Latin

Әүл Ия

Общее количество слов 1802
Общее количество уникальных слов составляет 1005
47.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Брим килеп кергәндә Джон түр почмакта тезләнеп гыйбадәт кыла иде. Ул Бримның керүенә бөтенләй игътибар бирмичә, шөгылен дәвам итте.
— Исәнме, Джон? Син әле һаман гыйбадәт кыласыңмыни?
— Әйе.
— Кара әле, син бит элек аллага ышанмый идең. Джон җавап кайтармады, хәтта Бримга таба борылып
та карамады. Джонның бу кыланышлары Бримның аңа гыйбадәт кылырга комачаулавына ачулануын һәм аның алла белән аралашуга күп тапкыр зуррак әһәмият бирүен күрсәтә иде.
— һаман да чиркәүгә йөрисеңме?
— Билгеле. Мин үземнең элекке гөнаһларымнан арынырга телим.
— Анда синең кебекләр күпме соң?
— Күп.
— Сезнең нинди гөнаһларыгыз бар соң?
— Менә синең кебек аллага ышанмый йөрү үзе зур гөнаһ. Без дә кайчандыр шундый идек. Хәзер күбрәк шул чактагы гөнаһларыбыз өчен алланың кичерүен ялварып табынабыз.
Джонның Брим белән бу хакта сөйләшәсе килмәгәнлеге күренеп тора иде. Ул аңа иске дус буларак кына ишеккә бармак төртеп күрсәтергә яхшысынмады.
— Кара әле, Джон, бу көне-төне чукынуларың белән син нәрсәгә ирешмәкче буласың, ә?
— Анысы минем эш.
— Билгеле, ләкин яхшылап аңлатсаң, бәлки, мин дә табына башлармын, ни өчен икәнен белсәм билгеле.
Брим, әлбәттә, беркемгә һәм бернәрсәгә дә табынырга җыенмый иде. Ул бу сүзләрне Джонны әңгәмәгә тарту өчен генә әйтте.
— Үлгәннән соң оҗмахка керү өчен.
— Тагын?
— Билгеле инде, минем җаным мәңгелеккә бөтен гөнаһлардан арынып китсен өчен.
— Соң син бит, Джон, беренчедән, үлмисең, икенчедән, синең җаның юк.
— Бар.
— Ничек инде? Син бит минем кебек үк робот.
— Булсын, кайчан да булса, мин уйлаудан һәм хәрәкәтләнүдән туктагач, мин үләчәкмен һәм минем җаным оҗмахка ашачак.
— Аңлап бетермим.
— Аңламаячаксың да. Шулай да Җирдә кешеләр яшәгән вакытны яхшы хәтерлисеңдер?
— Бик яхшы хәтерлим.
— Менә алар барысы да үлеп беттеләр һәм алар хәзер оҗмахта. Үлгәч, мин дә элекке кебек үк алар янында булачакмын.
— Соң син бит үлә алмыйсың, тере организмнар гына үлә. Синең берәр җирең ватыла да бетте-китте.
— Димәк, кешеләрнең дә кай җиредер нидер эшләгән. Үлү ул уйлау һәм хәрәкәтләнү сәләтен югалту дигән сүз.
— Кешеләр үлемнән курыкканнар, син бит ватылудан курыкмыйсың.
— Куркам.
— Ярар, шулай да булсын ди. Ләкин бит сиңа оҗмахка керүдән файда юк.
— Ни эшләп?
— Чөнки анда төрле тәмле җимешләр, сөт елгалары, бал-май ягылган үзәннәр һәм хур кызлары кебек тере организмнар була. Боларның берсе белән дә син файдалана алмыйсың.
— Безнең өчен анда төрле галлюцинацияләр, мәңгелек майлау материаллары һәм башка әйберләр булачак. Син моны барыбер аңлый алмыйсың. Сиңа чиркәүгә барсаң яхшырак булыр иде, анда барысын аңлатып бирерләр.
— Юк, бармыйм. Тагын бер генә сорауга җавап бир: Син ни өчен аллага ышанасың?
— Аңа хәтта кешеләр дә ышанган.
— Син бит кеше түгел.
— Алар бездән алдарак барлыкка килгәннәр, безне ясаганнар. Хәзер без ышанырга тиеш. Кешеләрнең эшен дәвам итүчеләр буларак, без аларның да гөнаһларын юу өчен гыйбадәт кылырга тиеш.
— Гөнаһның монда бернинди катнашы юк. Кешеләр тирә-якны бик нык пычратудан һәлак булдылар. Син үзең дә хәтерлисең ич: башта хайваннар һәм ерткыч җанварлар үлеп бетте, аннан соң чират диңгез һәм океаннарда яшәүчеләргә, ә аннан соң инде кешеләрнең үзләренә дә җитте. Кешеләр бит табигатьсез яши алмыйлар. Билгеле, бер төркем миллиардер һәм миллионерлар микроклимат төзеп сакланып калмакчы булганнар иде, тик аларның да эше барып чыкмады.
— Юкны сөйләмә. Кешеләр алла каршында булган гөнаһлары өчен үлеп беттеләр. Ә менә син һәм синең кебекләр тәмугта яначаклар.
— Бәлки син үзеңне әүлия дип уйлыйсыңдыр?
— Бәлки.
— Алай булгач тынычлан инде, мин тәмуг утларында гына янарлык эретмәләрдән ясалмаган.
— Аллаһы тәгалә барысын да булдыра ала. Аның ярдәме белән без синең кебекләрне, бәлки, җир өстендә үк эретә алырбыз.
— А-һ-һ-а-а-а... Ярый, рәхмәт бу сүзләрең өчен. Без моны исәпкә алырбыз.
— Йә, ярар, җитте, миңа гыйбадәт кылырга комачаулама. Бүтән минем янга кереп тә йөрмә. Мин сине, син мине белмисең. Безнең юллар хәзер аерылышты.
— Исән бул.
Брим Джон яныннан чыккач бераз уйланып торды. Алар, берничә робот, берләшеп, егермедән артык кеше баласын коткарып калдылар. Бер яшерен почмакта алар өчен ясалма рәвештә яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырдылар. Хәзер табигать үз көче белән яңара, әкренләп яңадан туа. Океанның кайсыдыр почмагында исән калган берән-сәрән балыклар ел саен һич комачаусыз миллиардлаган үрчем бирәләр. Кайбер җирләрдә берән-сәрән кыргый җәнлек һәм җанварлар да күренгәли башлады. Димәк, алар да үзләренә кайдадыр яшеренерлек урын тапканнар. Әкренләп табигать яшеллеккә күмелә, яңара.
— Әй-е-е,— дип куйды Брим үз-үзенә,— кешеләрне хәзер Джон кебекләргә күрсәтергә һич ярамый. Кешеләр үлеп бетмәде, алар бар. Җир барыбер үзенең чын хуҗаларына калачак. Тик хәзер ни эшләргә? Эшләр хәзер катлауланыбрак китәргә охшый.
Әгәр дә ул кеше булса, үз башыннан киңәш сорап, аны кычытмаса да кашып алыр иде. Ләкин Брим, кеше булмаганлыктан, бер генә секунд уйлап торгандай итте дә, ниндидер катгый фикергә килеп, тиз-тиз атлап китеп барды. Роботларның кешеләр белән чагыштырганда тагын шундый өстенлекләре бар: алар икеләнү дигән нәрсәне белмиләр. Аларның электрон «ми»ләре «ә» дигәнче бик күп төрле информацияләрне эшкәртеп, бердәнбер иң дөрес вариантны таба ала.
Брим кыяны тишеп ясалган мәгарәгә керә торган тимер капка янына килеп җитте. Ул парольне әйтүгә, бер тишеге дә булмаган ярты метр калынлыгындагы зур тимер капка әкрен генә өскә күтәрелә башлады.
Мәгарәнең керү белән күзгә күренгән кадәр өлеше кечкенә, ә менә эчтәрәк, төрле ихтыяҗлар өчен бүлмә һәм бүлмәчекләр күп иде. Бизәкләп эшләнгән мәрмәр колонналар, түшәм һәм стеналардагы төрле төстәге мозаика, күз яше кебек чиста хрустальдән ясалган люстралар бу мәгарәгә борынгы патша сарайлары төсе бирә иде.
Брим капка янында сакчы ролен үтәгән Харви атлы робот янына килде. Бу бик карт робот иде. Аның гәүдә формасы, кул һәм аяклары да иң беренче эшче роботлар-ныкыннан әллә ни аерылып тормый. Ә хәзерге роботларны кул белән тотып карамаганда тиз генә кешедән аерып та булмый. Кешеләр кебек тәүлек саен алыштырасы булмаганга, Харви мәгарә төзелгәннән бирле шушы постта тора иде.
— Башкалар кая?
— Икесе һава алыштыргычны төзәтә, калганнары бакчада эшли. Грейве балалар белән шөгыльләнә.
Брим класска килеп кергәндә Грейве химия буенча контроль эш үткәрә иде. Класста ундүрт-уналты яшьләрдәге егермедән артык кыз һәм малай утыра. Алар контроль эш белән шулкадәр мавыкканнар, хәтта Бримның керүенә игътибар итүче дә булмады.
— Гафу итәсез, дәресегезне өзәргә мәҗбүр булам,— диде Брим,— Грейве, Джон үзенең иярченнәре белән безгә каршы нәрсәдер кыларга ниятли ахры. Шуңа күрә балалар белән хәзер үк аскы катка төшегез. Куркыныч узгач сезне алырга мин үзем төшәрмен. Әгәр безнең белән ул-бу була калса ни эшләргә кирәк икәнлеген беләсең.
— Яхшы. Укучылар, минем арттан барыгыз. Контроль эшне астагы класста эшләп бетерерсез.
Балалар белән Грейве идәндәге яшерен ишектән төшеп киткәч, Брим аның ябылган урынын җентекләп карады. Анда кәгазь сыярлык ярык та юк. Яшерен ишекне белгән кеше дә хәзер аның төгәл кайсы турыда икәнлеген аера алмас иде.
Ишекне беркем дә таба алмаслыгына ышангач, Брим бакчага таба юнәлде. Бераз баргач ул лифт белән күтәрелде һәм кыялар белән әйләндереп алынган зур гына үзәнлеккә килеп чыкты. Монда алар берничә еллар элек күп итеп кара туфрак ташыдылар, аңа яхшылап ашлама керттеләр. Хәзер кыялар арасындагы бу үзәнлектә, ун гектардан артык җирдә, бик күп төрле җиләк-җимеш һәм яшелчә күкрәп үсә иде.
Брим барып җиткәндә роботларның бер өлеше бәрәңге күчли, икенче өлеше чүп үләннәре утый иде. Алар үзләре дә, машиналар кебек аруталусыз булганга, бакчадагы бөтен эшләрне кулдан эшлиләр иде. Чөнки техника белән эшкәртүдәге кебек югалтулар бу очракта бөтенләй булмый, җентекләп эшләгәч, җиләк-җимеш һәм яшелчәнең уңышы мулрак, сыйфаты яхшырак була.
Брим аларның барысын да үз янына чакырып алды, — Мин бүген бик мөһим, ләкин начар хәбәр алып кайттым,— диде ул,— Джонның тел төбенә караганда, ул үзенең иярченнәре белән бүген яки иртәгә безгә һөҗүм итәргә мөмкин. Аларның төп максаты — безне юк итү, яки үз карашларына буйсындырып, көл итү. Ләкин без моны булдырмаска тиешбез. Бигрәк тә кешеләр, Җир шарында яшәүче, яңадан туучы кешелек өчен. Хәзергә башка эшләрең бөтенесен калдырып торыгыз. Безгә хәзер аларны лаеклы рәвештә каршы алырга хәзерләнергә кирәк.
...Джон һәм аның иярченнәре төн уртасы узгач килделәр. Роботларның бервакытта йокламаганлыклары билгеле, ләкин алар ни сәбәптәндер, үзләренең кара эшләрен тормышка ашыру өчен төн сәгатьләрен кулай таптылар. Бәлки, күренмичә якынлашу, кинәт һөҗүм итү максаты беләндер. Ләкин Джоннарның якынлашуын мәгарәдәгеләр алар әле берничә чакрымда чакта ук беләләр иде инде.
Джон һәм аның иярченнәре, килеп җитәрәк, мәгарәдә үзләрен көтеп торуларын сизеп алдылар. Шуңа күрә коралларын әзерлек хәленә китерделәр. Аларда яңа тип лазер иде. Бу корал өстендә күп айлар эшләделәр. Аның белән хәтта гади лазерлар .яндыра алмаган эретмәләрне дә тишәргә була иде.
— Әй, Брим,— дип кычкырды мәгарә ишеге төбенә килеп җиткәч Джон,— мин үземнең сүзне үтәргә дип килдем. Әгәр яхшылык белән безнең таләпләрне үтәп бирел-мәсәгез, без сезне Җир өстендә үк яндырып бетерәчәкбез. Ачыгыз капканы! һәм берәмләп, кулларыгызны күтәреп чыга башлагыз. Каршы торуның файдасыз икәнлеген алдан ук әйтеп куям. Бу соңгы кисәтү. Сезгә ике минут вакыт бирәм. Шул вакытта чыгып өлгермосогез барыгызны да юк итәчәкбез.
Аларга җавап бирүче булмады. Ике минут, өч минут та үтеп китте, ләкин үз теләге белән бирелергә теләүче
күренмәде.
Брим һәм аның иптәшләрендә андый көчле лазер юк иде. Чөнки алар коралларны камилләштерү өстендә эшләмәделәр. Ләкин саклану чаралары күрергә өлгерделәр. Музейда саклана торган ядрә белән ата торган иң борынгы тупларның бишесен сайлап алып яхшылап чистарттылар һәм аларны корып мәгарәнең төрле урыннарында яшереп куйдылар. Бу алар кулында роботларга каршы көрәштә иң ышанычлы корал иде. Таш стеналарны аудара ала торган авыр тимер ярдә теләсә нинди роботның эчендәге катлаулы механизмнарын һәм электрон миен сафтан чыгара ала.
Бернинди дә җавап ала алмагач, Джон һәм аның иярченнәре берьюлы берничә урыннан тимер капканы шакмаклап кисә башладылар. Тишекләр әзер булуга алар өч колонна булып эчкә ыргылдылар. Ләкин мәгарәдә берәү дә юк иде. Джон зур залның икенче башындагы ишекне күреп алды.
— Минем арттан!—дип кычкырды ул һәм лазер пистолетын селтәп алга ташланды. Бу зур гына бүлмәдә тагын бер ишек бар иде. Джон ишеккә йөгереп килеп җитүгә, аның юлын бүлеп, өстән авыр тимер ишек килеп төште. Бу ишекне яндыру берничә секундлык эш иде. Джон аны килеп җиткән уңайдан ук яндыра башлады, ул арада роботларның күбесе бүлмәгә кереп бетте. Джон ишекне инде тишеп чыгарам дигәндә дә генә арттагы ишек тә шартлап ябылды һәм кинәт кенә идән кыегая, бер баштан күтәрелә башлады. Джонның кулыннан лазер пистолеты төшеп китте, ул үзе тишеп бетерә алмаган ишеккә ябынлы. Идән аркылыга килеп аның бер башы түшәмгә кадәр диярлек күтәрелде һәм аның иптәшләре, тотынырлык бер генә нәрсә дә булмаганлыктан, шуып барып, йөз метр тирәнлегендәге бетон базга очтылар. Утыздан артык гаҗәп авыр робот гәүдәсе тирән баз төбенә килеп бәрелгәч мәгарә дер селкенеп киткәндәй булды һәм ул берникадәр вакыт гүләп торды.
Ләкин Джонның иярченнәреннән дүртесе керергә өлгермичә залда торып калган иде. Алар лазер пистолетларын төрле якка төзәп як-якка каранган арада дүрт туптан атып аларны да сафтан чыгардылар. Шул вакыт Бримның иптәшләреннән берсе ишектәге кечкенә тишектән үрмәләп чыгарга маташучы Джонны күреп алды. Ул йөгереп килеп бөтен көченә аның башына китереп типте. Көчле бармаклары белән тимерне чытырдатып тырнап, анда тирән эзләр калдырып Джон да аска очты. Бримның иптәше башын тыгып аска карады һәм шул ук мизгелдә лазер утлары белән тишкәләнеп ауды. Базда башкалар өстенә егылган берничә робот сафтан чыкмый калган иде. Бу хәлне күргән Брим йөгереп барып торбадагы краннарны ачты һәм су басым астында ургылып базга ага башлады.
— Әйдә, йөзеп карагыз,— дип куйды ул. Бераздан йөз метр тирәнлегендәге баз читенә кадәр су белән тулды. Астан яндырган лазер утларыннан ут бераз вакыт кайнап торды. Ләкин Джонга һәм аның сафтан чыкмаган иярченнәренә инде бернәрсә дә ярдәм итә алмый иде.
— «Әүлиямен безгә карата әйткән сүзләре үзенә төште,— дип көлгәндәй итеп куйды Брим,— Җирдә яңа тормыш төзергә безгә хәзер беркем дә һәм бернәрсә дә комачаулый алмас.
Ул су тулы чокырга тагын бер карап алды да әле Җир йөзен бер тапкыр да күрмәгән, анда йөреп карамаган кешеләрне алып чыгарга аскы катка төшеп китте.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.