Latin

Безнең Әниләр Бәхете

Общее количество слов 1416
Общее количество уникальных слов составляет 867
44.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
57.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(чын хикәя)

Туксан икенче елның февраль башлары иде булса кирәк. Россия Югары Советы делегациясе белән Австралиянең Сидней шәһәренә очып килдек. Мәскәүдә егерме-егерме биш дәрәҗә салкын кыш, кар-буран озатып калды. Ә монда җәйге челлә икән, җылылык утызлар чамасында. Көнозын кояш кыздыра, дымлы океан һавасы, бөркү. Тын океаннан уелып кергән бухта янәшәсендә урнашкан "Корольләр" кунакханәсендә яшибез. Кичләрен-иртәләрен бу ерак һәм серле шәһәрнең әкияти манзарасына хәйран калып бер сәгать — сәгать ярымнар җәяүләп йөреп керәбез.
Бухтада диңгез порты. Дүрт-биш катлы гигант кораблар үтеп-сүтеп кенә тора. Берсе килә, икенчеләре китә. Тормыш кайный, халык мыжгып тора. Кая карама, анда чисталык һәм пөхтәлек. Ник бер шырпы кабы яисә тәмәке төпчеге ташласыннар икән. Агачлар аллы-гөлле шау чәчәктә утыра, кошлар сайрый. Юл читләрендәге клумбалар да тоташ гөл һәм чәчәктән гыйбарәт.
Янәшәбезгә килеп тукталган чираттагы диңгез корабы җәлеп итте игътибарыбызны. Үзенең аклыгы, зурлыгы һәм зәвыклы бизәлеше белән аерылып тора иде ул башкалардан. Килеп тукталуы булды, аңардан халык агыла башлады. Этешми-төртешми генә чыгалар, әмма бик күбәүләр.
— Тагы японнар... — дип куйды йөрергә чыккан юлдашым Виталий Севостьянов. Ул космонавт кеше, галәмне генә гизмәгән, безгә караганда дөньяны да күбрәк күргән.
Ә мин исә Азия халыкларын бер-береннән аера белмим — японмы, кореялымы яисә кытаймы — барысы да бер үк төрле тоела.
— Дөньяны аркылыдан-буйга гизеп йөргән һәр өч туристның берсе японнар ахры, — дидем, гаҗәпләнүемне яшермичә. — Кытай һәм Мисырда да шулар иде, Франция, Америка тарафларына барып чыксаң да япон туристлары белән музей һәм мәйданнар тулган.
— Син хаклы, — диде космонавт. — Японнар сәяхәт итәргә бик тә ярата. Ел тәүлегендә бер яисә ике мәртәбә дөнья гизеп тә кайталмаган кеше аларда үзен бәхетлегә санамый.
Кораб искиткеч зур иде шул. Халык һаман агыла да агыла. Аннан чыгучылар диңгез кебек булды. Зур иркен мәйдан тулып килә иде. Ә чыгучыларның әле очы-кырые күренми. Бу кадәр халыкның бергә җыелганын күрсәң дә футбол яисә хоккей стадионнарында гына күрергә мөмкин безнең якларда. Аңда ирләр була, этешә-төртешә йөри ул бездә ир-ат заты.
— Бәрәч, — дип әйтеп ташлаганмын нәкъ шул мизгелдә. — Халык түгел, әбиләр икән бит болар. Күрегезче, Виталий Иванович, барысы да әбиләр ич. Алтмыш-алтмыш биш яшьлек булыр болар...
Юддашым көлеп куйды шунда. Мәкер белән түгел, вәкарь белән көлде. Белмисең, янәсе...
— Әбиләр булуы хак, Ринат дустым. Әмма ялгышасың. Бу әбиләргә, син уйлаганча, алтмыш түгел, җитмеш һәм сиксәнешәр яшь, бик беләсең килсә. Алтмыш яшьлек карчыклар булмый японда. Аларның алтмыш яшьлек хатын-кызлары янәшәңнән киенеп-ясанып кәттә генә атлап үтсә, "бу нинди чибәр туташ икән?" дип авыз суыңны корытып каласың. Әнә шулай, дустым.
— Ә нигә соң болар хатын-кызлар, ягъни әбиләр генә икән? Сере нидә моның?! — дип гаҗәпләнүем, төпченүемне дәвам иттем һаман. Безнең акылга сыймый ич бу, аңлап булмый.
— Япон хатыннары иң элек бала тудыра, бала тәрбияли, — диде күпне күргән Виталий Иванович. — Аннан оныкларын үстерәләр һәм бары шуннан соң, ягъни дөньялары түгәрәкләнгәч кенә сәяхәт итәргә керешәләр. Хәтерләп кал, япон туристы йә яшь-җилкенчәк булыр, йә бик өлкән яшьтә. Ә башкалары укуда, эштә яисә тәрбия белән мәшгуль. Аларда шулай кабул ителгән.
— Әнә ничек икән, — дим. Чигәмне кашып куям. Укып-укып та шыр надан калганбыз икән ич. Мин боларны белми идем.
— Без әле бик күп нәрсәләрне белмибез, һәм аңлап та җиткермибез...
— Хуш, гизсеннәр дә, ди. Ә бит әле дөнья гизү өчен акча да кирәк. Ярый да без дәүләт хисабына йөрибез әнә. Ә бу карчыкларга кем бирә акча? Барысы да байлар булуы мөмкин түгел, —дим. — Әнә бит алар никадәрле. Уллары-кызлары ярдәм итсә генә...
Виталий Иванович чираттагы мәртәбә матур итеп елмаеп алды.
— Юк, — диде кистереп. — Алар пенсия ала. Һәм шул пенсия хисабына дөнья гизәләр.
— Хатын-кыз бала тәрбияли, дидегез. Өйдә утырып бала тәрбияләгән өчен дәүләт акча бирмидер, шәт?
— Хикмәт шунда, дустым Ринат, бала тәрбияләү дәүләткүләм мөһим эш санала аңда. Һәм бала тәрбияләгән өчен генә дә пенсия бирелә. Шул акчага, әнә, бер сәяхәттән кайтып керәләр дә, икенчесенә чыгып китәләр. Картаймауның сере — сәяхәттә, диләр алар.
— Безнең татарларда да бар андый әйтем, — дип, кушылырга ашыгам. — “Хәрәкәттә — бәрәкәт”, диләр бездә дә.
— Әйтүен-әйтәбез. Рус халкында да бар ул андый матур сүзләр. Тик, кая инде ул безнең карт- карчыкларга Австралиягә барып чыгу?! Мин үз әниемне Мәскәугә китерә алмадым, - диде космонавт офтанып. Һәм авыр сулыш алып, үкенү катыш көрсенеп куйды. — Кая инде ул чит илләргә чыгу, дөнья гизү...
Нечкә җиргә кагылды аның бу сүзләре. Мин дә үз әниемне искә төшереп, аны уйлап тора идем. Казанга китереп театр-концертларга йөртәсем килә иде аны. Ничәмә-ничә тапкыр ниятләгәнем, китерәм, дип әйткәнем булды. Әмма юк, тормышка ашыра алганым юк әле шул хыялымны да. Җәен бакча, казлар, тавык-чебешләрне ничек ташлап китәсең, ди. Кыш җитсә дә кырыкмаса-кырык сәбәп табып кына тора. Тамыры береккәнме әллә шул авылдагы өй, каралты-курага...
Тагы берничә көннән без икенче ил - Сингапурга юнәлдек. Шәһәр һәм музейлар белән танышып йөрибез. Кая карама, анда япон туристлары. Аларның да, башлыча, әбиләре! Инде яшьләрендә ялгышмыйм, алтмышта түгел, җитмеш-сиксәндә булыр үзләре. Өсләрендә кыска җиңле футболка, кыска джинса шорт, аякларында кроссовка, башларыңда козыреклы ярымачык фуражка. Кояш нурларыннан саклый торган кара күзлек киеп алганнар. Бер-берләренә шулкадәрле дә охшарлар икән, инкубатор чебиләре диярсең... Кулларыңда фотоаппарат йә кинокамера.
Теркен-теркен музейдан-музейга йөгерәләр, кибет-фәләннәргә тукталу юк, ни гаҗәп, бар дип тә белмиләр кибетне. Ә безгә кибет кенә булсын...
Чираттагы мәртәбә йөрәк сызып куйды шунда: "И-их, минәйтәм, бил турайтырга да ара тапмый безнең татар авылларында гомер кичергән әниләр, әбиләр. Алар да яшәгән хисаплана бит инде..." Әүвәл заманнарда шикәргә, чәйгә мантымый газап чиктеләр. Колхоз эше, бәрәңге бакчасы һәм лапастагы мал-туардан башка нәрсә күрде инде алар?! Өйгә керсәләр дә эш, тышка чыксалар да эш. Эш тә эш... Ә бүген, әнә, үзебез күрмәсәк тә балаларыбыз күрсен рәхәтне, дип, алар җир тырмашып төзегән илне, байлыкларны түрәләр үзара бүлешеп, таратып та бетерде. Бүген ул аналар чәй-шикәр һәм өч-дүрт кадак ак май алырга да җитмәгән айлык пенсия акчаларын ала алмый изалана. Сөт, ит сатып тиенләп җыелган акчалары дәүләт саклык кассаларында юкка чыкты. Бәлки алар да Австралиягә, Сингапурга сәяхәттән баш тартмас иделәр дә бит, әлегә күрше авылга һәм район үзәгенә транспорт йөрми.
...Шулай да мин быел, ниһаять, әниемне Казанга алып килдем әле менә. Чит ил делегацияләрен каршы алгандагыдай итеп алдан ук кайчан һәм кая барасы, кемнәр белән күрешәсен планлаштырып куйдым хәтта. Шәһргә килеп төпләнгән энекәшләр-сеңелкәшләр чакырып тора үзен, күрше-күлән, туган-тумача да дәшеп кенә тора.
— Бөтенләй башка, яңа тормыш башланды, әни, синең өчен, — дим үзенә, сүз ара сүз чыгып
сөйләшкән саен. Әнине бәхетле итүемдә һич шик-шөбһә калмады, канатланып-очынып йөрим үземә калса.
"Белмим шул инде, белмим. Авылны сагынам" дигән сүзләренә колак та салып тормыйм. Әниләр шундый бит инде ул, уй-хәсрәтсез, сагыну һәм юксынусыз яши белмиләр. Бар дөнья түгәрәк һәм җитеш булса да борчу-сагыш табалар шунда үзләре өчен.
— Балаларың барысы да шәһәрдә. Авылда сагыныр кешең калмады, әни. Тынычлап кына, ипле-матур итеп кенә яшик әйдә, — дим, тынычландырам үзен үткән-сүткән саен. — Кайсы улыңа барасың килсә, шунысына илтәм үзеңне кунакка...
Ә ул тәрәзәгә карый, салкын тәрәзәгә барып капланган. Күзләрен яулык чите белән сөртә-сөртә карый урам якка.
— Өй ялгыз калды, улым, каралты-кура... бакчалар...
— Соң, әни, — дим, — ул өйдә һичкем калмады бит иңде. Бакчалар кар астыңда. Инде бик сагынсаң, җәй җиткәчтен дә алып кайтырмын үзеңне.
— Кеше юк югын да... Гомер кичергән өй шул... .— дип, ризалашкандай итте тагы үзе. — Сагындыра, юксындыра барыбер. Атагызның кабере дә анда. Ул да ташлап китте дип, миңа рәнҗеп ята торгандыр, риза-бәхил түгелдер...
— Әллә ниләр уйлап чыгарма әле син, әни. Ул нинди рәнҗү ди ул. Каберен карап торабыз. Язга чыккач та бер кайтып килербез, боерган булса. Зиратка кереп тә булмый торгандыр, күптән кар баскан инде аны.
Алай иттем, болай иттем, әмма тынычландырдым, бу салкын кышта, кар-буранлы юллардан авылга кайтып йөрүнең урынсыз икәнлегенә инандырдым кебек үзен. Тынычлап йокларга яттым.
Икенче көнне таң беленер-беленмәс урынымнан торып, аяк очларына гына басып әни бүлмәсеннән урап килергә булдым. Йоклыймы, юрганы шуып аркасы ачылмаганмы, туңмаганмы икән... Ишекне ачсам, имәнеп калдым: әнием тәрәзә каршында утыра. Белмим, кайчан торган, киенгән. Әллә бөтенләй күз дә йоммаган, йокламаганмы ул, үзе генә белә.
— Ни булды, әни? Нигә болай таң тишегеннән торып киенеп куйдың әле? Ни эшләп тагы шул тәрәзә төбендә утырасың? — дим, сорау артыннан сорау яудырам. Чынлап та минем өчен бөтенләй көтелмәгән, гаҗәп бер хәл иде аның шулай утыруы.
— Син инде, улым, авылга кайтарып кил мине бүген, яме, — диде ул, ике уйлар урын калдырмыйча.
— Ни булды? Нигә бүген үк? Мунча ягарбыз, дигән идем бит. Бәлеш пешерербез, дигән идек... Театрга да барырга өлгермәдек бит әле.
— Бүген кайтар инде, улым. Рәхмәт, боерган булса, мунчасы да качмас, театры да. Син мине авылга алып кайт.
— Ә нигә шулай ашыгыч?
— Тәрәзә төбендә калган гөлләргә дә су сибүче юктыр... Өй дә ялгыз.
Аңладым. Бәхәстән узган иде аның хәле. Җирсүе, сагынуы чамадан ашкан. "И-их, әни, — дип үзаддыма офтанырга гына калды. — Үз кадереңне үзең белеп кунактан кунакка гына йөрергә иде дә бит. Гөлләргә су сибүче юк, имеш... Япон карчыклары да үстерә торгандыр инде ул гөлне. Алар, әнә, синең яшьтә джинса шорт һәм кроссовка киеп дөнья гизеп йөри".
Нишләмәк кирәк, туган йорт — җылы ояга берегеп яшәгәндә генә бәхетле була торгандыр инде ул безнең әниләр. Сагынып, өметләнеп, көтеп яшәүләре белән бәхетле...

21-22. XI. 98. Казан.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.