Latin

Әтәч Нигә Кычкыра

Общее количество слов 3740
Общее количество уникальных слов составляет 1752
39.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(әкиятләр)
Куян
Куян йомшак кына, матур гына бер җан иясе. Яхшы хайван инде, әйтәсе дә түгел. Тик, шушы яхшы хайванның да дошманы була икән.
Туктале, сүзебезне баштан башлыйк. Борын заманда, хайваннарга койрык өләшкәндә, куян йоклап калмаган. Бик аз йоклый ул, колаклары да сизгер, әнә ничек тырпаеп торалар, җитмәсә, шәп чаба. Әйе, башкалардан бер карыш та калышмый килеп җиткән ул һәм үзенә бик тә килешле койрык сайлап алган. Ләкин төлке аны гел эзәрлекләп йөргән. Берзаман хәтта куып җитеп куянны койрыгыннан эләктереп тә алган. Ярый анысы бар көченә тартылып койрыгын өздереп качкан.
Төлке хәйләкәр, шунлыктан куян да хәйләгә өйрәнгән. Эз яздырыр өчен ул әллә нинди боҗралар ясап йөрегән. Шулай да төлке моның еш кына эзенә төшә, куып җитә икән. Мондый чакта озынколак икенче хәйләсеннән файдалана: җан-фәрман чабып барган чакта тар гына аралыктан үтә икән. Куян бәләкәй, төлке зуррак, шунлыктан ул куянны хәзер тотам дип комарланып чабып килгән ыңгайга йә ике агач арасына килеп кысыла, ди, йә булмаса ботакларны урап узарга туры килә. Урманда йөргәндә куян гел шулай аралы агачларны карап кына йөри икән. Төлке бастыра башласа белә ул нишләргә. Шулай гел ике якка карап йөри торгач, моның ике күзе аерыла биреп ян-якка карап тора башлаган, ди.
Кылыйны кыш печән кибәне буенда күрергә була. Күзләре маңгайда булмыйча ике якта булгач, борын белән печән кибәне актарырга да уңай икән.
Менә шулай, балалар, кем тормышта җайлаша белә дисәгез, ул да булса куян булыр. Төлке, бүре, ябалак кебек дошманнары мыжгып торган урманда куркак кына, юаш кына куян рәхәтләнеп яши бирә һәм оя-оя бала үстерә.

Торна моңы
Бу дөнья үзгәрмичә генә тормый. Бик күп мең еллар элек, кадими заманда ук инде, безнең якларда кыш булмаган, хәтта мамонтлар яшәгән, ә кошлар инде очып китәргә уйламаган да. Ләкин бермәлне табигать үзгәрә башлаган, кышын салкын җилләр искән, җирне кар каплаган. Үлән, орлык булмагач, кошлар дөньясында ачлык башланган. Шуннан канатлылар ыруы кар төшмәгән җылы җирләр эзләп карарга булган.
- Син арада иң зуры, канатларың киң, озак оча аласың, башлап яңа җирләр эзләргә син юллан, - дигәннәр торнага.
Торна озак очкан, күп җирләр кичкән, шулай да бик еракта кышын да кар яумаган, үлән-чәчкәләр үсә торган җирне табып кайткан. Шуннан бирле бу кошлар ел саен көзге салкыннар җитүгә җылы якларга оча. Алар теләсә ничек бармый, ә почмак булып, яисә ук шикелле тезеләләр. Шушы укның очы көнъякка карый, торналар шулай башка кошларга юнәлеш күрсәтеп баралар.
Торналарның тавышы моңлы. Алар әллә “торыйк” ди, әллә “корыйк” ди. Инде йөз мең ел үтсә дә алар элекке җылы вакытны, туган җирдә генә яшәгән чакларын онытмый, сагыналар икән. Шуңа да тавышлары сагышлы.

Ике кош
Борын заманда урманның бер башында саескан яшәгән, ди, ә икенче якта, инеш буендагы тирәкләр арасында, кәккүк көн иткән. Болар, нишләптер, бер-берсен бик өнәмәгән. Хәер, ничек алар бер-берсен яратсын, саесканның урлашып йөри торган гадәте бар, ә кәккүк аның турында гайбәт сөйли икән.
Бермәлне болар бөтенләй үк бозылышып киткән. Кәккүк кирәк-кирәкмәгән җирдә очкалап йөргән арада саескан килеп аның оясыннан йомырка урлаган. Шулай кәккүк бу елны баласыз калган. Шул чакта ул моңаерга гадәтләнгән. Тагын яз җиткән, кәккүк уйга калган: ничек йомырканы сакларга? Очмыйча да яшәп булмый, танышларның хәлен белергә кирәк, яңа хәбәрләр уртаклашып та йөрисе килә. Уйлаган-уйлаган да бер хәйлә тапкан: үз йомыркасын саескан оясына илтеп салган. Анысы үз оясындагы йомыркага тими бит инде. Надан кош саный да белми икән.
Ярый, вакыт узган, йомыркалар тишелеп нәни генә кошчыклар чыккан. Тик, саесканның бер баласы башкаларына һич кенә дә охшамаган икән, тора-бара ул чын кәккүк булып үсеп җиткән.
Шуннан бирле кәккүк минем балам ятлар оясында үсә, дип гел моңая икән. Ә саескан, оятсыз кәккүк мине алдады, дип гел аны яманлап, гайбәт сатып йөри, диләр. Начар сүзнең коты да юк инде, әнә бит, саескан ничек ямьсез шыкырдый. Кәккүк исә, киресенчә, үзенә ияртеп безне дә моңландыра.

Тычкан ничек сукырайган
Балалар, сез беләсездер инде, урмандагы барлык хайван-җәнлекләр кайсыбер вакыт барысы бер урынга җыелып зур җыен үткәрәләр икән. Шундый җыеннарның берсендә болар арасында ныклап бәхәс куерган. Мәче, бүре, ябалак, ярканат кебек төнлә ауга йөрүче җәнлекләр караңгылыкны мактый икән. Кояш нигә кирәк, без караңгыда шым гына килеп корбаныбызга якынаябыз, безгә шулай җайлы, дигәннәр.
Икенчеләре кояшка рәхмәт укыган. Ул булмаса без эзләгәнебезне бөтенләй дә күрмәс идек, ачка үлеп бетәр идек. Без бит төнлә дөм сукыр шикелле, дип шаулашканнар. Болар арасында иң бәләкәй хайван сукыр тычкан тәкәббер кыяфәттә эндәшми генә басып тора икән. Урман халкы моңа мөрәҗәгать иткән:
- Син ник дәшмисең, кайсы якка кушыласың? әллә аерым фикерең бармы?
- Бар шул, - дигән сукыр тычкан. Төкерәм мин сезнең кояшыгызга, ул миңа бөтенләй кирәкми!
- Ничек инде кирәкми?! - дип гаҗәпләнгән барысы.
- Мин бит үлән тамырлары ашарга яратам, ә алар җир астында. Җир ертып эзли беләм, оям да шунда. Мин сезнең кояшыгызны күрәсем дә килми, күзне чагылдырып тик тора! - дигән сукыр тычкан.
Үзе ахмакның сүзе ахмак, юкка ул алай дигән. Берзаман сукыр тычкан бөтенләй сукыраеп калган һәм кояшны күрмәс булган. Шунда аңа шулай сукыр тычкан дип исем биргәннәр дә инде. Хәзер ул гел җир астында яши икән, чөнки, күрмәгән күзе белән өскә чыкса, аны шундук ябалак яки карга алып китә. Менә шулай, балалар, теләк теләрдән алда уйлап карагыз: дөресме соң теләгең, телисеңме кирәген?

Каргалган карга
Кошларның төрлесе була. Беришеләре урман төпкелләрендә яшәп, кеше күзеннән ераграк булырга тырыша. Икенчеләре исә авыл тирәсенә елыша. Сыерчык, чыпчык, карга шундыйлардан. Карганың инде элек-электән шундый гадәте булган: ул урман белән авыл арасында очып йөреп, күп вакыт кадерсез кунак булган. Ягъни, күп сөйләргә яраткан, кешеләр тормышын урманга, урман тормышын кешеләргә җиткереп, гайбәт ташып йөргән. Барысын да гаепләгән, барысын да хурлаган.
Өстәвенә, карак та булган, ялтыраган һәр әйберне оясына ташыган. Шулай бермәлне бу хан кызының йөзеген чәлдерә. Бу йөзекне, вәгъдә билгесе итеп, сөйгән егете бүләк иткән булган икән. Шунлыктан, чибәр кыз бик нык кайгыра, елый, бүләкне югалту вәгъдәне бозу белән бер бит инде. Азак, тәрәз төбендәге йөзекне карга алганын белгәч, хан кызы игелексез кошны бик нык каргаган. Гөнаһсыз баланың аңа каргышы төшә, карга кап-карага әйләнә, сүзләрен онытып ачулы тавыш белән “кар-р” дип кенә кычкырып йөри башлый.
Шуннан инде карак кошны барча халык “каргалган” дип атаган. Тора-бара бу кушамат кыскарып “карга” булып калган. Ә менә аның урлашу гадәте һаман да бетмәгән, чир китсә дә гадәт китми икән шул. Кыскасы, балдак, алка кебек нәрсәләрегезне җыеп йөрегез.

Адәм гадәте
Беләсезме, дөньяда беренче кеше адәм булган. Һәм ул тәүбашлап алмагачлар утырткан, җиләк-җимеш бакчасы булдырган. Ләкин олы эшләр михнәтсез генә бармый икән шул – адәмнең бакчасына корт төшкән, бар җимешне шулар ашап бетерә икән. Адәм көнне төнгә ялгап эшли, җәй буена бакчада тир түгә, ә хезмәт җимешләрен бөҗәкләр харап итә.
Шунда инде адәм Аллага ялвара башлаган. Ишеткән бит Хода хезмәт кешесенең зарын, ярдәм итәргә булган. Алма бакчасында янә кортлар күренүгә әллә кайдан бер өер сыерчык килеп чыккан да, корткычларны чүпләп тә бетергән.
Адәм бик куанган бу хәлгә, ул бит инде игелекле җан иясе, рәхмәт билгесе итеп сыерчыкларга оя ясап куйган. Ерак китмәгез, зинһар, бакчамны караштырып торыгыз инде, дип үтенгән.
Беләсезме, без дә бит адәм балалары. Һәм аның яхшы йоласын дәвам итүчеләр. Шулай булгач, онытмыйк инде, сыерчык оясы ясап бакчабызга асып куйыйк.

Елан ничек аяксыз калган
Кош оясы агач башында була, дисез инде, әйе бит! Дөрес сүзгә җавап юк, кошлар ояларын агач башына, ботаклар куесында үрә, ят күзләрдән аулак урын сайлый. Монысы шулай, ә дала якларында ничек? Шулай шул, далада агач юк, кошлар җирдә оя корырга мәҗбүр.
Бу эшнең бер бик начар ягы бар: кош йомыркаларын елан килеп ашый икән. Бахыр кошлар нишләсен, төрлечә уйлап караганнар, ләкин әмәлен таба алмаганнар. Бик озак дәвам иткән бу маза, иксез-чиксез далада җим дә күп, канат киереп очарга күк тә иркен, ләкин кошлар бер дә үрчеми, чөнки бик күп йомырканы елан харап итә икән. Ниһаять, берсенең башына уй килгән: кешегә баш ияргә кирәк дигән.
Ул заманда далада бик чая бер егет яшәгән. Шул кыргый атларны да иярләп чапкан, киек-җәнлек тә аткан, кош-кортын да аулаган. Шуңа килгәннәр дә кошлар хәлләрен сөйләгәннәр, бәладән зарланганнар. Егет аларны тыңлаган һәм ярдәм итәргә күнгән.
Ничек итсә иткәндер, әмма егет бер көнне йомырка яратучы еланны тотып алган, имеш. Тотып алган да: “Башкача оя туздырып йөремә”,- дип, еланның аякларын кыркып ташлаган. “Икенчегә тотсам тиреңне тунармын, билбау итеп урармын”,- дип кисәткән.
Шуннан бирле елан аяксыз калган, шуышып кына йөри, ди. Ул егеттән бик курыккан, аның сүзен онытмаган, шунлыктан, ел саен, үзе теләп, тиресен салдырып калдыра, ди. Янәсе, егеткә билбау бүләк итә. Менә шуннан бирле үткен, тәвәккәл кешеләрне елан аягы кискән диләр.

Сыерчык
Тәүарих башында бер нәрсәнең дә исеме булмаган. Кеше булмагач, исем кайдан булсын. Шуннан, җир йөзендә беренче кешеләр барлыкка килгән, алар һәр җисемгә кушамат-исем куша башлаган.
Кешеләр малларны кулга ияләштергәч, алар бернәрсәгә игътибар итә: мал көткәндә сыерлар өстендә һәрвакыт матур кошлар басып йөри. Моны сыерлар үзләре дә ярата. Бактисәң, сыер сыртына кортлар оялана икән, ә бу кошлар шуларны чүпләп, малны авырту җәфасыннан коткара, имеш.
Сыер өстендә йөрегәч, борынгы кешеләр бу кошларга сыерчык дип исем кушкан да куйган. Ягъни, сыер иярчене. Шушы матур, сайрар кошны без дә яратабыз, шулай бит?!

Челән
Челән нигә озын аяклы, беләсезме? Барысы да әлеге шул юньсезлектән башлана. Кошлар, хайваннар үзләренә биләмә бүлешкәндә челән бака куып йөрегән һәм соңга калган. Аңа шул җайсызрак җирләр, ягъни сазлык, камышлык, сай сулар эләккән.
Ярый, челән шунда яши башлаган, камышлыкта оя корып балалар чыгарган, ләкин башка вакытта ул нишләргә тиеш соң, ничек ризык табарга? Аптыраудан ул сай суда басып тора икән, ә анда балыклар йөзә. Шуларны челән тотып ала башлаган. Сыңар аягын күтәреп басып тора икән, балык күренүгә шул аягы белән шап итеп тота да ала, ди. Суның сай җире бар, тирәнрәк төше бар, балыкны да куркытмас өчен биегрәк тору кирәк. Менә шулай сузыла-үрелә торгач челәннең аяклары да, муены да озынаеп беткән, ди. Томшыгы белән дә бик шәп тота ул балыкны, карагыз әле аның томшыгын, нинди шәп!
Яр буйларында сай суда сыңар аяктан басып торган челәнне күрсәгез, гаҗәпләнмәгез, аның йоклавы да аяк өстендә, балык аулавы да шул.

Теләк
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер балык. Ул яшь булган, беркатлы булган, барысын да белергә тырышкан. Кайдадыр ул бер сүз ишеткән, имеш, икенче дөнья бар икән, анда су юк, ди. Ничек инде судан башка дөнья булсын, дип уйлаган яшь балык, алайса, җан ияләре ничек йөзәләр, ничек сулыйлар, ашамлык кайдан табалар? Бармы ул дөнья, юкмы, балыкның бик беләсе килгән, шул хакта уйлап, сорашып йөреп көннәре узган.
Су дөньясында күпне күргән, күпне белгән карт балык та булган икән. Яшь балык моны эзләп килгән дә янә шул сораулары белән олы балыкны бимазалый башлаган: “Сусыз дөнья кайда ул, анда ничек барып була?”- ди икән.
- Сусыз дөнья чыннан да бар ул, анда баруы ифрат җиңел. Тик кайтып кына булмый.
- Миңа ни пычагыма кайту! Минем шул коры дөньяны күрәсем килә! - дип ныкышкан яшь балык.
Олы балык түзмәгән, ризалаша башлаган.
- Тагын бер тапкыр сорыйм, үкенмәссеңме? Коры дөньяга китүчеләрнең берсе дә кире кайтканы юк, анда алар белән нәрсә булганын мин белмим, - дигән.
- Юк, үкенмәм. Шул дөньяны үз күзем белән күрмәсәм, тыныч кына яши алмам, - дигән яше.
Өлкән балык моны бер урынга алып килгән. Монда суда суалчан асылып тора икән, бик кызык хәл: йөзеп тә китми, төпкә дә батмый, бер урында тик тора.
- Ходаем, барлык теләкләремнең кабул булуыннан сакла, - дигән сүзне беләсеңме? Начар булыр дип курыкмыйсыңмы? - дип янә бер тапкыр сорый өлкәне яшь балыктан.
- Юк, курыкмыйм, тизрәк өйрәт! - ди анысы.
- Шуны кап, - дигән олы балык, суалчанга күрсәтеп.
Яшь балык җимне кабуы була, ул кинәт тартылып китә һәм шуңа ияреп балык та судан очып чыга. Шулай итеп теләгенә ирешә – коры дөньяны күрә.
Ләкин ул анда яшәми инде. Һәркем үз дөньясында гына яши ала.

Аккошлар нигә ак
Монысы чыннан да бик күптән булган хәл. Әгәр дә моннан мең ел элек яшәгән кешене тергезеп сорасаң, ул да әйтер иде: “Бу бит борын-борын заманда булган, аны хәзер кеше түгел, әнә теге таулар да хәтерләми инде”,- дияр иде. Шулай да булганы булган инде, әкияткә әйләнеп булса да безнең заманга кадәр килеп җиткән.
Су анасының төнлә, ай нурында басмага чыгып утырып, көзгесенә карана-карана алтын тарак белән озын кара чәчләрен тарарга яратуын сез беләсез инде. Бермәлне моның әнә шул көзгесе югала. Таптыра башлый ул. Су анасыннан күпләр курка, шуңа да якын тирәдә яшәгән барлык җан иясе табып бирергә тырыша. Бу күлдә тагы да ике кош яшәгән, алар бик матур, горур һәм тәрбияле булган. Шунлыктан, кайберәүләр алардан көнләшкән. Менә шулар начар юлга баскан.
- Көзге кемгә кирәк инде, әлбәттә, аларга. Бизәнергә, көязләнергә дисәң шуларга куш. Үзләре гел күлдә яши, урлашуы аларга уңайлы, башкача кем булсын инде, - дигәннәр.
Су анасының бик ачуы килгән, чөнки ул моңа кадәр бу кошларны ярата, хөрмәт итә торган булган.
- Ышанма ялган сүзгә, без гаепсез, - дигән бу пар кош.
Ләкин су анасы күпчелеккә ышанган һәм Тәңрегә ялвара башлаган. Шушы каракларга бәддогам төшсен, йөзләре кара булсын. Ий, Тәңрем, бир шуларга бер җәза! - дигән.
Тик, Тәңрене ялгыштырып булмый, ул кошларның гаепсезлеген белгән һәм фәрештәгә әйткән:
- Пар кош гаепсез, аларны акларга кирәк! - дигән.
Йомыш башкаручы фәрештә бу сүзләрне дөрес аңлап бетермәгән һәм теге чуар кошларны ап-ак итеп куйган. Менә шулай итеп аккошлар барлыкка килгән.
Ә су анасының көзгесе табылган соңыннан. Аккошлар чыннан да гаепсез булып чыккан. Дөньяда иң гөнаһсыз җан ияләренә көзге дә кирәкми, якты, тымызык таңда чыгалар да күл өстендә тын гына йөзеп йөриләр. Су өсте тоташ көзге ләса. Бәлки, күргәнегез дә бардыр.

Сандугач
Сандугачка Ходай казныкы шикелле зур гәүдә, торнаныкы шикелле озын аяк, аккошның нәфис муенын яки карчыга, лачын кебек кошларның көчле канатларын бирмәгән. Төскә дә ул матур булып тумаган. Кыскасы, сокланырлык, көнләшерлек бер нәрсәсе дә юк. Шуңа да кайбер кошлар аны санга да сукмаганнар. Гап-гади кош янәсе, чыпчык ни дә, сандугач ни.
Сандугач исә горур булган, ничек тә үзен күрсәтергә, гомерен матур уздырырга теләгән. Уйлый торгач, бер карарга килгән: кошлар арасында иң матур тавышлы, иң яхшы җырчы булырга кирәк. Ният иткәч, эшкә дә керешкән, төрле тавышлар өйрәнгән. Иртәнге мәлдә камышлар кыштырдавын тыңлаган, урман шаулавына колак салган, чишмәләр челтерәвен, чикерткәләр черелдәвен, хәтта җил сызгыруына кадәр хәтеренә сеңдергән. Һәм бермәлне ул кошлар алдында үзенең һөнәрен күрсәтергә булган. Барысын да шаккатырам дип сайрарга теләсә, томшыгыннан әллә нинди аңлаешсыз өннәр чыккан: әллә җил сызгыра, әллә камышлар кыштырдый, йә булмаса, көтүче сыман ямьсез итеп сызгырып җибәрә икән сандугач. Монардан урман халкы шаркылдап көләргә тотынган.
Оятка калган сандугач бик кайгырган, бик тә сагышланган, хәтта үзе дә шул сагышлардан саргаеп беткән. Нишләргә хәзер? Дөньяда яшисе дә килми бит. Көн дә яктырып бетмәстән шулай боегып тирәк ботагында утыра икән бу. Суга карый да, их, әллә батып үләсе инде, дип уйлый. Тик, шул чакта әллә кайдандыр икенче бер сандугач килеп чыга. Болар хәзер сөйләшеп китәләр һәм тиздән гашыйк булалар.
Егет сандугач кыз сандугачны өзелеп сөя, үзләренең яраткан урыннарында аны таң атканда көтеп ала. Бер көнне шулай кызны көткәндә егет сандугач түзми, йөрәк хисләре белән үзенчә җырлап җибәрә. Һәм шунда могҗиза була, җырлый белми оятка калган сандугач искиткеч матур итеп сайрый башлый.
Менә шуннан бирле сандугач һәрҗирдә мактаулы, кадерле җырчы, аны тыңламаган, аңа сокланман кеше юк. Ничек алай булган, дип баш ватасы юк, яхшылыктан яхшылык туа, ә сандугачның җырлары мәхәббәттән туган.

Пар күгәрчен
Ике дәүләттә ике хан яшәгән. Болар башта бик тату булган, бер-берсенә кунакка йөрешкән. Ләкин кешедә нәфсе дигән азгын бер нәрсә бар, боларның да баеган саен байыйсы килә. Ягъни, күршесенең мал-мөлкәтенә, җиренә күзе төшә һәм икесе дә сугышка әзерләнә башлый.
Тик, ханнарның берсенең улы, икенчесенең кызы булган һәм алар яшертен генә гашыйк тотканнар. Яшьләр хафага калган: соң, әгәр әтиләре сугыш ачса, өйләнү турындагы хыяллары челпәрәмә киләчәк. Ул заманда күгәрченнәр ярдәмендә хат-хәбәр йөртү гадәте булган. Кыз белән егет тә, арада күгәрченнәр йөретеп, дәүләтләр низагына ничек тә юл куймаска тырышканнар. Егет атасына күрше хан белән дошманлашмыйк, дип инәлгән.
- Минем гаскәрем тик торып ялыкты, атлар симерә башлады, мең башлары үзләренең сәләтен күрсәтәлми күңелсезләнә, - дигән.
- Соң, хәрби уеннар үткәрик. Ук, сөңге атсыннар, көрәшсеннәр, ат чаптырсыннар, - ди икән егет.
- Алай бәйрәмчә кыланырга сәбәп юк бит әле.
- Нишләп булмасын, мине өйләндер.
Хан, улына сынап карый да, риза була, чыннан да, егетне өйләндерергә вакыт икән бит. Анысы хәйләкәр икән, үзем кемне сөйсәм, шул кызга өйләнергә рөхсәт ит, ди. Атасы риза була, ә улы кызның исемен әйткәч, ачуы килсә дә, инде биргән вәгъдәсен кире алалмый.
Шуннан гөрләп туй узган. Ханнар хәзер кода бит инде, янә дуслашып киткәннәр. Ләкин икесен дә эчтән сорау кимерә икән: безнең балалар ничек хәйлә корганнар да, ничек хәбәрләшеп торганнар? Түзмәгәннәр, сораганнар үзләреннән. Егет белән кыз елмаеп җавап биргән:
- Безнең арада күгәрченнәр йөреп торды. Без үзебезнең бәхетебез, ә ил-йортыбыз тынычлык өчен шушы кошларга бурычлы, - дигәннәр.
Шул чак кыз белән егетнең иңбашына ике күгәрчен килеп кунган һәм аларның сүзен куәтләп гөрләп куйганнар. Менә шулай алар тынычлык кошлары исеме алган.

Ходай кошы
Карлар эреп җир кибү белән игенче, атын сабанга җигеп, кырга чыга. Җир сөрә. Бу бик авыр эш. Сабанны нык итеп тотып дөрес итеп алып барырга кирәк, туфрак тирән сөрелсен, яхшы эшкәртелсен, шул чагында иген уңачак. Көн буена игенче үзе дә, аты да нык арый.
Игенченең хезмәтен изге эш дияргә мөмкин. Чөнки ул дөньяда иң кирәкле нәрсә – икмәк үстерә. Ашлык булса йорт хайваннары, кош-корт та тук була. Моны Аллабыз бик яхшы белә. Шуңа да эссе кояш астында тир түккән игенченең эшен бераз күңеллерәк итәргә, ямь бирергә уйлый. Менә шулай, Ходай кодрәте белән, сабан тургае барлыкка килә. Ул күккә, биеккә күтәрелә дә, иген кырлары өстенә үзенең җырларын яудыра башлый, күкрәк көче түгеп илгә икмәк үстерүче игенчегә мәдхия җырлый, аның хезмәтен данлый, көмеш тавышлы сайравы белән күңелен күтәрә, дәрт һәм көч бирә.
Ә игенче аяз зәңгәр күктә тирбәлеп-талпынып тургай сайравын тыңлый да, чын күңелдән шатланып куя: дөнья, күр әле син, нинди матур. Табигать шулай гел ямьле булсын, илләр тыныч торсын, игеннәр күкрәп уңсын, дип теләкләр тели. Тургай – Ходай кошы, кешенең дусы.

Тиен
Әкият шәп нәрсә инде ул. Әкият тыңлап күпме кызыклар беләсең, тирә-ягыбыздагы тормышны тирәннән аңлый башлыйсың. Менә, мәсәлән, тиен ни өчен читләвек ашый? Моның да үз хикмәте бар.
Бер мәлне шундый хәбәр таралган, имеш, урмандагы бердәнбер агачның бер генә бөртек читләвеге тылсымлы икән. Шуны ашасаң, теләсә нинди теләгең кабул була икән. Урман халкы бу ялганга ышанмаган, әлбәттә, тик бер тиен генә уйдырмага алданган, чөнки аның хыялы бар икән – ул очарга өйрәнергә теләгән.
- Мин бит ботактан ботакка яхшы сикерәм, кошларныкыннан да шәп коерыгым бар. Канат кына җитми, тылсымлы читләвек ашасам, бәлки, канат та үсәр әле, - дигән.
- Син - юләр. Хайваннар очмый ул, - дигәннәр аңа.
- Ярканат оча бит, ул да хайван, - дигән бу.
Менә шуннан бирле тиен гел читләвек ашый башлаган. Урманда читләвек агачлары күп, һәрберсендә читләвек күп, шуңа да тиен һаман тылсымлысын табалмый икән әле. Хәер, анысы әллә ни мөһим дә түгел, иң мөһиме, аның хыялы бар. Бу дөньяда һәркем хыял, ният белән яшәргә тиеш.

Сыер нигә моңсу
Борын заманда кеше хайваннарны үзенә ияләштергән, диләр. Бәлки, гел алай гына булмагандыр, үзләре килүчеләр дә булгандыр. Һәрхәлдә, сыер белән мондый хәл килеп чыккан.
Кадими заманнарда сирәк кенә утырган кечкенә авылларда аз гына халык яшәгән, ә менә урманнар бик күп, куе булган. Шунлыктан, анда җанварлар, аю, бүре дә күп булган икән. Бермәлне шушы бүреләр сыерның бәләкәй генә, бик матур газиз баласын алып китәләр. Сыер бик кайгыра, күзләрендә гел яшь була. Ләкин арытаба яшәргә кирәк, тагы да балалар үстерергә кирәк. Тик, сыерның үз бозавын икенче тапкыр бүреләргә бирәсе килми инде. Нишләргә соң, аларны ничек ышанычлы сакларга?
Һәм сыер уйлап таба. Кеше бит бүрәнәдән үзенә өй салып, ышыкта яши, безгә дә шулай ярдәм итә алмасмы, ди. Шундый уй белән сөтлебикә адәм янына килә, алар аңлашалар. Шуннан бирле кеше сыер белән бозау өчен абзар төзи башлый, аларны ерткычлардан шулай саклый. Ә сыер кешегә моның өчен тәмле сөт бирә, аның балаларын туендыра.
Шул заманнан бирле адәм белән сыер бергә яшиләр икән. Тик, малкайның күзләре һаман да моңсу. Баласын югалтуын һаман да онытмый икән ул.

Акчарлак
Кешеләр бик күптәннән диңгезләр гизәргә, диңгез артындагы яңа җирләрне күрергә хыялланган. Ишкәк ишү генә мондый мөмкинлек бирмәгән, шунлыктан илгизәрләр җил көчен файдаланырга булган. Корабта мачталар бастырып, җилкәннәр беркетеп куйганнар. Тик, мондый җилкәннең файдасы аз булган, кораб җил уңаена гына алга бара икән, ә җил ыңгай булмаса янә ишкәккә тотынырга туры килә.
Ниһаять, кеше диңгез дулкыннары өстендә кыелып-кыелып очкан акчарлакларга игътибар иткән һәм җилкәннәрне акчарлак канатына ошатып, очпочмаклы итеп теккән. Мондый җилкәнне кирәкле якка борып, кырыйдан искән җил ярдәмендә дә алга барып була башлаган.
Менә шуннан бирле акчарлак диңгезчеләрнең яраткан кошы булып киткән. Акчарлаклар ерак сәфәрләргә чыккан корабларны озатып кала, мачталарга кунып, диңгезчеләргә хәерле юл теләгәндәй, тын калып торалар. Ә инде озак вакытлар океан гизгән, җил-давыллар белән көрәшеп арыган команда өчен беренче акчарлак күрү һәрвакыт зур сөенеч. Чөнки дулкыннар өстендә ак канатлар җилпенгәне күренсә, димәк, коры җир якын, кораб исән-имин кайтып җитеп килә дигән сүз. Акчарлак – диңгез хәбәрчесе ул.

Карлыгач
Җир йөзендә тормышның башлангыч мәлендә карлугач дигән кош әрәмәлектә җир өстендә оя кора торган булган. Тик, бу бер дә ышанычлы эш булмаган, берзаман карлыгачның йомыркаларын елан ашап киткән. Кечкенә, ләкин кыю кош моңа бик нәфрәтләнгән, ул еланны эзләп тапкан да, оча-куна аны чукый башлаган. Елан бик елгыр, карлыгач та җитез – болар пыр тузып сугышып киткән. Шунда елан карлыгачның тешнәп койрыгын өзеп алган. Аның койрыгы әле дә шулай, уртасы аерылып тора.
Шуннан соң бу бәхетсез кош, уйлаган-уйлаган да, оясын текә ярда корырга булган. Моның өчен ул каты томшыгы белән кызыл балчыкны тирән итеп чокып керә икән. Мондый оя бик ышанычлы, песи, елан кебек йомырка яратучылар стена кебек текә ярга үрмәли алмый.
Карлыгачның ярты койрыгы өзелсә дә, ул һавада үзен бик иркен тота. Тик, башка кошлар кебек турыга түгел, ә кыелып-каерылып оча. Әллә еланнан куркып калуыннан шулай микән? Кем белсен инде. Хәер, җәй көне карлыгачларның су өстендә уйнаклап очканын үзегез күзәтегез.

Әтәч нигә кычкыра
Яз азагы елның иң ямьле мизгеле. Агачлар яңа яфрак яра, чәчкәләр бөреләнә, тирә-як яшеллеккә, гөлгә төренә, ә күктә талпына-талпына тургайлар сайрый, игенчегә мул уңыш тели. Ә игенче ашлык чәчә. Кара, дымлы туфракка иген орлыклары сибә, аннары җирне тырматып аларны күмдереп чыга.
Игенченең эше җиңел түгел. Озын көн буена эшли ул, кара төнгә кадәр. Язгы көн ел туйдыра, диләр, вакытның минуты кадерле. Менә шулай ашавын да онытып эшли торгач, игенче нык арыган, төн уртасында гына йокларга яткан һәм иртән торалмый калган. Шуннан инде сикереп торып кырга ашыккан, ләкин никадәр генә тырышмасын, бу көнне чәчүен бетерә алмаган. Иртәгәсен инде озайлы яңгырлар башланган.
Чәчүдән соң яуганны бәракәтле яңгыр, ипикәй яңгыры, диләр. Ләкин игенченең җире чәчелеп бетмәде бит! Ул моңа бик нык кайгырган, үз-үзенә ачуланган. Шунда ике-өч сәгать алданрак уянган булсам, эшем беткән булыр иде бит, ди икән.
Ашлык ул игенчегә генә түгел, барысына да кирәк, ә тавыклар инде бөтенләй дә бодайсыз торалмый. Иген аз булса, кемгә шатлык? Игенченең ачынуын күреп әтәч тә уйга калган, үзен гаепле санаган. Шуннан ул кешегә болай дигән.
- Мин барысыннан да иртә торам. Теләсәң, мин сине һәр көнне иртә таңнан уята алам.
- Ничек итеп? - дигән игенче.
- Кояш чыкмас борын ук бик каты итеп, бөтен авылны яңгыратып кычкырырмын. Шунда уянмасаң, бераздан тагы да кычкырырмын. Шулай өч тапкыр кабатлармын. Шуңа карап вакытны чамаларсың, - дигән әтәч.
Менә шуннан бирле крестьян таң әтәчләре белән бергә тора, вакытында җир сөрә, иген чәчә, ашлык ура. Һәм әтәчнең дә яхшылыгын онытмый, һәр көнне аңа туйганчы ашарлык бодай бирә.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.