Latin

Гади Замана - 1

Общее количество слов 4480
Общее количество уникальных слов составляет 2282
37.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Повесть
1
Ул фәнгә бик соң килде. Аның буыны дип аталган эшкуарлар төркеме инде әллә кайчан кешеләр арасында танылган һәм хөрмәткә ия иделәр. Әмма Гатауллин тормышта, бигрәк тә шәһәрдәге ялагайлар төркеме арасында күптән тамыр җәеп өлгергән ялган табигыйлекне тулысынча аңлап һәм төшенеп җитә алмый гаҗизләнде. Бәлки ул яшьлектәге юләрлеккә хас беркатлылык белән агымга каршы йөзгәндәге кебек, килешмәүчәнлек белән коралланып, шул ялган табигыйлекне кабул итәргә генә теләмидер? Моны әйтүе кыен!..
Шулай ук ул төшеп калганнардан да түгел иде, гомеренең яхшы вакытларында хөрмәтле һәм кызыклы урыннарның берсендә хезмәт итте, дөресрәге, элегрәк Гатауллин республиканың чәнечкеле, усал һәм тешләүчән сатира журналының биек урындыкларында утырды. Ләкин ул аннан китте. Юк, сәламәтлеге каушаудан да түгел, анда талант та зур иде. Әмма тотты да китте. Чөнки ул һаман да, ир-егетләргә хас булмаганча, үзен таба алмаган кебек хис итә, шуның сәбәбеннән күңеле газапланулар кичерде. Элекке эше үзенә күрә мактаулы һәм ул аның арбасын җигелеп тарта, тик үзен әдәби иҗатка бирергә яратса да, бу хезмәте аңа җан рәхәтен биреп җиткерә алмады. Дөрес, ул бәлки хөрмәтле урынын калдырып та китмәс иде, әгәр... Монда аларын да яшереп торып булмый инде: әгәр аны тагын да җаваплырак һәм авыррак эшкә күчергән булсалар, ул бәлки фән эшенә китеп бармас иде. Ләкин нишләтәсең, өстәгеләр, урындагы кешеләр, аның нинди эшләр башкарырга сәләтле икәнлеген һәм нинди югарылыкка күтәрелә алачагын белергә теләмәделәр, нәрсәләргә тиң булуын күрмәделәр, яшермичә әйткәндә — сизенеп тә, белеп тә, мөгаен, күрмәгәнгә сабыштылар. Хәер, кайвакытта аңсызлык та халык өчен файдага була имеш: алар фәнгә шундый да зур галимне бирделәр. Бәлки... бәлки халык өчен аның башка, югарырак урында эшләве тагын да яхшырак булыр? Катлаулы тормыш дулкыннары эчендәге берничә корабчы җитәкче дә илнең кая барышында, кешеләрнең кем һәм нинди урындыклар биләвендә төп рольне үтиләр шул, чөнки бу галәмәтләрне алар хәл итәләр.
Менә шушындый дулкыннар белән чуарланып чайкалган, һичкем өчен дә кызыгы һәм әһәмияте булмаган көннәрнең берендә Гатауллин тормышында урын алган бер вакыйга булды. Дөрес, кайвакытта Гатауллин үзенә игътибар иткәләгәндә, исе-акылы киткәнен, югалып калган минутларын искә алмаганда, ул очраклы хәлнең бернинди эчтәлеге юклык аның өчен дә бәлки сизелми калыныр иде. Ләкин аңа соңгысы кирәгрәк һәм күңеленең тирәнлегенә тагын да файдалырак булыр сыман тоелды, шуңадыр ул бу вакыйганы исенә төшергәләп, һаман да тойгыларга бирелергә мәҗбүр һәм, үзен ачуланып, мескеннәр чиратына гына басмый, бәлки үзен иң түбән җанлылар сафыннан карый башлый, моның белән үз эшенә зур зыян да китерә иде. Менә шушы, аның тормышындагы төп вакыйганың берсе болай булды...
Гатауллин авылындагы усал малайлар рәтендә генә түгел, бәлки елаклар хисабында, үзенең өстенлеге һәм җиңүе өчен көрәшмәүчеләр санына кереп, күпләрнең хөрмәтен бары тик эш һәм хезмәт яратучанлыгы белән яулап алган тырыш бала булып үсте. Нәкъ менә шушы сыйфатлары иң кирәкле вакытта, институтны бетереп, аспирантурага әзерлек һәм сынауларны узган чагында үзен нык сиздерде. Гатауллин үз шәхесеннән фән вәкилен ясау мөмкин түгеллеген төшенеп, моңа ачуы кабарып, бар нәрсәгә кул селтәүне кирәк тапты. Чөнки һичкем белән һәм, мөгаен, һичбер фикер белән дә килешми иде аның җаны, үзенең юк дип әйтә белүе аркасында ачуларны китергеч бер затка әйләнә баруын сизенде.
Гатауллин сынауларны яхшы үтсә дә, әмма канәгатьсезлек тоеп, үз шәхесен галим дәрәҗәсенә яраксыз дип бәяләде. Менә шушылай, объектив булмыйча, субъектив төсләргә буялган вакыйга-хәлләр аның тормышында зур роль уйнадылар. Бу аның үз шәхесенә ким итеп карый белүеннән килә иде. Мондый сыйфат суфийана бер хикмәт булганлыктан, тәрбияви көче бар исә дә, кешене бетерү, мескенгә чыгаручы тәэсир көченә дә ия иде шул.
Дөресен генә әйткәндә, кеше җиңелүләргә дучар булганда да, алда тантаналарга ирешергә мөмкин икәнлекне ул ачык аңлый һәм шуңа омтылыш белән яшәде. Андыйларның өмет бакчасында киләчәктә югары мәртәбәләргә ирешү теләге ялгыз чәчәк кебек тыныч кына балкый.
Гатауллинга да бу сыйфатлар хас иде. Ул аны җиңүләргә бертуктаусыз әйдәде һәм алып та барды. Шул ук вакытта, күңелдә җиңелүдән кимсенүләрне сизмәсә, эшеннән туктап кала һәм әллә кайларда адашып йөргән хисләренә чумып, берничә көн үзе дә югалып тора, аннан гүяки исенә килеп, күңеле тагын кыйбласын дөресли иде.
Әйе, Гатауллин шушы үзенең мескенлек чорына чыннан да күпкә бурычлы иде һәм шәхесенең галим булып җитлегүенә аның зур файдасы булганын күп тапкырлар исенә төшереп, шул самими хәленә кире кайтырга теләү очракларын соңга таба инде күңеле белән тагын да яхшырак тоя башлады.
Гатауллиның тормышындагы яңа, ягъни фән юлы гадәти рәвештә башланып китте. Әмма галимнәр коллективы аны колач җәеп каршы алмады.
— Исәнмесез!— диде ул беренче көне, ләкин аның сәламен кабул итүче булмаганны күреп бәгыре суырылды. Акылы кешеләрнең шулкадәр миһербансызлыгы аны бик нык рәнҗетте. Гатауллин көне буе горур булырга тырышса да, сабырлыгы терәлгән иде. Аның почмакка сыенып елыйсы, хәтта бар эшли башлаган эшен ташлап бу тирәдән китәсе, моннан качасы килде.
Андый чакларда адәм күңеленә балалык чоры килеп, үзен юата алырдай җылы кулны хәтере эзли башлый. Ләкин ни хикмәт, Гатауллин андый кулны тапмады. Үзен сүгә-битәрли бирде: имеш, шул кирәк сиңа, йөрмәссең!
Әмма эшләр моның белән генә бетмәделәр. Ул фән коллективыннан тәмам ятсыну тойгысына чумды, үзен юктан гына рәнҗетелүчеләр хисабына кертте. Шул ук вакытта бик кирәкле, ниндидер инсани көчне югалтуын сиземләп, күңеле белән билгесезлекнең офыкларын айкады, тик ул зарури куәтне таба һәм аның нәрсә, ничек икәнлеген төшенә генә алмады. Мондый билгесезлек икенче тапкыр кабатланганда гына Гатауллин аның асылын аңлап калды...
Алар бер яшь аспирантның фәнни эшен тикшерделәр. Гатауллин әлегә яшь галим исәпләнелеп, андый җаваплы эшләрдән баш тартырга, үзенең фикерләрен белдерүдән тыелып торырга кирәклеген яхшы төшенсә дә, өлкәннәрнең артык вакланып китүләрен күреп:
— Минемчә менә шушындый үтә катлаулы мәсьәләләр арасыннан иң төп, үзәк проблемаларны алып, берничә асыл юнәлеш белән генә чикләнү кирәктер,— дип чыгыш ясады. Дәлилләр китерде.
Шунда Гатауллин үзенә карап утырган өлкәннәрнең йөзләрендә бераз сәер елмаюның барлыгын тойды. Әйтелгән сүзләрен хуплыйлардыр диярәк фикер йөртте, уйларын бүлми генә дәвам итә бирде:
— Төрле ваклыклар арасында адашып йөрүгә караганда, иң кирәкле мәсьәләне тотып алып, аны дөрес итеп чишә белү, минемчә, дөрес юл!..
Ул, артык мавыгып китеп, кырыслана барган йөзләргә әллә ни игътибар да итеп тормыйча, үзенә кадәр сөйләгәннәрнең сүзләрен юкка чыгара барды, ләкин фикер дөреслегеннән бигрәк, үз-үзеңне тота белүнең, өлкәннәрнең һәр әйткәннәрне алтын бәясенә кабул ителергә тиешлекнең бу коллективта зур роль уйнаганлыгын Гатауллин сизеп ала белми калды. Әйе, ул сүзен бетергәндә, аңа күпләр үпкәләп өлгергән иделәр инде. Аның сүзләрен хуплагандай иттеләр итүен дә, әмма һәрберсе үзенең хаклыгына инанган төркем Гатауллины беркатлылыкта гаепләп, юкка тантана итеп йөри башлады. Алар коллектив эченә яңа килеп кергән галимне, үзләренчә үртәп «яшьлек» дип атадылар.
Ә Гатауллин җибәрелгән ялгышларын тиз төшенде, хәтта бервакыт әтисенең, ачуланып: «Хакыйкый сүзне әйтер алдыннан дөрес итеп сөйләшә белергә өйрәнергә кирәк әле сиңа»,— дип әйткәнен дә исенә алды.
Алар ул вакытта урман ягында печән чаба иделәр. Урман каравылчысы килеп чыгып, алардан монда чабу өчен рөхсәт бирә торган билет таләп итте. Гатауллин,— ул чакларда аның кушаматы Паша иде,— югалып калмыйча:
— Үзегезнең билетыгыз бармы соң? Урмандагы бар печәне үзегезгә ташып бетердегез, җитмәсә, агач сатып эчәсез!— дип әйтте дә салды. Әйе, ул хаклы иде. Ә каравылчы агай, үзәк бәгырьләрен кисеп үткән бу сүзләрдән соң холыкта-хистә бик каты кызып, малайны сүгеп кенә калмады, аның әтисен, хөкүмәтне талый дип, берничә айга төрмәгә яптырып та куйды, әле, ул гына да түгел, болын тирәләреннән җәй буена җыйнаштырып туплаган печәннәрен дә лапас астына яхшылап өеп куйган җирдән алып чыгып киттеләр. Паша үзен акларга тырышып ниләр генә эшләмәде ул вакытта, ләкин аның дөреслеге ике тиен бер акча да тормый, сүзләренә инде колак та салмый иделәр, хәтта ки шул батыр малайның хакыйкатьне сөйләвен барысы да белеп торсалар да!
Әйе, Гатауллинга бу сабак гомер буена җитәрлек иде дә, тик нишлисең, тормыш китабының кагыйдәләрен әле кат-кат кабатлау да файда китермәскә мөмкин шул!
Кешелек тә нәкъ менә шундый хаталар аркасында яши түгелме? Ялгышлар, аларны төзәтеп мәшәкатьләнүләр, аннан тагын да зуррак ялгышлар ясау һәм, киресенчә, боларга абынып китүләр... Кем белгән, бәлки ялгыша алган кешеләр тагын да бәхетлерәктер, гомумән, бәлки бу тормышта ялгышу хокукына ия дә була белергә кирәктер?
Бу турыда Гатауллин бер генә дә уйлап карамады. Ул башкачарак фикер йөртә иде: күбрәк үзен кимсетеп, сүгеп, шулар белән холкын тәртипкә кертергә тырыша иде. Аныңча ул һич тә ялгышмаска тиеш. Ә ялгыша икән, димәк ул — ахмак!
Гатауллин шушы ахмак дигән сүздән ярыйсы гына курыкса да, соңгы вакытларда мондый бәяне үзенә тагарга да өйрәнеп килә иде. Билгеле, баштарак мондый булуы өчен үз-үзенә үпкәләп тә йөргән булса, андый сыйфатына соңга таба өйрәнеп җитте, күнегә үк башлады, хәтта, аңа, ахмак дисәләр, ирен очларын селкеткәләп, кем әйтсә дә елмаерга да күнегеп китте...
Урамда көз башланды. Тупыл яфракларын әле монда, әле анда сипкәләп котырып йөрделәр аның җилләре. Гатауллин өчен бу көз шатлык алып килде, чөнки ул буйдак булып яшәвенә чик куйды, өйләнде. Туен элекке дуслары белән генә уздырды. Билгеле, шауларны яратмаган Гатауллин пөхтә һәм җитди табын әзерләүне кирәк тапты. Хатыны буласы Алсу туташ та аның белән бер сүздә иде. Туй мәҗлесләре артык шапырынусыз, матур һәм күңеле узды. Элеккеге чәчелеп-таралып үткәрелә торган зур туйларның модасы чыгып беткән һәм җитди мәҗлесләр, пөхтә һәм итагатьлелек белән кунак итешү чоры булгангадыр, бу бәйрәмнәре хакында озак вакытлар, чын күңелдән телләрендә мактап, күпләр исләренә төшергәләп торды. Гатауллин гаилә коруның ни икәнлеген яхшы ук төшенеп җитмәсә дә, Алсу белән бергә матур гына яши башлады. Калганын тормыш үзе өйрәтәчәк иде.
Беренче еллары зур мәсьәләләрдән һәм аңлашылмаучылыклардан башка гына үтте. Әмма Алсу ханым хәрәкәтчән һәм яшьлектән калган ниндидер самими усаллыкка хас үзенчәлеккә ия кешеләрнең берсе булганга, Гатауллинның кабинет караңгылыгына өйрәнгән тормышын вакыт-вакыт селкеткәләп-кузгаткалап ала торды. Әле ул гына да түгел, берничә ел үз якларына кайтырга һәм туганнарын сөендерергә вакыт таба алмаган Гатауллинны малайлык чорлары узган авылына алып кайтып килде. Имеш, кайда үскән икән ул шулай булып — күреп килсен әле!
Һәм менә үзенә нидер җитмәгәнлекне туган авылында бик яхшы төшенде Гатауллин. Ул моңа кадәр, инде күптәннән, җылы һәм кайгыртучан куллардан мәхрүм яшәгән икән! Ә хәзер ул аларны тапты. Алар — Алсуның куллары. Гатауллин көннәр дәвамында инеш буеннан, урман аланнарыннан кайтып кермәде. Ул һәр урында үзенең малай чагы белән очрашты, әнисенең үтә кайгыртучан йомшак куллары сагы астында узган шул чорларны сагынган булуын аңлап алды. Ул елларда аңа һәрбер әйбер җитенкерәгән һәм аның кайгысы булмаган, бары әнисе куенында яшәгән икән бит. Ә аннары... аннары шәһәр тормышындагы салкын китап киштәләре барысын да оныттырганнар, хәтта ана җылысыннан да читләштергәннәр. Гатауллин озак вакытлар эзләгән күңел юанычын бары тик үз якларында гына таба алуын элек күз алдына да китерә алмавын, хәзер инде бу яклар белән аның бәйләнешен беркем дә өзмәячәген аңлады. Шунда гына ул үз-үзен таба алды төсле.
Гатауллинга, ир һәм акыл кешесенә, мондый хис-кичерешләр ничектер чит һәм шул ук вакытта үз булып тоелдылар. Тормышына тагын бер мәгънә өстәлде: кеше хистән, туган яктан аерылмаска тиеш, хәтта аннан читтә, еракта булса да!
Ул көннәрдә иренең үзгәрүен, гүя балкып яши башлавын Алсу күреп яшәде. Ирен бәхетле итеп тою аның үзенә дә зур шатлыклар китерде.
Алар авылда артык озак булмадылар. Гатауллин сала халкы кебек җиргә нык басып, эш белән кайнап йөрде. Печән чапты, какшаган каралты-кураларны төзәткәләде. Моңа олыгайган әнисе бик риза булып, сөенеп туймады. Аңа килене дә ошады. Кала кешесе булуына да карамастан, эш сөючән һәм авылча да сөйләшә белгән Алсуны күршеләренә мактап:
— И минем килен, минем килен, гел әнием генә дип тора, гел уңган, булган кеше инде... Аллага шөкер, Гарифҗанымның бәхетләре бар икән. Сабыр иткән — морадына җиткән шул менә! Ашыгып та өйләнмәде, бәхетле киләчәк насыйп итсен үзләренә!— дип, кич утырган вакытларында сораштыручы-фәлән булса яки, сүзне үзе башлап, сүз иярә сүз чыгарып әйтеп, чын күңеленнән үзенең картын да юксынуын искәртеп сөйләп алуны гадәт итте.— Менә, шушы бәхетле көннәрне Гафурҗаным гына күрә алмады шул, Гарифҗанымның пар канатлы булуын ничек көткән иде...
— Кайвакыт аңа башкалар да кушылып китеп:
— Каланыкы — калача инде, сөбхан Аллаһ, ул суга төшүләрен, көянтә-чиләк күтәреп җем-җем генә басып баруларын күзем алмый карап калам, бигрәкләр булган инде. Чишмәнең ярты юлына җиткәч арый торгандыр шул, чиләкләрен чирәмгә куеп, ял итеп алгандай итә... Арый торгандыр шул, арый торгандыр...— дип сөйләшә иделәр.
Гатауллинның әнисе Сара әби бу сүзләрне кай якка, ничек аңларга да белми баш ватып тормыйча, болар начарга сөйли булырга кирәк диярәк үпкәләп:
— И-и, сөйләмә инде, Гасыймә, кеше баласыннан көнләшеп гомерең үтте инде. Үзең мәктәптә укыттың, үзең шуларны яратмадың,— дип тә әйтми тормый, сүзләрен җавапсыз уздырмый калмас булды.
Ә Гасыймә түти, үз чиратында, Сара әбинең дөрес аңламавына офтангандай итә иде. Ә кайвакыт сөйләшүләрдә мондый вак-төяк низаглар булмый да кала. Чөнки Сара әбинең бәйрәм көннәренә улы кайту, килене килү шатлыгын бозарга теләмәгән ахирәт кызлары бал-май төсле татлы сүзләрне сайрашуны мәгъкуль күрә торган була бардылар. Шуңадыр да Сара әбигә бу көннәр үтә якын, кадерле һәм бигрәк куанычлы, бәхетле булып тоелды. Ярым җимерек хуҗалыгын шушы ябык карт куллары белән этеп-төртеп алып бару авырлыгы, тормыш кайгылары аның күңеленнән мондый көннәрендә чыгып тора иделәр.
Инде улары киткәч тә Сара әби күз яшьләрен сөртә-сөртә еламсырап йөргәндә, ул бәхетле чакларындагы шаукым белән саташып ала торган була башлады.
Ахирәт кызлары аның хәлен аңлыйлар һәм инде улы белән килене хакында сүз катмыйлар. Сара әбинең аларны сагынганын барысы да беләләр, хәтта ул берничә тапкыр уйланып китеп, алардан читләшеп алгач, ахирәт дуслары нигә үзен шулай бетерә икән дип сүккәләп тә куя торган булдылар.
Ләкин бу гадәтсезлекләре озакка бармады, кунаклары китүгә атна-ун көн ярым вакыт үттеме-юкмы, алар тагын үз дигәннәренчә яши башладылар. Сулъяк күршедән Хәдичә һәм Кәримә әбиләр бөтенләй исләреннән чыгарган каз-үрдәкләрне карау белән мәшгуль булдылар, дөресен генә искәрткәндә, көндәлек хәсрәтләре Сара әбинең кайгысын ахирәтләре күңеленнән чыгарып бетерде.
Җәй икенче якка авышып, тугай-болыннардагы чәчәкләрдән ниндидер самими, баш әйләндергеч ят ис түгел, бал аңкый, арыш басулары сарылана, аҗаган уйный башлады. Мондый көннәрне авыл әбиләре, бер яктан, илгә игелек теләсә, икенче яктан: «Лә Иләһү Илләлаһ!» дип такмаклап, «Газап-авырлыкларыңнан Үзең сакла, изге хәсрәтләр генә бир, Ходаем!» дип, дога-үтенечләреннән үзләрен дә ташлап бетерми иделәр.
Ә Сара әби ничектер боларның икесен дә оныткан төсле булды. Ул берничә тапкырлар басу юлыннан кала якларына чыгып китеп карады, әмма һәр барыр юлының яртысын да үтмичә, чит-ят илләрдә үлеп калуым бар бит әле диярәк, нидер сизенгәндәй өенә кире әйләнеп кайтты. Ахирәтләре аның бу кыланышларын күреп, Сара әбине чын күңелдән кызгана иделәр. Җитмәсә, Гасыймә түти, олыдан купмый гына, Гарифҗанга тагын ял алып, кайтып китәргә үгетләп хат та язып карады, тик сүзләренә колак салмадымы, ул күренмәде.
Ә Сара әби тагын юлга чыкты. Гүяки саубуллашкандай басу-кырларны, урман-болыннарны әйләнеп-әйләнеп йөрде дә, чыккан юлына тагын барып җитә алмыйча кире кайтты. Эһ, калага Сара әби уйлаганча җәяүләп барып булмый иде шул. Ике арада ким дигәндә ике йөз ярымнан артыграк чакрым иде.
Сара әби, кайтышлый зиратка кереп, Гафурҗанын «күреп» чыкты; кабер ташы тирәсенә үскән әремне йолыккалап, үзе ятар урынны күреп сөенде. Ул әле, Гасыймәгә:
— Минем урыным чиста, Гасыймәкәй, тау сыртында, уң ягымда хәтта сәрби куагы да үсеп утыра,— дип мактанырга да исәп тота иде.
Сара әбигә, инешне аркылы чыкканында, болында үз иркеләрендә йөргән, көтүдән әллә кайчан качып калган кәҗәсе дә очрап, артыннан иярде.
Алар капкага кадәр бергә бардылар. Шунда гына Сара әби тукталып, койма буенда элек-электән яткан һәм шомарып беткән, адәм күтәрмәслек ташка утырып, калага күчтәнәчкә пешергән сала икмәген төенчегеннән чыгарып, чеметеп-чеметеп кенә кәҗәсенә ашатты, аны шулай тәмам иткәннән соң, ишек аларына узып, казык өстендәге чиста чүлмәкне алды, малкайның тулган имчәкләреннән сөтен савып, салкын суга илтеп утырткач, аны кабат болынга чыгарып җибәрде дә, өйгә кереп, түрдәге агач караватка ястык-түшәкләрен көйләштереп, «бисмиллаһ» белән ятып, йокыга да китте...
Инде кичке кояш офыкка эленергә маташа иде. Капка төбендә кычкырган кәҗә тавышыннан дикъкате китеп, укып утырган китабыннан аерылган Гасыймә әби исә тәрәзәдән урам якка күз салды. Аннары:
— И мескенем, җәбер итәләрмени?— дип, Сара әбинең кәҗәсен танып, аны мөгаен малай-шалай куып китерүенә иманы камил хәлдә капка төбенә чыкты. Тик урамда кеше-кара юк иде, ә кәҗә Гасыймәләрнең ишек алдына чабып керде дә җан өзгеч итеп тагын да бәэлди бирде. Булмаган хәл!
Гасыймә әби аны куып караса да, кәҗә чыгарга теләмәгәч, ахирәте Сара әбинең үзен алып керим әле, ияреп чыгар бу мур кыргыры нәмәрсә дип күршеләренә ашыкты.
Анда ишек-капкалар шар ачык булганга, Гасыймә мәшәкатьсез генә өйгә узды, эндәшеп-дәшеп карады, әмма җавап бирүче юк иде. Ихата тирәсеннән дә эзләп-дәшеп керде ул, анда да күршесе күренмәде, шуннан соң, йомышы белән йөридер әле диярәк фикер итеп алды, шулай да күңеле тагын да шикләнеп, түр өйгә таба узды. Һәм шунда гына тынычланып, агач караватта яткан Сара ахирәтен абайлап алды. Аның Аллаһы каршына китеп барганлыгын аңлады да, аны-моны әйтмичә, күршеләрен җыярга тыныч кына чыгып китте...
Авылда кунак булып киткәннән соң Гатауллин, хатынының үгете буенча, бергәләп Кара диңгез буена юл тоттылар.
— Бала-чагаларыбыз юк, алар тугач, йөри дә алмабыз, үз кадеребезне үзебез белергә вакыт җиткән,— дип, үпкәләгән тавыш белән сөйләнгәләп, хатынына Гариф теләр-теләмәс кенә буйсынды. Өстәленә тулып яткан эшләрен дә тизрәк җиренә җиткерәсе бар иде, югыйсә. Хәзер тотынса, авылдан ияреп килгән күңел көрлеге һәм рухи дәрт белән аларны башкарып та чыгар кебек иде. Моңа каршы да Алсуы сүзләр тапты:
— Җәй ул эш вакыты түгел, ял итәр чак. Нинди акыллы баш синеке кебек эшне җәй көнендә башкара инде, әйт? Шушы кабинетыңда утырыр өчен әллә ниләр бирер идең,— дип иреннәрен турсайтты.
Кара диңгез буена барырга теләмәүнең башка сәбәбен Алсу сорап тормады һәм бардыр дип башына да китермәде. Ә Гатауллинда ул юк түгел иде: анда китәргә асылда аны күңеле тартмады. Ә шулай да хатыны белән килеште. Беренчедән, хатыныннан аерылып, ялгызы торып каласы килмәде, икенчедән, авылда рухына кабат йоккан балалык хисләре әле таралып өлгермәгән иде: анда йөгерү, адашыплар йөрү, уйнау-көлү, шукланып яшәү теләге көчен җуймады...
Ял вакытларының икенче яртысын Кара диңгездә калдырып кайтуларына, аларны көтеп алган аяныч хәбәр җаннарын кыйды һәм акылларын хәйран итте.
— Мин... Мин...— дип, акланырга сүз таба алмыйча изаланды Гатауллин.— Мин... Мин түш киереп, арка кыздырып ятканда, әнием үлем белән көрәшкән, гүр иясе булган... Ә мин... Мин — бәйрәм итеп йөрдем, бәйрәм!..
Гариф, күзләре яшьләнгәнне тоеп, әле үксергә җитеп, әле пышылдап: «Әнием минем, әнием, күз нурым, бәгырем минем!»— дип күңеленнән кабатлый иде. Алсу аның бу шашынуларын күрми калды. Аны бүтән сораулар борчый иде. Ул: «Хәзер нишлибез инде?.. Ничек авылга кайтабыз да кеше күзенә оялмый күренәбез?»— дип уйлый-уйлана бирде. Бу хәлләргә үзен гаепле итеп тойганга:
— Җитмәсә күршеләргә дә әйтеп калдыра белмәдек бит, почтаны алып, хәбәр итеп торган булырлар иде!— дип борчылды.
Аның үз-үзен бөтенләй дә юкка битәрләвен күреп, Гарифы юата бирде һәм күңелендәге теләген белдерергә кирәк тапты:
— Алсу, җаным, нигә үзеңне болай бетерәсең?.. Әйдә, кайтып килик, каберенә булса да сәлам биреп, агач утыртып...
— Ә халык алдында?.. Халык алдында оят бит!.. Тагын кайтып җиткәннәр, күмәргә эзләре дә булмады, йорт-җирне сатарга кайтканнар диячәкләр...— Алсу үксеп елый иде.
«Тынычлангач, бәлки башкача уйлар әле?»— дип, Гарифы аны һаман да юата торды.
Алсу бер яктан хаклы иде, халык алдында оят иде аларга. Ләкин Гатауллин үзенең кайтып килми кала алмаячагын әйткәч, хатыны да риза булды: мең рәхәтнең бер михнәте дә була торгандыр инде аның...
Гатауллиннар авылга якынлашып килгәндә кич эңгерлеге төшеп җиткән иде. Аларның машинасын таныпмы, әллә гадәт буенча гынамы, урамда очраган һәрбер зат аларга баш кагып сәлам бирде. Алар килеп җиткәндә Сара әбинең ян тәрәзәсеннән төшкән сүрән ут яктысына икесе дә игътибар иттеләр. Эшнең нидә булуын аңлашмыйча тордылар.
Аларга капканы өч өй аша торучы Әминә түти ачты. Ул:
— И балакайларым, кайтып җиттегезме, йа Рабби Ходаем, йа Рабби Ходаем!— диде дә, исәнлек-саулыкларын сораштыргач:— Өегезгә керегез, балакайларым, менә без, җыелышып, мәрхүмәбез әниегезнең җидесен үткәргән идек кенә, и балакайларым, балакайларым...— диярәк бер-бер артлы акланган тавыш белән тезеп китте.— Бездә бит шулай инде: андый йолаларны өйдә уздыру, мәрхүмәнең үз өендә үткәрү зарур санала... Әйе, балакайлар...
Алар да йортка уздылар. Эчтә, сүрән ут яктысында җиде карчык, Коръән укып, мәрхүмәнең туфрагы җиңел булуны теләп, гүяки тагын да кемнәрнеңдер килеп керүен көтеп утыра иделәр. Өй эче шыр ялангач, бернинди асылынган-эленгән чүпрәк-пәрдә дә күренми, бары тик түрдәге олы көзгегә генә ниндидер кара япма каплап куйган иделәр. Чиста итеп юылган өй диварларында да тыныч кына утырган әбиләрнең караңгы һәм артыгы белән олы күренгән шәүләләреннән гайре элеккеге чигешләрнең әсәре дә юк иде.
Әмма ишектән узучыларга игътибар итүчеләр булмады. Гатауллиннар моны үзләренчә аңлап, юктан гына борчылып алсалар да, тынычлыкны бозмыйча, почмактагы сандык өстендә урын алдылар... Коръән уку озак дәвам итте... Гатауллинның күңеленә: «Ни өчен караңгы төшкәч укыйлар икән?»— дигән сорау килде. Йомшак һәм биниһая тавыш белән укучы Әсма абыстай, тәмам итүен сиздереп булса кирәк, үз артыннан кабатлап баручы әбиләргә берничә тапкыр тыныч кына тамак кыргалап алды. Шуннан соң мөселманча битләрен сыпыргалап берничә авыз сүзне кат-кат кабатлады да Коръән китабын читкәрәк куйды.
Ахирәтләре, Сара әбинең дөньялыкта кылган яхшылыкларын исләренә алып, хатирәләрен уртаклашкандай иттеләр дә, инде вакыт соңлыгын бер-берсенә сиздереп, йортка атап дога укыгач, таралыша башладылар. Абыстай кеше усалраклар затыннан иде булырга кирәк, чыгып барышлый, Гарифка текәлеп:
— И Сара, авыр туфрагың җиңел булсын инде, йа Рабби, илләргә бәла-казалар килмәсен, и Алла,— дип, авыз эченнән укынгалап узды. Алсу, аның сүзләрен абайламыйча:
— Әллә каргый инде бу кортка, җаным?— дип иренә пышылдады.
Шуны ишетепме абыстай кире килде дә:
— Йа Раббым, үз колларыңа акыл-белем иңдер, и Хадаем!— диярәк, ирен читләрен яулыгы белән каплап кына сөйләнде, аннары борылып чыгып китте.
Абыстай артыннан тагын да берничә карчык иярделәр. Алар да китеп беткәч, өй эче ничектер бушап, яктыргандай булды. Монда калган әбиләр дә тавышларын бераз күтәребрәк сөйләшә башладылар. Гасыймә әби, яшьләр янынарак килеп утырып, хәл-әхвәлләрен сорашкач, ипләп кенә:
— Әниегезнең кәҗәсе безгә кергән иде, аны сатып алып, акчасын җеназага тоттык, улым... Аннары, йорт эчендәге берничә ярарлык әйберләрне шулай ук җеназа хакына керттек... Зиратта, атаң мәрхүм — Гафурҗаны янында ул, сәрби куагы төшендә... Ул бит сәрби куагының чәчәкләнгәнен ярата иде...— дип, сөйләгән җирендә бераз туктап торганнан соң:— Авыр туфрагы җиңел булсын... Сезне кайтырлар дип көткән идек, җирләми көткән идек, улым Гарифҗан,— диде дә, яулык читләре белән күзләрен сыпыргалап, сүзсез калды.
Гүяки йортта урнашкан авыр тойгылардан котылырга теләп Гариф ишек алдына юнәлде. Сөрсеме коелып, аз гына сыктап алганнан соң, күңеле уйлар диңгезенә чумды...
Нәкъ шундый ук көзгәчәрәк кич иде ул вакытта да.
Күктә йолдызлар күзләрен йомгандай җемелдиләр, басу-кырлардан арыш исе, иген-икмәк исе килә иде. Әнисе белән Гариф югалган бозауларын эзләп йөри-йөри арыганнар, йокылары килүдән гаҗизләнә башлаган иделәр инде. Тау башына килеп чыгып, шунда озак кына хәл алып утырдылар. Әнисе:
— Йолдыз атылганда теләк теләп өлгерсәң, ул теләгең тормышка аша икән,— дигәч, Гариф тиз генә:
— Ә мин теләп өлгердем, әнкәй... Йокым килмәсен дип теләп өлгердем,— дип әйткән иде. Әмма әнисе аны, елмая-елмая:
— Алай теләмиләр бит аны, юләрем... Кешегә әйтмичә телиләр,— дип кочагына кысты.
— Беркайчан да, беркайчан дамы?— диде Гариф, бераз аптырап.
— Әйе, теләгән теләкне һичкемгә дә, бер кайчан да әйтмиләр... Аннары соң, синең кебек, дөрес булмаган теләкне дә теләмиләр шул... Безгә сөйли торганнар иде: бер ярлы-ябагай малай, таушалган, тишек-тошык киемле ятим бала шулай, йолдыз атылганда: «Барлык тишек-тошыкларым каплансын иде»,— дигән икән дә, теләге тормышка ашып, авыз-борыннары капланган ди, аннан соң ул үлгән икән...
Гариф, әнисеннән бу сүзләрне ишеткәч:
— Ярый, әнкәй, мин дөрес итеп теләрмен, яме!.. Менә, әйе, менә... Бозавыбыз табылсын дип, шулай бит, әни?— диде, дәртләнгәндәй, аннары бозаулары табылачакка чын күңеленнән ышана башлады.
Гариф сүзендә торды, йолдыз атылган саен, юл буенча шул теләген тели-тели барды. Өйләрендә инде кайгыга баткан, ярым аякта, ярым түшәктә авырып гомерен үткәрүче әтиләре карават почмагында аларның яхшы хәбәр белән кайтуларын көтеп утыра иде. Әмма озак эзләүләренең нәтиҗәсе булмаганлыктан, соңгы вакытларда Гафур абзыйның инде эче пошмый башлаган кебек күренә иде. Иренең шушындый булуына ризалыгын югалткан әнисе Сара, килеп керүгә, кинәт ачуы кабарып китеп:
— Ичмасам кешеләрдән дә белешмисең бит, Гафурҗан... Дүрт аяклы мал бит... Күренмичә йөрмәс бит инде, бозау кадәрле бозау!— дип, нишләргә белмәгәненнән елап җибәрде.
Шунда Гарифның әтисе ярым шомлы һәм ярым караңгы итеп сөйләп бирде:
— Эзләмәгез инде, Сарытүш, кирәкмәс... Ул мал аякларында йөрми инде, йөрми... Беркөн, сез өйдә юкта, Галиулла кереп чыккан иде... Тире китергән, бозау тиресе... Балык сөзгәннәрендә, күршесе Вәсил белән инде, су төбеннән тапканнар... Башы да, аяклары да шунда иде... Таш бәйләп салган булганнар... Кем суеп итен ашагандыр, белмим, Вәзыйх дисәм, гүр алдыннан гөнаһлы булырмын дип куркам, аннары, дошманнарым да бер ул гына булмады бит... Сарытүш, белә торып эзләткәнгә ачуланма, яме... Мин бит аңа ышанырга теләмәгән идем, бәлки безнеке исәндер дип исәп тота идем... Галимуллаларга да кычкырып йөрмәскә куштым... Ә малның тиресен лапас артына, утынлыкка кертеп ташладым... Ачуланма инде, ярыймы...
Гариф өчен дөнья гүяки урталайга ярылып китте, бу кадәр гаделсезлекне адәм затыннан булучылар гына кылырга мөмкин иделәр... Юк-юк, этләр эше булгандыр ул, эт җаннар эше...
Әтисе Гафурны әнисе Сара ачуланмады. Уллары Гариф кебек Сара да кешеләрнең миһербансызлыгына, җирәнгеч булуларына хәйран итеп, телсез калган иде. Аның таштай агарган битләреннән кайнар яшьләр актылар да актылар. Ә күзләре шундый моңсу, шундый кызганыч, төнге күктә балкучы гөнаһсыз йолдызлар кебек иде...
Гатауллинга бу күзләр инде караңгы йолдызлы күктән карап торалар сыман иделәр.
Ә бәлки чыннан да, кайдадыр еракта, менә шулай әнисе елап утыра торгандыр, ә?
Юк, ана кеше үләме соң, ана кеше бала күңелендә мәңге исән, мәңге исән ул! Ана... Дөнья йөзендә иң кадерле һәм изге кеше чыннан да ана кеше! Кадерле аналарны нәрсә һәм кемнәр белән тиңләп була соң?
Ишек алды ягында әби-чәбиләрнең сөйләшкәннәре ишетелде. Алар Алсуга ниләрдер аңлатып, үзләренә таралыша башладылар. Йорт тирәсе тынгач, ире хакында урамнан узучылардан күрмәгәннәрме дип хатыны Алсуның сораганы ишетелде. Теге кеше белмәвен, очратмавын әйтте. Алсу, шуннан соң ишек алдына кереп:
— Гарифҗан, син кайда?— дип, берничә тапкыр дәшкәч, Гатауллин бакчадан хатыны янына чыкты.
— Кайда йөрисең син? Котымны алып бетерәсең инде... Әйдә, керик, соң инде... Керик...— Ирен Алсу култыклап алды, өйгә таба атладылар.
Алар юлда арыган булганнар, тыныч кына, саташусыз йокладылар.
Берничә көннән Гатауллиннар, җиренә җиткереп, ике кабергә дә, әти-әниләренекенә чардуган куйдырып, Гасыймә түтигә мәрхүмәне йола кушуы буенча искә алу була-нитә калуга кирәк булыр дип акча калдырып, калага китеп тә бардылар. Аларның зәңгәр «Жигули» машинасы моннан соң авылга тиз генә кайтмаячак иде.
Ә Сара әбинең каберенә Гасыймә ахирәте күршеләренең малаеннан сәрби куагы утырттырды, гел дә үзен хәтерләтеп торсын, диде.


БЕЗ ДӘ МОНДА БАР ИДЕК
Роман
1
Салкын кыштан соң кинәт яктырып киткән көләч кояш нурларына агачлар һәм гөлләр генә түгел, адәм балалары да тартылган чор, гүзәл мәл иде. Әмма ул озакка сузылмады. Чыпырдашып яз ерганакларында уйнаган шаян балалар да каз бәбкәләре артыннан болынга сибелделәр, гөлләр чуарланып, агачлар купшыланып, кайчан гына салкын хөкем сөргән дөньяны онытып, җәйгә таба ашыктылар. Җәй!.. Мондый матур көннәрдә тыныч кына бәхеттә гизеп яшәп ятасы да бит, юк шул, дуамалны юкка гына юньсез димиләр. Бөтен авылны таңнан ук ду китереп Сәлим абый үте. Тузынып өенә кайтты...
Шушындый ямьле көннәрнең берендә авылга яңалык булырдай хәбәр килеп керде дә, колактан-колакка, өйдән-өйгә йөреп, тиз арада күпләрнең исен җибәрде.
— Дегет тапканнар икән, җир маен!..
Бу куаныч бик озак вакытлар телдән төшмәде. Шулай да хәбәр артыннан килгән яңасы дөньяны чуарлый торды, нефть хакындагы сүзләрне искәртте, ахырда озаккадыр оныттырды...
Шулай беркөн, инде искәрткәнебезчә, Сәлим абзый өенә таңнан ук ду килеп кайтты. Атын капка баганасына гына бәйләп калдырды да, чыбыркысын сарай ягына таба ыргытты. Ул мул булып көлеп торган чиста табаклар, чиләкләр өстенә барып төште дә, барчасын шалтыратып җиргә чәчте, поскан урыныннан тавыклар йөгерешеп чыкты. Боларга бер дә игътибар итми, Сәлим абзый бусагасы белән диярлек каерып ачкан ишегеннән өйгә узды һәм куркыныч тавыш белән:
— Суйдылар, көпә-көндез таладылар, җирәнгечләр!— дигән сүзләрне бутый-бутый, ачылган авызыннан берьюлы һәммә әйтерен чыгарып бетерде дә, хәйран калып, урындыкка сыгылып төште.
Ул арада хатыны Хәлимә җиңги көтү артыннан аз гына черем итү нияте белән борын төрткән мендәрен күпертеп рәтләде дә, алгы якка чыкты. Бик бетеренмичә, самими тавыш белән:
— Кояш күтәрелгәндә нигә болай вакытсыз шашасың, атасы, рәтлерәк кыланып буладыр бит!— дип, көйле һәм сузымлы тавышы белән иренә эндәште. Сәлимнең канына сүзләре капчыклап тоз гына салу булачагын җиңги белеп бетермәде, ахры.
— Булмый шул, булмый, рәтләп-рәтләп...— дип үртәнде Сәлим.
— Ярар-ярар,— дигән булды Хәлимә җиңги, ваемсыз гына: — Җимерелмәс!
— Җимерелә!— дип сикереп торды да Сәлим абзый, өстәлгә төртеп:— Самавырны җылыт, хәзер кайтып җитәм,— дип, аршынлап атлый-атлый ишеккә юнәлде.
Авыл тәмам уянып килә иде.
Хәлимә җиңги, самавыры тавыш алгач, иренең ямьсезләнүеннән айный алмыйча, авыз эченнән генә сөйләнеп, тәрәзә кысаларына кунырга өлгергән тузаны ашыга-ашыга сөрткәли башлады.
«Йә инде,— диде ул үзенә үзе,— бу Сәлимгә ни җитми?»
Самавыр җырлап җибәргәндә Хәлимә җиңги инде ире кузгаткан ачуын чыгарып бетергән иде. «Бетмәс әле, корымагандыр,— диде ул үз алдына,— буласы булгандыр. Гомерем буе чәчләремне агартты, хәзер инде бер дә исем китми»,— дип юанып куйды.
Хәлимә җиңгинең олы улы армия хезмәтен үтеп, быел яз, ташулар тынган бер ямьле көне елмаеп кайтып керде. Йортның терәге булып килә. Сәлим абзый да башын бутап, күмхуҗ җенен йоктырмаса, йа Рабби, гүзәл вә акыллы бәндәләрнең берсе буласы бу, олысы, Миргалиме.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Гади Замана - 2
  • Части
  • Гади Замана - 1
    Общее количество слов 4480
    Общее количество уникальных слов составляет 2282
    37.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Гади Замана - 2
    Общее количество слов 2759
    Общее количество уникальных слов составляет 1507
    42.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов