Latin

Башкорт Кызы Галия - 1

Общее количество слов 4404
Общее количество уникальных слов составляет 2268
34.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
I
Галия Хәсәновна Казаннан качып диярлек китеп барды. Аның бөтен курыкканы Хәмит Хәерович белән туры килеп очрашу иде. Бу йөге, бу көмәне белән оятлы булды бит инде, аны тагын нәрсә көтә?
Алар бер ел диярлек егет белән кыз булып йөрделәр. Хәмит шушы вакыт эчендә күзгә күренеп үзгәрде. Басынкы холыклы кеше иде, тәвәккәллек һәм җитдилек белән аякларына ныклы басып йөри башлады. Минзәлә педагогика училищесын бетереп, Казан дәүләт университетының юридик факультетына армия хезмәтеннән соң килеп кергән Хәмит, урта мәктәпне бетерүгә үк студент булырга өлгергән Галиягә беренче курсның беренче лекциясендә игътибар итте. Икенче дәрестә янына күчеп утырды. Аның беренче сүзе борчулы егетләрнекечә булды:
— Чибәр икәнсез, туташ!
Галия бераз аптырабрак калды. Егетнең күзләрендә ут иде. Аны ничек тә сүндерәсе итеп, усал сүзләр әйтмәкче булган кызның күңеле томаланып, теле әйләнә алмады. Шулай да, кодрәтен җыеп:
— Юкны сөйләмәгез!— дия алды.
Нигә әйтте? Егетнең тел тегермәне менә шуннан кузгалып китте. Анысын сораштырды, монысын. Ябагалы көчек сыман колак артындагы чәчен туктаусыз тузгытты. Галия башкача җавап бирмәгәч, ахырда тынычланды тагын. Беренче карашка хәрәкәтчән, сүзчән кебек тоелган Хәмит акрынлап сүрелә барды, ахырда тәмам сүнде. Көрән күзләренең очкынын җил алды диярсең, үз уйларына чумды. Бу рәвешендә ул Галиягә күбрәк ошады. Шуның белән аны Хәмит җиңде дә.
Алар лекцияләрдән бергә кайттылар. Икесе дә тулай торакта тора иделәр. Укуга керүе бер хәл, әмма алда ничәмә сынаулар-сыналулар көтә. Дипломга кадәр исән-имин барып җитә алырлармы?
Илдә торгынлык чорының «кул чәбәк» еллары иде. Башлык иткән коммунистлар партиясенең җитәкчелегенә утырган Леонид Ильич Брежневның һәр сүзен хакыйкать буларак йөрәгенә салып маташудан артыгын белмәгән Галия, чын тормышның үзеннән ераклашкан комсомолка, яңа танышы Хәмитне күңел иләгеннән үткәрергә, кемлеген үлчәп карарга тели, әмма моны ничек башкарып чыгарга җай табалмый аптырады. Хәмиттә педагогларга хас нечкәлек тә, методик тәртип белән кызлар хәтеренә керә барырлык осталык та җитешле иде. Тик боларны Галия белми, үзенең ничек һәм нинди ятьмәгә урала баруын төшенми, аның саен егетне йөрәгенә якынрак итә. Хәмит, үз тактикасын туктаусыз үзгәртеп, кызның башын тәмам әйләндереп бетерүгә кадәр җиткерде. Хәер, Галия монысын да аңламады. Аңа егет ошый башлаган иде генәме соң? Күңел ишекләре кысылып кына ачылдылар. Ә Хәмит кире чигенде, түргә үк үтәргә ашыкмады, үзен ишек төбендә оялып торган малай сыманрак тотты. Бу аның ышаныч яулап алырга омтылышы икәнен Галия сизенде, акылы гына андый нәтиҗәгә килү мөмкин икәнлеген инкарь итте. Кыз үзенең егеткә чыннан да ошавына да шикләнми башлады. Аңа күңелле иде. Башкорт ягы кызлары куе кара чәчле бит алар. Казан ягында мондыйлар сирәк, диләр. Татар егетләрен кызларның калын кара озын чәч толымнары харап итә дә инде ул!

II
Галия Башкортстанның Октябрь шәһәрчегеннән иде. Казанның Кызыл Позиция урамындагы университет тулай торагына урнашкач, Себер ягына таба сузылган тимер юлга карап торган бүлмә тәрәзәсен үз итте. Шуннан онытылып күзәтә-күзәтә дә, күршеләрен, иптәшләрен, бигрәк тә әнисен сагынудан йөрәге теткәләнгәндәй була. Гомеренең алардан аерылып, еракта үтүе бәгырен кисә.
Ул мәктәпне алтын медальгә бетерде, Казан шәһәренә килергә, Володя Ульянов укыган университетта һәм, һичшиксез, юридик факультетта белем алырга хыялланды. Керү имтиханнарын да «бишле» билгесенә генә бирде, алга таба да гел шулай укыйсы иде. Шунлыктан егетләр белән йөреп вакытын әрәм итмәскә булды. Аның бүлмәдәшләре башка факультет студенткалары иделәр. Күршедә генә өлкән курс егетләре яши. Алар уку елы башлануны шаулашып каршы алдылар, бер атна буена диярлек бәйрәм иттеләр. Бүлмәләреннән бүселеп чыккан сыра һәм «кайнар» эчемлек исләре коридорга тулды. Күршеләре ризасызлык белдерергә тотынгач кына, мөгаен кесә төпләре саегып, акчалары да төкәнгәндер, икенче атнадан бөтенләй шым калдылар. Озын буйлы, сары мыеклы берсенең бокс буенча спортчы икәнлеге дә билгеле булды. Ул, чемпионатларда катнашып, призлы урыннар да яулаган. Аның хакында: «Былтыр сугыштылар, үзенә ташланучыларны әрдәнәләп өеп куйды!»— дип сөйләделәр. Галиянең, моны ишеткәч, коты китте. Әгәр дә аның күзенә чалынса, ул егет, диюгә әверелеп, кабар да йотардыр сыман тоела башлады.
Галиянең бүлмәдәш кызлары китапсыз яши алмыйлар иде. Букчаларына төяп әллә никадәрле томнар алып кайталар да шуларны башларын күтәрми укыйлар. Алар укыган әсәрләрне генә түгел, язучыларын да Галиянең ишеткәне дә, белгәне дә юк.
— «Зачетка»ларыгызда гел «бишле»ләр генәдер?— дигәч:
— Булыр сиңа!— дип җавап бирделәр.— Ул юристлар гына укымыйча да «бишле» алалар, ә филологларга китапларны ялап бетереп тә тәтеми әле ул. Язучыларның биографияләрен дә белергә кирәк, тарихны, фәлсәфәне, башкасын да, әдәби процессны да, әсәрләрнең эчтәлеген дә, шуларны анализлау юлларын да...
Алар әйткәннәр Галия өчен шулай ук билгесез нәрсәләр, күз алдына китереп булмастае биеклек. Кызлардан алып торып, бер калын гына әсәрне укып чыккан иде, һәммәсе дә урынына утыргандай тоелды: аның ние бар, геройларын-вакыйгаларын исеңдә калдырасың да... Идея, тема, әдәби процесс, эчтәлек, анализ — болары нәрсәгә кирәк? Иң әһәмиятлесе — каһарманының язмышы бәхетле тәмамланды бит, нәрсә итсә-итте, әмма сөйгән егетенә кияүгә чыкты. Менә криминаль повестьлар исә — башка нәрсә, детективлар... Буталган, серле җинаятьләрне акыллы тикшерүчеләр ачалар, катлаулы йомгакларны сүтәләр, төеннәрне чишәләр, җеп очына чыгалар. Андый әсәрләрне буш дип булмый. Алар ясалма түгелләр. Менә нинди әсәрләрне укыганда сулышлар киңәеп китә!
Галия болар хакында бүлмәдәшләре алдында сүз кузгаткан иде, алар көлештеләр генә, әмма сәбәбен аңлатып тормадылар. Бу хәлдән кызның күңеленә ачу җыелды. Ул аларны: «Башсызлар, ахмаклар!— дип, үз алдына ачуланып йөрде.— Әдәбият та булдымы серләр дөньясы?»
Әмма Галия әдәбият белән әдәбият фәне арасында аерманың нәрсә икәнлеген дә белми, әдәбият фәнен әдәби әсәрнең эчтәлеген өйрәнү буларак кына аңлый иде. Мәктәптә дә шулай түгелме? Әдәбият дәресләренә әдәби әсәрне укып киләсең дә, сорасалар, эчтәлеген сөйләп чыгасың, сиңа «бишле» билгесе куялар. Моңа нинди баш кирәк булсын? Хәтерең яхшы икән, шул җиткән! Менә математика — башка нәрсә, физика, геометрия, химия... Аларда баш кирәк!
Бүлмәдәшләренә Галия шул хакта әйтә. Аңа: «Дөрес!— дип, елмаеп җавап бирәләр.— Андый фәннәрдә рәхәт, хис берәмлегенең, фәлсәфәнең катнашы юк, кушу-алу, бүлү-тапкырлаулар гына диярлек. Ә әдәбият фәнендә бөтенләй башкача!»
— Сез инде өченче курста укыйсыз, шулай да әдәбият белеме нәрсә инде ул, аңлатып бирергә теләмисез! Нигә соң шушы кадәр күп китап укып та...
Ул шунда сүзләреннән киселде. Аның өчен озын коңгырт чәчле, ябык чырайлы, салынкы борынлы мишәр кызы өстәп куйды:
— Ни өчен без ахмакмы?
Галия акланырга җыенмый иде. Әмма «әйе» дип тә әйтергә теләмәде. Инде икенче аен укый, әмма юридик фәннәр буенча да лекция дәфтәреннән ары китә алганы юк, аңардан китап укуны, дәрескә әзерләнеп килүне һичкем таләп итми. Ә бүлмәдәш кызлары филологларның нәрсә укыганнарын фикерләп алыр өчен генә булса да китапларыннан баш күтәреп караганнарын күрмәде.

III
Галия артыннан Хәмит көн саен диярлек керә. Алар берәр кинога баралар яки ял паркын әйләнеп кайталар. Кыз аңа бүлмәдәшләренең ни егетләр белән йөрмәүләренә, ни баш күтәреп ял итмәүләренә зарланып сөйләде.
— Алар урыс, татар, Авропа, Шәрык әдәбиятларының һәммәсен дә өйрәнәләр, укыйлар да укыйлар,— диде.
— Эшләре шул,— дип кенә җавап бирде Хәмит.— Минем бүлмәдәш егетләр — математиклар, аларның да китап ачып караганнары юк. Ә менә Авиация институтында студентлар сызым сызалар да сызым сызалар. Нәрсәгә кирәк инде ул?
Галия үзе хакында уйлый:
— Безгә дә нәрсәдер укырга кирәк бит инде?
— Лекцияләрдә барысын да сөйлиләр. Лекцияләрне калдырмаска кирәк — бары шул гына!— ди Хәмит, аңлатып.— Безнең профессорларыбыз яхшы. Алар белгәнне генә белер өчен дә безгә гомер буе укырга туры килер иде. Алар бит гомер буе бары үз фәннәрен генә өйрәнәләр. Алар кадәр без барыбер беләсе, укыйсы түгел. Шуңа күрә лекцияләрен кабатлап чыгу да җитә.
— Минем бит лекцияләремне дә юньләп ачып укып караганым юк. Аларда нәрсә бар инде?
— Һәммәсе дә бар, Галия! Күңелеңә салып баргансың икән, шул җиткән! Семинарларда шәп җавап бирәсең бит.
— Соң, мин бит алар үзләре лекциядә нәрсәләр сөйләсәләр, шуларны гына сорауларына кайтарып, җавап итеп сөйлим!
— Артыгын төпченмиләр бит!
— Шулай шул!
— Башыңны катырма!
Хәмитнең сүзләре белән Галия килешә. Университетта укуның рәхәте — дәресләр әзерлисе юк! Ул филологларның әнә укый-укый башлары чересен. Тапканнар өйрәнергә фән! Диплом алгач, кем булалар инде? Укытучы? Ә Галия прокурор мәртәбәсенә ирешәчәк әле, бөтен дөнья аның табан астында калачак!

IV
Хәмит яшьлекнең бар көнен һәм кичен үз бәхете өчен файдалану нияте белән яши башлады. Аның яхшы уку йортында мәртәбәле факультетта укуы күпләр өчен төшенә дә кермәслек дәрәҗә булды. Хәмиткә кызлар йөрәгенә дә ишекләр киң ачылды. Галия белән йөри башласа да, ул бу дуслык мөнәсәбәтенә җитди карарга тиешлеген күз алдына китермәскә тырышты. Яше дә берничә елга зур, тәҗрибәсе дә юк түгел. Хәмитме инде үзенең язмышын беренче очраган чибәр кыз белән бәйләп куячак? Юк әле, ашыкмый торсын! Әнә югары курс студентлары, бер дә өйләнеп-нитеп тормыйча, кочакларында чибәр кызларны, ханымнарны эретәләр. Хәмит тә алардан кимен куярга тиеш түгел. Болай да училищеда, кызлар уртасында укып йөреп тә, гомерен әрәмгә уздырды. Гашыйк булып, хәтта шигырьләр язу дәрәҗәсенә җитте. Эһ Гөлназ, Гөлназ! Нигә син шулай булдың, ә? Хәмитнең хәрби хезмәткә алынуын гына көткәнсең, ахрысы, кияүгә дә чыктың. Синең көнбагыш чәчәге кебек сурәтеңне әле дә оныта алганы юк Хәмитнең. Ярый әле егет шигырь яза-яза шашына баруын аңлап өлгерде, ярый әле аннан дуслары: «Юләр син, Хәмит! Инде дөньяга кабат Пушкин да, Тукай да тумаячак! Алар кебек илаһи бөеклеккә тиң шагыйрь була алмагач, шигырь язып маташасың да юк!»— дип көлделәр. Әмма егет үҗәт иде. Бер көлтә шигырен район газетасына илтеп бирде. Менә алар бер-бер артлы басылып чыгачаклар, Хәмитне Тукай һәм Пушкин мәртәбәсенә күтәрәчәкләр иде. Булмады. Аларның сыңар юлы да басылмады, бер мыскал кәлимә язылган хат та килмәде. Әмма Хәмит барыбер бирешмәде, кабат бер көлтә шигырьләр бәйләмен редакцияләргә юллады. Монысында теләгенә ирешәчәк сыман иде. Район газетасында шагыйрь әфәнде сыйфат бер абзый белән озак кына әңгәмә дә корып утырдылар әле җитмәсә. Ул:
— Менә бусы ярыйсы гына шигырь күренә!— дип, ике-өчен сайлап алып, аларын читкә куйды, калганнарын башка юлы кабат укып чыгарга вәгъдә итте. Газетада шулары гына булса да басылырга, Гөлназ алдында Хәмитне кеше итеп, егет рәвешендә күрсәтергә тиеш иде. Әмма ярты ел вакыт үтеп тә шигырьләре газета битләрендә күренмәделәр. Хәмит хәтта журналларның һәр җөмләсенә кадәр диярлек укып барды, бөтен акчасын шул ике тиенлек матбугат өчен тотты. Елады, рәнҗеде. Инде шигырь язмаска үз-үзенә сүз бирде, барып кына чыкмады. Гөлназга булган мәхәббәте көннән-көнгә артып, йөрәге тишелеп чыгар дәрәҗәгә җитте. Тагын шигырьләр язды. Бу юлы да район газетасында теге агай белән очраштылар, аның җавабын көтте.
— Тукай исе сизелми, Пушкинлык юк әлегә синдә!— диде ул, Хәмитне бөтенләй бетереп ташлап.— Шигырьдә — ут, шигырьдә хикмәт булырга тиеш. Берсен дә сизмим. Ачуланма. Безнең халык, журналистлар, каләм ияләре, дөресен һәм турысын әйтеп сөйләшүчән!
Бетте, һәммәсе җимерелде. Хәмит үзендә көч эзләде. Тирәнгә киткәнче дип, шигырь белән тәмам агуланып беткәнче, күңелен дә, уйларын һәм хыялларын да шигъри агудан арындырырга кирәклеген төшенде. Теге юлы бу агайга үпкәләгән иде, бу очрашуларында исә тәмам рәнҗеде. Шул көнне ничек торак ятагына кайтып егылгандыр, хәтерендә юк. Әмма атна ярым буена авырды, йокы аралаш саташты. Бөтен тәне шабыр тиргә батты. Чакыртылган врач апа биреп киткән ике-өч төймә даруның да файдасы тимәде. Гөлназ да хәлен генә булса да белешмәде. Шулай да Хәмит аягына басты. Аны урын өстендә яту тәмам туйдырып бетергән иде. Аркалары сызлады. Әмма ул шигырьдән арынды. Үз заманының бөек шагыйре дип сөйләнелгән әфәнделәрнең китапларыннан җепшек борынына үләксә, бәдрәф исләре килеп торадыр сыман тоела башлады. Бер-ике юл шигырь укыса, күңеле укшыды. Сафсата һәм ялган хисләрдән артыгын тапмады ул алардан. Ә башка бер хәл аны тәмам аптырашта калдырды. Анысы болайрак булды...
Ашыйсы килүдән төнлә уянып китте. Торакның кухня буларак җиһазландырылган очына барып су кайнатты да, бүлмәсенә кайтып, чәй әзерли башлады. Өстәлгә гадәт буенча газета җәелгән иде. Сөртеп аласы түгел. Шуны гына җыясы да чүп чиләгенә ыргытасы.
Ә иптәшләре гырлап йоклыйлар, җиденче төшләрен күреп саташалар. Хәмит чәйли башлады. Утыра торгач, өстәлгә җәелгән газетаны укырга керешкән, хәйран итте: бу юлы шигырьләре ярты сәхифә тутырык басылып чыккан иделәр. Тик... Нигә бу хакта аңа беркем дә әйтмәде, бүлмәдәшләре дә искәрмәделәр микәнни?
Шигырьләрен укыган саен егетнең әтәчләнергә әзер кикрикләре шиңә бардылар. Бу шигырьләрдә Тукай да, Пушкин да, хәтта Хәмитнең үзе дә юк иделәр.
V
Галия әдәбиятны үзенчә аңлый һәм әдәби әсәргә карата үз хисләрен белдерүне әдәби анализ ясау дип белә иде. Филолог кызларның шигырь аңлауда булган әллә нинди буталчык фикерләре аның өчен сәер һәм мәгънәсез тоела бардылар. Ул аларга:
— Юк белән башларыгызны катырасыз!— дип әйткәли дә торган булып китте.
Аның фикеренчә, әдәби әсәр кешегә фәлсәфи уйлар башлангычы сыйфатында гына хезмәт итә ала. Һәрхәлдә университет лекцияләреннән күңелендә калган белеме аны шулай дип белергә этәрә. Әдәби әсәрнең башкача нинди хикмәте булсын инде? Ул хисләрне уятсын, сокландырсын, иң кирәге — җиңел укылсын, геройлары бәхеткә ирешеп, вакыйгалар рәхәтлек белән барсыннар һәм тәмамлансыннар!
Әмма филолог кызлар аның ул сүзләрен аңламыйлар, кабул итмиләр, хәтта шушылай уйлавы өчен үпкәлиләр дә. Кайвакытта бәхәсләре, һәр өч сәгатьтән берәр минутка кире кайтарылып, көннәр буена сузыла, кабатлана-кабатлана аптыратып бетерәләр. Гаепне Галия үзендә күрә, сүзенең дөреслеген дә инкарь иттерәсе килми.
— Ул «Тапшырылмаган хатлар»ны әйтер идем инде. Мелодрама, бетте-китте. Героиня үзенең ахмаклыгын аңларга батырчылык итә, хатасын төзәтә. Менә әсәр нәрсә хакында! Ә сез, аны анализлап, менә шушыларны исәпкә дә алмыйсыз!
Филолог кызлар аптырашта калалар. Галия тантана итә. Ә нәрсә, әдәби әсәр хакында шушылай гына фикер йөртергә кирәк ул. Гап-гади бит инде!
— Эһ, алай гына булса иде!— дип, кызлар кабат иске сүзне яңарталар. Анализ төрләре хакында сөйләп, кабат «Тапшырылмаган хатлар»ны сүтеп ташлыйлар, бер ямен калдырмыйлар. Галия аларның нәтиҗәләрен кабул итәргә теләми.
Шундый бәхәсләрнең берсендә аларга Хәмит килеп керде, Галияне кинога дәште. Алар чыгып киткәндә, кызларның берсе:
— Бу юристларның эшләре рәхәт, укыйсылары да юк!— дип әйтеп калды. Моңа Галиянең күңеле кузгалды.
— Алар безне наданнарга чыгарып бетерделәр инде. Үзләренең өч тиенлек акыллары юк. Китап укый-укый томаланып беткәннәр!— дип, Хәмиткә бүлмәдәшләреннән зарланды.
— Ташла әле шуларны,— диде Хәмит.— Филологлар да булдымы кеше? Юньле икәннәр, һич югы физика фәнен өйрәнерләр иделәр. Тел, әдәбиятның кемгә кирәге бар аларның? Ул шагыйрьләрне, язучыларны әйтер идем инде, халыкның башын әйләндереп, кеше аптыратып, замананы бозып...
Ул үзенең әле кайчан гына шигырьләр язуын да, әмма Тукай да, Пушкин да була алмауларын да, теленә генә түгел, хәтеренә дә алырга теләмәде. Шулай да бу бөекләргә тибеп үтәсе итте:
— Пушкинны да, Тукайны да мең кат укыганмындыр. Нәрсәләре бар инде аларның? Шигырьләре дә берни түгел... «Әнә Гали карап тора тәрәзәдән...»
Алар көлештеләр. Фикерләре туры килеп, Галия шатлык-сөенеч эчендә иде.
— Әмма әллә кемлек, гонор үзләрендә!— диде ул, үз мәртәбәсенә көч биреп.
Караган кинолары мәхәббәт турында булды. Йөрәкләренә үтеп кергән, хисләрен кузгаткан, акылларын рухландырган иде. Хәтта Казан шәһәренең яңгыр эчендә җебеп, асфальт юлларының да аякка шактый йомшарып калуы алар өчен игътибар итәрлек нәрсәләрдән түгел иделәр. Җыелып торган суларга ничә тапкыр барып керделәр. Хәмит, аякларын чылатып алса да, җебенәчә диярлек җебергә өлгергән Галияне бүлмәсенә тиз генә кереп китәргә ашыктырмады, аны ышык урынга таба китерде.
— И чебешем,— диде, бу сүзгә көтелмәгәнчә мәгънә салып.
Болай әйтүе Галиянең күңелен сабыйлатты. Аның менә шунда Хәмиткә сыенасы, егетнең тән җылысында рәхәтләнәсе килде. Бу тойгысы һаман да көчәя барып, башының җиңелчә әйләнүен тойды.
Егет төшеп калганнардан түгел иде. Галиянең яңгырдан чыланган йөзеннән дымын сөртеп алгандай итеп, колак очларына кадәр әрсез бармаклары белән кагылып үтте. Кайнар сулышы кызның иркен яулап алды, иреннәренә иреннәре кавышты. Мәхәббәт назында аларның икесенә дә рәхәт, бик рәхәт иде.

VI
Галиянең күңеле һаман да якты иде. Хәмит белән дуслыклары көннән-көн ныгып, егет аны шулкадәр үз итте ки, хәтта кайбер вакытларда иртә таңнан диярлек үк килеп, яки әлеге дә баягы ял паркына, яисә кинотеатрга алып китә торды. Кинога керергә акчалары юклыкта бары тик урамнарны әйләнеп кайту белән канәгать итә иделәр. Андый вакытларда Галия үзенең бүлмәдәш кызларын хурлап, Хәмитнең дә үзенә кушылуына сөенә торды.
— Нинди гомер инде ул? Бер егет белән дә йөрмиләр, һаман укыйлар да укыйлар. Ул татар язучылары, шагыйрьләре ни бирә инде? Пушкин, Лермонтов, Толстой булсалар бер хәл. Татар теленең киләчәге юк!— дип, сәяси мәсьәләләрне кузгатып, хәтта алдагы тормыш хакында да фәлсәфә кора торган булып китте. Дөресрәге, болар аның үз сүзләре генә түгел, лекцияләрдән алган «белемнәре»нең кисәге дә иде. Әле кайчан «Җепшеклек еллары» җитеп, лириклар мәйдан тота иделәр. Ә хәзер аларга мәйданнарны гына түгел, хәтта ябык клубларны да бирми башладылар.
— Шагыйрьләр, язучылар — алар һаман канәгатьсез. Халыкны ничек яшәргә өйрәтеп аптыраталар. Ә югыйсә илдә һәркем законнарга буйсынып яшәргә тиешле!
Бу сүзләрне Хәмит сөйли. Шулай ук үз акылының коесыннан чыгарып түгел, профессорларының телләреннән төшеп калганнарын гына җыйнаштырып.
Аларның бу рәвешле фикерләү юлына кереп китүләрендә филолог кызларның бары тик бер генә гаепләре бар иде. Анысы да бик гади:
— Сезнең укыйсы юк, эшләрегез рәхәт!— дигәннәреннән генә.
Юридик белем алуның үз авырлыклары бар, ә филологлар аны аңлыймыни? Юк, әлбәттә! Алар бит укудан артыгын белмиләр, кеше сүзен, кеше фикерен өйрәнәләр, ятлыйлар, ә үзләренеке — юк!
Һәрхәлдә Галия дә, Хәмит тә бу мәсьәләдә хаталана иделәр. Филологик белемнән башка кешелек тә, аерым бер адәм дә яши алмый. Бу хакта аларның уйларына да кермәде. Аңлыйбыз, беләбез дигәннәре дә үзләренең эчке мөнәсәбәте белән бәйле хис-тойгыларының вакытлы чагылышы, зур гыйлем һәм акыл эшчәнлеге нәтиҗәсе булмады. Шулай да үз кемлекләрен бер дә таптап-тапталып китәрлек итмичә, югары күтәрделәр.

VII
Хәмит белән Галиянең мәхәббәте җырларда җырланырлык, китапка язарлык мәртәбәдә үк түгел иде. Шулай да ахыры бар, сүзне шунда таба илткәндә, бу хакта да сөйләми үтми булмый.
Дөрес, алар сайлап һәм сайланып кына бер-берсен табыштылар. Дуслашып киттеләр. Юлларына аркылы чыгып, мәхәббәтләренә аяк чалырга теләгән кеше табылмады. Шуңа күрәдер дә йөрәкләрендә пыскый башлаган сөю сәгадәте йомычкалары тиз генә үрләп китә алмады. Ә бәлки, саламга капкан ут шикелле, мизгел эчендә янып беткәндер? Уйланырга урын бар. Менә хәзер, алар хакында элгәрерәк ничектер искә алмавыма аптырап, кайбер сорауларыма җавап та таба алмый борчылам.
Еллар пәрдәсе капласа да, шунысы күз алдында ачык сурәтләнеп тора, якты көндәгечә: Хәмит белән Галия шулкадәр дуслашып киттеләр ки, аларны бер-берсеннән башка, аерым итеп күз алдына китерүе дә мөмкин түгел сыман тоела башладылар. Хәер, озакламый боларга игътибар итүчеләр дә бетте. Бер-берсен табышканнар икән, бик яхшы, инде кавышсалар да ярар!
Бу чын мәгънәсендә теләккә әверелеп, кайвакыт Хәмитнең дуслары да, юри шаяртыпмы:
— Кайчан туйда биибез инде?— дип, төрттереп сораштыргалый, егетне олы эшкә шулай әйди башладылар. Галияне дә иптәш кызлары тынычлыкта калдыру уенда түгел иделәр.
Көннәр шулай уза тордылар. Студентларның җәйге сессиядән таралыр чаклары иде. Хәмит хәтта кичләрен дә үз бүлмәсенә кайтып тормый башлады. Аның Галия янында кунып калуларына шик юк иде. Кемгәдер Хәмит кирәк икән, аны Галиядән эзләргә тиешлеген һәркем белә. Хәер, аны сорап йөрүчеләр дә булмады. Кирәге чыкмагандыр. Җәйне кайда уздырачаклары да алдан ук билгеле иде бит: Хәмит, безнең кебек үк, студент отрядлары белән чирәм җирләргә җибәреләчәк, Галия дә аның белән бергә булыр инде.

VIII
Көз җитте, студентларның укулары ул елны октябрьдә генә башланды. Ә Хәмит тагын да бер атнага соңарып килде. Ә Галиясе һаман да күренми иде.
Бүген-иртәгә ул да килеп җитәчәк дип уйладык һәм шуның белән онытылган да. Белмичә калганбыз: Галия академик ял алган булып чыкты. Сәбәбен һичкем ачыклап тормады. Көн артыннан икенчесе килеп, кыш башланып, имтихан сессиясе узып, шул мәшәкатьләр белән Галия дә тәмам онытылды. Хәер, Хәмите дә аны юксынмый бугай иде инде. Әле бер, әле икенче кыз янәшәсендә күреп, егетнең боткасы пешә икәнлеген аңлый тордык.
Лекцияләр беткәч, трамвайда кайтышлый урыннар Хәмит белән янәшә туры килде. Аның күңеле тыныч түгеллеген аңларга тиеш идем. Шулай да, шаярту теләгемдә булганмындыр инде, аны үртәп аласы иттем:
— Галиянең югалуын көмәнле булуыннан күрәләр. Бер дә тик йөрмәгәнсез икән!— дидем. Нинди шайтаным котыртканлыгы аңлашыла, әлеге дә баягы көнчелек галәмәтенең чыбыркы шартлатуы иде бу. Эһ мин — юньсез. Кеше арасына кысылганым юк иде, хәзер нишлим? Курсташлар сөйләрләр инде алар. Кеше бүре куа дип никләр генә авызымны ачтым?
Әмма Хәмит сер бирмәде. Күзләремә тыныч кына карап алды. Аннары:
— Кайларда икән ул?— дип сорап куйды.
Инде мин сүзсез идем. Күңел казанында бары тик бер генә тойгы кайнады: саксыз кыланып, кеше күңелен ватудан ни мәгънә табасың?
Әмма акыл шулпасы пешә алмады, сорамыйча да булмады:
— Эзләдеңмени?
— Ә син ничек уйлыйсың? Нигә эзләмим ди инде? Әллә мине җансыз, таш бәгырьле дип белдеңме?
Хәмитнең болай битәрләп ташлавы ярады анысы, телем әйләнеп, бер кәлимә сүз чыгарыр хәленнән кайтты, акылымны шом басты. Бары тик әлеге дә баягы күңел казанында гына саксыз сөйләшүемә үкенү шулпасы кайнады. Миңа инде Галия түгел, Хәмит кызганыч булып тоела башлады.
— Нигә качты ул миннән? Әйткән булса, өйләнми идеммени? Ник белдермәде?
Хәмит чын мәгънәсендә зарлы иде. Шунда ук хәтерем яңарды, аның башка кызлар итәгенә утырып йөрүләре исемә төште. «Юк, егет,— диде, күңелем түрендә акыл учагына су сибеп утырган шайтан коткысы,— син егылып калучылардан түгел. Сорамасам, исеңә дә алмаган булыр идең әле!»
Үземнең ул вакытта хаксыз икәнлегемне еллар үткәч тә тиз генә төшенә алмадым. Ник дигәндә, Хәмит бу сөйләшүебездән соң миннән тәмам читләште, ниндидер яшерен серен беләм дә шуның белән үзен эзәрлекли башлармын дип курыккандыр, ахрысы. Алай уйлаган икән, бәлки хаклы да булгандыр? Билгесез, әллә чыннан да җан түрендәге хисләрен хатирәләргә бирелүем белән кузгатмый калмас идем, әллә эндәшмәс тә идем.

IX
Хәмит белән аралар ерагайды. Ул эшлекле, мәгърур кешегә әверелде. Бигрәк тә югары курсларга җиткәндә, практикага барып кайткач, үзен иркен тота башлады. Җиңел холыклы кызларның кочаклары җылысыннан гына күңеле эри алмагач, университетның иң чибәр, табигатькә ныклы, намуста ышанычлы туташларының да күңел серләренә әверелгәләп карады. Тик һаман да сайланудан уза, адашып йөрүеннән туктый алмады. Ул алардан Галиясен эзли идеме, Әллә бөтенләй дә Зөһрә, Зөләйха, Шириннәрнеме — боларын ук төгәл белмим. Әмма аның хакында таралган хәбәрләр барчабызны да бераз аптырашка һәм шул ук вакытта сөенечкә дә салды:
— Хәмит өйләнә икән!
Белмим, аның исемен телгә алып, затын күпме кыз-кыркын каһәрләп елагандыр, әмма усал теллеләренең:
— Капкан, егет! Өстенә тәбе төшергәннәр!— дигәннәрен иләк авызлардан юлпыч колакларга ирештергәләп тордык.
Хәмит белән күптән аралашканым булмагач, күңелендә нинди уйлар бураны уйнаганын белми һәм күз алдына китерә алмый идем. Кеше ни сөйләмәс диярәк, дәүләт имтиханнары хәсрәтендә бүлмәмдә укыштырып ятканымда, күзләремә күренәме дип торам, Хәмит килеп керде. Өстендә энә-җептән генә чыккан яхшы кышкы пәлтә, аңа мех яка өстеннән салынган ак «Аля-Дункан» шарфтан. Яланбаш. Һәм, исәнләшер-исәнләшмәстән:
— Китап кимерәсезме?— дип, мыскылларга теләп сүз ташлады.
Бүлмәдәшләр телсез калдылар. Аларның Хәмит белән алыш-биреше юк иде. Кем кермәс тә кем чыкмас, студент бүлмәсе олы вокзал ул. Мизгел уздымы, Хәмитнең әйткәннәрен дә оныттылар, егетебезгә исләре дә китмәс булдылар. Мин генә аңа төрттереп алдым:
— Өйләнеп йөрисең, диләр!
Ул шушы сүзләрне ишетер өчен генә кергәнлеген яшермичә елмайды һәм, укып яткан җиремнән караватыма торып утырырга өлгерүемә, янымда урын алып, авыр кулын җилкәмә салды. Аның уң ягына сузылып карап алдым. Ул да анда текәлде, аннары, йөземә таба борылып, затлы эчемлек катнаш хуш исле сигарет төтене сеңгән тынын борын тишекләремнән үпкәмә җибәреп:
— Нәрсә бар анда?— дип сорады.
— Уң кулың да шушы сулы кебек бүрәнәдәй авырмы?— дидем, җилкәләремне сикертеп, гүяки аларны ишелгән авырлыктан шулай азат итәргә теләп.
— Ха-ха-ха!— дип җәелеп көлде ул.— Салам сыйраклар беләкләремнән шулай сыгылалар да төшәләр, кызлар кебек!
— Мактануга килгәндә, безнең Хәмитне уздырыр кеше бу гасырда туарга өлгермәгән әле,— дигән булдым, күңелен үртәргә теләп.
— Ә узган гасырда андый кеше булганмыни?— диде Хәмит, гүяки аптыраулы кыяфәттә.
Ул артистларча уен уйный иде. Кәефле чагы.
— Булган!— дидем, сер бирергә теләмичә.
— Кем ул?
— Бөек урыс шагыйре Пушкин!
Бу сүзләрем юкны бар итүдән генә чыктылар. Толстой дип әйткән булсам, әле ярар иде. Пушкин, имеш.
— Ә, Александрны әйтәсең икән әле, Сергеечны...— диде Хәмит, җитди кыяфәткә кереп, әмма сүземне аста калдырасы итмәде:— Хәтерлим мин аны, хәтерлим... Ничек дигән әле? «Мин үземә бөек һәйкәл куйдым», дигәнме? Шәп әйткән!
— Шулай шул!
— Пушкин, Пушкин!.. Бөек әдип, хөрмәт итәм мин аны... Тик менә әйт әле, ни өчен аның һәйкәленә тунгус килә, сахра дусты калмык, ягъни дә инде — монгол. Ә менә татар килми?.. Беләсеңме, ташбаш?..
Мин исә:
— Беләм!— дип, үртәлеп әйтергә өлгермәдем, Хәмит:
— Бик яхшы!— диде, тагын да куанып.— Менә син тагын да әйт әле, ни өчен безнең татарга ул ышанычсыз карый?
— Ышанычсыз карый дип... Хикмәте анда түгел аның...
— Нәрсәдә инде синеңчә?
— Беренчедән, ул заманнарда татар әдәбияты югары дәрәҗәдә булган, диләр, урта гасырларда империя тоткан халык бит без, культурабыз да югары саналган, ә икенчедән...
— Юк-юк, тукта әле син, милләтче иптәш! Туктап тор!— Хәмит бармак янады, кочагыннан чыгарды, бераз читкәрәк тартылгандай булды.— Син безнең бөек илебезнең официаль сәясәтенә, фәненә, идеологиясенә каршы чыгасың. Сине биш ел буена шуның өчен укыттылармыни?.. Ташла мондый уйларыңны! Дустың буларак әйтәм! Төрмәдә черетәчәкбез!
— Соң, дөресен генә әйткән идем!..
Ә аклануым аңа бөтенләй дә ошамады. Торып ук басты. «Сез»гә күчте. Котымны җибәрәсе итте.
— Мин әле сезне ышанычлы кешебез дип йөри идем. Ә сез!.. Сөйләшеп тә торасым килми, бөтенләй кәефемне кырып ташладыгыз!— диде дә, ничек көтелмәгәндә килеп кергән булса, шулай чыгып та китте. Тәнем буйлап кайнар ут йөгергәнен генә тоеп калдым. Калтыранган җаным пышылдарга маташа иде: «Тимер... Тимер... Тимер Феликс!..»
X
Мин аңа үземне иминлек органнарына илтеп сатмавы өчен генә булса да рәхмәтле идем. Әмма колагына ирештерә алмадым. Без кабат озак еллар буена очрашмадык. Галиясе генә вакыт-вакыт хәтергә төшкәли иде. Матбугаттагы хәбәрләрдән Хәмит Хәеровичның җәһәт-җәһәт күтәрелә баруын, җаваплы урыннарда эшләвен, республикабызның прокуратурасына ук күтәрелүен укып белә идем. Аңа юлым төшмәде, йомышым да булмады. Ә аннары, ул мине оныткандыр дип уйладым. Кешеләр сабакташларын егерме-егерме биш еллар эчендә танымас булалар түгелме?
Хәмитебез, шулай итеп, сайланып йөри торгач дип әйтергә базмыйм, югары дәрәҗәдәге түрә кызына өйләнде. Ул туташны югыйсә мин дә белә идем. Университетка ул лампа кебек балкып килеп керде, янәшә группаларда укыдык. Киеме-сыны — күз тимәсен генә, чибәрлеге ханбикәләр нурының чагылышы иде. Гомум лекцияләрдә Хәмит белән бергә утыргалый башлаганнарын хәтерлим: пар күгәрченнәр кебек гөрләшәләр. Ә мин Галиясен исемә алып борчылам, юләр баш.
Әмма егетебез, бераз кирерәк кешеләрдән булганлыктан, кызга бик исе киткәнен сиздермәде. Бу дуслыклары да болай гына, җиңелчә үртәшеп алуларыннан гыйбарәт иде сыман. Шулай да ике таш (юк-юк, таш кына түгелләр, чакматашлардыр), ягъни ике чакматаш якынайганда, бәрелеп киткәннәрендә очкын чыгучан. Бу очкыннан мәхәббәт утлары кабынуы бер дә сәер түгел.
Һәрхәлдә һәммә ваклыкларына кадәр белмим, күз алдына да китерә алмыйм. Әмма бәхетле гаилә коруларына сөендем. Башкорт кызы Галиясе дә хәтердән китеп торды. Ә үземнең тормыш исә тиз генә, җиңел генә җайлана бармаганлыктан, Хәмитнең булдыклылыгын искә алып: «Мин дә айга менәр идем, арттан этүчем булса!»— диярәк, халык җырындагыча такмаклап йөрүне гадәтем иттем.
Гомумән дә тормышта Хәмит кебек булырга кирәк ул. Һәммә нәрсәне алдан үлчәп куярга, үз кирәгеңне белеп һәм күздә тотып хәрәкәт итәргә. Адәм баласына бирелгән гомер болай да бик кыска бит, әле генә таңың аткан кебек, инде кич иңәргә дә өлгергән. Һи, үлчи китсәң... Ничәмә урында дөрес сүз әйтелмәгән, хакыйкатькә табынылган, ә хак сүз белән дөрес сүзнең аермасы капма-каршы килгән чаклар да бар икән ул. Кызганыч, күпме вакытлар хакыйкать ялчысы булып йөрүдә үтелгән. Ә баксаң, хакыйкатьнең үзенә ялчылары кирәк исә дә, ул аларның хезмәтенә бервакытта да канәгать итмичә, хан кебек тәхете мәртәбәсендә кала бирә, сине корбаны ясый. Ялчылары аның хезмәтендә егылышып үләләр, аларны харап итүендә гаепне хакыйкать ахмаклыкларыннан күрә. Бу тормышка дөреслек кенә кирәк, хаклык-хакыйкать түгел.
Инде мин дә беләм, һәркемнең үз дөресе бар. Ә югарыдагыларның кулында һәм телендә һәммә дөреслектән дә өстенрәк дөреслек. Аларныкы гына чынлык. Ә хакыйкать? Аның югарыдагыларга кирәге бармы соң? Өстенлекле дөреслектән дөресрәк хакыйкать җирдә була аламы?
Боларны әүвәлдән үк үзеңә корал итә белсәң иде аны! Хәер, корал итсәң дә, синнән бары тик ялагай, куштан кеше генә барлыкка килергә мөмкин. Хезмәтеңнең югарыдагыларга бөтенләй кирәк булмый калуы да гадәти күренеш, ягъни алар аңа мохтаҗ түгел. Өстенлекле дөреслекне яклап, акыллы башларның куштаны булып йөри бир шунда!
Әмма дә, тарих ниргәләреннән торып караганда, хакыйкатькә хезмәт итүне кешеләр мәртәбәлерәк күрәләр. Хакыйкать эзләүчеләр чын ир булалар. Аларны бу юлга акылы, зиһене, күңеле, кешелеге этәрә. Шуңа күрә куштаннар эзеннән мондыйлар бара алмыйлар. Кемлеге, ягъни табигате дә намуска хилафлы юлдан читкә, турысына алып китә. Менә шулдыр инде ул тәкъдир дигәннәре.
Яшермим, минем дә әллә кемнәр буласы килгән чакларым бар иде ул. Нәрсә, белемемме аларныкыннан ким, кыяфәтемме? Начармыни, гомерең хөрмәт бакчасының түрендә татлы җимешләрне ашап кына узса? Әмма... Бии белмәгәч, аю да табанын ялап ятарга мәҗбүр, ди, юкармасмы, имеш.
Ярар, сүз башына кайтыйк, бетмәс ул фәлсәфә тегермәненең тузаны...
Бервакыт Галия хакында да хәбәрләр колагыма килеп ирешкәч, мин бөтенләй дә хәйранга калдым. Дөресрәге, хәбәрләр килеп иреште түгел, аларны мин үзем эзләп таптым бугай.
Эш белән Уфага командировкага барып чыгарга туры килде. «Агыйдел» кунакханәсендә койкалы аерым бүлмә булмады, өч урынлыга урнашырга туры килде.
— Кайгырмагыз!— диде администратор ханым, кара куе чәчләренә керә башлаган аклыкны каплар өченме бәйләгән кыекчасын төзеткәләп.— Өч урынлы яхшы ул, өчкә җиңел җыештырыла!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Башкорт Кызы Галия - 2
  • Части
  • Башкорт Кызы Галия - 1
    Общее количество слов 4404
    Общее количество уникальных слов составляет 2268
    34.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Башкорт Кызы Галия - 2
    Общее количество слов 4411
    Общее количество уникальных слов составляет 2193
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Башкорт Кызы Галия - 3
    Общее количество слов 1849
    Общее количество уникальных слов составляет 1040
    47.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    60.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    68.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов