Latin

Ашыгыз Тәмле Булсын!

Общее количество слов 355
Общее количество уникальных слов составляет 287
52.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
65.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
70.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Татар барда — хәтәр бар, урыс барда — “милость” бар, диләр. Бу сүзләрнең мәгънәсе шулкадәр дә тирән микәнни? Бичара татарлар, ничәмә тапкырлар күтәрелеп чыгып та, хөкүмәт эшләре тәмам кулларына кереп беткәч, аны кабат урыска кайтарып бирә тордылар. Мондый хәлләр минем гомердә генә дә күз алдымда берничә кат булып, хәзер шулар исемә төшә дә, ачынуымнан йөрәгемне тотып йөгереп йөрим, ул менә-менә өзелеп төшеп китәр сыман. И мин юләр, и мин ахмак, тинтәк, микәнә!
Бервакыт ашка чакырган иделәр. Ите каты булды, аны чәйнәштергәндә тешләрем ишелеп беттеләр, казналарына кадәр җимерелеп төштеләр. Сер бирмәдек, базар итедер, дидек, кулы каты кеше суйган мал булгандыр, имеш! Безнең халык шундый афәрин инде ул!
Һәр авылның диярлек йомшак куллы сугымчысы була. Бар да шуңа йөгерә: йә тавыгын-әтәчен кыстырып, яки сарык-кәҗәсен чалдырырга чакырып...
Ашыгыз тәмле булсын дияргә теләгем инде бу, юкса, вакыйгаларны болай чәчеп сөйләүнең һичбер мәгънәсе юк! Ә менә күршенең сугым эшенә һәвәслеген һичкем белми. Тавыкларының да өстенә генә баса, сарыкларын да ботарлап кына ташлый. Безнең Абзалый абзый җитешкәнче, күршем тире-ярыны коймага элеп җилләтергә дә өлгерә. Булган да кеше инде, җен белән бер. Ярдәмгә әллә дию-пәриләрен дә эшкә җигә инде? Тик коткысы гына зур, шәүләсеннән дә агачлар яфрак коя башлыйлар, фәрештәләр канатларын сындыра, очып баручы кошлар таш кебек җиргә егылып төшәләр.
Озын Фәләхетдингә дуслыгы бар иде, сугымчы итеп күршемне дәшкәннәр. Бәхет күмгән боларны, кыска сүзне дә чакрым ярымга сузып-сузып сөйли икән Фәләхетдин абзый:
— Куян кадәрле сарыгыбыз да бер җәйгә җитә язды. Ике малаем, үзем, хатыным, кызым... Кунак та алып карадык, бетми генә бит, рәхмәт төшкере! Кимергән саен бер тешемне аксатам...
Без уйлыйбыз инде, бу Фәләхетдин абзый, дибез, күз буямакчы, теш аксый, имеш, кая ди ул, авызы тулы тешләр аның, тегермән ташлары кебек шакы-шокы килеп торалар, итеңне түгел, сөягеңне изәрләр. Ашыгыз тәмле булсын!
Әгәр дә куян кадәрле сарыгыгызның ите җәй буена җитәрлек булсын дисәгез, сугымчы итеп безнең күршене чакырыгыз, ике-өч ел эчендә череп баюга юл тотачаксыз! Ә мин, җәмәгать, тешсез кеше, ризыкның йомшагына күнеккән бәндәмен, берүк үпкәли күрмәсен, өрәге каты кешедән чалдырып, терлек-туарымны җәзалыйсым юк инде! Сугымны куркытсаң, ите каты була диләр түгелме? Йомшак кешенең кулыннан узган карт сугымның да ите җилек кебеккә әверелә, имеш. Монысы ук артыграк, шыттыру булырга кирәк!
Ашыгыз тәмле булсын!
Февраль-март, 2004.


Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.