Latin

Гайбәт

Общее количество слов 422
Общее количество уникальных слов составляет 268
50.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
64.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
69.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Авылда сүз тиз йөри, яңа хәбәр көне-сәгате белән тарала. Тик авылның икенче башына барып ирешкәнче, нинди үзгәрешләр генә кичерми ул! Гаптери Сәлмәнгә: «Зимагур Гарифның малае туенда биегәндә, Хәйбулла, ялгыш идән ярыгына басып, аяк бармагын сындырган»,- дисә, икенче көнне авылның югары очында яшәүче Галләм, махрасын тәмләп суыра-суыра, шул ук хәбәрне күршесе Хәнифкә түбәндәгечә сөйли:
- Хәйбулланың хатыны өч баласын ияртеп, зимагур Гарифка икенче хатынлыкка ябышып чыккан. Хәйбулла үзе шул кайгыдан инфарык алып урын өстенә егылган...
Менә шуннан соң, идән ярыгына кысылып сынган аяк бармагы белән инфаркт арасында нинди уртаклык бар соң, диярсез? Ә аңлатмасы бик гади моның. Әлеге хәбәр үткән гайбәт чылбырының бер башыннан икенче башына кадәр тикшереп карыйк әле. Гаптери белән Сәлмәннән башлаган идек бит. Менә шул Сәлмән әлеге хәбәрне колагына киртләп куя да, түбән очка ашыга. Юлда кибеткә баручы Сәхине очрата. Сүз иярә сүз чыгып: «Бу Хәйбулланы әйтәм, бозау да соң, Зимагур Гариф малае туенда аягын сындырган икән»,- дип, Гаптеридән ишеткән яңалыгы белән уртаклаша ул. Сәхи, кибеттән бер ярты алып чыгып, аны Хәбир белән «бөкләгәнче» әлеге яңалык аның күңелендә меңгә төрләнә һәм Хәбирнең колагына менә мондыйрак рәвешле булып ирешә: «Зимагур Гариф малаеның туенда Хәйбулланы бозау сөзгәнен ишеттеңме әле? Аягын сындырган мескен».
Әлеге яңалыкны Хәбир бик авыр кичерә. Шулай булмый соң, Хәйбулладан кырык сум акча аласы бар икән. Дөнья хәлен белеп булмый, бик имгәнгән булып, үлә-нитә калса, бурычын түли алмый калачак бит. Әнә шуны уйлап, көне буе борчылып йөри ул. «Мондый вакытта кем кешегә бурычка акча биреп тора инде», - дип үзен битәрләп тә ала. Өенә кайткач, бурычка акча биргәнен әйт­мичә генә, Хәйбулланы жәлләгән булып, бу хәбәрне хатыны Миңсылуга «тишә». «Хәйбулланың хәле авыр икән бит, карчык. Зимагур Гариф малаеның туенда бозау сөзгән мескенне, бөтенләй имгәтеп бетергән».- ди. Миңсылуның колагына сүз керсәме! Ул аны кемгә дә булса сөйләмәсә, тынычлап йоклый да алмый. Шуңа күрә, бу юлы да ул «эчен бушату» өчен туп-туры ахирәте Нәфисәгә йөгерә.
Ә Миңсылу авызыннан хәбәр менә болайрак яңгырады: «Ишеттеңме, Хәйбулла үлем түшәгендә ята икән бит. И-и, үлсә, Фәсхиясе кемгә калыр инде? Өч бала белән ул хатын кемгә кирәк соң?!» Аннан соң, сүз уңаеннан гына дигәндәй, үз соравына җавап итеп: «Шул Зимагур Гариф икенче хатынлыкка алса гына инде, хи-хи-хи. Хәйбулла шуның малае туенда егылган, ди ахрысы»,- дип куйды.
Миңсылу чыгып киткәч, Нәфисә әлеге хәбәрне минуты-сәгате белән ире Галләмгә җиткерде: «Хәйбулла реаниматсыда ята икән бит. Бүген-иртәгә үләр инде, диләр. Зимагур Гариф, Хәйбуллага ул-бу булса, тотам да хатыны Фәсхияне өч баласы белән үземә икенче хатынлыкка алдырам, дип әйтеп әйткән ди».
Ә калганы сезгә мәгълүм инде. Галләм махрасын тәмләп суыра-суыра күршесе Хәнифкә...
Авылда гайбәт әнә шулай тарала.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.