Latin

Дингә бер караш

Общее количество слов 3592
Общее количество уникальных слов составляет 1739
27.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
41.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
49.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Дингә бер караш
Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
(Татар халык мәкале)
Төркиләрдә дин борынгыдан килгән
I. Фиргавеннәр манарасы Африкадан алып Америкага кадәр бар. Шул ике арада Евроазия континентының Төркиләр даласында да манара рәвешендәге корганнар һәм Тибет, Алтай тауларында ике метрлы биеклектә фиргавеннәр манараларына охшаган 3 мең ел өлек таштан төзелгән пирамидалар һәм мумияле мәетләр бар.
Шулай ук румлылардан алып инкларга кадәр изге янартаулар янында махсус шәһәрләр төзелгән. Гомәр Одиссеясында Атлантидада янартау-вулканнар булуы күзәтелә, Везувий янында Помпея шәһәре булдырылган, Фудзиямы янартавы-казаны янында японнар Киото-башкаласын төзеп куйганнар.
Шул җирлектәге халыклар Алланың исемен бер төрле сүз белән әйтәләр. Төркиләрдә — "Тәңре", Рум империясендәге этрускларда һәм төньяк Кытай халкында — "Тин", японнарда — "Танне", индианнарда — "Тан".
Төркиләрдә һәм Америка индианнарында гореф гадәтләр дә йолалар да бик охшаш булган. Ике халык та Нәүрүз-«ел башы» бәйрәмен уздырган.
Төркиләр, һиндларда һәм Америка индианнары бер ысул белән язганнар:
1. Төркиләр фикерне бер җепкә төзиләр;
2. Сүзне тәмамлаганда йомгаклап куялар;
3. Истә калдырам дип еш кына төенчек тийниләр;
4. Холкын нәсел җебе аша алдагы буынга тапшырганнар, Алла тарафыннан кешенең язмышы билгеләнгән;
5. «Сүз—сүс» сүзләренең бер төрле яңгыраш «язу» сүзенең сөйләм белән җепнең нигезе булуы бер тамырдан чыкканынлыгына дәлил булуы мөмкин;
6. «Җеп», «так» саннар сүзләре җеп-җонга бәйләп саннарны тиенчекләр ясап төс үзгәртеп язганын күрсәтә;
7. Америка индианнарында һәм Һиндстанда егерменче гасырга кадәр җепле язу белән исап-хисап та булган;
8. Төркиләрдә дә тәңгре дине йолалары буенча изге урыннарда теләк теләп агачка тасма бәйләп калдыралар.
Төркиләрдә акыл өйрәткән аксакаллар кичуа-индианнарында "акбаш" дип атала, ә асманлы-төрекләрдә кошчыларның-түрәләрнең башлыгын, солтанны "Ак бөркет" дип атаганнар.
Көнъяк һиндлары һәм семит халыклары Тәңрене Ра дип атаган. Тәңре дөрес яшәгән кешене үз янына Ра+и+га(рай), Күккә алган. Ә Тәңре юлында булган халыкларны һәм кешеләрне аерып күк кешеләре дип атаганнар ("Күк+улы-хахул" төркичә, "Асман-өс+кешесе" борынгы һиндча, "Асмани-күк+тәңре" фарсыча һәм гарәпчә, "Ас+ман-ас+мин" төркичә, "Камикадзе-тәңре+ җиле" японча, "Ра+бин-кояш+баласы" яһүдчә).
Каралган күзәтүләр дөньяда Тәңре дине нык булуын һәм киң таралганын дәлилләп тора.
II. Төркиләр тормышын күзаллап алыйк.
1. Меңәрчә еллар буе төркиләр далада терлек асраган.
Дала зур булганга күрә, кире үз урыннарына әйләнеп кайтканчы айлар узган. Айлар давәмында кабилә үзе белән картларны һәм йөкле хатын-кызларны йөртә алмаган. Шулай ук халыкны һәм хайванны кышын ашатырга дип җәен ашлык әзерләргә кирәк булган. Дала буйлап һәр кабиләнең шул вазыйфасын үти торган үз калалары булган (картлар, хатыннар белән балалар кала торган җир). Шул каланы ныгытканнар, сакчылар калдырып йөргәннәр. Шунда кирәк-ярак әзерләүче һөнәрчелек тупланган һәм картлар калада туктап калып, мәктәп-мәдрәсәләрдә яшь буынны укытып тәрбияләгән. бер кала системасы белән бәйле кабиләне калык-халык дип атаганнар. Үз тирәсендәге ияреп калган чит халык кешеләрен йә "калмак-калмык", йә "калган-калан-колонист" дип атаган. янында яшәгән халыкларда да шул сүзләр куллануга кереп киткән (колония, колонист, кальга, калмык).
Иксез-чиксез Далада яшәр өчен астрономияне белергә кирәк булган. Халык йолдызларны, ай белән кояшны өйрәнеп далада-чүлдә дөрес юнәлеш белән йөреп һәм һава торышын тыеп гамәлен кылган. Дала тирәсендәге төрле халыклар белән аралашырга туры килгән, монда алыш-биреш системасы булырга тиеш булган биредә хисапка ихтыяҗ килеп туа. Шунлыктан математика кирәк булган.
2. Кала - төрки дөньясы системасының төп өлементы. Көнбатыш тарихы төрки дөньяны калалар дәүләте итеп күргән һәм шул калалар аша сәүдәсен алып барган. Гарәпләр шул калалардагы ныгытылган йортларны сакля (саклау) йортлары дип атаган, ә фарсылар ныгытылган калаларны «саклау» дип атап бара. Төрки дөньясындагы калаларда яшәгән халыкны һөнәре буенча сакалиб (саклаучылар) дип атаганнар. Сакалиблар даладагы кардәшләреннән ике ягы белән аерылып торган:
— Ир-ат арасында урта буын аз санлы булган. Чөнки алар күбесенчә далада яшәгән (грек мифологиясе буенча ир-ат — кентавлар далада яшәгән, ә калада ам-азаннар — амазонкалар калып торган; шулай ук авторның күзәтүе буенча да: «Василиса-Вәсилә прекрасная» һәм «Җүләр Иванга» багышланган урыс әкиятләрендә еш кына урыс егете татар авылына кергәндә анда хатын-кыз гына булганлыгы чагылдырыла). Ир-ат ягыннан күбесенчә йә малайлар, йә балаларны тәрбияләгән картлар калада булган. Каладагы урта буын ир-ат йә һөнәрче, йә сакчы булган. Карт калачылар ак сакалы белән үз тормыш дәрәҗәсен белдерә алган һәм ул аны кышын салкын җилдән саклаган. Сакчыларның сакалы калада калган башка яшь егетләрдән яшь ягыннан өлкәнрәк икәнлекләрен белдергән. борынгы халыкларда йолаларда да сакал ир-атның көчен (мужество, мудрость, волшебство) белдергән;
— Калачылар далада азрак йөргәнгә, тәннәрен җил белән кояш азрак ашаган һәм алар аксылрак тәнле булган.
Гарәпләр һөнәре белән вакытлыча төркемләшкән төркиләрне кыяфәте һәм тән төсенә карап икесен ике төрле атаган: калачы-сакалип һәм далачы-төрки кабиләләре.
Ислам дине төркиләргә гарәпләр фәлсәфәсен иңдергән һәм аларны һөнәре буенча бүлеп йөртүне дәвам иткән.
3. Төркиләрнең далада йөрү системасына кире әйләнеп кайтыйк.
Маяк - шул системаның төп төшенчәсе. Маяк дигән сүзнең төрки сүз икәнлеген дә исбатларга була:
— тавык печәнлектә йомыркасын салсын дип, анда йә мая ташын, йә мая йомыркасын салалар;
— ике авыл арасындагы юл буйлап мая агачлары утыртканнар;
— шулай ук юл буйлап кышын таякларны карга төртеп, салам чорнап, буранда адашмаска дип маяклар ясаганнар.
Төп-тигез Далада адашмаска, ягъни кирәк юнәлешне дөрес сайларга дип йолдызларның йөрешен өйрәнергә кирәк булган. Шуңа күрә төркиләрнең гыйлемендә астрономия белән математика бик мөһим урын алган һәм төрки ханнар астрономияга бик нык игътибар иткәннәр. Шулай ук мәдрәсәләрнең соңгы көннәренә хәтле укучыларына астрономия укытканнар. Рәсәй мәктәбендә бүгенге көнгә кадәр астрономиягә игътибар бик аз. Шуңа күрә дә СССРның иң данлыклы астрономлары Р.Сагдеев, Дибай һәм Галеевларның татар булуы очраклы хәл түгел.
Далада кояш юнәлеше белән йөргәндә еш кына зур елгалар очраган (Хуан-Хе - һу-су, янц-зы-су, Амур, Анасай, Åртыш, Идел, Җаек, Тын һ.б.). Шуларны көтүләр белән кичү өчен үзенең суда йөзү системасы булдырылган.
Далада йолдызлар юнәлешенә таянып йөрү белән зур елгаларны кичү тәҗрибәсе диңгездә йөргәндә дә булыша алган.
Күп кенә диңгезгә кагылышлы сүзләрнең төркилеген күрергә була:
— cable - кабель - каплы канат - сумала белән капланган канат;
— корма - корма, көймә өстенә корып ясаганнар;
— каик - каек;
— корабль - корап, агач кәүсәсеннән кырып көймә ясаганнар, соңыннан такталардан корып, көймә корганнар;
— кормчий — кормачы;
— trap - трап - терәп куйган баскыч;
— судно - судан;
— река - «арык-чиста су» (урыс телендә «а» хәрефенә башланган төрки телләрдән кергән сүзләрдән беренче хәрефе тешеп кала, йә икенче авазга күчә, әле 1960 нчы елларда «Иделдән-река Волгадан» суны кайнатмыйча өчәләр иде).
— камбуз - «кама базы» («кама» сүзе көнчыгыш төрки-татарларда «кастрюл» сүзе булган, «камыр» сүзе дә шуның белән бәйле; шунда ук «баз» сүзе корма диварын белдергән, «пазар-базар» сүзе шуннан чыккан, безнең якта «баз» ашамлык саклау урыны булып кулланыла).
Төрки халыклар йөреш даирясен күз алдына китерер өчен ике әйтемгә игътибар итик
— «кояш бата - кояш баи». Дөньяның чигенә барып җитәм дисәң, көн батышка барганда, Атлантик океанына барып терәләсең. бу очракта көн азагында «кояш бата»;
— «таң ата». Көнчыгышка юнәлсәң, коры җирнең чиге күренми, төнъяктарак утраулар бар шуның белән кояш төрле җирдән килеп чыга: судан да, боздан да, жир өстеннән дә.
4. бу гыйлемнәрне мәдрәсәләрдә өйрәнгәннәр. Мәдрәсә системасы дә төрки дөньясыннан чыккан дип санала. Урыс теленә килеп кергән "мудрый-мудрость" (мәдрәсә) дигән сүз олы яшьтәге белемле кешегә генә әйтелә. Төрки дөньясында гына хөрмәт итеп картларга аксакал дәрәҗәсен бирәләр. Чөнки алда әйтелгәнчә, төрки дөньясында каладагы олы яшьтәге картлар гыйлемне яшьләргә тапшырган (мәсәлән, Ш.Мәрҗәни 50 ләрдә Казанга кайтып галимлеген таныткан). Мәдpәсәдә укыту ысулы бәхәскә нигезләнгән. Шуңа күрә гарәп телендәге "мәдрәсә" (мөдарәсә - укышу) үзенең төшенчәсе белән уку йортларының бер төре исеме итеп сакланып калган. (Гарәпләр үз уку системасында белемнең дөреслеген икенче төрле тикшерәләр, алар мантыйк белән тикшермиләр. белемнең дөреслеге шул белем бирүченең дәрәҗәсе белән ачыклана).
III. Тәңрелек (гелеоцентризм) фәлсәфәсенә ышануга төрки дөньясында күп сәбәпләр булган:
1. Төркиләр җир шарының төн ягында яшәп, төнге күктәге бөтен йолдызлар җидегән йолдызчыгындагы Казак йолдыз тирәсендә әйләнүен аңлаган. Дөньяда бары тик төркиләр даласы гына ярты җир шарына сузылган. Төркиләр терлекне кояш юнәлеше белән йөрткән. Шуңа күрә алар үз тәҗрибәсеннән чыгып, гасырлар буе кояш юнәлешендә бару вакыты белән кире әйләнеп кайту вакыты көн саны белән аерылып торуын аңлаган. бу аерымлыкны җирнең кояш янында әйләнүе белән генә аңлатып була.
Төркиләрнең Галәмгә булган шундый карашын XIV гасырда Сәиф Сараи табигый хәл итеп үзенең шигырендә чагылдырып китә. бу фәлсәфәне Ауропа XVI-XVII гасырларда Джордано бруноны яндырып һәм Коперникны төрмәдә тотып кына кабул итә алган.
2. Далада кояш җирне җылыткач, төрле җәнлекләргә җан кереп, җир астыннан чыгуы Тәңренең җан иясе булуын аңлата. Мәетне җиpләү йоласының да шул Даладан чыкканын аңлатып була (һиндлар мәетләрне яндыралар).
3. Төркиләргә Дала тирәсендәге төрле халыклар белән аралашырга туры килгән һәм аларны үзара килештеpүче - берләштерүче фәлсәфә кирәк булган.
IV. Индианнарның Дала халкы белән бер диндә булуы кимендә 250-300 гасырлык тәңрелек диненең тәгълимәтен күрсәтә.
V. Диннәр белән бәйләнештә булган "җен" белән "җан" дигән ике сүзгә игътибар итик.
Татар телендә "юл-җул", "егет-җегет" дип әйтәләр. бу аваз үзгәреше системасында "җен-җан" сүзләрен "ен-йан", "инь-янь" дип әйттергә була. "Инь-янь" сүзләре Кытай фәлсәфә системасында бер-берсен тулыландыргыч компонентлар. Мәсәлән, "ир-хатын", йә "җир-һава", йә «кыш-җәй» — «чәчәк ату»-«йомылып калу» (шулай ук Ђдәм белән Һава яһүд телендә «җпр-һава» була). Гарәп телендәге "җен-җан" аерым ике дөньяны белдерә. Монда гелеоцентризм идеясы сизелми. Кешеләр дөньясы җаннар дөньясы белән бәйле. Шулай ук Коръән буенча Алла җен дөньясын да яраткан. Җеннәр арасында кешеләр дөньясында сыман начары, да яхшысы да бар. Монда да гелеоцентризм нигезләре күренми.
Татар телендәге "җен-җан" бер кешедә - бер тәндә бар («җенем сөймәгәне», «җенем кытыра»). Монда татар әкиятләрендәге булган кануннарга буйсынып, "җан" кешенең үзәге булса, "җен" аны саклый торган кабы була.
VI. Мәдрәсәләр системасы төрки дөньясыннан чыккан дип санала. Ә мәдрәсәдә гыйлем бирү системасындә төп фәннәрдән дин, астрономия, география һәм математика булган. бу фәннәр мәдрәсәдә очраклы рәвештә укытылмаган. һәр фәннең төрки дөньясында күрсәтелгәнчә гамәли максаты булган.
Нурихан Фәттах хезмәтләрендә «Алла» сүзе төрки икәне күрсәтелгән. Шулай ук «Мулла-му+алла» алла кешесе мәгънәсендә төркиләрдә генә кулланыла. Калган телләрдә «мулла» урнына «имам-хатиб» сүзләре кулланыла. Төркиләрнең дин тәгълимәтендә «Алла» һәм »Тәңре» сүзләре синоним булып барган. бу очракта Коръәндә Алланың 99 сыйфатын белдерә торган исеме бар дип иңдерелә. Алла дигән сүзне Тәңре янында төрки телендәге аның сыйфаты итеп күрергә мөмкин. Ал (Алла) Тәңре дип аңларга була. "Ал Тәңре" сүзе махсус мәгънә белдерә. Таң атканда һәм кояш баеганда төркиләргә ал төстәге кояш алдагы көннең һава торышын яхшы булуын белдерә (кешеләр, үзләренчә, таң атканчы торып, таң атканын карап, алдагы көннең һава торышына спектраль анализ үткәреп (прогноз), кеше алдагы көннең язмышын күз алдына китерә алган). Шуңа күрә төрки халыклар Тәңрене ал төстә көткәннәр һәм аны таң атканчы торып, ашап алып, өндәгәннәр. Шуннан чыгып уразадагы сәхәр ашын төркиләр таң атканчы ике сәгать алдан ашап куялар һәм таң атканны күзәтәләр.
Г.Исхакый да үзенең "Күк капусы" дигән әсәрендә бер дини риваятне китереп, шунда ал төстә күк капусы ачылып, Алланың кешеләр теләкләрен үтәгәнен күрсәтә.
Аерым уразаны өйрәнеп чыгыйк.
Төрки даласында җәйдән соң көзкене яшелчә ашын ярма, он, ит алмаштырып бара. Кышын консервантлар гына кала. яз килеп җиткәч җәен әзерләгән ашамлык бетеп бара. Җәйгә таба яшелчә ашына күчү алдыннан ашказанында кинәт микрофлораны үзгәртергә туры килә. Шуңа күрә Нәүрүздан соң ташу вакытында төркиләр тонып калып, ашауны тыеп, ач торганнар (шулай ук христианнарда да пост була) — көне буе уйланып, Алла Тәңгере белән аралашып көн уздырганнар. бу гореф гадәт Тәңгере белән аралашуга кайтып калган булган булса, төркиләр бер-ике сәгать таң ату алдыннан ашап алып (сәхәр ашы), хайванарны карап алырга тиеш булгананнар. Кояш баеганчы 13-14 сәгать узган.
Гарәпләрнең өкваторга якын булганга көн төн озынлыгына туры килеп якты көн озынлыгы 11-13 сәгать була. Гарәпләрдә ел фасылы юк диярлек. Åл буе оазисларда яшелчә үсеп тора. Ашамлыгы бик үк үзгәрми. Ашказанындагы микрофлора ел буена бер төрле була.
Рамазан аендагы ураза турында коръәндә әйтелмәгән, бу гореф гадәт хадисләрдә генә чагыла. Анда бер хадисендә дә «Ураза сәламәтлек бирә», дип тә әйтелә.
бу гореф гадәт төркидән иңдерелгән булса, гарәпләрдә яз фасылына төркәп куюы җайсыз. Шуңа күрә аны ел дәверендәге берәр айга (рамазан ае) төркәп куюы уңайрак булып чыга. Ислам динендәге төркиләр өчен рамазан ае ел фасыллары буенча күчеп йөргәнгә ураза тытуы кыенлаша һәм сәламәтлек ягыннан файдасы кими. Шулай ук, гарәпләр үзенчә — уразада таң атканчы сәхәр ашыйлар. Әле җәйге төн белән кышкы төн гарәпләр җирлегендә ярты сәгатькә генә аерылып тора, ураза тотуын рамазан аена төркәгәч татар җирендә төрле ел фасылларында ун сәгатькә аерыла башлый. Шуңа күрә җәен ураза тоту мәсьәләсе төнъяк төркиләрдә бик четерекле. Муса бигиев белән ислам галимнәре ураза вакытында безнең якларга килгән гарәпләргә һәм төнъякка киткән төркиләргә Сәгүд гарәпстаны вакыты белән дини гамәлләрен кылырга кушалар (булган җирлектә таң атса да Мәккәдә таң атуын көтеп сәхәр ашыйлар, Мәккәдә кояш баегач авыз ачалар).
VII. Төньяк Кытайда Хуан Хе елгасы буенда хуннар арасында яшәгән 25 гасыр өлек Конфуций тәгълимәтендә төркиләрнең төп кануннары чагылып бара:
— картларны хөрмәтләп карау;
— олыларны хөрмәт итү;
— Тәңгерегә таяну;
— Кытайларның түрәсе «күк улы» дип аталган;
— укыту системасы төркичә мәдрәсә системасына туры килә.
VIII. Нурихан Фаттах күзәтүе буенча Атлантида (Ат-land) төркиләр идәрә иткән. Шуны дәлилләрен көчәйтеп алыйм.
Грек мифологиясеннән билгеле булганча, алар кентаврлар һәм амазонкалар белән аралашкан. Кентавр — грек мифологиясендә бердәм булган «ир вә ат». Кентаврлар хатын кыздан аерым йөргән. Төрки телләрдә дә «ир-ат» сүзе грек телендәге «кентавр» сүзенә туры килә. Ир-ат далада кирәк булганда аерым тормыш итәрлек, җитлеккән атка атланып йөргән егет булып чыга. Шунан чыгып греклар үз истәлегендә төркиләр белән аралашуын кентавр рәвешендә тасвирлаган.
Татар хатыны хуҗабикә булып күбрәк калада яшәгән. Алар арасында азынганнары да булган. Тәңрелек динендәге ханбикәләр үз янына сакка ир-ат кертмәгән хатын-кыз сакчылары булган. Ханбикә сакчылары ам-азынганнары булып, «амазонка» итеп грекларның истәлегендә калган. Шулай итеп грек иле загыйфләнгәч төркиләр грек җире аша үтеп румлыларга барып җиткән. Тарихта билгеле булганча, румлылар дәүлетен өтрусклар читтән килеп төзегән. Римны төркиләр тотемнары булган бүре белән каз саклаганы да билгеле.
Урыс тарихында язылганча Рум империясен оештырган һәм юкка чыккан халык исемен, «этруск» сүзенең мәгънәсен ачыклап алыйк. бу сүзнең тамыры «өтр». бу халыкның тотемын төрки булганын искә тешерсәк «ат-ир — эт-р — ир-ат» булып чыга. Рим империясе белән латин теле тәңгәл булганы билгеле. Нәрсә соң ул «латин»? Бу зүзне ике өлешкә таркатып карыйк - «ла-тин». «Тин» сүзе «Тәңрене» белдергәнен алда атап чыккан идек. Бу версия буенча «ла» дигән сүзне «Алла» дип карарага мөмкин. Алайса «латин» сүзе «алла тәңре» дип укырга кирәк. без инде бер төркем латин телләрендә куллангән төрки сүзләрне ачыклап чыктык инде. Тагын ике сүзне ачыклап алабыз. «Кач-кач» уены француз телендә дә «cach-cach» дип әйтелә. Франция җирендә яшәгән «һалл» халкы XIII-XV гасырда «хахуллар-күк улы» соман чәч үстергән. Билгеле булганча, шул чырда Рим империясе җирлегендә төркиләр идәрә иткән «мәмлүкләр» һәм «госманлылар-асмани-күкуллары» дәүләтләре булган. Моннан чыгып «һал-алла»лар «күк уллары» була.
Христиан һәм ислам диннәренең килеп чыгышын күзаллау
I. һәр дәүләтнең үз кануннары бар (конституция, җинаять кодексы, гражданнар кодексы). Ләкин халыкның күбесе шул кануннар белән таныш түгел. Гамәле дөрес булган кешене бу кануннар кызыксындырмый.
Дәүләт кануннары бозык холыклы кешеләрнең йә казыйларның игътибарын җәлеп итә.
Дөньяның килеп чыгышы турында киң таралган ике версия буенча да халык дөрес тормыш итә, шуңа күрә каралган кануннарга игътибар аз.
Мәсәлән, Алла Адәм белән һауаны яраткан. бер заман Иблис, аларны бутап, гамәлне боздырган. Шуңа күрә Алла аларны җиргә җибәргән. Ләкин гамәле дөрес булып, Адәм белән һауа тормышны җирдә дөрес алып барган.
Кешелек дөньясы үрчеп, бозыклыкка кергән.
1. (1 нче күзаллау-версия) Алла Ак диңгез тирәсендәге семит халкында шул бозыклыкны күреп, пәйгәмбәрләр аша дөрес гамәлне халыкка иңдергән (Мусага Тәүрәтне, Гайсәгә Инҗилне, Мөхәммәткә Коръәнне иңдергән);
2. Ак диңгез тирәсендәге семит халкы шул гамәлдә булган бозыклыкны аңлап, Алла ярдәмендә дөреслек өзләгән, Алла пәйгамбәрләренең аңына дөрес гамәлне биреп яздырткан.
яздырту өч ысул ярдәмендә мөмкин булган:
a)(2 нче күзаллау) үзенең яраткан гамәлен иңдерү,
b)(3 нче күзаллау) җирдә дөрес гамәл иткән халыкның тәҗрибәсен иңдерү,
c)(4 нче күзаллау) җирдә дөрес гамәл иткән халыкның тәҗрибәсен өйрәнүне иңдерү.
Кеше маймылдан яралган булса, кеше дөньясы үрчеп кабиләләргә оешып дәүләтләр төзи башлаган. Кайбер дәүләтләрнең гамәле тискәре булганга, алар үз язмышын төзи башлыйлар.
язмышны төзегәндә камилләштерү өчен бер Алла динен уйлап чыгарып язганнар. Шуны ике ысул белән язырга мөмкин:
a)(5 нче күзаллау) җирдә гамәле уңай булган халыкның тәҗрибәсен өйрәнеп язуы,
b)(6 нче күзаллау) үз халкының тарихта булган тәҗрибәсенә таянып, халыкның холкын күз алдында тотып язуы.
II. Семит телләренең сыйфаты хәтер көчен үстерә һәм хәтер белән өшләүгә көйләнгән. Шуңа күрә 1-4 нче күзаллаулаp буенча Алла дин гамәлен бер җирлектә һәм бер халыкка гына Тәүрәтне, Инҗилне һәм Коръәнне иңдереп бер-берсенә таянып үстереп яздырганын күрәбез. Шулай ук 6нчы күзаллау да семит халкының холкы чагылыш табып үскән.
бишенче күзаллау дөрес булса, семит халкы яшәгән җирлектә Рум империясендә Тәүрәттә һәм Инҗилдә булган тәгълиматне тулысынча тормышка ашырып булмады, шуңа күрә Тәүрәттә һәм Инҗилдә булган гамәлне камилләштерер өчен якын булган икенче халыкның тәҗрибәсен өйрәнеп камилләштерергә булган.
Гарәпләр янында бәрбәрләр, төркиләр, румлылар һәм фарсылар яшәгән. бәрбәрләр һәм төркиләр генә гарәп сыман күчмә халыклар.
Гарәпләр белән янәшә Тәңре диненә табынган төркиләр яшәгән. бәрбәр һәм төркиләрне күз алдына китерсәк үзенең гамәле белән төрки халкының дөньяга шул чорда тәөсире бик зур булган. Аларның тормыш гамәле күчмә гарәп гамәленә охшаш булып, төркиләрнең тәгълимәте Тәүрәт, Инҗил һәм Коръән өчен нигез була алган.
Кеше дөньясының гамәлен Алла дөрес күзалласа, Тәүрәтендә үк дөрес гамәлне кеше дөньясына җиткерер иде. Шуңа күрә каралган мөмкинчелекләрдән Алла Коръәнне йә җирдә дөрес гамәл иткән халыкның тәҗрибәсен иңдереп, йә өйрәнүен иңдереп яздырткан.
Мөселман татарлар Алланы Тәңре исеме белән дә атаганнар, шуңа күрә ислам дине белән тәңрелек бик якын булган. 3,4,5 күзаллаулар буенча гарәпләр төркиләрнең гамәлен китапка - Коръәнгә күчереп язган.
III. Сүзләр өтимолгоиясенда да каралган күзаллаулар чагылып бара.
1.Тәңре динендә булган төрки таң атканчы торып, таң атканын күзәтеп, алдагы көннең һава торышын ачыклаган, һәм алдагы көннең өшен алдан чамалап үткәргән, Шуңа күрә төркиләргә аллы Тәңре язмышын билгеләгән.
2.бүгенге көндә булган яңа ел тәртибе Ауропада XIV-XIV гасырларда куллануга кергән. Аңарчы ел башы мартта башланган (Латин телендә сент+ябрь-җиде, окт+ябрь-сигез, но+ябрь-тугыз, дек+абрь-ун — март беренче ай була. Көн тәртибе үзгәрешен искә тешерсәк, Нәүрүз бәйрәме март башында булган икән. Шуннан чыгып Нәүрүз бәйрәме яңа ел булган дип әйтергә булган. Рәсәйдә 1669нчы елны Петр I Нәүрүз бәйрәмен бетереп Гыйсаның туган көненә туры китереп яңа елны иглан иткән).
3.Алда атап чыканча, "рай" сүзе дә «ра+и»-«тәңренең якын-тирәсенә» туры килә.
4.Коръәннең ун алтынчы сүрәнең сигезенче аятендә дә гарәп-төрки янында булган ат-качар-ишәккә рәсми игътибар итеп Алла исеменнән югары бәя бирелгән:
"8.янә сезгә зиннәт өчен вә атланыр өчен, йөкләр йөкләр өчен ат, качыр, ишәкләрне яратты hәм дә сез белмәгән нәрсәләрне халык кыла."
Ә шундый ук төрки Даласында булмаган атланып йөргән һәм йөкләп йөргән дәягә сарык шикелле генә аерым бәя бирелгән.
5.Риваятьләр буенча христиан динен Рум империясында беренчеләрдән булып коллар кабул иткән. Христиан диненең өченче бәйрәме дә - "благовеùение" азатлыкка багышланган. һәм христиан дине тәгълимәте буенча урыс телендәге "судьба" сүзендә (гульба, стрельба) кеше Алла тарафыннан җир йөзенә әсирлектә яшәргә, сыналырга җибәрелгән була. бу тормышта бәхетне белдерә торган "счастье" сүзе кешенең ниндидер үзе сайлаган уңай өлешкә ия булуын, ә бүлеп бирелгән начар өлеш - "доля" сүзе белән белдерә. "Æелаю у+дачи" дип шул гамәл кола торган җир янына өләгүне теләү. Савыт-саба ватылса «к счастью» дип әйтәләр, монда тагын шул өлешкә ия булу мөмкинчелеге турында сүз бара. Ислам динендәге "кадер", "тәкъдир", "кыйсмәт" дигән гарәп сүзләре язмыш сүзен аңлата. Шулай ук бу сүзләр кылган гамәлне бәяләүгә юнәлтелгән. "Кадер кичәсе", "Кыямәт көне" дигән сүзләре дә кеше гомеренең кылган гамәлен бәяләүгә багышлана. Гарәп телендәге "бәхет" дигән сүз, шулай ук очраклы хәл дигәнне белдерә. "бәхет" дигән сүз татар теленең фәлсәфәсенә туры килмәве "бәхетеннән шашкан" дигән әйтем дә белдерә. Мәсәлән төрки-татар язмышы буенча ниндидер нәтиҗәгә ирешә икән, аның өчен шул нәтиҗә очраклы хәл түгел. Шуңа күрә "бәхет" - көтелмәгән әйбер булып кешене акылдан яздыра ала. Шулай ук урыс халкы әкиятләрендә автор күзәткәнчә, татарның тотемнары ат белән бүре һәм татар-хатыны Вәсилә урысның язмышын билгеләп бәхеткә ия итә.
6.Нигә «мулла - му+Алла» (Алла кешесе) сүзе гарәптә кулланылмый? Аның «му-мө-ма-мә» кушымчасы гарәптән алынган булса да «Алла»сы төрки булып чыга.
7.«Җомга» сүзе гарәп телендә җыелыш мәгънәсен белдерә. Шулай ук төркиләрдә дә «җыймага-җыенга» йөриләр. «Җомга» сүзе төрки булганын янында булган сүзләр дә дәлилләп тора: «Маҗит» сүзе гарәп телендә данлы кешене белдерә, йәки «Мөхәммәт» сүзенә туры килә. »Җит» сүзе гарәп телендә юк, аны төркичә «җыет» дип кулланырга була. «Ма+җит» — «җоймага җыючы» кеше була. бу төркемгә «мәчет» сүзе дә килеп тоташа. «Мә+чет-мә+җет-мә+сҗет» - өндәүче, җыймага җыючы кеше булып чыга. Андый кеше данлы була. «Мө+хамм+ат» сүзе «мәчет» сүзенең тәрҗемәсе булып чыга.
8.Нигә Иса белән Мусага Алла шундый исемнәр биргән?
«без пәйгамбәрләрне хәбәрчеләр йәки дингә өндәүчеләр итеп җибәрдек, дип әйтергә кушты».
(Коръән, «Нәхел» сүрәсе, 39нчы аять; «Җинн» сүрәсе, 21нче аять; «бәни Исраиль» сүрәсе, 56нчы аять; «Кәһәф» сүрәсе, 54нче аять)
Г.Гобай. Коръән серләре.
«Иса» белән «Муса» исемнәр гарәп телендә мәгънәсез. янында булган төрки телдә гарәпчә язылган «Иса» сүзе «Исә» дип тә укыла. «Исә» төрки телдә Коръәндә әйтелгәнчә «истә тотуны» белдерә. Алдагы 1,3,4,5 күз аллауларына туры килә. «Муса» да «Му+Исә» дип аңларга була. Монда гарәп телендәге «му» кушымчасы «Муса»га — «искә тешерүче» дигән мәгънә бирә. Шулай ук Коръәндә әйтелгәнчә пәйгамбәр вазыйфаларына туры килә.
9. Грек телендәге «һауа» сүзе төрки телләрдә «йауа-йөва» дип яңгрый. Шуңа күрә кызларны димләүчеләр татар телендә йаучылар дип атала да, христиан динендә Адамның хатыны Ева була.
10. «Мөшрик-мәгриб» сүзләре «көнчыгыш-көнбатыш» сүзләренә туры килә. бу сүзләрдә «мө» белән «мө» кушымчалар. Сүз тамырлары «шәрык» белән «гарәп». «Мәгриб» сүзе магънәсеннән чыгып гарәпләр көнбатышта яшәгәнен күрәбез. Мөшрикләрне көнчыгыштан табып була һәм шаригатьтә шунан килә. Мәккә белән Иерусалимнан көнчыгышка игътибар итсәк. Анда фарсы белән төркиләр генә яши. Ләкин тарихта билгеле — гарәпләр белән фарсылар үз ара кеннәшеп яшәгәннәр. Шулай ук, төркиләр җирлеген дүрт диңгез билгели: Кара диңгез — төнъяк диңгез (төркиләрдә төсләр кара-төнъяк, сары-көнчыгыш, ак-көнъяк, кызыл-көнбатышны белдергән); Ак диңгез — көнъяк диңгез, Кызыл диңгез — көнбатыш диңгез. Кызыл диңгезнең арягы аерык булып Африка җирляре Аеырык-Afric дип аталган. Төн яктагы Карпат таулары белән балтика тирәсендәге сазлыклар аерып торган җирне «Айырып-Europ» дип атаганнар. Бу фикерне куәтләп «гарәп» сүзенә игътибар итик. «Гарәп» сүзендәге «г» харефе казан татарларына хас булган африкатаны «г» хәрефен белән белдерү. Калган телләрдә бу сүз «арәп-арип» дип яңгырый. Бу очракта арип» белән «аурып» сүзләре якынлашып, мәгънәсе белән «аерып» сүзенә туры килә. Семит телләрендә дә бу ике сүз «арип—көнбатыш»ны белдерә. Шулай ук бер тамырдан чыкканын исбатлый.
бу сүзләрдән күренгәнчә 1,3,4,5 күзаллауларга дәлил була ала.
IV. Йолаларда да чагылып бара.
1.Алтай халкының йолаларында Үлгән (җир асты алласы) кешене балчыктан ясаган — Коръәндә дә шулай ук Алла Әдамне яратка.
2.Христиан динендә пәйгамбәрләр белән изгеләрне нурлы таҗ белән сурәтләп бирәләр. Иртә таңнан Ал-Тәңредән килүче пәйгәмбәр ишек тебенә басып сүзен алып барганда, сүзен куәтләп нурлы таҗ яктырткан.
3.Урыс телендә «алтарь» сүзе Алла торган җирне белдерә. Чиркәүдә алтарь алтын белән йөгертелә кояш-Тәңгерегә туры китереп ясыйлар. «Алтарь» — «Алла тора», йә «Ал тора» сүзләреннән үзгәреп куллануга керүен аңлата. Монда ике якын булган мәгънәне танырга була: алла торган җир, йә ал төстәге тәңгерелекнең дини урны.
4.Гашыйк булган яшләр үз мәхәббәт хисләрен тоя алмыйча Таң атканны көтеп, теләкләрен белдереп, язмышын ачыкларга телиләр. Күпкенә мәхәббәткә багышланган яшьләр җырында «алтаңны» искә тешерәләр.
5.Мөхәммәт пәйгамбәр Тәңре юлы белән Мәдинәгә көнчыгыштан килеп керә.

«Идель», №1, 2002
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.