Latin

Баләлы Балалар

Общее количество слов 701
Общее количество уникальных слов составляет 528
39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Абзар-кура тирәсендә кия торган күпне күргән сырган бишмәтен төймәли-төймәли Зәкияттәй бакча ягындагы коймага атлады. Кичтән казык башына элеп куйган сыер сава торган чиләктән җилләр искән иде. Зәкияттәй өчен чиләк югалу – җир тетрәү белән бер булды, чөнки бу изге чиләккә аннан башка бер генә җан иясенең дә кагылырга хакы юк: ул аны бик кадерләп һәм чиста итеп тота иде.
-Хәйбрахман! - дип аваз салырга өлгермәде, өйалдында шалтыраган-дөбердәгән, иренең аты-юлы белән кычкырган тавышы ишетелде:
-Анагызны силсәвиткә чакырасы! Кайсы тинтәге куйган инде бу чиләкне юл өстенә!
-Ай, Ходаем, балаларның пес итә торган чиләге өстенә менгән инде әллә?
Сап-сары итеп мунчалалап ышкып юган баскычына нинди су түгелгәнен күзаллап, Зәкияттәйнең яман ачуы чыкты.
-Җәй уртасында тышка чыксалар, арт шәрифләре өшерме әллә!—дип ир хатынын битәрләде.
-Караңгыда куркырлар, шәһәрдә бит бәдрәф өйләрендә!
-Куркытырсың аларны! Әнә бүген дә таң әтәчләре уяна башлагач кына кайтып яттылар.
Ир белән хатын күпме сүз көрәштергән булыр иде, урам яктан күршесенең:
-Зәкияттәй, сыер-сарыкларыңны чыгар, түбән очка үзем генә куып алып барам, -дигән тавышы ишетелде.
-Бәрәкалла, көтү куар вакыт җиттемени соң инде? Мин торганда сәгать дүртне генә суккан иде, югыйсә! Чиләгем дә әллә кая киткән, -дип Зәкияттәй нәрсәгә тотынырга белми чәбәләнде.
-Ах, шельма, Максның гына эше бу!-дип ире хәйләгә тиз төшенде.-Уникедән соң калсагыз, келәне бикләп куям, дип куркыткан идем, сәгать угын кирегә күчереп куйган, ә! Торсыннар гына әле!
Зәкияттәй кулына эләккән беренче чиләкне алып абзарга сыер саварга, Хәйбрахман абзый сарыкларын чыгарырга йөгерделәр.
Өйалдында йомшак мендәр-түшәктә изрәп йоклап ятучы оныкларның гына әби белән бабайның чабышуында гамнәре юк иде.
Аларның чыр-чу тавышына йокы аралаш Макс:
-Что за базар с утра! –дип башын юрган астына чумырды.
Ә Эля өшеп уянды. Юрганы идәнгә төшкән икән. Төнге йомышка куйган чиләкне тапмагач, әбисенең кырыгынчы үлчәмдәге кәлүшләрен лаш-лош сөйрәп бәдрәфкә китте.
-Нәрсә дип приперли без бу авылга! Бәхетлеләр диңгез ярында кызына. Авыл һавасы файдалы имеш! Кичәгедән соң баш чатный әнә. Әллә нәрсә бирделәр шунда чәйнәргә, шабашник үзбәкләрдән алдык, диделәр. Болай үзе здорово кайфанули, бүген генә күңел болгана, как беременная!-дип эченнән мыгырдана-мыгардана бәдрәфкә барып кайтты да суынырга өлгермәгән юрганы астына песи баласы кебек кереп йомарланды.
Зәкияттәй сөтен аертып, кош-кортына җимен биреп, эш бетереп килгәндә капкадан сөмсере кара коелган бригадир Сафа килеп керде.
-Сезнең оныкныкы диделәр, - дип хак та Максның кепкасын сузды.
Мондый "мөгезле" супер-хит кепка авылга бер генә иде.
-И, Сафа, рәхмәт инде, мәшәкатьләнеп китергәнсең, –дип шатланыргамы-кайгырыргамы белмәгән Зәкияттәй кепкага үрелде. Әмма тегесесенең кепканы бирергә исәбендә дә юк иде.
- Мәшәкать түгел бу, әкәмәт! –дип болай да монголныкы сыман кысык күзләрен тагын да кысып бетереп мәкерле елмайды бригадир. –Беләсеңме кайдан таптым мин бу баш киемен?
Зәкияттәй сораганчы, җавабын да кайтарды:
-Тавык фермасыннан!
-Шуннан ни?-дип сүзнең дәвамын көтте Зәкияттәй Сафаның тел төбен төшенмичә.
-Шуннан – шул, оныгың колхоз фермасыннан тавык урлаган!
-Ни сөйлисең, булмаганны!-дип Зәкияттәй чәчрәп каршы төште. – Кәҗүнни тавык түгел, өй тавыгын да ашамый ул!
-Ашамас шул, 20 тавыкны бер атнада сыпырткач! Без төлке ияләшкән дип торабыз, ә ул ике аяклы төлке булып чыкты.
Бабасы Максны утлы табага бастырды.
-Че, мин один что-ли, авыл малайлары котыртты!-дип Макс борынын мыш-мыш тарткалап акланырга тырышты. –Аларның әрәмәдә уха пешерә торган урыннары бар, ышанмасаң, әнә чыгып кара.
-Әллә сөт чиләгемне син ухага алып киттеңме?-дип Зәкияттәй ике арага утлы таяк тыкты.
Ачудан бабасы оныгы сикерерлек итеп арт шәрифенә каеш белән берне шәп кенә тартып куйды.
-Тәрбия җитми боларга, тәрбия! Ата-аналарын әйтер идем! Чеп-чи татар авылында туып, әллә ниткән исемнәр такканнар үзегезгә! Эт белән мәче кушаматы сыман! Авылдан калага качкан булып! Әнә балалары әдәм рисваена калдырдылар! Авылдашларга ни йөзең белән күренерсең?-дип йөрәген уды Хәйбрахман агай.
-Что ты переживаешь дед? –дип Макс аны юатмакчы булды. –Авылныкылар бездән яхшырак дисеңме? Мин, вообще, 20 тавык ашамадым. Мин кунакка кайтканчы унысының сөякләре генә калган иде инде. Ышанмасаң, әнә, Элядан сора.
Утка ялкын өстәгәнен сизми дә калды егет.
-Әле аны да бозык юлга сөйрәдеңме?-дип янә кабынды бабасы.
-Нигә ияртим, авыл кызларына ияреп үзе килде.
-Кызлардан да оялмыйсыз этлек эшләргә, ә?
-Алар үзләре закускага тавык ите сорадылар.
-Закускалап эчеп тә яттыгызмы, шайтаннар!
Бабай белән әби башларына тотындылар.
-Нишләсен соң ул яшьләр? Клубта йозак, мәктәпнең спорт залында – йозак, ә эшмәкәр кибете – көне-төне эшли! –дип үзенчә акланды Макс.
-Вәт барып чыктылар! Без тагын сезне шәһәрдә бозылмасыннар дип авылга кайтарттык, ә монда! Иртәгә үк, юк, бүген ук калагызга озатабыз үзегезне! -дип бабакай соңгы сүзен кистереп әйтте. -Баләгездән баш аяк!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.