Latin

Без Кемнән Ким?!

Общее количество слов 839
Общее количество уникальных слов составляет 553
47.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
59.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Кичтән бик озак телевизор караганнан соң Галәү карт йоклап китә алмый интекте. Башында бары бер уй бөтерелде. Искитмәле хәл бит! Яңа елның беренче көннәрендә бит әле. Юк, болай ярамас, нәрсәдер кылырга, ятып калганчы атып калырга кирәк. Кичекмәстән! Ул шулай боргаланып ята торгач, иртәнге сәгать биш тула ун минуттан катгый бер карага килде. Торып тиз генә киенде дә, карчыгын уятмаска тырышып, икенче бүлмәгә чыкты. Кәгазь табып алып сырлап белдерү язды, авыл халкы йокыдан тора башлаганчы тизрәк аны кибет ишегенә илтеп элде. Карчыгы тормаган икән әле, Галәүнең түшәккә башы тию булды, ул изрәп йокыга талды.
— Тор, нишләп ятасың, бөтен кеше клубка таба йөгерә, — дип карчыгы аны төрткәләп уятты. – Күрше Хәлимәттәй кергән иде, кибет ишегенә ниндидер белдерү элгәннәр, ди. Бар халыкка сручны җыелырга кушканнар, ди. Нәрсә булды икән? Тагын су торбасына яисә зиратны киртәләргә диеп акча җыялардыр инде...
— Белмим, баргач күрербез, — дигән булды Галәү белмәмешкә салышып.
Алар барып җиткәндә авыл халкы, яше-карты җыелган иде.
— Кайсыгыз язды бу белдерүне? — дип сорады кәгазь кисәген селкеп авыл советы секретаре Иван Халопин. — Нәрсә булган, нинди сручный мәсьәлә ул?
— Белдерүне мин яздым, — дип Галәү алгарак чыкты. Ул элекке партоешма секретаре буларак, чыгыш ясауның рәтен-чиратын белә. Көр тавыш белән сөйли башлады. — Хөрмәтле авылдашлар. Әле берничә көн элек кенә яңа 2013 елга аяк бастык. Бу яңа ел барыбызга да имин тормыш, бәхет-шатлыклар алып килсен...
— Галәү абзый, аңлатыбрак сөйлә, сузма... Яңа ел белән котлый-котлый болай да баш авырта, — дип кызыл борынлы мал караучы Сәлим аның сүзен бүлде.
— Нинди сручный эш ул? Әллә авылга газ кертергә уйлыйлармы? — дип сорады саңгырау Зәйтүнә карчык.
— Иптәшләр, кешегә сөйләргә ирек бирегез инде, — дип кычкырды Халопин.
— Авылдашлар, уратып тормыйм, бик мөһим тәкъдим бар сезгә. Кичә кич кенә телевизордан күрсәттеләр. Ил Президенты Владимир Путин француз актеры Жерар Депардьегә Русия паспорты тапшырды, — диде Галәү карт. — Иптәшләр, ул хәзер безнең ил гражданины. Шушы көннәрдә Саранскийга баргач, аңа Мордовиянең мәдәният министры вазыйфасын тәкъдим иттеләр, “Почетлы удмурт” дигән мактаулы исем бирделәр. Депардьене Төмән драма театры директоры булырга чакырганнар, Краснодар краена яшәргә кодалыйлар, ди. Үзбәкстан Президенты кызы Гөлнара Кәримова аның белән җыр яздырган. Русиянең сәяси партияләре аны үзләренә тарткалый. Иптәшләр, без кемнән ким! Әйдәгез, без дә аңа хат язып, барыбыз да кул куеп авылыбызга яшәргә чакырыйк!..
— Галәү абый, ул син әйткән Җиффәрде әфәнде, бик каты эчә торган кеше ди бит. Эчкән килеш матайда йөрергә ярата, ди. Телевизордан сөйләделәр, — дип Сәлим әйтеп салды.
— Әйе, җәмәгать, андый эчкечеләр үзебездә дә җитәрлек, — диде авыл мулласы Эдик хәзрәт сирәк сакалын сыпырып. — Французлар шәраб эчә һәм дуңгыз итен дә ярата бит әле. Дуңгызны авылга аяк та бастырмыйм!..
— Ул виноград үстерә, шуңардан шәраб ясый. Иске Чүплеккә килгәч тә виноград үстерәчәк. Читләргә бер карыш та үз җиребезне бирмибез! — диде фермер Ашот Бабаян.
— Җиребезне дигән була, җирегезне дип әйт. Алдап-йолдап безнең пай җирләрен алды да, хәзер сөйләнеп торган була, — диде Сәлим. — Халопин белән шухыр-мухыр эшләрегезне яхшы беләбез...
— Иптәшләр, сүзне икенчегә бормагыз әле. Алай кискен каршы төшмәгез, — диде Галәү карт. — Французның матайда йөрергә яратуының уңай ягы да бар бит әле. Димәк, тигез, асфальт юл кирәк булачак. Ул килеп яши башласа, бәлки юл салырлар иде...
— Иптәшләр, юлны аңардан башка да салабыз, — диде секретарь Халопин.
— Галәү абзый парткум вакытта ук юл салдырам дип вәгъдә иткән иде, әле булса тездән пычракка батып йөрибез, — дигән тавышлар да ишетелде.
— Сез Депардьенең безгә яшәргә килүенә каршымыни? — Галәү карт сораулы карашын авылдашларына төбәде.
— Каршы түгел дә ул, — диде сатучы Кәшифә. — Ул килсә, кибетнең ассортиментын да киңәйтергә кирәк булачак. Тора-бара, бәлки, яңа кибет тә салырлар иде.
— Безнең Иске Чүплеккә килмәс ул, — дип каршы төште тарих укытучысы Гөлкәй. — Исеме генә дә ни тора бит...
— Ә без авылның исемен үзгәртик! ...Яңа Чүплек дип атыйк, — диде шофер Гайнулла.
— Чүплекне ничек дип атасаң да чүплек инде... — диде Гөлкәй моңсу гына.
— Депардье килгәч, аны Йолдызлы дип атарбыз, — диде Гайнулла бирешмәскә теләп.
— Исеме үзгәртергә күп кирәкми. Теләсәң — Йолдызлы, я Биш йолдызлы дип ата. Француз риза булып килә калса, аны кайда яшәтәбез? — дигән җитди сорау куйды Гаптери карт.
— Урын табылыр... Әнә интернатта инде ничә ел кәҗәләр хуҗа булып йөри, мәктәпнең һәм шулай ук балалар бакчасының яртысы буш тора... Шуларның берсен ремонтласын да барин кебек яшәсен! — дип кычкырды арадан берәү. Халык шаулаша башлады.
— Җәмәгать, тынычланыйк әле! — дип, Галәү карт “дилбегәне” кулына алды. — Ул Депардье күчеп килә калса, авылыбыз перспективныйга әйләнә бит, шуны аңлыйсызмы? Яңа юллар салына, яңа клуб, кибет, мәктәп һәм башкалар төзеләчәк. Газ керәчәк, яңа су торбалары сузылачак... Аны күрергә дип тоташ илдән, алай гына түгел чит илләрдән туристлар, интервью алабыз дип журналистлар агыла башлаячак. Кунакханәләр дә төзергә туры киләчәк. Туристларны һәм журналистларны бит ашатырга кирәк булачак. Басулар сөрелеп чәчелә башлаячак, фермалар мал белән тулы булачак. Кортлы күлне чистартып, балык җибәрәчәкбез. Бу бит иптәшләр, эш урыннары дигән сүз. Шул рәвешле Иске Чүплек үзенең икенче яшьлеген кичерәчәк... Адәмчә яши башлаячакбыз, иптәшләр! Без кемнән ким!
— Ярый-ярый, бик шәп килеп чыгарга ошый, әгәр риза була калса, без каршы түгел. Французга хат языйк, — дип шаулашты авыл халкы.
— Берәрегез ул Җиффәрде дигән кешенең өй адресын беләме соң? — дип сорады Зәйтүнә карчык.
Французның адресын Иске Чүплек авылында белүче кеше юк иде. Шулай да язарга булдылар, кем белә... Кемдер җимерек клубтан өч аяклы урындык алып чыкты. Галәү карт аңа утырып, тез башына куеп хат язарга утырды: “Франция, Париж, Жерар Депардье әфәндегә...”
2013 ел, гыйнвар.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.