Latin

Билбау Фәлсәфәсе

Общее количество слов 1998
Общее количество уникальных слов составляет 1229
41.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

Хикәя
Минем яшәеш күп вакытта тыныч бер күлгә охшаган. Морес Каренча әйтсәк, урман эчендәге күл — ана куенындагы бала кебек ул! Яхшы шигырь! Мин аны беренче тапкыр радиодан ишеткәч үк исемдә калдырдым булса кирәк, оныта алмыйча йөрдем. Ул шулай йөрәк түремә бәхет-сәгадәтнең нинди икәнлеген аңлатучы хәбәр буларак кереп оялады.
Мондый халәткә ирешүнең һичбер авырлыгы юк, бары тик тормыш агымыннан читләшергә, дөнья артыннан кууны туктатырга, нәфсене бугазларга һәм Аллаһының барлыгына ышанып яшәргә генә кирәк. Ургылып-дуамалланып килгән җилләр дә агач башларыннан түбән төшә алмаслар, үтеп китәрләр. Яуган яңгырлар, нигъмәт кебек, синең саф суларыңны мулландырыр. Мәхәббәтнең дә, максат һәм омтылышларның да һичнәрсә түгел икәнлеген аңларсың. Әмма үзеңне хезмәттән аерма! Һәр кылган гамәлең өчен сөен, аның нәтиҗәсе үзеңне канәгатьләндерерлек булса, димәк, бәхет инде ул!
Мин шулай дип белдем. Моңа кадәр бушрак йөрткән билемнең бавын кысыбрак бәйләдем. Тырышлыкның ахыры — шатлык, булганлык дип күңелемне үстерә-үстерә, һәрбер эшкә өлгерергә ашыктым. Мине бер көн эчендә әле урман аланында печән чабучы, әле авылда йорт салучы, әле күрше салада мич чыгаручы сыйфатымда күрсәләр дә һичбер гаҗәпләнмәскә тиеш иделәр. Билем — бәйле, кысып буылган. Тырышлык — зур көч ул, тауларны күчерә!
Әмма нишләтәсең, бик тырыш һәм булдыклы кешеләр дә халыкка ярап бетмиләр икән шул. Минем хакта әллә ниләр сөйлиләр дип башыма да китергәнем булмады. Бик тырышып та һаман мантый алмавымны истә тотыптыр инде, «Сычкан» кушаматын такканнар үземә. Имеш, бер дә тына белми, һаман йөреп тора. Казанганы да әллә нәрсә түгел...
Нишлим, шушы кушаматым белән килештем, әмма һаман эштә булуымны белдем. Халыкның өстемнән сөйләве күңелемә тисә дә, ул хакта һичкемгә сүз кузгатмадым. Үз күңелемә чумып, дөнья йөзеннән гүяки хис-тойгыларымны, теләк-омтылышларымны яшереп, тыштан бик тыныч күренгән халәтемдә яши бирдем.
«Тын күлдә җеннәр яши» дигән сүзне беләсездер! Күңелемнең ниләр кичерүен, ничекләр генә тыйсам да, җаным урын таба алмавын бер үзем генә белә идем. Моңа ул гаепле — Сәрвәрҗиһан! Аһ шул Сәрвәрҗиһанны, Сәрвәрҗиһанны! Кайчан һәм ничек күңел түремә кереп оялагандыр, тәгаен гына белә алмыйм. Аның көянтә-чиләк асып суга барулары, капка төпләрендәге коены яратмыйча, безнең турдагы чишмәгә йөрүләре бер дә юкка гына түгел сыман иде. Мөгаен миңа күңеле ятып торадыр дип саташылгандыр инде. Аның юка, вак чәчәкле аксыл күлмәген киеп, тән калкулыкларын хис өермәсе тудырырлык итеп тибрәткәләп, башына яулык чөеп, талмас беләкләрендә күзләремне чагылдырып үтеп барулары, бер генә тамчы суын да төшермичә кайтып килүләре күңелемне мөлдерәмә тулы чиләкләре хәлендә калдырып китүләре сөйләр сүзләрдән узган иде шул.
Һай ул вакытларны, ниләр күрми ир-егет белән ат башы... Адәм баласының җанын хезмәт савыктыра — беләм, ә миңа ул эш сөю дигәннәре чир буларак тагылып калды бугай! Һаман җаным тына алганы, сихәтемә ирешкәнем юк. Нишләттең син мине, Сәрвәрҗиһан?
«Сычкан» икәнмен, имештер...
Белмәдем, төшенерлек-сизәрлек хәлдә булмаганмындыр инде. Баш буталгандыр. Күрше авылдан кардәш тиешле Сәгыйть абзыйларның уйнак күзле, кара чәчле, тут йөзле афәрин гаярь улы, яшьтәшем Гыйззәт әле велосипед, әле мотоцикл белән күренеп-китеп йөргәли, эңгер-меңгердә каядыр барып та килгәли иде. Безнең авыл егетләре усал булганлыктан, кызлар озатып маташырга аның башына килмәс, караңгылык иңүгә, кайтырга да чыга иде.
Мин үзем клубка яшь үсмер чагымнан ук кино карарга йөри башладым. Әнкәй дә тыймый:
— Бар, улым, апаларыңа күз-колак булырсың!— дип, үзе үк җибәргәли торган иде.
Мәктәп укытучыларым ачуланып та карадылар, әмма әнкәй ягыннан тыю булмагач, аларныкын колагыма да элмәдем. Дөньяның тоткасы түгелләр әле, кешене ирегеннән мәхрүм итәргә ни хаклары бар? Әнкәй сүзе — Аллаһ сүзе кебек, ул начарга әйтмәс. Шулай диеп белдем, шушы уйларыма күнегеп үстем. Яшьтәш малайлар назланып йоклаган вакытларда мин инде яки урманда печән чаба, яисә кырда эштә була торган идем. Әткәй дә, хезмәт яратуыма сөенеп:
— Хәлемдә чакта өйрәтеп калыйм,— дип, үзе белән мине ияртеп йөртә. Аның данлыклы балта остасы булуы минем дә кемлегемне үстерә, урынымны хуҗалар алдында түрдән итә.
— Хафизҗан, бу малаеңның кулы эшкә ятып тора, үзең кебек булыр!— дип кешеләр сөйләнеп мине үчекли, әткәйне сөендерә торган иделәр...
Дөресен әйтим, мин мәхәббәтне китаплар язу өчен генә уйлап чыгарылган бер нәрсә диярәк уйлый идем. Шунлыктан, инде җиденче хисләре уянып, кызлар артыннан чаба башлаган яшьтәшләремне бик аңлап та бетермәгән булганмын. Мәхәббәт ул, баксаң, аяз көнне суккан яшен сыман икән. Көйдереп кенә ала һәм — яна башлыйсың. Ярый әле исән калсаң!
Һәм ул минем дә таза, сау, ныклы күңел имәненә китереп сукты. Урталайга ярылганмындыр кебек тойдым үземне. Күңелем тәмам көеп, кисәүгә әйләнеп калды. Янган агач җиргә ауса да череми икән ул, ташка әверелә. «Йа Ходаем, бир мидәт!»— дияр көннәреңә калганыңны сизмисең дә.
Гыйшыгымның утына түзәрлек чарам юк иде. Сәрвәрҗиһанның моңа кадәр күземә килешсезлеге аркасында чалынган ни үрдәк, ни бәрәңге борыны да бик ыспай һәм матур булып күренә башлады. Чибәр икән, бик чибәр. Бит очында гына сихри миңе дә бар үзенең, сипкелләре дә нәкъ бәхет өчен чәчелгәннәр, ямь өстенә ямь биреп торалар. Юлларына чыгып, билләһи, ак җәймәләр булып җәелер идем. Эһ, кичен клубка да килсен ул, озатмый калмаячакмын! Белсен, яратканымны да яшерми әйтермен.
Гыйззәт ул көнне гадәтеннән иртәрәк күренде. Капка төбенә чыгып утырдык. Җәйге ялга таралышкан сабакташлар хакында, һәрберсен диярлек барлап, сөйләшеп алдык. Һәм шунда, күземә күренәме дип торам, чәчәкле яңа аксыл күлмәк кигән Сәвәрҗиһан, көянтә-чиләген асып, каршыбыздан гына исәнләшеп узды.
— Чишмәнең бөтен суын ташып бетерә инде,— дигән булдым, юри шаяртудан күңелемә ямь табарга тырышып, әмма җаным аның янәшәсендә атлый иде.
— Нигә алай әйтәсең?— Гыйззәт болай гына сорап куйган кебек тоелды. Мин дә уйлап тормыйча җавап бирдем:
— Үзләренең коесы бар, ә ул безнең чишмәгә йөри. Матур күлмәк тектергәннәр икән. Шуны күрсәтүе инде.
Гыйззәт шым калды. Шушы рәвешле озак кына утырдык. Сәрвәрҗиһан әйләнеп кайтмады. Артыннан төшеп, үчекләнеп менәсе идем дә, дустым бит, янымда кузгалмый утыра, китәргә бирми. Кызлар артыннан чапканда кеше ияртеп йөрү килешеп бетми. Барган юлына китә дә белмәде.
Шуларны уйлап өлгермәдем, Гыйззәт, Аллаһының рәхмәте, урыныннан кузгалды:
— Кара әле, мин бара торыйм, күрәсе кешемне...— дип, нәрсәгәдер акланмакчы иде, күңеленә дәрт уты салдым:
— Бар-бар, әллә кайчан әллүр... Исән йөр!
Ә ул мин теләгән якка китте: Сәрвәрҗиһан сукмагыннан чишмә ягына элдертте. Бераздан мин дә артыннан төштем. Тыкрыктан сузылып барган сукмак, каз бәбкәле болынны үтеп, әрәмәлеккә барып төртелә иде. Бераздан тавышлары да ишетелә башлады. Сәрвәрҗиһан:
— Ярар инде, Гыйззәт!— дип, тәмам дулкынланган хәлендә ялына, ә теге һаман саен әрсезләнеп:
— Сагындым, тагын бер генә үбәм дә...— дия, аңа сузыла.
Аларны шул хәлләрендә күрдем...
Ул вакытта нәрсә хис иткәнемне үзем генә беләм: миңа бик тә, бик тә оят булды, җир ярылса, шунда төшеп китәсе идем. Бәхеткә алар шаһитлыгымны сизенми һәм күрми калдылар. Сәрвәрҗиһанның җилкәсеннән көянтәсе шуып төште, мөлдерәмә тулы чиләкләре түгелделәр. Мин таллар эченә атылдым. Юк, чиләкләреннән түгел, ул минем күзләремнән яшьләр түгелә, чиләкләр түгел, минем җаным тәгәри, хисләремнән бушанырга теләп йөрәгем шалтырап таштан-ташка сикерә.
Бу кичәдә озак еладым. Таллар арасында дөньяга җыерчыклы йөзен яшермичә мәгърур карап утырган карт һәм тәбәнәк тупыл төбендә ялгызлыгым китергән бәхетсезлекне йота-йота гаҗизләндем. Кайчан йолдызлар чыкканнардыр да кояш баерга өлгергәндер, хәтерләмим. Тупыл төбендә онытылып утырдым да утырдым. Аның юан тамырлары гүя җылы куллар кебек иде. Шулар кочагында талганмын. Төннең салкыны тәнемә җиң очларыннан, ачык изүемнән үтте. Шунда гына айный башладым. Тордым. Үзем дә аңламый, нигәдер тупылга рәхмәт әйттем, йөзеннән сыйпадым һәм өйгә кайтып киттем. Инде миңа клуб та, Сәрвәрҗиһан да, аның Гыйззәте дә кирәк түгел, хәтта дөньяның да барлыгында һәм юклыгында һичбер эшем юк иде...
Уянып киткәнемдә әнкәйнең сукранганы айнытып җибәрде:
— Икенче көн рәттән йоклыйсың, җен зәхмәте тимәгәндер бит? Тының да чыкмый. Үлдеңме әллә?
Эндәшмәдем. Тәнемнең нидән авыртуын аңлый алмыйча аякларыма бастым. Дөньялык чайкалып китте. Әмма бирешмәдем. Аягымда нык басарга теләп ишек алдына чыктым. Җәйнең матурлыгы, һавасының рәхәтлеге каршы алды. Болдырдан су буена таба күз салдым. Көянтә-чиләкле Сәрвәрҗиһан чишмәдән күтәрелеп килә иде. Аның янында Гыйззәт тә нидер сөйләнеп һәм акланып барадыр сыман тоелды миңа.
Бүген безгә мунча миче чыгарырга оста килергә тиешлеген әткәй бер атна алдан ук әйтеп куйган иде. Измә ясарга керештем. Кирпечләр ташып куйдым. Ә көтелгән мичче юк та юк. Миндә мич чыгару серләрен бәян иткән бер китап бар иде. Өйгә кереп, шуны эзләп табып алдым да укып чыгасы иттем.
Эшнең серләрен төшенсәң, бернинди авырлыгы юк шул. Тәвәккәлләргә булдым. «Күрсен Сәрвәрҗиһан — нинди егеттән баш тартты ул!»— уйларымның төбе асылда шушы иде!
Дөресен әйтим, бу мич чыгару дигәннәре белән элекләрдән үк танышлыгым бар иде. Беренчедән, яңа өебезне җиткергәндә һаман әткәй янында булдым, кул арасына кереп, чүкеч-балта тотуның ни икәнлеген белеп калдым. Инде мәрхүм Хәбиб абзый белән түр һәм алгы өйләргә бер-бер артлы мич тә чыгарган идек. Тырышлыгымны яратып калган икән. Балалар бакчасына — аннан соң инде — рәттән биш мич чыгардык. Ул югында өч-дүрт ниргә өйгәләп тә куйгалаган идем, сизенми дә калды.
Бу юлы да үзем башлап эшкә керешергә булдым. Ерак авылдагы урыс агае киләсе дигән иде әткәй. Күренмәде бит, килми дә килми. Күмхуҗ эшендәдер. Ул кайчан әле аннан бушый да безнең йортны эзләп таба?
«Күз — курка, кул — эшли»,— диләрме? Шулай икән ул. Сәрвәрҗиһан белән Гыйззәт сурәте күз алдымда кабат-кабат яңарып, акылымны саташтырса да, хәтеремне калдырмаска булдым. Юк, мин башка бер Сәрвәрҗиһанны яратам, матурны, чибәрне! Моны, Гыйззәтнең чәчәкле ак күлмәкле Сәрвәрҗиһанын түгел! Аларның бәхетенә аркылы төшәмме соң, Аллаһ кушмаганны! Хәлил белән Галиябану кебек ике яр икәннәр, араларына кергән Исмәгыйль булыйммы инде? Кеше бәхетенә кул сузганнарның сөенеп, шатлык эчендә яшәгәннәре юк әлегә! Билеңне бу, егет! Нәфсе дигән шайтанга бирешмә!
Хәер, миңа башка юл бар идеме соң? Гыйззәт белән ярыша алырлыкмы үзем? Аныкы кебек куе, бөдрәләнеп торган кара чәчләрем дә, әрсез һәм үткен телем дә, мин кемлегем дә юк. Байлык белән мактана алмыйбыз. Җитмәсә, ул әле безнең агай-эне тиешле кеше. Туганнар белән сугышып яталар димени? Аларга бәхет теләвем дөрес булыр!
Мичем матур килеп чыкты кебек. Эшли торгач, кичкә түшәмгә якынаеп бара иде. Әнкәй керде:
— Бу бала кая олакты икән дип аптыраган идем аны. Мондамыни син? Нәрсә, Карамалы урысы килде дәме әллә? Ай Ходаем, ә мин ашыма токмач та салмаган идем. Әтиең дә кереп әйтә белмәде. Тәрәзәдән күземне алмый хәтерләп тордым. Ничек күрми калдым икән?— дип, сүзләренә аһ-ухларын кушып, ачуланып, сукранып һәм аптырап сөйләнде дә чыгып китте. Мин инде арыган идем. Измәм дә бетте. Кабат әзерләп куярга кирәк!
Мунча караңгылыгыннан дөньялык яктысына чыгып, билемне турайттым. Измә изәргә керешергә генә торганда әткәй белән Карамалы урысы Микула бер-бер артлы капкадан килеп керделәр. Бераз кәефләнеп тә алганнар.
— Әйтеп киткән идем бит, измәне изеп куярга дип!— әткәй юл уңаеннан мине булдыксызлыкта гаепләп, эт итеп ачуланып узды. Әмма исем дә китмәде. Алар мунчага таба уздылар. Мин балчык измәсе ясауда булдым, борын астыннан гына елмаеп, аларны кырын күз карашым белән озата калдым. Ярый да эшемне яхшыга бәяләсәләр! Сүтеп атарга кушмасыннар тагын!
Сыер көтүе дә кайта икән. Капка төбенә җитеп, безнеке дә тавышын бирде. Ачып керттем. Абзарына яптым. Ул арада әнкәй савым чиләген тотып чыкты.
— Ашарга кергәләгәнче савып өлгерерме икән?
Бу соравы миңа аталмаган иде. Белдереп куюы гына. Әүвәле сыерыбызны савар, аннары кичке ашка чакырыр. Ашыкмасын, җитешелер!
— Улым, балчык керт!
Мунча ишегеннән әткәй күренде.
— Ә Хафизҗан, син дә кайттыңмыни? Сыерны савыйм инде, аннан ашатырмын!
Әнкәйгә ул шунда ук җавап та бирде:
— Ярый, бар-бар! Көтү кайтты дамыни инде?
Кояш баеганда кыек өстенә менеп җиткән идек инде. Анда оста үзе эшләде. Кулы бик тә җәһәт иде. Бер дә уйлап-нитеп тормый, кирпечне аптыратмый гына сала да сала, шалт та шолт. Һәммәсе урынына ятып бара. Кеше булдырса да булдырыр икән!
Ул көнне өстәл артына мине оста үз янына дәшеп утыртты. Җилкәмә кулын куеп, эшемне мактады. Мин, аның сүзләре хак булса, әти-әниемне бәхетле итәргә туган бала икәнмен! Бу хакта кат-кат әйтте. Ышана ук башладым. Әмма...
Әмма минем үземне кем бәхетле итәр икән?..
— Бу балагыз,— диде ул тагын да, токмачлы аштан соң китерелгән эре бәрәңге һәм тавык итен авызы эскәнҗәсендә бөгәрләп һәм икенче ярты аракыны башлатып,— халык бәхете буларак та туган. Гомере эштә узар. Менә син дә, Хафизҗан, иртәдән кичкә кадәр агач юынасың. Берәүләргә тәрәзә кирәк, икенчесенә — ишек. Сиңа ялынып киләләр. Тыңламасаң, яхшы түгел. Акчасын да тиешле кадәр сорый алмыйсың. Ярар инде, күрше хакы — Аллаһ хакы, дисең. Ә йомыш белән килүче алай уйламый... Кыйммәтсенә...
Урыс агае дөресен сөйли, үз башыннан узганын бәянли иде. Әткәй дә бүлдермәде, әнкәй генә:
— Әйе, менә, Микула, бик дөрес! Әле былтыр эшләгәненең дә акчасын бирмәүчеләре бар. Коралы тузу бәясе-хакын да!— дип, аңа кушылгалап алгалады. Өстәлгә яңа гына пешкән күкәйләр китерде, самавырын яңартты. Мин исә ни сүзләренә катышмый, ни ризыкка кагылмый утырдым да утырдым. Игътибар итүче дә булмады.
Аннары түр бүлмәгә кердем, радиоалгычны кабыздым. Анда Андрей Вознесенский Бельгияле шагыйрь Морес Каремның шигырен укый иде: «Бала — син урман эчендәге тыныч күл сыман!..» Сүзләре күңелемә уелып языла бардылар.
Миңа бик рәхәт булып китте. Ниндидер башка дөньяга күчтем дә шунда яши башладым кебек. Бу — эш белән узачак гомеремнең башы иде. Киләчәктә үземә «Сычкан» кушаматы тагачакларын әлегә белми идем. Әмма башкасын тәгаен ачык аңладым: мин — халык бәхете өчен туганмын!
Март-июнь, 2000.


Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.