Latin

Ай Нуры - 1

Общее количество слов 4690
Общее количество уникальных слов составляет 2254
38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(повесть)
Идел өстендә
Төн. Ай. Тынлык. Хәтта камышлар да кымшанмый, әйтерсең дә җилнең дә кайдадыр оясы бар. Шунда кереп йоклаган да ял итә. Бары тик ай гына йокламый. Дөньяга ул бердән-бер хаким. Карачы, ул су өстенә көмештән туп-туры юл салып куйган. Кемгә? Ни өчен? Су анасы өченме бу юл, берәр алиһә-фәрештә өченме? Бу юл пыяладай тигез су өстендә шулкадәр ачык, шул тиклем дә фани күренә һәм дә ышандыра, менә, яр читеннән зуррак атлап көмеш сукмак өстенә бас та, атла да кит.
Ләкин, шулай да бар нәрсә дә йокламый икән. Дөньяда шундый килбәтсез, имәнеч сүз бар – браконьер. Менә алар йокламый торган ерткыч инде. Шундыйларның берсе, әнә, үзенең барлыгын да белдерде. Башта сак кына, чак кына дигәндәй, ишкәк тавышы ишетелде. Берәү браконьерлык итәргә чыккан, ә ишкәк беркетмәсенә бер-ике тамчы май тамызырга башы җитмәгән, дип уйлады Таймас. Бу тавышка караганда Гыйльмад карт булырга тиеш. Хәзер ул ай сукмагына җитәчәк һәм шул чакта ачык күренәчәк. Таймас кулына биноклен алды. Дөрес чамалаган, бу Гыйльмад иде. Көмеш юл нурын кискәндә аның бөкрәеп торган какча гәүдәсен генә түгел, кырын салган башлыгы, ярты гасыр тәмәке исе сеңдергән мыегына кадәр ачык күренде. Приколга китеп бара. Ярый, барсын, тотылмаган – бур түгел. Балык тотсын башта, ә кайтканда Таймас аның үзен эләктерер.
Инспектор күзләрен йома. Ай нурын ул икенче төрле итеп тә күргәне бар. Бүген бу күк җисеме стенага эленгән көзгедәй бер урында тора, ә самолетта очканда янәшә барган кебек күренә. Нинди генә тизлектә очма, ай бер генә чеметем дә артта калмый – гүя ул самолет белән бер бөтен, күзгә күренмәгән ниндидер көч аларны бергә бәйләп куйган. Бары аэродромга төшкәндә генә ай үз урнында, болытлардан өстә торып кала. Җиргә төшеп баскан очучыга, күккә карап, әле генә самолет белән тиңгә-тиң очкан айның хәзер инде кара күк йөзендә кадакланган кебек торуын күрүе гаҗәп иде. Бу илаһилыкка күнегеп, гади хәл итеп кабул итүе дә мөмкин түгел шикелле. Ә йолдызлар! Алар эре, якты һәм бик тә чын кебек, гүя самолетны бераз югарыга күтәрсәң, ул йолдызларга бәрелә башлар, һәм алар, бриллиант кисәкләре шикелле, чык-чак килеп, очкыч тәрәзеннән кайпылып очарлар кебек. Әллә киресенчә, самолет үзе кыйралып төшәрме? Бу хис кайчак шулкадәр чынфани тоела, хәтта самолетны өскә күтәреп, йолдызларга бәрдереп карыйсы килә башлый.
Өстә йолдызлар, аста утлы кузлар. Шәһәрләр, авыллар сибелеп яткан күмер кебек янып артта кала. Бу утлар инде йолдызлар кебек салкын түгел, алар кеше кабызган утлар. Анда җылылык, анда яктылык, анда ныклы җир, ышанычлылык. Шуңа да, күк йөзе никадәр генә ымсындыргыч булмасын, очучы, аэродром катылыгына төшеп баскач, җиңел сулап куя.
Балык сакчылыгы инспекторының да эше, чак кына булса да, шуңа охшаш. Төнге караңгылыкта моторлы көймәдә алга томырыласың, баш өстендә шул ук йолдызлар, алар суда чагылып күк йөзенең икенче бер күчермәсен тәшкил итә. Җиһан күзе шикелле мәңгелек каравылчы – ай да ияреп йөри, аста кара су, самолет сыман ук көймә дә чайкала, дерелди, гүли, хәтта, тере җан ияседәй, көчәнә кебек. Тик, биредә аеруча сак булырга кирәк, елганың ике яры, утрау, борылмалары, дигәндәй. Күзеңне ачып бармасаң бәлагә таруыңны көт тә тор. Җитмәсә, кызганычка каршы, елга өстендә син бер үзең түгел, браконьерлар барда һич тә төн матурлыгына хозурланып, иркенчелләнеп йөреп булмый.
Таймасның уйларын дөресләгәндәй, көнчыгыштан гыжылдаган тавыш ишетелде. Бу гыжылдауның нәрсә икәне билгеле – көймә моторы. Безнең Рәсәй моторлары балта белән чапкалап эшләнгән шул, тавышы әллә кайдан ишетелә. Бу кемгәдер ошамыйдыр, ә менә балык сакчылыгы инспекторлары тавышлы көймәне “ярата” инде – тотуы җиңелрәк. Тик, соңгы елларда браконьерлар япон моторлары белән кораллана башлады, алар инде әнә шул гыжылдаудан артык тавыш чыгармыйлар.
Бу көймә зур гына иде, ике кеше утырган. Алар ай сукмагын кисеп үтүгә Таймас та кузгалды. Тик, моторын кабызмады – кулына ишкәкләрен алды, браконьерлар ишетеп калса, инспектор килә дип түгел, ә үзләре шикелле үк бер туймас тамак йөри дип уйлаячаклар.
Мөслим белән Ураз ятьмәнең камышлык ягындагы башын тапкач, аны сак кына күтәрә барып бер-бер артлы балыкларын ычкындыра башладылар. Эре генә корбан балыклары эләккән, берничә чуртан, судак бар. Болар эшкә мавыгып сизми калдылармы, әллә инспектор шайтан кебек су астыннан килеп чыктымы, кинәт күзне камаштырырлык фара яктыртты һәм котны алып рупор аша әйтелгән сүзләр яңгырады: “Балык бармы, егетләр?!”
Мөслимнең кулыннан ятьмәсе төшеп китте, ә Ураз бөтенләй тиле кеше сыман: “Бар,”- дип куйды. Су сакчысы көймәсенең моторын бер үкертте дә, болар янына килеп тукталды.
- Булса, ягез әле, тиз генә минем көймәгә аударыгыз!
Браконьерлар болай әллә кайдан килгән куркыныч кешеләр түгел икән, моннан биш-алты чакрымда гына утырган Комъяр авылы егетләре - “үз” кешеләр булып чыкты. Болардан куркырга кирәкми, тамак хакына авыр җинаятькә бармаслар, шуңа кайчак Таймас мондыйларга йомшаклык та күрсәтеп куя иде. Бу юлы да ул биш-алты эре балыкны үзләренә калдырырга рөхсәт итте.
- Ә ятьмәгезне җыеп тиз генә миңа бирегез инде, дуслар.
- Алмагыз инде, иптәш инспектор, карап торган байлыгыбыз шул бит безнең.
- Алай ук без браконьерлар да түгел инде, мохтаҗлыктан гына чыккан идек, - дип акланды икенчесе. – Леспромхозны бетергәч, эшсез калдык, ачка үлеп булмый ләса.
- Юкны сөйләмәгез, егетләр, әйдәгез, алайса, бу балыкларны үлчәп карыйк, бозау авырлыгы бар монда. Димәк, сез бер бозау суйган кадәрле итле булгансыз. Ел буена ничә тапкыр болай тотасыз? Исәпләсәң, бәләкәйрәк бер көтү мал итен ашап бетерәсез булып чыга. Ачка үлү түгел, бер авыл бирән ашатасыз, ахры. Акча юк, дисәгез, көймәгездә япон моторы. Аның күпме торганын беләм мин.
- Анысын Себердәге абый алып биргән иде. Елга буенда яшисез бит, дип күрсәткән игелеге инде.
- Мин дә игелек күрсәтәм, көймәгез, моторыгыз үзегездә калды, өйдә ятьмәгез тагы да бардыр. Әгәр бәхәсләшсәгез, әйдә, протокол төзибез, бу эшегезнең күпмегә төшкәнен күрерсез.
Булдыксыз кәсепчеләрне озатып җибәргәч, Фазылханов уйга калды. Бу егетләр нишләп әле үз авыллары янында балык тотмый монда килгәннәр? Кичә урамда милиционерлар белән сөйләшеп торганда Комъяр авылы янына барам, дип әйткән иде шул. Димәк, шулар арасында бу авыл кешесе дә булган һәм боларны кисәтеп куйган. Ә бу комсызлыр, өйләрендә ятасы урынга, Камышлы култыкка килгәннәр. Янәсе, инспектор безнең якта йөри, ә без монда иркенләп балык тотабыз.
Әйе, Комъяр авылы янында бер-ике төн булырга туры килә, дип әйткән иде Таймас, ә соңгы минутта ниятеннән кире кайтты. Болай бик шәп килеп чыкты ләса, әгәр браконьерларның үз “колаклары” бар икән, андый кешеләрне ачыкларга кирәк. Көндез, җаен китереп, бүген төнлә шул төшкә барам әле дип ычкындырасың да, үзең бөтенләй икенче җиргә киләсең, браконьерларны аулыйсың. Ярар, тәҗрибә шулай җыела торгандыр инде ул.
Йолдызлы төн
Башкалада тегеләй-болай сугылып йөри торгач, Кәүсәрия автобуска соңлады да куйды. Аның бит автовокзалы да шәһәрнең әллә кайсы җирендә, барам дисәң, тиз генә килеп җитеп булмый. Кассирның соңгы автобус китте диюе башка суккан кебек булды – кунарга танышлары юк, кунакханәгә юлланырга дисәң, акчасы чамалы. Таксие дә арзан түгел. Инде хәзер нишләргә? Ул тәмам коелып төшеп йөрәге шомлануына әлсерәп торганда ишектә бер ир күренде, бәй, таныш кешегә охшаган ләса. Бу бит балык сакчылыгы инспекторы Фазылханов! Ул мәктәп янында гына бушап калган йорт сатып алган иде, шуны ремонтлап маташа, ә укытучылар үтеп-сүтеп йөри. Ирсез хатыннар ялгыз ир белән кызыксынмый каламыни. Кыскасы, Кәүсәриянең бу ирне күргәне бар иде, шуңа таныды.
- Абызбайга кайтучылар юкмы? - диде Таймас.
- Мин Абызбайга! - дип, көтмәгән шатлыктан кычкырып җибәрә язды Кәүсәрия.
- Бик яхшы, әйдәгез, кайтабыз.
Ни әйтсәң дә, җиңел машина шул инде, автобус шикелле адым саен тукталмый, шуңа да чакрымнар бик тиз артта кала башлады. Шәһәрдән ерагайган саен юлда машиналар азая бара, водительләр иркенәеп китә.
- Бик җай килде әле, сезне очратуым һәйбәт булды, - дип сүз башлады Таймас.
- Алай дип мин әйтергә тиешмендер инде. Автобус киткән, ә миңа иртән эшкә чыгасы бар. Сез булмасагыз, нишләр идем икән?
- Шуның өчен автовокзалга сугылдым да инде, мин әйтәм, берәр кеше очраса яхшы булыр иде. Югыйсә, юл озын, бер сүз сөйләшми кайтуы ялкыта башлый.
- Ә мин сезне беләм, сез мәктәп буенда яшисез.
- Дөрес. Мин дә сезне беләм, мәктәп юлында йөрисез.
- Укытучы булам мин. Кәүсәрия.
- Мин Таймас атлы булам. Таймас Фазылханов, балык сакчылыгы инспекторы.
- Күп яшәгән ни белгән, күп йөрегән - шул белгән, диләр, менә бит ничек, бер авылда яшәсәк тә, юлда килеп таныштык. Кызык инде бу дөнья.
- Шулай инде. Өйдә ирегез, балаларыгыз көтә торгандыр, бүген кайта алмам дип уйлагансыздыр әле. Борчылмагыз, без ул автобусны куып җитеп узып китәчәкбез әле.
- Минем ирем юк шул...
Бәй, монысын ник әйтте Кәүсәрия? Аңардан ирең бармы дип кем сорады. Тормышыннан зарлану кебек килеп чыкты бит әле бу, менә сиңа тиктомалдан оят. Бу ир ни уйлар? Ләкин ул “бу ир”нең ни уйлаганын белә алмады, чөнки тегесе бу хакта ләм-мим калды. Кәүсәрия уңайсызлыктан котылу өчен тизрәк телен эшкә җикте.
- Элек кайда эшли идегез соң?
- Хәрби һава көчләрендә хезмәт иттем. Очучы идем. Отставкага чыгарга туры килде.
- Яңа урында ияләшүе кыендыр инде.
- Яңа дип, хәрби кеше күченеп йөрергә өйрәнгән инде, ә менә зәңгәр күк, самолет штурвалы төшләргә керә. Ярый бу эшем шундыйрак, моторлы көймәдә барганда үземне чиксез һава киңлекләрендә очкандай хис итәм. Күк бит ул. Ни өчен кешелек дөньясы борын-борыннан, кадимидән үк күккә күтәрелергә тырышкан? Мин бу хакта бик озак уйландым һәм, ниһаять, аңладым. Күккә күтәрелергә омтылу – хыял ул. Кеше әнә шул хыяллана белүе белән хайваннар дөньясыннан аерылып чыккан, ә ике аякта йөри, сөйләшә белүе белән генә түгел. Хыял кешене гүзәл, якты итә, аңа рухи дөнья ишеген ача.
- Матур сөйлисез.
- Татарча сөйләшә белүемә шатмын әле. Ничә ел узса да онытылмаган.
- Тел – йөрәккә юл, диләр. Туган телне онытырга ярамый. Игътибар иткәнегез бардыр, менә шулай, читтә йөргәндә үз телеңдә сөйләшкән кешене күрсәң йөрәккә рәхәт булып китә.
- Карагыз әле, сез сөйләшкәндә еш кына мәкальләр кыстырасыз икән.
- Шулайдыр. Һөнәрем шул. Халык сүзе, мәкаль - ул бик кызык нәрсә. Аларга ныграк игътибар иткән саен мин үзем өчен ниндидер бер гаҗәеп дөнья ача барам, шикелле. Акыл һәм фәһем дөньясы. Гамәлдә тормышта булган һәм булуы ихтимал булган һәр очракка карата мәкаль табарга мөмкин. Уйлап карасаң, алар булган эшкә баһа бирү белән генә чикләнми икән бит, күп мәкальләр шарт һәм факт бәйләнешен күрсәтә, шулай булса болай була, дигәндәй, алдагысын әйтеп бирә. Әгәр мәкальләргә игътибар итсәң, аларның мәгънәләрен аңларга өйрәнсәң, тормышта бик күп бәла-казаларны булдырмый калырга, яки аларны урап узарга мөмкин булыр иде. Бу җәһәттән алар Коръәнне хәтерләтә. Изге китап та, мәкальләр дә безне дөрес яшәргә өйрәтә, дөньяны дөрес аңлауга юл ача, яшәештә үзебезнең рухыбызны, акылыбызны югары кимәлдә тотарга өнди. Аерма шунда, Коръән Ходайдан иңгән, ә мәкальләрне меңәр еллар буена халык “язган”, алар бөртекләп җыелып килгән халык хәзинәсе. Шушы хәзинәдән файдаланырга өйрәнү – олы максат.
- Анысы дөрес инде, ашыккан – ашка пешкән, дигән сүзне генә истә тотсак та, күпме ялгышлардан хали була алыр идек, - дип килеште Таймас.
Болар шулай сөйләнеп килгән арада шактый вакыт узган икән, инде кояш баеп караңгылык та куера башлаган, ә тагы да ярты сәгатьтән кап-кара төн килде. Кәүсәрия болай соңга калып йөреп өйрәнмәгәнлектән, кызыксынып алга текәлде. Гаҗәп: фара яктысы юлны яктырта, ә ян-якта берни күренми – караңгылык, ул ниндидер кара стена булып реаль басып торган кебек. Гүя дөнья үзе менә шушы тар гына фара яктысы белән чикләнгән. Аннан читкә чыксаң йә шул стенга барып бәреләсең, йә төпсез бушлыкка очасың – һич билгеле түгел, барысы да әкият яки төш сыман.
Район чигенә якынлашуга Таймас машинасын читкә борды. Юк, асфаль юлдан төшкәч тә дөнья бетми икән, машина җай гына үргә күтәрелә башлады.
- Биредә бик матур урын бар, мин анда еш булам, шуннан карап торырга яратам. Тау башына басып кулларыңны җәеп җибәрсәң, үҙеңне очып барган кебек хис итәсең, көчле җил бөтен әгъзаларыңны дерелдәтә. Шунысы тагын, әлеге тау бу төбәктәге иң биек урын.
Кәүсәрия ни әйтергә белмәде, шушы сөйләшүне дәвам итеп романтикага бирелергәме, әллә инде машинадан сикереп төшәргәме. Аның шикләнүен автомобиль хуҗасы үзе дә сизде бугай.
- Борчылмагыз, - диде ул. – Биш минут ял итәбез дә, тагы да алга җилдерербез. Аннары, үземнең яраткан урынымны сезгә дә күрсәтәсем килә. Төн булса да матур ул.
Ярый әле барасы җир ерак түгел икән, машина туктап калды, фаралар сүнде, тычкан уты да калмады.
- Нигә сүндердегез? - дип сорамый түзә алмады ханым.
- Күз караңгыга күнексен. Шулчакта йолдызлар яктырак күренә, галәмнең никадәр матур булуын аңлыйсың.
Дөнья ул кояшлы көнне дә бик матур. Кәүсәрия шул хакта әйтмәкче булган иде дә, тыелып калды: бәхәсләшмәвең хәерле. Ә Таймас машинасыннан чыгып иң калку җиргә барып басты, аның Кәүсәриядә “хәсрәте” булмавын күреп, монысы да якынрак килде. Чыннан да, гаҗәп манзара икән бит. Моннан дистәләгән авыл күренә. Юк, алар авыл булып түгел, ә көлен кинәт искән җил очыргачтын кызарып киткән күмер уйдыклары шикелле. Ә бик ерак, офык артындагы авылларның кызылча, базык кына яктысы күккә үрелә икән. Ләкин үрелеп үк җитә алмый, көчсезләнеп сүнеп кала, шунлыктан, җирдәге ут күзләре белән күктәге йолдызлар арасында калын караңгылык дәрьясы ята. Кәүсәрия ерак-ерак авылларны танырга мазаланганда Таймас күк күзли икән.
- Беләсеңме, Кәүсәрия, элек бит бу йолдызлар булмаган, төнге күк йөзе кап-кара, буп-буш булган, - диде ул, юлдашы өчен көтелмәгән фикер башлап.
- Китсәнә, юкны сөйлисең түгелме?
- Нәкъ шулай, төн бөтенләй булмаган. Кояш белән Ай күк йөзендә икәүләп йөзгәннәр. Бергә булгач, гадәти хәл инде, бер-берсенә гашыйк булып куйганнар. Берзаман болар түзмәгән, Ай Кояшка якынлаша башлаган, ә Кояш алтын нурларын Айга сузган. Тик, аның алтын нур дигәнебез дөньяның иң кайнар ялкыны бит ул. Ай – салкын, Кояш – ялкын, алар ничек кавышсын инде, ут белән су кушылганын кем күргән, кыскасы, боларның бер-берсенә якын килүләре булган, Айга ут капкан, чатыр-чытыр килеп, очкыннар чәчрәтеп яна башлаган. Янып бетәсе килми бит инде, Ай тиз генә Кояштан ераграк китеп күкнең бер ягына качкан, ә Кояш, Айны яндырудан куркып, икенче якка ташланган. Шуннан бирле алар очрашмыйлар икән, Ай төнлә, Кояш көндез генә күк диңгезендә йөзә. Ә Айдан чатнап очкан чаткылар сүнмәгән, алар йолдызларга әверелеп һаман яна, һаман нур сибә икән.
- Ай-һай, бу әкиятне әле генә уйлап чыгармадың микән?!
- Һич юк, Кәүсәрия, үзең күреп торасың бит, Айның бер кырые гына торып калган. Аннары, күз нурыңны туплап яхшылап кара әле, Айда караеп торган таплар бар, яна башлаган, көйгән җирләре бит инде ул.
Кәүсәрия бала-чага әкияте сөйләп торучы бу ирдән көлмәкче булды. Айның карачкыл төшләре ул – тигезлекләр, калын тузан белән капланган җирләре, ә үзе ник урак кебек дисәң – яңа ай, бер ун көннән ул бәлеш шикелле түгәрәк булачак, шул чагында син нәрсә дип әйтерсең, алдакчы Таймас? Шулай димәкче иде, кинәт кенә кире уйлады да куйды. Ә нигә бәхәсләшергә? Нигә булмаганны сөйләргә ярамый, ди? Мондый чакта бик ярый торгандыр. Аю да әйтте аппагым, дип, керпе дә әйтте йомшагым, дип, әгәр кеше күккә гашыйк икән, мактап мактасын. Хыял кешене матур итә, диде бу ир. Әкият тә шул ук хыял бит инде. Элекке очучының йолдызлар турында хыяллануы бигрәк тә табигый хәл. Хыялланырга, хисләнергә өйрәтүе өчен син аңа рәхмәт әйт әле, югыйсә, әдәбият укытучысы башың белән хыял вә хис дигән нәрсәләрдән ерагаеп барасың түгелме?
- Син хыял чүлмәге икәнсең, - диде Кәүсәрия.
- “Хыял чүмече” дисәң, дөресрәк булыр.
- Нигә?
- Очучы булып эшләгәндә берзаман хыялланып киткәнмен дә артык нык биеккә очып менгәнмен. Шунда самолетым йолдызлар тезмәсенә барып бәрелмәсенме! Энҗеләр шикелле тезелеп торган йолдызларны кәкрәйтеп куйганмын. Әнә, күрәсеңме, хәзер ничек кәкре-бөкре булып, чүмечкә охшап тора. Ныграк бәрелгән булсам, өзеп үк төшергән булыр идем.
- Харап итә язгансың бит йолдызларны, ә самолетың коелып төшмәдеме?
- Аңа нәрсә булсын, ул бит тимердән.
Кәүсәрия кинәт кычкырып җибәрде:
- Ай! күрәм, мин кызыл йолдыз күрәм! Кара, ул бит сүнеп-сүнеп ала, безгә күз кыса.
- Кайда?
- Әнә тегендә, уңгарак кара, әнә бер якты йолдыз астыннан үтеп бара.
Таймас күк йөзендәге ят нәрсәне тиз тапты.
- Ий, акыллым, ул бит йолдыз түгел, реактив самолет. Шуның сигнал утлары яна. Минем кебек, онытылып китеп, берәр йолдызга барып бәрелмәсә ярар иде...
Бу ике төн хыялые бер-берсенә бик якын, янәш баскан килеш озак итеп тын калып тордылар. Күк йөзендәге җемелдек кызыл ут күздән югалганчы кузгалмадылар. Шулай итеп сөйләшүләре дә өзелеп торды.
- Ярый, Кәүсәрия, хәзер инде фани дөньяга кайтыйк. Ачыккансыңдыр, бераз капкалап алыйк, - диде Таймас.
Кәүсәриянең ашыйсы килми иде, күңел нишләптер күптән онытылган хисләрдән тулышты, үзен яшь кыз итеп тойды. Ләкин болай төн уртасында тау башында басып торып та булмый инде. Таймас чирәм өстенә җәһәт кенә ашъяулык җәеп, тәгам тезде, ике рюмкага виноград виносы койды.
- Әйдәгез, айлы-йолдызлы дөнья иминлегенә берне тотып куйыйк.
Менә гаҗәп, күпме яшәп мондый тост ишеткәнем юк иде әле, дип игътибарга алды Кәүсәрия, ә үзенең күңеленә хатын-кызларга хас шик төште: “Хәзер башлана, башта матур тост, аннары “син миңа ошыйсың” кебек тозсыз сүзләр, шуннан инде кулын суза башлар. Нишләп мин бер ялгызым таныш булмаган кешегә утырып юлга чыктым? Үләсе килгән бәрән кое тирәсендә уйный, ди, үз башымны үзем бәлагә тыктым, ахры,”- дип уйлады ул һәм, дуслык хисе тоюдан бигрәк ачуыннан бер рюмка виноны эчте дә куйды. Юк, куркуымны белгертергә тиеш түгелмен, югыйсә, бу оятсызлана башлар, дип шөбһәләнде үзе һаман. Тик, берничә минут үтүгә Кәүсәриядә курку дигән нәрсәнең әсәре дә калмады. “ә нигә куркырга тиешмен әле мин, дип, йөрәкләнеп китте ул. Мин унсигез яшьлек кызмыни. Ир хатыны да түгелмен. Гомер эчендә ялгыз җаным бер мәртәбә ир-ат куенында җылынып ала икән, башны ташка орырлык зур гәеп булмастыр. Хатыны юк, димәк, гаилә бозучы да булмам. Үзе дә, каһәрең, әйбәт кенә күренә бит, якын таныш булырга теләсә каршы торуы да дөрес булмас кебек.”Кәүсәрия үз-үзенә хәйран калды. Хатын-кызга беркайчан да ярап булмый, диләр ирләр, дөрес икән. Яңа гына караңгы юлда ир кеше белән ялгыз калуыннан куркып килә иде, хәзер инде күңеле тып-тыныч, “ялгыш кына” кулын биленә салса да разбуй кычкырмас, хәтта үзе тели, шикелле. Менә сиңа ышан хатын-кыз нәфсенә, ала-кола икән ләса ул.
Билгесез, андый хәл була торган очракта Кәүсәрия ни-нәрсә кыланыр иде икән, ләкин “кыланырга” туры килмәде, тагын бер рюмка тотып куйгач, икмәк белән колбаса капкалап алдылар да, Таймас җәһәт кенә “өстәлне” җыештырып куйды. Ханымга кулын да сузмады, чикне дә узмады. Шуның белән әллә ниләр уйлап беткән Кәүсәриянең күңелен вәйран итте. Машинага утыргач, бу хәл гарьлек булып күперде, карасана, әллә Кәүсәрия ирләр күзе төшмәс бичәме, гарипме яки котсызмы? Хатыны юк килеш ни кыланган була, янәсе сезнең кебекләргә исем дә китми. Шуңа ничек үпкәләмисең инде, янымарак килсә дә булыр иде, мин кояш түгел, яндырмам.
Район үзәге инде бөтенләй якын. Ерак җирләрдән кайткан кеше сәер бер хис кичерә. Гүя туган авыл, анда яшәүче һәркем сине өзелеп көтәдер кебек, гүя кайтып җитү белән барлык хәсрәт-мәшәкатьләр юк булыр кебек, гүя анда чиксез шатлык, бәхет көтә сыман. Авылда ниндидер зур үзгәрешләр булгандыр да, читтә калганмындыр кебек, ник киттем әле көненә каласың. Әнә утлар күренде. Ә Кәүсәрия ниндидер уңайсызлык тоя, әйтерсең нәрсәдер көтте дә ул, шуңардан мәхрүм булды. Ай белән Кояш икесе ике якка качкан шикелле, теләгән нәрсәсе барып чыкмады сыман. Әйе, нәрсәдер сөйләшенми, килешенми калды кебек...
- Минем сезгә бер сүзем бар иде, - дип эндәште Таймас, Кәүсәриянең ни уйлаганын сизгәндәй.
- Нинди сүз соң?
- Өй эчен буярга иде. Ләкин бу мәсьәләдә хатын-кыз яхшырак белә, ә мин шыр надан һәм булдыксыз. Кереп карап, нинди төс, нинди буяу сайларга киңәш итмәссез микән? Пычрак эштән чирканмыйм дисәгез, буяп та бирегез әле, дияр идем дә, әрсезләшә белмим шул.
- Кереп карарга була ул, - диде Кәүсәрия. – Берәр ахирәтем белән килеп, буяп та бирә алырбыз. Авыл укытучысы буяу пумаласын да, башка инструментын да тота белә ул. Хәтта дөньясын да тотып ятабыз бит әле.
Шулай диде ханым. Ә күңелендә канәгатьлек туды. Димәк, сүз бетмәгән, сүз әле алда булыр. Югыйсә, Фазылханов Кәүсәрияне чакырмаса, өй буяшырга башка кеше тапмас идеме.

Бәрәкәтле көн
Кәүсәрия үзенең иптәш хатыны Зәмния белән Фазылханов йортына килгәндә әле сигез дә тулмаган иде. Өй тирәсендә шылт иткән тавыш юк.“Утыр әле, утыр, хәзер самовар куярбыз, син киткәч чәй эчәрбез” дип шаярталар безнең якта, нәрсә, әллә бу ир дә шулай кыланамы, үзе безне чакырды, үзе чыгып качтымы? Кәүсәрия, кыюланып, ишекне тартты. Ул бикле түгел иде. Керсәләр, ни күрсеннәр, өстәлдә шактый күп акча ята, шунда ук язулы дәфтәр бите. “Кибеткә барып буяу сайлый торыгыз, мин шунда барып җитәрмен, гафу,”- диелгән. Менә ничек! Командир кебек кыска гына боерык биргән дә куйган. Әйтерсең дә без аның ялланган батраклары. “Ашыккандыр,”- диде Зәмния, хуҗаны яклашкандай. Ярый инде, бер юлга гафу итик, дип, болар бүлмәләрне карарга, үлчәргә тотынды, күпме буяу, күпме обой кирәк, чамаламый булмый бит инде.
- Өе шәп, биредә биш-алты кешелек гаилә рәхәтләнеп яши алыр иде. Бер кешенең шулкадәр мәйдан биләве дөрес тә түгел кебек. Җитмәсә, үзе өйдә дә тормый бит әле, берәү кунак чакырган, үзе чыгып ычкынган, - дип сөйләнде Зәмния кибеткә барышлый һәм, Кәүсәриягә карап өстәп куйды: хәер, кем белә, кешенең әллә нинди планы булуы мөмкин.
- Юкны сөйләмә әле, беренчедән, без кунак түгел, икенчедән, кем ничек тели шулай яши, бездән сорамый.
- Ә сорап куйса? Шундый зур өй алган икән, ялгыз яшәмәс бит инде, кемдәдер өмете бардыр.
Бу сүзләрдән Кәүсәриянең җаны өшеп киткәндәй булды, бик иртә, ифрат вакытсыз әйтелә иде шул алар.
- Әстагъфируллаһ! Син нәрсә сөйлисең? Без монда яхшы кешегә ярдәм итәргә килдек, бары шул гына, - диде ул.
Бу вакытта Таймас район хакимияте башлыгына керү өчен кабул итү бүлмәсендә утыра иде. Кабинеттан ике ят кеше чыгуга Фазылхановка чират җитте. Ул кергәндә район башлыгы Рафагил Нәби улы һәм аның икътисад буенча урынбасары Гариф Риф улы хәйран булып елмаешып утыралар иде.
- Беләсеңме, Таймас, бу кешеләр нинди эш белән йөри, - дип уртаклашты Нәбиевич үзенең гаҗәпләнүен. – Баткан агачны күтәрү белән шөгыльләнмәкчеләр. Ничек, дип сора. Водолазлар алып киләбез, диләр! Менә бит нинди кешеләр була, телләре нәрсә сөйләгәнне колаклары ишетми, мондый эшнең ни икәнен белмиләр, ә үзләре, эт беткә ияргәндәй, бизнес ачмакчылар.
Чыннан да, бу бик кызык иде. Баткан агачны йөзмә кран белән күтәрәләр, ул үзенең грейферын (тешле каптыргычын) төшерә дә бүрәнәләрне эләктереп күтәрә. Төшерә дә күтәрә. Башка берние юк. Водолаз төшереп эзләргә ул бит югалган нәрсә түгел, аннары, аның бер “чумуы” ничә мең сумга барып баса? Менә шундый бала акылы китмәгән бәндәләр юк белән җитәкчеләрнең башын каңгыртып йөри.
- Минем дә шундыйрак йомыш инде, Рафагил Нәбиевич, - диде Таймас. – Беренчедән, бензин бетте, район исәбеннән бераз гына бирә алмассыз микән? Икенчедән, район үзәгендә әйбәт кенә пляж оештырырга кирәк. Траплин, эскәмия, чишенү урыны, гафу итегез, бәдрәфе һәм башка атрибутлары белән. Уйлап караганда, халык күп йөргән вакытта шунда, бәлки, киоск, прокат ачарга да мөмкиндер. Җәй катерга тагылып су чаңгысында йөрергә, кыш балыкчы кирәк-яраклары, каргизәр биреп торырга мөмкин. Балыкчы һәм туристларга ял итү, йоклау урыны да булса иде, димен. Мин үзем, мәсәлән, балалар төркеме җыеп йөзәргә өйрәтә алам.
- Бензин бирә алабыз, - диде район башлыгы, ә икенче тәкъдимең турында уйларбыз. Район үзәгендә пляж төзү ул планга кергән нәрсә, менә шундый киңәшләрне исәпкә алып проектын төзисе генә бар. Киләсе елга пляж булыр. Ни өчен быел түгел дигәндә, анда су сай, елгада су саеккан вакытта, ягъни кыш көне, бульдозерлар белән тирәнәйтергә уйлыйбыз. Яз җитүгә башка нәрсәләрен эшләп куярбыз.
- Рәхмәт, - диде Таймас, - шатландырдыгыз.
- Рәхмәттән тун тегеп булмый, карале, синең үзеңнән районга ни файда, соңгы айда күпме балык тапшырдың?
- Өч тоннага якын балык конфисковать иттем, бу фәлән мең сумлык продукция дигән сүз, шуның өстәвенә браконьерлардан фәлән мең сум штраф түләттердем, - диде Таймас. – Ләкин, минем файдам анда түгел, егерме ятьмә, бер мылтык кулга төшердем, ун кило шартлаткыч...Шуның белән табигатьне саклауга өлеш керттем. Минем файдам шунда.
Башлык түземсезләнеп уң кулын күтәрде.
- Беләм, беләм, Фазылханов. – Кыза башлама. Ярый, килештек, синең тәкъдимнәреңне үтәү мөмкинлекләрен табарбыз. Ләкин, син үзең дә шулай тырышып эшлә.
Таймас, хакимияттән чыгып, тизрәк машинасына утырды, аны төзелеш кибетенә таба куды. Җайлаша белсәң, барсына да өлгереп була икән ләса ул, монда да йомышын йомышлады, ханымнар янына да бик вакытлы килеп җитте. Алар тау кадәрле әйбер алганнар икән, машина күргәч йөзләре яктырды, ыгы-зыгы кыланып, шаулашып шуларны төйи башладылар.
Хәзер буяу заманы үткән, обой ябыштырабыз. Өч бүлмәгә өч төрле обой алдык, сезгә ошар микән? - диде Кәүсәрия.
- Ике укытучы – нәфислек дөньясы вәкилләре – ошаткан икән, минең кебек томана бәндәгә нишләп ошамаска тиеш!
- Ярый, алайса, безгә ышангач. Идәннәрне, ишек-тәрәзәләрне буярбыз, әлбәттә.
- Бик хуп. Күңелегез теләгәнчә эшләгез, миннән сорамагыз.
Кирәк-яракны өйгә ташыгач, Таймас, өстәл әзерләп, кунакларны чәйгә чакырды. Шешәгә тотынган иде, анысын Зәмния кырт кисте:
- Нәрсә, яшь кеше, исерек хатыннар бик сыйфатлы эшләр дип уйлыйсызмы әллә. Алайса, әйдәгез, күбрәк эчик.
Барысы да әзер, хуҗага эш тә калмаган иде. Шунлыктан, Таймас ничек якын-тирәдә генә булса да иделсуны караштырып киләсе соң, дип уйлап утыра иде, аның хәлен Кәүсәрия үзе аңлады, шикелле.
- Китсәгез дә була инде, Таймас. Эшегезне калдырырга ярамыйдыр бит?
- Бер әйләнеп чыкканда әйбәт булыр иде шул.
- Барыгыз, бар, монда үзебез булдырабыз инде.
Таймас янә елга өстендә. Приколда утырган берничә балыкчыны барып карады, табышлары бик хөрт,“бәйләнер” сәбәп тапмады.
- Шыртлака эләгеп тик тора, бүген шыртлака көне булды, ахрысы, - диде янгын сүндерүче Хисам.
Таймас белә инде, һәвәскәр балыкчыларның күбесе янгын сүндерүчеләр, каравылчылар, кыскасы, бер тәүлек эшләп, ике-өч көн ял итүчеләр. Алар шул балык тоту өчен шундый эш эзлиме, әллә эшләре шундый булып вакытлары күп калганга балыкка йөри башлыйлармы, аңламассың, ләкин бер Абызбай авылында гына мондыйлар ике йөзләп кеше җыелыр. Һәркайсы берәр кило гына балык тотса да, ике центнер кыйммәтле, диетик ризык, дигән сүз. Димәк, бу сулыкның һәр гектары синең бодай-борчак чәчүлегеңә караганда күбрәк уңыш бирә. Тик, бу уңышның хуҗасы гына күренми, кадерен белүче юк елганың, бөтенләй юк. Балык үрчетеп, тотып маташканчы японнардан әзерне сатып алуы җиңелрәк бит. Менә шулай, эшләмичә генә яшәргә өйрәнә хәзер безнең ил. Тик, хуҗаның ишәге кебек булмасмы соң? Ләкин Таймас үз уйларын кешегә белгертмәде, балыкчыларга болай диде:
- Их, агай-эне, юкка кимсетәсез шыртлаканы. Аның арка кылчыклары күп авырудан дәва. Бу балыкны бер-ике мәртәбә вак тишекле иттарткычтан үткәрегез дә, котлет әвәләп ашагыз.
- Ярый, шулай итәрбез. Тик песи: “Син нәрсә, диванасыңмы әллә, мин ашамаганны ашап утырасың!”- дип чигәсен боргалап күрсәтмәсме?
Ирләр рәхәтләнеп көлеп алды.
- Әгәр, песиең сөйләшә белә икән, Хисам, шуны да исләп торсын: капкан саен калҗа эләкми. Ара-тирә уразасы да фарыз.
- Анысы шулай инде, елгага “тегеләр” хуҗа булса, безгә аның шыртлакасы да тансык булыр әле.
Таймасның колагы торды.
- Нинди “тегеләр”?
Җавап бирүче булмады, билгеле инде, беркем дә башкалар алдында артык сүз сөйләнеп тормас. Браконьерларның да үз “кодексы” бар, алар бер-берсенә комачауламаска тырыша, коралына, урынына тими һәм бер-берсе турында сүз таратмый. Шунлыктан, Таймас үз соравын оныткан булып, тәмәке көйрәтеп, юк-барны сөйләшеп торды. Аннары янә үзенекенә кереште.
- Син, Хисам, эре бәрделәрне яшереп, шыртлака тотып утырган булып кыланасың, ахры.
- Әйе, ди, сиңа. Бу вакытта нинди бәрде булсын.
- Каяле-кая, күрсәт әле көймә төбеңне, - дип Таймас үзенең көймәсен балыкчыныкына терәп үк куеп үзе түбән караган булды. “Тирән култыкта электрокармак белән тоталар,”- дип, Хисамның пышылдап кына әйткән тавышын ишетте ул.
- Чыннан да, бер юньле нәрсәң юк икән. Болай изаланганчы өйдә йоклап ятсаң, синнән дә акыллы кеше булмас иде, - диде Таймас, балыкчыга рәхмәт белән карап.
- Шуннан эшкә баргач йоклый алмый интегергәме? - дип елмайды тагын анысы.
Менә шундый кешеләр балык сакчылыгы инспекторы өчен ифрат кадерле. Югыйсә, йөз чакрымга сузылган идел өлеше, аның күпсанлы кушылдыклары, җиде районның дистәләгән күлләре нинди хәлдә икәнен күреп белеп бетереп булыр идеме? Электрокармак коточкыч нәрсә ул. Исеме бик гади яңгыраса да, чын корткычлык коралы. Ул болай эшләнә: ике катер бер-берсеннән йөз-йөз илле метр ара калдырып туктала, шулар суга антеннага охшаган электродлар төшерә, аларга куәтле конденсаторлардан кинәт кенә көчле ток бирелә һәм суны “яшен ата”. Ягъни ике электрод арасыннан электр тогы йөгереп үтә. Һәм шул аралыкта булган бөтен балык ток сугудан һушсыз булып корсаклары белән өскә калкып чыга. Бу ысулның бәласе шунда, балыкның файдалануга яраклысы гына түгел, барсы да, маймычларга кадәр, үлеп бетә. Су төбендәге бөҗәкләр, планктон – һәммә нәрсә һәлак була. Бу урын азактан да бик озак вакытларга үле зона булып кала. Мондый кешеләрне нормадан бер-ике кило артык тоткан һәвәскәрләр белән чагыштырып булмый, болар инде чын вәхшиләр. Тегеләрен тәртип бозучылар дип әйтеп булса, боларны дошманнар дип әйтәсе килә. Таймас, өендәге “хатыннарын” да онытып алга очты. Их, ни өчен аның кулларында самолет штурвалы түгел икән.
Барып өлгерде ул. Иң зур тизлектә килешли, фырт борылып зур катерга бәрелеп тукталды да, палубага күтәрелде. Аның кыюлыгы, кырыс тавышы браконьерларны буйсынырга мәҗбүр итте – җөө кило чамасы балыкны капчыкларга төяп бирделәр. Таймас сак кына протокол тутырды, тегеләрнең документларын карады, ә үзе бер генә мизгелгә дә аларга аркасын бормады, биленә кыстырган пистолетын эләктереп алырга әзер торды. “Мондый күмәк браконьерларга каршы ялгыз эшләве мөмкин түгел, ярдәмче сорарга кирәк,”- дип уйлады эченнән. Чыннан да, кешенең муенына бер тимер асып палубадан ыргытып китүе болар өчен авыр дисеңмени. Әнә бит, күзләре ничек карый, кан эчеп котырган бүре кебек.
Таймас эшен бетереп кечкенә судносына күчеп утырды. Балык авырлыгыннан “Объ” суга шактый нык “сеңгән”, ә тымык су өстендә әле һаман күпме вак балык агарып ята. Никадәр зыян! Балык яратучылар ни өчен аңламый икән, елгада вак балык булмаса, аның эресе дә булмый бит.
Инспектор җай гына кузгалып китте, кем әйтмешли, бер күзе алда, бер күзе артта иде. Йөз метрлап ераклашкач, күрде ул, браконьерларның берсе винтовка алып чыгып култыксага салып төзи башлады. Ләкин соңгы мизгелдә икенчесе корал көпшәсен аска басты – атарга рөхсәт итмәде. Бу юлы Таймас исән калды.
Ул бүген тиз кайтырмын дигән иде, көндез “буяучыларга” булышып, патрульгә төнлә чыгарга иде исәбе. Ләкин, менә бит, шактый соңлап кайтып килә, Кәүсәрия белән Зәмния көтә-көтә гарык булгандыр инде. Өенә килеп керсә, күзенә ышанмый торды: бүлмәләр ялт иткән бит, чын мәгънәсендә ал да гөл булган. Стеналардагы обойлар нинди күңелле, килешеп тора, тәрәзәләрдә кояш уйный, идәннәр сап-сары. Обойларын да, буяуларын да төсен-төскә туры китереп, гармонияле итеп сайлый белүләрен әйт син. Вәт рәхмәт, ай рәхмәт укытучыларга!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Ай Нуры - 2
  • Части
  • Ай Нуры - 1
    Общее количество слов 4690
    Общее количество уникальных слов составляет 2254
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ай Нуры - 2
    Общее количество слов 4712
    Общее количество уникальных слов составляет 2179
    39.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ай Нуры - 3
    Общее количество слов 4797
    Общее количество уникальных слов составляет 2326
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ай Нуры - 4
    Общее количество слов 2940
    Общее количество уникальных слов составляет 1541
    42.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов