Latin

Чуртан

Общее количество слов 628
Общее количество уникальных слов составляет 421
47.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
59.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
— Бу кем була?— дип янымдагылардан сораган идем, миңа:
— Чуртан!— диярәк җавап бирделәр.
Шикләнебрәк калдым. Чуртан бик елгыр, ерткыч, ялтыравыкка кызыга торган балык инде ул.
Бервакыт күршем белән балыкка барган идем, Агыйделгә. Суның чиста чагы, төбенә кадәр күренеп тора.
Утырабыз. Балык чиртми дә. Инде кайтырга дип көймәбезне кузгатасы идек, ялтыравыклы кармагымны тартып ала башлаганда, каян килеп чыккандыр, артыннан атылган уктай чуртан сикерде. Ялтыравыкны югалтуы аның сабырын кисте. Бәракәллаһ! Ул уңга да, сулга да ташланды. Судан күренеп тора, тамаша инде менә, чын тамаша. Чуртанның бимаза йөрәге гүяки койрыгына төшкән, әле чума, әле чыга, әле су үсемнәре арасында кайнаша, ялтыравык кармагымны эзли...
Хатирәләремнән айнып:
— Исеме ничек соң аның?— дип янымдагылардан сораган идем, кабат шул ук кушаматын гына ишеттем.
— Чуртан инде, Чуртан!
— Мулла кушканы?— дим.
— Чуртан,— диделәр,— аның бүтән исеме юк бугай!
Хәер, Робертлар, Кимнәр, Альбиналар, Рево һәм Люцияләр, Тракторлар заманында Чуртан исеме генә булмый калмас. Хәзерге муллалар да замана арбасыннан төшеп калганнардан түгел, Разин дип кенә кушканны, Степанын гына калдырмаслар.
Чуртан — Чуртан инде, алай булгач!
Мөслимдә мин үтеп барышлый гына идем. Әмма бу адәмнең исеме һәм аның заты ничектер күңелгә кереп калган. Вакытлар узгач, тагын Мөслимгә барып чыгылды. Эшнең җае килми аптыратты. Миңа танышларым:
— Моны Чуртан хәл итәр, аның кулыннан килмәгәне юк!— диделәр.
Мөслим уртасында, озын торык-лафетлы машинаның көпчәкләре шартлап, йөген бушатмыйча гына тәгәрмәчләрен алыштыру мөмкин түгеллегеннән гаҗиз идем. Кран кирәк! Күтәрттерми булмый!
— Чуртан булса, табып бирә инде!— диделәр.
Ярты Мөслимне айкап та бер күтәртмә кран табып булмады. Менә Ходайның рәхмәте, бәхеткә Чуртан үзе килеп чыкты.
— Кара әле, агай-эне, хәлләр мөшкел, күтәртмә кран табасы иде,— дидем, аңа Чуртан дип атап әйтергә шикләнеп, әмма гозеремне яшермичә.
— Хәзер,— диде һәм юк та булды бу. Ул да түгел, күтәртмә кран безнең янга килеп тә туктады, эшкә дә кереште.
Көпчәкләрне алыштырып бетергәндә Чуртан үзе дә күренде.
— Булдымы, агай-эне?— ди бу, бер дә урынында тыныч кына басып тора алмыйча. Әле көпчәкләрне иелеп-иелеп карап ала, машинаның алдына-артына төшә.
— Рәхмәт инде, коткардыгыз! Миннән күпме тиеш?— дим.
— Исемең ничек әле?— диде ул, бер дә аптырап тормыйча.— Кирәксәгез, үзем эзләп табармын! Хәерле юл!
Чуртан икән, ерткыч та булырга тиеш иде ул. Нәфсесен тыя белмичә, чамасын онытып, катырак каптырмагае? Минем ише вак-төяк балыкны соса гына инде андыйлар. Әмма нишлисең, булдырмасны бар итте шул. Андыйларга җаның да җәл түгел.
Әмма Чуртанның тиз арада гына миңа эше төшмәде, аңа бурычлы кала бирдем. Ара өзек икән, дуслык та төзек була, диләр!
Тагын да Мөслимгә барып чыгылды. Бу юлы мине районның башлы-күзлеләре шашлыкка дәштеләр. Урман аланына җиңел машиналарда гына килеп кердек. Монда безне киң күңел, сыйлы табын белән Чуртан каршы алды. Асылган казанында итле шулпа пешә, уңдарак олы борынлы бер әрмән агае шашлык кыздыра, арырак ике чибәр туташ өстәл хәстәрен күреп, купшы чыпчыклардай чирек-чирек киләләр. Әзерләнгән аш-суга караганда, бәйрәм бик шәп булырга тиешлеге аңлашылып тора. Чуртан, бик җәһәт һәм өлгер кеше буларак, безне өстәл тирәли утырта да башлады.
Бераздан, күңел офыклары киңәеп киткәннән соң, якын-тирәдәге табигать хозурлыгына да күз төшә башлады. Безнең табынның аргы тарафындарак ялтырап яткан күлнең бу тарафында су коена торган урыны да бар икән. Язылып алабыз дип шунда таба атладык. Килеп җитмәстән Чуртанның сабыры тәмам сынды. Менә хәзер, чишенеп тә тормастан, чибәр кызлар күзедәй тоелган шул зәңгәр күлгә чумар төсле иде. Ул да түгел, безне су керергә дәртләндерә башлады. Үзе, тәмам диярлек чишенеп, аны-моны әйтеребезне өлгерткәнче, “мелт”, башы белән күлгә кадалды һәм юкка да чыкты.
Тәненә су йокмый иде бугай, әле чума, әле — “чупылт”, килә дә чыга, тагын юк була. Караңгылык дөньясына китеп югалган үтә күренмәле зәңгәр күл төбендә аның аксыл сөяк тәне олы балыктай ялтырап-ялтырап китә. Ничек курыкмый икән дә хәле бетми моның?
— Чуртан үз рәхәтендә, аның белән ярышып булмый!— диделәр иптәшләрем, аның хакында.
Бәхәсләшеп торасы, дәлилләр өстәп маташасы түгел иде. Барысы да күз алдында. Чуртан чыннан да үз рәхәтендә мәш килде.
Шунда аның алдында бурычым барлыгы исемә төште һәм мин дә күлгә чумдым. Тәнемне салкын суы куырып алды.
Август-сентябрь, 2003.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.