Latin

Безнең Шәһәрнең Серләре - 1

Общее количество слов 4464
Общее количество уникальных слов составляет 1540
38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(пьеса)
Манзара биш пәрдәдә
УЙНАУЧЫЛАР:
Себер бае — шәһәргә өйләнергә килгән, 35 яшьләр чамасында, мәгърифәтле бер кеше.
Яучы — аңа кыз димләргә йөрүче маклер сыман бер ысул кадимче.
Сәркатип — уртача яшьләрдә, урысчадан яхшы мәгълүматлы кеше.
Фатыйх
Насыйр
Касыйм > җәмгыяте хәйрия идарәсендә әгъзалар.
Садрый
Дежурный — клуб старшиналарыннан берәү.
Кара казакилы
Серый киемле
Гариф
Кәрим клуб әгъзалары.
Шкафчы — ысул кадимчеләр башлыгы.
Сакчы
Дирижер, рассказчик, карт, халык, членнар вә башкалар.

БЕРЕНЧЕ МАНЗАРА

Җәмгыяте хәйриядә.
Җәмгыяте хәйриянең залы. Урталыкта өстәл. Өстәл өстендә кәгазьләр, кара
савыт, звонок һәм башка язу әсбаплары куелган. Пәрдә ачылганда, өстәл
янында җәмгыятьнең сәркатибе бер дәфтәрне карап утыра.

Беренче мәҗлес
Сәркатип, соңра җәмгыятьнең сакчысы.

Сәркатип (үзалдына). Устав, устав, диләр. Уставның һичбер җитешмәгән җире юк. Бу устав буенча әллә нинди зур эшләр кылырга мөмкин. Бары тик тырышырга гына кирәк. Дарелгаҗизин, дареләйтам, виладәтханә, кыйраәтханә, көтепханә, шифаханә, ашханә, тагы, белмим, әллә нинди ханәләр ачарга мөмкин. Эш бары әгъзаларның тырышлыгында гына. Әгъзалар чынлап тырышсалар, акча да булыр, эш тә чыгарып булыр иде. Әгъзалар тырышмыйлар. Әле менә инде минем килгәнгә ике сәгатьләп була, ә алар әле һаман килмиләр. Тагы бер ярты сәгать кенә көтәм дә, кайтам да китәм. Аларның аена 15—20 тәңкә вазыйфалары өчен баш ватып, көн уздырып, монда көн буе утырыр хәлем юк. (Звонок шалтырата.)
Сакчы керә.
Кара әле, Хафиз, бар әле, капка төбенә чыгып кара әле, килмиләр микән?
Сакчы. Мин баядан бирле капка төбендә торам инде, як-якка карый-карый муеннарым каерылып бетте. Берсе дә килми.
Сәркатип. Син соң дәгъватнамәләрне һәммәсен дә бирдеңме?
Сакчы. Бирдем.
Сәркатип. Нәрсә диделәр?
Сакчы. Садрый абзыйның үзен күрмәдем. Асрауларына бирдем. Садрый абзый җәмәгате баскыч башыннан карап торадыр иде.
Сәркатип. Хуш?
Сакчы. «Ул нәрсә ул тагы?» — ди. Идарә мәҗлесенә записка, дигән идем, ачуланырга тотынды. «Бетмәде инде мәҗлесегез, — ди. — Көн дә, көн дә нинди мәҗлес булсын, бүген бармас, бүген безнең парлы кунакка барасыбыз бар. һәр көн кич анда барып, төн уздырып кайтырга булмас», — ди.
Сәркатип. Башкалары нәрсә диделәр?
Сакчы. Касыйм абзыйны күргән идем. «Ярар, бушый алсам, барырмын. Минем, ясигъдән чыккач, бер җиргә туйга барасым бар. Миңа карамасыннар, мәҗлесне ачып эшкә башлый торсыннар. Мин пртакулга кул куярга барып җитәрмен. Бара алмасам, иртәгә пртакул дәфтәрен кибеткә төшерерсең, кул куеп бирермен», — диде.
Сәркатип. Ә Рәхим абзый нәрсә диде?
Сакчы. Ул да: «Мин бу көн бара алмам, вакзалга кунаклар озатырга төшәсем бар. Иртәгә пртакул дәфтәрен кертерсең, кул куеп бирермен», — диде.
Сәркатип. Алай икән. Ә Фатыйх?
Сакчы. Фатыйх абзый бернәрсә дә әйтмәде. «Барыбер, барсаң да, аяк туздырып йөрү генә калыр, җыелмаслар», — диде.
Сәркатип. Соң син әйттеңме, бүген бер дә җыелмый калырга ярамый, дип?
Сакчы. Әйттем.
Сәркатип. Башкалары нәрсә диделәр?
Сакчы. Ярар, барырга тырышырбыз, диделәр.
Сәркатип. Алай икән. Ярый, башка йомыш юк.
Сакчы чыга башлый.
Ә, кара әле, кем, Хафиз, сәгать ничә булган?
Сакчы. Унынчы ярты. (Чыгып китә.)

Икенче мәҗлес

Сәркатип ялгыз.
Сәркатип (үзалдына сөйли). Унынчы ярты. Сәгать сигезгә дип чакырган мәҗлескә әле һаман килгәннәре юк. Бүген инде өченче мәртәбә чакыру, алай да килмиләр. Монда карыйсы эшнең очы-кырые юк. (Кәгазьләрне актарып карап.) Менә монда бер бичарасы юлга китәргә акчам юк, дип ярдәм сорый. Гаризасы язылганга нәкъ бер ай да ун көн булган. Әгәр бүген дә җыелмасалар, ул бичарага тагын ун көн көтәргә кирәк булыр. Әгәр дә ул кеше җәмгыятьнең ярдәменә ышанып ятса, язган булса, яз көне, шаять, китәр. Менә монсында бер бик фәкыйрь хатын урын өстендә үләргә ята, табиб китерергә ярдәм сорый, дигәннәр. Аның гаризасының язылуына да бүген нәкъ бер ай булган. Кем белә, мескен, көткән-көткәндер дә ярдәм килмәгәч, «ахры, булмас инде» дип, бәлки, күптән теге дөньяга киткәндер! Монда көтеп утырудан бер тиенлек тә мәгънә чыкмас. Кайтырга кирәк. Садрый байның хатыны: «Ул нинди көн саен мәҗлес», — дип әйтә, ди. Кем белә, бәлки, ул шулай көн саен мәҗлескә барам, дип, өеннән чыгып китә торгандыр. Бервакытны бер гласный шулай һәр көн өеннән: «Мин управага менәм», — дип чыгып китә икән. Бервакыт, кыш узгач, кыш буена кемнең ничә мәртәбә Дума мәҗлесләренә барганлыгын мөселман гәзитләренә язып чыгардылар. Хатыннары гәзитне укып карасалар, теге гласный кыш буе бары ике генә мәртәбә мәҗлескә барган булып чыккан. Шуның шикелле Садрый абзый да һаман мәҗлескә барам, дип чыгып китә торгандыр әле. (Халыкка карап.) Хуш, сау булыгыз, мин өйгә йокларга кайтам инде. (Чыгып китә.)

Өченче мәҗлес

Сәркатип белән идарә әгъзасы.
Тыштан тавыш. Юк, юк, китмә, китмә. Хәзер киләләр. Әйдә, әйдә.

Керәләр.
Сәркатип. Соң инде, Насыйр абзый, минем килгәнгә бит ике сәгать булды. Сездән 15—20 тәңкә вазыйфа алам дип, монда төн буенча утырыйммыни?
Әгъза. Хафаланма, хафаланма, хәзер килерләр. Мин, кибет япкач, хатын белән киниматуграфка барган идем, шуңа бераз соңга калдым, Фатыйх та шунда иде, ул да хәзер киләм, диде.
Сәркатип. Анда башка көнне барсагыз да яраган булыр иде. Сәгать сигездә чакырган мәҗлескә унда килгәч, эш ничек барсын?
Әгъза. Бармаса, мин нишлим инде? һаман җәмәгать эше артыннан гына йөреп булмый. Башкалар тырышмагач, мин бер үзем генә нишлим? Кая, бүген каралырга нинди эшләр бар?
Сәркатип. Бүген каралырга тиешле булган эшнең очы-кырые юк. Утызлап гариза бар.
Әгъза. Һу, бигрәк күп икән. Кая соң, башкалар тизрәк килсәләр ярар иде. Бар әле, син кайсына-берсенә телефон белән хәбәр ит әле. Тизрәк килсеннәр.
Сәркатип. Ай-һай, килерләр микән? (Телефон янына бара. Телефонны бора.) Центральный! Центральный! (Яңадан бора.) Центральный! Центральный! Фу, чорт. Хафиз, Хафиз!
Сакчы керә.
Әллә бу безнең телефон бозылганмы?
Сакчы. Юк, бозылмаган. Кичә генә Кәрим абзый банкы белән сөйләште.
Сәркатип. Нишләп соң, алай булгач, бер дә хәбәр бирмиләр? (Яңадан бора.) Центральный! Йа Алла! Көчкә килделәр. Зинһар, миңа Садрый Атабаевның конторын тоташтырыгыз әле. Нәрсә, мәшгуль, дисезме? (Халыкка карап.) Бу вакытта ул кем белән сөйләшер икән? Алай булса, Хәким Ямашевка тоташтырыгыз. Рәхмәт. (Шалтырата. Каршыга җавап бирәләр.) Кайдан бу? Нәрсә? Яким Дадашев? Зинһар, кирәк түгел! Өзегез әле. (Шалтырата.) Мин аларга Хәким Ямашев, дим, ә алар Яким Дадашевка тоташтырганнар. (Шалтырата.) Центральный! (Шалтырата.) Центральный! (Шалтырата.) Центральный! Уф Алла! Хафиз, сәгатьне кара әле, күпме булган?
Сакчы. Ун тулып чирек.
Сәркатип. Уф! (Шалтырата.) Центральный! Центральный! Ярабби, шөкер, килделәр! Зинһар, дип әйтәм, Хәким Ямашевка тоташтырыгыз әле. Мин сезгә Хәким Ямашев, дим, ә сез Яким Дадашевка тоташтырасыз. Болай гына аңламасагыз, номерын әйтим, 666 нчы. Рәхмәт. (Шалтырата. Каршыга җавап бирәләр.) Кайдан бу? Нәрсә? Өченче час? Кирәк түгел. Зинһар, өзегез. (Телефонның трубкасын элеп.) Менә бәла, 666 нчы урынына 676 нчыны, өченче часны биргәннәр. Булмас, ахры. (Маңгаендагы тирләрен сөртеп.) Моңарчы һәммәсенә җәяүләп барып әйтсәң дә булыр иде.
Тыштан аяк тавышлары ишетелә. Әнә, киләләр бугай.
Фатыйх килеп керә.

Дүртенче мәҗлес

Фатыйх һәм әүвәлгеләр.
Фатыйх. Әссәламегаләйкем!
Башкалар. Вәгаләйкемәссәлам! Әйдәгез, хуш киләсез.
Фатыйх. Нихәл, мәҗлес таралдымы әллә?
Сәркатип. Җыелса, таралыр.
Фатыйх. Мин бер килмәскә дә уйлаган идем дә, ут яктысы күргәч, тукта, кереп чыгыйм, дип кердем. Нихәл, ниләргә карар бирдегез? Кая, мин дәфтәргә кул гына куеп китим, эшем ашыгыч.
Әгъза. Әле мәҗлес булганы юк.
Фатыйх. Алай булгач, бүген булмас та инде.
Сәркатип. Килмәгәч, әлбәттә, булмас.
Фатыйх. Килмәгәч, дип, мин берүзем генә нишлим, башкалар берсе дә килмиләр ич?
Сәркатип. Җәмгыятьне тотарга да ябарга. Бүтән бер эш тә юк.
Әгъза. Әнә тагы киләләр бугай.
Себер бае белән яучы керә.

Бишенче мәҗлес

Шулар ук һәм Себер бае белән яучы.
Себер бае. Әссәламегаләйкем!
Башкалар. Вәгаләйкемәссәлам!
Себер бае. Мин бүген монда мәҗлес була дип ишеткән идем. Шуңа күрә бер кереп чыгыйм дигән идем. Өлгерә алмадым, мәҗлесегез таралган икән.
Сәркатип (халыкка карап). Таралыр өчен әүвәл оешырга кирәк әле.
Әгъза. Рәхим итегез, таралмаган әле, хәзер яңа җыелабыз.
Фатыйх. Рәхим итегез, әфәндем, рәхим итегез. Сез кем буласыз? Ни белән сәүдә кыласыз? Кайда барасыз? Кем номерына төштегез? Озак торасызмы? Чугунка белән килдегезме?
Себер бае. Ие, чугунка белән килдем. Мин үзем Себер ягында сәүдә кылучы бер кеше булам, хатыным үлгән иде дә, монда өйләнергә дип килгән идем.
Әгъза. Рәхим итегез, рәхим итегез. Ни белән сәүдә кыласыз?
Фатыйх. Нинди җирдән өйләнмәкче буласыз? Бай кеше кызын алырга ният кыласызмы? Әллә уртача булса да ярыймы?
Себер бае. Минем сәүдәм төрле нәрсә белән. Нинди җирдән өйләнергә туры килер әле, ул кадәресен белә алмыйм. Минем монда бер дә белеш кешем юк.
Әгъза. Читек-кәвеш белән сәүдә кыласызмы? Монда мал аласызмы? Бездә читек-кәвешнең төрлесе бар. Бәһасен дә арзан гына бирербез.
Фатыйх. Кәләпүш, калфак, бүрек шикелле нәрсәләр аласызмы? Безнең нәрсәләр бик яхшы була.
Сәркатип. Менә сезгә кирәк булса базар! (Кулын җәеп күрсәтеп.) Менә инде син эшлә болар белән эшне!
Әгъза. Сезнең якка, бәлки, намазлык, комган, сөлге, эскәтер, чалма, чалма бүрек шикелле нәрсәләр дә китә торгандыр?
Фатыйх. Алары инде аның һәммә кешедә дә табыла, намазлык, комган шикелле нәрсәләр бездә дә бар. Без дә кыйммәт бәһа алмабыз.
Сәркатип (халыкка карап). Хәзер инде конкуренция дә башланды!
Себер бае. Әфәнделәр, мин андый нәрсәләр белән сату итмим. Мин урыс арасында сату итәм. Минем төрле нәрсә дигәнем икенче нәрсә. Мин кызыл мал, галантерейный, бакалейный нәрсәләр белән сәүдә кылам.
Әгъза. Алай булгач, бик яхшы. Менә Зарифка әйтергә кирәк. Ул сезгә глтаринный малларның һәртөрлесен дә табып бирер.
Фатыйх. Кызыл малны Вафа хаҗидан алырсыз, ул сезгә очсыз сатар. Акчага алсагыз, ул сезгә скитканы да күп ясар.
Сәркатип (халыкка карап.) Инде хәзер маклерлыкка да керешә башладылар!
Себер бае. Юк, әфәнделәр, мин монда мал алырга килмәдем. Мин малны туп-туры Мәскәүдән — фабрикантларыннан алам, мин монда бары өйләнер өчен дип кенә килдем.
Әгъза. Алай икән, соң сез нинди җирдән өйләнмәкче буласыз? Бай җирдәнме, уртача җирдәнме?
Сәркатип (халыкка карап). Инде хәзер яучылыкка да керештеләр!
Яучы. Байлар, мин сезгә бер сүз әйтим әле, бу безнең якташ кеше; безнең белән бер өяздән. Аңа кызны мин үзем димлим. ,
Әгъза. Кемне димлисең? Әнә, Җамали хаҗи кызын димлә, -аны бик матур, диләр.
Сәркатип (халыкка карап). Чеп-чи ялган!
Фатыйх. Безнең Әхмәтнең кияүдән кайткан кызы ничек булыр? Әгәр тол дип әйтмәсә, аны димләргә ярый. Бик чибәр кыз.
Сәркатип (сәгатькә карап). Әфәнделәр, мин кайтам. Инде сәгать 11 тулган. Бүген мәҗлес булмас, ахры.
Фатыйх. Тукта, бераз сабыр ит әле, ул кадәр ашыгып кая барасың?
Сәркатип. Килмиләр ич.
Әгъза. Ник, килмәсәләр, без үзебез генә эшне карый алмыйбызмыни? Кая, китер эшләреңне, нәрсәләр бар?
Сәркатип (халыкка карап). Кырырсыз инде сез эшне. (Әгъзаларга.) Менә өстәл өстендә һәммәсе дә хәзер.
Әгъза. Кая, укып күрсәт, нәрсәләр бар?
Сәркатип. Укудан эш калмас, укырмын. Ләкин әле бит монда устав буенча җитәрлек әгъзалар җыелмаган.
Фатыйх. Җыелмаса ни булган? Иртәгә Хафиз кул куйдырыр. Җә, укы. (Себер баена.) Без, менә шулай, кеше җыелмаган дип тормыйбыз. Эшне тиздән йөртә бирәбез.
Себер бае. Бик яхшы, бик яхшы.
Сәркатип (кәгазьләрне карап). Менә монда бер шәкерт укырга дип иганә сорый.
Әгъза. Ул ни эшләп бездән сорый, ата-анасы укытсын, безнең балаларны бер кеше дә акча биреп укытмый.
Сәркатип. Фәкыйрь, ди, ятим, ди.
Фатыйх. Ятим булса, приютка кереп укыр. Бездә артык акчалар юк әле. Йә, икенчесен укы!
Сәркатип. Алай булса, инде моңа бирмибезмени?
Ф а т ы йх. Юк, юк, атказ!
Әгъза. Атказ, атказ!
Сәркатип (икенче кәгазьне алып). Менә монсы, бик фәкыйрь идем, җәмгыятьтән миңа берәр киемлек бирмәсләр микән, ди.
Әгъза. Ул нинди аңгыра нәрсә ул тагы? Әле күптән түгел генә ураза узды. Шунда байлардан закәт сорарга ярамаганмыни? Юк, булмас
Фатыйх. Йә, башкасын укы!
Сәркатип (янә бер кәгазьне алып). Монсы, юлга акчам юк иде, бераз рәхим итмәсләр микән, ди.
Ф а т ы й х. Ул ни дигән сүз тагын? Аны монда кем чакырып китергән, килмәсен иде. Андый урыннарга тарата башласаң, монда җәмәгать акчасы түгел, башындагы чәчең дә җитмәс. Йә, башкасын укы.
Сәркатип. Моңа да атказмыни?
Фатыйх белән әгъза. Атказ, атказ!
Сәркатип (янә бер кәгазьне алып). Менә монсында шәһәрнең яшьләре игълан кылалар. «Без җәмгыяте хәйрия файдасына театрлар куеп, әдәбият кичәләре ясар идек, мәсарифыннан артып калган акчасын җәмгыяте хәйриягә бирер идек» диләр.
Себер бае. Афәрин, афәрин, сездә дә шундый һиммәтле яшьләр бар икән. Бик файдалы эш.
Әгъза белән Фатыйх һәр икесе тынычсызланалар.
Безнең сәүдә кыла торган җиребездә дә яшьләр ураза бәйрәмендә кыйраәтханә файдасына дип театр уйнаганнар иде. Җиде йөз сум файда иттеләр.
Фатыйх (халыкка карап). Алай икән, бозылган кеше икән! (Себер баена.) Җиде йөз тәңкә иттеләр, дисезме?
Себер бае. Әйе.
Сәркатип. Афәрин һиммәтләренә, бик шәп булган икән.
Фатыйх. Тик тор, син сүзгә катышма. Син ни беләсең, син бит идарә әгъзасы түгел.
Әгъза. Әйе шул, син катышырга тиеш түгел. Шәпме, түгелме икәнен без үзебез дә бик яхшы беләбез.
Фатыйх. Һә, җиде йөз тәңкә файда иттеләр диген, ә? Бер көндә җиде йөз тәңкә! Соң ул акчаны ни эшләттеләр?
Себер бае. Һәммәсен дә кыйраәтханәгә бирделәр.
Әгъза. Хәзрәтегез ни әйтте?
Себер бае. Бернәрсә дә әйтмәде, бик яхшы, диде.
Фатыйх. Хәрам, дип әйтмәдемени?
Себер бае. Юк, бик яхшы эш, диде.
Фатыйх (халыкка карап). Муллагыз да үзегез шикелле бер азган-тузган нәрсәдер шунда!
Әгъза. Муллагыз кайда укыган?
Себер бае. Элек Казанда укып хәтме көтеп кылгач, хаҗга барып, Мисыр, Истанбулларда йөреп кайткан.
Фатыйх (халыкка карап). Чеп-чи җәдит икән!
Әгъза. Алай булгач, әйтмәс шул. Мисырда укыганнар алар эшләпә киюне дә дөрес, диләр. Урыс суйган итне ашаудан да тартынмыйлар.
Сәркатип. Хуш, әфәнделәр, бу гаризага ни дип әйтәсез?.
Тын.
Ф а т ы й х. Насыйр, син ни дисең?
Әгъза. Белмим, ә син ни дисең?
Фатыйх. Мин бер сүз дә әйтә алмыйм, киләсе мәҗлескә калсын, дим.
Әгъза. Ярый шул.
Сәркатип. Әфәнделәр, яшьләр алар бүген үк җавап сорыйлар. Без берсекөнгә әдәбият кичәсе ясыйбыз, әгәр җәмгыяте хәйрия риза булмаса, икенче бер җәмгыять файдасына ясыйбыз, диләр, көтмиләр.
Фатыйх. Көтмәсәләр, алабия кичәләре белән чәнчелеп китсеннәр! Без аларның хәрам акчаларына калмаган!
Әгъза. Әлбәттә, әлбәттә, хәрам акчаны алырга ярамый.
Фатыйх. Сафа хәзрәт, Бохарадан укып, мөдәррис булып кайткан кеше, белми әйтмәс, мин беркөнне сораган идем: «һич ярый торган эш түгел, чеп-чи хәрам», — диде. «Дуңгыз ите ни, ул ни, икесе дә барыбер», — диде.
Сәркатип. Соң бит, безнең җәмгыятьнең сумасы бик аз. Бирәчәкләребез дә бик күп, ә кассада акчабыз бик аз.
Әгъза. Син белмәгән эшкә катышма. Акчаң аз булса, юрганыңа карап аягыңны сузарсың.
Сәркатип. Алай булгач, кабул итмибез, дип әйтәсезмени?
Фатыйх һәм әгъза. Атказ, атказ!
Фатыйх (сәгатен чыгарып карап), һу, сәгать 12 булган! Соңга калына, иртәгә иртәрәк торасы бар. Мин кайтам.
Әгъза. Мин дә кайтам, әйдә, бергә кайтабыз.
Торалар.
Сәркатип. Монда тагын 26 гариза бар, аларын ни эшлибез?
Фатыйх. Атказ! Ә юк, аларын икенче мәҗлестә карарбыз. (Әгъза белән чыга башлыйлар. Әгъзага бөгелеп, колагына.) Нихәл, ни эшләттек теге җәдитне! Авызына бармагын кабып шаккатып карап калдымы? Әйдә, минем белән барасыңмы?
Әгъза. Кайда?
Фатыйх. Беләсең инде.
Әгъза. Әйдә. (Сәркатипкә карап.) Пртакулны яз, иртәгә Хафиз кул куйдырыр. Хуш!
Чыгып китәләр.
Себер бае. Сезнең мәҗлес дигәнегез шушымы инде?
Сәркатип. Бу гына түгел әле, моннан биш өлеш битәрләре дә була.
Себер бае. Мин, бу көн җәмгыять була, дигәч, күреп калыйм дип, бу кешене көчләп алып килгән идем. Мин аны бик шәп була торгандыр, дип фараз кыладыр идем.
Яучы. Әфәндем, ул яхшы була торган иде дә, әле бу көн карт байларның берсе дә килмәгән.
Сәркатип. Алар килсә, монда бөтенләй Сафура бураннары куба!
Себер бае. Сезнең бу җәмгыятькә яшьләр бер дә катнашмыйлармыни?
Сәркатип. Катышырлар иде дә, аларга бер дә юл бирмиләр. «Сез җәдит», — диләр.
Себер бае. Соң, бу эш үзе дә җәдитләр эше бит?
Сәркатип. Дөрес, җәдитләр эше. Ул эшне әүвәл җәдитләр башлаган иде дә, соңыннан картлар: «Җәдитләр динне бозып бетерәләр», — дип килеп катыштылар. Яшьләрне төрлечә куркытып качырып бетерделәр.
Себер бае. Ярый, хәерле булсын, мин дә әгъза булып язылырмын дигән идем дә, хәзер инде әгъзаларыгызның «атказ, атказ, атказ»ларын ишетеп күңелем кайтты. (Яучыга). Шушы икән инде сезнең җәмгыятегез! Әйдә, тизрәк китик. Йә тагы берәрсе килеп безгә дә атказ, ди башлар. Әле мин ашамаган, безнең номерда кухнялар ябылгандыр. Әйдә, берәр ресторанга барып ашап кайтыйк. Атказ! Атказ! Атказ! Менә сиңа кирәк булса җәмгыяте хәйрия! Хуш, сау булыгыз.
Чыгып китәләр.
Сәркатип. Хуш. (Кәгазьләрен җыештыра.) Хафиз, Хафиз! Менә бу кәгазьләрне шкафка биклә. Мин киттем.
Сакчы керә.

Иртәгә мин килгәнче, кем килсә дә әйт: «Атказ!» — диген. Хуш, сау бул. Ишеттеңме? һәммәсенә: атказ, атказ, атказ! (Чыгып китә.)
Сакчы (кәгазьләрне алып). Атказ, атказ! Нәрсәгә җыелган булалар? Мин монда тора башлаганнан бирле һаман бер сүз инде ул: «Атказ, атказ!» (Чыгып китә.)

Пәрдә.

ИКЕНЧЕ МАНЗАРА

Ресторанда.
Зур зал, стена буйларына өстәлләр тезелгән. Берничә өстәлдә ашау-эчү белән мәшгуль берничә урыс утыра.

Беренче мәҗлес
Садрый, официант, урыслар вә дамалар.
Садрый (залга кереп, сул тарафтагы өстәлгә утырып) . Әле иртә икән, берсе дә килмәгән. Бәлки, алар җәмгыять мәҗлесенә барганнардыр. Алар килгәнче, берәрне эчә торырга кирәк. (Звонок бирә.)
Официант керә.
Бер бутылка сыра бир!
Официант. Яхшы. (Китә.)
Садрый. Җәмгыять бик яхшы сылтау булды әле, анда-монда барасы булса, «җәмгыятькә барам» дип чыгып китү бик ансат. Хатын: «Бүген бармасаң да ярар инде. Бик соңга калдың», — ди. Мин: «Юк, бер дә бармый калырга ярамый, карала торган бик кирәкле эшләр бар, мәҗлеснең ахырына барып җитсәм дә, барып калырга кирәк, анда миннән башка бер эш тә булмый», — дип чыгып киттем. Мин инде аларны күптән монда килеп җиткәннәрдер дип торадыр идем, әле килмәгәннәр икән. Узган ел гласныйлыкка да сайланырга да йөреп караган идем, булдырып булмады. Әгәр анда сайланган булсам, эш тагы да яхшырак буладыр иде.
Официант бер шешәне китереп куя.
(Садрый, шешәне карап.) Нигә мондыйны, кыйммәтлене китердең, миңа сталавай кирәк түгел, баварскийны китер.
Официант. Хәзер ярамый, князь, сәгать унике тулды. Сәгать уникедән соң бездә андый бирелми.
Садрый. Ни эшләп тулсын? (Сәгатен чыгарып.) Менә бит әле, сәгать уникедән чирек ким.
Официант. Юк, князь, безнең сәгать унике тулды инде.
Официант китә.
Садрый. Каһәр сукканнар, сәгатьләрен юри алга җибәреп куйганнар. Биш тиен көмеш әрәм китте. Алай буласын белгән булсам, мин җәмгыятькә кереп чыккан булыр идем. Унике тулганчы, арзан вакытта, бер-икене бушатып калырмын дип ашыга-ашыга килгән идем, булдырып булмады. Көн саен ун тиеннән ул бит елына утыз алты тәңкә була. Утыз алты тәңкә ул, нинди булса да бер эшкә ярап куя.

Икенче мәҗлес
Шулар ук һәм яшь егет.
Яшь егет (залга кереп, өстәлләрне күздән кичереп, Садрый янына килеп). Исәнме, Садрый абзый!
Садрый. Исәнме!
Яшь егет (урындыкны тартып). Сезнең янга утырырга мөмкинме? (Урындыкка утыра.) Монда бер студент килергә вәгъдә кылган иде, килеп җитмәгән икән.
Садрый (халыкка карап). Менә тагын икенче бәла, бу инде кусаң да китмәс! (Яшьегеткә.) Утырыгыз,утыр.
Яшь егет. Студент килгәч тә, мин хәзер китәм. Ялгыз утыруы күңелсез. (Звонок бирә.)
Официант килә.
Кая, монда бер стакан китер әле. (Садрыйга.) Бүген бер җирдән ике йөз тәңкә акча аласы бар иде, мин кайтканчы, кибетләр ябылып калган, өлгереп булмады. Садрый абзый, миңа иртәгә кадәр ун тәңкә акча биреп торыгыз әле, мин сезгә иртәгә иртә үк, шул ала торган җирдән алгач та кертеп бирермен.
Официант стакан китерә. Яшь егет бер стакан тутырып эчә дә икенчене
салып куя.
Садрый (халыкка карап). Менә бәла, чистый сүз көясе булды бу! Мин әле монда биш тиен артык китте, дип кызганып утырам, ә ул сала да эчә, сала да эчә.
Яшь егет. Минем иртәгә ала торган урыным бар. Ләкин миңа бүген бик кирәк иде. Монда бер кешегә бирәсе бар, бирми калсаң, вәгъдәсезлек була, яхшы түгел. (Сыраны эчә. Шешәдән яңадан салмакчы була. Шешәнең эчендә беткәнлекне күреп.) Монда беткән икән. (Звонок бирә.) Официант, кая, тагын монда берне китер әле, Садрый абзый, зинһар, бүгенгә тыңлап торыгыз әле, мин сезгә иртәгә иртә үк кертеп бирермен.
Садрый. Минем янымда ул кадәр үк акча юк.
Яшь егет. Алай икән, миңа бик кирәк иде шул. Булмаса, биш тәңкә генә биреп торыгыз, мин сезгә иртәгә иртә үк бирермен.
Садрый. Алай да юк.
Яшь егет. Соң, күпме генә бар?
Официант бер шешә китерә. Яшь егет, стаканга салып, берне эчә.
Садрый (халыкка карап). Бер дә бирмичә котылып булмас инде.Берәрне бирергә кирәк. (Яшь егеткә.) Барлы-юклы ике тәңкә акчам бар, мә, менә берсен бирим.
Яшь егет. Хәерле булсын, ичмаса, өч тәңкә дә юкмы?
Садрый. Юк шул.
Яшь егет. Хәерле булсын. (Бер сумны алып, жилетка кесәсенә кыстыра.) Иртәгә мин сезгә кибет ачкач та кертеп бирермен. Әле минем сезгә әүвәлге бирәчәкләрем дә бардыр. Аларны да кертеп бирермен. (Яңадан шешәдән бушатып эчеп.) Мин, теге яктан чыгып, студентны гына карап керим әле. (Чыгып китә.)
Садрый. Кара син аны, ә! Бер тәңкәлекне чәлде бит! Мин инде аның күзенә кырып салырга сукыр бер тиен дә бирмәгән булыр идем, ярамый. Бер көннәрне тегендә күргән иде. Бәладән башаяк, дим. Йә бирмәсәң, өйдәгеләргә белдереп харап итәр. (Шешәдән салмакчы була.) Әле моны да бетергән икән! (Звонок бирә.)
Официант килә.
Кая, тагы берне китер. (Халыкка карап.) Әүвәлгеләрен дә бирермен, дигән була, алырсың инде шайтаннан иман! Әле ярый, кесәдә бер тәңкәлек акча бар икән, югыйсә өч тәңкәлеге дә эрегән булыр иде.
Официант (шешәне китереп куеп). Бу стакан артыкмы?
Садрый. Артык, артык, алып китә күр. (Халыкка карап.) Йә тагын килеп эчә башлар!
Официант алып китә.

Ул шайтаннан кая барсаң да, качып котылып булмый. Кайсы ресторанга гына кермә, ул анда була. Өстәл саен килеп эчә дә йөри. Хәерле булсын. Биш тиен урынына егерме мәртәбә биш тиен китте.
Яшь егет (килеп утырып). Минем стаканны алып киттемени әле?
Садрый. Алып китте. Мин сине чыгып киткән дип торам.
Яшь егет. Ул ни эшләп алай алып китә аны, сорарга кирәк. (Звонок бирә.)
Садрый (халыкка карап). Менә бәла! (Яшь егеткә.) Юк, кирәкми, мин хәзер китәм.
Яшь егет. Палужым, минем дә эчәсем килми. Теге студентны гына көтеп утырадыр идем. Хушыгыз әле хәзергә! (Тора, кесәсеннән бер сумлыкны чыгарып.) Китсәң китәрсең, миңа монда бүгенгә җитәрлек булды инде. (Чыгып китә.)

Өченче мәҗлес

Садрый һәм Касыйм.
Касыйм (залга кереп, Садрый янына килеп утырып.) Исәнме, Садрый!
Садрый. Исәнме!
Касыйм. Әле членнар җыелмадымыни?
Садрый. Юк әле.
Касыйм. Син җәмгыятькә бардыңмы?
Садрый. Юк. Ә син бардыңмы?
Касыйм. Юк. Минем бүген эшем бар иде. Вакзалга төштем. Син ник бармадың?
Садрый. Безнең бүген парлы кунакка барасы булды.
Касыйм. Кая, миңа да берне әйтергә кирәк. (Звонок бирә.) Вакзалда тегене күрдем, Мәскәүгә китеп бара. Бик матурланган икән ул.
Садрый. Мин әле өченче көн генә күргән идем, бер дә үзгәргән урынын тапмадым.
Официант килә. Кая, тагын берне китер.
Официант китә.
Син, бәлки, бераз җибәргән булгансыңдыр, шуңа күрә чибәр күренгәндер.
Касыйм. Булса, бераз булгандыр инде. Кунак озатканда була торган эш.
Официант китерә, эчә башлыйлар.
Йә, тагы сезнең тирәдә нинди хәбәрләр бар?
Садрый. Ул-бу хәбәр юк. Әле ярый син килеп җиттең. Теге сиңа каршы очраган нәрсә сыраны эчеп, җанымны чыгара язды.
Касыйм. Аңа ни эшкә эчертәсең соң?
Садрый. Эчертми булмый, беркөн ул мине тегендә күргән иде, эчертмәсәң, ул аннары бөтен дөньяга исемеңне чәчеп йөри башлый.
Касыйм. Һу, әнә членнар киләләр.

Дүртенче мәҗлес

Шулар ук һәм Насыйр белән Фатыйх. Насыйр белән Фатыйх кереп, килеп утыралар.
Фатыйх.
Насыйр. Исәнмесез, исәнме!
Фатыйх. Ник сез җәмгыятькә бармадыгыз?
Садрый. Барыбер җыелмагандыр бит?
Фатыйх. Җыелмаса, без үзебез генә эшли белмибезмени? Кая, әйтергә кирәк. (Насыйрга.) Нәрсә әйтәбез?
Насыйр. Әйтергә кирәк, икене китерсен.
Фатыйх. Юк ла, ул ярамый, иң әүвәл бик ныгытып нигез салырга кирәк. Аннан соң өстеннән сибәләргә ул да ярый. (Звонок бирә.) Иң әүвәл бик яхшылап бер графинчикны сындырыйк та, аннан соң аны әйтербез. Садрый, ярый бит шулай? Ә?
Садрый. Ярый шул.
Насыйр. Ярый, китерсен инде алайса.
Официант килә.
Фатыйх. Кая, син безгә бик шәп итеп закуска белән берне китер әле. Тольке, кара аны, закускасы бик шәп булсын.
Официант китә.
Ник монда кеше күз алдында, залга утырдыгыз. Монда бит теләгәнчә җәелеп утырып булмый. Кабинетка кереп утырырга кирәк иде.
Шул арада бер урыс белән марҗа, икенче өстәлгә килеп утырып, ашарга сорыйлар.

Садрый. Мин килгәндә, бер кеше дә юк иде, кабинета ялгыз утыру күңелсез булыр дип, монда кердем.
Фатыйх. Кара әле, Касыйм, тегенең янындагы мәткәне, шәп бит?
Касыйм. Нәгыз икән шул.
Фатыйх. Без бит әле җәмгыятьтән киләбез.
Садрый. Ниләр булды?
Фатыйх. Анда без берничә төрле эшне карадык. Иртәгә сезгә пртакул кнәгәсен китерерләр, кул куярсыз. Анда теге тар балаклы яшьләр алабия кичәсе ясыйбыз, файдасын җәмгыятькә бирәбез, дип, прашиния биргәннәр иде, без риза булмадык. Акчаларын башларына чәйнәп яксыннар, аларның хәрам акчаларының бер тиене дә кирәк түгел, дидек.
Касыйм. Шулай шул, бик яхшы иткәнсез.
Насыйр. Анда бер Себер сәүдәгәре килгән иде, ул да алар яклы икән: «Яшьләрегез бик яхшы эш эшләмәкче булалар икән», — ди.
Фатыйх. Бездәге яшьләр дә бәйрәмдә әллә нәрсә ханә файдасына театр куйдылар, ди.
Насыйр. Бер кичтә җиде йөз тәңкә файда иттеләр, ди.
Фатыйх. Аның авызын бик яхшы томаладык.
Насыйр. «Аның акчасы хәрам бит», — дидек.
Фатыйх. «Сезнең хәзрәтегез андый эшкә ничек риза була?» — дигән идек, «Безнең хәзрәт ул акчаны хәрам дип әйтми, бик яхшы эш, дип әйтә», — ди. Аларның муллалары, үзләре шикелле, Мисырда укып, бозылып кайткан кеше икән.
Насыйр. Мин әйттем: «Мисырда укыган кешеләр алар эшләпә киюне, урысча киенүне дә дөрес, дип әйтәләр, урыс суйган итне ашаудан да тартынмыйлар», — дидем.
Фатыйх. Малаеңның авызы шап итеп капланды.
Көлешәләр.
Садрый. Нинди нәрсә соң ул, кайдан килгән?
Фатыйх. Бер малакасус, кызыл авызлы нәрсә шунда, өйләнергә килгән. Кайдагы икәнлеген сорамадык.
Фатыйх. Әнә, әнә шул нәрсә. Әле монда да килеп җиткән икән.
Садрый. Алай үзенең кыяфәте байга охшый. Насыйр. Өйләнәсе булгач, бай булып күренергә тырышмыйча ярамый бит.
Фатыйх. Бай булып күренмәсә, аннан ары кыз бирмиләр бит!

Бишенче мәҗлес
Шулар ук һәм Себер бае белән яучы.
Себер бае (звонок бирә, официант килә). Кая, безгә ашарга бернәрсә китерегез әле.
Официант. Рәхим итегез, нәрсә китерик? Менә прейскурант. Рәхим итеп, шуннан карап әйтегез.
Себер бае (яучыга). Сез нинди нәрсә телисез, беренчегә суп әйтикме, борщмы?
Яучы. Алар нинди нәрсәләр?
Себер бае. Икесе дә шулпалы нәрсәләр.
Яучы. Ансын беләм, нинди иттән пешергән, балыкныкыммы?
Себер бае. Юк, балыктан түгел, иттән.
Яучы. Юк, алай иттән булса, кирәк түгел. Мин урыс ите ашамыйм.
Себер бае. Ул бит урыс ите түгел, сыер ите. Адәм ите булса, мин дә ашамыйм.
Яучы. Юк, юк, мин ашамыйм. Син үзең аша. Мин берәр нәрсә эчеп кенә утырам. (Официантка.) Миңа бер шешә сыра китер.
Себер бае. Хәерле булсын, алайса, мин ашыйм әле. Минем ашыйсым килә. (Официантка.) Миңа бер порция суп китер, тавыктан булсын, икенчегә бер порция ростбиф китер.
Официант. Яхшы, ярар. (Китә.)
Икенче официант тегеләр өстәленә бер графина һәм закускалар
китереп куя.
Фатыйх (закускаларны карап, официантка). Бу ни?
Официант. Гөмбә.
Фатыйх. Ә монсы?
Официант. Севрюга.
Фатыйх. Балыкмы?
Официант. Әйе.
Фатыйх. Ә монсы?
Официант. Бозау ите.
Фатыйх. Бозау ите?
Официант. Әйе.
Фатыйх. Ансын сезгә кем китерергә кушты?
Официант. Аның порциясе шулай инде.
Фатыйх. Без мөселман бит, ник син безгә андый нәрсә китерәсең? Бар, тиз алып кит. Аның урынына башка нәрсә китер.
Официант. Башка төрле нәрсә бирелми.
Фатыйх. Бирелмәсә, кирәк түгел, алып кит. Үзең аша.
Официант алып китә.
Фатыйх. Урыс суйган ит ашарга без җәдит түгел, ансын әнә теге җәдиткә бирер. Ул ашар, чиркәнмәс. (Төкерә.) Тфү, җирәнгеч, әле ярый, башка киткән вакыт булмады. Мин аның бозау итен башына каплаган булыр идем.
Садрый. Безнең өчен Максим трактиры яхшы, аның хәҗәене бик яхшы кеше. Мин, князь, мөселманнарга ярамый торган бернәрсә дә тотмыйм, ди. Анда һәрвакытта закускага тозлы кәбестә, тозлы кыяр, торма, балык — шундый нәрсәләр генә китерәләр. Шуның өчен анда агай-эне тулып ята.
Фатыйх. Моның әле кешесенә очраганы юктыр. Өйрәтерләр иде аны.
Эчәләр. Официант тегеләр өстәленә аш китереп куя.
Яучы. Ничек җирәнмичә ашыйсыз? Мин урыс ашының исен дә яратмыйм.
Себер бае. Без өйрәнгән инде. Безнең тора торган якларда ат итеннән башка мөселман суйган ит тә табып булмый.
Яучы. Ат ите бик шәп була ул. Без аны яратып ашыйбыз. Урыс ите ашау гадәте бездә юк. Агай-энедән бер кеше дә ашамый. Әнә, күрәсең бит, тегеләр закускага китергән итне дә кире җибәрделәр. Ул турыда безнең агай-эне динне бик яхшы тота.
Себер бае. Алар ни дип ашамадылар?
Яучы. Әйтәм ич, бездә ашамыйлар, дип, хәрам.
Себер бае. Ә теге графинадагы нәрсә хәрам түгелме?
Яучы. Хәрамын хәрам да инде, әллә ничек урыс ите шикелле түгел. Бәндәчелек инде, андый эшләр генә була ул. Тәүбә кылгач, бетәр.
Себер бае. Шәп икән!
Фатыйх. Мәҗлес бик шәп булып китте әле. Тагы берне алдырырга кирәк. Булган булган, берәгәйле булсын. (Звонок бирә, официант килә.) Кая, тагын берне китер.
Себер бае. Тегеләр баягы җәмгыять членнары түгелме соң?
Яучы. Шулар, теге икесе баягы кешеләр. Болары да членнар, бая мәҗлескә килмәделәр.
Себер бае. Мәҗлескә килмәсәләр дә, монда киләләр икән.
Официант тегеләр өстәленә тагын берне китерә. Эчәләр.

Яучы. Киләләр, дип, һәрвакыт та килмиләр инде, бүген шулай туры килгән.
Себер бае. Бая әдәбият кичәсеннән килгән акчаны хәрам, дигәч, мин аларны бик тәкъва кешеләрдер дип белгән идем. Үз турыларына килгәч, тәкъвалык бер якта торып тора икән. Суфи суган сөймәс, күрсә, кабыгын да куймас, ди. Официант ростбифны китереп куя.
Фатыйх (бераз кызган, боларга таба борылып). Ни ди җәдитең? Ни сөйли? Бездә алабия кичәсе ясыйлар, диме?
Себер бае. Ясаганны, әлбәттә, ясыйлар, дибез шул.
Ф а т ы й х. Ә без ясамыйбыз, хәрам, дибез!
Насыйр. Без эшләпә дә кимибез, хәрам, дибез!
Себер бае. Бик яхшы итәсез. Алай булгач, эчмәскә дә кирәк иде. Ул да хәрамдыр бит?
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Безнең Шәһәрнең Серләре - 2
  • Части
  • Безнең Шәһәрнең Серләре - 1
    Общее количество слов 4464
    Общее количество уникальных слов составляет 1540
    38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Безнең Шәһәрнең Серләре - 2
    Общее количество слов 4426
    Общее количество уникальных слов составляет 1606
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Безнең Шәһәрнең Серләре - 3
    Общее количество слов 1685
    Общее количество уникальных слов составляет 816
    46.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов