул эндәшми генә торды да, чыгып, тышта бераз саф һава иснәде...

Ресторан шау килә. Ул исерек вә мәкруһ тавышлар, ул хатын-кызлар чинавы, савыт-саба чыңлары, бергә кушылып, музыка тавышын каплыйлар, әллә нинди рәтсез тормышны аңдыралар иде.

Мохтаровка бер кыз ягыла башлаган иде, ул аны этеп җибәрде дә бүлмәгә керде.

Бүлмәдәгеләр тагы да исерә төшкәннәр, кайсы өстәлгә башын куеп капланган, кайсы эчке түгә, кайсы сүгенә, кайсы җырлый, кайсы көлә иде...

Мохтаров керде. Бу күренеш аңар тагы да ямьсез күренде дә, ул сиздерми, йөз чытып, урынына бара башлады.

Шунда Җиһаншин аны күреп каһкаһә белән көлде дә, кычкырып: — Җәмәгать! Әдип килә! Юл бирегез! Безнең мәшһүр әдип килә! Күрегез, ул нинди эре! Нинди ул мәһабәт! Нинди ул гали! Ул, әфәнделәр, хыял белән сөйдерә, мөнтәһагә[4] аша! Без вак халык! Без толпа, әфәнделәр! Без исерәбез, чөнки без гавам. Ул безнең мәшһүр әдипләребездән Мохтаров әфәнде җәнаплары мәгъсум, ул аек, ул кинәсез! Мәшһүр ул! Күрегез аны! Биш сумлык шөһрәт,— диде.

Артистлар көлештеләр. Исерегрәкләре, баш күтәреп, җүләр шикелле аңсыз караш белән аптыравыннан шаккаткан Мохтаровка карадылар, җылмаеп каш чыттылар.

Мохтаров Җиһаншинның фәхеш күзләренә җан ачу усаллыгы белән карап тора иде.

— Карагыз сез аңар, җәмәгать! Ул нинди мәһабәт! Ул Демон шикелле булган. Менә шулай рәсемгә төшәрләр! Җәмәгать, аның рәсеме сатыла, һәр китапханәдә хакы пәт кәпикә[6]! — дип, Җиһаншин тагы чинады.

Мәҗлестәшләре тагы да көлештеләр.

Мохтаровның ачуына чик юк иде. Аның зиһене бу мәшәкатьтән шулкадәр чуалды ки, бер сүз әйтерлек куәте калмады, ул аптырады, аның сәмгына[7], зиһененә көтелмәгән җирдән зарбә[8] булды.

Хамматов, җүләр күзләрен як-якка йөртеп, җылмаеп:

— Сидрәтел-мөнтаһага[9] аша, мулла-мөримулла? Күкләргә диген, ә? Мәшһүр! — диде дә тагы көлештеләр.

Әллә кайсы:

— Пәт кәпик — диде. Янә көлделәр. Мохтаров киенеп беткән иде инде.

Мәҗлестәшләре аңар елмаеп карадылар да, киная белән мыскыллап:

— Кая киттең? — диештеләр.

Шунда Мохтаров ачулы күзләре белән бөтен мәҗлес әһаленә һәм аларның кыйбатлы бокаллар, тозлы кыярлар белән тулган өстәлләренә бер карады да чыгып китте.

Мохтаров нумирасына кайтты, үз бүлмәсенә керде. Вакыт соң булганга, бүлмәләрдә инде ут янмый иде.

Ул йөрәк януына түзә алмый, үзенә ямьсез бер гайрәт белән стенасында аскан зур рәсемне (Гайшә рәсемен) суырып алды да ерткалан ташлады һәм, караватына йөзе белән капланып, әллә нигә кычкырып көләргә кереште.



____________________

[*] Шаятыйн — шайтаннар.

[1] Мәмнүн — шат, разый.

[2] Кибрен — тәкәбберлеген.

[3] Ахирел әмер — ахыр чиктә.

[4] Мәкруһ — ямьсез.

[5] Мөнтәһа — ахыр чик.

[6] Пәт кәпикә (пять копеек) — биш тиен.

[7] Сәмгына — монда: колагына.

[8] Зарбә — басым (удар).

[9] Сидрәтел-мөнтаһа — җиденче кат күктәге урын исеме.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.