Latin

Артың Коры Булмаса

Общее количество слов 500
Общее количество уникальных слов составляет 351
49.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
60.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Светофорда кызыл ут януга да игътибар итмичә, машинасын зур тизлектә куган Сәфәретдинне, юл читендәге машинадан чыккан «гаишник» таягын селкеп туктатты.
– Нәрсә, абзый, ашыгабызмы?
Акланып маташуда мәгънә юк иде:
– Ашыга идем шул... Гаебемне таныйм, – дип мыгырданды Сәфәретдин, сержантның күзенә туры карамаска тырышып, аннан соң, – Бәлки, беркетмә төземәссең, сөйләшенеп кенә килешербез, энекәш, ә? – дип тә өстәде.
– Анысын мин хәл итмим. Әнә машинада утыручы лейтенантка әйтеп кара...
ГИБДД машинасының арткы утыргычына кереп чумган Сәфәретдингә алда – планшетындагы кәгазьләрне актаргалап утыручы лейтенант башын да күтәреп карамыйча:
– Нәрсә, абзый, кагыйдәләрне санларга теләмибезме? – дип, беркетмә язарга әзерләнде.
– Энекәш, бәлки болай гына килешербез? – дип, сержантка әйткән сүзләрен кабатлады Сәфәретдин.
Бераз паузадан соң, кыяр–кыймас кына:
– Мин сиңа ике йөзлекне тоттырам да, – дип әйтә башлаган иде, «мент» аны ярты сүздән бүлде.
– Син нәрсә, абзыкай, мине әллә?..
Сәфәретдин моны әйтелгән сумманың аз икәнлегенә ишарә дип кабул итте.
– Ну, алайса, тагын бер йөзне өстим инде...
– Абзый, гаебеңне тулысынча аңлап бетермисең бугай. Мондый кагыйдә бозулар белән мең ярым штраф һәм ярты елга правадан мәхрүм итү яный сиңа.
– Йә, ярар алайса, ярты меңне чыгарып бирәм дә, үз юлым белән...
– Башыңны юри генә җүләргә саласыңмы, әллә чыннан да?... Мин, синең биш йөзең өчен рисковать итеп, башыма бәла алыр хәлем юк әле.
– Йә, ярар, таладың тәки. Җиде йөз – бетте китте вәссәләм...
«Гаишник» күзгә күренеп йомшарды:
– Менә монсы бераз чынбарлыкка туры килә. Тагын бер йөзне өстә дә, праваңны алып, тәпиеңне ялтырат.
Шунда лейтенант, артка каерылып караган иде, Сәфәретдин аның йөзенә текәлеп, шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде:
– Карале, син Наил түгелме соң?
«Мент» күзләрен челт–мелт йомгалады. Тик, күпме тырышса да, Сәфәретдинне кайда күргәнлеген исенә төшерә алмады.
– Әйе, Наил! Син мине каян беләсең?
– Ха, белмәскә... Хатыныма Мәчтүрә әйткән...
– Тс–с–с, шаулама! Нинди Мәчтүрә?..
– Мәчтүрәнең хахале түгелме соң син? Килгәнеңне көн саен күрәм бит... Хәзер ярты ел буе минем күршедә ялгызы гына яшәп ятучы Мәчтүрәне...
Кызып сөйләргә тотынган Сәфәретдинне Наил кулы белән авызын томалап туктатты:
– Тс–с–с! Менә нәрсә, абзый, ярты меңлегеңне калдыр да, дүрт ягың кыйбыла...
– Тукта инде, энекәш... Шулай тиз генә... Без бит синең белән почти күршеләр.
– Абзый, күп телеңә салынсаң, хәзер беркетмә язам да...
– Кызма әле, Наил туган. Беркетмә язарга беркайчан да соң түгел... Аңлавымча, син өйләнгән кеше инде, эме? Бала–чагаларың да, хатының да бардыр? Гаиләң була торып, уҗымга йөрү килешми, энекәш.
– Ярар, абзый, өч йөзеңне куй да, праваңны алып, сыптырт моннан. Так что, мин сине, син мине белмибез...
– Ә, юк инде... Ни өчен мин синдә өч йөз сум калдырырга тиеш? Гыйшык–мыйшык маҗараларың турында хатыныңа җиткерсәм...
– Йә, ярар, күндердең. Мә праваңны ал да, тай... Бүтән күземә күренмә!
– Карале, энекәш, беркөнне, минем төпчек малай, Мәчтүрәнең квартир тәрәзәсеннән генә, сезнең кочышып ятканыгызны кәртечкегә төшереп алган бит, җүнсез. Кызык өчен шуны хатыныңа җибәрсә, эшләр харап...
– Ну ярар, абзый. Мә өч йөз сум акча сиңа. Бигәйбә! Мине дә, Мәчтүрәне дә оныт. Бар юлыңны дәвам ит.
– Өч йөз белән мин нишлим? Лучше синең Мәчтүрә белән ялашкан фотоңны хатыныңа күрсәтәм дә, күбрәк каерам.
– Ну ярар, ярты меңгә риза бул да...
– Биргәч–биргәч, давай сигез йөзне!
– Ну, абзый, ярый әле синдәйләр «гаишник» булмаган, халыкны талап та күрсәтер идегез...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.