Latin

Бүләкләү

Общее количество слов 2748
Общее количество уникальных слов составляет 1526
37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(портрет)
Шәм шәһәре дигән ай шәһәрдә
Кич ахшамсыз капка ябылмый.
Үткәндәгенәй гомер, калган хәтер
Сатып алыйм дисәң табылмый.
Халык җыры.
Мәктәп директоры, капкасыннан чыгуга, Туры Тукай кушаматлы Габдулла картны очратты. Аның исәнләшүенә каршы карт: " Әйбәт әле, аллага шөкер. Сез дә әйбәт икәнсез. Капка - коймаларыгыз, гаражыгызны нинди матур итеп буяп куйгансыз, тач мәктәпнеке төсле",- диде.
Директор ханым, картка җавап биреп мәшәкатьләнмичә,уйлана-уйлана юлын дәвам итте.Менә бит, дөньяның юләрләре адым саен. Соң мәктәптә мичкә-мичкә буяу торып, үз коймаң өчен буяу сатып алып йөрмәссең бит инде. Кемнең кулында, шуның авызында диләрме әле. Форсаттан файдаланып кала белмәсәң, фәкыйрьлектән башың чыкмас. Буяу гына нәрсә ул? Җаен чыгара белгән кешегә үзе кулыңа керергә торган маллар бар. Сине тиеннәргә эшләткән хөкүмәт агайны аннан- моннан йолыккалап, үзенә тиешлесен ала алмаучы кеше шыр юләр инде ул. Менә бу карт та үзе дә яши белмәгән ( директор үзен яши белүчеләргә кертә иде), өстәвенә башкаларны өйрәтеп маташкан була. Шуңа да, дистә еллар авыл советы рәисе булып эшләп тә, хуҗалыгы башкаларныкыннан әллә ни аерылмый. Әнә, хәзерге рәисләргә кара: колхозныкынамы, авылныкынамы: һәр икесенең таудай өелгән хуҗалыгы, ике-өч машинасы, шәһәрдә фатирлары. Үзләренеке генә түгел, балаларыныкы да шулай. Акыллы итеп яши белгәч, җиденче буыннарына җитәрлек итеп,байлык җыеп куя белделәр. Ә бу дивана 4-5 банка буяуны төрттереп ята, тьфү. Хәер, ул социализм кешесеннән нинди сүз көтәсең инде?
Мәктәпкә килеп керсә, гардеробта капчык -капчык кәбестәләр, помидор тутырылган әрҗәләр һаман шулай өелеп торалар. Соң бит боларны кичә үк ронога җибәрергә тиешләр иде. Директорның ачулы соравына хуҗалык мөдире:
- Менә бу суган, кабак, патиссоннарны да җибәрәсе идеме соң? Сездән күрсәтмә булмагач, җибәртми тордым, - диде.
- Аларга - кашалотларга - барысы да сыя, җибәрегез,- дип, бүлмәсенә ашыккан директорны хуҗалык мөдире тагын:
- Ә чәкчәкне кайчанга әзерләргә?- дип туктатты.
-Атна ахырына. Анысын үзем алып китәрмен.
Кабинетына керүгә, библиотекарь кызны чакыртып алды. Бүген иртән төпчек улы шалтыратып,( ул быел университетның хокук белеме бүлегенә укырга кергән иде), реферат язу өчен Борынгы Вавилон (Бабил иле) патшасы Хаммурапи турында белешмәләр, мөмкин булса, рәсемнәр дә җибәр әле дигән иде. Ашыгып килеп кергән библиотекарьга:
- Тышына "Борынгы заман тарихы" дип язылган бик зур папка бар иде, шуны китер - диюенә каршы тегесе:
-Ни бит... ул папка юк, - диде.
- Ничек юк? - дип кырыс итеп сорады хатын.
- Ни... теге... ә-ә-ә, сезнең кибеткә (директор күптән түгел авылда азык - төлек кибете ачкан иде ) стеллажлар кирәк булгач, алардагы китап, папка, альбомнарны макулатурага җибәрдек ич, үзегез шулай куштыгыз. (Менә бу аңгырасы да сезнең кибеткә дип тора, ни дип кибетне кыстырмак кирәк?)
- Юк, алар макулатурага китеп өлгермәделәр әле,- диде директор , исенә төшереп.- Хәзер үк хуҗалык мөдиреннән ачкыч ал да иске складтан шул папканы эзләп китер. Кара аны, тиз кыймылда.
Библиотекарь китүгә, кыюсыз гына ишек шакыдылар. Ишекне ачса, үзе укыта торган унынчы сыйныфтан бер кыз:
- Апа, хәзер бездә дәресегез бар иде, -дип тора.
- Алдагы күнегүләрне эшли торыгыз,- диде директор.
- Бүген бездә әдәбият бит.
- Алайса чираттагы язучының биографиясен укый, өйрәнә торыгыз.
Үз газизенең эшен карамыйча, кеше баласын өйрәтеп ятмас әле. Шкафтан БСЭ ( Большая советская энциклопедия) алып, Вавилон, Хаммурапи дигән мәкаләләрне тапты. Сәркәтипне чакырып алып, бу мәкаләләрне сканерларга кушты.
Ул арада олы папка күтәреп, ашыгудан тыны кысылган библиотекарь кыз да килеп җитте.
Директор ярты өстәл зурлыгы диярлек катыргы тышлы папканы идәнгә салды да актара башлады. Борынгы Греция, Борынгы Рим, Вавилонның тарих дәреслекләре битләреннән таныш булган иллюстрацияләрен берәмтекләп карарга кереште. Әһә, менә ул Хаммурапи кануннары чокып язылган таш баганаларның рәсемнәре. Ә монысы нинди рәсем? Демонстрациягә чыккан халык төркемеме соң бу? Төркем өстеннән, кеше башларына баса-баса, кан төсендәге озын материалга эре ак хәрефләр белән »Требуем расстрела!» дигән лозунг күтәреп, ике ир – ат килә. Алар озын кунычлы күн итекләрдән, галифе чалбардан һәм җиңнәренә» 1937» дип язылган җилбәгәй җибәрелгән джинсы курткалардан. Акварель буяулар белән эшпәнгән бу рәсем Б.Кустодиевның «Большевик» картинасын хәтерләтә иде. Хатын рәсемгә текәлебрәк караса, ир-атлар дигәне колхоз рәисе белән авыл советы рәисе түгелме соң? Әйе, шулар
бит. Хәттә колхоз рәисенең артын сузыбрак атлавы да, авыл советы рәисенең ялтырап торган пеләш баш түбәсе дә аермачык бу без дип торалар.
Сүз дә юк, бу теге мәхлукның ( әле күптән түгел генә эштән туктаган информатика укытучысын – мәктәпнең элекке директорын – ул эченнән генә шулай атый иде) эше инде. Ләкин нигә андый рәсем ясаган, нәрсә әйтергә теләгән, - һич аңлашылмый.
Хатын, рәсемне читкә этеп куеп, альбомның брошюрасын эзли башлады. Актара торгач, бер кечкенәрәк папка килеп чыкты. Аны ачса, гаҗәпләнеп көлеп куйды: А-4 форматлы ватман битеннән аңа Чебурашкага охшатып ясалган химия укытучысы карап тора иде. Тач шул үзе: ул соргылт-зәңгәр күзләре дисеңме, эре-эре сипкелләреме, саргылт –җирән чәчләреме, елмаеп торуымы. Нишләптер Чебурашканың муенына шнур кисәге белән мәктәпне яхшы укып тәмамлаучыларга бирелә торган түгәрәк медаль дә асылган. Портрет авыл ишек алды фонында ясалган: яшел чирәм, сары чебиләр, сыер, сарыклар, умарта оялары.
Директор, кызыксынып, папканы кулына алды. Бәй, монда андый рәсемнәр шактый икән бит. Менә монысы, сүз дә юк, рус теле укытучысы. Ул инде нишләптер, беренче рәсемгә капма – каршы буларак, шәһәр фатирлары, җиңел машиналар фонында ясалган. (Укытучының ире колхоз бухгалтеры булып, үзгәртеп кору еллары башлануга, галәмәт баеп китеп, улын, кызын дәрәҗәле уку йортларына урнаштырып, аларга фатирлар, машиналар юнәткән иде, бу шуңа ишарә, ахыры.) Аның атсыман озынча йөзе, сине үтәли тишәрдәй булып карый торган очлы күзләре, кишер төсенә буялган бөрелеп килгән юка иреннәре, бер-ике сантиметр гына озынлыкта калдырып киселгән кыска чәчләре, көрән төстәге кыршылган көзге пальтосы – барысы да хәйран охшатып ясалган. Рәсем күбрәк кызгылт – җирән төсләр белән ясалгангамы, портретта төлке чалымнары бар. Әллә очлы борыны шулай күрсәтә инде? Хатын рәсемне, кулын сузып, ераккарак куеп карады. Әйе, нәкъ шулай, нәрсәседер төлкене хәтерләтә. Нинди штрихлар белән биргәндер рәссам моны, әйтүе кыен, ләкин бу тю-тюның (ялагайланып, ярарга тырышып сөйләшүе өчен директор рус теле укытучысын эченнән генә шулай атый иде) холкын чыраена чыгарган.
Хатын, иелеп, тагын бер кәгазь алды. Монысын, концелагерьдан чыккандай күренгән ябык нәрсәне, кем дип беләбез инде? Бәй, бу татар теле укытучысы ич. Йодрык кадәр башына дөнья гыйлемен төягәндәй, горур гына утыра. Дегеттәй кара чәчләр, кара туткыл бит тиресе, куе кара кашлар, саз яшеле төсендәге зур күзләр. Үзе бик фырт киенгән тагын: өстендә итәкләре дулкынлап торган кара бәрхет итәк һәм җиңнәре, якалары ак челтәр волан белән бизәлгән өрфия юкалыгы гына аксыл блузка. Тик нигәдер аякларында шушы затлы кием белән һич ярашмаган кишер төсендәге олы резин итекләр.
Директор рәсемгә тагын бер кат караса, әллә нишләп китте: юка блузка аша укытучының тәне генә түгел, ә күкрәгендәге эчке әгъзалары да шәйләнә иде. Әнә тегесе, зәңгәрсу боз кисәген хәтерләткәне, һичсүзсез, йөрәк бит. Алай гынамы, җентекләбрәк караганда, хатынның урындыкта түгел, ә алтын унитазда (Онасис диярсең!) утыруын чамаларга мөмкин иде. Нинди сәер! Хәер, кеше арасында бу укытучыга бер туганының вафатыннан соң алтыннары калган дигән сүз йөри иде, бәлкем, хактыр да.
Алдагы рәсемдә сурәтләнгәне ир – ат. Култыксаларына калай кисәкләре кагылган, аркасына «Татар Талейраны» дигән язулы мөһер сугылган ниндидер килбәтсез агач тәхеттә утырган килеш, бераз алга иелә төшеп, алдындагы галәмәт зур чүп савытына төкереп тора. Ә чүп савытында, менә әкәмәт, китаплар, укучылар, укытучыларны абайларга була. Ир – атның чак кына шешенке күз кабаклары күзләрен бераз капласалар да, рәсемдә сурәтләнүченең хезмәт укытучысы икәнен чамаларга була. Тик нигә ул аны «Татар Талейраны» дип атаган – һич аңлашылмый. Хатын, тарихтан барлы-юклы белемнәрен барлап, Талейранның кем икәнен исенә төшерергә азапланса да, аның ничектер Франциягә бәйләнешле булуыннан башканы исенә төшерә алмады.
Әйе, ниндидер соц – арт стилендәге рәсемнәр иде болар.
Чираттагысында – чуар, ачык, күңелле төсләр балкыганында – кем сурәтләнгән икән? Ак атлас тышлыгына сап-сары чәчәкләр кадалган диванда чия төсендәге тасмалар белән бизәлгән гаҗәеп матур юка ефәк пеньюар кигән бер хатын ярым ятып тора. Аның тузгыган чәчләре берничә җиреннән эләктергәләп куелган. Аякларында чия төсендәге атлас белән каймаланган бәрхет чүәкләр. Директорга бу күренеш бик тә таныш кебек тоелды. Кайда күрде соң ул моны? Кинәт кылт итеп исенә төште: күрмәде, укыды ул аны. Әйе, әйе, укыды. Хатын, шау-шулы, күңелле студент елларын хәтерләп, үзалдына елмаеп куйды. Пединститутта чит илләр әдәбиятыннан укыткан яһүдәнең имтихан алганда бер начар гадәте бар иде: тота да нинди дә булса әдәби әсәрдән бер өзекне укып күрсәтә, ә син шуның кайсы авторның, нинди китабыннан икәнен әйтергә тиешсең. Менә шундый өзекнең кайдан алынганын белмичә, имтиханын бирә алмый чыккан иде яшьлегендә директор ханым. Соңыннан укыды,белде ул аны белүен: нәкъ менә әлеге рәсемдә сурәтләнгән күренеш иде ул – Оноре де Бальзакның «Блеск и нищета куртизанок» әсәренең героинясы куртизанка Эстер Гобсек диванда кырын ятып тора. Тик монда Бальзак әсәренең ни катнашы бар? Рәсемнән бит математика укытучы завуч карап тора. Хак менә, шул үзе: нәфис алсу бите, уймак авызы, зур яшькелт күзләре. Әгәр дә борын өстендә тоташа язган куе кара кашлары чыраена усаллык өстәп тормаса, аңа карап сокланырга гына калыр иде. Директор, рәсемгә карап, уйланып торды да, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, авызын кыйшайтып, елмайгандай итте һәм: «Һе-е-м, куртизанка диген, ә?» – дип куйды.
Менә инде соңгы рәсем. Монысы гел маскалардан гына тора түгелме соң? Ә юк, портрет маскалар фонында ясалган. Шундый күп маскалар: кайсы көлә, кайсы елый, кайберсе ачулана, кайсыдыр уйлана, епмаеп торучысы да, сагышка батканы да бар. Гомумән, кеше кичерешләренең тулы гаммасы. Ә портретта колхоз рәисенең хатыны – география укытучысы - сурәтләнгән. Рәсем оригиналга охшаган охшавын, тик йөзе ничектер ике өлешкә бүленгән: сул ягы ачык төстәге аксыл буяулар белән язылган, күзе дә елмаеп тора, ә уң ягы кара төсләр белән сурәтләнгән, күзендә ачу, мәкер. Маскалар да шулай ике өлештән тора икән ич: ак һәм кара, елмаю һәм явызлык . Абау! Әллә нинди шомлы булып китте. Директор үзе дә сизмәстән русчалатып: « Жуть»,- дип куйды.
Хатын, уйлана-уйлана, рәсемнәрне җыеп, кире папкага тутырды. Папканы япты. Аның тышына «Эскизлар» дип язылган иде. Димәк, әле болар караламалар гына. Әйтәм аны рәсемнәрдә профессиональ булмаган кешенең дә күзенә ташлана торган бәхәсле урыннар бар. Әйтерсең рәссам колорит (нинди генә төсләр юк аның рәсемнәрендә - дөньяда билгеле булган йөз дә сигез төсмернең һәммәсен дә кулланган кебек), тоннар, ярымтоннар, күләгәләр турында артык уйланып тормаган, композиция дип тә баш ватмаган, - исенә нәрсә төшсә, шуны язган да язган...
Рәсемнәр белән мавыгып китеп, брошюраны бөтенләй исеннән чыгарган бит. Хатын ашыга –ашыга яңадан да олы папканы актара башлады. Кулына тагын бер рәсем эләкте. Карыйм дигәндә генә рәсем, бармак араларыннан шуып, әйләнә-әйләнә, идәнгә килеп төште. Директор ханым идәнгә иелде. Рәсем аңа карата туры түгел, ә кыры белән ята иде. Монысы үзе бит! Чын шулай, валлаһи газим! Тик нигәдер ул аңа ниндидер караңгы яшел капюшон кигертеп ясаган. Әйе, әйе, ниндидер пычрак яшел төстәге сырлы-сырлырак күренгән киң капюшоннан. Шулай да кара күзләре, маңгае белән бер тигезлектә башланган төз борыны, дугаланып торган кашлары бар да аныкы бит.
Хатын, иелгән килеш, кәгазьне алып, өстәлгә салды да рәсемгә карады һәм имәнеп китте: капюшонын кабартып, һөҗүмгә ташланырга торган кобра металл төсле салкын күзләре белән аңа текәлгән иде. Бу нинди метаморфоза?! Хатын күзләрен челт-челт йомгалап алды да рәсемне кат-кат әйләндергәләп карый башлады. Гаҗәп хәл: әгәр кырыйдан карасаң, - ул үзе, туп-туры карасаң – кобра. Директор ханым ишек янындагы стенада эленеп торган овал формасындагы көзге каршына килде дә игътибар белән йөзен өйрәнә башлады. Чибәр генә хатын. Килешмәгән бер җире дә юк диярлек. Бары тик кирпечсыман турыпочмаклы авыр ияге генә нәфис йөз сызыкларын бераз бозып, аңа ирләргә хас ниндидер кырыслык өсти.
Хатын яңадан да рәсемгә иелде. Искәрми дә тора икән: рәссам аны ниндидер ялангач соры кыялар фонында сурәтләгән. Тагын да игътибар беләнрәк караса, кыялар дигәнең соры гранит та, таш та түгел, ә акча төргәкләре икән ич: долларлар, евролар, рубльләр. Әй-е, бу кадәр акчаң булса, яшәп булыр иде ул. Гомерне озайтмаса да, дөньяның бөтен рәхәтен бирергә сәләтле нәрсә. Хәер, акча ул берәүләргә ипи алырга, ә икенчеләргә океан уртасыннан утрау яисә самолет сатып алырга җитми. (Хатын үзен соңгылары рәтенә куя иде.) Ә теге мәхлук, бу рәсемнәрнең авторы, сүз дә юк, беренчеләренә керә. Ничә еллар мәктәп директоры булып эшләп, бернинди мая туплый алмаган бит. Үз хуҗалыгын карыйсы, ныгытасы урында, җан-фәрманга эт урынына чабып, яңа мәктәп төзелеше артыннан йөрде. Яңа мәктәпкә күчеп, аның эчен-тышын тәртипкә китереп кенә бетергән иде, нәрсә өчендер колхоз рәисенең хатыны – география укытучысы (хәер, аның дипломы башлангыч сыйныфларны гына укытырга да соң, ире аркасында дөньяның кендеге булып, нинди фәннән теләсә, шуны укытып йөри инде) - белән низагка кереп,(ул рәис хатынының нинди авырткан җиренә баскандыр?) директорлыктан китәргә мәҗбүр иттеләр. Саный китсәң, аның юньсезлекләре бихисап булды инде. Директор булып эшләгәндә, укытучыларны мәҗбүриләп курсларга җибәрү дисеңме, рәттән унышар дәресләренә кереп, контроль эшләр үткәреп, соңыннан су буе озынлыгы анализлар ясап, теге китапны укы, бу кулланманы өйрән, фәлән журналга языл дип, үзәкләренә үтү дисеңме, -берсе дә калмады. Мәгариф министрлыгына кырыкмаса кырык барып, мең мәшәкать белән БК компьютерлары юллап алып кайтып, районда беренчеләрдән булып, компьютер классы ачкан булды бит әле, имеш, укучыларны белемле итә. Ул юләргә беткән бер авылның әллә кем балаларын белемле итү нигә кирәк булды икән? Менә шул юньсезлекләре, кофликтка батып бетүләре аркасында директорлыктан китәргә мәҗбүр иттеләр дә инде аны. (Аны урыныннан төшерүгә үзеннән шактый өлеш керткәнен хатын исенә төшереп тормады.) Хәер, кәнәфиен югалтуга ул бик үртәлмәде дә кебек. Аның урынына кереп утырган директорның сүзсез ризалыгы белән укытучылар аны күрмәмешкә сабышып, аның тирәсендә бушлык – вакуум- барлыкка килсә дә, җыелыш-утырыш саен аның адресына тәнкыйть сүзе яңгыраса да, укыту- тәрбия буенча директор урынбасары аның дәресләрен унбишәр «тәрәзә» белән куеп, аңа туктаусыз кадалып торса да, ул тырышып-тырышып укытуын белде. Директор аңа, пенсиягә чыккач та, өч ел укытырга мөмкинлек бирде әле. Бер дә бирмәс иде дә соң, югары сыйныфларда укучы ике улына информатикадан төпле белем, компьютерда иркенләп эшли белү күнекмәсе бирергә шул мәхлуктан башка кешесе дә юк бит мәктәбендә. Өстәвенә ул бик яхшы рәсем ясый. Ә мәктәптә андый осталыкка ия булган кешенең һәрвакыт кирәге чыгып тора.
Сүз дә юк, директор, үзенең уллары мәктәпне төгәлләгәнче, эшләргә мөмкинлек бирсә дә, аңа бик рәхим – шәфкатьле булды дип әйтеп булмый. Дәресләрне дә унсигез сәгатьтән күп куйдырмады, бөтен кешегә меңәр сум премия язганда да аңа дүрт йөздән арттырмады; район түрәләренең берсе : «Сезнең информатика укытучысын республика бүләгенә тәкъдим итәбез, аның турында белешмәләр һәм характеристика әзерләп җибәрегез әле»,-дигәч: «Аңа коллектив каршы»,- дип, аяк терәп карышса карышты, бүләккә тәкъдим иттермәде.
Ул пешмәгәнгә уң килеп тора тагын. Моннан биш ел элек үткән аттестация вакытында район комиссиясе шуны «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча Мактаулы хезмәткәре» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләүгә тәкъдим итте. Директор булып эшләгәндә дә үзенә бер Мактау язуы да хәстәрли алмаган мәхлук бу юлы шул бүләк турында әллә ничә тапкыр белеште инде. Нигә кирәктер ул аңа?
Директор ничек итсә итте, әмма мактаулы исемне бирдермичә генә, бер ай элек аны пенсиягә озатты. Утырсын шунда өендә, ул мәхлукка бүләк тагын! Тик менә мәхлук дисәң дә, барын да аңлап, белеп торган икән бит – рәсемнәре шул турыда сөйли. Әйе, белгән... Нишләргә соң әле? Аның бит бу портретларны берәр җиргә күргәзмәгә куюы, аннан да бигрәк берәр газета -журналда бастыруы бар. Әле соң күптән түгел генә яшьләр журналында аның «Әбием суккан паласлар» дигән картинасының репродукциясе дөнья күрде ич.
Берәр хатын –кыз булса, ачу - ярсуын басу өчен генә булса да, рәсемнәрне ерткалап атар иде, тик директор алай җиңел уйлаучылардан түгел. (Күрәсең, аның хромосомалар тупланмасы ирләрнеке иде - 7% хатын кызда ул шулай икән.) Фикерли торгач, директор бозны яхшылык белән эретергә - теге бүләкне бирдертергә булды. Эт күңеле бер сөяк, кадалып китсен шунда, әйдә миннән булсын яхшылык дип, ул тиз генә роно мөдире белән дә (тегесе аның якташы булып, директор күптән инде аның белән элемтәләрне җайга салган иде) киңәшеп алды да телефон аша информатика укытучысын чакыртты.
Бүләккә тәкъдим ителү турында биш ел буена оныткандыр инде дип уйласа да, директорның гаҗәпләнүенә каршы, укытучының сөенече йөзенә чыкты. Ул, инде рәхмәтләр әйтеп, саубуллашып, китәргә дип, ишек тоткасын тоткач, борыла төшеп:
- Дөресен әйткәндә, миңа ул бүләкнең хәзер кирәге дә юк инде. Тик менә оныклар аптырата бит: «Әби, кырык елдан артык эшләп, туганнар арасында бер синең генә бүләгең булмау нәсел, гаилә турында иншалар язганда кыен хәлдә калдыра»,- диләр. Менә оныкларымны сөендерим әле,- диде.
Директор бүләкләү өчен кирәк булган материалларны – укытучы турында белешмәләр, характеристика, аттестация комиссиясе һәм педсовет карарларының күчермәләрен сәркатип кыздан тиз генә эшләтеп алды да аларны факс аша ронога җибәреп, эшне төгәлләп тә куйды.
8 нче март алдыннан директор Казанда «Пирамида» күңел ачу комплексында үтәчәк бәйрәм кичәсенә чакыру алды. Казанга китешли ронога сугылды. Бухгалтериядән мең төрле йомышын хәл итеп чыгып кына килә иде, мөдиргә (хәер, хәзер ул район мәгариф бүлегенең начальнигы дип атала инде, элекке гадәт буенча гына мөдир дип йөртелә.) чакырдылар. Теге имгәкнең бүләге кайткан икән, мәктәптә җыелыш җыеп, я клубта берәр кичәдә тантаналы итеп тапшырырга куштылар.
Казан хәтле җиргә баргач (Казан аларга дүрт йөз чакрымга якын), бер очтан туган ягы Чистайга да кереп чыкты. Бер кичлек бәйрәм өчен дүрт көн йөреп кайтырга туры килде. Поезддан төшеп, автовокзалга килсә, автобус китәргә әле сәгатьтән артык вакыт бар икән. Автобуслар белән йөрсәң, шул инде ул. (Мәктәп машинасы үткән атнада директорның улларына Казанга ит, бәрәңге илтергә киткән җиреннән ватылып кайткан иде, шуны һаман төзәтеп җиткерә алмадылар бит, булдыксызлар!) Тик утырганчы дип, киосктан район газетасын сатып алып, күз йөртергә кереште. Нәрсә булсын инде анда: һаман шул ит – сөт җитештерү дә, тирес-ашлама түгү. Бер яңалык та юк икән дип, газетаны бөкләп тыгып куйганда гына, күзе соңгы биттәге кара каймалы некрологка төште. Анда информатика укытучысының йөрәк өянәгеннән кисәк үлүе һәм гаиләсе, туганнарының кайгысын уртаклашу турында хәбәр ителгән иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.