Latin

Бишавылда Күңелле Кич

Общее количество слов 2681
Общее количество уникальных слов составляет 1310
37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

(пьеса)

(«Аулак өй»)


(Бишавыл кешеләренең исемнәре үзгәртелгән)



Катнашалар:



Мәфтуха – 70-80 яшьләрдәге әби, йорт хуҗасы


Исхак – аның оныгы, 17-18 яшьләрдәге егет.


Авыл яшьләре:


Мөҗип


Гаптеләүәл – сугышта катнашып кайткан егет


Дания


Мәрфуга


Салиха


Гали



Вакыйга безнең әби – бабаларыбызның яшь


чакларында Бишавыл авылында бара.


Авыл кешеләренең исемнәре үзгәртелгән



Беренче күренеш



Гади авыл өе эче. Ишектән кергән җирдә киң такта сәке. Стена буйлап озын һәм тар буй сәке. Түрдә агач карават. Аның өстенә төрле зурлыктагы бизәкле мендәрләр өеп куелган. Шунда ук читләре чуклы ашъяулык ябылган өстәл. Идәндә зур сандык. Кулдан эшләнгән агач шкаф. Аш миче. Ишек төбендәрәк ләгән һәм аның янында җиз комган. Ишек башында шамаил. Түшәмгә эленгән керосин лампасы яна. Өстәлдә чәй эчү өчен савыт – саба әзер тора. Өй челтәрле кашагалар, каюлы тастымаллар белән бизәлгән. Сәкеләрдә һәм идәндә сугылган паласлар.



Пәрдә ачылганда яшьләр гадәттәге уеннарын башлап торалар. Мөҗип эшләпә тотып иптәшләреннән көзге, йөзек, кулъяулык шикелле әйберләр җыя. Бер читтәрәк күзенә яулык бәйләнгән Исхак урнашкан. Мөҗип урынына барып утыра.


Мәрфуга. Инде берәр уен уйнап алырга кирәк. Әйдәгез каеш бәрешәбез!


Гали. Туйдырда инде шул каешыгыз. Әйдәгез шешә тәгәрәтешеп...


Дания. Кирәкми, син мутлашасың! Йөзек салып уйныйк!


Гаптеләүәл. Өеңә кайт та, әбиең белән йөзек салыш. Мөҗип әйбер җыеп алды бит инде, шунсын уйныйк!


Исхак. Әйе-әйе! Җәза бирәбез. Башлыйбызмы инде, наканис!


Мөҗип. (Эшләпә эченнән алган беләзекне күрсәтеп) Бу кешегә нинди җәза бирәбез?


Мәрфуга үзенең әйберен танып кычкырып җибәрер чакта


авызын кулы белән каплап тыелып кала.


Исхак. (Мәрфуга ягына бармак янап) Бумы? Бу чибәрне җырлатыйк әле.


Мәрфуга. И-и-и! Исхак! Нигә мине алай итәсең инде! Мин җырлый белмим ич!


Исхак. Ярый, ярый! Кыланма, Мәрфуга! Җырчы икәнеңне беләбез бит.


Салиха. Дөрес, дөрес! Җырласын әйдә.


Дания. Мәрфуга, җаныкаем! Күтәр әле бер күңелләрне! Җырлап җибәрче шаян җырларыңны!


Гаптеләүәл тальян гармуны алып уйный башлый.


Мәрфуга җырлый.



Агыйделләрдә бер бака


Ботын күтәреп ята.


Шул баканы күрдем исә,


Көлеп эчләрем ката.



Әнә килә автамабил


Төягәннәр тал чыбык.


Күренмәсәгез дә карыйм


Күтәрмәләрдин чыгып.



Әнә килә автамабил


Төягәннәр карбызлар.


(Исхакка суктыра)


Яулык ябынган егеткә


Карамыйлар яшь кызлар.



Уч чабу, көлешү.



Мәрфуга. (Исхакка җиңелчә сугып) Әйдә, капла күзеңне! Нәрсә авызыңны ачып каттың?


Исхак. (Яулыгын күзенә төшереп) Әйдәгез, әйдәгез, уенны дәвам итәбез, әйдәгез. Мәрфугага ирек бирсәң, иртәнгә чаклы җырларга әзер ул.


Мәрфуга. Әттәк лә! Үзегез куштыгыз бит җырларга.


Мөҗип. (Эшләпә эченнән йөзек чыгара). Ә монсы нишләсен?


Исхак (башын боргалап тыңлап тора, кайсының тавышы чыгар икән, янәсе). Монсы биесен әле! (Яулыгын күтәреп куя).


Гаптеләүәл тальянда уйный. Биергә Дания чыга һәм кызлар


биюен бии.. Яшьләр уч чабып, такмаклап, аңа ярдәм итешәләр.


Исхак (күзенә яулыгын төшерә-төшерә). Шәп биисең, Дания. Мәрфуга мине каптырмаган булса, үзем сиңа өйләнер идем.


Мәрфуга килеп аның ачык маңгаена чиертә.


Мәрфуга. Менә сиңа! Менә сиңа! Мин сиңа чыгарга вәгъдә иттеммени әле?


Гали. Кара-кара Мәрфуганы, ничек кызарды!


Мәрфуга (Галине куа-куа). Хәзер сиңа да эләгә.


Мөҗип (кулъяулык чыгара). Монысын нишләтәбез?


Исхак. Пычак чакырсын.(Яулыгын күтәрә). Әһә, Мөҗип, үзеңнең кулъяулыгың бит. Әйдә пычак чакыр!


Барысы да аптырап калалар.


Гали. Пычак чакыр?


Мөҗип. Нинди уен ул? Мин бит белмим андый галәмәтне.


Исхак. Хәзер өйрәтермен. Бу бик кызыклы уен, мин аны күптән түгел Гәйнәдә өйрәнеп кайттым.


Исхак өстәлдән пычак алып, идән уртасына кадап куя.


Мөҗипне кулыннан тотып, пычактан ике адым җиргә бастыра.


Исхак. Тезлән менә шушында. Күзләреңне чытырдатып йом, юкса уенны бозасың.


Мөҗип тезләнә һәм күзен йома. Исхак мич янына китә.


Гали (Мөҗипкә иелеп карап). Әй! Әй! Күзеңне ачма дип әйттеләрме сиңа? Нигә мутлашасың?


Исхак бер пар бияләй китерә, аның уч төпләренә корым буялган.


Исхак (Мөҗипкә бияләй кидерә). Инде күзеңне ачмыйча гына: «Пычагым кил, пычагым кил!»- дип, битеңне сыйпый-сыйпый кабатла. Күп тә үтмәс, пычагың килә дә башлар.


Мөҗип (Күзен ачмыйча гына). Алдашма! Идәнгә кадалган пычак ничек килсен ди!


Салиха! Йә - йә, Мөҗип! Эшлә кушканны! Уен булгач, уен булсын, син мыеклы да без кыеклы мыни?


Мөҗип (битен сыйпый-сыйпый). Ярый күңелегез булсын. Пычагым ки- и-ил! Пычагым ки-и-ил! Пычагым ки-и-и-л!


Мөҗипның корымга буялган йөзен күргәч, яшьләр


егыла-егыла көләргә тотыналар.


Мөҗип. (күзен ачып). Ни булды, нигә кешнисез!?


Иптәшләре тагын аңа күрсәтә - күрсәтә көлешәләр.


Мөҗип көзгегә барып карый. Бераздан үзе дә көләргә тотына.


Мөҗип. Ну Исхак! Ну дус! Мин кызык итсәм, чыдый кал! Ә сез нигә минем өстән көләсез? Юкка шапырынасыз, туганнар, сезнең дә көлкегә калуыгыз бар.


Мөҗип ишек катындагы ләгән янына барып битен юа,


Дания аңа комганнан су салып тора, тастымал тоттыра.


Көлешү тукталмый.


Мәрфуга (Мөҗип янына килеп). Мөҗип, ә син нигә уенны туктаттың әле? Пычагың кузгала да башламады ич.


Көлешәләр


Мөҗип (битен сөлге белән сөртә-сөртә). Ярый – ярый, Мәрфуга! Көлеп кал җае чыккан чакта. Мә әле сөлгене элеп куй.


Мәрфуга сөлгене ала.


Мөҗип. Ядәч!


Мәрфуга. Ай! Исемдә!


Мөҗип. Балакаем! Соң инде «исемдә»не әйтергә! Әйбер тоттырмас борын әйтәләр аны!


Тагын да көлеш


Мәрфуга. Ай хәчтерүш! (Иптәшләренә) Кичәгенәк әйбер тоттырудан ядәч аерган идек.Тәки отты бит, чукынчык! Әле берсенә дә оттырганым юк иде. Һай җүнсез!



Мөҗип. Әйтелгән бит сезгә, егетләр белән ядәч аермаң дип. Әле ярый каюлы кулъяулык кына оттырдың. Әйттем бит мин сиңа: көлмә кешедән, авызың өшегән. Кая, бир минем кулъяулыкны!


Мәрфуга. Иртәгә бирермен, әле эшләнеп бетмәгән.


Мөҗип. Юк-юк! Без алай сөйләшмәгән идек. Уенның тәртибен бозасың. Мин оттырган булсам, күз сабынны шундук биргән булыр идем.


Мәрфуга. Күрсәт элек сабыныңны!


Мөҗип. Элек от, аннан соң күрерсең. Соңгы кабат сорыйм, кая минем кулъяулык?


Мәрфуга каелган челтәрле кулъяулык күрсәтә, ләкин


бирми, яшерә. Мөҗип куып тотып, талап ала.. Шул мәлдә


егет кызның битен җиңелчә генә тешләп ала.


Мәрфуга. Үләм, битемне тешләде (битен уа).(Яшьләр көлешәләр).


Гали, Салиха. Уң ягын бит, уң ягын! Ярата, димәк.


Мәрфуга.(Кечкенә көзгегә карап) Әле ярый эзе калмаган. Үтерә идем бу Мөҗипне.


Мөҗип. Әйдәгез уенны дәвам итик.


Исхак яулыгын күзенә төшереп, урынына утыра.


Мөҗип. (Кечкенә көзге чыгара) монсына нинди җәза?


Исхак. Бу кешегәме? (Бераз уйлап тора) Бу кеше тагын берәр төрле ят уен өйрәтсен. (Яулыгын күтәрә төшә) Бу бит Салиханың яулыгы. Әйдә, Салиха, башла! Күрсәт бер ят уен.


Салиха. Исхак! Нинди яңа уен белим ди мин?


Гали. Әбиеңнән сораш иде. Алар күп белә.


Салиха. Яңа уеннар белмим шул. Минем бит авылдан чыгып та йөргәнем юк. Йөзек салу, шешә тәгәрәтү, каеш ыргытышу – шулар инде мин белгән уеннар. Мөҗип, йә әле син минем өчен уйнат!


Мөҗип (торып Салиха янына килә). Була гына ул. Хакына күнсәң.


Салиха. Күнәм – күнәм. Хакы ни соң?


Мөҗип. Шул инде – бер мәртәбә пәп иттерсәң. Әйдә кил (Салиханы кочып үпмәкче була).


Салиха. (егетне этеп җибәрә) К-и-и-т! Тәмәке исең килә!


Мөҗип. Юкны сөйләмә, Салиха! Тәмәкене авылда җимәгүр Гомәр генә тарта бит. Болай булгач, егетләр, Салиха да коры калмасын. Уен белмәсә, икенче сынау бирик.


Гаптеләүәл. Кәнишне! Берәр мәзәк сөйләп көлдерсен.


Салиха. И-и-и! Мәзәк – фәлән дә белмим мин.


Гали. Юк – юк! Сөйләмичә котыла алмыйсың! Барысы да кушканны эшләделәр бит! Өлешеңә тигән көмешең.


Салиха. Юк, булмый миннән!


Гали. Булмаса, әйберен бирмәгез! Икенче вакытта уйныйм дип авызыңны да ачма, Салиха!


Салиха. Ярар, алай булса, тырышып карыйм. Әлеге зимагор Гомәр турында Мөҗип әйткән иде бит? Әнә шул бәндә тәмәке тарту гына түгел, аракы да эчә икән бит!


Гаптеләүәл. Кит аннан! Мөселман кешегә хәмер эчү ярый торган эшмени? Булмас!


Салиха. Күпмегә алдым, шуңа саттым. Кешедән ишеткәнне генә әйтәм.


Дания. Аны мин дә ишеткән идем. Шул Гомәр хатыныннан акча таптырып, күрше урыс авылыннан аракы китертә икән.


Мәрфуга.Әстәгъфирулла, тәүбә!


Салиха. Менә шушы кеше белән бер кызыклы хәл булган бит.


Гали. Йә, нәрсә сузасың, сөйлә инде!


Салиха. Миңа бу турыда бик ышанычлы кеше ишеттерде. Шушы Гомәрнең хатыны, өйдән чыгып киткән чакларда исерек ирен тыштан йозаклап куя икән. Көннәрдән беркөнне ул ирен бикләп куярга оныткан бит. Нәкъ шул көнне әлеге дә баягы миңа сөйләгән җиңгә аларга йомышка кергән икән. Керсә, чалкан китә язган: сакал – мыек баскан Гомәр абзый, кечкенә генә булып бөгәрләнеп, төнге чүлмәк өстендә утыра, ди. Ул, күрәсең, ишек тыштан бикле, дип уйлаган, һәм, гадәттәгечә, тышка чыгып мәшәкатьләнмәгән.


Көлешү


Салиха. Әлеге җиңгә сүзгә күршегә керә торганнардан түгел инде, тот та сора: «Улым, әниең кая китте?» Тегесе дә җор гына кеше инде, шундук ярып салган: «Әни тпру китте!»


Көлешү


Салиха. Мөҗип! Инде синең нәүбәт. Сүзеңдә тор инде: минем өчен бер яңа уен өйрәтәм дидең ич.


Мөҗип. Була, була! Мин әле генә яңа уен өйрәнеп кайттым. Миңа поднос кирәк.


Исхак поднос китерә. Мөҗип аны идән уртасына куя.


Мөҗип. Инде бер чүмеч су китерегез.


Дания су китерә. Мөҗип аны подноска сала.


Мөҗип. Уенның исеме - чәч чакыру. Сез хәзер барыгыз дә бер бөртек чәчегезне йолкып алыгыз да, суга салыгыз. Сезнең кушуыгыз буенча чәчләрегез үзегезгә таба килә башларга тиеш. Чәчне суга салгач, поднос тирәсенә килеп, «чәчем кил» дип чакырыгыз.


Барысы дә чәчләрен салалар һәм поднос тирәсенә чүгәлиләр.


Гаптеләүәл. Юкка ышанабыз моңа, бусы да берәр – нинди этлек түгел микән.


Мөҗип. Миңа нәрсә, ышанмасагыз алам да куям.


Дания. Кызма – кызма! Күрсәт әйдә этлегеңне.


Мөҗип беренче башлап суга иелә дә «чәчем кил» дип чакыра.


. Аның артыннан барысы да иеләләр.


Дания. Кайда соң монда чәчләр! Берни дә күренми бит.


Мәрфуга. Этешмәгез әле ул кадәр!


Исхак. Иелмәгез ул кадәр, караңгы итәсез!


Яшьләр чәчләрен эзләп су өстенә иелүгә, Мөҗип бар хәленә


уч төбе белән суга суга һәм барысын да коендыра.


Көлешү, төкерешү, битләрен-күзләрен сөртү башлана.


Гаптеләүәл. Һәй маладис! Шәп иттең бит! Тәки үчен апды, каһәр суккыры!


Дания. Ну Мөҗип! Безгә ачуланма, болай булгач.


Салиха. Бер үкенерсең моның өчен, көне бүген түгел!


Мөҗип. Әйдәгез дәвам итик, эшләпәдә әйберләр бар бит әле.


Исхак. Мин әзер! (Яулыгын күзенә төшерә).


Мөҗип түгәрәк, чылбырлы кесә сәгате чыгара.


Салиха. Бу Гаптеләүәл абыйныкы бит. Җырласын.


Исхак. (Яулыгын күтәреп куя) Ярый, җырласын, Салиха аның җырлавын көтеп кенә йөри.


Гаптеләвәл. (Гармунын ала) Нинди җыр җырларга икән инде сезгә?


Мәрфуга. Фронтта җырлаган җырыңны җырла.


Гаптеләүәл. Көзге ачы җилләрдәнеме? Аны күптән түгел җырладым бит. Менә мин патефон платинкасыннан яңа җыр ишеттем, ике куплетын өйрәндем дә. Җырның исеме «Арча».


Салиха. Арча нәрсә ул, агачмы?


Гали. Их караңгылык! Авыл исеме ул. Кечкенә генә шундый.


Гаптеләүәл. Киресенчә, зур авыл ул, шәһәр хәтта. Татарстанда.


Гаптеләүәл Арча көен җырлый. Барысы да уч чаба.


Мәрфуга, Дания. Безгә дә өйрәт! Йә пластинкасын биреп тор.


Мөҗип. Өйрәтер.Уен бетмәгән әле. Тагын бер әйбер калды (Тарак чыгара).


Исхак. Бу Галинеке бит. Безнең бер уенны Гали белми ич әле, без аны ул армияда чакта уйный идек.


Гали. Беләм мин сезнең уеннарыгызны. Тагын нишләтергә уйлыйсыз?


Салиха. Ярар. Ярар! Шаулама! Менә дигән уеннар. Өйрәт Исхак Галигә уеныңны.


Исхак. Уен «йолдыз санау» дип атала. Телескоп аша. Гали идән уртага бас!


Гали. Булды. Ә телескобың кая?


Исхак. Менә.


Бер иске бишмәт китерә дә бер җиңен өскә


каратып, бишмәтне Галинең башына каплый.


Мәрфуганы ымлап чакыра һәм җиңне тотарга


куша..


Исхак. Күрәсеңме һаваны?


Гали. Күрәм, күрәм. Йолдызлар гына юк!


Исхак. Ашыкма. Хәзер күренә башларлар.


( Чүмеч белән су китерә һәм өстән җиң эченә сала).


Гали. (Бишмәтен салып ата, кулын йодрыклый). Күрдем йолдызларны, инде үзегезгә күрсәтә башлыйм.


Шулвакыт тыштан ишек каккан тавыш килә.


Исхак. Кызлар, кайсыгыз ишекне бикләде?


Салиха. Мин. Теләсә-нинди малай-шалай кереп йөрмәсен, дигән идем. Хәзер ачам.


Исхак. Туктап тор. Дәү әни кайтты бугай. Йә, егетләр, тиз качыгыз. Ә сез кызлар чәй әзерли башлагыз. Самовар сызгырып кына утыра шикеле. Мин әбинең гадәтен беләм. Егетләр, тиз булыгыз.


(Егетләр кайсы кая качып бетәләр. Әби янә ишек кага)


Исхак. (Балалар тавышы белән) Кем анда! Әти - әни өйдә юк!


Мәфтуха. (Тыштан). Мин, улым, мин!


Исхак ишекне ача. Мәфтуха ахылдап килеп керә.



Икенче күренеш. Шулар ук һәм Мәфтуха.



Мәфтуха. Уф, җаным чыга дип торам! Йөрәгем тора да егыла, тора да егыла. Ахылдан килдем. Үлеп ятарсың юлда, әстәгъфирулла, тәүбә!


Исхак. Ни булды, дәү әни? Син бит кунып кайтырга булып киткән идең.


Мәфтуха. Кунарсың, кунмый ни! Көтеп тор. Атнакич булдисә, берсе-бер өйдә утырмас. Шәмсия апаңнарга бардым – ишекләре бикле. Мин ни, аңарга ышаныбрак барган идем инде. Үзе дә чакырган иде, иркенләп кил дип. Нурмөхәммәт кодаларга сугылдым, анда да балалары үзләре генә утыра. Ничек кеше азрак өйдә утырмас! Әле ярый Нәгыймә апаң чәй эчереп чыгарды, югыйсә кайтып җитә алмый идем, билләһи!


Ә син, Исхак, монда кызлар җыеп утрасың икән. Нәрсә, берүзеңә шулкадәр кыз килдемени? Артыграк булмасмы? Әллә хакың шулай күтәрелдеме? (кызлар тыйнак кына көләләр). Әле ярый егетләр китермәгәнсең икән, табагач эләктерер идем сыртларына мутларның!


Чәй әзерләүче кызлар авызларын яулык һәм куллары


белән каплап кына көләлә.


Мәфтуха. Ә сез нәрсәгә ыржаясыз?! Пешерегез тизрәк чәегезне! Эшкәптән алыгыз шуннан. Мин тәһарәт кенә алып керим. Ахшамны да укырмын шуннан соң. Уф тамагым ярыла.


Комган алып чыгып китә .Кызлар кечкенә чәйнектә чәй


пешерәләр.Өстәл әзерлиләр.Егетләр качкан җирләреннән чыгалар.


Мөҗип. Исхак! Без гел шунда качып ятыйкмыни инде? Тапса нишләрбез?


Гали. Әллә әбиең югында ычкыныйкмы?


Исак. Юк – юк! Ишек алдында күрә ул сезне.


Гали. Күпме ятырга була соң сәке астында тузанда?


Дания. Сезнең урыныгыз шунда булачак та инде, өйрәнә торыгыз!


Гаптеләүәл. Телеңә салын әле күбрәк, Дания!


Чоланнан дөбердәгән тавыш килә. Егетләр качалар


Исхак шкафтан аракы чәкүшкәсе ала.


Исхак. Мәрфуга! Килче бире!


Мәрфуга Исхак янына килә. Тегесе аңа ачык шешәнең


авызын иснәтә. Кыз борынын читкә бора.


Мәрфуга. Үләм, нәрсә бу? Аракы түгелме соң? Нәрсә, әбиең аракы эчәмени, әллә үзең чөмерәсеңме?


Исхак. Саташтыңмы әллә, Мәрфуга? Дәү әни аны авырткан җиренә, аягына уа бит. Бик тә шифалы ди. Мә тот!


Мәрфуга. Минме? Ю-у-у-к!


Исхак. Тиз бул, дәү әни керә. Син моны аның чәенә азлап кына тамыз, йоклап китмәсме.


Мәрфуга шешәне алъяпкыч астына яшерә. Мәфтуха керә.


Мәфтуха. Бисмиллаһиррахманиррахим! Уф аллам! Чоланда егыла яздым бит. Аягым сына иде, билләһи, имгәнә идем. Корткага күп кирәкмени?


Әле дә аллаһе тәгалә саклады. Йә, чәегез пештеме?


Мәрфуга. Пеште – пеште, Мәфтуха әби, әйдә өстәл янына утыр.


Мәфтуха. Хәзер, кызым, хәзер.


Мәфтуха комганын урынына куеп, шунда гына эленеп


торган сөлгегә кулын сөртә. Мәрфуга аның чәенә яшертен генә


аракы агыза.


Дания. Әйдә, әбекәй! Үзеңнеке кебек итеп эч, үз өеңдәге кебек бул.


Барысы да көлешәләр. Мәфтуха, «Бисмилла» әйтеп, өстәл


янына килеп утыра. Чынаяк тышка чәй салып эчә башлый.


Аннан соң аңа карап торган яшьгътибар итә.


Мәфтуха. Ә сез, кызлар, нигә утырмыйсыз? Әйдәгез, җитешегез! Бергәләп күңелле була ул.


Салиха. Юк – юк, Мәфтуха әби! Без яңа эчкән идек әле.


Мәфтуха. Эссе булып китте бит әле, һ-и-и-и!


Француз яулыгын сала һәм эчке ак яулыктан кала.


Мәрфуга әбинең чәенә тагын чәй агыза һәм аракы тамыза.


Мәфтуха.(Бер-ике йотым чәй эчкәч). Бигрәкләр лә затлы икән бу чәй! Кулларың да, кызым, бик шифалы икән: күңелләрем күтәрелеп китте. (Чынаякны төпли). Кая , кызым, көйлә, булмаса, тагын берне.


Мәрфуга тагын чәй агыза һәм әби күрмәгәндә аракы тамыза.


Әби авызын пешерә-пешерә чәй эчә. Кызлар, нәрсә булыр


икән, дип, көтеп торалар. Мәфтуха чынаякны каплап, дога кыла.


Мәфтуха. Бик әйбәт булды! Игелекле балалар икәнсез.Ай-һай, тирләдем кана. Түшелдерикне дә салам инде, бер булмаса. Кая, кызлар, булышыгынз әле! Монда ир-ат юк ич, ә син, Исхак балам, китеп тор.


Исхак элгәртегә (аш-су әзерли торган мич алдындагы


почмак) чыга. Дания белән Мәрфуга, әбинең изүен


ычкындырып, калфак кигән башы аша күлмәк


эчендәге каеп эшләнгән күкрәкчәсен салдыралар.


Мәфтуха. Менә җәннәт кайда-а-а! Бигрәкләр лә рәхәт шул. Бүген нинди һәйбәт кич! Ә ничек начар башланганые. Сезнең белән үзем дә яшәреп киткәндәй булдым әле. Менә инде биисем дә килеп китте. Кызлар, такмак әйтә беләсезме? Ягез әле ягез! Биетегез әбиегезне!


Кызлар бергәләп такмак әйтәләр. Мәфтуха бии башлый.


Кызлар. Килде-китте, килде-китте. Килде-китте, килде-китте. Әтинеке-әнинеке, әтинеке-әнинеке. Килде-китте, килде-китте. Килде-китте, килде-китте. Кыңгыр буга һу-һу, кыңгыр буга һу-һу. Кыңгыр буга һу-һу, кыңгыр буга һу-һу. Килде-китте-килде-китте. Әтинеке-әнинеке...


Бию кыза, егетләр уч чабалар.


Мәфтуха (хәле бетеп). Уф! У-у-у-ф! Нигә соң шунда егетләрне дә чакырмадагаз? Гармунга биеткән булырлар иде.


Егетләр качкан җирләреннән чыгалар.


Егетләр. Менә без, Мәфтуха әби!


Гаптеләүәл. Менә гармун, кирәк булса (гармунны бакырта).


Мәфтуха аптырап кала. Барсы да тына.


Мәфтуха. Нәмәстә?! Кем чакырды әле сезне монда? Ай ристаннар! Нишләп йөрисез монда чукынып?


Мәфтуха тиз генә озын табагач алып килеп,


егетләрне куа башлый.


Мәфтуха. Барыгыз, ычкыныгыз моннан, исән чакта!


Егетләр чыгып китәләр. Әби кызларга карап тора.


Мәфтуха. Сезгә дә эләгә! Беләм мин сезне, сигәкләрне: артны борып өлгермисең, килеп тә туласыз! Җитмәсә, малай-шалай ияртеп китерәсез! Йә әле, кай җирегез кычыта!


Кызларны куа. Тегеләр кычыкырышып чыгып китәләр.


Мәфтуха (Исхакка). Ә син шулай өй карап утырасыңмы? Менә мин сине! (Исхакны куалый) Икенчедә акыл булыр! Мин сиңа ни әйттем, бала -чага тутыр, дип әйттемме?


Исхак. (кача-кача) Дәү әни, кызма! Дәү әни, кызма яме!


Мәфтуха. Кызмам менә! Хәзер эләктерәм! (Селтәнә, Исхак куркып кычкыра) Әби көлә.


Мәфтуха. Ә-ә-ә-ә! Курыктыңмы? Котың ботыңа киттеме? Нәрсә каттың, бар чакыр иптәшләреңне, кая чыгып шылдылар!


Яшьләр керәләр.


Кызлар. Без китмәдек әле, Мәфтуха әби!


Егетләр. Без дә мондабыз әле, әби.


Мәфтуха. Шулай булыр шул, беләсез шул әбиегезнең йомшак күңелле икәнен. Уйна мут малай, гармуныңны, (кызларга) ә сез, шыртыйлар, биең. Сез дә егетләр, катып утырмаң! Йәгез, эләктермәс борын!


Бию башлана. Яшләр бииләр, әйләнәләр, әбине дә чакыралар,


ул да катнаша. Кинәт гармун тукталып кала.


Гаптеләүәл (баша белән ымлый). Т-с-с!


Яшьләр ике якка аерылып китәләр һәм карават читендә йоклап утырган әби күренә. Кызлар аның читеген салдырып алып, мендәргә яткыралар. Исхак иптәшләренә ишарәли, тегеләре сак кына чыгып китәләр.


Исхак лампаның утын киметә.



Бу тамашаны озынайту (яки кыскарту) өчен җыр һәм биюләрне арттырырга була.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.