Latin

Хәләл Һава

Общее количество слов 451
Общее количество уникальных слов составляет 328
49.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
60.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
67.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Кеше куян куа дип, син дә..., дигәндәй, Хәтмулла да бизнес ачып җибәрде бит әле. Бу «идея» аңа һич көтмәгәндә килде. Беркөнне базардан кайтып баручы танышы Зәйнулланы очратты ул.
— Менә, хәләл ит алдым әле. Ислам кануннары кушканча, сәламәтлеккә зыян китерми торган ризыклар гына куллану мәслихәт хәзер, — диде Зәйнулла.
Аның бу сүзләреннән Хәтмулла уйга калды. Карале, безнең химия шәһәрендә хәләл әйбер бармы икән? Дөрес, соңгы вакытта бөтен ризыкка «хәләл» тамгасы куеп сата башладылар. Хәләлгә әйләндерү җаен табалар, күрәсең, Ә сулаган һавабыз һаман харам булып кала бирә. Химия заводы торбаларыннан чыккан агулы төтен белән буталып беткән һаваның кеше сәламәтлегенә йогынтысы чучка итенекеннән бер дә аермалы түгелдер, югыйсә.
Болай ярамас, кешеләргә хәләл һава сатуны оештырырга кирәк булыр, дип фикер йөртте Хәтмулла. Ул — уйлаганын тормышка ашыручылар затыннан. Озак баш ватып тормады: химия заводларыннан шактый еракта урнашкан туган авылына кайтып, кислородтан бушаган баллонга шундагы һаваны суыртып алып килде. Баллон тышына «Хәләл һава» дигән язу чәпәп куйгач, базарның бер почмагына чыгып басты. Шунда ук сулау бәяләрен дә язып куйды. Әйтик, тирән сулыш алу минутка фәлән сум булса, борын яки авыз белән сулауга — бәяләр бөтенләй икенче. Мыек аша «сөзеп» сулыш алучыларга ташламалар да бар хәтта...
Үткән-сүткәннәр аның ягына күз салгалап китә башлады, кайберләре кызыксынып туктап сораштырдылар да. Акчасын түләп, махсус битлек киеп, «хәләл һава»ны сулап караучылар да табылды. Тиздән бу «сәүдә ноктасы» хакында ярты шәһәр халкы белә иде инде.
Берәр атнадан, һава сатып, шактый гына акча туплагач, Хәтмулла кабат туган авылына кайтты. Бусында ул ике-өч баллон алган иде. Шулай булмыйча соң, ассортиментны киңәйтергә кирәк. Баллоннарының берсенә урман һавасы, икенчесенә болын һавасы, өченчесенә киң кырлар һавасы тутырды ул.
Алып килгән һаваны базарда тиз арада сатып, акчага әйләндергәч, чираттагы мәртәбә авылга кайтканда аның машинасында баллоннар саны ике мәртәбә арткан иде инде. Аларга яңа исемнәр дә өстәлде, әлбәттә: «Иртәнге һава», «Көндезге һава», «Кичке һава», «Төнге һава», «Таң һавасы» һәм тагын әллә нинди һавалар. Барысында да «хәләл» тамгасы бар. Шулай булмый ни, экологик чиста урыннан суыртылган ләбаса. Өстәвенә, сәүдә итә торгач, Хәтмулла кемнәрнең нинди һава яратуын да белә башлаган иде инде. Әйтик, яшьләргә кичке һава тансык булса, караклар төнге һаваны ярата төшәләр, ә пенсионерларга сазлы урыннардан суыртылган арзанлы һава да ярап куя, имеш. Чит илдән килгән кунаклар өчен Хәтмуллада «Заграничный һава» дигәне дә бар хәтта (анысын авылының кайсы урыныннан тутыргандыр). Өйләренә алып кайтып суларга теләүчеләр өчен, һаваны кечерәк баллон-«чәкүшкә»ләргә дә тутырды ул.
Хәтмулланың «хәләл һава» сәүдәсе гөрли башлады. Сатып кына өлгер. Хәзер инде балоннарга һава тутыру өчен авылына кайтып йөрүне дә артык эшкә саный, суырту компрессорының көпшәсен шәһәр квартирындагы балконына гына чыгарып куя да, вәссәлам... Һәр минуты кадерле шул, акча «сугасы» бар. Ә товары барыбер сатыла. Шулай булмый соң — исемнәре генә нинди бит әнә: «Иртәнге һава», «Кичке һава», «Болын һавасы», «Урман һавасы» һәм, иң мөһиме, баллоннарның тышында — «хәләл» тамгасы...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.