Latin

Барысы Да Советски

Общее количество слов 567
Общее количество уникальных слов составляет 399
45.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Дөньяның, дим, әй, бер генә дә рәте-чираты калмады хәзер, ә! Нәрсәгә генә барып тотынма, барысы да советскигә әйләнеп бетте.
— Хатын-кызы, баласы-чагасы, туе-тешеме — барысы да советски. Ул яңа чыккан советски койрыксыз хәрефләрне сөйләп тә торасы юк инде, бөтенләе теге койрыгын кыскан эт төсле булып калган, мимләре өчен син ояласың...
— Чын булса, әле хәзер мөфти хәзрәтләре үзе дә хаҗга баргандагы озак юл азабы, сәфәр мәшәкатьләреннән соң, советскирәк булып киткән имеш, ди. Белмәссең, бу елдагы мөфтиләрдән булыр да...
Анысы инде (мөфтисен әйтүем) чурт эсним,— соңгы көннәрне менә әле үзем дә ничектер советскиләнеп барам. Пример, беркөн шулай иртәгә җомга диясе көнне, сәгать өчтән үк кибетне ябып кайттым. Өйгә кайткач тәрәт алып, өйләне укып ята идем. Анасы килгән:
— Булмаса, карт, бүгенгә намазыңны советчарак итеп, аннан-моннан гына укып ташла! — ди. Пилмән суына, имеш.
Ул әйткәнчә, өйләне шулай шактый ук тиз җилтерәтеп аттым да аш янына табынга барып утырдым.
һәйбәт пилмән, мин сиңа әйтим! Җитмәсә тагын хатын куштанланып китеп, бер яртыны, теге советскине дә алып кайтып куйган икән.
Озын стаканны тутырып берне салган идем, прямо мәсихләремә тикле йөгерде, аяк бармаклары үзалдына бер-берсе белән сөйләшә башладылар.
Шулай теге яртыны сугып, әйбәтләп торып пилмән белән закуслап, әзрәк таянып торыйм әле дип яткан гына идем, ни әйтәсең бит, каһәр, әлеге анасы тагын әйләнеп килеп җиткән:
—- Нәрсә ятасың, әйдә тор, кияүләр килде, Кабан күле өстендә яраплан белән йөрергә чыгабыз! —ди.
Торып, әйбәтләп яңа чалбарны подтяжка белән тарттырып кидем. Казакины иңбашына гына салдым һәм кулга зонтикны тоттым да:
— Киттек,— мәйтәм,— хатын, әйдә, анысына без хәзер! — дидем.
Бала-чагаларны ияртеп, ашарга-эчәргә алып, әйбәтләп кенә кияүләр белән бергәләшеп киттек шулай.
Кабан күле буена килеп җиткәннән соң, ни күзем белән күрим: бөтен су өсте яраплан белән тулган. Сиптерәләр генә, мин сиңа әйтим! Барсы да ярапланнарының артларына кәрзине-кәрзине белән «Кызыл шәрекъ» асып җибәргәннәр— артларыннан хозур булып җилләнеп бара. Йөрүчеләр үзләре барсы да яулыклар болгап, гәт-гәт иттереп гармонь уйныйлар, җырлыйлар. Шунда ук су буенда милициясе дә йөргәләп тора. Билләренә каеш белән әллә ниткән канат сыман бернәрсә бәйләп җибәргәннәр.
һавадагы аерым хулиганнар чүт әз генә артыграк кылана башладылармы, хәзер, сибистук булуга очалар да китәләр. И хулиганнарны шундук очыртып частька алып китәләр.
— Менә,— мәйтәм,— кая икән ул, анарй, дөнья, прямо сәхрә бит,— дим.
— Тоты шул,— ди анасы,— ә син йоклап ятмакчы буласың! — ди.
Керәшеннәр семинариясе янында без дә кияүләрнең ярапланнарына утырып киттек. Теге Гыйлаҗи Хаҗиларның дворниклары җигешле ат белән күлгә кереп, мичкәсенә су төяп маташа икән, илаһи китте, мин сиңа әйтим, аты безнең ярапланнан куркып, дулап, эч катты үзеннән көлә-көлә.
Хатын шундук яраплан эчендә үк самовар куен җибәрде, кияү дә кесәсеннән бер бөтенне чыгарды. Берәрне сындырып, паштетлар белән закуслап алганнан соң, кәеф тәмам урынына барып басты. Даже бөтенләй тирләп киттем. Казакины салып, чөйгә элеп куйдым, изүләрне чишеп җибәрдем.
— Ул подтяжкаңны, булмаса, ычкындыр,— ди хатын әйтә,— уңайсызлый торгандыр,— ди.
— Ничава,— мәйтәм, безгә ни дә булмый,— дим. Тирә-ягыбыздан башка ярапланнар очып-очып китәләр.
— Тукта, әнә шул кемнәр? Сибәләр генә сугышып. Үзләренең ярапланнары җимерелеп беткән. Юк, алай
ярамый ул: степенко гына йөрергә кирәк аны! Әнә инде үзләрен районга да җилтерәтеп алып киттеләр.
Кияү белән тагын берәрне төшердек. Шул арада самовар да кайнап чыкты. Әйбәтләп паштетлап, вареньелап чәй эчәргә дип кенә торган идек, ни күрик:
Исерекләр төялгән ломовой арбасы шикелле зур һәм иске бер яраплан җан-фәрманга безгә килде дә бәрелде. . Табындагы самовар белән кабартма, паштет һәм вареньелар бар да чәлпәрәмә килеп беттеләр. Зонтигымның сабы шартлап сынды, подтяжкам да өзелде. Сакалларым вич вареньега буялып бетте. Хатын да бар хәлгә.кычкырып җибәрде һәм мин... уянып киттем.
— Каһәрең, әлеге советски төш күреп ятам икән.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.