Latin

Эт Кояшы - 1

Общее количество слов 4491
Общее количество уникальных слов составляет 2324
35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(повесть)
Ма фәгалтем би Йосыф?[1]
Гүя ул гомере буе яшәмәгән, гүя ул гомере буе йоклаган да менә бүген кинәт кенә уянып киткән. Гомере буе акылын бутап, фикерен адаштырып килгән уйлар бүген кинәт кенә бер җепкә тезелгән кебек булдылар. Дөнья аңа бик тә гади булып тоелды. Тирә-юньдәге кул чабуларга, соклану авазларына аз гына да игътибар итмичә, ул башны чәнчеп, авырттырып, мине кайнатып агылучы уйлар ташкынына иярде. Тора-бара уйлар белән баш мие тулыр да баш сөяге, урталай ярылып, ике карбыз кисәге кебек идәнгә тәгәрәп төшеп китәр сыман. Ә уйлар һаман килделәр дә килделәр...
Кеше рәхимсез. Бик рәхимсез! Нигә кирәк булды бу су кызларын, урман егетләрен уч төбе кадәр мәйданга менгереп, мәгънәсез сикерүләр, бил бөгүләр, баш чөюләр, кул болгаулар, йөзгә, меңгә сыгылулар аша табигатьне кабатларга тырышып тамаша куеп азапланырга? Минем ярага тоз салыр өченме? Илаһи, тиңе булмаган бөек табигатьтән көлү, аны мәсхәрә итү бит бу. Хәзер кычкырам: "Туктатыгыз бу мәхшәрне, кешеләр! Акылыгызга килегез!" — дип кычкырам! Нигә, нигә, нигә? Әле көндез генә урмандагы иң зифа каенны "эһ" тә итмичә җиргә егып салган агай, кич театрга килеп, каен булып бизәнгән, "чибәр" дигән аты да чыкмаган кызның уйнавына сокланып нигә суган суы сыгып утыра? Ә бу меңләгән тамашачы арасында кош ите ашамаган, каен себеркесе белән арка чапмаган, нарат тупсага аяк ышкымаган бер генә кеше бармы икән?
Әнә, кайбер илләрдә ана карынында баланы төреп, балага җан өртеп торган соңгылыктан, бала туганнан соң, шул ук хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре ясыйлар. Ачлык елны өенә бикләнеп, кача-поса соңгы кисәк икмәген ашап исән калган бәндәләр бүген тарих дөреслеге, фән үсеше, кешелеклелек турында мемуарлар язалар, чикләвек агачыннан ясалган кафедралардан чиксез нотыклар укыйлар, акчасы беткәч вагон бушатырга барып, дәрес калдырган шәкерткә каш җыералар, йөз каралталар...
Тукта, нигә болай фәлсәфә сатам әле мин? Соң үзем дә шул кеше дип атала торган гыйфритләр рәтенә керәм түгелме соң? О-о-о, юк! Алар гыйффәтле гыйфритләр. Ә мин? Мин — юк! Алар үзләренең чын йөзләрен яшерәләр, һәм шуңа күрә, бер генә минутка булса да бу түбәнлекләрен онытып тору өчен, сәнгать, әдәбият, музыка дигән матур исемнәр астында яңа дөнья, яңа кеше яратмак булалар, шул уйдырма дөньяга, уйдырма геройларга табыналар, үзләрен аллага саныйлар, даһи дип атыйлар. Ә кем соң ул даһи? Барысыннан да түбәнрәк, барысыннан да ерткычрак кеше. Ул, хәтта, күп вакытта законнар белән дә исәпләшми, гаилә тормышын, җәмәгатьчелек фикерен санга сукмый, бары үзе, үзенең эше, әсәре турында гына кайгыртып, үз рәхәте өчен генә яши. Әйе, әйе, үз рәхәте өчен. Чөнки, көне-төне өстәлгә кадакланып утыру, ашказанын санга сукмау, янәшәсендә сәгать саен үсә баручы кәгазь өемен күрү — аның өчен иң зур ләззәт. Ас, кис, ашханә мөдире дә, архив башлыгы да булмый ул!
...Ха-ха-ха! Кул чабалар. Монда утыручыларның берсе дә бу нәрсәләрне күрмиләр, аңламыйлар микәнни? Аңламыйлар, билгеле, аңламыйлар. Берсе дә аңламый. Кичә минем нервлар белән бик кызыксынган врач та аңламый. Ул эченнән: "Бу егет акылдан язган", — дип уйлый, ә үзе, һаман юатып: "Нервлар какшаган, нервлар. Бераз ял итеп алу комачауламас иде", — дигән була. Дипломат, янәсе, гөмбә баш. Ә күрше хатын әйтте, йөзгә бәреп әйтте: "Дурак, юләр, биш-алты!" — диде. Югыйсә мин аңа: "Нигә ул яңа туган мәче балаларын суга салып үтердегез, бу бит вәхшилек, ерткычлык, моны Берләшкән Милләтләр Оешмасына язып җибәрсәм, сезне җир шарыннан сөрәләр", — дип кенә әйткән идем. Ул бот чаба-чаба көлде. Җитмәсә, "юләр" дип атады. "Юләр" бик якынча төшенчә бит ул. Әйтик, җирдә яшәүче дүрт миллиард кешенең өч миллиард тугыз йөз миллионы акылдан язган булса, калган өлеше гадәти. Бик тиз арада, хәтта бер мизгелдә, шул акылдан язганнары акыллы, эталон кешеләр булып, азчылык йөз миллион акылсыз булып санала башлар иде. Эш көчтә, санда бит! Ә менә болар шуны да белмиләр, ха-ха-ха... Хәзер торып басам да залны тутырып кычкырам! Миңа ышанырлармы икән соң? Алар күбрәк бит. Ә-әй, хәзер, басам да: "Иптәшләр, тыңлагыз, сезнең алдыгызда — Шекспир!" — дип кычкырам. Ул вакытта ышанырлар, ышанмый хәлләре юк. Кая, күршедә утыручыларга да әйтим әле, өйләренә кайткач кем белән янәшә утырганнарын сөйләрләр. Көләләр. Ха-ха-ха!.. Хәзер менә мин сездән көләрмен! Тыңлагыз!!!
Бу хәл шәһәр театрында булды. Балет карарга килгән тамашачылар белән зал тулы иде. Иң алгы рәттә, сәхнәгә таба бераз иелә төшеп, томырылып карап утыручы егет баштарак беркемнең дә игътибарын җәлеп итмәде. Төймәләре ычкындырылган пинжәге, кызыл балчыккамы, кангамы — ниндидер кызыл төскә буялган ак күлмәге, бер якка кыйшайган галстугы егеткә сәер төс биреп тора. Тора-бара ул тынычсызлана, вакыты-вакыты белән аякларын бер-берсенә бәргәли, кулларын шапылдатып куя башлады. Аның йөзенә ниндидер сәер елмаю җәелде, күзләре, ничектер, йөз гармониясенә кушылмыйча, күз кабакларына буйсынырга теләмичә, тәннән аерылырга хокук дәгъвалаган кебек, каядыр еракка төбәлделәр. Куркыныч иде бу күзләр. Менә-менә өзелеп төшәрләр дә идәнгә бәрелеп челпәрәмә килерләр кебек. Ул авыз эченнән нәрсәдер сөйләнә, тыелып кына көлеп тә куя. Вакыт үткән саен аның җанлануы арта барды, хәтта берничә тапкыр урыныннан сикереп торырга талпынып та карады. Тирә-юньдә утыручылар аңа гаҗәпләнделәр, тик бераздан, йә чит тел өйрәнүче студенттыр, йә азрак төшереп алгандыр, дип уйлап, бөтенләй оныттылар, тамаша ләззәтенә чумдылар. Сәхнәдәге кызлар биеделәр дә биеделәр. Ә ул аның саен тынычсызлана, канәгатьсезлек авазлары да чыгаргалап куя, кеше кул чапканда кычкырып көлә, үзалдына нидер сөйләнә башлады, һәм, кинәт урыныннан сикереп торып, бөтен залны тутырып: "Иптәшләр, тыңлагыз! Мин — Шекспир!" — дип кычкырды, аннары карлыккан тавыш белән шаркылдады. Көлә-көлә ул сәхнәгә таба атылды. Илһамланып кул болгаучы дирижерның таягын тартып алды да залга таба борылып, нәзакәтле генә баш игәч, шашынып, бөтен гәүдәсе белән калтырап, ике кулын да селтәргә тотынды. Оркестр, кылыч белән чабып өзгән кебек, капыл туктады. Тик, бар дөньясын онытып, ноталарга да, дирижерга да карамыйча, күзләрен чытырдатып йомып, музыка тылсымына бирелгән карт скрипкачы гына берни дә сизмәде. Бермәлгә параличланып калган зал өстенә актарыла-актарыла скрипканың күңелне өшетә, йөрәктәге сагышны суырып чыгара, бәгырьне телә торган үткен, кара, суык музыкасы акты. Берәү дә скрипкачыга дәшәргә кыймады. Тамашачылар арасында милиционер табылмады. Егетне театр директоры һәм тагын берничә сәхнә эшчесе алып чыгып киттеләр. Карт скрипкачы, бары шунда гына аңына килеп, уйнаудан туктады.
Алты ай тулар-тулмас аны больницадан чыгардылар. Барыр кешесе юк, дусларыннан тартына, туганнар — авылда, шуңа күрә турыдан-туры кунакханәгә китте. Анда, урын юк, диделәр, кичкә кырын килергә куштылар. Башта томан. Аяклар ирексездән трамвай тукталышына таба атладылар.
Зират аны сүзсез каршы алды. Юл кырыенда гарәп хәрефләре белән матур итеп нидер язылган биек-биек ташлар чагылды. Ул барды да барды. Ирек үзенә кирәкле кабернең кайда икәнен анык белми, шуңа күрә һәр кабер янында тукталып торды. Зур ташлар, кечкенә ташлар, башына ай, йолдыз куйганнары — барысы аның миендә буталды, күзләре ташлардагы язуларны аера алмады. Ә ул һаман саен үҗәтләнеп, киреләнеп эзләде. Зират каравылчысыннан барып сорау аңа бик зур тупаслык, күз алдына китерә алмаслык дорфалык булып тоелды.
Әле кызгылт-көрән балчыгы өстенә юньләп үлән дә үсәргә өлгермәгән, гади генә тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган кабер янына килеп җиткәндә, Ирекнең аяклары көчкә сөйрәлә иде. Ул бераз вакыт тимер рәшәткәгә тотынып торды. Куллары хәлсезләнеп ул әкрен генә җиргә утырды һәм шыпырт кына елап җибәрде. Зиратның кайсыдыр башында ябалак кычкырып куйды. Җир күкрәгенә сеңгән кешеләрне тамырлары белән кочаклап утыручы мәһабәт каеннар шомлы караңгылыкка чумдылар. Күктә, куе болытларны ерып, бөтен зират өстенә ай калыкты.
Кунакханәдә Ирек килүгә урын бушаган иде. Аны дүрт кешелек бүлмәгә керттеләр. Бүлмәдәшләр бик ачык, сүзчән кешеләр булып чыкты. Алар авылдан сугым мал куып килгәннәр икән. Төн уртасына кадәр мал сую урыны турында сөйләшеп утырдылар. Бер яктан алыптай сыер бөтен, тере килеш кереп китә, ә икенче яктан башы башлай, эче эчләй, каны тагын үзаеры килеп чыга, имеш. Заманны, техниканы мактадылар. Ирек аларны уңайсызланып, сүз кыстырырга кыймыйча тыңлап утырды. Нәрсәнедер искә төшерә, аның күңел ярасына кагыла иде агайларның сөйләшүе.
Одеял астында тезен кочаклап, үткән тормышын, больницаны, югалган алты аен барлап, хәтере аша үткәреп ятты. Теге вакытта зиратка барганга кадәр булган барлык вакыйгаларны да хәтерли иде ул. Хәтернең ерак бер почмагында сәхнәдә кызлар биюе дә чагылып калган. Аның больницага керүенә зиратмы, әллә балетмы гаепле икән? Ник кенә дип шул балетка барды икән соң ул? Атаклы "Аккош күле" шул. Ул яраткан "Аккош күле". Бәләкәй аккошлар ничек матур итеп биегәннәр иде. Бөтенесенә теге скрипканың кара музыкасы гына гаепле. Кара музыкадан башка тагын ниләр булды соң әле анда? Ә-ә-ә, аккошлар... Аккошлардан соң — больница. Хәтердә больница бөтен тормышыннан аерылып, ап-ак булып калкып тора. Ак бина, ак халатлар, ак урын-җир, ак пәрдә, ак түшәм, ак йөзләр, ак чәчләр, ак, ак, ак... Кызык. Бүген кунакханәгә килгәндә, җиргә беренче кар төште, ап-ак кар. Моңа кадәр аның бер вакытта да беренче кар төшүен күргәне юк иде. Бәлки, күреп тә игътибар итмичә йөргәндер. Беренче кар бик тә ак була икән ул. Башта аңа хәтта артыннан больница ияреп чыккан, бөтен дөнья больницага охшап акка әйләнгән кебек тоелган иде. Тизрәк авылга кайтып, киерелә-киерелә койма буйларына ак кар өясе, кар атышып уйныйсы, чын кар буранын күрәсе иде. Табиблар да авылга кайтырга киңәш бирделәр.
Кинәт кенә аның күңеленә инде күптән онытылган шигырь юллары килде.
Җиргә тагын карлар ява инде...
Ул, башын югары чөеп, бөтерелә-бөтерелә, кайный-кайный яуган ак кар өермәсенә текәлде. Кар бөртекләре белән җиргә моңсу яктылык, талгын рәхәтлек тә иңә иде кебек.
Җиргә тагын карлар ява инде,
Җир төренә тагын аклыкка.
Җир яшерә үзенең гөнаһларын,
Җир күмелә сафлык, пакьлеккә.
Миндә нигә кышлар булмый икән? —
Күңелемдә һаман көз генә...
Гөнаһларым җирнекеннән күбрәк, —
Карый алмыйм хәтта көзгегә.
Кайгыларым карлар басар иде,
Охшап калыр идем болытка.
Кешеләр кышка керә, ә мин янам
Көз калдырган моңсу бу утта.
Ап-ак карлар, гүя, шәфкать кызы.
Ап-ак карлар җирне дәвалый.
Ә мин янам, ә мин һаман янам, —
Мин, әйтерсең, көзнең дәвамы.
Йокы тынычсыз булды. Төне буе саташып чыкты, әллә нинди төшләр күреп бетерде. Төшендә буранда адашып, гаҗизләнеп йөрде. Кемнәндер язны китермәвен, җирне ап-ак килеш кенә тотуын ялварды. Имеш, ак төс гел яхшылыкка гына өндәп, чакырып тора, ә төсләрне алмаштыруы белән табигать үзенең тотрыксызлыгын күрсәтә, безне дә шуңа әйди. Больницада шуңа күрә һәрвакыт бөтен нәрсә дә ак, имеш. Йокыдан арып-талып, авыр эштән котылган кебек торды. Агайлар гырлап йоклыйлар. Бар байлыгын — кечкенә сумкасын тотып урамга чыккач, дөньяның аклыгына күзе чагылып, һушсыз калып торды.
Бәхеткә, кассада билетлар бар икән. Самолетта бер ноктага карап барсаң, күңел болгана, нәрсә турында булса да уйларга тырышырга, үзеңнең күктә, һавада икәнеңне онытырга кирәк. Югыйсә эшең харап.
Ирек күзләрен йоммады, уйландырырлык, хәзерге халәтен оныттырырлык истәлекләре болай да күп иде аның.
...Үткән гомер. Шул кыска гына вакыт эчендә күпме нәрсә күрелгән. Үткән гомер, гомеремнең нинди — бәхетлеме, кайгылымы өлеше син?! Чирек гасыр җирдә яшәлгән, тормышның чиреге үтелгән. Тагын бер сәгатьтән самолет туган туфракка алып төшәчәк. Бер сәгать. Чирек гасыр үткән юлны кире якка бер сәгатьтә кайтам. Чирек гасыр һәм бер сәгать...
[1]
Йосыфны нишләттегез (гарәпчә).

* * *
...Авылда һәр малайның үзенә генә аерым, үзенә генә хас бала чагы булмый. Авылда — бөтен малайларга, кызларга уртак бер балачак. Бер инеш, бер урман, бер күк, бер җир... Тәпи йөри башлау белән бәбкә артыннан чабарга тотынасың, биш-алты елдан сыер-сарыгын да сиңа тапшыралар, ә аннары — мәктәп. Ләкин иң кызыгы болар түгел. Иң кызыгы — ыштан балагы белән маймыч сөзү һәм, арыгач чалкан ятып, болытлар арасыннан балык сырты кебек ялтырап-ялтырап кына китүче елгыр кояшка: "Эт кояшы, кит, кит, Җир кояшы, чык, чык!" — дип тамак карлыкканчы кычкыру иде.
Башка малайлардан бер нәрсә белән аерылмасам да, мине, нишләптер, "сәер малай" дип атадылар. Тавык-каз суйганда да кызганып елый, әтине такмаклый-такмаклый каргый идем. Ә миннән көләләр, сабый шул, әле бер нәрсә дә акламый, диләр. Дөрес, кайчагында миңа башкаларга охшамаган сәер малай булу ошап та куя иде. Бабай әйтмешли, ни өчен кешеләр инкубатор чебиләре кебек бер-берсенә охшарга тиеш ди әле.
Мәктәптә шигырьләр язып маташтым. Әмма, күпме тырышсам да, район гәзитәсеннән ары китә алмадым. Анысы, балачакта шигырь язып карамаган кеше бик сирәктер инде ул. Балачакның сафлыгы, самимилеге, фикерләүдә кыюлыгы — үзе чын шигырь бит. Ә шагыйрьләр — гомерләре буе сабый булып кала алган кешеләр. Тик акыллы сабый булып.
Эт кояшын куып, Җир кояшын чакырып уйнаудан башка, минем күңелдә ул вакытлардан тагын ике хатирә ачык булып уелып калган.
Көн саен иртәнге дүртләрдә кысталып йокыдан уяна торган идем. Бик иренеп кенә торып, теләр-теләмәс кенә ишегалдына чыгып хаҗәтне үтәгәч, беравык, кире кермичә, тирә-юньне тамаша кылам. Авыл инде уянган була. Әтәчләрнең кычкыра-кычкыра тамаклары карлыккан, агайларның кар көрәп куллары талган. Юк, болар кызыктырмый иде мине. Мин, онытылып, морҗаның ак торбасыннан ургыла-ургыла чыгучы күксел томанның бөтерелә-бөтерелә күккә күтәрелүен күзәтә идем. Бабай, әнә, шул морҗадан чыккан төтеннәр бөтенесе бергә җыелып, күктә болытлар ясала, дип сөйли иде. Ә мин болытлы көннәрне бер дә яратмыйм, безнең авыл өстендә, басуда, урманда — бөтен җирдә гел аяз булуын гына тели идем. "Эх, тагын өй саен мичкә якканнар, тагын көн болытлы була икән", — дип уйлап, кәефем кырылып өйгә кереп китә идем. "Соң, шул мичкә якмасалар ни була инде? Толыпка төренеп утырып та туңмас идек әле", — дип уйлый иде минем сабый күңел. Янәсе, һәркем үз җылысы турында кайгыртып, бөтен кешеләргә начарлык эшли, уртак кояшны каплый. Бу фәлсәфәне, билгеле, үсә төшкәчрәк уйлап чыгардым.
Гомумән, балачакны искә төшереп ләззәтләнергә, балачак истәлекләреннән зур фәлсәфәләр табып юанырга ярата идем мин. Тик менә инде күптән, шул ук малай чакта булган бер вакыйгага гына һаман да фәлсәфә чыгара алганым юк әле. Шуңа күрәдерме, ул мине бөтен хатирәләремнән дә битәр борчып, һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итеп тора. Теге вакытта сәхнәдә биегән нәни аккошлар белән генә ниндидер уртаклыгы бар бугай ул гади каз бәбкәсенең. Шул каз бәбкәсе инде мине иң беренче тапкыр тормыш белән күзгә-күз очраштырды. Мин тормышның ашау-эчү, кар көрәү, маймыч сөзү, таң ату һәм кич булу кебек хәлләрдән генә тормавын, дөньяда боларның барысыннан да өстенрәк һәм аңлаешсыз ниндидер нәрсә булуын тойдым.
Ул язда безнең ала каз ундүрт бәбкә чыгарды. Ундүртен дә исән-сау көзгә кадәр үстерсәң, мамыгыннан үзеңә мендәр ясарбыз, дигән иде әнкәй. Сүзендә торды әнкәй, тик мин генә үз вазифамны җиренә җиткереп үти алмадым.
Җәй урталарында безнең иң котырынып балык тоткан, көннәр буе чыкмый су коенган чак. Инде бәбкәләр дә үсеп килә, тилгән күтәреп китә алмас, дип, аларны гел оныттык. Тик дөньяда без көтмәгән хәлләр дә була икән. Кинәт, казлар инеш буен тутырып каңгылдаша башладылар. Без ыштаннарны кулга тотып йөгереп килеп җиткәндә, иләмсез зур тилгән тал биеклеге күтәрелгән иде инде. Аның тырнакларында элеккеге сарылыгын югалтып, инде алара башлаган бәбкә тыпырчына. Без кычкыра-кычкыра, таш ата-ата аның артыннан чаптык. Тилгән биеклеккә күтәрелә алмый, инде берәр атнадан каз дип атала башларлык олы бәбкә авырлыгы аны әкренләп җиргә сөйри. Ул озын канатларын күпме генә тырышып җилпемәсен, барыбер җирдән ераклашмый. Менә-менә төшеп җитәм дигәндә, бар көче белән талпынып тагын бераз күтәрелде һәм, көче бетүен сизеп, ахры, ачы тавыш белән каркылдап җибәрде, бәбкә, аның тырнакларыннан ычкынып, шапылдап җиргә килеп төште.
Шул көннән башлап инеш буена унөч бәбкә генә йөри башлады. Ундүртенче бәбкәне: "Барыбер яшәмәс, тилмермә аның белән", — дисәләр дә, карадым, сынган аягына дару сөрттем, асылынган канатларын, җиргә сөйрәлеп йөрмәсен өчен, җыеп бәйләп куйдым.
Көзгә таба бәбкә гел савыгып җитте. Бераз аксаклап булса да, ул туганнары артыннан йөри, алар белән бергә ашый, йоклый, бергә каңгылдаша. Туганнары да аны үз итүдән туктамадылар, арып арткарак калса, көтеп алдылар, тапкан җимне бүлештеләр. Ләкин ул һаман да үз ишләреннән гәүдәгә дә кечкенәрәк, төскә дә боеграк булып калды.
Инде берничә атнадан каз өмәләре башланырга тиеш иде. Әнкәй: "Ул бәбкәне суеп маташмабыз, улым, бик тилмереп үстердең, аннан, әллә ни ите дә булмас", — дип әйткән иде.
Беркөнне бәләкәч басудан кайтмады. Күпме эзләсәк тә таба алмадык аны. Төнлә күрше Шәйхулла абый уятып кереп әйтте: "Урманга утынга барганда күрдем. Теге аксак бәбкәгез чишмә чокырына төшеп үлгән", — диде.
Урылган җир өстендә җим чүпләп йөргәндә, урман ягыннан килеп чыгып, бер төлке безнең казларны куа башлаган. Казлар йөгерешеп барганнар да канатларын җилпеп күккә күтәрелеп киткәннәр, ә бәләкәч калган. Ул да аксаклый-аксаклый туганнары артыннан озак йөгергән, сынык канатлары белән җилпенеп, күтәрелергә талпынып караган, тик җир аны үзеннән аермаган. Ул тагын йөгергән, тагын талпынган. Төлке менә-менә куып җитәм дигәндә генә, чишмә чокырының упкын кебек текә ярыннан аска тәгәрәгән.
Икенче көнне көрәк алып барып, бәләкәчне чишмә чокыры янына җирләдек.
Каз булып җиткән унөч бәбкәнең мамыгыннан әнкәй миңа мендәр тутырып бирде. Авылдан киткәнче шул мендәргә башны куеп йокладым.
Аннары бәбкәләр кебек бер-берсенә охшаган мәктәп еллары башланды. Мәктәптә ярыйсы гына укыдым. Институтка керү дә әллә ни кыен булмады. Кергәндә авыр булгандыр да инде, хәзер онытылды. Алмасалар, Себергә китәргә уйлаган идем. Алдылар. Тулай торакта урын да бирделәр.
Бүлмәгә биш малай урнаштык. Беребез — элеп киптергән балык кебек юка йөзле, иләмсез күзлекле мишәр малае, бүлмә җитәкчесе булып та алды, иң түрдә, батарея янындагы карават та аңа эләкте. Аның белән янәшә урынга биографиясе дә, туган елы да, исеме дә безгә анык билгеле булмаган, тарих бүлегендә укучы 30-35 яшьләрдәге бер мәзәк кенә кеше кунаклады. Ике ел бергә яшәп, ул, күпме тырышса да, безнең исемнәрне хәтерендә калдыра алмады. Соңрак, Достоевскийны укый башлагач, аңа "Идиот" кушаматы тактык. Ул беркайчан да үпкәли белми, нәрсә әйтсәң дә елмая гына иде. Калган өч урынны француз комигы Фернандельгә охшаган, ләкин бик оялчан типтәр малае, тагын гадәттән тыш тыныч, тәртипле, безнең арада иң төпле саналган Казан арты егете һәм мин — өчәү бүлештек.
Яши башладык. Башлар күктә иде. Унсигез ел буе сыер койрыгына карап дөнья турында фәлсәфә саткан авыл малайлары кулына Шекспирлар, Бальзаклар, Руссолар эләккәч, тияр дә шул. Иске кумирлар онытылды, көн саен яңалары туа торды. Тик озын авыл кышы буена бер баз бәрәңге эшкәртергә өйрәнгән ашказаннары гына бу тормышка ияләшә алмыйча тилмерделәр. Стипендия ашауга да тартып-сузып җитә иде. Ә кино, театр, кәгазь-каләм, өс-баш турында онытыбрак торасың. Алары — әти казнасыннан.
Кесә буш булгач, горурлык та, үз-үзеңә ышаныч та юк. Шуңа күрә кызларның да безнең кебек йолкышларга әллә ни исләре китмәде. Тар балаклар модада иде ул заманда. Үзебезнең ишләр, дип, баштарак авыл хуҗалыгы институтыныкылар янына йөргәләдек, ләкин анда тиз туйдырды. Көндез — лекциядә, кичләрен сирәк-мирәк кинода, ә калган вакытны бүлмәдә үткәрә торган идек. Бер зур вакыйгага чаклы шулай үзебезчә әкрен генә яшәдек.
Ул көнне институт гөр килде. Барысының да йөзе тынычсыз, барысы да кемгәдер нәфрәт белдерә, кемнедер кызгана, кемнедер каргый иде. Студентлар актлар залына агыла башладылар. Бер нәрсә аңламасам да, этелә-төртелә мин дә шунда үттем. Студентлар, укытучылар бер-берсен бүлә-бүлә ниләрдер сөйлиләр, нидер исбат итәләр, кемгәдер төртеп күрсәтәләр.
— Аның безнең белән яшәргә хакы юк, институттан сөрергә кирәк аны!
— Садизмның иң соңгы чиге бит бу!
— Моңа кадәр аны ничек кеше дип атадык икән?!
Озак тырыша торгач, институтның комсомол секретаре, ниһаять, залда тынычлык урнаштырды.
— Иптәшләр, туктагыз, барысын да аек акыл белән хәл итәргә кирәк.
Аны бүлеп, залдан тагын кычкырдылар.
— Болгар дәүләте чорында мондый нәрсә өчен кешене тураклап агач башына элеп куя торган булганнар.
— Монда сөйләшеп торасы да юк!..
Ниһаять, зал, кычкырынуның файдасыз икәнен аңлап, ахрысы, тынды.
Комсомол секретаре тагын сүз башлады:
— Иптәшләр, бәлки, барысын да яңабаштан сөйләп чыгар өчен сүзне Фаяз Сәлимҗановка бирербез?
Ул, тиз-тиз атлап, алга чыгып басты. Яхшы оратор кебек, бераз вакыт залның тынуын көтеп, өстән аска карап торды да сөйләргә кереште.
— Без кешелекнең матди һәм рухи яктан яңадан туу чорында, егерменче гасырда яшибез.
— Кыска тот сүзеңне! — дип кычкырды кемдер залдан.
— Берничә гасыр элек кешенең башына да килә алмаган ачышлар, атом бомбасы, айга очу чорында яшибез. Әйе, без техник яктан гына түгел, рухи яктан да үсәбез. Без инде хәзер, әби-баба йолалары дип, бары үткәнгә генә карап яши алмыйбыз. Без барлык йолалардан, богаулардан азат булган ирекле җәмгыять төзибез. Фрейдизм, Эдип комплексы кебек теорияләрне...
Зал тагын шаулый башлады. Ул, залга мыскыллы караш ташлап, иреннәрен юкартып елмаеп куйды. Инде залны бүтән тынычландырып булмасына ышанып, ахрысы, тавышларны басарга тырышып, ярым кыргый тавыш белән кычкырырга тотынды:
— Сез, ярлы шәкертләр һәм тук профессорлар, бүген кешелек дөньясындагы иң зур җинаятькә шаһит булабыз, дип, монда җыелдыгыз. Ә кем, үзегез кемнәр соң сез? Әнә, теге почмактагы инде ничә ай стипендия алмаган студент янында утыручы профессор кесәсендәге биш йөз сум хезмәт хакын капшый. Белә, күршесендәге студентның сукыр тиене юк икәнен белә бит ул. Нигә аны ашханәгә чакырмый, яисә, һич югында, берничә сум бирми? Югыйсә ул бит кичә генә безгә уналтынчы йөз әдәбияты, гуманизм турында ничек дәртләнеп сөйләгән иде. Кайда соң монда дөреслек? Миллионлаган кешеләрне үтерүче Чыңгыз ханнарны, Наполеоннарны бөек дип атаучылар әле генә миңа иң пычрак сүзләр кычкырдылар, нәфрәтләнделәр. Кайда соң монда дөреслек, кайда?
Аңа артык сөйләргә ирек бирмәделәр.
Беренче рәттә утыручы кыз залга да, егеткә дә күтәрелеп карамады, бертуктаусыз үкседе дә үкседе. Аңа хәзер нәрсә сөйләсәләр дә — барыбер, хәтта бу гөнаһны күтәрә алмыйча, барысын бергә җир йотса да шаккатмас иде ул.
Егетне институттан кудылар. Озакламыйча суд аны ирегеннән мәхрүм итте.
Ул төнне мин йокламадым. Каз бәбкәсе белән булган фаҗигадән соң, мин менә тагын икенче тапкыр тормыш бөтерчегенә эләктем. Егет сүзләре йөрәкне тетрәткән, бөтен мускуллар тартылганнар. Күз алдында — калтыранып яшьсез елап утыручы кара кыз. Ул бит егеткә ышанган булгандыр. Югыйсә, туган көненә чакырмас, аның белән икәүдән-икәү генә калмас иде. Хәзер барысы үткән инде. Кыз алданган, мәсхәрәләнгән, егет төрмәдә. Ул вакытын тутырып кайтып та җитәр, хәтта өйләнер, балалары булыр, эшләр, көләр, елар. Җәза алганнан соң, җинаятьне күңел аклый. Кыз җинаять тә эшләмәде, җәза да алмады. Аны таптап, изеп үттеләр. Ул нишләр?
Икенче көнне ул институтка килмәде. Кызлардан сорап, кайда торганын белдем. Исеме Әминә икән. Матур, йомшак исем. Минем ничек тә аны күрәсем, тау кебек кайгысының кечкенә генә булса да бер өлешен үземә аласым килә, ләкин моны ничек эшләргә кирәк икәнен белмәүдән гаҗиз идем.
Тулай торакка кайткач, ни тырышсам да, бүлмәсенә керергә кыюлыгым җитмәде. "Юатырга килдеңме, кешелекле булып кыланасыңмы, беләбез без сезнең кебекләрне!" — дип әйтер, көләр, куып чыгарыр кебек тоелды. Ишекләре төбеннән кире борылдым.
Икенче көнне, көтмәгәндә, урамда үзе очрады. Ләкин сүз ката алмадым. Кыюлык җитмәде. "Тупас, мужик, бозау", — дип үз-үземне битәрләдем. Файдасыз.
Ике көн үткәч тә, дүрт-биш көннән дә, бер айдан соң да килмәде әле ул кыюлык миңа. Тулай торакта, ашханәдә, институтта һәрвакыт күзләр аны эзли, аяклар, ихтыярсыз, ул йөргән юлдан йөри башлады. Ничә тапкыр, сагалап торып, каршысына чыктым, ничә тапкыр аның артыннан кинога, театрга бардым... Ә ул миңа аз гына да игътибар итми, минем дөньяда яшәвемне, өзгәләнүемне тоймый, башын аска игән килеш йөри дә йөри. Тора-бара үз-үземә бикләндем, уйчанландым. Серемне француз комигы Фернандельгә охшаган Фәриткә генә чишә идем. Ул тыңлый, өметләндерә, юата, минем белән килешә, ләкин тегеләй ит, болай ит, дип төгәл бер киңәш бирми иде. Гомумән, бик гаҗәп егет иде ул. Бер караганда мокыт кына, оялчан, мескен генә, ә икенче караганда инде бөтенләй үзгәрә, һич көтмәгән җирдә кинәт кенә әллә нинди яңа, ишетмәгән үткер мәзәк әйтеп куя — эчеңне тот та сәгать буе көл. Ул инде күптәннән Иделнең аръягына, аулак бер җиргә чыгып кармак салырга, йолдыз санап, учак ягып ятарга хыяллана иде. Май бәйрәмендә өч көн ял бирүләрен белгәч, Фәриткә хыялын искә төшердем. Дүрт куллап риза. Ул риза булыр, тик менә ничек итеп Әминәгә әйтергә, ничек итеп аны үзебез белән ияртергә? Юк, балык тотасым да, учак ягасым да бик килми минем. Ничек тә Әминә белән сөйләшәсе, аңлашасы иде. Идел ярларын, кара каргаларны, сыерчыкларны күрсәтәсем, әле яңа уянып баручы җир буйлап аның белән янәшә йөгереп йөрисем килә иде.
Бу манзараны күргәч, бәлки, аның күңелендәге шиңгән гөлләр терелерләр, аның йөзенә дә, ниһаять, елмаю чыгар иде.
Барып танышырга, дәшәргә кыюлык җитмәгәч, берничә тапкыр хат та язып карадым. Җибәрмәдем, мужиклык, бюрократлык бит бу, дип ертып аттым. Кич урамда тагын аның үзен очраттым. Туп-туры карап каршыга килә. Авызны ачтым, ләкин сүз чыкмады. Үтеп китте. Йортлар артыннан кача-поса йөгереп, ураудан тагын алдына чыктым. Тагын туп-туры карап килә. Көлемсери! "Беткән — бетсен, кешеләр үлемгә дә кергәннәр бит әле!" — дидем дә, бөтен кыюлыгымны җыеп, авызымны ачтым.
— Әминә!..
Ул бермәлгә аптырап, туктап калды.
— Мин сезне белмим.
— Мин — Ирек, сезнең белән бер институттан, филология факультетыннан, сездән бер этаж гына астарак яшим, егерме җиденче бүлмәдә. Без...
Мин кабаланып, сүзләрне йота-йота сөйләдем дә сөйләдем. Аның белән янәшә басып тору, аның күзләрен, чәч толымнарын, иреннәрен якыннан күрү миңа шулкадәр рәхәт иде! Миңа хәзер нәрсә сөйләсәм дә барыбер, бары ул гына минем белән янәшә торсын, сагышлы күзләрен читкә бормасын. Сүзләрнең мәгънәсе югалды, алар үзләреннән-үзләре агыла тордылар. Беразга ул да югалып калды, ахрысы, бер сүз дәшми, моңсу күзләрен тутырып, тавыш-тынсыз миңа карап торды. Әкренләп йөзенә җиңелчә алсулык йөгерде һәм, кинәт уянып киткән кебек, дерт итеп куйгач:
— Нинди йомышыгыз төште миңа? — диде.
— Без Фәрит белән бәйрәмдә Идел буена төшмәкче булабыз. Учак ягарга, балык тотарга...
Минем сүзләр шулкадәр урынсыз, мәгънәсез килеп чыкты, "йолдызлар санарга" дип әйтергә авыз ачкач, туктап калдым.
— Барыгыз соң, бәхетле юл сезгә. Минем ни катнашым бар монда? — диде ул, аптыраган тавыш белән.
— Без, ни, сезне дә чакырмакчы булган идек, анда көймә... чатыр корырбыз... йолдызлар...
Әминәнең битенә кинәт кызыллык бәреп чыкты, иреннәре тетрәнеп куйды, йөзе әкренләп караңгыланды, иреннәре дә катып, агарып калдылар.
— Сез нәрсә, сез, көпә-көндез урам уртасында миннән көләргә уйладыгызмы? Сез оятсыз! Мине кем дип белдегез?!
Ул, куллары белән битен каплап, атылып тулай торакка кереп китте. Мин дә аның артыннан йөгердем. Ләкин бүлмә ишеге күпме шакуга да ачылмады. Эчтә аның үксүе, үксегән саен күңелне чәнчеп карават шыгырдавы гына ишетелде.
Кич буе Фәрит белән үзебезне итагать белмәвебез, беркатлылыгыбыз өчен битәрләп утырдык. Бүлмәдә икәү генә калдык, бүтәннәр бәйрәмгә кайтып киттеләр. Мин, урынга сузылып ятып, башымны кочакладым, Фәрит Ремарк романына иелде.
Төнге унике. Ул һаман да елый микән әле? Нәрсә белән үпкәләттем, нинди ярасына кагылдым икән аның? Аның ярасы берәү генә иде... Ярый, тупас та булганмын, ди, дәшә белеп тә дәшмәгәнмендер. Тик нигә сәгать буе шакып та ишеген ачмады, һич булмаса, ачуланып, куып җибәрмәде? Ишеген генә ачсын иде, ничек тә сүз табар, тезләнер, ялварыр, барыбер ышандырыр, безнең белән барырга күндерер идем!
Уйларымны ишек шаку тавышы бүлде. Ул Мирзадыр, акчасын эчеп бетергәндер дә хәзер чирек ипи алырга дүрт тиен теләнеп йөри торгандыр, дип ачмаска булдык. Тапкан йөрер вакыт. Азрак торгач, тагын шакылдаттылар, тагын, тагын, тагын... Усаллык белән сикереп торып, ишекне каерып ачып җибәрдем. Беттем! Ачу да, нәфрәт тә, горурлык та — барысы да бетте. Мин егет түгел, чыпчык, бәбкә, чебен...
— Ирек, мин артык тупас булдым бугай. Мин... әллә ничек кенә килеп чыкты шунда... Кичерегез мине... мин...
Аның елап шешенгән күзләре тагын дымландылар. Күз яше күргәчме, әллә болай аңыма килеп өлгердемме, мин өзелә-өзелә гафу үтенергә, аның гаепсез икәнен исбатларга тырыша-тырыша, ниләрдер сөйләргә тотындым. Аны җитәкләп, хәтта көчләп диярлек, түрдәге урындыкка алып килеп утырттым. Нәрсәдер әйтәсе, аңлатасы, ачыласы, бернинди яман уй да юк икәнен күрсәтү өчен, күкрәктән йөрәкне суырып алып бирәсе килә... Ләкин авыздан "соң, бит" кебек кирәксез сүзләрдән башка берни дә чыкмый. Фәрит Ремаркны онытты. Ул да каушый, иңбашларын сикертеп куя, маңгаенда — тир бөртекләре. Миңа — ни әйтсәм дә мәгънәсез булыр кебек, шуңа тынып калдым. Әминә, китәргә җыенып, торып басты. Фәрит, соңгы мизгелне ычкындырмаска тырышып, ахрысы, тәвәккәлләргә булды.
— Әминә, таныш булыйк, мин Фәрит булам, Ирекнең курсташы. Кичә Иделдә боз китте, — дип, тотлыга-тотлыга җөмләсен ерып чыкты.
Әминә ишеккә таба атларга торган җиреннән туктап калды.
— Әйе, радиодан сөйләгәннәр иде, ләкин үзем күрә алмадым шул. Яз бик матур диләр быел, тик минем чыгып караганым юк әле.
Әминәнең ачылуын, сөйләшә башлавын күреп, икебез дә кыюланып киттек.
— Кара әле, быел яз барыбер килде бит, югыйсә кисәтеп гәзитәләрдә дә язмаганнар иде.
Фәрит үзе дә көтмәгәндә әйтеп ташлаган мәзәк җөмләсеннән кызарып куйды. Әминәнең иреннәренә җылы йөгерде, җылы әкренләп елмаюга әйләнде.
Берничә минуттан без көлешә-көлешә сөйләшеп утыра идек инде.


* * *
Иделгә өчәү бардык.
Көн җылы, кояшлы иде. Электричкада кеше күп булды, төшкәч, аякларны язар өчен урманга кадәр йөгердек. Өчебез дә чалбардан, курткадан. Өчебез дә шат. Тик Әминәнең тавышы яңгыраурак иде.
Иң беренче эш итеп, чыбык-чабык җыеп, учак яктык. Коры каен шәп яна, юеш җирдән бу күтәрелә, тамак төбен бөре исе кытыклый. Рәхәт! Күк зәңгәрлегенә күзләрне талдырганчы карап яткач, чатыр кора башладык.
Фәрит белән икәү генә булсак, урманны яңгыратып сызгырыр, агач башларына үрмәләр идек. Әминә булгач, никтер тартындыра. Малай чакта мондый тартыну булмый торган иде. Соң, илаһым, без дә егет булдык микәнни?
Фәрит кармаклар тотып су буена төшеп китте. Без учакка коры-сары җыя башладык. Әминә тагын моңсуланды. Бертуктаусыз ниндидер миңа таныш булмаган көйне көйли.
— Ирек, бер мәзәк сөйлимме? — диде ул, кинәт тукталып.
— Сөйлә, билгеле, сөйлә!
— Юк, ул мәзәк тә түгел, ул бик кыска гына, әллә нәрсә генә инде ул.
Аның йөзе тагын уйчанланды, күзләрендәге очкын сүнеп юкка чыкты, иреннәре кысылдылар.
— Әйдә, Әминә, сөйлә, сөйлә, — дидем мин, аны ашыктырып.
— Бәлки, синең аны ишеткәнең дә бардыр. Иске мәзәк инде ул. Бер алдакчы агай турында. Күршесеннән көләргә теләп, төн уртасы җитте исә, ишегалдына чыга да: "Бүре бар, күрше, тор, бүре!" — дип кычкыра икән. Күршесе бер чыккан, ике чыккан, ләкин бүре күрмичә, сукрана-сукрана кереп ята торган булган. Һәм бер көнне, чынлап та, абзарлар артына бер көтү бүре килгән. Бу агай кычкырган, ярдәмгә кешеләр чакырган, ләкин күршесе, тагын алдыйдыр бу, дип чыкмаган. Бүреләр малларны буып киткәннәр...
— Бабайның сөйләгәнен ишеткәнем бар иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Эт Кояшы - 2
  • Части
  • Эт Кояшы - 1
    Общее количество слов 4491
    Общее количество уникальных слов составляет 2324
    35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Эт Кояшы - 2
    Общее количество слов 4494
    Общее количество уникальных слов составляет 2246
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Эт Кояшы - 3
    Общее количество слов 4201
    Общее количество уникальных слов составляет 2093
    38.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов