Latin

Хайваннар Дөньясы

Общее количество слов 302
Общее количество уникальных слов составляет 200
47.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска) - Күгәрченем, кая, чыгып киткәнче битеңнән бер генә чүп итеп алыйм әле. «Цюп». - Уф, прәме битләремне яндырдың, бөркеткәем. - Былбылым, кая икенче битеңне дә... - Хәзер, хәзер, арысланым. - Цюп, цюп. - Ну, суырыплар да күрсәттең! Нәрсә шулай юхаланасың әле? Тагын кая җыендың инде? - Бер йөреп керергә иде исәбем, сандугачым. - Тагын сыраханәгә барасыңдыр әле. Хәйләкәр төлке дә соң үзең! Шул якка гына кыяклауны карыйсың... - Гел кабарынырга гына торма инде, йомшак песием! Берәр бокал гына чөмерәм дә, әйләнеп кайтам. - Кичә дә шулай дип чыгып киткән идең, дуңгыз урынына эчеп кайттың! - Җә инде, куяным, ачуланма. Бүген алай булмам. Кичә дә Сәйфи очрап, икебезгә бер ярты бөкләмәгән булсак... - Шул ишәк Сәйфи белән йөреп, үзең дә алкашка әйләнеп бетәсең инде. - Чәпчемә, дидем бит инде мин сиңа! Әле исереп тә кайтмадым, син инде тавык кебек кытаклый да башладың. - Ничек кытакламаска, айгырдай мужигың бер җирдә дә эшләмичә, сыра чөмереп йөрсен дә... - Айгыр, имеш! Үзеңне генә бел яме: ана эт сыман биләмнән кайтып кергәнең юк... - Карале, кара, сөйләп торган була тагын! Син бозауга чыкмаган булсам, мин дә кеше хатыннары кебек яшәр идем. - Мин бозау булып нәрсә эшләгән соң?! - Бозау булмыйни, бозау шул. Мөгезең генә чыгып җитмәгән әлегә. Болай булса, анысы да чыгар... - Үзеңне бел: көне-төне үрдәк шикелле бакылдап, колак итемне ашыйсың. - Сөйләп торган була, ичмаса, ир дисәң, хәтере калыр, әнә, күрше Вәлидән үрнәк ал: үгез шикелле эшли, акчаны да умырып ала. - Ха, аның хатыны да су сөлеге кебек. Синең сыман ана каздай алпан-тилпән килеп йөрми. - Син ишәк белән гомеремне бәйләмәгән булсам... - Кәҗә бәтие кебек булыр идем, дисеңме? - Кәҗә начармы әллә? Һәрхәлдә, синдәй сарык түгел инде. - У-ух, чистый елан булдың. Гупчем түзәр хәл калмады! - Ә үзең соң, үшән алаша! - Ә син корбанын сагалаучы карчыга! - Син, дуңгыз...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.