Latin

Бер өчле тарихы

Общее количество слов 2107
Общее количество уникальных слов составляет 1265
41.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
57.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Кызганычка каршы, Сабир даһи булып туган иде. Бәхетенә каршы, бу турыда ул үзе белми иде.
Аттестатында аның иң яраткан фәне алгебрадан өчле тора. Бәлки шуның аркасындадыр, беренче мәртәбә югары уку йортына керергә имтихан тотканда, ул югалып калды, беренче сынауда ук янып чыкты. Шуннан соң, уку турында бөтенләй уйламаска тырышты.
Ә теге өчленең тарихы болай иде.
* * *
Мәктәп директоры Илфат Гәрәевич култык астындагы география дәреслеген һәм класс журналын өстәлгә ташлады да, унынчыларның утырышып беткәнен дә көтмичә, ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, гадәтенчә җиңел адымнары белән кара такта белән тәрәзә арасын үлчәргә кереште. Укучылар да, аның хәзер тиз-тиз яздыра башлаячагын белгәнгә күрә, ашыгып дәфтәрләрен ачтылар, автаручкаларын җайлап тоттылар.
— Чиста бит алыгыз, — диде Илфат Гәрәевич каратут маңгаендагы сирәк чәчләрен сыйпаштырып.
Класс аһ итте. Димәк — контроль эш!
— Уң як почмакка, иң өскә исем-фамилиягезне, классыгызны язып куегыз.
— Абый, геграфиядән дә контроль эш буламыни соң ул? — дип сорады Шук Хәмит.
— Дарагуй, — диде директор саф татар телендә. — Бүген сорауларны мин бирәчәкмен... Йә, әзерләнеп беттекме?
Ул класска күз йөртеп чыкты, чалбар кесәләренә кереп чумган куллары артында тырпаеп торган пинҗәк чабуын җилфердәтеп, тәрәзәгә борылды.
— Географиягә өлгерербез, — диде ул класска карамыйча гына.
Бераз тын торгач, кырт борылып Шук Хәмиткә текәлде. Шук Хәмит, берәр кызык сүз өмет итеп, авызын җәйде.
— Җый авызыңны. Сез — чыгарылыш классы. Язга — илнең тулы хокуклы гражданнары булачаксыз...
Китте бу шуннан, китте бу шуннан. Институтларны да телгә алды, бөек төзелешләрне дә, һәм, әлбәттә инде, аларның тагын бер унбиш елдан коммунизмда яшәячәкләрен дә тагын бер кат исләренә төшерде.
— Шуңа күрә, мин сезгә бүген олы кешеләр итеп карыйм. Безнең турыда — укытучылар турында ни уйлавыгыз безнең өчен киләчәктә укыту процессын тагы да камилләштерү өчен бик тә мөһим булыр иде.
«Олы» кешеләр иңсәләрен җыердылар, гаҗәпләнеп бер-берсенә караштылар.
— Кыскасы, хәзер мин сезгә анкета яздырам. Ә сез мөмкин кадәр тулырак итеп җаваплар язарсыз. Беренче сорау. Миңа мәктәптә иң ошаган укытучы. Ни өчен ошый ул миңа?.. Яздыгызмы? Җавап өчен биш-алты юл калдырыгыз да, икенчесен языгыз. Миңа мәктәптә иң ошамаган укытучы. Ни өчен ошамый ул миңа?
Классның гаҗәпләнүе соңгы чиккә җитте. Шук Хәмит сикереп үк торды:
— Ай-яй хитри икәнсез, Илфат абый. Безнең бит әле сынау бирәсе дә бар. Ул безгә ошамаган укытучылар кәҗә маебызны чыгарырлар иде бугай!
— Утыр, утыр Хәлилов. Бер анкета да минем кабинеттан чыкмаячак. Мин моны сезгә гарантирую...
* * *
Класста иң беркатлылары икәү генә булып чыкты.
* * *
Аларның иң яраткан укытучылары — физик Фәнир абыйлары һәм иң яратмаганы — математика укытучысы, Фәнир абыйларының хатыны Назисә Фәсиховна иде.
Мәһабәт озын буе, текә маңгае һәм куе бөдрә чәчләре белән Николай Островскийны хәтерләткән Фәнир абый, укучыларның мәхәббәтен, мөгаен, үзенең чиктән тыш гадилеге һәм тыйнаклыгы белән казангандыр.
Алар укытырга килгән елны мәктәпкә беренче мәртәбә телевизор алдылар. Тиктормас мәктәппәрвәр Рифат Хәерович физкультура келәтендәге әлүмин чаңгы таякларының шактыена кыргынлык китереп әллә ничә яруслы, гаҗәп катлаулы антенна ясады. Бик ерактагы урманнан төз һәм озын нарат кайтардылар. Аны шомартып, шактый озын торбага ялгадылар. Шулай итеп, илле метрдан да ким булмаган колга барлыкка килде. Аннары китте антеннаны күтәрү-төшерүләр һәм көйләү-борулар. Исәп — егерме икенче съездны телевизордан карау иде.
Юньләп карый алдылармы ул съездны, юкмы, Сабир инде хәтерләми. Экранда гөҗләп яуган кар арасыннан Хрущевның авыр йодрыгы гына күренеп-күренеп киткәне истә. Ә менә Фәнир абыйның калай кисәкләреннән генә бөгеп өй кыегына беркетеп куйган үтә гади антенналы телевизорында кешеләр аермачык күренә иде. Мәскәү каналыннан Уфага, Уфадан тагын әллә кайларга күчү өчен ул антеннаны боргалап азапланмый, тәрәзә төбендәге ниндидер җайланмасында пыш-пыш төтен чыгарып, нәрсәсендер кургаш белән икенче урынга гына күчереп ябыштыра иде.
Чаңгы таяклары тәмам дефицитка әйләнгәч, Рифат Хәерович һәм директор Фәнир абыйга ялынып килергә мәҗбүр булдылар.
Менә нинди иде аларның яраткан укытучылары.
Беркөнне алар класс журналын эзләп тинтерәделәр. Укытучылар бүлмәсендә дә, директор кабинетында да табылмагач, тарих укытучысы Сабирне мәктәп ишегалдындагы йортта гына яшәүче Назисә Фәсиховналарга кертеп җибәрде (Назисә Фәсиховна Сабирләрнең класс җитәкчесе иде). Килеп керсә, Фәнир абыйлары — райунга бер атаклы физик — мич алдына чүгәләп чүпрәк-чапрак юа, Назисә Фәсиховна, симез ботларын бер-берсенә атландырып, бала имезеп утыра. Сабир килеп кергәч, уллары Айдар, әнкәсенең кызгылт-көрән төстәге имчәгеннән авызын алып, ят абыйга борылды. Егет исә, укытучысының сөттән бүртенгән тулы күкрәгеннән күзен алырга гаҗиз калып, журнал турында мыгырдады.
— Әнә, тумбычкадан ал, — диде Назисә Фәсиховна шәрә күкрәген капламыйча гына.
Сабир зур авырлык белән аның бармак башы хәтле имчәгеннән күзен алып, тәртипсез рәвештә идәндә аунаган урын-җир әйберләрен, савыт-сабаларны урый-урый барып, журналны алды, саубуллашырга да онытып чыгып китте.
Назисә Фәсиховна үз фәнен яхшы белә, үтемле итеп аңлата, юк-бар өчен икеле куеп та вакланмый иде. Ләкин аны укучылардан берәү дә яратмады. Тәнәфес саен өенә чыгып, күлмәк алыштыруы да, үзен галәмәт эре тотуы да сәбәп түгел иде бугай моңа. Ул, чибәр каратут йөзле, нәфис гәүдәле мещанка (коммунизм төзүченең мораль кодексын ятлаган һәм укытучыларның илаһи зат булырга тиешлегенә инанган гади авыл кызлары аны шулай атыйлар иде), чүпрәк колы башы белән аларның Фәнир абыйларын әледән-әле рәнҗетә иде. Катгый фикерле һәм һәр нәрсәдән дә хәбәрдар булган авыл балалары Назисә Фәсиховнаның кайсы авылда кем белән һәм ничә мәртәбә иренә хыянәт иткәнлеген дә белеп торалар иде. Менә моны инде алар берничек тә гафу итә алмадылар.
Теге анкеталарны табып укымаса, Назисә Фәсиховна — Назисә Фәсиховна булыр иде микән... Каян ишеткән дә, ничек директор кабинетын баскандыр, әмма берничә көннән ул Сабирне һәм Ләйлә Баһманова дигән кызны (үзе инде ярый, егет кисәге, ә Ләйләне Сабир жәлләп үлә язды) Назисә Фәсиховна утлы табада биетә башлады.
Бәлки беренче булып ул табада Илфат Гәрәевич үзе үрле-кырлы сикергәндер, бу кадәресе берәүгә дә мәгълүм булмады, ләкин класс, ике акылсыз аркасында, ел ахырына кадәр математика укудан мәхрүм калды.
Класска килеп керә дә, Назисә Фәсиховна кара тактаны шатырт итеп акбур белән урталай бүлеп куя. Аның бер яртысына күз яшьләрен сөртә-сөртә Ләйлә, икенчесенә горур кыяфәт белән Сабир чыгып баса. Икесенә ике тигезләмә һәм кырык биш минутлык шакшы нотык. Сыек алсу помада белән буялган матур иреннәрдән ничек шул хәтле пычрак чыгадыр...
Ләйлә, билгеле, шунда ук үкси башлый, һәм, нәүбәттәге икелесен алып, партасына барып каплана. Ә Сабир әллә нинди усал үҗәтлек белән иренен тешләп, тигезләмә чишә.
Дәүләт имтихасы бирәсе ел бит!
Сабиртәге җитдилек классташларына да күчә. Назисә Фәсиховна авызыннан бертуктаусыз агылган сасы ташкынны колак яныннан үткәреп, тын да алмый Сабирнең акбурга манчылган кулын күзәтә. Ниһаять егет шапылдатып нокта куя, горур кыяфәт белән укытучыга карый. Һәм, тавышына үтә беркатлылык чыгарып:
— Апа, дөресме? — дип сорый.
Класс өстеннән бердәм «аһ» авазы узып китә. Назисә Фәсиховнаның алсу авызы ачылган килеш ярты сүздә туктап кала. Ул гаҗәпләнеп бер тактага, бер Сабирга карый. Ниһаять, үзенең укытучы икәнлеге исенә төшә һәм ул китап артын актара башлый.
— Утыр, — ди ул аптыраудан ни әйтергә белмичә. — Эгоист. Иптәшләрең турында уйлар идең аз гына. Синең аркада алар надан кала...
Аннары классака борыла.
— 128 нче параграф, 715 нче мисал. Иртәгә контроль эш.
Һәм, сыланып торган кыска итәкле артын уйнатып, чыгып китә. Биек үкчәле туфли тыкылдаудан туктаганчы, класс тып-тын утыра...
* * *
Кеше тормышында текә борылыш мизгелләре әлләни күп булмый. Гомер буена бернинди тетрәнү кичермәгән кешеләр бар. Аларның холык-фигыле яшьлектән өлгергәнлек чорына, өлгергәнлек чорыннан картлыкка күчү нәтиҗәсендә генә үзгәрә. Әгәр хыялыйлыктан практиклыкка, ялкаулыктан тулы пассивлыкка күчүне үзгәреш дип атарга яраса.
Сабирның рухында бу елны гаять тә кискен яңарыш барлыкка килде. Элек ул шактый җилбәзәк, уйламыйча әйтеп ташлаган сүзләре аркасында еш кына көлкегә кала торган булса, хәзер үз эченә бикләнде. Иптәшләренең кеше-кара юкта Назисә Фәсиховнаны эт итеп сүгүләрен, ә укытучы үзе килеп кергәндә шым булып аның авызына карап утыруларын ачы көлү белән күзәтте. Туктаусыз каргыш ташкыны яудырган, аны кеше буларак тәмам сындырырга, изеп ташларга карар иткән класс җитәкчесеннән бигрәк, ничә еллар сер бүлешеп йөргән иптәшләренең икейөзлеләнүләренә, нинди мыскыл, нинди түбәнсетүләр аша тамган өчлеләр, дүртлеләр хакына Назисә Фәсиховна алдында бишкә бөгелергә әзер торулары рәнҗетте Сабирны.
Борын астындагы бала йоннары карала башласа да, мәктәп диварлары арасында малайлык шуклыкларын ташлавы авыр. Бүгеннән кияүгә тотып бирерлек җиткән кызлар да, кайчак онытылып китеп, тулы күкрәкләрен чайкый-чайкый йөгерешеп алалар, ду килеп әүмәкләшергә дә күп сорамыйлар. Ничек шулай кычкырып сөйләшәселәре, көлешәселәре киләдер.
Гомерендә беренче мәртәбә бугай, Сабир яшәү мәгънәсе турында баш вата башлады. Кеше туа, яши, үлә. И тырыша, и тырыша бахыр. Белеме икелелек булса, өчле, өчлелек багажы белән дүртле, бишлене эләктерү өчен җан тырмаша.
Ярый, чын-чынлап укысын, ди. Укый торгач, академик, хет Энштейн булсын, ди. Картайды, тешләре коелып бетте — кабергә кереп ятты. Тырышып җыйган белемең дә, камилеккә ирешкән акылың да фит! — юкка чыкты, көл булды. Көлгә дә әйләнә алмый әле ул. Бар иде — юк һәм — вәссәлам.
Юк, монда, нәрсәдер очы очка ялганмый әле. Мең ялгышлар аша тәҗрибә туплау, күбрәк, күбрәк, һаман күбрәк белергә омтылу — бу бит адәм баласының табигый рефлексы. Ә табигать юләр түгел. Түгел. Анда бернәрсә дә юкка эшләнми. Рас кеше ашавын, йокысын онытып ниндидер ачышлар ясарга, белемен тирәнәйтергә, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга омтыла икән, димәк бу — табигать өчен кирәк. Ләкин ник кирәк ул? Син үлгәч кая китә ул, аркаң бөкрәйгәнче тырышып туплаган белем атлы байлыгың?
Бу сорауга беркем дә, хәтта энциклопедик белемле Фәнир абыйлары да җавап бирә алмастыр.
* * *
Сабир белән Назисә Фәсиховна арасындагы низагның иң авыр башы, мөгаен, Фәнир абыйга төшкәндер. Элек класска җиңел-җиңел адымнар белән килеп керә торган укытучы хәзер алга таба бераз сөрлегеп йөри башлады. Көтелмәгән сораулар биреп йөдәтә торган Сабирга ул элек яратып карый иде, хәзер читкә борылып сөйләшә. Әллә Сабир өчен, әллә хатыны, әллә үзе өчен ояла.
— Безгә тәэсир итеп, безнең аңыбызда тойгы уята торган әйбер — җисем дип атала, — диде ул, бер көнне яңа тема башлап.
Үзе дә сизмәстән, Сабир кулын күтәрде:
— Фәнир абый, алайса, сүз дә җисем булып чыга инде...
Укытучы башта аңламыйча торды.
— Ничек... сүз... җисем?
— Теләсә нинди сүз безгә тәэсир итә һәм аңыбызда тойгы уята бит. — Сабир башын түбән иде. — Сүз... тойгы уяту гына түгел, кеше үтерергә дә мөмкин, — диде ул авырлык белән күз яшьләрен йотып.
Класс җиңелчә генә шаулап алды. Фәнир абый күзләрен челт-челт йомды, башын читкә борды.
— Әлбәттә, — дип мыгырдады ул. — Сүз бит ул тавыш. Ә тавыш — һава дулкыннары. Һаваның җисем икәнлеге...
Ул берничә секундка Сабирга карап алды. Карашы кызганыч иде аның.
— Укучылар, — диде ул бераз тын торгач. Аның һәр сүзе авырлык белән чыкты. — Сез... аңларга тиеш. Назисә апагыз — хатын-кыз. Һәр хатын-кызның... үзенә генә хас йомшак яклары була. Моны күрә һәм гафу итә белергә кирәк. Бигрәк тә ир-атка...
Тәрәзәдә чебен бәргәләнгән тавыш кына ишетелә иде.
* * *
Мәктәп еллары артта калды. Сабир армиядә хезмәт итеп кайтты. Өйләнеп, Камаз заводларының берсендә кыручы булып эшли башлады. Өйрәнчектән башлап, бишенче разрядка чаклы үсте.
Көннәрдән бер көнне, яңарак тәпи йөри башлаган улы белән йөрергә чыккан иде, Чаллының гап-гади шакмаклы йорты янында, тәбәнәк эскәмиядә утырган Фәнир абыйсын очратты. Фәнир абыйның мәһабәт калын бөдрәсе башына сыланып кына калган. Әллә шуңа, йөзе тазарып киткән кебек. Тере күзләре һәм текә маңгае гына гаҗәеп таныш. Тротуар буенда гына кечкенә инвалид машинасы тора. Утыргычка култык таяклары сөялгән.
— Фәнир абый, исәнмесез... — дип килеп күреште Сабир, улын икенче беләгенә күчереп.
Укытучы гаҗәпләнеп аңа күтәрелеп карады, күзләрен кысып шактый уйланып торды.
— Ә-ә, Саматов... Син дә Чаллыдамыни?
— Әйе, кыручы булып эшлим.
— Кыручы? — ул Сабиркә текәлеп карады. — Укымадыңмыни?
Сабир иңсәсен сикертеп куйды, малаеның башлыгын турылап кигезде.
— Кая инде безгә... — диде ул күңелсез генә.
— Гаҗәп...
Фәнир абый ике кулы белән күтәреп, аякларын рәтләгәндәй итте. Шунда гына Сабир аның ике аягының да протез икәнлеген чамалады.
— Гаҗәп, — дип кабатлады укытучы, ничектер җайсыз урнашкан аякларын күзәтеп. — Мин сине ким дигәндә инженер булыр дигән идем.
Сабир иреннәрен кыйгайтып елмайды.
— Мин — кыручы, — диде ул сизелерлек горурлык белән. — Безнең янга киңәш сорап инженерлар килә кайчакта...
— Аңлыйм. Тимер кыру өчен күпне белергә кирәк... Ләкин киләчәк турында да онытырга ярамый. — Фәнир абый җансыз аякларына карап алды. — Дөньяда төрле хәлләр була...
Улы Атлас шыңшый башлады. Бу авыр сөйләшүдән аларны шул коткарды.
— Ярый, хушыгыз, — диде Сабир гаепле елмаеп. — Йокысы бар бугай.
— Кереп утыр. Без шушында гына торабыз. — Фәнир абый фатирын атады. — Назисә анаң да... шатланыр...
Шулай диде. Әмма үз сүзләренә үзе дә ышанмады бугай.
* * *
Дөньяда төрле хәлләр була...
Укытучының бу сүзләре бик тиз исенә төште Сабирнең. Беркөнне йокыдан торгач киенә башлаган иде, уң кулбашының кискен авыртуыннан кычкырып җибәрә язды. Иңсәсенә күз төшерде — кара янган-ниткән җире дә күренми. Тоткалап карады — шешмәгән дә. Кара янырга, шешәргә-ни, бәрелеп-сугылып йөрмәде ләбаса ул.
Туктале. Бер озын гына тимерне өемнән суырып алганда артка егылып китте китүен. Ләкин бит ул арты белән барып төште. Авыр гына тимер күтәргән уң кулы күтәрелеп китеп, артка каерылды бугай. Сеңере сузылды микәнни?
Кулны кыймылдатып булмау гына бер хәл, төннәрен үзәкләргә үтеп сызлый башлады кулбашы. Бер атнадан гына туктады.
Икенче атна башында, инде эшкә чыгам дип урыныннан кузгалган иде, нәкъ шундый авырту сул кулбашын кисеп үтте. Анысының, авырту-сызлаулары да бер атнага барды.
Сул кулбашы берни булмагандай эшли генә башлаган иде, Сабир аяктан калды. Тора-бара аңлашылды: бер буыннан икенчесенә күчеп йөри торган шомлы нәрсә — артрит булып чыкты ул.
Менә шунда инде гомер буе кыручы булып эшли алмаячагына төшенде Сабир. Һәм, озак уйлап тормыйча, политехника институтының кичке бүлегенә гариза илтеп бирде.
Йә, Хода, бу дөньяның тарлыгына исең китәр. Математикадан сынау биреп чыгуга, институт коридорында ул Назисә Фәсиховнаны очратты. Һаман шулай чибәр, яшь. Сабирне ул таныды да, танымады да. Сабир икәнен дә, фамилиясе Саматов икәнен дә хәтерли иде, әмма аның кайчандыр үзе тарафыннан баштанаяк нәҗескә коендырылган, кеше буларак юкка чыгарырга тырышкан дошманы икәнлеген оныткан иде, ахры.
— Йә, ничәле? — дип сорады ул борын өстендә кушылып бетә язган кара кашларын дугалатып.
— Дүртле, — диде Сабир тыйнак кына.
— Һе, — диде Назисә Фәсиховна горур тавыш белән. — Кем укучысы!..
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.