Latin

Ботинкадаш Зөлфәт

Общее количество слов 375
Общее количество уникальных слов составляет 295
50.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Дуслар җыелган җирдә сүзнең татлысы, сыйның бәрәкәтлесе алга куела. Онытылып, вакыт узуына хәйран итми, бер җәелеп, иркенәеп аласың. Әмма андый кичәләр дә мәңгелек булмыйлар, ахыры ирешә. Берәмләп кузгалышуларны дәррәү таралышу алыштыра.
Арага Фәнис, затлы киенеп йөрүеннән бигрәк, адәм күзенә әлегәчә салынмаган кызыл башлы, ак билле ботинкасын ялтыратып килеп кергән иде. Мактанчык, дип көлеп, үзен бераз шаярткалап та алмадык түгел!
Безнең татар тупса артында аяк киемен калдырып йөрергә өйрәнгән. Фәнис тә, тәүфыйк иясе, нәкъ шулай эшләде. Җыелышкан урыныбыз да арадан беребезнең фатиры иде. Таралышканда, “булырга өлгергән” Зөлфәт беренчеләрдән кузгалды. Аннан соң да милләт-миллият, ил көне һәм дөнья барышы хакында озын сүзнең җебен озак җегерләдек. Әмма, вакыт узып, ул да өзелде, таралыша башладык. Фәнис кенә төртелеп калды, затлы ботинкасыннан җилләр искән иде.
— Зөлфәт аягында киткән!— диделәр дусларым.
Һәммәбез дә, гүя үз күзләребез белән күргән кешеләрдәй:
— Әйе-әйе, ну егет!— дидек.— Монда да алдатмаган!
Һәм җыелышып киттек. Зөлфәтләргә барып кердек. Ә ул инде йоклап ята, ә Фәниснең ботинкасын, юып-сөртеп-өреп, баш очына ук китереп куйган. “Мин монда!”— дип кычкырып тора. Фәнис, аны шәйләүгә, сөйгән хатынын күргәндәй сөенеп, ботинкасын кулына алырга, иелергә, аякларына кияргә дә өлгерде... Зөлфәт йоклый калды, уятмадык, китеп тә бардык.
Икенче көнне үк бу мәсьәләне көлкегә алып, Зөлфәтне үртәргә дип эшенә кагылгалап та чыктык. Мин барып кергәндә, Фәнис инде анда, китәргә дип кузгалып маташа иде, балга төшкән чебен кебек куануымнан безелдәп сүз кузгатырга өлгердем, ул чыга барган җирендә тукталып калды.
— Карагыз әле, Зөлфәт әфәнде, Фәниснең ботинкасы шәп икән: кызыл башлы, ак билле — иннек-кершән яккан кебек!
Шушы кадәр дә сүзләремнең оста һәм матур килеп чыкканлыгына шигемне пәйда итмәстән биниһая итеп авызымны ердым, колакларым баш чүмече артына качтылар. Ул да түгел, Зөлфәт, өстәле артыннан чыгып, Фәнис янына килеп тә басты:
— Пардан туганнар, игезәкләр кебек... Ботинкаларыбызны әйтәм!— дип, “Чаян” журналы редакциясенең ефәк тузанын кузгатырга теләпме биегәндәй итеп алды. Һава хәле тегермән эчедәй булды.
Зөлфәтнең дә аякларында Фәниснеке белән пардан шундый ук ботинкалар иде. Егетләргә афәриннәр укып, җилкәләренә сугып алгач, тәмам канәгатьлек итеп, фил тотканыбыздай таралыштык. Чыгып барганында Фәнис, күзгә керергә җайлашырга маташкан вак чебен кебек мыжгып алды:
— Чукынган да икән инде бу Зөлфәт! Кара әле, көлкегә калмасын өчен минекедәй ботинкалар сатып алган бит! Кемнең башы моңа эшләр иде?
— Тәбрик итәм,— дидем, тагын да шаярту сүзен эзләп, булган хәлдән мәгънә чыгарырга итеп:— Ботинкадаш кына идегез, инде хәзер кемнәр булдыгыз, ботинка игезәктәшеме?
26.02.04.


Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.