Latin

Без Камазны Ничек Яндырдык

Общее количество слов 5984
Общее количество уникальных слов составляет 2357
32.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
47.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
54.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(сатирик хикәя)
Хәмидулла бармы монда, җәмәгать?..
Чык әле монда, Хәмидулла!
Сөйлә, теге вакытта ничек итеп Камазны яндырганыңны.
Кул чабыгыз , җәмәгать, хәзер чыга Хәмидулла.
Камаз чаклы Камазны бит ...
Кая соң әле бу Хәмидулла? Караштырыгыз әле, җәмәгать, тирә-ягыгызга... Аны танырга бик җиңел: янындагы чибәр хатын-кызларга күзен кылыйландырып, ике күзе ике якка карап утыра торган берәр ир заты күренәме? Менә шул Хәмидулла булыр инде. Кылый күзләр белән бүген бөтен зал тулган дисезме? Соң бит матурлап киенеп, иреннәрегезне буяп киләсез дә, әз генә эчендә җаны булган ир заты ничек чыдар сезгә карамыйча?.. Кая соң әле бу... Кичә урамда очраган иде... Мин әйтәм, Хәмидулла дус, иртәгә үзешчәннәр концерты була, бушка. Бушка дигәч, килә торган иде, күренми әле нишләптер...
Кичә концертка чакырганда тагын бер тапкыр исенә төшердем Хәмидулланың. Әй, кызык иттең, мин әйтәм безне теге вакытта безне - бөтен халыкны, бөтен илне, хәтерлисеңме Камазны яндырганыңны, мин әйтәм? Курыкма, мин әйтәм инде утыртмаслар, байтак вакыт узды бит... Аннары, Камазны төзегән Советлар Союзы әллә кайчан таралды бит инде, хәзер кем сине судка бирсен? Ельцин үлде... Горбачев картайды, анда синең кайгы түгел... Шул Зюганов кына әйтсә әйтер инде бер-ике тозлы-борычлы сүз. һәм шуның белән вәссәләм булыр. Ул шул оста итеп сөйли генә белә, сөйләгәне өстенә тагын берәр нәрсә эшли дә белсә, әллә кайчан ил башында утырган булыр иде инде. Тагын Жириновский бар инде, юрист малае... Ну ул безне, татарларны Монголияга куам дип куркыткач, үзенең куркытканынннан үзе дә куркып калды, ахрысы - соңгы елларда Татарстанда бик күренми алай...
Хәмидулла да күренми бит әле...
Кылый күзләр - күп.
Хәмидулла - юк.
Ярар, җәмәгать эштә инде болай булгач Хәмидулла... Шунда инде ул, Камазда эшли, бүтән җиргә аны кем алсын? Билгеле, Хәмидулланың Камазны яндырганын миннән башка берәү дә белми. Килеп сораучы юк. Сораучы булса, әйтәм, анысы, кем ул миңа Хәмидулла; туган түгел, кода түгел, баҗай түгел - кайсы яклап карасаң да. Кайвакыт, барып бурычка акча сорасаң, акча юк, Камазда акча бирмәделәр әле, ди. Тик торганда уч тутырып Хәмидуллага акча бирергә башына тай типмәгән бит ул Камазның!
Исегезгә төштеме ул хәлләр, җәмәгать?
Теге, Советлар Союзы исән чагында Камаз заводы янган вакыт?
Әйе, күптән булды инде ул – узып киткән егерменче гасырның туксанынчы елларында ук.
Хәтерлисезме, ничек итеп ул янгыннан соң бөтен ил белән аякка бастырдылар Камазны?
Гөрләп эшләп ята хәзер Камаз!
Хәмидулла да бер кая да китмәде, шунда йөри. Әле бер көнне тагын Чаллы урамында очраган иде. Урамда еш очрашабыз без аның белән. Мин дә җәяү йөрим, ул да җәяү. Җәяү йөрүгә ни җитә инде, җәмәгать, шулай бит? Бигрәк тә трамвайга, автобуска утырырга акчаң булмаганда. Әле бер көнне чаба, малай, берәү Чаллы урамы буйлап... Тукта әле, мин әйтәм, кем булыр икән бу, минем кебек, автобуска акчасын җәлләп, җәяү генә элдерә? Теге адәм йөгерә-йөгерә мыш-мыш килеп минем янга килеп җиткәч кенә таныдым – Хәмидулла!
-Син икәнсең әле, физкультурник... Сәлам Камаз заводын яндыручыга! –мин әйтәм.
-Чү-чү, кычкырма, урман түгел бит бу сиңа, урам бит, - ди Хәмидулла.
-Миңа нәрсә, мин кешедән курыкмыйм... Мин бит Камаз яндырмадым! – мин әйтәм.
-Җә инде, шаулама, бу нинди юләрләр бу, нәрсә сөйләшә болар диерләр. Әнә, халык борылып та карый да башлады...
Йөзе йончыган Хәмидулланың, арган сыманрак - бик каты йөгергән бугай. Ләкин кәефе начар түгел болай.
-Кая йөгерәсең болай , - мин әйтәм, - көпә-көндез, шәһәр урамы буйлап? Ник әле син эштә түгел? Камазны яндырганыңны белеп, әллә эштән кудылармы?
-Эштә мин, - ди Хәмидулла. -Әбәт вакытында кибеттән пачкалы токмач алырга килдем, завод буфеты эшләми бүген. Ә-нә теге кибеткә кереп чыгам да, кире Камазга элдерәм!
Шуннан соң үзенең хәлләрен сөйләп китте Хәмидулла...
Башта кибеттән аласы пачкалы токмачын сөйләде.
-И-и, малай, ияләндем шул токмачка, бер биш еллап бардыр инде, бүтән бер нәрсә дә ашамыйм, хатыннан да, өйгә кайткач, шул токмачны сорап ашыйм,- ди. -Дүрт кенә сум бит бәясе, малай, бигрәк очсыз., ди... Дөресен генә әйткәндә, малай, хәзер өйгә бик сирәк кайтам инде мин, - дип алга таба үзенең хәлләрен сөйләп китте Хәмидулла:
-Эш бит, малай , ничек итеп гел-гел өйгә кайтып торасың? Камазда беренче смена беткәч, бүтәннәр кайтып китә, ә мин, “аккордный” түлибез дигәч, икенче сменага калам... Икенче смена беткәч, ул сменага килгәннәр кайтып китә. Ә мин тагын, “аккордный” белән “премиальныйларны” бик һәйбәтләп икесен бергә кушып түлибез дигәч, тотам да тагын өченче сменага калам... Төне буе ике станокта бер үзем эшләгәч, иртә белән туалетка кереп, рәхәтләнеп кер сабынын җәлләмичә, кулны-битне әйбәтләп ышкып, сабынлап юынам... Һи-и, Камазда сабын бушка бит, хет күпме юын, беркем бер сүз әйтми! Шуннан соң, кульяулык белән әйбәтләп сөртенәм дә, аннары тагын беренче сменага эшкә калам... Менә, шулай итеп узган айда өч смена 24 сәгать эшли торгач 23 мең акча алдым, малай, ышанасыңмы? Ул бит сиңа “грязный” түгел, чистасы. И-и, брат, зерә киттегез сез Камаздан, хәзер Камазда акчаны бепр дә җәлләмиләр, уч тутырып түлиләр. Безнең бер нәчәлник, әнә, аена 100 мең зарплата ала. Икенчесе 150 меңне ала дип әйтәләр. Өченче нәчәлник бөтенләй 200 мең ала диләр... Соң, алсын, шуның өчен дә нәчәлник бит инде, шулай бит? Менә син нәчәлник булсаң, алмас идеңмени инде ул акчаны? Бер уйлаганда, алар ала торган акча, - күпмени инде ул, хәзерге заманда? Ничә тапкыр магазинга кереп чыгарга гына җитә инде ул?.. Юк, хәзер җәлләмиләр, зерә каты түлиләр безнең Камазда акчаны. Бер нәчәлник, әнә, айга бөтенләй 300 мең ала, дип әйтәләр. Аннан да олырагы... Артык күп түгел инде, кая, күп булсын!.. Шул... Шул... Шул... 500 меңне генә ала дип әйттеләр бер көнне. Аннан тагын берсе... Лимон ашаганың бармы? Берне генә түгел, берничә лимонны, бер юлы? Ә? Ашап торалар , малай, йөзләрен дә чытмыйлар – берничә лимонны бер юлы тыгалар, зарплата итеп, әзерәк оялмыйлар да... Минем күптән ашаган юк ул лимоннарны, бөтен акча токмачка китеп бетә дә, лимоннарга кая калсын инде. Лимон дигәннән, әнә бит – урыс халкы өчен көне-төне көрәшә торган, Кавказ халкын да чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алырга вәгдә иткән бик ышанычлы депутатыбыз Жириновскийның утырып йөргән машинасы “Майбах” та, бер уйлаганда, артык кыйбат түгел икән, күп булса, шул бер 28-30 лимон гына тора торгандыр инде, диләр. Булдыра алгач, алсыннар инде... Аннары, тукта әле, нишләп соң сез торасыз да кешенең кесәсендәге акчасын саныйсыз - диде шунда Хәмидулла, һәм килеп, әкрен генә минем якадан эләктереп алды да, озак кына миңа карап торды .... Хәмидулланың элегрәк андый гадәтен күргән юк иде, мин аптырабрак әйтеп куйдым:
-Юк, юк... Кеше кесәсендәге акчаны санаганым юк минем, Хәмидулла!
Хәмидулла минем яканы ычкындырып, сөйли башлаган сүзен алга таба дәвам итте:
-Үзегезнең кесәгездәге акчагызны санагыз, әгәр дә ул - булса!
-Соң, акчасы юк бит инде аның , Хәмидулла... Булмагач – санап та тормыйбыз бит инде!
-Юк, егетләр, зерә киттегез сез бу заводтан, - дип сүзен дәвам итте Хәмидулла. -Элек мондый акчаларны күргәгенегез бар идеме сезнең? Тетәбез генә хәзер без монда акчаны; әнә нәчәлниклар катлы-катлы премия ала. Алардан калганы әле безгә дә эләккәли. Билгеле - алардан калса... Ну, алардан бик артык калмый инде, анысы – диде , ниһаять, сүзен йомгаклап Хәмидулла. Һәм... Йөгереп китеп барды да, аннары - сүзе һаман бетмәгән икән – яңадан йөгереп килде.
- Әмма бит, яшти, безнең максат – акча эшләү түгел, - диде шунда Хәмидулла... - Безнең бит максат, яшьти, эш эшләү!... Нәрсә дигән әле теге безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай:
“И сабыйлар эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш
Эш агачы һәрвакытта бик гүзәл китерер җимеш”.
Шуннан, Габдулла Тукайны кызганып, шунда кибет янында күзләрен дә сөрткәләп алды Хәмидулла:
- И мескен, Габдулла Тукай.... Күргән инде нужаны, мескен... Ярый әле теге заманда яшәп, шул заманда үлеп калган бичара; бүгенге заманда яшәп, аена унике мең акчага Камазда эшләсә, ни эшләр иде микән, бәбекәч?.. Ахрысы, сыңар шигырь дә яза алмас, шунда, станоклар арасында күптән төтеннән тончыгып күптән үлгән булыр иде инде. Ярар, киттем, ашыгам, станокны төшке ялга гына туктаткан идем, сау булып тор, дүрт тәңкәгә теге токмачны алып кайтып, рәхәтләнеп бер туйганчы әбәт ашыйсы бар бит әле!
Шуннан соң, кибеткә кереп чыкты да, җәяүләп кире Камазга йөгерде Хәмидулла. Артыннан сокланып карап калдым - нык йөгерә, малай!
Камазда эшләгән булсам, мин дә шулай йөгергән булыр идем, ни эшләп киттем микән мин заводтан, дип, аның артыннан карап, көнләшеп калдым...
***
Шулай, җәмәгать.
Хәмидулла – эш кешесе.
Мин сезнең ул концерт-мансертларыгызны караганчы, Камазда берәр пачка сигаретлык булса да акча эшли торам, ди ул.
Дөрес әйтә, шулай бит?..
Камазда эшләсәм, мин дә шулай итәр идем.
Нишләп киттем микән мин Камаздан?
Җәмәгать, тагын бер карагыз әле – күренмиме Хәмидулла? Качып утырмый микән берәр җирдә?
Хәмидулла, чык!.. Камаз янганга ничә ел бит инде, хәзер сиңа кем сүз әйтсен?
Әмма...
Дөрес инде анысы - әйтүләре дә бар! Ул бит синең иске такталардан корыштырган сад-огородтагы сыерчык ояң түгел, бөтен ил белән, бөтен Советлар Союзы белән төзегән Камаз бит ул!.. Әйттем бит, югыйсә, шул чакта Хәмидуллага, тартма шул хәтле тәмәке, бетерәсең Камазны дидем... Әйе, җәмәгать, заманында мин үзем дә Камазда эшләдем, данлыклы Гатауллин бригадасында. Менә күзләргә яшьләр килеп китте ул вакытларны искә тәшергәч. Их, ул чаклар, кесә тулы борчаклар!.. Менә бүген шушы Чаллы урамы буйлап автобуска акчасын җәлләп, җәүяләп йөгергән Хәмидулла - ул чакта бөтен заводка данлыклы безнең бригаданың бригадиры иде. Аның бит фамилиясе да, әйткән идемме соң әле, Гатауллин, җәмәгать. “Гатауллин булды бу!” дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Шул вакытларда безнең арада чыккан сүз иде инде бу. Минем станок Хәмидулланыкы белән бер рәттән тора иде. Хәмидулла минем янга килеп баса да , мин, станоктан чыккан яңа бер әйбәт детальне күрсәтеп,”менә, Гатауллин булды бу!”дип әйтеп куя идем, чөнки Хәмидулла ул вакытта бригадир гына түгел, Камазда иң алдынгы станокчыларыннан да берсе булып санала иде. Билгеле инде, рәсеме дә почет тактасыннан төшмәде - эшкә килгәндә проходнойда Гатауллин безне көлеп каршы ала да, сменаны бетереп, кайтып киткәндә - елмаеп озатып кала торган иде. Әйтәм бит, бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар!.. Борчак дип, борчак түгел, деталь инде. Шул, мин күрсәткән детальләрне Хәмидулла, майларын сөртеп “штанга”, ягьни штангенциркуль белән үлчи дә:
-Шту син, Ахметшин! -дип куя торган иде.
“Ахметшин” дигәне мин булам инде аның, җәмәгать.
Менә шулай,” Гатауллин булды бу!”, “шту син Ахметшин!” дия-дия, уйнап- көлеп дигәндәй, Камазда эшләп йөрибез... Исегезгә төштеме ул чаклар? Хәтерлисезме, ул вакытта Мәскәүдә, кемнәрдер, гади халык тагын да әйбәтрәк яши башламас микән дип,” ваучер “дигән бер зерә дә шәп нәрсә уйлап тапкан иде?
Бер ваучерга төп-төгәл - бер пар түфли тия иде.
Исегезгә төштеме?
Хәтерлисезме - базарларга, шул “ваучерларны” түфлиләргә алыштырырга дип, бөтен дөньяның әллә кай төшләреннән юан-юан хатыннар җыелды?.. Көлмиләр, елмаймыйлар иде бу ханымнар, син биргән ваучерны алтын балдаклы симез бармак белән “җәлт” итеп кенә эләктереп алалар да – синнән алган ул “ваучерны” түшкә, йөрәк янынарак озаталар... Һәм каяндыр итәк астыннан, чурт белмәссең каян гына, бер дә уфтанмыйча - сиңа тиешле бер пар түфлине алдыңа чыгарып та куялар.
Соңыннан гына белдек - ул “ваучер” дигән нәмәрсә - социализм дигән чордан капитализм дигән чорга кереп барганда , Советлар Союзында яшәгән бер генә кешене дә әбиҗәйт итмәс өчен, социализм капкасыннан чыгып, “капитализм” дип язылган капкадан кереп барганда һәрбер кешегә тиешлесен бирү максатында, Рәсәйнең кайбер акыллы башлары тарафыннан, аларның океан артындагы тагын да акыллырак башларын да кертеп, бик каты ми күзәнәкләрен эшләткәннән соң, ниһаять, уйлап табылган зерә хикмәтле нәрсә булган икән ул!
Шул” ваучер” дигән нәрсә буенча гади халыкка - бер пар итек, ботинка, түфли тия иде.
Ал гына, паҗалыйста!..
Ләкин...
Бүтән - сорама!
Чөнки, бөтен нәрсә тип-тигез, дөп-дөрес итеп, Рәсәйнең бөтен аптекаларындагы барлык үлчәүләрне бергә җыеп, шулар белән йөз кат үлчәп, шул хәтле дә төп-төгәл бүленгән:
Кемнәргәдер – фабрика.
Я – завод!
Я - комбинат!
Кемгәдер - бер пар түфли!!!
Ал!
Рәхим ит!
Тик...
Үпкәләштән булмасын!
Чөнки, бөтенесе бер нинди хәрәмләшүсез, дөп-дөрес, тип-тигез итеп бүленгән...
Өлешеңә тигән көмешең: бар, нәрсә карап торасың, яңа капкага кереп барган сарык бәрәне шикелле? Түфлиеңне ал да, юлыңда бул!
***
Ул вакытта кемнең кулында ни бар иде, шуны тотып та калды.
Минем хатын мәктәптә укытучы булып эшли иде...
Ул балалардан калган унбишләп авторучканы, бик кадерләп, ак кәгазьгә төреп, өйгә алып кайтты.
Колхозда сәнәк тотып эшләгән минем авылдашларга – җәлләп тормадылар - сәнәкләрен бирделәр.
Көрәк тотып эшләгән гади эшче халыкка – җәлләмәделәр – көрәкләрен тоттырдылар.
Кем соң сездән нәрсә кызганасын?
Алыгыз!
(Хәзерге заманда да әле кайберәүләр шул социализмнан калган тимер көрәк белән бәрәңге бакчалары казып ята).
Минем туган авылда әллә каян гына килеп, колхоз персидәтеле булып эшләгән бер килмешәк бар иде.
Ул килмешәккә баш-аягы белән колхоз тоттырдылар. Әмма, юкка гына килмешәкмени инде ул сиңа - тагын бер-ике ел, безнең колхозны бөтенләй талап, туздырып, барлык мөлкәтен-мазарын, техникасын-фәләнен соңгы шөрефенә чаклы металломга тапшырганнан соң, ул, каядыр китеп, юкка чыкты.
Шуның белән вәссәләм!
Колхоз да юк...
Килмешәк тә юк...
Басуларны эшкәртеп-интегеп азапланган кеше дә юк!..
***
Шул рәвешчә, бөтен нәрсә тип-тигез һәм дөп-дөрес итеп бүленде.
Тип-тигез, дөп-дөрес итеп бүләргә өйрәтүчеләрдән берсе - “ваучер” дигән нәмәрсәне уйлап табучыларның берсе Чубайс , әнә башы эшләгәч, үзенә тигән ваучерны безнең сыман бер пар түфлигә яки ботинкага алыштырып әрәм-шәрәм итмәде. Ул үзенең шул бер ваучерына Ленин бабайның үләр алдыннан хыялланган ГОЭЛРОсы, илне электрлаштыру планы-ние , төбе-тамыры, лозунгысы-фәләне белән бергә “коммунизм – ул социализм һәм плюс бөтен илне электрификацияләү” дигән нәмәстәләрен дә кертеп, 70 ел буе йөзләгән мең халык төзегән һәм казганган бөтен электр системасын җиң сызганып “прихватизацияли” башлады...
Прихватизацияләде дип - бөтенләй үк түгел инде... Чубайс дигәч тә, ул чаклы комсыз түгел лә ул: “коммунизм” һәм “социализм дигән сүзләрне ул хәзер дә урамда кызыл флаглар күтәреп йөргән бер катлы сантыйларның үзләренә үк калдырды.
Һәм - коммунизмда яши башлады...
Шулай итеп, Ленин бабайның әйткән әлеге “электрификациянең” туп-туры коммунизмга алып баруы турындагы сүзләренең һич тә ялган түгел, дөрес сүз икәнлеген Рәсәйдә беренче булып Чубайс аңлаган булып чыкты.
Кыскасы, һәрбер кешегә тип-тигез итеп бирелгән шушы бер ваучерга – берәүләр аулак складларда пәрәвез җыеп яткан атом бомбаларын, берәүләр, Чернобльдәге шикелле безнең ил специалистлары кулында шартлау ихтималыннан куркып та тормыйча - атом электростанцияләрен, берәүләр, кеше сәләматлегенә зыянлылыгына төкерепе тә бирмичә - аллюмин, никель, бакыр кою заводларын, берәүләр, металлолом бәясенә калдырып - океаннар гизеп йөргән һәм әле яңа гына кайтып төшкән хәрби су асты көймәләрен (морякларны командирлары-ние белән беренче очраган коры җирдә сыпырып төшереп), берәүләр – тулы бер тугыз этажлы йорт су өстендә шуып барган сыман күренгән, карап торырга ук шаккаткыч тоелган хәрби диңгез корабларын - алдап, талап, урлап, яки егерме мең кеше эшләгән заводларның бәясен бер кап шырпы бәясенә төшереп – кыскасы, ничек булдыра алсалар, шул рәвешчә “прихватизацияләделәр”...
Гомер буе “безгә акчаны бик әз түлиләр, безнең эш бик авыр” дип зарланып, яшь агызып йөргән армиядагы генераллар, офицерлар һәм прапорщиклар да тик ятмады. Алар граната, мина, пулемет, патрон, пушка, һәм дә җир йөзендәге тынычлык теләүче барлык халыклар да шашып сөя торган Калашников автоматларын армия складларыннан кырып-себереп үзләренең гаражларына ташыдылар...
Һәм бушап калган хәрби складларны, кеше алмый торган үтмәс товарлары-ние белән бергә әкренләп кенә тыныч, тымызык төннәрдә шартлата башладылар.
Әйе - шундыйрак заманнар иде бу.
Уянып китәсең – нәрсәләрдер шартлый, дөберт итә, стеналар күчеп йөри, җир селкенә, тәрәзәләр челпәрәмә коелып төшә...
Башта моңа тәмам аптыраган халык тора-бара бу хәлгә дә ияләнде. Чөнки, нәрсәсенә гаҗәпләнергә - илдә барган “прихватизация” эшләрен хәрбиләр бары тик үзләренчә генә башкаралар ич...
Хәрбиләр “прихватизацияләгән” сугыш кораллары тиз арада эшкә ярап та куйды.
Беренче һәм икенче Чечня сугышындагы Рәсәйгә каршы көрәшкән “бандитларның” кулындагы бөтен корал – аларга Рәсәй офицерлары һәм генераллары һәм прапоршиклары саткан автоматлар, гранатометлар, пулеметлар, миналар иде...
***
Безгә, хатын белән икебезгә - шушы ваучерлар исәбеннән ике пар түфли эләкте. Алга таба илдә кыргый капитализм башланганчы яланаяк йөрмәс өчен анысы да ярап куйды тагын: ике ел киеп рәхәтләндек Чубайс җәлләмичә социализмнан өзеп алып биргән җимешләрне. Шуңа күрә, Чубайсны сүккән кеше булса, мин андыйларның якасыннан алып, эт итеп сүгеп ташлыйм: халыкка берәр пар түфлине бушка өләшкән кешене ни намусың җитеп ачуланырга кирәк?
Минемчә, Чубайсны сүгәргә түгел, ә бөтен Рәсәй буйлап, әле исән торган Ленин бабай һәйкәлләре каршысына, шул ваучерга биргән ботинкаларын тоттырып, Чубайс һәйкәлләрен салып чыгарга кирәк... Чөнки, “коммунизм” һәм “социализм” дип җитмеш ел буе сөйләнгән нәрсә - шул Чубайсның ваучерга биргән ике ботинкасы булып чыкты бит.
Әле күптән түгел генә Владимир Путин бу 90 нчы елларның “прихватизация” вакытында Россия күргән зыянны Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында күргән зыян белән тәнгәлләде.
***
Хуш...
Мондый катлаулы мәсьәләрне шул туксанынчы елларда Камаз курилкасында тәмәке тартып утырган чакларда, илдәге берәр заводның “прихватизацияләнгәнен” ишеткәч, Хәмидулла әйтеп куя торган иде:
-Гатауллин булган бу, алайса!
-Што син, Ахметшин! – дип җөпли торган идем мин дә...
Шуннан соң без, бригада әгьзалары, бу “прихватизацияләрне “ сөйләшеп аргач һәм бригадирыбыз да “Рәсәйдә бер мәсьәлә дә шешәсез хәл ителми” диюен дә ишеткәч, кесә төпләрен капшап, бер яртылык акча җыеп, аны проходнойдан яшереп алып керә торган идек.
Ул шешәне кәккәч, бригадирыбыз Хәмидулланың йөзенә теге ваучер дигән нәмәрсәне уйлап тапкан Чубайс кыяфәтләре керә торган иде!
Моны күргәч, без тагын бер шешәгә барып киләбез, чөнки, сизенәбез – безнең бүгенге хәлләр Рәсәйдә яшәгән һәр кеше мәсәләне хәл итәрлек дәрәҗәдә булмады әле.
Бу шешәдән соң Хәмидулла Чубайс кыяфәтеннән чыгып, борынгы яһүд патшасы Сөләйман хәким кыяфәтенә керә торган иде...
Шуннан соң, гомуми көч белән җыелышып, тагын бер шешә алып килә торган идек тә, Хәмидулланың чыраена карап утыра идек. Бу юлы инде Хәмидуллага тәмам үз халкыбызның аулак юлларда бик сирәк кенә очрый торган Хозер Ильяс кыяфәтләре кергән сымак була иде...
Без исә һаман Хәсмидулладан берәр акыллырак сүз чыкмас микән дип, кесә төпләрен капшыйбыз.
һәм кибеткә барып тагын бер шешә юнәтәбез.
Чөнки...
һаман көтәбез бит инде Хәмидулладан берәр акыллы сүз! Ни әйтсәң дә - ул безнең башлык, тигез җирдә түмгәк - бригадир бит!
Рәсеме генә дә 20 ел буе заводның почет тактасында, безне эшкә килгәндә елмаеп каршы алып, кайтып киткәндә - көлеп озатып торды. Фамилиясе дә данлыклы Гатауллин ич!
Юк, илнең кая барганын белергә тиеш Хәмидулла!..
Илдә барган бу хәлләрне аңлатып, безгә нинди булса да берәр яңа сүз әйтергә тиеш!
***
Әмма, Хәмидулла ...
Нишләптер дәшми.
Хозыр Ильяс кыяфәте белән бер ноктага карап тик утыра.
Завод тып-тын.
Чөнки кризис: станокларга эшләргә чимал бүген ярты көнгә генә җитте.
Утырабыз шулай уйланышып...
Камаз корпуслары да , нәкь безнең сыман - бик каты уйга калган сыман күренәләр...
Шуннан соң Хәмидулла – Чаллыдан ерак түгел Таутирәк дигән авылыннан бит ул, анда бөтен кеше җырлый, җырламаса, мырлый диләр иде - җыр башлый:
Сарман буйларында иркен ялан
Печәннәре кибәр бер заман шул...
Кулын Илһам Шакир шикелле болгап-болгап җырлый Гатауллин.
Их!
Ә без...
Ә без...
Җырны тыңлыйбыз инде, анысы.
Әмма, җырдан соң һаман берәр җавап булыр дип көтәбез!
Соң...
Бәлки, юкка гына җырлап утырмый торгандыр безнең Хәмидулла?
Чөнки, хәзерге заманда мондый катлаулы-катлаулы мәсәләргә җавапны белсә шул - җырчылар гына белә торгандыр инде!?
Юкка гынамыни соң көне-төне телевизорлардан Америкадагы Мадоннаны, Рәсәйдәге Примадоннаны гына күрсәтеп һәм җырлатып , инде мескеннәрнең җырларлык хәлләре калмаса - аларны сөйләтеп һәм һич югы, шуларны кияүгә биреп, аннары яңадан - аертып... Аннары - тагын кияүгә биреп... Һәм шул кияүгә чыгу, аерылу кебек хәлләрдән соң тегеләрнең һәрбер тозсыз сүзләрен гәҗит-җурналларга язып... Аннары аларның шул тозсыз сүзләрен әллә нинди зур мәгьәнәләр тапкандай - укып, шаккаткан булып кыланып тормыйлардыр!
Әмма...
Җырлавын җырлый, әмма һаман да бер сүз дә әйтми бит әле безнең Гатауллин...
“Сарманны “ кулларын болгый-болгый җырлап бетерде дә, икенче бер озын җырны башлады:
Кара гына урман, караңгы төн
Яхшы атлар кирәк үтәргә!
Бу борынгы салмак, матур җырыбызны азагына чаклы тыңларга байтак сабырлыклар кирәк. Бигрәк тә аны Илһам Шакир үзе түгел, Хәмидулла җырлаганда... Әмма түзәбе, кая барасың? Һәм эчтән генә һәрберебез каңгырып уйлап утыра:
“Бу нинди җырлы заман булды соң бу, ә?”
“Бу нинди җырларга бай - ә җавапларга ярлы замана булды соң бу, ә?”
“Бу нинди хәл соң бу , ә?”
Ниһаять...
Җырлап бетердеХәмидулла!
Урыныннан торды...
Чыраена инде тәмам борынгы Тибет хәкимнәре илендә , Шамбаланың үзәгендә яшәгән искиткеч горур вә акыллы ламнар кыяфәте чыгарып, баш бармагын чөеп өскә күтәрде дә , әйтте, ниһаять Хәмидулла:
-Гатауллин булды бу!...
-Шту син, Ахметшин, - дигән булам, шунда утырган мин дә, ияләнгән гадәт буенча... Һәм кыяр-кыймас өстим:
-Әйт инде берәр сүз, Хәмидулла!.. Халык көтә бит!..
-Ниндм сүз әйтим мин сезгә? Җырладым бит инде!
-Соң... Җыр – җыр инде ул!.. Сүз – сүз инде...
-Юк, юк, җитте, нинди сүз тагын?.. Гатауллин булды бу!
-Нишлибез соң хәзер, Хәмидулла?
-Таралышабыз!..
Атаклы бригадирыбызның авызыннан чыккан һәрбер сүз ул чакта безгә закон иде.
***
Менә, менә...
Әйе - нәкь менә шул вакытларда, хәтерлисезме ...
Камаз янды?
Исегезгә төштеме?
Ул Камазда чыккан янгынны төрлечә аңлаттылар.
Имештер, бу мескен халык шуннан соң тагын да әйбәтрәк яши башламас микән дип кайгыртып, кемнәрдер юри аңа ут төрткән дип тә сөйләделәр.
(И-и, халык рәхәт яшәсен дип тырышучылар ул чакларда да күп иде шул!
Хәзер дә күп!
Алла гына сакласын инде алардан!..
Бигрәк тә, сайлаулар саен халык рәхәт яшәсен дип тырышучылар бермә бер арта.
Сайлаулар беткәч - бетә.
Кая китәләр?
Чурт белсен, кая!)
***
Камаз – яна...
Без Хәмидуллла белән исебез-хушыбыз шуны карап торабыз.
-Гатауллин булды бу! – диде Хәмидулла шунда, ниһаят, телгә килеп.
-Што син, Ахметшин! - дидем мин дә, гадәттәгечә, бригадир сүзен җөпләп.
***
Бер атнадан соң бригада белән җыелып хәрабаларне чистарта, тазарта башладык...
Ул Камаз янганнан соң калган мал, малай...
Гел чуты-кырые юк иде...
Кайберәүләр состы гына: эшелонлап ташыды...
Дөресен генә әйткәндә, бөтенебезгә дә эләкте - мин дә чүп машинасына утырып, бер сабы янган плоскогубцы урлап алып чыктым.
Хәмидулла, бригадир буларак, бөтенебезне дә уздырды: ул бер ыштан төбе тутырып янган кадак алып чыкты.
“Алып чыкты” дип...
Бөтенләй үк алып чыгып җиткерә алмады инде...
Ыштан төбе тутырук кадак белән проходнойга килеп туктый Хәмидулла...
Ә анда - уккурат шул иртә белән генә күлмәк түшендәге тимер сәдәпне дә сизә торган әллә нинди датчиклар кайтарып куйганнар икән!
Тотына теге датчиклар Хәмидулла алпан-тилпән проходнойга килеп керүгә сызгырырга:
-Чияк-чияк!
-Чияк-чияк-чияк!
-Чияк-чияк-чияк!
Безнең авылда, Таутирәктә, ишек алдында йөргән чебиләр арасында әтәч чебие була торган иде дип, бик ачынып сөйләде шуннан соң Хәмидулла... Әтәч чебие тавык чебиенә караганда катырак чияклый торган була, ди. Тавык чебие бик артык тавыш бирә алмый; ни дисәң дә, йомшак хатын-кыз затыннан бит... Ә әтәч чебие, чукынган, керис... Керәшеннәр юкмы монда, алар ишетмәсен тагын... Алай дисәң – чукынган дигән сүзнең нинди начарлыгы булсын инде? Патриарх , әнә, гел чукындырып тора Рәсәйне, шулай, чукындыра торгач, чукынышып беттек бугай инде... Әнә шул әтәч чебие шикелле,” чияк та мияк” килә теге датчиклар, ди Хәмидулла. Ул кабәхәт әтәч чебиенең чыелдавын үлгәндә дә дә оныта алмам , ахрысы, ди... Шул әтәч чебиненең тавышыннан бер кат әңгерәеп, чак кына аягында басып торган Хәмидулланың каршына проходнойда сакта торучы хатыннар йөгерешеп тә чыгалар:
-Кая барасың, Хәмидулла? – диләр.
-Өйгә кайтам, - ди теге. -Смена бетте бит!
-Юк әле , Хәмидулла, - диләр тегеләр.
-Ник?
Сакта торучылар ыштан төбендәге янган кадагын чыгарып өстәлгә бушаттыралар.
-Җитте, түземлелегебез бетте, утыртабыз сине, Хәмидулла! - диләр...
Үлчәүгә салып үлчиләр: ике пот кадак чыга моның ыштан төбеннән.
Шуннан соң...
Шуннан соң билгеле инде - телефонны алалар да, чакыралар - нәчәлствоны.
***
Җыела нәчәлство, җыела...
Ул җыелган нәчәлство башта зур гына бер колхозның сарык көтүе чаклы бар иде, ди Хәмидулла.
Тора бара ул җыелган нәчәлство - ике уртача гына колхозның бергә туплаган сарык көтүе чаклы булды, ди...
Алга таба да тагын бу җыелган нәчәлство - безнең районның бөтен колхозларыннан җыелган бөтен сарыклары чамасына җитте, ди...
Аннары, артып та китте ди...
Әллә кайлардан гына чыга да чыга ди нәчәлство, ди...
Камазның ничә ел эшләп тә, мин үзем дә белмәгәнмен икән: әллә кайсы ярыклардан килеп чыгалар бит бу зәхмәтләр – безнең заводта шул хәтле нәчәлство бардыр дип гел башыма да китермәгән идем, ди, Хәмидулла...
Шуннан соң, өч сәгать тә үтми, Камазда бик зур ЧП булды, ничә ел буе заводның бөтен байлыгын урлап яткан бик зур карак тотылды дип, әллә нинди олы нәчәлниклар - Рәсәй думасында депутат булып, гади халыкны ничек тагын да рәхәтрәк яшәтик икән дип көне-төне кайгырып утырганнарына чаклы - Мәскәүдән самолет яллап, самолеттан соң вертолет яллап, прәме шунда, Камазның ишек алдына кайтып төштеләр , ди...
Шундый-шундый чрезвычайный хәл булганлыгын, Хәмидулланың кадак белән тотылганын моннан хәбәр иткәннәр дә – тегеләр, Дәүләт Думасы сессияне өзеп, кайтып киткәннәр икән...
Туры килүен дә кара син аның, алар ташлап кайткан теге Рәсәй Думасының фәләненче сессиясендә ул көнне какраз шул мәсьәлә – Рәсәйдәге азу ярганкараклык һәм коррупция мәсьәләләре каралган булган икән.
Ягьни ...
Ничекләр итеп...
Ничек-ничек итеп...
Уф, алла...
Ничекләр итеп!...
(Бер ходаем, түземлек бир...)
Әйе, әйе - ничек итеп гомер буе көне-төне хөкүмәт милке урланган шушы Рәсәйдә - ничекләр итеп...
Ничекләр-ничекләр итеп...
Ничекләр-ничекләр- ничекләр генә иттереп!..
Уф!
Шушы дәүләт милкен көне-төне урлауны, взятка алуны, вә дә коррупция дигән бик тә әшәке нәрсәләрне...
Ничек-ничекләр итеп туктатырга...
Яки бөтенләй бетерергә, канса канис!?
Ә?
Мөмкинме шул нәрсә?
Юкмы?
Канса канис?!!
***
Менә шул мәсәләне караган булганнар икән ул көнне Рәсәй Думасы сессиясендә мескен депутатлар...
Көн дими, төн дими, кайсы - бөтенләй йокламыйча, кайсы бөтенләй ашамыйча (соң, азрак ашарга иде инде аны, ач килеш баш та бик эшләми бит ул), ие, шулай, бер грамм ризык капмыйча, бер грамм аракы эчмичә, хатынннары янына бөтенләй кайтмыйча, алар белән кайвакытта телефоннан гына сөйләшеп – шул рәвешчә инде дә бик каты баш ватып - ничәнче көн инде гел шуны гына уйлап утырган чаклары булган икән Дума депутатларының!
Шуннан соң – менә сиңа, мә, үч иткәндәй - Рәсәй Думасына Чаллыдан телеграмм килеп төшкән:
“Камазда бик зур карак тотылды, срочны кайтыгыз!..”
***
(Соң, анысын үзегез дә беләсездер, дөньяда Рәсәй дәүләте барлыкка килгәннән соң, анда гасырлар буе үзгәрми торган бер генә мәсьәлә бар – ничек итеп хөкүмәт милкен урлауны һәм коррупцияне туктатырга?
Ике йөз ел элек Александр 1 патша, кайсыдыр бер чит илгә барган да, имеш, һәм тарихчы князь Карамзин да шунда килеп төшеп, патша белән күрешкәч, патша аңа, кыскача гына әйт әле, ничегрәк соң анда хәлләр, Рәсәйдә?- дип сораган, имеш...
-Урлыйлар, - дип, бер сүз белән генә җавап биргән ди Карамзин.
-Алайса тәртип икән, - дигән ди теге.
Аннары тагын, монысы бераз соңрак, кемдер берәү, имештер, Николай Бергә, Рәсәйдә Гәрабстандагы кебек, урлаган кешенең кулын кисәргә дигән бик каты закон кертергә тәкдим ясаган, ди:
-Сез нәрсә, егетләр? – дигән ди Николай Бер кызып китеп. –Рәсәй шуның белән данлыклы – анда бөтен җирдә – урлыйлар! Уңда - урлыйлар, сулда - урлыйлар, аста - урлыйлар, өстә - урлыйлар, янда - урлыйлар, артта - урлыйлар!.. Урламаган бер генә кеше дә юк илдә!.. Урлаган һәрбер кешенең кулын кисә башласаң – безнең Рәсәй дәүләте кулсызлар дәүләтенә әйләнәчәк бит!
Нәрсә, сезнең кулсызлар илендә яшисегез киләме әллә?!)
***
Теге, Мәскәүдән мондагы ЧП турында бик борчылып кайткан депутатларга да әйтә Хәмидуллла:
-Соң, мәсәлә бик гади бит... Ник соң сез үзегез урлыйсыз? Сез урламасагыз, сездән күреп - халык та урламас иде, - ди.
Ул сүзне берсе дә ошатмадылар, тотындылар, ди:
-Ах, әле син, оятсыз!.. Кадак урлаган башың белән әле безгә акыл өйрәтәсеңме! –дип, авызны тиз яптылар, ди.
Анысы да дөрес инде, ди. Карак инде мин, чып-чын карак, ди, Хәмидулла... Кызыктым бит шул кадакларга, баребер беркемгә дә кирәге чыкмас, әрәм-шәрәм генә булырлар дип кенә алган идем, югыйсә, ди...
Ә тегеләр һаман кыза ди:
-Ничек соң син... Тамчы да оялмыйча... Шушы кадәрле кадак урладың, ә?.. Бу кадакларны турайтып, моның белән бит без күпме Камаз кабинасының түбәсен каккан булыр идек, ә?.. Оятсыз икән син!.. Оятың кайда иде синең, шушы кадакларны урлаган чагында?
-Соң бит бу пожардан калган кадак!- дип тә җиңешеп карый Хәмидулла.
- Әһә! Анысы да дөрес! Шушы пожардан файдаланып ничә йөз КамАЗ машинасы, ничә йөз двигателне урладылар... Кругом недостача! Менә кем урлаган икән аларны!
Шул чагында заводта булган бик зур ЧП турында ишетеп, завод ишек алдына Казаннан - үзебезнең Татарстаннан бер татар депутаты да вертолет белән килеп төшә.
Анысы, ни әйтсәң дә үзебезнеке инде - башта урысчалап “бессовестный!” дип бик каты сүкте, ди Хәмидулла... Аннары: сез кайчан туктыйсыз инде, канса да канес, дип өстәлгә сугарга дип, өстәл эзли башлады, ди.
Өстәл таба алмагач, Хәмидулла янына килеп, синең өчен миңа оят, пнимаеш, мин менә бер нәрсә урламыйм, почему, потомушты,- дип татарчалап сүкте, ди...
-Әтиең кем иде синең, нәселеңдә ат караклары юк идеме, почему потомушты элек сезнең шикелле ат караклары авылы янына кара баганалар утырта торганнар иде, шундый кара багана утырткан берәр авылдандыр әле син,- дип төпченде ди үзебезнең милли түрә.
-Әтием – Кәлимулла, заманында районнның алдынгы тракторчысы иде, - дидем мин аңа ди Хәмидулла. -Бабам Гатаулла, утызынчы елларда колхоз төзегәндә, үзенең ике атын җикәтләп колхозга илтеп биргән дә, шуннан бирле гомере буе ат күрмәгән...
-Постой, постой, не так быстро,- дип язып тора Мәскәүдән килгән бер корреспондент - ул да ишетеп килеп төшкән Мәскәүдән гәҗиткә язарга Камаздагы бу ЧП турында...
-Не так быстро!.. Как вас зовут?
-Хәмидулла!
-Не так быстро! Как!
-Хәмидулла!
-А по русски как?
-Напиши – Геннадий, Иван, Петр, Леонид, Семен, разница юк - дип әйттем, ди. - Нишлисең, татарча исемнәрнең русчага тәрҗемә ителмәгәнен күпме әйтеп карадым, тәки ышанмады бит, ди...
***
Кыскасы, шуннан соң алып китәләр Хәмидулланы Камазның үз милициясенә.
Йөз кеше арттан озата барды, ди.
Анда - тагын йөз милиция каршы алды, ди...
Ул каршы алучылар да бөтенесе формадан, һәрберсе ару гына ыштан-чалбар кигән, түфлиләре дә безнеке сыман гына ваучерга алынмаган, -ди Хәмидулла... Сукага җигәрдәй, типсә тимер өзәрдәй, өрлектәй егетләр, ди... Ничек бу чаклы тырай тибеп йөргән кешегә акча түләп бетерә икән бу Камаз, дип, башта бик аптырап , озак кына тегеләргә карап баш кашып тордым, ди.
Иллеләп эшче следовательләргә чират тора иде, ди...
Иң соңгы кеше булып барып бастым, ди.
Аларның кайсысы - минем күк кадак урлаган, икенчесе - шөреф, берсе - сынык плоскогубцы, берәүне исә ун салафан капчыгы алып чыкканда тотканнар, ди... Илле кешенең урлаган әйберен бергәләп шунда санап караган идек - йөз тәңкәгә тулмады, ди...
Шулай итеп, бер ыштан төбе янган кадак өчен Камаз милициясендә ел буе йөрттеләр Хәмидулланы. Әллә ничә тапкыр бармакларын карага манып эшкә килде... Әздән генә утыртып куймадылар!
***
Әмма...
Булса да булсыр икән кеше; шуннан соң да Хәмидулла да акылга утырмады, һаман урлавында булды.
- Без караклар илендә яшибез икән... Белмәгәнмен... Менә хәзер белдем инде, урламаган кеше бу илдә ачтан үлә, - дип, заводның ишек алдындагы пожардан калган кирпечләрне урлый башлады Хәмидулла.
- Ул кирпечләрне ник урлыйсы инде, Хәмидулла? – мин әйтәм.
-Шту син, Ахметшин, мин шуны аңладым, безнең илдә бөтен кеше дә урлый бит! - ди.
-Соң, бит кеше - белеп урлый!
-Шту син, Ахметшин! Әнә, кайберәүләр синең кебек плоскогубцы гына түгел, без ясаган Камазларны дистәләп, йөзләп, документлары-ние белән урлыйлар!, - ди.
-Гатауллин була бит инде бу алайса, - мин әйтәм...
-Шту син, Ахметшин! - ди Хәмидулла...
-Ә син күрдеңме соң - аларның урлаганнарын?- мин әйтәм.
- Кая ди сиңа машина гына урлау!.. – дип җиңешә һаман Хәмидулла. -Кайберәүләр бүгенге заманда әнә, завод-фабрикаларны тулаем урлыйлар!
-Сон, син тоттыңмы соң аларны - урлаган чакта кулларыннан?
-Аларны ничек тотасың? Алар бит документлар буенча сатып алынган санала! Кая ди сиңа завод-фабрика гына! Кайберәүләр әнә элеккеге Советлар Союзындагы бөтен бер халык хуҗалыгының тармагы-ние белән урлый башлады инде, - дип бирешми һаман Хәмидулла.
-Соң, мин әйтәм, күрдеңме син аларны, тоттыңмы соң килеп син аларның кулларыннан?.. Урлаган булсалар, аларны тотарлар иде, судка бирерләр иде , хөкем чыгарырлар иде... Күрдеңме соң син аларның берәрсен хөкем иткәннәрен?
-Юк,- ди Хәмидулла.
-Шулай булгач?
-Нишләптер аңламый башладым әле мин сине, Ахметшин!
- Аның нәрсәсен аңламыйсың? Менә сине кадак урлаганда тоттылар, - мин әйтәм.- Син карак! Элек рәсемең пачут тактасында эленеп тора иде. Хәзер аннан рәсемеңне каерып алдылар да, шуны ук әнә, “позор!” дигән тактага ябыштырып куйдылар. Шулай ул, урлый белмәсәң - Гатауллин буласыңны көт тә тор!
-Шту син, Ахметшин! –диде дә - ниһаять, тынды Хәмидулла.
***
Үзе һич туктамый, һаман урлый.
Көненә заводтан бер генә кирпеч урлап чыкса да кәефләре үк гел башка була торган иде мескеннең.
-Көн саен шулай бер иске кирпеч урласам, елына күпме була бит ул, малай! Ун ел дигәндә мин сад-огородтагы йортны салып керәм бит, Аллаһ боерса, -ди.
Кирпечләрне квартирасының караңгы бүлмәсенә кайтарып өя тора, атна ахырында күтүмкәсенә салып, автобуска утырып, сад-огородына илтә...
Әмма, бер уңмаган гел уңмый бит инде ул - ниндидер сәбәп белән шул тирәдә приборларын күтәреп йөргән санипедстанция хезмәткәрләре аның бакчасы яныннан үтеп барганда, теге пожардан калган һәм Хәмидулла кутумкасына салып ташыган кирпечләрдән радиация дигән куркыныч нәрсә табып, бакча өен Хәмидулланың үзеннән үк сүттереп, кирпечләрен үз куллары белән ниндидер бер чокырга ташытып күмдерделәр. Күрде күрмәгәнен Хәмидулла кулының кәкрелеге аркасында, күрде!..
***
Бераздан , янган двигателләр заводын, Камаз төзегән шикелле бөтен ил белән аякка бастыра башладылар.
Агыла башлады, минсиңайтим, машина-машина кирпеч, измә, блок ише нәрсәләр...
Әмма, йөк машиналарның кайберләрен нәчәлство нишләптер бушаттырып тормады.
Эшчеләрне утырталар да, әллә кая басуга ук чыгарып түгәләр...
Түгәләр дип...
Бик үк түкмиләр инде түгүен.
-Кара әле, Ахметшин,- диде бер көнне шундый бер бетон китергән машинага утырып басу якларынна йөреп кайткан Хәмидулла. – Камазның тагын бер чираты салына башлаган икән бит, малай!.. Белмичә генә йөрибез икән бит!..
-Гатауллин була икән бу, алайса! Чынлапмыни?
-Шту син , Ахметшин! Инде корпусларын күтәреп маташалар, - диде Хәмидула. -Әйдә, шул яңа Камаз төзелешенә эшкә керәбез!
- Әйдә!
Эшкә керергә дип оешмаларын эзли торгач, шул беленде:
Хәмидулланың “яңа завод төзиләр” дип йөргән нәрсәсе - нәчәлствоның төзелеш материалларын “прихватизацияләү” хисабына төзелгән яңа коттеҗдлары булган икән... Милицияләр килеп, тикшерә башлаган иде, яңа коттеждларның хуҗаларын бик озак эзләделәр, әмма таба гына алмадылар.
Күз алдында йөргән кешене – аны ничек итеп табып булсын, шулай бит?
***
Шуннан соң...
Шуннан соң, чып-чын кризис башланды Камазда.
Эш хакы түләмиләр.
Ләкин Хәмидулланы моның белән генә җиңә алмыйсың.
Акча нәрсәгә кирәк ул, безгә самай кирәкле нәрсә - эш, ди, Хәмидулла...
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш дип әйткән бөек шагыйребез Габдулла Тукай, ди.
Өенә бер барган идем мескеннең...
Шып-шыр.
Кухняда газы бар да, кранында суы бар. Почмакта буштан да бушрак суыткычы бар. Андый буш суыткычны үз гомеремдә күргәнем юк иде, искә төшсә, хәзер дә куркып китәм...
Өстәлдә бер нәрсә дә юк.
Җитмәсә, ашарга берәр нәрсә алып килмәделәр микән диптер инде, почмакларда качып утырган тарканнарына тикле араларыннан кыюраклары йөгерешеп чыгып, мыекларын болгый-болгый, каранып йөри башладылалар.
Әйттем шунда:
-Шул кирәк сиңа, Гатауллин! – дидем.
-Ахметшин, ник син алай дисең? – ди Хәмидулла.
-Теге вакытта тәмәке төпчегеннән ут чыгарып, син яндырдың Камазны!- дидем.
-Ие шул, - ди Хәмидулла. –Бәлки, кем белә, мин яндырганмындыр... Әмма хәзергә чаклы шуңа аптырыйм: мин бер җирдә генә тәмәке тартып утырган идем - ул Камаз заводы ничек итеп бер юлы дүрт яклап яна башлады икән? - ди...
***
Эшлибез.
Акча - һаман юк ...
Бервакытны кризистан башы чыкмаган Камазның автобуслары туктап калды.
Әмма Хәмидулланы моның белән генә җиңә алмыйсың – эшкә җәяү йөгерә...
Шул вакытларны йөгерергә өйрәнде инде ул.
Иртәнге сәгать биштә торып, бер стакан чәй эчә дә, кишер суы белән болгатып – чөнки, акча юк кибеттән чәй сатып алырга. Ярый әле авыл исән. Авылдан, Кәлимулла абзыйның базыннан кишер алып килеп, шуны телем-телем кисеп, табага салып духовкада кыздырасың да, ул бер дигән чәй була, ди Хәмидулла... Кыскасы, шул чәйне эчә дә, җиңнәрен сызганып таң атканда Камазга таба кросс бирә.
Бөтен нәчәлстводанда иртәрәк йөгереп барып, проходнойга килеп керә. Пропускны ыргыта. Аннары, курилкага кереп утыра - берәр кешедән тәмәке“атарга”.
Шул гадәтен гомергә яратмадым Хәмидулланың.
-Оятсыз син, - мин әйтәм. –Һаман кеше тәмәкесен тартасың! Үзеңнекен алырга вакыт җитте түгелме?
-Шту син, Ахметшин, - дигән була тагын үзе...
Шул елларны, хәле беткәч өйгә кайтып тормыйча, заводта гына кунып калгалый башлады Хәмидулла.
Мин исә, Хәмидулла чаклы ук бушка гына эш сөюне булдыра алмагач, ниһаять, заводтан киттем дә - бер шәхси предприятиега шофер булып эшкә кердем.
Бер көнне двигәтел заводы янында машина белән туктап торам шулай...
Карыйм, главный корпустан йөзен сакал-мыек баскан, чегәнгә ошаган бер бомж чыкты да - кояшта кызынып утыра...
Шуны җәлләп, ун тиен хәер акчасы биргән идем - җомга көн бит...
“Чегән” дигәнем саф татарча дәшмәсенме!
-Нихәлләр, яшьти? – ди .
-Тукта әле, - мин әйтәм, -“Яшьти” дигән буласың да.... Мин бит синең кебек карт түгел!
-Мин бит - Хәмидулла!.. -, ди теге мескен бомж...
Ике күзендә ике бөртек яшь үзенең.
-Ах, - мин әйтәм, - Әле син Хәмидулламыни?!
-Хәмидулла!
-Бир кире ун тиен акчаны!..
-Нигә?..
-Син генә яндырдың Камазны теге чакта тәмәке төпчеге белән!
Аннары тезеп киттем – булган бөтен ачуымны алдым:
-Менә шулай була ул, мин әйтәм, Хәмидулла, агайне!.. Гомер буе кеше тәмәкесен чәлдереп тарттың - шуңа ходай күрмәгәнеңне күрсәтә сиңа... КамАЗны нинди хәлдә калдырдың бит, оятсыз, кабәхәт, җир бит, тәмәке төпчегеннән ут чыгарып, - дим...
-Гаебеңне аңладыңмы соң инде? - дим...
-Аңладым, - ди, Хәмидулла.
-Кешедән тәмәке атып тартуыңнан кайчан туктыйсың? – мин әйтәм.
-Туктадым инде,- ди . -Тартуны да ташлыйм , эчүне күптән ташладым, хатынны да ташлыйм; гомер буе акча сорап тилмертә. Ашауны да ташлыйм! Гатауллин булырга гына калды инде хәзер!.. - ди.
- Шту син, Ахметшин, - мин әйтәм. -Күптән Гатауллин булырга кирәк иде инде сиңа!.. – дим.
-Менә монысы соңгы тарту булыр, - ди Хәмидулла. -Соңгы тапкыр бер рәхәтләнеп, туйганчы әйбәтләп тәмәке тартам да, моннан соң авызга алмыйм,- ди. -Менә бүген ай буена беренче тапкыр Камаздан чыккан идем... Бүтән, алла боерса, чыкмам да - шушында, эштә генә үләрмен, - ди.
-Матри аны!..- мин әйтәм. –Беләм мин синең гадәтеңне... КамАЗны яндыра күрмә тагын!.. Әйдә, шушында гына, мин карап торганда гына утырып тарт тәмәкеңне: сиңа ышаныч юк, тагын яндырырсың заводны!
Менә шулай итеп, мин Хәмидулланың соңгы тапкыр тәмәке тартканын үз күзләрем белән ахырына чаклы карап тордым...
Төпчеген кулыннан алып, әйбәтләп җир салып таптадым.
-Гатауллин булды бу,- диде, ниһаять Хәмидулла.
- Шту син, Ахметшин,- мин әйтәм. - Бүтән тартасы булма! Алайса, тагын Камазны Гатауллин итәсең!
-Шту син, Ахметшин, – ди Хәмидулла.
Менә шулай итеп , җәмәгать, мин Хәмидулланы – тәмәке тартудан, Камазны - чираттагы янудан коткарып калдым...
Рәхмәт әйткән кеше генә булмады.
Әнә хәзер ничек дөбердәтеп эшләп ята Камаз!
Хәмидулла да шунда җырлый-җырлый эшләп йөри...
Уч тутырып унике мең акча ала. Әле шуны да әзсенгән була - җитми, әз, ди.
Әле бер көнне тагын токмач алырга килгәч, урамда очраткан идем, хәзер теле дә озыная башлаган ахрысы, артыгын кисәргә кирәктер, Рәсәйдә бик үрчегән олигархларны сүгә.
- Нигә берәр кеше барып әйтми икән ул ач тәреләргә , болай артыгын комсызлансалар, тагын унҗиденче ел килә дә, тагын боларны Гатауллин итәләр бит инде, ди...
-Шту син, Ахметшин, - мин әйтәм. –Гатауллин булмый торып - Гатуллин буласын кем белсен?!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.