Latin

Асылмалы Күпер - 1

Общее количество слов 4248
Общее количество уникальных слов составляет 2134
36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(повесть)
1 бүлек
Ачык тәрәзәдән ургылып кергән шомырт чәчәге исе Гәүһәриянең фикерен чуалтып, күңелен җилкендереп җибәрде. Кыз, һаман да чишелеп бетмәгән мәсәләсенә карап, авыр сулап, уфтанып куйды.
«... А пунктыннан В пунктына... ике поезд... беренчесенең тизлеге икенчесенә караганда ...»
Их, шушы поездлар булмаса, нинди бәхетле булыр иде ул!.. Авыр бирелә аңа математика, бик авыр... Әдәбият-тарих дәресендә уттай янган күзләре, мәсъәлә чишә башласа, тоныкланып, нәүмизләнеп кала. Бүгенгедәй читене дә туры килсә ...
Кыз, башын күтәреп, иптәшләренә күз салды. Барысы да диярлек дәфтәрләренә иелгән. Кемдер ручка башын кабып уйга калган, кемдер мәсьәлә чишелешен, ашыга-ашыга, дәфтәренә төшерә. Берәүләр — җыерылган кашлы, аптыраулы карашлы; ә кайберәүләр, шомырт исенә хисләнеп, ачык тәрәзәгә төбәлгән.
Иң арткы партада утыручы Равил эшен беренче булып тәмамлады. «Ялт» итеп, Гәүһәриягә күз салды: «Чишә алганмы, юкмы кызый мәсъәләне?»
Әнә ул алдагы партада утыра. Равилгә аның йөзе бөтенләй күренми диярлек. Егет кызның кечкенә генә алка тагылган колак яфрагыннан, бераз гына бөдрәләнеп торган чигә чәчләреннән күзен алалмый. Класстагы барлык кызлардан да аерылап тора Гәүһәрия. Калын озын толымы, нәфис җилкә-билләрне узып, идәнгә кадәр салынып төшкән. Мондый чәчле кызлар хәзер авылда да сирәк шул. Кинәт Равилгә шундый купшы толымның идәнгә тиеп торуы кызганыч булып тоелды. Егет хыялында шул толымга орынды, күңеле белән аңа кагылып, сыйпап иркәләде, аннары затлы чәч бәйләмәсен кызның алдына салды. Хыялда гына, билгеле ...
Дәфтәр битенә борчактай түгәрәк хәрефләр тезелде.
«Гәүһәрия!»
Кызның исемен язгач, Равил бермәл уйланып торды. Нәрсә язарга? Ни дип? Якын дусты Таһирҗанның сөйгән кызына ни дип язсын ул? «Мин дә сине яратам!» дипме? Юк! Беркайчан да! Җавапсыз мәхәббәтеннән янар, көяр, күмергә әйләнер, әмма дустына хыянәт итмәс! Ул — андыйлардан түгел.
«Мине көт. Бергә кайтабыз, яме».
Язуын язды, ә үзе язды да көлемсерәп куйды. Ун ел буе бергә килеп, бергә кайтып йөр дә, бүген генә аерым-аерым йөр, имеш, чыгарылыш имтиханнары башланырга да санаулы гына көннәр калгач... Егет язуны кечерәеп беткәнче бөкләде дә Гәүһәриягә ыргытты. Кыз язуны алды, укыды. Ирен читләрендә сизелер-сизелмәс елмаю чагылып үтте. Равилгә борылып, керфекләрен тибрәндереп кенә, ризалыгын белдерде. Тик егеткә бу сөйкемле караштан оеп утырырга өмет калдырмады: Равилгә игътибарын онытып, сул иңбашы аша борылды да Таһирҗанга карады. Бик бирелеп мәсъәлә чишкән Таһирҗан, аның карашын сизгәндәй, кинәт башын күтәрде, егетнең җыерылган кашлары язылды.
Күзләр очрашты... Таһирҗанның кап-кара күзләре Гәүһәриянең «зәңгәр күлләренә» сирпелде.
Равил, тавышсыз ыңгырашып, партага сыгылып төште ...

* * *
Авыл мәктәбеннән, шау-гөр килеп, яшьләр агыла. Чыгалар да төрлесе төрле якка тарала бара. Таһирҗан белән Равил дә, Гәүһәрияне уртага алып, авылдан чыгу ягына юнәлделәр. Алар бирегә күрше Аксу авылыннан килеп укучылар. Әнә шулай ун ел буе өчәүләп киләләр дә, өчәүләшеп кайтып та китәләр. Ун ел буе... Бик күптән, кайчан икәнлеге дә онытылган инде, кемдер аларны, шаяртып, «Аксу өчлеге» дип атаган иде. Шуннан бирле «Аксу өчлеге» ябышты да калды үзләренә. Тора-бара укытучыларга да йокты бу. «Таһирҗан, Равил, Гәүһәрия» дип санап торганчы, ансат бит: «Аксу өчлеге» диләр дә — бетте китте! Ә тегеләр исә үпкәләргә уйламый да! Бер-берсенә карыйлар да, сүзсез генә елмаешалар.
Әйбәт «өчлек» иде шул бу! Яхшы укулары өстенә мәктәп тормышында җан-тәннәре белән кайнаштылар. Бер концерт, бер спектакль дә Таһирҗан белән Гәүһәриядән башка үтмәгәндер мәктәптә. Ә математика олимпиадаларында исә Равил беренчелекне бирмәде. Җиңә-җиңә, Казанга кадәр барып җитте хәтта. Җитүен җитте... Тик бу җиңү егеткә бер шатлык та китермәде, күңеле үсмәде аның. Гәүһәрия белән Таһирҗан арасы көннән-көн якыная барганны сизмимени ул! Сизә, билгеле! Ә күңелне нишләтәсең? Теге озын толымның хуш исеннән башы әйләнгән яшь күңелне ничек тыярга? Гәүһәриянең күзләре Таһирҗанга төбәлгәндә бөтенләй башкача очкынлануын тойган сизгер күңелне ...
Башкалар да сизде. «Аксу өчлеге»нең пыран-заран килеп таркалуын көтеп, берәүләр — шатланса, икенчеләр — көенде. Гәүһәрия белән Таһирҗанны бәйләгән мәхәббәт җепләрен укытучылар да күреп алды. Тик кисәтү ясауны кирәк тапмадылар. Чөнки яшьләр өчесе дә көтелмәгән сабырлык һәм тыйнаклык күрсәттеләр. Һаман да шулай бергәләп мәктәпкә килделәр, бергә-бергә кайтып киттеләр.
... «Аксу — 3 км» дип язылган юл тамгасына җиткәч, басу юлына борылып керде алар.
Кечкенә авыл юлы... Басу юлы... Синнән атлап барулары да нинди рәхәт! Яз исе, яшел үлән исе башны әйләндерә... Май кояшы йөзне иркәли, күзне чагылдыра.
Басу юлыннан өчәү килә ...
Чү, бәхәсләшәләр түгелме?
— Юк, юк, юк! Без алай сөйләшмәдек! Казанга бергә барабыз! — диде Гәүһәрия, шактый кискен итеп.
— Гәүһәрия, тукта әле... — дип, аның сүзен бүлдерде Равил.
Кыз, бармаклары белән колагын томалап, башын чайкады:
— Туктамыйм да, ишетмим дә!
Моңа кадәр сүзсез барган Таһирҗан да бәхәскә кушылды:
— Син беләсең бит, Гәүһәрия... Безне көзгә армиягә алалар ...
— Алалар шул... Беләм... Мин шуңа әйтәм дә... Барыбер сездән башка Казанга укырга китмим! Өчәү бергә мәктәпкә кердек. Ун ел буе Чишмәбашка бергә йөрдек. Казанга да бергә барабыз!
— Безнең кайтканны көтәсеңме? — дип, көлемсерәде Равил.
— Көтәм, билгеле.
Кызның тавышы кинәт үзгәрде. Ул әллә нинди хыялый хис белән сүзен дәвам итте:
— Өчебез дә университетка барабыз... Мин — татар филологиясенә, син — математикага, билгеле... Ә Таһирҗан ...
Кыз каушап калды. Егетнең сер итеп кенә әйткән хыяллары әздән генә тел очыннан ычкынмады. Таһирҗанның бары тик аңа гына ачкан серләрен Равилгә дә ишеттерергә ярыймы дигәндәй, егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карады.
Уңайсыз тынлыктан Таһирҗан бик җиңел чыкты:
— Мин әлегә белмим. Армиядән кайткач, бәлки, хәл итәрмен ...
Гәүһәриянең күзләре кинәт моңсуланып калды. Ул бүгенге мәсьәләне кабат исенә төшерде:
— Их, егетләр, сезнең - математикадан әйбәт... Ә мин... Шул имтиханны «дүрт»кә бирсәм, дөньядагы иң бәхетле кеше булыр идем! Бүген тагын соңгы мәсьәләне чишә алмадым ...
— Поездларнымы? Җиңел генә бит ул! Әйдә, аңлатам ...
Равил җирдә яткан бер чыбыкны алды да, юл тузаныны сыза-сыза, мәсьәлә аңлата башлады. Гәүһәрия дә аңа каршы чүгәләде. Кыз купшы толымын, юл тузанына тимәсен дип, беләгенә урап тоткан. Икесенең башлары шундый якын, менә-менә бер-берсенә тияр кебек.
Таһирҗан аларга елмаеп карап торды. Аннан, башын күтәреп, зәп-зәңгәр күккә бакты, күзе чагылды, ахры, карашын читкә алды.
... Әнә хуш исен аңкытып шомырт куагы нурлана. Әчкелтем исе, борынны ярып, күкрәккә тула. Шул гаҗәеп ис күзгә күренмәс биниһая күп тамырлар буйлап бөтен күзәнәкләргә иксез-чиксез яшәү дәрте, ышаныч, өмет тарата, тагын әллә никадәр, әлегә ул татып та карамаган серле халәтләргә ымсындыра. Таһирҗан шомырт куагы янына килеп басуын сизми дә калды. Кайсы ботакны алыйм дигәндәй, бераз гына икеләнеп торды ул.
«Рәнҗемә, шомырткаем, бу рәхимсез адәм мине сындыра дип уйлама тагын! Иң матур бер ботакны яраткан кызың өчен алуның ни гаебе бар?
Купшы чәчәк тәлгәше Гәүһәриянең чәч толымын тагын да ямьләндереп җибәрде. Юл тузанына сыза-сыза мәсьәлә чишкән кыз, кытыкланып, җилкәсен җыерды.
— Нишлисең?
— Карама, карама! Соңыннан күрерсең!
Тагын бер тәлгәш чәч үремен бизәп балкыды. Тагын... Тагын ...
... Мәсьәлә дә чишелеп бетте ...
... Алар ерагая бара, ерагая бара ...
... Ак чәчәкләргә бизәлгән озын толым чайкала ...
Табигатьтә шуннан да матуррак гүзәл мизгелләр була микән?
Ә һавада тургайлар җырлый ...
* * *
Менә авылга да җиттеләр. Аксуны икегә бүлеп аккан елга ярларын асылмалы күпер тоташтыра. Күпергә җитәрәк, Равил, аерылып, үз урамнарына кереп китәргә тиеш. Тиеш шул... Тиеш... Әгәр дә шулай булмаса, йортлары асылмалы күпернең бу ягында калмаган булса, бәлки Гәүһәрия Таһирҗанны түгел, ә аны якынрак күрер иде? Бәлки... Аһ, шул «бәлки»ләр!
Равил, каерылып, асылмалы күпергә борылып карады.
Әнә алар җитәкләшеп (ни арада җитәкләшеп өлгергәннәр!) күпергә килеп керделәр. Асылмалы күпер чайкалып куйды. Кыз, әллә иркәләнәсе килеп, әллә инде чайкалудан куркып, егетнең кулын кысып тотты. Күзләре бер мизгелгә генә очрашып алды.
Куллар — кулда ...
Йөрәкләрдә әйтелмәгән хисләр, әйтелмәгән сүзләр ...
Урамга да килеп керделәр. Таһирҗаннар өе урамның бу очында, ә Гәүһәрияләр югарочта ук тора.
— Мин сине өеңә кадәр озатам!
Гәүһәриянең бәхетле шат көлүеннән әллә түбән оч урамнары да ямьләнеп киттеме?
— Көпә-көндезме?
— Әйе...
Кинәт Таһирҗаннар капкасы ачылып китте. Гәүһәрия «ялт» кына егетнең учыннан кулын тартып алды, алсуланган йөзе белән балкып, чыгучыга сәлам бирде:
— Исәнмесез, Мөнирә апа!
— Исәнме, Гәүһәрия! Кайтып җиттеңме, улым?
— Сау булыгыз, Мөнирә апа! Син дә, Таһирҗан ...
Ана белән бала икесе дә Гәүһәрияне карашлары белән озатып калды. Таһирҗан, астан гына, әнисенә күз атты. Мөнирәнең иреннәре сизелер-сизелмәс кенә калтырый иде. Күзләре дә дымлы түгелме соң? Әллә елый инде?
Егет «дерт» итте: зур җылы учын әнисенең арык җилкәсенә салды.
— Бер-бер хәл булмагандыр бит, әни?
— Шатлыктан, улым, шатлыктан ...
Нидән шатланырга?
Егет ана күңеленең мондый нечкәлекләрен аңлый белми иде әле.
... Кыз югары очка менеп бара ...
Арттан урамга көтү кереп килә. Капка төпләренең берсе дә буш түгел диярлек. Кулларына ипи сыныгы тоткан хатын-кыз, бала-чага, бәэлдәгән, мөгрәгән тавышларга колак сала-сала, кичке урамны күзли.
Гәүһәрия урам буйлап өенә атлый. Капка төбендәгеләргә сәлам биреп уза.
— Исәнмесез, Саҗидә апа!
— Исәнмесез, Гариф абый!
— Исәнмесез, Нәфисә апа!
Шомырт чәчәкләренә бизәлгән толымы чайкала. Аның сәламенә җавап биргән хатын-кыз, сокланып һәм кызыгып, яшьлекләрен юксынып, Гәүһәрияне күзләре белән озатып кала ...

II бүлек
Гәүһәриянең китапханәдә эшли башлавына да шактый гомер узды.
Әле кайчан гына җәй иде. Имтиханнар, чыгарылыш кичәләре артта калды. Каеннар шәрәләнеп, сары яфраклары келәм булып җиргә түшәлде. Пыскып кына яуган көзге яңгыр тәрәз пыялаларына буй-буй эз сала.
Тәрәзәдән карау Гәүһәриянең яраткан шөгыленә әйләнеп китте. Киштәдә китап барлаганда әледән-әле тәрәзәгә бага кыз. Ник дисезме? Таһирҗаннар өе китапханә белән янәшә генә бит. Тәрәзәгә күз салса, аларның ишегалды — уч төбендәге кебек.
Әнә... Таһирҗан эштән кайтты. Тәрәзәгә аша Гәүһәриягә сәлам биреп узды. Тик нигәдер кире борылды да китапханәгә юнәлде.
Таһирҗанга ияреп, китаплар дөньясына бензин, мазут исе килеп керде.
— Яңалыкны иң беренче сиңа әйтергә булдым әле, Гәүһәрия.
— Әллә премия бирделәрме үзеңә? — дип шаяртты кыз.
— Ниндиен генә әле!
Аннан, кинәт җитдиләнеп:
— Бер атнадан армиягә китәм... Повестка алдым, — дип өстәде.
Гәүһәриягә әллә нәрсә булды. Тез буыннары кинәт йомшарып китте.
Таһирҗанның китәсен белде, көтте бит, югыйсә. Бу турыда күпме сөйләшенде. Күпме төннәрне ялгызы гына шул хакта уйлап, уфтанып үткәрде. Ул чакта, ничектер, бүтәнчәрәк уйланылган, ахры.
Ә бүген... Нигә сыкрый соң бу күңел? Нигә йөрәк шулай «дөп-дөп» килә дә, бу яшьләр нигә шулай ага?
Кызый, китапханәдәге кешеләргә дә игътибар итмәстән, нәзек беләкләре белән Таһирҗанны чытырдатып кочаклады да йөзен егетнең күкрәгенә яшерде.
Мазут исе дә җиңә алмаган таныш һәм бик якын ис (Таһирҗан исе!) нигәдер елыйсыны китерә иде. Ул, башын күтәреп, тәрәзәгә борылды.
... Ишек алдында Таһирҗанның әнисе тыныч кына тавыкларга җим сибә. «Кыт-кыт-кыт-кыт!»
Улының тиздән армиягә китәчәген ана белми әле ...
* * *
Бүген авылның ике егетен армиягә озаталар.
Таһир белән Равил — ике дус —бу вакыйганы шулай булырга тиеш кебегрәк кабул итте. Билгеле, шулай тиеш тә! Армиягә бармаган егетләрнең бер тиенлек тә авторитетлары юк авылда! Кызлар янында бигрәк тә! Әнә түбән очтагы Самат инде утызга якынлашып килә. Һаман да өйләнә алмый. Имеш, яратып йөргән кызы: «Армиягә дә бармагач, чирледер ул. Миңа тормыш итә торган, таза, нык кеше кирәк!» — дип, кияүгә чыгудан баш тарткан, ди.
Армиягә һәркемнең мөнәсәбәте үзенчә. Егетләр үзләре бу чорны түземсезлек белән көтеп ала. Башка егетләр сөйләве буенча, үзләрен инде йөз, мең тапкыр солдат итеп күз алдына китергән алар. Кайсы егет хәрби билгеләр, значоклар белән чуарланган китель турында хыялланмый да, малай-шалайларның күзен кызыктырып, хәрби киемнән авыл урамнарын буйлавын күз алдына китерми икән!
Армия — малайлыктан егетлеккә күчү чоры.
Иң әһәмиятлесе шул: авыл армиядән кайтучыны ир-егет итеп кабул итә. Хәтта өлкәннәр дә солдат белән кул биреп күрешә!
Армия ул — егетлеккә имтихан.
Бу чорда кызларның да эше муеннан. Сөйгән егетеме, күршеме, классташмы — монысы әһәмиятле түгел — чигелгән кулъяулыгың солдат егет өчен әзер булырга тиеш! Бу матур гадәт Аксуда һаман саклана әле. Күпме йолалар үзгәрде, гореф-гадәт онытылды, ә солдат егеткә кулъяулык чигү иң изгеләрдән санала. Кызлар, берсеннән-берсе уздырып, матур чигешләр, бизәк-үрнәкләр сайлый. Ялына-ялына, әби-түткәйләрнең сандыкларын ачтыра, саргая башлаган бизәкле яулыкларны тартып чыгарта. Сандык төбеннән әллә никадәр сер калка. Яулык читендәге «иң якыным Рафиска», «мәхәббәтем Василга», «яратканым Хәкимгә», «Наилем, онытма!» кебек бөдрә-бөдрә сүзләр күп серләрне фаш итә. Дөрес, бу парларның күбесе өйләнешмәгән дә, тик сандык хуҗалары үз ирләренә атап чигелгән кулъяулыкларны барыбер саклый. Бу нигезгә килен булып төшкәнсең икән, аның ядкарьләрен дә кадерли бел!
Аксуның язылмаган законы — әнә шундый.
... Мөнирә исә бу көнне үзенчә көтте. Таһирҗан аның бердәнбере иде. Ире үлгәндә биш яшьлек кенә булып калган улы аңа бик кадерле. Егетнең үзенә сиздермичә генә, йоклаган чагында улына озаклап карап торырга ярата ул. Куе кашлары арасындагы беленер-беленмәс яра эзе дә (кечкенә чагында егылып канаткан иде), борын астында калкып килгән йомшак төкләре дә, бик якыннан карагач кына сизелгән вак-вак сипкелләре дә искиткеч кадерле аңа. «Йа Хода, исән-сау кайтырга язсын!» — дип, мең дә беренче тапкыр теләк тели ул.
Озату кичәсен бөтен авыл белән клубта уздырдылар.
... Бүген инде— китү көне. Мөнирә диван почмагына сыенып шактый озак утырды. Йөрәге дөп-дөп килә, менә-менә күкрәген ярып иреккә ыргылыр кебек. Улы каршында йомшак, мескен булып күренәсе килми Мөнирәнең. Ике ел бит, ике ел! Әнисен исендә елмайган килеш калдырсын улы.
Мөнирә, үзен кулга алырга теләп, Таһирҗанның балачагын хәтерендә яңартты.
Әле ире дә исән, дөньялары түгәрәк чаклар... Нинди бәхетле көннәр булган! Ә ул чакта бәхет турында уйланылмаган да. Бәхет үзе янәшәдә чакта аны сизмисең дә, югалткач кына үткән бәхетле көннәреңне сагынып саргаясың, диләр. Дөрес ахры ...
Хатын тагын тәрәзәгә күз салды. Урам әйләнергә киткән яшьләр һаман да күренмәде. Тәрәз төбенә коелган яран чәчкәләрен чүпли-чүпли, ул тагын хатирәләргә бирелде. Ире Хафиз бик ярата иде яран гөлен. Шул чактан калган гадәт: инде көз җитсә дә, гөлләре һаман шау чәчәктә утыра ...
Өй каршына килеп туктаган машина тавышы аны уеннан бүлде.
Кузовта яшьләр шау-гөр килә. Берсе гармун суза, берәүләр кушылып җырлый, кызлар чыркылдый. Таһирҗан җиңел генә машинадан сикереп төште. Авыл гадәтенчә бер-берсенә бәйләнгән, чиккән кулъяулыкларны шарф итеп муенына ураган улы Мөнирәгә дөньяның иң-иң чибәре булып тоелды. Аллы-гөлле кулъяулыклар янәшәсендә егетнең йөзе тагын да алсулана төшкән.
Таһирҗан кергәндә, әнисе, ашыга-ашыга, үзе пешергән түм-түгәрәк икмәктән зур телем кисеп маташа иде. Ул әнисенең ябык җилкәсеннән кочып алды. Нидер әйтергә кирәк иде. Тик юату сүзләре телгә килми аптыратты.
— Әни... Син борчылма, яме... Ике ел— нәрсә ул... «Ялт» итеп кайтып та җитәрмен ...
Мөнирә көчәнеп кенә елмайды.
Аның газизе, аның кадерлесе! Ярабби, нинди төз һәм матур ул! Кайчан гына кеп-кечкенә иде, ә хәзер ир-егет булып өлгереп җиткән ...
Мөнирә түгәрәк итеп киселгән зур ипи телемен Таһирҗанга сузды.
— Улым, кап ...
— Ашыйсым килми бит, әни ...
— Ашыйсың килмәсә дә кап... Калган ризыгың сине туган нигезеңә тартып торыр ...
Таһирҗан ипи телемен зур итеп тешләде. Ашыга-ашыга әнисен күкрәгенә кысты, ашыга-ашыга чыгып йөгерде.
Әнә улын машина кузовына тартып алдылар. Таһирҗан муенындагы кулъяулык-шарфын чишеп алды да моңсу гына утырган Гәүһәриянең муенына урады.
— Синдә торсын. Кайткач бирерсең, яме!
Авылдаш кызлар чиккән аллы-кызыллы чәчәкләр кызның нәфис гәүдәсенә уралды.
Гәүһәрия янәшәсендә утырган Әлфия, торып, Таһирҗанга урынын бирде дә үзе Равил янына сыена төште.
Аксу кала, Аксу кала,
Биек таулары белән,
Китсәң иде армиягә
Сөйгән ярларың белән ...
... Машина белән бергә яшьләрнең җыры да ераклаша барып, бөтенләй ишетелмәс булды.
Мөнирә тешләнгән икмәк сыныгын ап-ак тукымага төрде. Иреннәре һаман сизелер-сизелмәс кыймылдап нидер кабатлады:
— Йа Раббым бер Аллам, газиз баламны хәвеф-хәтәрләрдән, явыз адәмнәрдән саклый күр. Чит җирләрдән исән-имин кайтып, шатланып күрешергә насыйп ит. Илләр тыныч булсын иде, йа Аллам!..
Кинәт нәрсәдер исенә төште. Ул тиз генә мендәр астыннан ап- ак җәймәсен тартып чыгарды, идәнгә җәеп, кыйблага карап басты.
— Әгүзе билләхи минә шәйтан ираҗим ...
Бу аның беренче тапкыр намаз укуы иде ...

III бүлек
Хат ташучы Әлфия зур сумкасын күтәреп, китапханәгә килеп кергән саен, Гәүһәрия өмет тулы күзләрен аңа төби. Кызларның серләре уртак: икесе дә солдат егетләр белән хат языша. Әлфия Равилдән килгән хатларны түземсезлек белән көтеп алса, Таһирҗанныкы — Гәүһәриягә бик якын..
Менә бер ел инде арадагы хатлар ике йөрәкне бәйләп тора. Хатларын кыска яза Таһирҗан. Егетнең күп сөйләшмәвен электән белгән Гәүһәрия шунысына да бик канәгать иде. Тик хаты-хәбәре генә килеп торсын! Соңгы хатында исә, кызны шаккаттырып, әллә нинди җырлар сырлап бетергән иде тагын:
Күрешербез әле, үбешербез әле,
Кайчан да булса, кайда да булса,
Бер үбешү үзе бер гомер ...
Шул көннән башлап, Гәүһәриянең тел очына эленде дә калды ул җыр. Гел көйлисе генә килеп тора үзен:
... Күрешербез әле, үбешербез әле ...
... Әлфия — шаян кыз — иң башта, озак актарынып, газета-журналларын Гәүһәриягә тоттырды. Бармагының һәр хәрәкәтенә күзен төбәп торган дустын үртәп, озаклап хатларын барлый башлады. Соңрак үзе дә, түзмичә, пырхылдап көлеп җибәрде.
— Ай-яй, сизгер үзең! Бар инде, бар! Менә — берүзеңә ике хат!
Гәүһәрия тәрәз буенда хат укый. Таһирҗан хатын... Бәхетле күзләре бөтен йөзен балкыта. Кинәт кашлары җыерылып, битенә әллә нинди шомлы күләгә иңде. Калтыраган иреннәр арасыннан бары тик бер сүз генә сытылып чыкты:
— Әфганстан ...
Аннан, ярдәм эзләгәндәй, күзләрен Әлфиягә төбәде:
— Ул — Әфганстанда ...
Почтальон кыз да көтелмәгән яңалыктан каушап калды.
Анда барган сугышлар турында кызлар хәбәрдар иде. «Совет иленең Әфганстандагы тынычлык хәрәкәтләре» турында радио-телевизор гел сөйләп тора. Чын дөресе ничектер, ә күрше авыл егете цинк табутта кайтты — анысы хак!
Гәүһәрия, күңеленә килгән шомлы уйларны таратырга теләп, тәрәз аша Таһирҗаннар ишек алдына төбәлде.
Мөнирә, баскыч болдырына сөялгән дә, улының хатын укый.
Ә тәрәзә пыялаларын көзге яңгыр юа ...
* * *
Киштәдән китап алган саен, тәрәзәгә күз салу Гәүһәриянең гадәтенә әйләнде.
Әнә Таһирҗаннар ишек алды ап-ак карга күмелгән. Кар бөртекләре салмак кына тирбәлеп түбән төшә, түбән төшә. Дөнья шундый тыныч кебек... Китапханәдә балалар рәсемле китап актара... Берәүләр газета укый, журнал карый ...
Бу серле тынлыкны бозардай кодрәтле көч бөтен җир йөзендә дә юктыр кебек тоела. ...
Кинәт ишек ачылып китте. Бер көлтә суык ияртеп, Әлфия килеп керде.
— Гәүһәрия ...
Аның тавышыннан китапханәдәге һәркем сискәнеп башын күтәрде.
Әлфия әле сүз дә әйтергә өлгермәде, ә Гәүһәриянең йөрәге, умырылып килгән хәвефне тоеп, сулык-сулык тибә башлады ...
* * *
... Алар бүлмәгә иңгән караңгылыкны да тоймадылар, ут кабызу турында икесе дә уйлап та карамады. Йортта ике йөрәк бәргәләнә, ике җан... Баласын — газизен югалткан ана йөрәге һәм сөйгәненең һәлакәтен аңлый алмый телгәләнгән кыз бала җаны. Өмет тулы күзләр бер-берсенә төбәлгән. Калтыраган иреннәрдән сытылып чыккан сүзләр аңга барып җитә алмый тилмерә.
Ниһаять, Гәүһәрия телгә килде. Әллә үзен, әллә Мөнирәне юата — һич аңламассың:
— Ул — исән... Ул — адашкан гына... Частена әйләнеп кайтмавы да вакытлыча гына ...
Мөнирәгә дә җан керде. Ул, үзенә теләктәшлек белдерүче булуына куанып, аның сүзен җөпләде:
— Билгеле, шулай ...
— Таһирҗан югала алмый... Ул — шундый көчле!
— Тыныч вакытта кеше югала ди мени? Сугыш чоры түгел бит!
Кинәт тынлыкны стенадагы радионың ямьсез шыгырдавы бозды. Колакны авырттырып, нидер чыелдады, нәрсәләрдер сызгырды, җуылдады. Соңыннан гына бу тавышлар, диктор авазына әверелеп, колакка китереп бәрде:
— СССРның азатлык армиясе Әфганстанның тынычлык сөюче халкын дошманнардан яклау операциясендә зур батырлыклар күрсәтә ...
... Ә асылмалы күпер шыгырдый-шыгырдый ыңгыраша:
«Су-гы-ш-ш- ш... Су-гы-ш-ш-ш ...
* * *
Таһирҗаннарның капка төбенә җыйналган халык ераклаша барган ирләр төркемен моңсу карашы белән озатып калды. Ара ерагайганнан-ерагая бара. Ап-ак дөньяда чыршы-наратлары белән яшелләнеп утырган зыярат тагын берәүне куенына алырга җыена.
Мөнирә гәүдәсенә капланган яшел тукыма да, ераклашып, зыярат яшеллеге белән кушыла бара ...
— Бигрәк яшь көе китте Мөнирә ...
— Язга кырык икесе туласы булган ...
— Авырып бер көн дә больничныйда булмаган көе ...
— Йөрәк шул, йөрәк... Бигрәк кисәк булды шул ...
— Ялгызың бала үстерүләр җиңел түгел лә ...
— Бала хәсрәте бетерә кешене ...
— Таһирҗан югалганга ел булдымы?
— Тиздән була ...
— Таһир рухына Коръән чыгарырга җыена иде Мөнирә... Өлгерә алмый калды ...
Хатын-кыз төркеменнән читтәрәк торган Гәүһәриягә дә бу сүзләр килеп иреште. Кыз — ни тере, ни үле иде. Таш кебек каткан йөзенең ник бер күзәнәге селкенсен. Күзләрендәге сагыш менә тамам, менә тамам дип мөлдерәгән. Иреннәре генә һаман нидер пышылдый:
— Исән кешегә Коръән чыкмыйлар... Исәннәргә Коръән чыкмыйлар ...
* * *
Әллә бөтен дөнья бушап калган инде? Тынлык... Тирә-якта да бер хәрәкәт тә юк сыман. Тик күкрәк читлегендә генә нәрсәдер сулкылдый-сулкылдый бәргәләнә. Күңел дәрьясын тарсынып, иреккә омтылган коштай, кая шулай үрсәләнәсең син, йөрәк?
«Нигә тын алуы шулай авыр соң? Һава җитми... Әйе, әйе, һава җитми бугай ...»
Гәүһәрия тәрәзәне ачып җибәрде. Сулыш алуы җиңеләеп китте сыман.
Шак-шок... Шак-шок...
«Нинди тавыш соң бу?»
Кыз, үрелеп, күрше ишек алдына күз салды.
«Нинди чит кеше йөри анда? Бөтен йортка хуҗа булып алган, диярсең. Мөнирә апа үзе кайда соң? Нигә күренми? Мөнирә апа... Аһ! Мөнирә апа юк бит! Таһирҗанның әнисе үлде бит! Ул үлде ...»
Күкрәк читлегендәге теге кош тагын бәргәләнә башлады. Әйтерсең, кан саркыган яралы күңелне канат очлары белән тырнап-тырнап ала. Гәүһәрия теге кешенең дә чит-ят түгеллеген, күршедә генә яшәүче Гомәр абый икәнлеген танып алды.
«Нишли соң ул анда? Кулына балта, такталар тоткан. Таһирҗаннар тәрәзәсен кадаклый түгелме соң? Әйе шул, әйе... Әнә бер тәрәзәне кадаклап та өлгергән инде».
Кыз, үзен-үзе белештермичә, урамга атылды. Гыйнвар салкыны, юка күлмәк аша кереп, аның нәфис тәнен өтеп алды. Гәүһәрия бер генә секунд хәрәкәтсез торды. Беренче калтырау узганнан соң, ул түфлиләре белән салкын карны ерып алга ыргылды.
— Гомәр абый, нишлисең?
Үз тавышын үзе танымыйча сәерсенеп куйды: «Минме соң бу?»
Аннан, ашыга-ашыга, сүзен дәвам итте:
— Нигә кадаклыйсың?
— Соң, сеңелем, кешесез йортның тәрәзәсен кадаклау гадәткә кергән бит.
Агай, үзе дә сизмәстән, аклана башлады.
— Нигә? Нигә?
— Бала-чаганың ватуы бар ...
— Нигә «кешесез», дим? Ә Таһирҗан ?
Гомәр, сәерсенеп, кызга күтәрелеп карады: «Әллә саташа инде?»
Кызның күзләре шундый самими, шундый эчкерсез! Агай, аптыраудан гаҗиз булып, балтасын җиргә томырды.
— Таһирҗанны томаланган тәрәзәләр каршы алсынмы?
Гәүһәрия, ярсып, кар өстендә яткан балтаны алды да, кадакланган тәрәзәгә ташланды. Каян килгән көч-куәт диярсең үзенә? Озын кадак чыелдый-ыңгыраша суырылып чыкты. Яңгырдан каралган иске такталар читкә очты.
... Тәрәзә төбендәге яран гөлнең кып- кызыл чәчкәләре кояшка үрелде сыман.
* * *
Яңа хәбәр кечкенә авылны аркылыга-буйга иңләп чыкты.
— Гәүһәрия Таһирҗаннар өенә күченеп яши башлаган, ди.
— Китче, булмаганны!
— Дөрес инде, дөрес! Әти-әнисенең ризалыгын да алган, ди.
— «Таһирҗан кайтканчы, йортны үзем карап торам», — дип әйткән, ди.
— Һаман көтә, һаман ышана исәнлегенә ...
— Әй сүккән булабыз хәзерге яшьләрне, әй сүгәбез... Үзебезне үрнәк итеп мисалга китергән булабыз бит әле! Ә менә Гәүһәрия кебек тәвәккәллеккә берәү дә бара алмады ...
Әнә шулай Гәүһәрия Таһирҗаннар өендә яшәп калды. Кыз күңеле нәрсә уйлады, ни турында хыялланды? Бу турыда ул беркемгә берни сөйләмәде. Кыз йомылды, үз эченә бикләнде.
Гомер -гомергә шулай булып калыр кебек тоелган иде. Тик язлар җитеп, карлар эрегәч, Гәүһәриягә әллә ни булды: күзләрендә яңадан очкын кабынды, күңеле дәртләнеп, иләсләнеп, нидер көтә башлады.
Җәй башлары иде. Кыз китапханә тәрәзәләрен төбенә кадәр ачып куеп, китап киштәләрендә кыш буе җыйналган тузанны тазарта иде. Дәртләнеп, илһамланып эшләде ул. Җырлап җибәрүен үзе дә сизми калды:
— Күрешербез әле, үбешербез әле,
Кайчан да булса, кайда да булса,
Бер күрешү үзе бер гомер ...
Бу — аның Таһирҗан югалганнан соң беренче җырлавы иде.
Тәрәзәгә карашын сирпеп узды. Кинәт куллары хәлсезләнеп, китаплары идәнгә таралып төште ...
Таһирҗаннар капка төбендә бер солдат басып тора иде.
— Таһирҗан!
Елдан артык богаулап торган кара уйлар кинәт эреп юкка чыкты. Гәүһәриягә бик рәхәт һәм бик җиңел булып китте. Әнә ул оча, солдатка таба оча. Аяклары җирне тоймый. Күңелдә бары тик бер исем:
— Та-һир-р-җа-а-ан!
Тәрәз төбендәге чәчәкле яраннарга төбәлгән солдат Гәүһәриягә борылды ...
— Исәнме, Гәүһәрия!
Равил сүзен ничек дәвам итәргә белмичә төртелеп калды. Гәүһәрия дә, сулышына буылып, бер тын эндәшә алмый торды.
Аннан икесе дә хушына килде.
— Мин Таһирҗан турында белә идем... Мөнирә апа турында да... Чәчәкле яраннарны күргәч, әллә ялгыштыммы дип ...
Гәүһәрия Равилгә сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, кабаланып, аны бүлдерде:
— Әйе, син ялгыштың... Яраннар аны көтә... Кайтуың бигрәк әйбәт: бергә-бергә көтүләр дә җиңелрәк булыр ...
Тәрәз төбендәге яраннар шау чәчәктә иде.

IV бүлек
... Алты ел узып та китте.
Алты ел... Бер уйласаң, бик аз гомер кебек... Бер уйласаң... Йа, Хода! Алты ел!!! Һәр елда өч йөз алтмыш биш көн бит! Һәр көндә егерме дүрт сәгать! Һәр сәгатьтә алтмыш минут! Ә Гәүһәриянең йөрәге һәр минутта ничә тапкыр «Таһирҗан!» дип сулкылдаган?! Моны кыз үзе генә белә, үзе генә аңлый.
...Бүген аңа әллә нәрсә булды. Аксу буйларын, асылмалы күперләрне йөгереп узасы килеп, күңеле иләсләнде. Йөрәктәге тойгы-давылларны тышка чыгармаска, эчтән сыктаса да, тыштан елмаерга өйрәнеп килә иде бит, югыйсә.
Каян шундый ашкыну, шундый дәрт?
Сәбәбе дә аңлашыла кебек: бүген — чишмә уянган көн ләбаса!
Кышын чишмә сукмагын кар каплап китә. Чишмә үзе дә, ап-ак тунын ябынып, кышкы йокыга тала сыман. Ул яз килүен, кояш нурларының үзен азат итүен сабыр гына көтә бирә.
Менә ул көн килде: чишмә йокысыннан уянды. Бәхетле сабый көлүедәй шаян челтерәве яр буен җанландырып җибәрде. Яңа куелган сап-сары улак буйлап куыша-куыша йөгергән нәни дулкыннар, түгәрәк ак ташка төшеп чәлпәрәмә килә дә, апрель кояшы зәңгәрләткән кар астына кереп, елгага яңа юл яра.
Аксу ярындагы Акташ чишмәсе ...
Чишмә улагы ел саен яңарса да, түгәрәк ак таш һаман да шул. Чишмәгә суга төшкән бик күп сыгылмалы билләрне хәтерли ул. Күпме сөю сүзләренә шаһит син, түгәрәк ак таш!
Гәүһәриягә аталган «сөям!» сүзен дә иң әүвәл Акташ ишетте. Ишетте дә, каушап калган кызның нәфис колагына, чишмә челтерәве булып, «яратам!» дип пышылдады.
Бүген — чишмә ачылган көн. Инде олыгаеп килгән Гәүһәрия күңелендәге иске хәтирәләрне яңарта бу көн. Әллә кайда, бик еракта яшереп саклаган, еллар үткән саен тоныклана барган өмет хисе сөю тансыклап сулкылдый.
Яр астында Аксу җәелеп ага. Язгы гөрләвекләр юмартлыгыннан ул купшыланган, киңәйгән. Җәйге тыйнак Аксу да димәссең!
... Чишмә буенда бүген аулак түгел. Яшь киленнәр, кызлар, карчыклар да чиләк-көянтәләрен асып бирегә агыла. Әнә Гәүһәрия беренче тапкыр чишмә суына төшкән нәни кызның чиләкләренә су ала, кечкенә чиләкләрне аның көянтәсенә элә. Йомры ак ташка үз чиләген утырткач та нәни кызны күзләре белән иркәләп озата ул.
Колакта — чишмә авазы... Ә күңелдә, туарга тиеш булып та, яралырга да өлгерә алмый калган сабый... Таһирҗан белән Гәүһәрия сабые, аларның кызы ...
... — Нигә шулай төбәп карыйсың? Күз тигерерсең!
Колакны ярган ачы тавыш Гәүһәрияне дөньялыкка кайтарды.
— Минем күзем каты түгел ...
— Үзеңә дә шундый балалар үстерергә күптән вакыт инде. Утызга якынлашып киләсең түгелме соң?
«Аһ, нигә кешеләр шундый каты бәгырьле булалар икән?»
Гәүһәрия дәшмәде. Чишмә ачылган көннең ямен җибәргән бу хатынга каршы әйтмәскә үзендә көч тапты ул.
... Сукмак буйлап һаман да сылу, һаман да зифа Гәүһәрия атлый. Озын толымы гына моңсу чайкала. Күзен каплаган яшь элпәсе тирә-юньне сихри томанга төргән. Ерактагы асылмалы күпер дә әкияттәге салават күперен хәтерләтә .
— Гә-ү-ү-һә-ә-ри-и-я-я-яү!
Әллә Аксу шулай кызга дәшәме?
— Гә-ү-һә-ә-ри-и-я-я-яү!
Әллә сагыш тулган еллар авазы кайтаваз булып шулай яңгырыймы?
— Гә-ү-ү-һә-ә-ри-и-я-я-яү!
Әллә бу тавыш чынлыкта да бармы?
— Гәү-ү-ү-һә-ә-ә-ри-и-ия-я! Мин кайттым!
Әллә сигез ел буе хыялланып көткән сүзләр, шулай җанланып, кызны ымсындырамы?
— Гәүһәрия! Ник дәшмисең?
Яшь пәрдәсе Аксу ярын өрфия томанга төргән.
Кызның куе керфекләре бер-берсенә кушылды. Өрфия пәрдә, ике бөртек яшькә әверелеп, нәфис битне буйлап түбән тәгәрәде.
Гәүһәрия хәзер каршы ярда басып торган ир-егетне бик яхшы күрә. Әнә ул кызга кул болгый.
— Гәүһәрия, ник дәшмисең? Әллә танымыйсыңмы?
— Аһ!
Зәңгәр бизәкле көянтә кызның иңбашыннан шуып төште, сыңар чиләк шылтыр-шылтыр ярдан түбән тәгәрәде.
Бер мизелгә ул берни ишетмәс һәм берни тоймас булды.
— Таһирҗан!? Таһирҗан!?
Тик иреннәр генә пышылдады.
Бу— ул!!! Ул— Таһирҗан!!! Каршы ярда басып торган бик таныш та, бик чит тә ир-егет — аның Таһирҗаны!!! Шундый якын һәм шундый ерак!
Әй син, Аксу! Табигатькә шифа булган бу мул суың нигә аларны аера?
— Таһирҗан! Китмә, Таһирҗан! Мин хәзер!!! Хәзер! Китмә, Таһирҗан!!!
Кыз аңына килде. Ул карлы сукмак буйлап асылмалы күпергә йөгерде. Йөгерми, оча... Әйтерсең, йомшак һава дулкыннары аның мамыктай гәүдәсен күтәреп алды да, салмак кына тирбәтә-тирбәтә, салават күперенә юнәлде ...
Гәүһәрия оча... Оча гына ...
Каршы ярдан күпергә таба Таһирҗан йөгерә.
«Әй син, асылмалы күпер! Сиңа бигрәк игътибарсыз булганбыз ла! Озынлыгың сигез такта буе икән бит! Сигез такта буе — сигез ел сагыш ...»
... Гәүһәрия бик якын да һәм бик чит тә булган Таһирҗанга якынлаша ...
... Тагын бер адым ...
... Сукмак уртасында мөлдерәмә тулы сыңар чиләк утырып калды ...
* * *
Ап-ак бүлмәдә Гәүһәрия бала имезә.
Ул — аның кызчыгы, аның багалмасы. Сабыйның алсу йөзенә, беленер-беленмәс кашларына, кечкенә төймәдәй нәни борынына, алсу авызына күзләрен төбәп, ул кызын имезә.
«Йа Аллам, рәхмәт сиңа сабыебыз өчен. Рәхмәт сиңа шушы бәхетебез өчен!»
Бу сүзләрне Гәүһәрия көненә ничә кабатлый микән? Йөз? Мең? Бәлки аннан да артыграктыр ...
Күпме көтте, күпме көтте бит ул бу бәхетне.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Асылмалы Күпер - 2
  • Части
  • Асылмалы Күпер - 1
    Общее количество слов 4248
    Общее количество уникальных слов составляет 2134
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Асылмалы Күпер - 2
    Общее количество слов 4195
    Общее количество уникальных слов составляет 2082
    36.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Асылмалы Күпер - 3
    Общее количество слов 2363
    Общее количество уникальных слов составляет 1350
    41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов