Latin

Гали, Вәли һәм печән

Общее количество слов 427
Общее количество уникальных слов составляет 284
60.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
69.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
74.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска) Вәли тракторлар ремонтлау паркына кергәндә Гали “баш төзәтеп” утыра иде. - Нәрсә, баш авыртамы? – дип елмайды Вәли. - Кичә күбрәк киткән. – Гали сузылып ук ятты. - Ятма, әйдә, эш бар. Кәримәттәйгә бер йөк печән кайтарсак, туйганчы сыйлыйм диде. Гали сикереп үк торып утырды. Ничә айлар ремонтта яткан тракторга да берничә минут эчендә җан керде. Иң элек, Кәримәттәйгә кереп “заправка” алып чыктылар да, шуннан ике дус Инешкаран янындагы печәнлеккә юнәлделәр. Килеп җиткәч башта үзләрен “заправить” итеп алдылар. Печәнне бер сәгать эчендә, шулай, “сала –сала” төяп тә бетерделәр. Гали белән Вәли печәнне төяп бетергәч, яңадан ярты сәгать баш төзәттеләр, аннан соң бер сәгатьтән артык, тыныч кына кызынып яткан кәлтә еланын тәмле йокысыннан уятып, тау буйлап куып йөрделәр. Тәмам арыгач, кайтырга чыктылар. Вәли, “печәнне саклап кайтам”, дип арбадагы печән өстенә үк менеп утырды. Гали тракторын авылга таба куды. Үзе газга баса, үзе “Күбәләгемне” бар тамакка кычкырып җырлый. Җырны да ул җаны белән җырлый, ә аның җаны ноталарны белми. Авылга аз гына калгач, “Күбәләгемне”ң бөтен куплетын да җырлап бетергәч, Гали артка карады һәм “ах” итте. Печән өсте буп-буш иде. Анда дусты Вәли юк. Тракторын калдырды да җәяү генә юл буйлап дустын эзләргә китте. Үзе бара, үзе кычкырып дустын чакыра. Нәкъ җырлаганча. Менә Вәлине барып тапты ул. Тегесе бер зур чокырда төшеп калган икән. Тик үзе, берни булмагандай, кычкырып җырлап ята. Гали дустын торгызды да тракторны эзләп киттеләр. Ә трактор юк та юк. Яңгылыш икенче юлдан китеп барганнар икән. Алар тракторны тапканчы кич тә җитте. Кәримәттәй аларны кайтырлар дип көтмәгән иде инде. Ә ике дустны, арбадагы печәнне күргәч бигрәк тә шатланды. Абзар буена бушатырга кушып, өстәл әзерләргә дип, өйгә кереп китте. Ару гына салган ике дуска кайда абзар да, кайда мунча, ди: трактор ничек килеп керде, шулай бушаттылар да куйдылар. Өйгә кереп тагын матур гына “кунак” булып чыктылар, үзләре белән дә азрак эләктерделәр... Тик, Кәримәттәй генә, бер атна буена ни мунчага, ни бәдрәфкә керә алмый йөрде. Икесе дә түбәләреннән үк печән белән күмелгән иделәр. Гали белән Вәлинең генә маҗарлары бу кичкә бетмәгән иде әле. Гали тракторын паркка кертеп куйды. Тик икенче көнне генә тракторның, парк янындагы ферма ихатасында торганына гына аптырарга туры килде. Үзләре белән эләктергән “горючий”ләрен эчәргә урынны озак эзләп тормадылар. Вәлине мунчасына кереп “еффәрделәр”. Шешәнең төбенә төшкәндә, әллә кайдан, койрыклы җеннәр килеп чыкты. Иртәнге якта шул койрыклы җеннәр белән дә сугышып алдылар бугай әле... Икенче көнне, алар уянып киткәндә, Гали баш очына тас куеп мунча идәнендә йоклап ятканын күрде. Вәли исә, җеннәр куам диеп, эләүкә астына ук кереп киткән булган. Җеннәр җиңгәндер инде,иртән ул шунда ята иде... Тик койрыклы җеннәр үзләре генә, әллә кайда, юкка чыкканнар...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.