Latin

Бармы Ришвәткә Дәва?... - 1

Общее количество слов 4187
Общее количество уникальных слов составляет 1799
35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(сатирик комедия)
Катнашалар:
Гарипов Сәйфи Мингалим улы— химия укытучысы
Руфия— Сәйфинең хатыны, культура сараенда китапханәче булып эшли
Әбүзәр Шактыен —район гәҗитенең мөхәррире
Әхмәдиен Фоат Абзалович— районның администрация башлыгы
Гөлчирә— районның ин чибәр кызы, мисс-район, Әхмәдиевнын секретаре
Мутиева Нурия Шәмсиевна— РОНО (районның мәгариф бүлеге) җитәкчесе
Ханнанов Вил Нилович — прокурор Бакеев Вәдүт Юнусович— баш врач
Мусин Мөхтәр Әхәтович— военком
Казан кешесе Мәскәү кешесе
Курьер
Пожарник
Ак халатлы кеше
Район чиновниклары
Корреспондент кыз, телевидениегә төшерү группасы
Снайпер һ. б., һ. б.
Вакыйга Татарстанның бер районында бара.

Район хакимияте башлыгының кабинеты. Әхмәдиев өстәлендәге гәҗитне кат-кат укып карый.
Әхмәдиев (кычкыра). Гөлчирә! Гөлчирә керә.
Гөлчирә. Тыңлыйм, Фоат Абза-лович!
Әхмәдиев. Син район гәҗитенең баш мөхәррирен чакырдыңмы?
Гөлчирә. Әбүзәр Шактыевнымы? Чакырдым. Сез әйтү белән үк.
Әхмәдиев. Нишләп килми соң инде ул? Бар, тагын шалтырат, хәзер үк килсен.
Гөлчирә. Ярар, Фоат Абзалович.
Гөлчирә чыгып китә.
Әхмәдиев (телефон кнопкасына баса). Алло! Нурия Шәмсиевна! Исән-нәрмесез. Бүгенге район гәҗитен укыдыгызмы? Җитешә алмадыгызмы әле? Сез, РОНО җитәкчесе, барысыннан да алданрак укырга тиеш гәҗитләрне. Миңа килеп китегез. Көтәм.
(Икенче кнопкага баса.) Алло! Районның баш табибы Бакеев нихәлләрдә? Район гәҗитен укыйсыңмы, юкмы? Вакыт юкмы? Алай икән. Миңа килеп китәргә вакыт табарсыңмы? Ярый, көтәм.
(Өченче кнопкага баса.) Алло! Здра-вия желаю, товарищ военком Мусин! Син гәҗит укымыйсын инде. Хатының укый?.. Хатының укыган белән генә дөньядан артта калмагаең. Мина килеп киталмассың микән. Хәзер үк.
(Дүртенче кнопкага баса.) Алло! Прокурор Ханнанов әфәнде, исәнмесез. Сез бүген район гәҗитен укыдыгызмы? Ничек инде юк?! Районның прокуроры иң беренчеләрдән булып укырга тиеш түгелмени ул гәҗитне? Ничек инде укырлык гәҗит түгел?! Менә бүгенге сан укырлык. Миңа килеп китегез әле, яме. Көтәм.
Әбүзәр Шактыев керә.
Әбүзәр (кыюсыз гына). Исәнмесез!
Әхмәдиев. Исәнме. Кил, утыр.
(Әбүзәр Әхмәдиевтан күзен алмыйча әкрен генә урындыкка килеп утыра.) Син, Әбүзәр, «Бармы ришвәткә дәва?..» дигән мәкаләңне чыгарыр алдыннан берәр акыллы кеше белән киңәштеңме?
Әбүзәр (калтыравыклы тавыш белән). Юк... Сенсация бит...
Әхмәдиев (кырыс). Сенсация булгач, бигрәк тә, минем рөхсәттән башка моны чыгарырга ярамый иде. Район башлыгы буларак, райондагы сенсацияләрне иң беренче нәүбәттә мин белергә тиеш! Халык түгел! (Гәҗитне кулына ала.) Химия укытучысы коррупциягә каршы дару уйлап чыгарганмы?
Әбүзәр. Әйе. Бер таблетканы капкач, ярты сәгатьтән соң кешедә взятка алу теләге юкка чыга икән.
Әхмәдиев. Кем ул, нинди укытучы ул?
Әбүзәр. Гарипов Сәйфи Мингалим улы. Химия укытучысы. Редакциягә үзе шалтыратты.
Әхмәдиев. Бәлки, ул шарлатандыр. Кем, кайда һәм ничек тикшергән соң ул чыгарган препаратны?
Әбүзәр. Ваннасын рәтләргә килгән сантехник су эчәсе килә дигәч, ул аның суына шул даруны салган. Эшен тәмамлагач, сантехник тиешле хакын гына алган, өстәмә акча да, аракы да сорамаган. Үзенең хатынына да эчерткән, хатыны хәзер акча дауламый икән. Кыскасы, нәфесне кайтара торган дару уйлап тапкан ул химик.
Әхмәдиев (тагын гәҗиткә күз сала, укый). «Районыбызда ришвәтчелек хөкем сөрә... Әмма тиздән взятка алулар бетәчәк, коррупциянең тамыры корыячак», дигәнсең. (Башын калкыта, усал итеп Әбүзәргә карап тора.) Төтенең бик югары күтәрелә түгелме?!
Әбүзәр (маңгаендагы тирне пин-жәк җиңе белән сөртеп ала). Үзегез бит коррупциягә каршы көрәш турында гел сөйлисез.
Әхмәдиев. Аны башкачарак та язып була иде. Безнең район коррупциягә баткан дигән фикер алга сөрелә түгелме?
Әбүзәр. Мин, киресенчә, безнең район иң беренче булып ришвәтчелеккә каршы дару уйлап тапты дип мактанырга теләдем.
Әхмәдиев. Адресы нинди ул химикның?
Шактыев. Менделеев урамы, 14нче йорт.
Әхмәдиев (язып ала). Менделеев урамы, 14нче йорт. Гарипов...
Шактыев. Сәйфи Мингалим улы.
Әхмәдиев (яза). Сәйфи Мингалим улы.
Мутиева керә.
Нурия (авызын ерып елмая). Исәнмесез!
Әхмәдиев. Узыгыз әйдә, Нурия Шәмсиевна. Син, Шактыев, бар, үзендә бул. Редакцияңнән беркая чыкма, кичекмәстән бу мәкаләгә опровержение язарга туры килер, мөгаен.
Әбүзәр вак-вак адымнар белән атлап чыгып китә.
Әхмәдиев. Бер мәкалә чыккан гәҗиттә. (Өстәлдәге гәҗиткә төртеп күрсәтә.)
Мутиева (йөзеннән елмаю югала). Мин аны сез шалтырату белән үк укып чыктым.
Әхмәдиев. Йә, алайса тизрәк фикереңне әйт.
Мутиева. Мин ни дип әйтергә дә белмим. (Үпкәле тавыш белән.) Бу мәкалә аркасында мине чакыруыгыз сәер. РОНОны һәм мине төп ришвәтчеләр дип санаган шикелле килеп чыга.
Әхмәдиев (торып кабинеты буйлап атлый). Гарипов Сәйфи Мингалим улы, химия укытучысы, сезнең система кешесе. Ул чынлап та шундый дару уйлап чыгара алды микән?
Мутиева. Шәхсән үзем мин моңа ышанмыйм. Андый начар укытучы зур ачышлар ясарга сәләтле түгел дип саныйм.
Әхмәдиев. Ничек сез, РОНО җитәкчесе, үзегезнең укытучыгыз хакында начар укытучы дигән фикердә? Сездә начар педагоглар бармыни?
Мутиева. Ул инде безнеке түгел. Без аны мәктәптән куып чыгардык.
Әхмәдиев. Ул мәктәптә эшләмимени?
Мутиева. Юк. Директор белән
тыныша алмады. Гел конфликт та конфликт. Барысы да гаепле, ул гына чиста, ул гына гадел...
Әхмәдиев. Ул бит инде препаратын кулланып караган, нәтиҗәләре дә бар ди.
Мутиева (паузадан сон). Әй, белмим инде...
Әхмәдиев (Мутиева каршысына килеп). Бәлки, аны мәктәптән куарга ашыккансыздыр, бәлки, калдырырга кирәк булгандыр?
Мутиева. Директор белән даими рәвештә талашучы укытучыны ничек мәктәптә калдырасың инде...
Әхмәдиев. РОНО системасындагы кеше бит ул барыбер. Мәктәптән куылса да, сезнең кеше ул. Химия укытучысы нәфесне корыта торган дару ясаган! Ничек уйлыйсың, без ничек кабул итәргә тиеш бу вакыйганы?
Мутиева. Аның үзе белән сөйләшмәдегезме әле?
Әхмәдиев. Юк.
Мутиева. Үзе белән сөйләшергә кирәк. Нинди дару икәнен, составын тикшертү зарур. Чынмы-юкмы—ачыклау мәслихәт. Чынлап та андый препарат ясалса, ул даруны кайда, ничек, кемгә эчертергә...
Әхмәдиев (урынына барып утыра). Ансы инде алга таба хәл ителер. Ярый, Нурия Шәмсиевна, элемтәдә торыйк, тиз арада тагын кирәк булырсыз, мөгаен.
Мутиева чыраен ясалма елмаю белән «бизәп» чыгып китә.
Әхмәдиев (кычкыра). Гөлчирә! Гөлчирә керә.
Гөлчирә. Тыңлыйм, Фоат Абза-лович.
Әхмәдиев. Срочно минем машинаны Менделеев урамы, 14нче йортка җибәр. Гарипов Сәйфи Мингалимович-ны районның хакимият башлыгы көтеп утыра дип әйтегез.
Гөл чи р ә. Аңладым.
Гөлчирә чыгып китә. Бакеев керә.
Бакеев (якын туганына эндәшкәндәй җылы тавыш белән). Исәнмесез, Фоат Абзалович.
Әхмәдиев. Сәлам. Утыр, Вәдүт Юнусович, утыр. Сәламәтлек ничек?
Бакеев (өстәл янындагы урындыкка утыра). Ярыйсы болай. (Караңгыланып.) Бил генә бераз борчып тора.
Әхмәдиев (корыгына). Мин сиңа, районның баш врачына, район халкының сәламәтлеге ничек дигән мәгънәдә сорау бирдем.
Бакеев (шат тавыш белән). Халыкның сәламәтлеге аның беркайчан да начар булмады, Фоат Абзалович. Халык ул чыдам.
Әхмәдиев. Ярар. Бу темага башка вакытта сөйләшербез. Вәдүт Юнусович, бүгенге район гәҗитендә бер мәкалә чыкты.
Бакеев. Сез шалтыраткач, шундук укып чыктым, Фоат Абзалович.
Әхмәдиев. Ничек тәэсир итте?
Бакеев (үтә җитди кыяфәт белән). Аптырашта калдым. Аннары сез мина шалтыратып чакыргач, бөтенләй кәефем кырылды. Коррупция медицинада гынамыни?
Әхмәдиев (графиннан су салып эчә). Миңа киңәш кирәк. Гарипов Сәйфи Мингалим улы исемле химия укытучысының психотерапевтка, невропатологка мөрәҗәгать иткәне юкмы, хәтерләмисеңме?
Бакеев (беравык уйланып утырганнан соң). Ул кешенең баш белән мөрәҗәгать иткәне юк... әлегә. Ул даруны, кичекмәстән, аңардан үрнәк өчен бер-икене алырга кирәк.
Әхмәдиев. Мин аның белән үзем очрашачакмын. Син әзер тор—аны бәлки берәр санаторийга җибәрергә кирәктер, йә психик чалышлыгы турында справка кирәк булыр.
Бакеев (шөбһәле тавыш белән). Аны районнан беркая да чыгармаска кирәк, менә шул минем беренче киңәшем.
Әхмәдиев. Мин дә шулай уйлыйм. Россиядә коррупцияне җиңгән бердәнбер район булсак—тарихка кереп калачакбыз. Барлык чиновникларыбызга шул даруны каптырабыз да...
Бакеев (кискен). Мин үземнең врачларыма андый дару каптыруга каршы. Чөнки алар шул дару тәэсиреңдә пациентлардан вак-төяк взятка алмый башласалар, хезмәт хакына гына яши алмаячаклар.
Әхмәдиев (бармак янап). Ә-ә-ә, димәк, син баш врач буларак, бүлнистәге ришвәтчелеккә каршы түгел?
Бакеев. Дөньяга мин аек акыл белән карыйм. Без ул даруны ашап хезмәт хакына гына яши алырбызмы соң?
Әхмәдиев. Нечкәлекләрен соңрак уйларбыз. Элемтәдә торыйк, Вәдүт Юнусович.
Бакеев. Ул даруны кулга тотып, тикшереп, анализ ясап карарга кирәк.
Әхмәдиев. Тикшерербез, тикшерербез.
Бакеев борчулы кыяфәт белән чыгып китә. Мусин керә.
Му син (шат күңелле). Здравия желаю!
Әхмәдиев. Исәнмесез, иптәш полковник. Утырыгыз.
Мусин (килеп урындыкка утыра). Сез шалтыраткач мин мәкаләне укып чыктым.
Әхмәдиев. Фикерегез нинди?
Мусин (бер дә исе китмичә). Мин, военком, при чем моңда? Мине чакыруыгыз аңлашылмый. Взятканы военкоматта гына алалармыни!
Әхмәдиев. МөхтәрӘхәтович,мин сезне генә түгел, күп кешене чакырдым. Сезнең бик кирәк булып чыгуыгыз бар. Ришвәтчелеккә каршы көрәшергә кирәк, барыбер шунсыз булмый.
Мусин. Аны монда гына көрәшеп... Ил бик зур бит. Мәкаләдә ул химикның бер улы бар дип язылган. Хәзерге вакытта ул армиядә хезмәт итә—Уральский военный округта. Малаеңны армиягә алабыз дип куркытып булмый иңде аны. (Уйга кала.)
Әхмәдиев. Ул химикны әлегә район үзәгеннән беркая да чыгарырга ярамый. Военкоматтан аның үзенә повестка җибәреп, ике ай беркая китмичә өйдә генә булырга кушарга мөмкинме?
Мусин. Әлбәттә,мөмкин.Чакыртам да, переподготовкага җибәрәчәкбез, бер ай эчендә беркая да китмә, дип боерам.
Әхмәдиев. Бу вакытлыча, аның даруын тикшергәнче, үзенең максатларын белгәнчегә кадәр.
Мусин. Аңлыйм инде, аңлыйм.
Әхмәдиев. Бу арада үзегездә буласызмы?
Мусин. Алай тегендә-монда барасым юк бугай.
Әхмәдиев. Элемтәдә торыйк. Мусин. Ярый.
Мусин чыгып китә. Ханнанов керә.
Ханнанов (ташчырайлы, бернинди хис сизелми). Районның прокуроры ник кирәк булды?
Әхмәдиев. Утыр әле, Вил Нило-вич. Менә бу мәкаләне укып чык әле тиз генә. (Гәҗитне суза.)
Ханнанов. Мин аны сез шалтыратканнан соң алдым да монда килгәндә машинада укыдым.
Әхмәдиев (сагаеп). Ошадымы соң мәкалә?
Ханнанов (салкын тавыш белән). Мәкаләдә бернинди криминал да күренми. Мине чакыруыгызны аңламыйм. Миңа һәм прокуратура хезмәткәрләренә ашатмакчы буласызмы әллә ул даруны?
Әхмәдиев (аптырабрак). Синең шаяруыңмы бу?..
Ханнанов. Мин шаярмыйм. Хокук саклау органнарын, прокуратураларны сүгү, ришвәтлектә гаепләү модада бит хәзер.
Әхмәдиев. Мин сине киңәшләшергә чакырдым. Минем үземне нык куркытты әле бу мәкалә.
Ханнанов (күзләрен челәйтеп). Нишләп икән?
Әхмәдиев (өстәлдә яткан каптан сигарет алып каба, кесәсеннән зажигалка алып кабыза, сигаретын тирән итеп суыра). Башымда уйлар өере кайный, болай сүз белән генә дә аңлатырлык түгел. Ул химикны күзәтү астына алырга кирәк. Повестка белән следовательгә чакырт, сәбәбен шул мәкаләгә бәйләсәң дә ярый. Сиңа хәзер чиновниклар бик ачулы, по-кушение булмагае дип куркыт. Милиция нәчәлниге белән сөйләш тә, сакларга дигән булып бер-ике сержантны аның йорты янына дежурга куярга кирәк.
Ханнанов. Анладым, Фоат Абза-лович. Законсыз рәвештә дару ясаганы өчен аны җавапка тартыйк. Даруларын конфисковать итәргә кирәк.
Әхмәдиев. Ашыкмыйк әле. Әлбәттә, анализ өчен бер-икесен кулга төшерү кирәк. Саклык белән генә эш итик. Мин аның үзе белән очрашып сөйләшәм әле башта.
Ханнанов. Гәҗитнең редакторын...
Әхмәдиев (прокурорның сүзен бүлеп). Аның белән нишләргә икәнне алга таба үзем хәл итәрмен. Элемтәдә торыйк.
Ханнанов. Ярар!
Ханнанов чыгып китә. Гөлчирә керә.
Гөлчирә. Фоат Абзалович, Гари-пов монда.
Әхмәдиев (кашларын җыерып уйланып тора). Кем сон ул?
Гөлчирә. Машинагызны шуны алып килергә җибәрдегез бит.
Әхмәдиев (исенәтөшереп). Ә-ә-ә, теге химик. (Гасабиланып.) Керсен тизрәк, чакыр тизрәк! Нәрсә катып торасың! Тизрәк керт аны монда!
Гөлчирә йөгереп чыгып китә. Сәйфи керә.
Сәйфи. Исәнмесез.
Әхмәдиев (сигаретын көл савытында сыта). Исәнмесез, исәнмесез, Сәйфи Мингалимович. (Өстәле артыннан чыгып Сәйфинең каршысына килә, ягымлырак елмаерга тырышьш кул биреп күрешә.) Мин сезне башкачарак күзаллаган идем. Сез бик мөлаем кеше икәнсез. Узыгыз, утырыгыз. (Кычкырып.) Гөлчирә!
Гөлчирә керә.
Әхмәдиев. Бер чәйгүн чәй яса. Өрек, кара җимеш, бал, йөзем, чәкчәк.
Гөлчирә тыз-быз килеп, керә-чыга чәй әзерләп йөри. Сәйфи урындыкка утыргач, Әхмәдиев үзенең урынына түгел, аның каршысына утыра.
Сәйфи (көлемсерәп). Бигрәк кызык килеп чыкты. Мин сезгә приемга керә алмыйча ике ел йөрдем. Ә бүген, көтмәгәндә, үзегезнең машинагыз мине монда алып килде. Мин башта ышанмадым...
Әхмәдиев (урыныннан кузгала, күп төрле шешәләр торган шкафны барып ача). Ниндиен телисез—ак аракы, коньяк, виски, ром?
Сәйфи. Рәхмәт. Мин андый каты эчемлекләр эчмим.
Әхмәдиен. Ярар, чәй эчик алайса. (Янә Сәйфинең каршысына утыра. Чәй йотып куя. Елмаеп Сәйфине күзәтә.)
Сәйфи. Инде күптән приемга язылган идем, шуңа чакырдыгызмы?.. Әллә?..
Әхмәдиен. Ә сез үзегез ничек уйлыйсыз?
Сәйфи. Хакимият башлыгы машинасын җибәреп үзе чакыргач ниләр уйларга да белмим.
Әхмәдиен (җитдиләнеп). Миңа приемга эләгә алмау ул табигый хәл инде. Эшләр бик тыгыз бит. Бүген дә мин Казанга барырга тиеш идем. Район гәҗитендә сезнең ачышыгыз турында укыгач, барлык эшләремне читкә куйдым да, Казанга шалтыратып гафу үтендем һәм кичекмәстән сезнең белән очрашырга булдым.
Сәйфи. Мин үзем дә Казанга барырга җыенып йөри идем.
Әхмәдиен (куркып). Ник?
Сәйфи. Эшләрем бар Казанда. (Чәй эчә.)
Әхмәдиен. Казанга берәр көнне бергә барырбыз, минем машинада. Әлегә без сезнең белән монда булырга тиеш. Без башта сез уйлап чыгарган дару мәсьәләсен монда үзебездә хәл итәргә тиеш.
Сәйфи (гаҗәпләнеп). Аның нәрсәсен хәл итәсен? Ул даруны кичекмәстән ил күләмеңдә куллана башларга кирәк.
Әхмәдиен. Башта үзебездә генә кулланып карыйк.
Сәйфи (катгый итеп). Юк, Казанга барам! Аннан Мәскәүгә китәм!
Әхмәдиен (чаккына ишетелерлек итеп). Сине Казанда дөрес аңламаулары ихтимал. Мәскәүдә бөтенләй җүләр дип психушкага салачаклар үзеңне.
Сәйфи (аптырап). Ник мине психушкага салсыннар? Коррупциягә каршы көрәшне инде кайчаннан бирле игълан итеп киләләр түгелме?
Әхмәдиен (ясалма ягымлылык белән). Әй бигрәкләр дә сабый күңелле икән үзегез дә. Күренеп тора—сез табигать баласы, кешеләр дөньясын аңлап бетермисез икән. (Сәйфинең чынаягына чәйгүннән чәй өсти.) Мин сезнең өчен хәзер бик борчылам. Уголовный эш башламагайлары үзегезгә.
Сәйфи (Әхмәдиевкә карап тора). Ни өчен?..
Әхмәдиен. Президент коррупциягә каршы көрәш игълан итте итүен, әмма көрәшне дарулар, препаратлар ярдәмендә алып бару мәслихәт дип аның әйткәне юк. Комсызлыкка каршы дару уйлап чыгаруыгызны хокук саклау органнары ничек бәяләрләр икән?
Сәйфи (тыныч). Сез минем өчен борчылмагыз. Бу илдә мин гомерем буе куркып, борчылып яшәдем. Гаделсезлекне җиңүгә өлеш кертә алмавым да минем җанымны гомер буе ашады.
Әхмәдиен (алга таба иеленкерәп). Нинди дару ясадың соң син, ничек составын уйлап таптың, нинди матдәләрдән тора ул? Бәлки, кеше организмына зарарлы нәрсәдер ул?
Сәйфи. Препаратымның составын патент алганчыга кадәр сер итеп тотачакмын. (Горур тавыш белән.) Шәп дару ясадым мин. Бер төймә препаратны йоткач, тәкъдим ителгән взяткадан кешенең күнеле болгана. Взятканы алса косарга тотына. Ике төймә эчсә яшисе килми башлый.
Әхмәдиен (түрдәге урынына барып утыра). Куркам! Сез, мөгаен, монда кире кайтмассыз. Сезне хәтта Казаннан Мәскәүгә дә җибәрмәсләр. Сез коррупциянең масштабын аңлап бетермисез. Минем сезгә тәкъдимем бар—үзебездә генә, тып-тын гына кулланыйк. Район масштабында гына взяточникларны җиңсәк тә зур эш була бит. Районыбызда ришвәтчелекнең тамырын корыттык дип мактана алачакбыз. (Пауза.) Сезнең нинди проблемаларыгыз бар?
Сәйфи (иңнәрен сикертеп). Нинди проблемалар дип...
Әхмәдиев (тагын Сәйфинең каршысына килеп утыра). Эшегездә восстановить итәбез... Мәктәп директоры итеп куярбыз... Коттедж салып бирербез... Ял йортына җибәрербез... Чит илгә сәяхәт оештырырбыз... (Ишек ягына карап пышылдый.) Бик шәп кызларыбыз бар...
Сәйфи. Миңа бернәрсә дә кирәкми. (Көлемсери.) Мине, шундый даруны уйлап чыгарган кешене, сатып алырга мөмкин дип уйлыйсызмы?
Әхмәдиев (артка каерылып). Ул даруны син үзең дә ашадыңмыни инде?
Сәйфи (кузгала). Ярый, киттем мин.
Әхмәдиен. Юк, юк, ашыкмагыз. Утырыгыз әле. Мин аннары машина бирермен, кая телисез шунда илтеп куярбыз. Миңа берничә дару бирә алмассыз микән?
Сәйфи (урынына утыра). Шәхсән үзегез өченме?
Әхмәдиен. Минем үземә кирәкми... Мин взятка алмыйм бит.
Сәйфи (көлә). Ничек инде—барлык чиновникларыгыз ала, ә сез берүзегез генә алмыйсыз?
Әхмәдиев. Сәйфи Мингалимович, һәрбер кешене ришвәтчелектә гаепләргә хакыгыз юк. (Басынкы тавыш белән.) Күрсәтегез әле, төсе нинди ул препаратның.
Сәйфи. Үзем белән алмадым.
Әхмәдиев. Ышанычлы урында саклыйсызмы ул даруларны?
Сәйфи. Әлбәттә.
Әхмәдиев (шомлы тавыш белән). Өйдә саклыйсызмы?
Сәйфи. Борчылмагыз, ышанычлы урында.
Әхмәдиев. Без монда барыбыз да ул даруны ашасак, башка районнарда барыбер ришвәтчелек шул килеш калачак. Без бит аерым ил түгел, без бит бер илнең аерым бер районы гына.
Сәйфи. Шуңа күрә бит мин ил күләменә чыгарга телим. Ин элек Татарстан Президентына барам.
Әхмәдиев. Ике Президент бит хәзер бездә. Кайсысына барасын?
Сәйфи. Россия Президентына
барырмын.
Әхмәдиев. Россиядә дә икәү бит хәзер президент.
Сәйфи. Башта Миннехановка барам. Аннары Медведевка.
Әхмәдиев (күңелтыйгысызлыгын яшерә алмый). Юк, ашыкмыйк! Куркам! Районыбыз өчен куркам! Моның өчен безне хупламаячаклар. (Торып әрле-бирле йөри башлый.) Сез влач вертикаленең нечкәлекләрен аңламыйсыз. Сезнең аркада бөтен районга тап төшәчәк. Сезнең даруыгыз аркасында барыбызны да гаепләячәкләр, каргаячаклар.
Сәйфи (кузгала). Кайгырмагыз, гаепли калсалар, бөтен гаепне үз өстемә алырмын. (Ишек катына таба юнәлә.)
Әхмәдиев (Сәйфигә ияреп бара). Кайчан юлга кузгалырга уйлыйсыз?
Сәйфи. Иртәгә.
Сәйфи чыгып китә.
Әхмәдиев (түрдәге креслосына барып утыра, кычкыра). Гөлчирә!
Гөлчирә йөгереп керә.
Гөлчирә. Әү, Фоат Абзалович?
Әхмәдиев (тагы да катырак кычкыра). Гөлчирә!!!
Гөлчирә (котсыз калып). Тыңлыйм, Фоат Абзалович?
Әхмәдиев (бер ноктага текәлгән килеш). Совещание!!! Җый барысын да!!!
Гөлчирә йөгереп чыгып китә.


2
Сәйфинең йорт-җире. Ишегалды, бакча. Бакча түрендә зур агач. Әле яңа гына таң аткан. Сәйфи юлга әзерләнгән. Хатыны Руфия аны озатырга чыккан.

Руфия (моңсу). Бәлки, шушы атнада кайтып та җитәрсең.
Сәйфи (үзен тотышында күтәренкелек сизелә). Бу атнада кайтып булмас, мөгаен. Казаннан Мәскәүгә үк китәргә туры килер, ахрысы.
Руфия. Бигрәк озакка китәсең икән.
Сәйфи. Улыбыздан хат килсә, мин кайтмыйча җавап язмый тор.
Руфия. Ярар.
Капкадан ишегалдына Курьер йөгереп керә.
Курьер. Хәерле иртә!
Сәйфи (шомланып). Хәерле иртә.
Курьер. Сез каядыр җыендыгыз бугай?
Сәйфи. Казанга. (Руфия Курьерга куркып карап тора.)
Курьер. Сәфәрегезне кичектерергә туры килер. Сезгә повестка бар. Сез следователь Мукшиевка барырга тиеш, 16нчы кабинет. (Сәйфигә повестка тоттыра.)
Сәйфи (әле Курьерга, әле повесткага карап). Мин Казанга барырга җыендым, аннан Мәскәүгә юл тотарга исәбем бар.
Курьер (кырт кисеп). Иртәгә сәгать унбердә сез следователь Мукшиев бүлмәсендә булырга тиеш!
Сәйфи (аптырап). Мин иртәгә инде Казанда булам.
Курьер. Повестканы инкарь иткән өчен кулга алынуыгыз ихтимал.
Курьер чыгып китә.
Руфия (котсыз калып). Ник чакыралар икән?
Сәйфи. Ник икәнен аңламый-сыңмыни? Минем Казанга баруымны теләмиләр. (Повестканы бөкләп чалбар кесәсенә тыга.)
Руфия (йөзе яктыра). Болай булгач, бармыйсың инде Казанга.
Сәйфи (каушавын җиңеп). Юк, юк, бернигә дә карамый барам. Повесткам буенча син бар следовательгә.
Руфия. Нәрсә дим мин аңа, ничек сөйләшермен?
Сәйфи. Берни белмим дип, башыңны җүләргә сал да утыр.
Руфия. Берни белмәгән килеш следователь янына ник килдең, дисә?
Капкадан Пожарник формасы кигән кеше керә.
Пожарник. Мин янгын куркынычсызлыгы инспекторы. Иртәгә өйдә булыгыз, йортыгызны, каралты-кура-гызны тикшерәчәкбез.
Руфия. Безнең нәрсәбезне тикшерәсез?
Пожарник. Янгын куркынычсызлыгы линиясе буенча.
Сәйфи (ачулы тавыш белән). Бездә янгын чыгарырдай сыекчалар юк, электр чыбыклары төзек...
Пожарник (ишегалдына, карал-ты-курага күз йөгертә). Иртәгә өйдә булыгыз. Тикшерү комиссиясе киләчәк.
Пожарник чыгып китә.
Сәйфи (җикереп). Барыбер барам Казанга!
Руфия (тыныч кына). Сиңа хәзер өйдә булырга кирәк.
Сәйфи. Алар юри, мин чыгып китмәсен өчен, тикшергән булып кыланачаклар. Безнең закон бозганыбыз юк, каралты-ку-рабыз да тәртиптә. (Кузгала.) Мин киттем. Син курыкма. Тагын берәрсе килсә, прокурорга барам дип үзләренә яна. (Хатынын кочаклап битеннән үбә.) Курыкма.
Сәйфи капкадан чьпып китәм дигәндә генә кулына саквояж тотып ак халатлы һәм ап-ак чырайлы кеше керә.
Ак халатлы кеше. Исәнмесез. Гарипов Сәйфи Мингали улымы?
Сәйфи. Әйе.
Ак халатлы кеше. Прививка ясамадылармы әле?
Сәйфи. Нинди прививка?
Ак халатлы кеше. Ишетмәде-гезмени, карантин игълан ителде. Поселоктан берничә көн чыгарга ярамый, прививка ясыйбыз.
Руфия. Нинди карантин? Ишетмәдек!
Ак халатлы кеше (саквояжын ачып). Бик куркыныч грипп килде безнең тарафларга.
Руфия (кыюланып). Ул птичий грипплар, свиной грипплар китеп барды бит инде, бетте бит инде алар.
Ак халатлы кеше. Тагыдакур-кынычрагы килде. «Козлиный грипп» дип атала. Сез, ханым, борчылмагыз, хатын-кызга йокмый ул. Ир кешеләргә генә кадыйбыз.
Сәйфи (кыза башлый). Ә башкаларга кададыгызмы сон әле? Күршем Габделбәргә кададыгызмы?
Ак халатлы кеше. Ул ничәнче елгы?
Сәйфи. Илле җиденче елгы, миннән ике яшькә кечерәк.
Ак халатлы к е ш е. Әлеге дә баягы грипп илле бишенче елгаларны гына парализовать итә. Илле бишенче елгылар-га гына кадыйбыз. Күтегезне әзерләгез.
Сәйфи (усал тавыш белән). Бернинди укол да кадатмыйм!
Капкадан Әбүзәр керә.
Әбүзәр (тартынып кына). Саумысез!
Сәйфи. Әбүзәр, син ничәнче елгы?
Әбүзәр. Без бит синең белән бер елгы.
Сәйфи. Әбүзәргә кадыйсызмы соң?
Ак халатлы кеше. Сез район гәҗитенең баш мөхәррире бит әле?
Әбүзәр. Әйе.
Ак халатлы кеше. Илле бишенче елның кайсы аенда тудыгыз?
Әбүзәр. 21 нчеапрельдә. (Елмаеп.) Гитлер 20 нче апрельдә, Ленин 22нчедә, мин 21есендә. Хе-хе-хе, мин гел шулай шаярам.
Ак халатлы кеше (Сәйфигә). Сез кайсы айда тудыгыз?
Сәйфи. Августта.
Ак халатлы кеше. Без менә нәкъ илле бишенче елның августында туган кешеләргә укол ясарга фәрман алдык.
Сәйфи (кычкырып диярлек). Әбүзәр, илленче елның августында туганнарны гына парализовать итә торган козлиный грипп дигән чирнең барлыгына ышанасыңмы син?
Әбүзәр (югалып кала). Дөньяда ни булмас. (Ак халатлы кешене беләгеннән тота.) Туктагыз әле, прививка ясамый торыгыз.
Ак халатлы кеше. Ул бит карантинны бозып районнан чыгып китмәкче була.
Әбүзәр. Юк, юк, китми. Безнең монда кичектермәслек эшебез бар. Беркая да китми. Сез башка вакытта килегез. Мин район гәҗитенең баш мөхәррире, миңа ышаныгыз, ул беркая да китми, уколыгызны кадамый торыгыз аңа. Бик кирәк булса, иртәгә килерсез.
Ак халатлы кеше беравык Әбүзәргә, аннары Сәйфигә карап тора да чыгып китә.
Сәйфи (ишегалды буйлап йөренә). Мине өйдән чыгармас өчен әллә ниләр уйлап табалар.
Әбүзәр (Сәйфигә ияреп йөри). Опровержение языйк, Сәйфи! Бетерәләр башны. Улымны военкоматка чакырдылар. Армиягә алып китәчәкләр. Үзең беләсең, малайны армиядән алып калыр өчен ким дигәндә йөз мең сум акча төртергә кирәк, ә минем андый акчам юк.
Сәйфи. Шул военкоматларда акча сорамасыннар өчен дару уйлап таптым бит инде мин.
Әбүзәр. Юк, юк, юк, андый даруны военкомнар эчәргә тиеш түгел! (Мескенләнеп.) Минем улымның сәламәтлеге начар.
Сәйфи. Алайса, ник куркасың?
Әбүзәр. Аны хәзер чирле килеш армиягә алачаклар—миңа ачу итеп. Языйк опровержение!
Сәйфи. Менә шундый илдә, шушындый кешеләр белән яшибез инде без.
Әбүзәр (еламсырап). «Земельный комитет»тан килеп йорт-җиремне үлчәделәр. Уң як күршеләргә ике метр, сул як күршеләргә өч метр кергәнсең, диделәр. Гаражыңны сүтәргә, сараеңны күчерергә туры киләчәк дип куркыттылар. Имештер, хәзер җирне спутниктан фотога төшереп үлчиләр. (Ялварып.) Языйк опровержение, Сәйфи!
Сәйфи (Әбүзәргә җирәнеп карап тора). Беркайчан ришвәтчелекне җиңеп булмаячак монда.

3
Хакимият башлыгы кабинеты. Әхмәдиев кәгазьләр актарып утыра. Мутиева керә, йөзендә шатлык балкый.

Мутиева. Фоат Абзалович! Гәҗиттә опровержение чыкты!
Әхмәдиев (чәнчүле тавыш белән). Нурия Шәмсиевна, бәгърем, гәҗит укый башладыгызмы?
Мутиева (үпкәләп). Ник алай дисез... (Килеп өстәл янына утыра.) РОНО җитәкчесе гәҗит укырга тиеш. Коррупциягә каршы уйлап чыгарылган даруның
ялган икәнен, теге химикның шарлатан икәнен ачыклаган мәкаләне укыгач, сез дә сөенгәнсездер дип уйлаган идем.
Әхмәдиев. Бу опровержениене басым ясап, көчләп чыгарттык без. Мин хәзер шуны укып сөенеп утырырга тиешме?
Мутиева. Фоат Абзалович, мин ул химикның кем икәнен, нинди кеше икәнен яхшы беләм.
Әхмәдиев (тавышын күтәреп). Ташлагыз, Нурия Шәмсиевна! Сәйфи эшләгән мәктәпнең директоры—сезнең туганыгыз. Сәйфи мәктәптәге тәртипсез-лекләргә каршы еш кына баш күтәргән, шуңа күрә директор белән тыныша алмаган. Ата-аналардан акча җыюга каршы да чыгыш ясаган ул. Ул бит сезне судка биреп, сезгә каршы көрәшеп йөрмәгән. Ул бит глобаль рәвештә уйлап ниндидер химик препарат уйлап чыгарган.
Мутиева (кәефе кырыла). Ата-аналардан акча җыймасак, без мәктәптә ремонт та ясый алмас идек. Без, акылдан язып, әллә нинди глобаль нәрсәләр турында уйлап утыра алмыйбыз... Сез бит әле бөтен нечкәлекләрен белеп бетермисез... Баш врач Бакеев Вәдүт Юнусович-ның хатынының энесен мәктәпкә эшкә урнаштырырга кирәк иде. Ул да химия укытучысы.
Әхмәдиев. Сәйфидән дә яхшырак укытучымы?
Мутиева. Фоат Абзалович, без сезнең белән яшь чактан ук якын кешеләр, шуңа күрә, рөхсәт итегез, ачыктан-ачык сөйләшергә. (Кайнарланып.) Барлык справкаларны, больничныйларны барыбыз да Вәдүт Юнусович аша ясыйбыз—без, бу районның чиновниклары, һәммәбез аңа мөрәҗәгать итәбез. Улларыбызны армиягә җибәрмәс өчен дә башта Вәдүт Юнусовичка барырга туры килә...
Әхмәдиев. Тынычланыгыз әле, зинһар. Мин аңлыйм, сез шәхсән бу вакыйгада үзегезнең гаебегезне таныйсыз, ләкин берни эшли алмыйсыз. Барыгыз, ял итегез. Тынычланыгыз, борчылмагыз, бу эшне озакка сузмабыз. Монда сезнең гаебегез алай бигүк зур түгел.
Мутиева караңгыланып чыгып китә. Мусин керә.
Му син (көр тавыш белән). Здравия желаю! (Килеп урындыкка утыра.)
Әхмәдиев. Мөхтәр Әхәтович, әйтегез әле, безнең районда теге яки бу чиновник үзенең улын армиягә җибәрмәс өчен иң элек бүлнискә барып үзенә кирәкле справкалар ясатамы?
Му син (гаҗәпләнеп). Сез бу турыда белми идегезмени?
Әхмәдиев (авыр сулап). Белә идем.
Әмма элек миңа ачыктан-ачык бу турыда әйткәннәре юк иде.
Му син. Медицина заключениесен-нән башка без беркемне дә армиядән коткара алмыйбыз.
Әхмәдиев (военкомга шаккатып карап тора). Сез шул кадәре тыныч кына бу турыда миңа сөйләп утырасыз. (Гаса-биланып.) Бу бит җинаять! Яшьләр армиядә хезмәт итәргә тиеш! Илне кемдер сакларга тиеш! Армия булырга тиеш!
Мусин (тыныч). Сез дөрес сүзләр сөйлисез. Мин дә шулай дип уйлыйм. Ләкин чынбарлыктан кая китәсең? Мәсәлән, беркөнне милициядән берәү килде дә, улын армиядән алып калуыбызны үтенде. Ә мин нишләргә тиеш? Мин әйтәм: «не годен» дигән заключение кирәк, ә аны безнең районда баш врач хәл итә.
Әхмәдиев. Ник соң син ул милиция вәкилен күтенә тибеп чыгарып җибәрмәдең?
Мусин (елмаеп). Гафу итегез, әйтәм инде... ул сезнең хатыныгызның абыйсы.
Әхмәдиев (чыраен сытып). Әй, бу дөнья!
Мусин (шатлык белән). Гәҗиттәге опровержениегә мин бик сөендем. Бу эш зурга киткән очракта башлар харап булыр иде.
Әхмәдиев. Нишләп харап булыр иде башлар?..
Мусин. Чыннан да ул даруны күпләп чыгарып, аны барлык чиновникларга эчертергә тотынсалар, нәрсәләр булып бетәр иде—х... его знает!
Бакеев Вәдүт Юнусович керә.
Бакеев (ягымлы). Исәнмесез, Фоат Абзалович! (Тиз генә өстәл янына килеп утыра.)
Әхмәдиев. Исәнме. (Күкрәген угалап куя.) Вәдүт Юнусович, торымнан-торымга күкрәкне каты иттереп кыса. Нәрсәдән икән ул?
Бакеев. Төрле сәбәп булырга мөмкин. Бәлки, стенокардиядер. Әйдәгез, тикшерелегез—кардиограмма ясыйк, анализларыгызны карыйк.
Әхмәдиев. Әлегә вакыт юк. Теге химик белән баш катты.
Бакеев. Опровержение булды бит инде.
Әхмәдиев. Булса ни... Ә химик исән-сау! Даруын да кулга төшерә алганыбыз юк. Инде ике тапкыр тентеделәр—табалмадылар. Нык яшергән!
Бакеев. Опровержение булгач, нигә тентеп торырга?
Әхмәдиев (газаплы тавыш белән). Опровержениене мәҗбүри рәвештә яздырдык бит без! (Пауза). Коррупциягә каршы көрәшне кайчан башларбыз соң? Бәлки, бу химикның препараты ришвәтчелекне бетерергә бердәнбер шанс булгандыр.
Бакеев. Мин ышанмыйм андый дару барлыгына. Булган сурәттә дә аны табып юк итәргә кирәк. Ришвәтчелек дип... Рәхмәт йөзеннән бирелгән бүләкләрне ришвәт дип атап булмый инде. Кемдер бүләк урынына акчалата ала, ансы да җинаять дип саналырга тиеш түгел. Мин врачларыма бүләк яки акча алмагыз дип әйтә алмыйм. Ә зуррак масштабта алганда, без яши торган системаны сез үзегез миңа караганда да яхшырак аңлыйсыз. (Мусинга.) Яше-рен-батырын түгел, гафу итегез, Мусин әфәнде, сезнең наркоман малаегызны төрмәгә утыртмыйлар, чөнки прокурорның малаен армиядән коткарып киләсез... Шулай бит инде? Мин прокурор малаена ялган заключение бирми булдыра алмыйм, чөнки бүлнисебезне, поликлиникабызны күпме комиссияләрдән, тикшерүләрдән саклап килә ул. Бу бәйләнешләрдә, бу багланышларда акчасыз, ришвәтсез нишләмәк кирәк! Ничек инде бер-береңә ярдәм итмисең?! Ә сез ниндидер пүчтәк ришвәтләр өчен кайгырып утырасыз. Сез, Мусин әфәнде, миңа ачуланмагыз, мисалга сезне телгә алганым өчен. Без сезнең белән чит-ят кешеләр түгел...
Мусин. Дөрес, дөрес. Шуңа күрә чын күңелдән котлыйм сезне гәҗиттә чыккан опровержение белән!
Әхмәдиев. Сөенерлек бернәрсә дә юк әле. Ни гаҗәп: барыгыз да гәҗиттә чыккан опровержениегә куанасыз!
Мусин. Ана гади халык та куана. Гади кеше дә адым саен кемгә дә булса акча төртә.
Бакеев. Улыгызның хәле бу арада ничек соң?
Мусин (йөзе караңгылана). Ярый, ярый. Рәхмәт инде сезгә.
Бакеев. Карагыз аны, упкын өстендәге кыя кырында йөри улыгыз.
Мусин (тирән сулап куя). Заманы шундый аның. Илнең астын өскә китерделәр дә...
Әхмәдиев (сигареткабыза). Ә сез үзегез читтә идегезме илнең асты өскә килгәндә?
Мусин (паузадан соң). Мин күптән түгел астына сия торган бер малайны армиягә җибәрдем. Призывниклар җитми. Кем гаепле? Военкоматмы? Беләсезме, улларын армиягә җибәрмәс өчен күпме кеше тырыша? Военкоматны гаепләргә генә торалар... Иң беренче чиратта зур чиновниклар йөри малайларын армиядән коткарып. Илгә хезмәт итү почетлы дип санамагач, ул чиновникларның патриотизмьша ышанасызмы? Ждваплы урыннарда утыручылар илгә шундый мөнәсәбәттә булгач, аларда ватан хисе булмагач, бу ил нишләсен?! Ничек ришвәтчелек чәчәк атмасын?!
Бакеев. Соңгы вакытта зур чиновниклар гына түгел, аз гына мөмкинлеге булган кешеләр дә улларын армиягә бирмәү артыннан йөриләр. Иң ярлы, иң мескен кешеләрнең генә уллары бара армиягә.
Әхмәдиев. Акчасы булмаган, блаты булмаган мескен кешеләрнең генә малайларын армиягә алгач, аның армиясе дә мескен инде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Бармы Ришвәткә Дәва?... - 2
  • Части
  • Бармы Ришвәткә Дәва?... - 1
    Общее количество слов 4187
    Общее количество уникальных слов составляет 1799
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Бармы Ришвәткә Дәва?... - 2
    Общее количество слов 4207
    Общее количество уникальных слов составляет 1882
    34.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Бармы Ришвәткә Дәва?... - 3
    Общее количество слов 2320
    Общее количество уникальных слов составляет 1190
    41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов