Latin

Әйтер Идем Исемен...

Общее количество слов 245
Общее количество уникальных слов составляет 187
50.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
60.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Сайра атлы мин. Авызыңны ерма, үзең дә әллә кем түгелсеңдер әле! Шул синең кебек кабак башлы, ерык авызлы малайлар "балык консервасы" дип кушамат такты да инде мәктәптә укыганда. Тапканнар исемен! Ул әти-әниләр балаларына исем кушканда ни уйлыйлар икән?! Исем төймә кебек түгел шул, тектең дә, бер заман төшеп калыр, димә, гомерлек.
Шул исемем аркасында күрмәгәннәр калмады. Яшь чак. Күрше авылы егете кичен артымнан озата килде.
- Әйдә, танышыйк, - ди бу.
- Сайра, - дим.
- Сайрар идем, кош түгел шул мин, - ди, бичара, үзенчә аңлап.
Бер бәхетең китсә, китә инде ул. Шәһәр дискотекасында чибәр генә егет биергә чакырды. Гадәттә сүзне танышудан башлыйсың.
- Давайте знакомиться. У меня имя, конечно, странное, - ди бу русча. - Нафик.
Минеке дә Гөлчәчәк түгел анысы, тик моның хәлләре тагын да яманрак икән!
Их, элек булган ул, ичмасам, исемнәр! "Бибисорургөлҗамалкаем", - дип сузыплар җибәрсәләр, ничек күңелләрең эремәсен!
Сиңа тотсыннар да балык исеме кушсыннар әле. Берәр татарча белер-белмәсе "Сарра" яки "Сар" гына дип эндәшсә, нинди мәхәббәт, ди, булган хисләрең дә бозланып катыр.
Әнә, Галияләр турыннан кичен авылда егетләр:
- Галиябануым, сылуым, иркәм, - дип җырлап узалар иде. Безнең турга җитә башласалар, башымны мендәр астына яшерәм.
- Балык кап, яр өстендә ялтырап ят, - дип үртәрләр сыман.
Их, күктән Йолдыз булып атылсаң иде, Кояш булып нур сипсәң һәм Миләүшә, Ләлә, Сөмбелләр булып хуш ис бөркесәң иде дә, Карлыгач булып очсаң иде. Берәүнең йөрәгенә Наз булып иңсәң иде дә, ул сине гомере буе йомшак, ягымлы исемең белән атап дәшсә иде!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.