Latin

Хәйбулла Солдат

Общее количество слов 3590
Общее количество уникальных слов составляет 1779
39.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
I
— Йолдызлар томан белән өртелгәннәр, бүген-иртәгә каты буран булачак,— диде ефрейтор Хәйбулла Актуганов, тунын сала-сала. Ул яңа гына посттан керде. Як-якка бөтереп җибәргән коңгырт мыекларына кунган ак бәсләр эреп бетәргә дә өлгермәгәннәр әле, ул, кулъяулыгын чыгарып, аларны сыпырып алды. Дөрләп янган тимер мич картлысына килеп, салкыннан күгәргән кулларын җылыта башлады. Сагызлы нарат утыннарының йомшак җылысы аның куллары буйлап бөтен тәненә үрелде, карт солдат үзендә ниндидер талгын бер рәхәтлек сизде. Мич авызыннан чыккан ялкын яктысында аның күкрәгендәге Кызыл Йолдыз белән Дан орденнары ялтырап
киттеләр.
Тәмәкесен төреп кабызгач, Хәйбулла үз-үзенә сөйләнгәндәй
әйтеп куйды:
— Уяурак булырга кирәк, иптәшләр, финнар буранда берәр явызлык эшләргә маташмагайлары!
— Әллә бер-бер нәрсә сиздеңме, ефрейтор иптәш? — дип сорадылар аңардан.
— Алай күзгә бәрелерлек нәрсә юк-югын да, күңелем нәрсәдер тоя. Иртәнчәк өч урында фин күзәтчеләренең бинокльләре кояшта ялтыраган иде. Бу — тикмәгә түгел, әлбәттә.
Мич янына кызылармеец Низами Галимҗанов та килде. Ул урта буйлы, киң сөякле, озынчарак йөзле, зәңгәр күзле чибәр егет иде. Бигрәк тә аның елмаюы матур. Хәйбулла кайчагында, шаяртып: «Низами, син бу серле елмаюың белән иң беренче бригадиршаның да йөрәген парә-парә китергәнсеңдер бит»,— ди иде. Бу юлы Хәйбулланың шаяртырга исәбе юклыгын күргәч, Галимҗанов үзе сүз башлады:
— Әйдә, Хәйбулла абзый, ашап җибәрәсеңме? Шулпаның кайнары, ипинең яңа пешкәне сине көтә. Чәй дә кайнаттым,— диде ул һәм котелокның өстен ача-ача өстәде: — Повардан борыч белән лавровый листны махсус сорап алдым. Сизәсеңме нинди тәмле ис бөркелә?
Хәйбулла, Низаминың аш пешерүгә сәләтлелеген мактап берничә ягымлы сүз әйтте дә өстәл янына барып утырды. Низами тәмле буларын чыгарып торган алюмин котелокны аның каршысына китереп куйды.
— Йөз граммны да исәнлеккә җибәрәбезме әллә?
— Җибәрик. Югыйсә градусы кимүе бар,— диде Хәйбулла, мыек астыннан елмаеп.
Низами снаряд башыннан ясалган җиз рюмка алды да флягасыннан аракы тутырып салды. Бу нәкъ йөз грамм иде.
— Безнең җиңүебез өчен,— диде Хәйбулла, кружкасын күтәреп.
— Безнең бәхетебез өчен,— диде Низами.
Алар кружкаларын чәкәштереп алдылар да эчеп җибәрделәр. Аннары ашарга керештеләр.
Тамакларны әйбәтләп туйдырганнан соң, котелокларны юып, мич каршына чүгәләп тәмәке тарткач, алар икесе дә сәкегә менеп яттылар. Бу вакытта землянкадагы башка сугышчыларның кайберләре яткан, кайберләре әле һаман да үзара сөйләшеп утыралар, хатлар язалар иде.
— Буран булыр дисеңме, Хәйбулла абзый? — дип кайтарып сорады Низами.
— Әйе, йолдызлар томан белән өртелгән. Юка пәрдә аша җемелдәгән кебек тонык кына җемелдиләр. Бу — буранга, Низами. Сиңа постка ничәдә?
Низами әйтте. Хәйбулла, үзенең сугышчан тәҗрибәсеннән чыгып, Низамига төнлә, буранда ничек күзәтергә кирәклеге турында сөйләде. Шуннан соң алар тынып калдылар. Хәйбулла, куе кашлары астындагы моңсу күзләрен түшәмнең мичтән шәүлә төшкән почмагына текәде дә уйга чумды. Нәрсә турында уйлый икән хәзер карт солдат?
Бәлки, ул унсигезенче елларны хәтеренә төшергәндер. Ул чагында Хәйбулла яшь солдат иде... Бервакытны чал чәчле карт командир аларның стройлары алдыннан кызу-кызу атлап үтте дә урта бер җирдә туктап калды. Аксыл томан эченнән чак-чак кына күренеп торган биек текә ярга таба кулын сузып, дулкынланган тавыш белән:
— Иптәшләр, күрәсезме, сезнең алда нинди биек, текә яр тора. Бик биек ул, ала алмаслык кыя ул. Мин дә аны алырга уйламыйм. Ләкин аңа һөҗүм итәргә кирәк. Дошманны үзенең барлык көчләрен шунда туплатыр өчен һөҗүм итәргә кирәк. Ә ул арада мин икенче яктан бәрәчәкмен,— диде.
Командир бераз сүзсез торды, аннары тавышын көчәйтә төшеп:
— Йә, ничек, туганнар, барасызмы? — дип сорады.
— Барабыз! — дигән, тирә-якны яңгыраткан куәтле тавыш ишетелде.
Командир, бик нык дулкынланып:
— Рәхмәт, туганнар! Анабыз Россия сезне онытмас! — диде. Шуннан соң дошманның исен-акылын китәргән көчле
штурм башланды...
Бәлки, бу турыда түгел, ә Ленинградны саклау көннәрен уйлый торгандыр Хәйбулла. Бәлки, «Ватан өчен! Сталин өчен!» дип, сугышның иң авыр минутларында фашистларга каршы алдан ташланган, аларны зир-зәбәр китергән гайрәтле командиры капитан Дорогомиров, ә бәлки, биленә гранаталар бәйләп, танк астына ташланган авылдашы Әхмәт Идрисов, яисә үзенең, пулемет янында берьялгызы калып, немецларның «психик» атакаларын кире кайтарган чаклары, яисә янында авиабомба ярылган дзотның эчендә күмелеп калулары, төнге разведкада йөрүләре, яралану газаплары, госпитальдә ятулары аның күз алдыннан үткәннәрдер.
Бәлки, болар да түгел, ә ерак авылы исенә төшкәндер аның, мәктәптән кайтучы сөекле балалары күз алдына килеп басканнардыр. Хәйбулла киткәндә аның төпчеге Илдуска бары тик алты гына яшь иде, ә хәзер инде ул мәктәпкә йөри. .Әнисе аның турында: «Илдусыбыз нәкъ үзеңә охшаган, ут йөрәкле, бик шук бала»,— дип язган...
Низами да уйга чумган. Ләкин ул Хәйбулла абзый кебек олы кеше түгел, күргәннәре дә азрак. Дөрес, ул да дары исен иснәгән солдат инде, шулай да яшьлек үзенекен итә. Низами, һәрвакыттагы кебек, бүген дә, иң башлап, сөйгән кызы Зөбәйдәне исенә төшерә. «Көтәрме икән, әллә берәр башка егетне яратырмы икән?» — дип борчыла. Аерылганда Зөбәйдә, Низаминың муенына сарылып: «Өч ел йөрсәң дә, мин сине көтәрмен, сине генә сөям, бүтәннәр миңа кирәкми»,— дип вәгъдә биргән иде. Хатларда да: «Минем өчен борчылма»,— дип яза. Ә шулай да сугышчы күңеле кайчак шикләнеп куя. Ни әйтсәң дә, вакыт үтә бит. Ә вакыт кешеләрне генә түгел, тимерне дә үзгәртә. Зөбәйдәнең дә үзгәрүе ихтимал. Әнә икенче номер пулеметчикның хатыны кияүгә чыккан ич. «Син,— дигән ул үзенең соңгы хатында,— миңа ачуланма. Мин сине әүвәлгечә өзелеп сөям, ләкин... үземә бүтән иптәш таптым. Чөнки син йә кайтырсың, йә юк. Ә минем яшь гомерем узып бара...»
Дөрес, мондый хатыннар бик, бик аз. Ләкин шул азларның берсе Зөбәйдә булса? Юк, Низами моңа ышана алмый, бу шыксыз уйларны башыннан тизрәк куарга ашыга. Аңынча, Зөбәйдә мондый түбәнлеккә төшә алмас. Зөбәйдә — кар кебек ак, су кебек пакь кыз. Ул Галиябану кебек чын күңелдән сөя. Менә озакламый дошманны җиңәрбез. Низами иленә кайтыр. Күкрәгендә, Хәйбулла абыйныкы кебек, Дан ордены булыр. Зөбәйдә аны каршы чыгып алыр. Аның өстендә Низами яраткан, зәңгәр билбау белән буган ак күлмәк булыр...
Низами шушы очсыз-кырыйсыз татлы уйлар эчендә эреп китә. Ул арада Хәйбулла абзый, яткан җиреннән кузгалмыйча, әкрен генә җырлап җибәрә, бөтен сугышчылар үзара сөйләшүдән тукталалар. Землянка эче тына. Бары, тын Идел дулкыннары тирбәлгән кебек, моңлы көй генә ярымкараңгы-лыкта тирбәлә:
Күгәреп лә яткан, ай, тау микән?
Әйләнеп лә яткан яу микән?
Сайрасана, сары сандугачым,
Безнең туган илләр сау микән?
Урманнарында киек, ай, бетәрме?
Бер җырламый гомер үтәрме?
Киң сахраларга чыгып уклар атмый,
Дошман явы бездән китәрме?
Низами, үзе дә сизмәстән, уйларыннан аерылып, Хәйбулла абзыйга кушыла. Дөресрәге, бу җыр аңа уйларының дәвамы булып тоела.
II
— Бар, Хәйбулла абзый, тизрәк бул,— дип, отделение командиры Иванов Актугановны ашыктырды.— Дошманның эшен алдан сизеп алырга кирәк. Әгәр дә алар кузгалсалар, яшел ракета белән хәбәр итәрсең. Минометлар ут ачар. Исеңдә тот, син, дошманның бөтен игътибарын үзеңә тартып, аның барлык планнарын бутарга тиешсең. Аңлашылдымы?
— Бик яхшы аңлашылды.
— Йә, бир кулыңны. Уңыш телим.
Хәйбулла, бияләен салып, кулын сузды. Сержант, аның кулын кыскан көйгә, тагын берничә сүз өстәде:
— Бик зур эшкә китәсең, иптәш ефрейтор. Синең оста хәрәкәт итүеңә күп нәрсә бәйләнгән. Әнә күр, төнгә каршы ничек тынып калдылар. Начар тынлык бу.
Хәйбулла билендәге ике гранатасына өстәмә итеп тагын сигез граната алды да кесәләренә тутырды. Аннары маскхалатын рәтләде.
Шул чакта аның янында Низами күренде. Ул, пышылдап кына:
— Хәйбулла абзый, алай-болай була калса, күз ачып йомганчы яныңда булырмын. Пулеметыма да ышан, нык бирәчәкмен. Үзеңнең гранаталарың җитәрлекме? — дип сорады.
— Җитәрлек. Йә, хәере белән.
— Хәере белән, Хәйбулла абзый.
Алар икешәр куллап күрештеләр. Аннары Хәйбулла, автоматын кулына алып, бруствер өстенә күтәрелде дә кар белән капланып яткан һәм әллә нинди мәкерлекләр, көтелмәгән хәлләр хәзерләгән, сугышчылар әйтмешли, «беркемнеке дә булмаган» сазлыкка таба шуышып китте. Низами, борчылып һәм горурланып, аның артыннан карап калды. Хәйбулла шуыша-шуыша күздән югалгач, Низаминың күңеле тулып ук китте. Ул тирән итеп сулады. Актуганов караңгы төндә котырынган дошманга каршы берүзе китте бит.
Быел зур бураннар булмаганга, кар тирән түгел иде. Хәйбулла җиңел шуышты. Ара-тирә аның башы өстеннән «адашкан» пулялар сызгырып үтте. Кайчагында һавага ак ракета күтәрелеп, бик кыска вакытка гына бөтен тирә-якны җансыз ак яктылык белән коендырды. Мондый чакларда солдат, хәрәкәтсез калып, карга сыенды, ә ракета сүнүгә тагын кызу-кызу шуышты.
Җил көчәйгәннән-көчәя барды. Ачык сазлык өстендә кар бураны бөтерелде. Кичә генә уйга чумып торган ак урман бүген кап-кара булган, ыңгыраша, үкерә иде.
«Буранның көчәюен көтәләр»,— дип уйлады Хәйбулла. Бераз гына тын алырга туктады. Ул инде ике йөз-ике йөз илле метрлар чамасы шуышкан иде. Алда кәрлә куаклар күренә, ә куаклар артында, тагын өч йөз-дүрт йөз метрларда акфиннарның алгы кырые сузыла.
Җил дошман ягыннан исә. Хәйбулла тыңлый башлады. Җил сызгыруы, урман үкерүе эченнән аның үткер колагы финнарның ара-тирә сөйләшкән тавышларын да ишеткәләде.
«Тагын бераз шуышырга кирәк әле»,— дип уйлап алды Хәйбулла, һавага чөелгән ракетаның сүнүен көтте дә тагын шуышып китте.
Илле-алтмыш метрлар алга киткәч, куаклык бетте. Алда икенче сазлык җәелеп ята. Хәйбулла кечкенә бер калкулык янында туктады. «Ярар, шунда көтәрмен. Позициясе дә җайлы, обзоры да киң»,— диде ул үз-үзенә һәм, ашыга-ашыга, кардан окоп казып алды. Аннары күзәтергә тотынды. Төнге буранның соры рәшәсе үтәли финнар оборонасы буйлап сузылган урман кара сызык булып чак-чак кына күренә, ә дошманның мыгыр-мыгыр сөйләшүләре аермачык булып ишетелә.
«Хәзерләнәләр бугай. Тиздән артподготовка башларлар. Вакытында сигнал бирергә кирәк булыр»,— дип чамалады Хәйбулла.
Ләкин финнар артиллерия хәзерлегеннән башка гына кузгалдылар. Күрәсең, искәрмәстән бәрергә уйлаганнар. Хәйбулла аларның хәрәкәтләрен башта чаңгылар шыгырдавыннан сизде, ә соңыннан, финнар якынрак килгәч, үзләрен дә абайлады. Бер минут кичекмәстән, куенындагы ракетницаны чыгарып, һавага яшел ракета җибәрде. Ракетаның яшькелт тонык яктысында ак халатлы бик күп финнар күренде.
Ракета сүнеп берничә секунд үтмәгәндер, безнең минометлар ут ачты. Миналар, нәкъ финнар өстенә төшеп, чатнап ярыла да башладылар.
— Һәй, минометчылар! — дип шатланып кычкырып җибәрүен Хәйбулла сизми дә калды. Аннары ун гранатасының унысын да корып, тугызын кардан ясалган бруствер өстенә тезеп куйды, ә берсен кулына алды.
Алда берничә кара шәүлә күренде. Хәйбулла, окобыннан аз гына күтәрелеп, аларга граната ыргытты. Үзе шунда ук карга сыенды, һавага ялкын ыргылды, каты шартлау ишетелде. Шартлау тынуга, ике-еч финның ыңгырашуы башланды. «Берәгәйле бәрдем бугай»,— дигән җылы уй солдатның күңелен күтәреп җибәрде.
Исән калган финнар, ятып, автоматларын эшкә җибәрделәр. Пулялар өере, тәнне чемердәтеп, Хәйбулланың баш өстеннән генә үтте. Солдат карга тагын да сыенарак төште. Шул ук вакытта, сугышларда алган гадәт буенча, кайдан атуларын да чамаларга тырышты. Уң яктан, ике нарат арасыннан аталар икән. Кыска ялкыннар шуннан сирпелә.
Ату әзрәк йомшара төшеп, башны күтәрергә мөмкинлек булгач, Актуганов наратларга таба бер-бер артлы ике ракета җибәрде. Минометчылар утларын бик тиз шунда күчерделәр.
— Мәгез, алыгыз! — диде, Хәйбулла ачу белән. Шуннан соң бу урыннан кабат атмадылар. Ахрысы, финнарга шул җиткәндер.
Ә артта, азрак сулдарак, байтак вакыт инде станоклы пулемет өзлексез атып тора. Аның тавышы тоныграк, басынкырак ишетелә.
«Низами дзоттан сиптерә бугай»,— дип, Хәйбулла уйлап алды. Шул арада: «Финнар читләтеп тә үттеләр микәнни? Әллә булмаса, безнекеләр куакларны гына «тарыйлармы»? — дип шикләнеп тә куйды.
Шул чакта алда финнарның шыксыз «аля-ля»лары, автоматлардан атулары көчәеп китте.
— Килегез, кил, ләгънәт органнар,— дип сүгенде Хәйбулла һәм яңадан сигнал бирде.
Ике ут арасында никадәр тыныч булырга мөмкин булса, Хәйбулла шулкадәр тыныч иде. Ул кабаланмады да, курыкмады да. Бәргәндә берәгәйле бәрде. Исәп белән орды. Аның һәрвакыт яратып әйтә торган бер сүзе бар иде: «Солдатка,— ди иде ул,— батырларча үлү аз, солдат батырларча җиңә белергә тиеш».
Акфиннарның сулгарак тайпылуын күргәч, ул алар юнәлешенә таба яңадан яшел ракета җибәрде. Минометлар шунда ук утларын сулга күчерделәр. Ләкин ракета яктысында ман-нергеймчылар Хәйбулланың урынын дөрес чамалап алдылар, һәм ал арның бер төркеме Актугановка ташланды.
Кәрбер сугыш йөзләрчә көтелмәгән хәлләрдән гыйбарәт була. Хәйбулла финнарның бер төркеменә каршы аткан чакта, кинәт сулдан, егерме-утыз метр ераклыктагы аерым куак төбеннән, аңа төбәп, кул пулеметы ут ачты. Бер-бер артлы ике пуля ефрейторның каскасына тиеп чыңлады. Хәйбулла башын иде, ә соңыннан, автоматын куакка таба борып, озын чират белән куак төбен айкап алды. Шуннан соң куак яныннан да атмадылар. «Ну, җай килеп тора да соң! Ахыры гына хәерле булсын»,— дип уйлады Хәйбулла.
Бераздан финнар бөтенләй басылдылар. Безнекеләр дә атудан туктады. Тирә-як шундый тын булып китте ки, күпне күргән Хәйбулла да гаҗәпкә калды. Җил тәмам тынган, күк йөзе дә болытлардан чистарып килә.
Шул чакта Хәйбулладан бер-ике генә метр читтә граната ярылды, бөтен нәрсә асты-өскә килеп буталып китте. Солдатның башына күсәк белән суккандай булдылар, күзләреннән утлар чәчрәде. Ул бите белән карга капланды да аңын җуйды...
Шуннан соң күпме вакыт үткәндер, ул хәтерләми, һушына килеп күзен ачканда, ул үзен ышанмаслык гаҗәп бер хәлдә күрде, эшнең нәрсәдә икәнен бик озак төшенә алмады. Ниндидер ике кеше аны, аяк-кулларыннан эләктереп, каядыр өстерәп алып баралар иде.
Вакыт-вакыт сүгенүләреннән бу кешеләрнең финнар икәнен аңлагач, Хәйбулланың йөрәге жу итеп китте. Бөтен тамырлары тартышты. Бу секунд аның өчен үлем ачысы белән бер иде.
Кинәт ул яшен кебек ыргылырга теләде, ләкин тамырларында бөтенләй диярлек көч юк иде. Иң читен минутта үзенең мондый көчсезлеген күреп, карт солдатның күңеле тагын да сызланыбрак әрнеде, күзләренә яшь килде. Дошман кулына тереләй эләгү гарьлеге аны ут эченә ташлады. «Нинди бәхетсез мин! Изге сугыш кырында намуслы солдатларча үлә алмадым бит»,— дигән уй аның вөҗданын газаплады.
Тавыш чыгармас өчен, Хәйбулла тешләрен кысты. Дошманнары алдына ыңгырашасы килмәде аның. Шундый өметсез бер хәлдә сөйрәлгәндә, кинәт аның башыннан бик матур бер уй үтеп китте. Ул уй шулхәтле кыю иде, солдат хәтта эченнән елмаеп ук куйды. Аның билендә «эфка»сы булырга тиеш бит. Ул аның алкасын теше белән тартып алыр. Ә аннары... шартлау һәм барысы да бетәр. Шул уй белән ул, кулын күтәреп, билен капшады, ләкин граната билдә юк иде. Ашыгып, хәнҗәренә сузылды; хәнҗәр кыны да буш иде.
Бу хәлне кичерү Хәйбулла өчен тагын да авыррак булды. Аның күз алдында сарылы-яшелле боҗралар биеште, ул яңадан һушыннан язды. Актыккы секундта ул үзенең әллә нинди караңгы, шомлы бик тирән упкынга очуын, күктәге айның кинәт урыныннан кубып, аның артыннан ут шары булып ыргылуын күреп калды...
Бәлки, бер секунд, бәлки, ике секунд, ә бәлки, берничә минут үткәндер, ул яңадан һушына килде. Аны һаман каядыр сөйрәп алып баралар иде. Финнар бик әкрен кыймылдыйлар, күрәсең, алар да хәлдән тайганнар.
Кинәт Хәйбулла финнарның берсенең аркасында автомат күрде. Аның күзләре зур булып ачылды. Их, әгәр дә шул автомат хәзер аның кулында булса! Ләкин автомат болай якын булса да, Хәйбулла өчен, зәңгәр офык кебек, җитә алмаслык ерак иде. Шулай да бу нәрсә солдатка җан кертте, ул тамырлары буйлап көч акканын сизде, йөрәге тибә башлады. «Ятып калганчы, атып кал,— дип уйлады Хәйбулла.— Үләргә өлгерермен, талпынып калырга кирәк».
Акфиннар, тын алырга туктап, Хәйбулланы җиргә салдылар. Шул секунд Актуганов уйлаган эшне үтәү өчен җитә калды. Менә Хәйбулла әкрен генә күтәрелде. Кулын сузып, салкыннан өши башлаган бармагы белән акфинның аркасындагы автоматның чакмасына басты, һич тә көтмәгәндә финнарның колак төпләрендә автомат тавышы яңгырады. Искәрмәстән булган бу хәлдән алар шулкадәр аптырашта калдылар ки, икесе дә «дөп» итеп карга капландылар. Ул арада Хәйбулла, әлеге финның автоматын суырып алып, икенче маннергеймчыга терәп атты. Ә монысына, дәһшәтле итеп, финча:
— Ноусе! Кядет юлес!* — дип кычкырды.
Коты очкан фин бары икенче тапкыр кычкыргач кына урыныннан торды, калтыраган кулларын югары күтәрде. Хәйбулла кулы белән безнең якка таба изәп күрсәтте.
— Марш!
Фин, мәче башлы ябалакның караңгыда ялтыраган сары күзләре төсле зәһәрле күзләрен ялтыратып, йөзе шешкән, яланбаш, озын мыеклы рус солдатына — ниндидер могҗиза белән яңадан терелгән бу үлеккә — чиксез ачу белән карап алды да әкрен генә борыла башлады. Аннары кинәт, ачы кычкырып, Хәйбуллага ташланды. Ләкин Хәйбулла аннан җитезрәк булып чыкты, ул, селтәнеп, автомат приклады белән маннергеймчының күкрәгенә бирде. Фин, чинап, әйләнеп төште.
*Ноусе! Кядет юлес! — Тор! Кулларыңны күтәр!
— Ну! Карышмакчы буласыңмы, нәгъләт! — дип кычкырды Хәйбулла, ачу белән.— Тор, иблис!
Хәйбулла финны яңадан аякка басарга мәҗбүр итте дә автоматын аңа төзәп:
— Марш! — дип кабатлады.
Фин бу юлы бүречә карамады инде, бөтенләй песиләнеп, Хәйбулла күрсәткән якка борылды, кулларын югары күтәргән килеш кузгалып китте.
Бу вакытта күк йөзе болытлардан тәмам арынган, анда өелешеп-өелешеп зәңгәр йолдызлар җемелди, көмеш табак сыман ай асылынып тора иде. Хәйбулла аларга карады да эченнән сүгенде: «Бераз гына яшеренеп тора алмадыгыз инде, бер километрдан күренәбез ләбаса».
Бәхеткә, аларга атмадылар. Озын буйлы, өстенә ак халат кигән фин, кулларын югары күтәргән килеш, азрак алга иелеп баруында дәвам итте. Аның халатының ертылган чабуы кар өстеннән сөйрәлеп бара иде.
Бу вакытта Хәйбулла үз-үзен тәмам капшап өлгерде. Аның куллары да, аяклары да, гәүдәсе дә зарарланмаган, бары тик башы гына чаң шикелле шаулый һәм йөзе шешкән.
— Монысы гына пустяк,— дип шатланды ул. Ләкин солдат бик каты ялгышты. Бара-бара аңа һава караңгылана башлагандай булып тоелды. «Менә яхшы, ай да яшеренде. Хәзер безне һич күрә алмыйлар инде»,— дип уйлады ул, һаман да әле үзенең хәленә төшенеп җитә алмыйча. Ә ай исә, тын урман өсләренә моңсу яктылык сибеп, әүвәлгечә күктә йөзә иде.
Хәйбулла күзләрен угалап алды. Ләкин караңгылык бетмәде, киресенчә, куерды гына. Хәзер Хәйбулла алдан баручы финны да чак-чак кына абайлый башлады. Атлаган саен диярлек сөртенде.
«Бу нәрсә?—дип куркуга төште солдат,— әллә сукыраяммы югыйсә?»
Көтелмәгән бу хәл Актугановның күңеленә курку белән бергә чиксез гарьлек һәм ачу тудырды, ярсуыннан тамак төбенә каты төер килеп тыгылды. Эссе булып китте. Ул башына каплаган халат башлыгын алып ташлады.
Ә кулларын югары күтәргән фин һаман бара да бара. Ва-кыт-вакыт Хәйбулла аны бөтенләй күрми, тик аяк тавышларын гына ишетә иде. Кайчакта: «Тукта!» — дип кычкырасы килде аның. Ләкин шунда ук бу уеннан кайта да иде. Әгәр дә фин аның сукыраюын сизсә, таяк белән сугып та үтерә алачак ич. Юк, туктарга ярамый, алга, алга! Ни булса да, алга!
Хәйбулла шулай абына-сөртенә атлый бирде. Үзе шабыр тиргә батты. Яланбашыннан бу күтәрелә башлады. Ничек кенә булса да артка калмаска, эзләрдән читкә тайпылмаска тырышты.
Кинәт Хәйбулланың күңеленә шик төште: фин аны үз обороналарына таба алып бармыймы икән? Ул, бәлки, юнәлешне күптән үзгәрткәндер инде? Ә Хәйбулла моны сизмәгәндер?
Хәйбулла сул кулының бармаклары белән бер күзенең кабагын югары күтәрде. Шул ук секундта күктә йөзгән тулган айның ак нурлары аның күз алмасына килеп кадалды. Солдатның йөрәгенә җылылык йөгерде.«Күз кабакларым гына шешкән бугай»,—дип сөенде ул. Аннары, шик калмасын өчен, шешкән күз кабагын тагын бер тапкыр юг.ары күтәрде һәм яңадан айны күрде. «Әһә, ай сул якта икән. Димәк, дөрес барабыз, үзебезгә таба кайтабыз. Әгәр дә киресенчә булса, ай уң якта булыр иде...»
III
Сугышта булган кешеләр беләләр: сугыш туктагач, сугыш кыры өстенә гаҗәеп тынлык урнаша. Бу тынлык гадәти тынлыкка һич тә охшамый, ул әллә ничек, бер үк вакытта кайгылы да, шатлыклы да, газаплы да, рәхәт тә була. Җәһәннәм уты астында үзеңнең исән-сау калуыңны, дошманны җиңүеңне уйлыйсың да, мин — бәхетле, дисең. Әле күптән түгел генә синең белән бергә булган, синең белән бер котелоктан аш ашаган, бер плащ-палатка астында арканы аркага терәп йоклаган иптәшеңнең җансыз гәүдәсен күрәсең дә, бәгырең өзгәләнә...
Финнарның атакаларын әле яңа гына уңышлы рәвештә кире кайтарган сугышчыларның да кичерешләре нәкъ менә шундый иде. Траншеядагылар арасында югалтулар юк, тик отделениенең сөеклесе, отделениенең горурлыгы һәм мактанычы Хәйбулла Актуганов кына әйләнеп кайтмады.
Атулар туктагач, Низами берничә сугышчы белән аның эзеннән сазлыкка шуышты. Алар гранаталар, миналар ярылуыннан казылган, каралган урынга кадәр барып җиттеләр. Чокырлар тирәсендә, куак төпләрендә унлап финның үле гәүдәсен таптылар. Ә Хәйбулланың үле гәүдәсе дә юк, бары тик бүреге һәм каскасы гына төшеп калган иде.
— Алып киткәннәр, сволочьлар,— диде Низами. Аның тавышы әйтеп бирә алмаслык дәрәҗәдә хәсрәтле иде.
Сугышта дустыңны югалту — аерата авыр. Ә Низамига Хәйбулла дус кына да түгел бит. Ул аның өйрәтүчесе дә, киңәшчесе дә, абыйсы да һәм әтисе дә иде. Ничәмә-ничә мәртәбә Хәйбулла аны үлемнән коткарды. Ә менә Низами аңа ярдәмгә килеп җитә алмады. Ичмасам, мәрхүмнең гәүдәсен дә тапмады. Ә финнарның гадәте билгеле: алар сугышчының үле гәүдәсен дә мыскыл итәчәкләр.
Сугышчылар тагын да алгарак шуышты. Аннары команда булды да алар кире кайттылар. Низами каерылып-каеры-лып артка карады. Аның уйчан зәңгәр күзләре яшьләнде.
Низами траншеяларга кайтканнан соң да байтак вакыт үтте инде. Кинәт аралашу юлларында почтальон Зиманың яңгыравыклы күңелле тавышы ишетелде. Бу подразделениегә ул һәрвакыт шулай соң килә торган иде.
— Галимҗанов, син кая? Хатыным юк дисең, ә бу кемнән? Бер түгел, ике... Берсендә фотосы да бар,— дип, Зима Низамига ике хат сузды. Низами ал арны кулына алу белән үк:
— Зөбәйдәдән. Икесе дә Зөбәйдәдән! — дип иркәле генә пышылдады, күзләрендә шатлык очкыннары күренде.
— Ә Хәйбулла Актуганов кайда? Аңа личный экспедитор табарга кирәк булыр. Берьюлы биш хат! — дип, Зима хатлар өләшүен дәвам итте.
Хәйбулла исемен ишеткәч, Низаминың елмаюлы шатлыгы, өреп сүндергән шырпы кебек, берьюлы сүнде. Йөрәге әрнеп китте, әйтерсең искәрмәстән кадалган хәнҗәр аның арка сөягенә барып тиде.
— Актуганов кайда? — дип кабатлап сорады Зима.
— Бир үземә хатларын,— диде Низами, гаҗәп бер тавыш белән. Аннары аптырап калган почтальонның кулыннан хатларны тартып алды да дзоттан ашыгып чыгып та китте.
Башка вакыт булса, Низами хатларны уку, бигрәк тә Зөбәйдәсенең рәсемен карау өчен караңгыда да җаен тапкан булыр иде, бу юлы күңеле күтәрелмәде. Ул траншеяның бозланып туңган стенасына сөялде. Айның ак нурлары астында җәелеп яткан ап-ак, хәзер баягыдан да шомлырак булып тоелган «беркемнеке дә булмаган» сазлык өстенә, сазлык артындагы кара урманга моңланып карый башлады.
Кинәт аның башына яңа бер уй килде. Бу уйга ул, суга батучы саламга ябышкан кебек, бөтен көче белән ябышты. «Командирдан тагын бер сорап карыйм әле: икенче тапкыр эзләргә җибәрсеннәр. Акфиннарның ояларына кадәр үк барып җитәрмен... Иптәшләр дә минем белән барачак. Без Хәйбулла абзыйны табарбыз, ә тапмасак, финнарны кисәрбез... Шундый кисәрбез, балаларының балалары онытмаслык булыр!» — дип уйлады ул.
Ләкин Низами үзенең фикерен тормышка ашыра алмады. Нәкъ шул чакта алда, тимерчыбыклар каршында, кара шәүләләр селкенде.
— Иптәш командир, ориентир бер-ике бармак уңдарак, илле метр бирерәк,— диде ул, йотлыгып алга карый-карый,— ике кеше күрәм.
Сержант Иванов Низами күрсәткән урынга күз ташлады. Ай белән кар яктысында ике кешенең болай таба килүе апачык күренә иде. Ләкин шунысы гаҗәбрәк: алдагысы кулларын югары күтәреп килә, арттагысы әледән-әле сөртенә, чайкала һәм ни өчендер бер кулын алга сузган.
— Бу нәрсә? — дип пышылдады Низами. Ул, үзе дә сизмәстән, килүчеләргә каршы чыгарга хәзерләнә башлады.
— Кая? Артка! — дип кычкырды Иванов, аннары тезмә буенча команда бирде.— Отделение, сугышка хәзерлән! Минем командадан башка ут ачмаска! Барыгыз да күзәтергә! Провокация булуы мөмкин.
Сугышчылар, коралларына тотынып, тын да алмыйча көтә башладылар. Ә ике кеше һаман якынлаша. Арттагысы берничә тапкыр егылды. Яңадан торып, кулын сузган килеш алга атлады. Гүя бер-бер нәрсәгә тотынырга тели иде ул.
— Стой! — дип кычкырды кинәт сержант.
Килүчеләр траншеялардан егерме-утыз метрларда, тимерчыбык киртәсе алдында туктадылар. Шул ук секундта арттагысы:
— Атмагыз, үзебезнекеләр! — дип тавыш бирде.
— Хәйбулла абзый! — дип, Низами кычкырып җибәрде дә траншеядан үрмәләп тә чыкты. Ә берничә минуттан соң Хәйбулла да, әсир дә траншея эчендә иделәр инде.
— Хәйбулла абзый, исән икәнсең, исән! — дип, Низами куанып туя алмады.
Ә Хәйбулла һаман да әле кулын алга сузган килеш:
— Низами, син кайда? — дип сорады.
— Монда, монда, Хәйбулла абзый.
— Ә командир кайда?
— Ул да монда, синең янында.
— Иптәш: сержант,— дип, Хәйбулла Ивановка мөрәҗәгать итте, ләкин үзе командирга таба түгел, бөтенләй икенче якка борылды.
— Иптәш сержант... — дип кабатлады Хәйбулла һәм кинәт тукталып калды.— Һичнәрсә күрмим. Шундый караңгы...
Иванов аны кочаклап алды.
— Хәйбулла абзый, нәрсә булды сиңа?
— Пленный мондамы?
— Монда, монда.
— Алайса, ярый,— дип, Хәйбулла иркен сулап куйды. Аның өстеннән мең потлык йөк төшкәндәй булды. Ул гаепле сыман елмайды да өстәде: — Ә мин сукырайдым бугай, иптәш сержант, һичнәрсә күрмим. Низами, син кайда, бирче кулыңны...
1944
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.