Latin

Безнесмен - 1

Общее количество слов 4526
Общее количество уникальных слов составляет 2102
34.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Кибет тотучы җирән Садри Сабан туена бер ай кала Казан артыннан тупырдап торучы чабышкы алып кайтып, Хан Кирмәннең бөтен Арт урамын шаккатырды.
– Илфат Мамадышка ярышка алып барачак. Казан ипподромыннан сорап килгән булганнар инде. Алар кодалаганчы, үзем эләктереп калдым. Бәясе – галәмәт, – дип мактанды ул атны машина әрҗәсеннән чишеп җиргә төшергәч.
– Алып кайткач та, аяклары язылсын өчен, атлатып йөртергә куштылар, – дип, атның йөгәне тезгенен тотып Тәмле су чишмәсе ягына таба китте.
Арт урамның малайлары-кызлары аның артыннан иярделәр. Кайсы гына авыл баласының яңалыктан читтә каласы килсен соң?! Сала алашаларына охшамаган шул Садриның бу аты. Гәүдәсе үзенең чәчләренә тартым – кызгылт җирән, яллары һәм койрыгы – кара, бәкәлләре – ак, аяклары – озын. Атлаулары ук телевизордан мода күрсәтүче нечкә сыйраклы кызларныкы кебек. Төз генә күтәреп, кырт-кырт басып бара. Койрык ялы да түгәрәкләп киселгән. Ялтырап торучы сыртына кунган кигәвеннәрне куарлык түгел. Корсагы да бүлтәеп ике якка яртышар метр чыгып тормый. Арбага җигелгәне юктыр шул әле моның. Авыл алашалары, арбаларына өйгән йөкләрен тартырга җиңелрәк булсын өчен, башта корсакларын дыңгычлап тутыралар. Шуңа күрә алар ат кәмите күрсәтмиләр – моның кебек баскан урыннарында тиктомалга биеп тормыйлар.
Садри, үз артыннан теркелдәүче бер көтү малай-шалайны күргәч, канәгать елмаеп куйды.
– Ягез әле, кайсыгыз кыюрак? Кайсыгызга йөгәнен тоттырыйм? – дип эндәште ул аларга.
Арада ундүрт-унбиш яшьлекләр булса да, берсе дә тәвәкәлләргә ашыкмады. Белмәссең бу биек торыклы нәрсәне. Яңа хуҗасы кулында тыпырчынмаса да, ят кеше янына килгәч сикерә-сикерә тибенә башласа, тиз генә кача да алмассың! Садриның кесәсеннән шикәр кисәге алып каптырганын күреп тордылар бит алар. Шулай да араларыннан бер тәвәккәле табылды. Бу – Садриларның күршесе – быел унынчы сыйныфны тәмамлаучы, озын чандыр гәүдәле, җитен чәчле Фаил иде.
– Кая, мин тотып карыйм әле, Садри абый, – дип алар янына килеп басты ул.
Ат – бик сизгер мал. Янына ят үсмер килгәнен шунда ук күреп алды. Фаилнең Садридан бер башка калкурак гәүдәсенә күз салганнан соң, әллә:
– Ярар, – диюе булды, пошкырып башын селкеп куйды.
Бу Садриның да игътибарыннан читтә калмады.
– Кара-кара, сине ошатты бит бу малкай! – дип авызын ерды.
Малай-шалайга булса да аты белән мактанасы килә иде аның. Өлкәннәрнең хәзер кеше әйберсенә исе китми. Берәрсе текә машина яки кәттәрәк башка әйбер алып кайтса, җыелышып тикшереп чыга, гайбәтен сата торган вакытлар узды инде. Кемнең акчасы бар – шул хәзер капка төбенә вертолетын да, самолетын да алып кайтып куярга мөмкин. Авыл җирендә дә акчаны көрәп алырга өйрәнә башладылар. Берсенең кесәсе калынайган саен, икенчесенеке юкара гына бара. Әнә шул аерма йөрәкләрен өти дә инде халыкның. Бу – кемнәрнеңдер баюыннан түгел, ә үзеңнең җитмәүчелегеңнән. Гаиләне алып барырга, бала-чаганы ашатырга, киендерергә акча кирәк. Хан Кирмәндә дә дә шаулап-гөрләп торган, бөтен авыл халкын эшле дә, ашлы да иткән, малларын кыш буе сенажы, печәне белән туендырып торган ферма бетте. Өмлерәкләр, кеше-кара күрмәгәндә, кирпечләрен сүтеп ташып бетерделәр.
Ят ат янына шикләнебрәк кенә килгән Фаилнең эчен җылы йөгерде. Тегесе башын аның ягына борган килеш тагын бер кат селкеп алды.
– Исеме ничек соң аның? – дип сорады ул.
– Буян, – диде җирән Садри.
Атның кара ялларыннан сыйпап куйды ул. Муенын яратып сыпырды.
– Ә ник Буян? Холыксыз мәллә? Тибенергә яратамы әллә? – дип аптырап калды үсмер.
Болар янына ник килдем икән дип, икеләнә дә башлады бугай. Садри көлеп җибәрде.
– Баскан урынында биеп торырга яратканга шундый исем кушканнар аңа. Киресенчә, бик тыныч холыклы, – дип аңлатты ул.
– Муенын сыйпаганны яратамы соң?
– Муенын сыйпаганны да, азрак шикәр каптырганны да ярата. Өч яшьлек кенә әле ул. Бик яхшы чабышкы чыгарга мөмкин, диделәр.
Садри Буянның ат ярышларында җиңеп чыгуларын күз алдына китереп бугай, канәгать елмая иде.
– Атландырамы соң ул? – дип сорамыйча түзмәде Фаил.
– Җайдак белән йөрергә өйрәткәннәр. Авыл алашалары кебек буш биленә атландырмый торгандыр. Иярен дә биреп җибәрделәр. Илфат Сабан туенда ярышка барырга әзерләячәк. – Садри үзенең мактанганын тыңлаучы кеше табылганга сөенә иде бугай.
Йөгән тезгенен Фаилгә тоттырды ул. Буян, Фаил һәм Садри янәшә атлап киттеләр. Алардан башкалар да калышмады. Тәмле су чишмәсе Арт урамның аргы башында – ындыр табагы ягында. Суы тау астыннан көчле булып тибеп чыга. Илле-алтмыш еллар элек – авыл каршындагы Хәлмәкәйдә нефтьчеләр җирне бораулаган чакта, алардан озын торба алып, суын инешнең бу ягына чыгарганнар иде. Хатын-кыз кер чайкый алсын өчен, агачтан улак та куйдылар. Кабат Галимулла чишмә өстенә такталардан матурлап чатыр ясады. Суы дөрестән дә татлы, йомшак аның. Кайбер чишмәләрнеке кебек теш өшетерлек салкын да түгел. Кайнатмаган килеш тә олысы-кечесе яратып эчә. Колонка суы йортларга ук кертелсә дә, Аскы урам халкына кадәр чәй куярга, аш пешерергә суны шушы чишмәдән ташый.
Инешкә төшкәндә аларны Садриның малае Илфат та куып җитте. Ул Фаилдән бер яшькә кечерәк, быел тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Унбише генә тулып килсә дә, буйга инде әтисен куып җитте. Зиһенле. Әти-әнисенә бер генә малай булса да, иркә түгел. Әтисенең мәктәп бетергәннән соң кулына матур әдәбият әсәре алганы булмаса, малае бу яктан аның киресе – баш астына китап салып йоклый.
– Мәктәп бакчасына барып килгән идем. Кишер чәчтек, – дип аңлатты ул.
Май ае шул. Кеше – бәрәңге утырта, мәктәп кишер, чөгендер чәчә; кәбестә, чәчәк кәлшәләрен бакчага күчерә.
Карап-карап торды да:
– Моның белән бакча сукалап булмый икән. Бәкәле дә, сыйраклары да бигрәк нечкә, – дип үзенчә нитиҗә ясады Илфат.
Улының сүзләреннән атасы да елмаеп куйды. Файда кертә торган эш турында уйлап үсә малае.
– Сабан туйларына ярышка әзерләрсең, – диде Садри.
Малае икеле генә атка карап куйды. Әллә урынында биеп торучы бу яшь айгырны яратып бетермәде, әллә аңа атланып йөрисе килми иде – күзләреннән генә аңлый торган түгел. Ат та – җан иясе. Үзен яратканнарын да, яратмаганнарын бик тиз сизә ул. Үзен яраткан кешегә җаны тартыла аның.
Тәмле су чишмәсе улагына төшеп җитүгә ат йотлыгып эчә башлады. Гаҗәеп иде ул: су эчкәндә гәүдәсе уйнаклап-уйнаклап ала. Элек егетләрнең атларны инештә сугаруларын ишетсә дә, Буянның өстенә салкын су сибәргә кыймады Садри. Әле холкын белеп бетерми. Саксызрак берәр нәрсә эшләтсәң, әллә нәрсәләр кыланырга, янындагы бала-чагага да зыян салырга мөмкин. Ат яшь әле, егәрле чагы.
Илфат та Буянның кара ялларын сыпырды. Тегесе башын күтәреп аңа борылып карады. Ат әллә ирен читләре белән генә елмая иде инде? Сул як иреннәре тартылып куйган кебек булды. Фаил тезгенне Илфатка тоттырды. Ни әйтсәң дә, ул – хуҗасы. Аның бу гамәленә күршесенең исе дә китмәде.
– Тимер ат булсын иде ул... – дип кенә куйды ул.
– Нинди тимер ат? – дип кайтарып сорады атасы.
– Скутер...
– Тугызынчыны бетергәч алам дидем бит инде, – диде атасы, ат дагалаганда бака боты кыстырмыйлар дигәндәй, коры гына.
Ат алып кайту шатлыгын киметәсе килми иде аның.
– Бу чабышкы белән Мамадыш Сабан туена да барсаң, җәй көне машина йөртергә дә өйрәтәм, – дип тә өстәде.
Улының да шатлыгын уртаклашуын, аны аңлавын тели иде ул. Аның каны, нәсел дәвамчысы бит.
Барысы да кире борылып Арт урамга күтәрелделәр. Фаил Илфатның атны яратып бетермәвен аңлап алды. Өнәмәгәнне йөрәккә ирексезләп кертеп булмый шул. Болай булгач, Буянга атланып йөрүләре, аны ярышка әзерләүләре бәйрәм булмас аңа.
– Атны җәй тынчу абзарга кертмәбез. Бүген аның өчен бәрәңге бакчасы ягына аерым утар, утлык ясап куябыз. Кабат кыш өчен аерым сарай күтәрербез, – диде Садри.
Ул тотынса, озакка сузмасын беләләр. Хан Кирмәндә һәм Мамадышта кибет тотучы кеше – акчасы буа буарлык. Әйберне хәзер телефоннан шалтыратуга капка төбеңә үк китереп бирәләр. Эшенә – кеше яллар. Бөтенесен бер көндә эшләп китәргә мөмкиннәр. Былтыр акчасын кызганмыйча авыл мәктәбенең керү ишекләрен алыштырткан, болдырларын ремонтлаттырган иде. Ә алар, спортзалныкын һәм ашханәнекен кушкач, дүрткә тула. Иртән килделәр, төштән соң эшләп бетереп китеп бардылар.
Садри Буянны ишек алдына алып кереп китте. Бала-чага капка төбендә калды. Ат, дөрестән дә, кеше күпме генә караса да сокланып туймаслык шул. Аларга мондый чабышкылар алып кайтучылар булмас! Ак көнләшү белән:
– Тагын бәхет ишелде сиңа! – диделәр алар Илфатка.
– Әйе, ниндие генә әле. Сөенечтән бүген тагын йоклый алмам инде, – диде ул сүзләренә киная өстәп.
Барысы да элек тулай тораклар булган чирәмлеккә туп тибәргә юнәлделәр. Элек Хан Кирмәндә сигез авыл баласы укый иде. Күрше авылларның үзләрендә урта мәктәпләр ачылгач, тулай торакларның кирәкләре калмады һәм алар, ут-күз чыкмасын диеп, сүтеп алындылар. Урыннары авыл баласына футбол тибәргә калды. Малайлары да, кызлары да анда бергә йөри. Алар кибетче Садриның чабышкы ат сатып алуы турындагы хәбәрне бөтен авылга тараттылар. Ул кичне Хан Кирмән халкы телендә шул яңалык кына иде.

***
Икенче көнне мәктәптән кайткач, Илфат Буянга атланып чыкты. Атының сыртында матур гына ияр. Аякларын өзәнгеләргә тыккан. Иярдә туп-туры, горур кыяфәттә утыра. Бейсболкасын башына батырып кигәч, гел чын җайдакка охшап киткән.
– Басу юлына алып чык. Күтәртелгән юл ташлы – тоякларын авырттырыр, – дип калды әтисе.
Улының атны чабышка әзерләргә кат-кат кабатлатырмыйча алып чыгуына сөенеп бетә алмый иде ул. Кичә хатыны Сәкинә генә аның киңәшеп тә тормыйча Казан артыннан яшь айгыр төяп кайтуын өнәп бетермәде. Ул – тәбәнәк, юантык гәүдәле булса, җәмәгате киресенчә чандыр һәм аннан озынрак. Мәктәптә химия укыта. Илфат буйга әнисенә охшап калкынып китте. Сәкинәнең Казанда кибетләр тотучы олы абыйсы Самат тагын да озынрак әле. Казан артындагы танышларыннан ат алып кайтырга шул котыртты да инде аны.
– Яхшы чабышкы белән җайдак беләсеңме күпме акча эшлиләр?! Чит илләрдә йөреп долларлар, евролар гына сугалар алар! – дип, кодалап утырган иде.
Буянны да үзе табып бирде. Нәселендә Берлин, Лондон ипподромнарыннан җиңүче булып кайткан чабышкылар да бар икән. Боларны тыңлаганда Садриның да бөтен гәүдәсенә рәхәт дулкын йөгергән иде. Белмәссең: аңа да бер шундый бәхет елмаер, чит илләрне күреп йөрер әле.
Атка Тәмле су чишмәсе таныш булгач, Илфат аны шул якка алып китте. Хан Кирмән – Кирмәнчек инеше буйлап өч чакырымга сузылган авыл. Өч өлештән: югары очтан, Атау дип аталучы түбән очтан һәм аръяктан тора. Аръягы – инешнең Хәлмәкәй ягында. Атау – авылның көнчыгышындагы, Казан – Чаллы юлы ягындагы, ике яклы озын урам. Көнбатышында – Имән Күпер, Нурлы Алан авыллары, төньягында – биек Аккош тавы белән аннан Кызыл яр елгасы белән генә аерылып торучы Хәлмәкәй, ә аның өстенннән урман башлана. Көньягындагы Яке урманы – өч чакырымда. Ул якта атны рәхәтләнеп чаптырырга була, басу юллары да такыр, дип уйлады Илфат. Тәмле су инешен чыгып, урман ягына таба менеп киттеләр. Ат җайлы һәм иркен чаба. Тезгенен кагып куйган саен, тизлеген арттыра төшә. Йөк ташырга күнеккән авыл алашалары кебек, чыбыркы шартлатып куалыйсы түгел. Ындырдан урманга кадәрге араны бик тиз узды Буян. Үрне күтәрелеп урман буена җитүгә аны Казан-Чалы юллы ягына борып үз иркенә куйды. Малкай башта томырылып чаба башлаган иде, авылның Атау ягы башындагы Тәкәрлек ерганагына төшә башлагач, тизлеген киметеп, юыртуга күчте. Аның үзәненә төшеп җитүгә, атын авыл башындагы ферма ягына борды. Унбиш ел элек утырткан наратлары ике кеше буе күтәрелергә өлгергән иске зират яныннан узганнан соң, Атау урамына борылды. Буянга атланган килеш авылның буеннан буена узасы килде аның. Кайсы гына авыл баласының атка атланып йөрисе килми икән?! Татарның җанында, канында ул ат. Ат – аның канаты, таянычы. Борынгы заманнарда да татар атка атланып яуга гына йөрмәгән, басуын да сукалаган, йөген дә ташыган. Сабан туйларында чыбышка алып чыкканнар. Атлары белән мактанмасалар да, горурлана торган булганнар татар ирләре. Илфатның каныннан да ат җене чыгып бетмәгән әле. Әнисе ягыннан нәселләре патшага солдат бирә торган булганнар. Бер бабасы егерме биш ел казак гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтып өйләнгән.
Илфат урамнан атын чаптырмыйча, атлатып кына кайтты.
– Атлы казак мыни! – дип калды капка төбенә чыгып утырган авылның иң өлкән әбисе Нурлыгаләм.
Аның яшен дә төгәл белүче юк. Метрикәсендә 1909нчы елгы дип язылган. Ә үзе:
– Әни син япон сугышы чыккан елда туган бала, дип сөйли иде, – дияргә ярата.
Кайсы гына дөрес булса да, ай-һай озын гомерле әби булып чыга ул. Атлы казакларны да күргәне булгандыр. 1918нче елны акларның Халык армиясе Урал ягыннан Мамадыш аша Казанга узган бит.
– Солдатлары Хан Кирмәндә бер атна торды. Халыктан талап, өч сыерны суеп ашадылар, – дип сөйләгене бар Нурлыбикә карчыкның.
Илфатның йөрәгендә дә горурлык тойгылары уяна башлаган иде. Сизми мени ул малайларның-кызларның офтанып калганнарын. Аларны да Буянның ияренә атландырып йөртер әле бер вакыт. Хәзергә атның тәмле чагы – үзеннән артмый.
Әтисе өйләре янәшәсендәге кибеттә иде. Аның кайтканын күргәч, чыгып җитте.
– Кайлардан әйләндегез? – дип сорады ул.
Илфат сөйләп бирде.
– Ярар, әйбәт булган, – диде канәгать калып.
Мәктәптә укулар тәмамланып килә, Илфатның имтиханнарга, контроль эшләргә әзерләнәсе бар иде. Буянны утарына кертеп җибәрде. Әтисе атка утарны кичә үк ясап куйды. Печән салу өчен утлык көйләде, онлы су эчертергә, солы бирергә юан тимер торбаны урталай ярып ясаган тагаракны кертеп урнаштырдылар. Атның утлыгына печән өстәлгән иде, чемченеп калды.
Мәктәп тәмамлаучыларга бердәм дәүләт имтиханнары кертеп бөтен ата-ананың, бала-чаганың котын алып бетерделәр. Алдан өйрәнә торсыннар дип, тугызынчыларга да имтиханнар бирдертәләр. Илфат та быел тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Кыш көне шулай бер мәктәптән кайткач:
– Мамадыштагы көллияткә автомеханиклыкка укырга барам. Югары белем алырга армиядән кайткач та өлгерермен әле, – дигән иде.
Әтисе улын хуплады. Ә менә әнисе өнәп бетермәде. Хәзер көллият дигән яңгыравыклы исем белән аталса да, бердән бер улының, укытучы малаеның элек авыр укучыларны озата торган җирдә укырга җыенуын кабул итә алмый иде бугай. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан шүрләмәсә дә, Илфатның тормышка үз планнарын кора башлаган чагы иде. Үсмер холкының куркыныч үзгәреш кичергән чоры, диләр аны. Әнисе җай чыккан саен, әтисе күрмәгәндә, анда укырга китмәскә үгетли башлады. Хәзергә егет нык тора әле. Әнисен сөендереп:
– Ярар, анда бармыйм, – дип әйткәне юк.
Икенче-өченче көнне дә Буянны Яке урманы буйларыннан чаптырып кайтты ул. Ат ияләнә башлады, аның мәктәптән кайтканын көтеп тора, урамга чыгуга ындыр ягына борыла.
Арт урам малайлары:
– Без дә атланып карыйк әле, – дип ялына башлыйлар.
Бик атландырыр иде дә, әтисеннән шүрли, күреп калса, ачуланыр, дип курка. Малайлар да аңлыйлар аның хәлен, шуңа күрә үпкәләмиләр. Буян янында бигрәк тә Фаил ешрак чуала. Ялларыннан да сыйпый, шикәр дә каптыра. Тегесе Фаил янына килүгә пошкырып башын селки.

***
Бер атнадан Садри “Газель“ машинасы белән Мәскәүгә товарга китте. Илфат ул юклыктан үзенчә файдаланып калырга – Буянны чаптырырга алып чыкмаска уйлаган иде дә, әнисе мәктәптән иртәрәк кайтып:
– Шаяртма, егет... Әтиеңә барыбер ишеттерәчәкләр... – дип, бармак янады.
Атка атланып чыгып китүдән башка чара калмады аңа. Бу юлы да аты Тәмле су чишмәсе ягына борылган иде, Илфат тезгенне мәктәп яга тартты. Анда малайлар футбол тибә башлаган булырга тиешләр инде.
Дөрестән дә, дүрт-биш үсмер туп артыннан йөгерешә иде. Араларында озын гәүдәле Фаилне дә күргәч, сөенеп куйды. Күптәннән атланып йөрергә кызыга инде. Бүген бу теләгенә ирешсен әле. Ә Илфат – ял итәр. Чирәмлекке керүгә үсмерләр аның янына килеп җиттеләр. Ул атыннан ашыкмыйча, грорур кыяфәттә генә шуып төште дә:
– Мә, бүген син әйләнеп кил инде, – дип, йөгән бавын Фаилгә тоттырды.
Буян да, Илфатның бу теләген хуплагандай, башын селкеде.
– Бер сәгатьтән кайтып җит, түлке, – дип тә өстәде Илфат, Фаил ияргә сикереп менеп утыргач.
Берсе дә аннан мондый чын җайдаклар елгырлыгын көтмәгән, сыртына яңа кеше атлангач ат борчылыр, дип уйлаганнар иде. Буянның исе дә китмәде. Фаил йөгәнне тартып аның башын муенына кысты һәм өскә таба күтәрттерә башлады. Яңа җайдагының бу теләгенә күнеп, ат бөтен авырлыгын арткы аякларына күчерде һәм алгыларын җирдән күтәрде. Моны күзәтеп торган бөтенесе “аһ“ итте. Фаил дә болай ук килеп чыгар дип башына китермәгән иде.
– Әллә цирк өчен әзерләнгән ат булганмы соң бу?! – дигән фикер йөгерде аңа.
Буянны моңарчы Илфат чаптырган якка алып китмәде ул. Чирәмлектән Аскы урамга чыгып, атны Хәлмәкәй тавына борды. Тегесе:
– Кайда алып барсаң да риза, – дигәндәй, юыртып китте.
Хәлмәкәйне күтәрелгәч, тау өсләтеп Кирмәнчек дип аталган борынгы болгар шәһәрчеге булган якка юнәлделәр. Ат бик иркен чаба. Үзләренең бөтен авыл күз алдында икәнен аңлыймы икән ул? Мал бит, юктыр. Авыл халкы да атка Илфат урынына Фаил атланганын танымый торгандыр. Әйдә, танымаулары хәерлерәк! Садрига җиткерерләр, башка аңа атка атлану бәхете тәтемәс иде.
Шәһәрчек турына килеп тә җиткәннәр иде. Агач ботаклары сыдырып бетермәсен өчен, имәнлек аша акрын гына чыктылар. Монда борынгы болгар каласы бер меңенче елларда ук булган, алты-җиде йөз ел яшәгән, диләр. Алабугадан галимнәр, студентлар килеп әллә ничә җәй казыдылар, урынын да ачыкдылар. Стеналары, аның буендагы канавы, шәһәрчеккә керү башнялары элек булган кыяфәтләрендә яңадан ясап куелды. Өч ягындагы стеналарының бүрәнәләре, очланган карандашлар кебек, тырпаеп торалар. Ә көнбатыштан шәһәрне текә яр саклаган. Күпме яулар күргәндер ул, бу җирләрдә меңәрләгән кеше кырылгандыр, каннар елга булып аккандыр. Батый, Тимер хан яуларының да шаһите булган ул, руслар да җимереп киткәннәр аны. Халкы кырылып, стеналары белән йортлары яндырылып, урыны башка табылмаслык итеп сөрелгәннән соң да яңадан күтәрелгән. Аның – Фаилнең, Илфатның ничә буын бабалары шәһит киткәндер бу җирләрдә! Борынгы каланың дәвамчылары бүген дә исән – Хан Кирмәндә яшиләр. Аста – Изгеләр чишмәсе. Ярдан җиде чишмә тибеп чыга анда. Һәркайсы бер чирдән дәва бирә, диләр. Янәшәдәге Казан-Чаллы юлыннан узучылар бик еш туктап, суларын савытларына тутырып алып китәләр.
Фаил иярдән төшеп, атны йөгәненнән җитәкләде дә, чишмәләргә юнәлде. Хәлмәкәйдә җир мае суыртучы нефтьчеләр, яр буйлап тимердән басма ясаганнар, намаз уку өчен чатыр эшләп куйганнар иде. Аларның бу игелекле гамәлләреннән соң, һәр чишмәнең суын аерым, иркенләп тутырып алырга була. Көндезләрен яныннан машиналар өзелеп тормый. Бу юлы да анда берничә гаилә тукталган иде.
Фаил түбәсенә кыйблага каратып ярымай куелган тимер чатырга Буянның тезгенен бәйләп куйды да, чишмәләргә су эчәргә кереп китте. Үзеннән бер-ике яшькә кечерәк, матур гына чәчәкле күлмәк кигән, озын кара толымлы бер кызның үзенә игътибар белән текәлеп карап торуын тойды ул. Аннан арырак бер ир пластик савытка су тутырып йөри. Әтиседер, мөгаен. Ул кулларын, битен юган арада кыз аның янына килеп тә басты.
– Син – тау башындагы, теге шәһәрнең ханы мәллә? – дип сорады ул йомшак тавышы белән.
Фаил аның бу сүзләреннән аптырап калды. Шулай ук ханнарга охшаган микәнни ул? Хәер, Буян бер дә элек ханнар атланып йөргән атлардан ким түгел бит. Биек гәүдәле, кызгылт-җирән гәүдәсе ялтырап тора. Кара яллары һәм түгәрәкләп киселгән койрыгы, ак бәкәлләре аңа үзгә нәзакәтлек өстиләр. Борынгы заманнарда мондый мәгърүр чабышкылар гади кешегә тәтемәс, кулына керсә дә бик тиз бай-бичәләргә күчәр иде шул.
– Мин күктән дә төшмәдем, җир астыннан да чыкмадым. Ышанмасаң, тотып карый аласың, – дип кулларын алга сузды.
Кыз әллә шаяртуын дәвам итеп, әллә дөрестән дә аның хан өрәге түгеллегенә ышанасы килеп, бармагы белән баскалап карады. Чеметә башлагач, Фаил кулын тартып алды.
– Менә, рәхмәт төшкере! Чын кеше икәнең әле! – дип, кулларын чәбәкләде кыз.
Буян янына да барып басты ул.
– Тибенмиме ул? Сыйпап карарга буламы?
Нәрсә дип җавап бирсен. Беренче генә көн атланып чыгуы, холкын бөтенләй белми. Дөресен әйтсә, кыз үзеннән көләр, дип уйлап:
– Юк-юк, бик акыллы ат ул, – дияргә ашыкты.
– Исеме ничек соң аның?
– Буян
– Буян, дисеңме?
Ят тавышка борылып карады Фаил. Артында ак күлмәкле, кара чалбарлы, чигә чәчләренә чал кергән, кырык биш-илле яшьләрдәге ир тора иде.
– Бу – минем әти. Кавис исемле, – диде кыз.
– Каяле, мин белгән Буянның алгы сул аягы бәкәлендә кызгылт тап бар иде, – дип, ат янына килде ул.
Буян да аның ягына башын борып тора иде. Ир янына килгәч, исәнләшкән кебек, канәгатьлек белән пошкырып, башын селкеде. Атның сул ягына чыгып, аягына иелде кызның әтисе.
– Кызыл табы бар! Бу – шул Буян! – диде ул.
Бу хәбәрдән кыз да сөенеп куйды. Фаил дә игътибар итте – ак бәкәлдә гәүдәсе төсендәге матур гына кызгылт җирән тап бар иде.
– Бер ел Казан янындагы ат заводында ветеринария табибы булып эшләгән идем. Буянны шуннан беләм. Бик яхшы чабышкы чыгачак аннан. Әтисе Орлик – төрле чит ил ярышларында призлар яулаган ат. Яшьрәк әле ул, хәрап итә күрмәгез, – дип аңлатты ир.
– Әти, Буянга атланып бер әйләнеп килим әле. Зинһар өчен, – дип ялына башлады кыз.
Ир уңайсызланып кына:
– Безнең ат түгел бит ул, кызым, – дип куйды.
Хәзер инде кыз Фаилгә ялына башлады:
– Әнә тегеннән генә... Үзең җитәкләп барырсың... Бер дә атка атланган юк әле минем... Әйдә инде...
Фаил икеләнеп торды-торды да:
– Әйдә, – диде.
Әтисе аңа ияргә утырырга булышты. Тезгенне кызга тоттырып, үзе атны авызлык тимереннән җитәкләп китте.
– Мин – Сәвия исемле. Синең исемең ничек? – дип сүз башлады кыз, бераз киткәч.
– Фаил, – дип кенә җавап бирде ул.
– Син гел шушында йөрисеңме?
– Юк, бүген беренче килүем әле.
– Әллә монда бизнес эшлисеңме, дип уйлаган идем.
– Ничек инде ул?
– Кешеләрне атыңа утыртып йөреп, акча эшлисең мәллә, дигән идем.
– Алай да акча эшләп була мыни?
– Ничек кенә әле. Казанда иптәш кызлар ипподромга барганнар. Атка утырып йөргән өчен дөнья акча алдылар, диделәр.
Кызык икән Казанда, дип уйлады Фаил. Мәктәп бетергәч университетка укырга керергә җыена. Адым саен каергач, ничек җиткерәләр икән соң анда акчаны.
– Син дә көн саен монда килеп акча эшлә, – диде кыз риясыз гына.
Үзләренең аты түгел шул. Аңа беренче тапкыр гына атлануы әле. Башка бу тәтиме, юкмы әле, билгесез. Атаудагы Ибраһим бабасының Кашка исемле эш аты белән килеп йөри алмый бит инде. Йоннары да бигрәк ала-кола, бүксәсе ике якка яртышар метр чыккан.
– Ник эндәшмисең, Фаил? – дип кайтарып сорады кыз.
Үзе телгә оста булгач, егетне дә күбрәк сөйләштерәсе килә иде аның. Авыл егетләренең шәһәр гыйбадлары кебек көннәр буе бушка трай тибеп йөрмәгәннәрен белә ул. Үзенең дә әтисе белән әнисе авылда үскәннәр. Шуңа киләчәктә берәр акыллы авыл егете белән танышасы, дуслашасы килә.
– Уйланам әле, – дип, дөресен әйтте Фаил.
Бабасы Кашканы әллә нигә бер генә җигеп чыга, яз җиткәч – үзләренең һәм аларның бакчаларын сукалый. Ялынып сорасаң, атын Сабантуйга әзерләргә биреп тормасмы икән. Ат чабышы карарга ярата үзе. Ел саен шуның өчен Мамадыш Сабан туена бара.
– Ә син күп уйланма. Атың белән монда килеп йөрсәң, бә-ә-әк күп акча эшләрсең, – дип һаман үз фикерен куәтләде кыз.
Шәһәрчек стеналары янына менеп җиткәннәр иде инде.
– Бигрәк матур икән монда, – диде ул, очлаеп торучы стеналарны, ике ягыннан калага керү башняларын күзәтеп. Стеналар алдындагы канаудан чыгу басмасын күтәртеп, капкасын ябып куйганнар иде. Әйтерсең лә, юлаучыларның шәһәрчек эчендәге тынлыкны бозуларын теләмәгәннәр.
– Безнең Болгарда да, Биләрдә дә булган бар. Монда да матур икән, – диде кыз. – Моның янына туристлар өчен ашханә дә салып куйсаң, кеше күп килеп йөрер иде, – дип тә өстәде.
– Аста, юлның икенче ягында Ханнар зираты да бар әле, – диде Фаил.
– Шулай ук мы-ыни!
– Әнә тегендә – авыл ягында Алтын базы да бар.
– Ух-ти-и! Мине анда да алып барасыңмы?
Фаил тәмам югалып калды. Бу кыз монда көне буе йөрергә җыена бугай. Ә аңа бер сәгать кенә вакыт бирделәр.
– Әтиең югалтыр бит, – дип кенә әйтә алды ул.
Кызның да әтисен озак көттерәсе килми иде бугай.
– Эһ... – дип авыр сулады да, – әйдә, кайтабыз, – диде.
Кире борылдылар. Ярымайлы тимер чатыр янына кайтып җиткәч, үзенә ярдәм иткәннәрен көтмичә, иярдән шуып төште кыз.
– Рәхмәт! – дип аңа кулын бирде.
Егетнең учында берничәгә бөкләнгән йөзлек акча калды. Кыз:
– Сау бул! – дип, йөгереп китеп барган иде инде.
Учындагы акчаны ни эшләтергә дә белмичә аптырап басып калды Фаил. Инешнең аргы ягындагы машиналары янына чыгып җиткәч, тагын борылып кулын болгады кара чәч, кыйгач каш. Алар китте. Фаилгә акчасын кесәсенә шудырып, кайтыр юлга кузгалудан башка чара калмады.

***
Чирәмлектә футбол уйнаучы үсмерләр арткан иде. Фаил Буянның тезгенен Илфатка тоттырды, тегесе атын атлатып кына алып кайтып китте. Кайтканда башына кызык фикер килгән иде аның. Атау урамына Ибраһим бабасына юнәлде. Оныгын:
– Әллә бакча сукаларга чакырдылармы? – дип каршы алды карт.
– Юк әле. Болай гына төштем, – дип җавап бирде Илфат.
– Алайса, әйдә, бәрәңге утыртышырсың, – дип бакча ягына алып чыгып китте.
Әбисе үрдерергә салган бәрәңгеләрен чиләк-чиләк ярып куйган иде инде. Аңа да көрәк тоттырдылар. Кыш көне ишек алларындагы, капка төпләрендәге карларын көрәшергә; яз җитүгә – бакча эшләрендә булышырга бабаларына еш төшеп йөри ул. Атау урамы халкы бәрәңгеләрен утырта башлаган икән. Бабасының күршеләре дә бакчага чыкканнар. Аларның Арт урамы халкы гел соңарак калып тотына.
Бабасы бәрәңгене күп урытмый хәзер. Бакчаларының өчтән икесенә печән чәчкәннәр. Байтак кеше шулай эшли. Бала-чагалары үсеп беткән дә чыгып киткән.
– Безгә ике-өч капчык бәрәңге җитә, – диләр өлкәннәр.
Ярты буразналарын утыртып бетергәннәр иде инде, әтисе Халит килеп керде. Малаен әби-бабасы янында күреп сөенде ул. Әтисенең көрәген алып казый да башлады.
– Әллә чәчүегезне бетердегезме? – дип сорады бабасы.
– Безнең чәчү көз генә бетә ул, – дип, шаярткандай итте Халит. Аннан: – Садри малае бүген атын чаптырырга тау башына алып менгән иде, – дип сөйләшүне икенчегә борды.
– Мин идем ул, – диде Фаил.
Әтисе белән бабасы күзгә-күз карашып куйдылар.
– Ничек сиңа эләкте әле ул бүген? – дип гаҗәпләнде бабасы.
– Садри абый Мәскәүгә товарга киткән. Илфат футбол уйнап калды. Мин әйләнеп килдем, – дип аңлатты Фаил.
Үзенең Изгеләр чишмәсенә кадәр баруын, анда бер кызны атка атландырып йөрүен, моның өчен үзенә акча бирүен сөйләп тормады.
– Алай атка атланып йөрисең килсә, әнә безнең Кашканы алып чык. Малны гел абзарда гына тотсаң, кыргыйлана башлый. Гәүдәсе дә язылыр, – диде бабасы бераз сүзсез уйланып торганнан соң.
Фаилнең монда төшүе дә шуның өчен – әллә нигә бер булса да бабасының атын алып чыгарга кодалау теләгеннән иде. Монда үзе аңа тәкъдим итеп тора. Менә бәхет! Әтисе дә улының шатлыктан балкуын күргәч, үз эченнән генә кеткелдәп куйды.
– Атаң син туасы елны безнең элекке ат белән Мамадыш Сабан туена барган иде. Беренче урынны алып кайтты, – диде бабасы.
Моны беренче ишетүе иде әле Фаилнең. Ник аңа бу турыда әйткәннәре булмаган икән?\
– Бүтән бармады мыни?
– Бардым. Ике ел рәттән бүләкләр белән кайттым. Өченчесендә ат өстеннән очып төштем, – дип аңлатты әтисе.
– Егылып аздан гына билен сындырмады, – дип өстәде бабасы.
Аның да ярышларда атлары өстеннән мәтәлеп төшкән кешеләрне күргәне бар. Төрле хәлләр була шул анда.
– Яннан барган ат кисәк өркеп китте дә, безгә килеп бәрелде. Мин тотынып кала алмадым, кырыйга очтым. Ярый әле юлдагы комга килеп төштем. Каты җиргә туры килсәм, сын ката иде. Арттан килүче атлар өстән сикереп уздылар. Ат тояк астында калган кешегә басмый икән. – әтисе ашыкмый гына хәлнең ничек булганын сөйләп бирде.
Сөйләшә-сөйләшә бакчаны утыртып бетерделәр. Бабасы абзардагы Кашканы йөгән киертеп алып чыкты. Гәүдәгә Буяннан калынрак булса да, сыйраклары бераз кыскарак шул. Ни әйтсәң дә, эш аты. Арбага, сукага җигәр өчен яратылган.
– Гәүдәсе ник ала-кола соң аның? – дип сорады Фаил.
Аның соравыннан әтисе көлемсерәп куйды. Бабасының авыз читенә елмаю эленде.
– Мондый атлар алмачуар, дип атала. Алмачуар атлар элекке заманнарда бик кыйммәт йөргәннәр. Алар йортка бәракәт китерә, диләр, – дип аңлатты карт.
Бу дөньяда әллә нинди ырымнар бар икән, дип нәтиҗә ясады егет. Бабасының атын бүген үк алып чыгуы бигрәк тә яхшы әле.
– Сабан туенда атларны өч-дүрт чыкрымга чаптырмыйлар. Бер километрдан аз гына артыграк анда. Син дә шул чама җирдә өйрән. Беренче яртысында атны үз иркенә куеп чаптыр, кабат куалый башла, – дип үз киңәшләрен бирде әтисе.
Ул дөрес сөйли. Ярышларда катнашкан кеше шул. Атны баштан ук дөрес әзерләргә кирәк. Бабасы өйалдыннан кечкенәрәк кенә келәм дә алып чыкты.
– Моны әтиең ат кормасы итеп ясаган иде. Өзәңгеләре дә бар, – бабасы сөйләнә-сөйләнә әлеге келәмне атның сыртына салып, бауларын корсак астыннан бәйләп куйды.
– Ияре бармы соң?
Фаилнең бу сүзләренән әтисе тагын көлемсерәде.
– Авыл атларының моңарчы ияр күргәннәре юк иде әле, – дип аңлатты бабасы.
Фаил, бүген Изгеләр чишмәсендә үзенә акча бирүләрен күз алдына китереп, иярне үзем эшләп алырмын, дигән карарга килде. Планнары барып чыкса, бер иярлек кенә акча эшли алыр әле ул чишмә янында.
– Атка утыртып йөргән өчен Казанда дөнья акча түлиләр, – диде бит теге кыз.
Кашка белән Мамадыш Сабан туена барса, ул да буш кайтмас әле.

***
Икенче көнне дәресләрдән соң Кашканы алып чыгып китте ул. Ияр урынына кечкенә калын келәмен бәйләде. Өзәңгеләре дә булгач, бер дә кайгыра торган түгел.
– Бүген атка солы бирә башладым. Борынгы заманнарда бабайлар ярышка эзерли торган атларына яшел печән күп ашатмаганнар, солы биргәннәр, дип сөйлиләр иде. Белмичә эшләмәгәннәрдер, – диде Ибраһим бабасы атны абзардан алып чыкканда. – Кич әтиең белән бергәләп тышка утар ясап куярбыз. Хәзер төннәр җылытты. Атны тынчу абзарда тоту ярамас. Саф һавада үпкәләре киңәеп китәр, – дип тә өстәде ул.
Фаил әле андый ук серләрен белеп бетерми. Бабасының күп нәрсәне хәтерендә саклавына шат ул. Элекке кеше ат турында бөтенесен белгән. Шуңа күрә атларны күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә алып китсәләр дә, меңәрләгән чакырымлы юллар узып, хуҗаларына кире әйләнеп кайтканнар. Хәзерге халык кына, машинага утыргач, ат кадерендә белми, аларны аңламый башлады.
Бу юлы Изгеләр чишмәсенә инеш үзәне буйлап кына юнәлде Фаил. Урам буйлап атны җитәкләп алып чыкты. Чирәмлеккә чыккач кына атланды ул аңа. Юыртып киттеләр. Бүген юыртып кына кайтса да була. Чапкан ат түгел әле. Корсагы бераз кимегәч, буыннары язылгач, бөтен көченә куалый башларга булыр.
Изгеләр чишмәсе янында, гадәттәгечә, берничә машина тукталганнар. Кашканы чишмәләргә керә торган тимер басманың култыксасына бәйләп су эчәргә кереп китте. Сусамаса да, монда килгәч, берәр йотым капмыйча булмый инде. Аның атка атлынып килүе чишмә янындагы халыкта кызыксыну уяткан иде. Ул борылып чыккач:
– Тибенмиме ул? – дип сорады озын чәчләрен иңнәренә таратып төшергән бер егет.
Рус кешесе түгел иде ахыры. Сүзләре кызыклы гына акцент белән яңгырый.
– Юк. Бик тыныч ул, – диде Фаил.
– Исеме ничек? – монысын егетнең юлдашы – зәңгәрсу джинсы белән ак футболка кигән кыз сорады.
– Кашка.
– Кашка мине утыртып йөрерме соң?
– Үзеннән сорап карыйк алайса. Кашка, бу чибәркәйне утыртып йөрисеңме?
Фаил авызыннан үзенең исемен ишеткәч, ат аңа борылып карады. Моны ризалык билгесе дип аңлаган кыз сөенеченнән көлеп җибәрде.
– Йә инде, егет, ялындырма. Атың ризалык бирде бит. Ә-ә-нә тегеннән әйләндереп кил мине, – дип, ике куллап аның беләгенә ябышты кыз.
Атландырмыймы соң?! Монда шундый ат җене кагылганнарны эзләп килде ич инде. Кызны ат өстендәге келәмгә күтәреп менгезде, аякларын өзәнгегә тыктырды. Җай гына атлатып, башкаларыннан аерым торучы Күз чишмәсе ягына китте, аның турындагы басманы узгач, федераль юл ягына борылды.
– Юк, анда бармыйк, тау өстенә – кирмән стеналары янына менеп төшик, – диде кыз.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Безнесмен - 2
  • Части
  • Безнесмен - 1
    Общее количество слов 4526
    Общее количество уникальных слов составляет 2102
    34.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Безнесмен - 2
    Общее количество слов 3164
    Общее количество уникальных слов составляет 1585
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов