Latin

Бакыр Акчалар

Общее количество слов 1035
Общее количество уникальных слов составляет 749
39.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Поэма
1
Шәп яшибез...
Яхшы ашыйбыз да,
«Хором»нарда гына торабыз,
Күршеләрдән уздырырга теләп
Катлы-катлы йортлар корабыз.
Шәп эшлибез...
Гектарыннан кырык(!)
Центнер ашлык урып-сугабыз,
Күрәбез дә...
(Юк, юк! Ләм-мим авыз.)
Буш икән лә амбар-бурабыз.
Салам күшәп арган сыерлардан
«Тонна-тонна» сөтләр савабыз.
Менәбез дә «биек» тау башына,
Ялганнарга утырып шуабыз...
Күрсәткечләр яхшы.
Үзебезнең
Күрсәк, күзләр менә маңгайга...
Бер өйрәнгәч, ялган саннар куеп,
Өстәп җибәрәбез ыңгайга.
Шәп сатабыз...
Кибет тулы товар.
Бай-бичәләр йөри сайланып.
Шыр ялангач түгел безнең өс тә,
Булмас, дуслар, шуңа зарланып.
Машиналар чаба, - юллар җитми,
Өлгермисең барыр җиреңә...
Хәер сорап кулын сузган әби, -
Тормыш кайный Рәсәй илендә.
Иске бияләйле сузган кулда
Өч ун тиен - бакыр акчалар...
Тек-тек басып, тыз-быз узган байлар
Ичмасам бер керфек каксалар...

2
Шәп төзибез...
Күккә ашкан саен
Матур йортлар, затлы дачалар
Әллә кайдан арткан исерекләр
Подвалларга кереп качалар.
Шул пычракта алар парлашалар,
Бер-берартлы бала табалар...
Ялан кебек йортта ялгыз яши
Бала бакмас «чибәр апалар».
Ил шәп яши.
Шәп яшәгән саен
Арта ятимнәрнең саннары...
Дәвалаплар бетеп булыр микән
Тумас борын кыйган җаннарны?!
... Ил шәп яши.
Айдан айга җанын
Асрап арыса да ил халкы,
Зарланырга,
Үзгәртергә, ахры,
Юк теләге, көче,
Юк хакы.
Җилекләрен суырыр ссуда алып,
Халык җиһаз җыя, төзенә.
Айның азагында банкларга
Бурычлылар чират тезелә.
Яхшы яши Рәсәй.
Калаларда
Күз камашыр оҗмах төсләре.
Әй, караңгы, җырсыз, моңсыз, тынсыз
Ятим калган авыл өсләре...
Чәчелмәгән басулардан килгән
Әрем исе кисә сулышны.
Ташланган җир бирәме соң инде
Отчетларда язган табышны?!
Байлар сатып алган авылымны
Алда яхшы тормыш көтәрме?
Башкалар күк ташлап киткән мине
Туган җирем гафу итәрме?
Әй, мин генә түгел хыянәтче.
Балаларың - байлык коллары
Рәхәт тормыш эзләп чыгып киткән,
Төшенә дә керми кырлары...
Хәтта яшьлегендә «тимер ат»ны
«Җигә» алган герой-әбием
Дер калтырап торган тәрәзәсен
Кадаклады мескен өенең.
Үзе сөргән, чәчкән кырлар аша
Зур калага таба атлады.
Тапты улын.
Тик сыймады гына.
Авылга да кире кайтмады...
Туңгандыр да, яңгандыр да, ахры.
Йөзкәйләрен күрсәң, - куркырсың...
Бияләйле кулда хәер акча.
Нигә бик аз? Нигә бакыр соң?!
Илебез бай.
Миллионерлар күп.
Бай түрәләр илне әйдиләр.
Ник кулларын сузып басып тора
Юл читендә герой-әбиләр?

3
Бездән яхшы яшәсеннәр, дибез,
Балаларга байлык телибез,
Буйлар җитмәгәнгә үреләбез,
Бурыч артлы бурыч түлибез.
Тик баеган саен бәхет кенә,
Күңелдә нур гына артмый шул.
Кесәләрдә акча арткан саен
Яннан азган нәфес атлый шул.
Тик баеган саен изгелекнең,
Намус, аңның төшә кыйммәте.
- Ишеттегезмәле, нефтьләргә
Хуҗа булган Саран Гыйззәтне?
Ир - хатынны, хатын - ирне белми
Эчеп-тузып яткан җирендә
Үлеп киткән, ди, бит исерек килеш
Шул өч катлы иркен өендә.
Өе иркен, тик җанына гына
Кысан булган инде, күрәсең...
Я, табыгыз череп баюлардан
Бик бәхетле булган берәрсен!
Тик нигә соң һаман ашыгабыз?
Дөньяң җитсә, диләр, кителә.
Барыбер дә теге дөньяларга
Байлыкларны ташлап кителә...
Их, әбиләр, биргән хәерләрем
Үзгәртә дә алмас тормышны.
Кешелек бит ничә гасыр буе
Ике япьле пычак-язмышлы.
Яхшы яшим, диеп бөккән билне
Турайтып та кайчан өлгергән?
Байлык өчен азмы сугыш-кырыш
Илне, җирне суккан, бөлдергән?
Азмы кеше башын кеше ашап,
Нәфес коткысында биегән?
Җәллад кылычының үткеренә
Горурларның башы иелгән...
Тик баеган саен нидер җитми,
Эзләнгән ул кеше-бәхетсез.
Эзләгәнен тапмый түбән таба
Тәгәрәгән. Калган тәхетсез...
...Шәп яшибез.
Акчаларны «көрәп»
Алалар да «хором» төзиләр.
Кадерләрен белми тапканының,
Азгынлыктан «бәхет» эзлиләр...
Байлык арткан саен акыл артмый,
Бәхет артмый.
Күңел киңәйми.
Иномарка машиналар уза.
Әбиемә хәер бирәлми...
Комсызлыкның шәпле чанасына
Утырмаска иде ничек тә,
Шул алдаткыч келә торсын иде
Кешеләргә ачык ишектә...
«Хором»нарга кызыккан нәфесне
Хәрәмнәрдән саклап булырмы?
Бакырларга хәҗәт калып берчак,
И, сузмасам иде кулымны...

АЛМАЛЫ ҮЛӘННӘРЕМ
Шигырьләр
Сагындым туган йортымның
Алмалы үләннәрен.
Иң беренче адымнарга
Мин шунда өйрәнгәнмен.
Үләннәрдән алма җыйган
Бәхетле чак, ник уздың?
Хәзер уйный үләннәрдә
Бер түгел, ике кызым.
Алмалы үләннәремне
Яратып сулар сибәм.
Бармый торсам туган якка,
Сагышларымнан кибәм.
Кызыма, дип, сулар сибеп
Үстердем үләннәрне.
Йомшак булсын - чак атларга
Аның өйрәнгән мәле.

Киңәш.
Абына, егыла бала,
Өзелә йөрәк.
Өзелсә дә, кызганма син,
Түзәргә кирәк.
Берсендә алып иркәлә,
Икенчесен - түз.
Елмаерга өйрәт аны
Яшьләнсә дә күз.
Йомшак келәмгә егылып
Чыныксын бала.
Күгәргән, авырткан үтә,
Чыныгу кала.
Бөгелмәслек, егылмаслык
Ир булып үскәч,
Сөярсең, егылган сабый
Исеңә төшкәч.

«Бәхет пилмәне»
«Бәхет пилмәне» эшләдем
Кызым кушканга күрә.
Кызым шаян, кызым өлгер,
Барын да белә, күрә.
Ничә ачып, ничә япты
Балалар аш бүлмәсен.
Көтеп йөреп, көтек булды
«Бәхетле» аш бүләсем.
Түгәрәк өстәл өстендә
Биш тәлинкә, тәмле ис.
Пилмәннәр ала балалар -
Күңелләре түзми һич.
«Бәхет» тә юк, кәеф тә юк,
«Аппетит» дигәнең дә.
Күзлиләр калган пилмәнне,
Ис китми биргәненә.
Минем кашыкны күзәтә
Балаларның күзләре.
Берчә көтеп, берчә куркып,
Тын да алмый үзләре.
Тәлинкәмдәге «бәхет»не
Бүлеп өләштем өчкә.
«Бәхет»сез торган өстәлгә
Аппетит кайтты көчкә.

Юлсыз калдым.
Урман артларына яшеренеп
Яши авыл. Онытылган авыл.
Юлын гына түгел, өйләрен дә
Күмгән инде, күмгән карлар явып.
Кушымта:
Юлсыз калган авыл уртасында
Әнкәй көтә газиз балаларын, -
Юлсыз калдым тормыш ачысында,
Җил камчылый күңел яраларын.
Яраларга өрер, саклар, яклар,
Мин таяныр кешеләрем кайда?
Юлсыз, ялгыз калдым бураннарда,
Китерәлмим тормышымны җайга.
Кушымта.
Урман артларында яшеренгән
Авылыма кайтам карлар ярып.
Дәвалачы, әнкәй, бәгыремне
Үзең генә белгән сүзләр табып.
Кушымта.

Суган тактасы
Әнкәй суган турый елап.
Тактасы бик искергән.
Ахры, әнкәй кебек ул да
Төрлесеннән кичергән.
Чокырланган уртасында
Туралгандыр күп нәрсә.
Җыерчыклар тирәнәя, -
Нидер исенә төшсә...
Шул тактага әнкәемнең
Яшьләре түгелгәндер.
Ул яшьләрнең күп өлеше
Суганнан түгелдәдер...
Өтәләнеп аш өлгерткән
Чакларыдыр исендә.
Җаннар телгәләнгән чакта
Такта уеп киселә...
Кушып суган ачысына
Ачы әрнү яшьләрен
Сеңдергәндер шул тактага
Бүл ми-өзми эшләрен.
Минем өлеш тә бар монда.
Егылып, елап кергәч,
Әнкәй бармагын «тураган»
Минем йөземне күргәч...
Кешеләргә, балаларга
Күрсәтми елыйм, дисәң, -
Бик җайлы суган тактасы.
Суган елата, киссәң...
...Турап бетте. Яшен сөртте.
Миңа карады көлеп.
Тактасын аш бүлмәсенең
Түренә куйды элеп...

Бәхет
Бәхет кайда? Кем өчендер
Буе җитмәс айдадыр;
Кем өчендер, ат булыр, дип
Өметләнгән тайдадыр.
Кем өчендер бәхеткәе -
Акчалы Себерләрдә.
Дөньядан туйганнар өчен
Караңгы каберләрдә.
Бар адәмнәр - бәхет эзләп
Йөзә хәмер күлендә.
Тик бәхет дигән төшенчә
Юк шул шешә төбендә.
Кемдер бәхет дигән булып
Якын күрә тәхетне,
һәркемнең дә үз кануны,
Үзе төсле бәхете.
Бәхет кайда? Минем өчен
Ул бары янда гына.
Айда түгел, байда түгел,
Тик сөйгән ярда гына.
«Әнкәй!» диеп балаларның
Сузылган кулларында.
Телим алар киләчәктә
Бәхетле булганын да.
Бәхетемнең бер өлеше
Әткәйдә, әнкәйдәдер.
Туганым белән киткәндер
Кайтмаска - үткәндәдер.
Туган йортым үләненә
Бер ятып әйләнсәмме!
Тулып ташар күк бәхетем
Яшь булып. Бәхеттәнме?
Кәр минутның үз кайгысы,
Үз бәхете буладыр.
Дөнья кума. Шул минутта
Син бәхетле була бел!
Бәхетеңне күрә бел!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.