Latin

Хабрай Абзый Алмасы, Яки Сәгыя Апагыз Мае

Общее количество слов 432
Общее количество уникальных слов составляет 322
56.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
69.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
74.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Буа мишәрләре Хәбибрахман исемен бик матур итеп кыскартып, “Хабрай” дип кенә йөртәләр. Хәер, бу хакта исемә дә алып карамас идем, әмма дә Хабрай абзый хакында үзәк өзгеч хәбәр ишеткәч, сүземне аннан башлап китәргә иттем. Миңа моны сөйләгән ханым катгый рәвештә өстәп куйды:
— Хабрай абзыйның балалары зур кешеләр, дәрәҗә ияләре! Берүк исемен алай күрсәтә күрмә!
— Ярар, — дип тынычландырдым,— Хабрай дип язмамын, Марәк диярмен. Сезнең буалар Мөбарәк исемен “Марәк” диләр түгелме соң? Әллә “Ибрай” дияргәме? Ибраһим инде ул!
— Юк-юк, “Марәк” димә,— ханым бик борчылды,— “Хабрай” дип калдыр алай булгач!
Шулай килештек. Ә сөйли китсәң, вакыйга болай булган, бер дә ис китәрлек нәрсә юк анда, әмма дә гыйбрәтле!
Байларны талаган еллар икән. Байлыгында череп беткән Хабрай абзыйның сөйкемле Сәкинәсе гүр иясе булып, ирен, балаларын ятим калдырып киткән. Ә тормышны алып барырга кирәк. Шунда бабасы киңәш биргән:
— Син, кияү, бер дә аптырама... Хатынсыз тору ярамас, мөселман кешегә килешми. Дөньяң бүген — бар, иртәгә — юк! Берәр ярлы кызын алып кайтсаң ни булыр? Түбән оч Хафи кызы Татыйны әйтәм, аягына кияргә читеге дә юк!
Хабрайны бабасының бу сүзләре бик каты рәнҗеткән ахрысы, аны-моны әйтмәгән, чуаш ягындагы Чыты авылыннан кияргә күлмәге дә булмаган Сәгыяны алып кайткан, түренә утырткан. Бу бичара ни мал карап, ни эш башкарып өйрәнмәгән икән. Хабрай кыр эшенә чыга, ул йортта кала. Хабрай эштән кайта, Сәгыясы һаман өстәл артында утыра.
— Хатын, ашарга пешердеңме? — дип ире аш китерергә куша.
— Юк! — ди Сәгыя.
— Нигә юк? Келәт тулы ит, он, бәрәңге!— ди Хабрай.
— Ә бездә пешерми идек,— ди Сәгыя,— мин пешеренә белмим.
— Нәрсә ашый идегез соң? — дип сорый Хабрай.
— Күршеләр кертсә, аларның аш калдыкларын, ул да юк икән, бармак суыра идек...
— Алай икән,— дип борчылган Хабрай.— Нигә сыер мөгри, әллә саумадыңмы?
— Юк шул, мин аны ничек саварга кирәген белмим,— дигән Сәгыясы.
Хабрай тагын да хәйран иткән һәм:
— Ярар алайса, чәй булса да китер,— дигән.
— Ә менә анысын хәзер!— дип Сәгыя самавыр янына шикәрен-маен китергән.
Хабрай бисмилласын әйткән, чәй бүлгән. Майга калак батырыйм дисә, йомарламы белән китерелгән бу Ходай бәрәкәте буш күкәй кабыгы кебек ишелгән дә төшкән. Бакса, хатыны шул атлам майны астан әйләндереп ашаган-ашаган да, кәгазь калынлыгы гына калдырып, түгәрәк хәлендә тәлинкәгә утыртып куйган икән. Имеш, ул майга аның тигәне дә юк, Хабрае үзе ашап бетергән!
Ире нишләсен, аны-моны әйтмәгән, ач карынга ятып йоклаган да, иртән Сәгыяны чуаш ягындагы Чыты авылы әтиләренә илтеп тапшырган.
Ике көннән өенә, хәерчеләрне ияртеп, кызыл комиссар килеп кергән, бөтен мал-мөлкәтен төяп алып чыгып киткәннәр. Алар артыннан Хабрай елмаеп карап калган.
— Әти, нигә көләсең?— ди икән балалары.
— Сәгыя апагыз ашаган май исемә төште, шуңа көләм,— ди икән аларга Хабрай.— Бу коммунистларның бөтен-бар гамәлләре шуннан артмас, мөгаен. Алма да үз алдына гына пешеп, авызга өзелеп төшми!
25.08.00.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.