Latin

Альбом шигырьләре

Общее количество слов 1934
Общее количество уникальных слов составляет 1163
41.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Сандугачның—мескенкәйнең
канаты каерылган,
Бер мин генә түгел әле
ярыннан айрылган.
Хәтерлә син безнең очрашуны
Тау башында. Аста— су ага.
Ә ай көлә: аңа кызык була,
Тагын бер пар булды бит яңа.
Кайда икән, белмим, берәү җырлый,
Берәү дәшә минем исемне.
Иркәлисең, кадерлисең, шул чак
Яшерә алмыйм шатлык хисемне.
Озак тордык ул төн яр башында,
Ай да батты, калдык икәү без.
Шатлык хисен тоеп йөрәкләрдә,
Урам әйләнеп тә йөрдек без.
Шуннан китте тагын күрешүләр,
Бер-беребезне ныклап ярату.
Башкаларны бар диеп тә белмим,
Булгач инде сиңа җан ату.
Иртән торып китәм хезмәтемә,
Аяклар да җиңел, йөрәк саф.
Уйлыйм инде безнең мәхәббәткә
Мәңге төшермәскә һичбер тап.
Синең сүзләр мине ашкындыра,
Һәр сүзеңне искә төшерәм.
Ә кич белән тәрәз яннарында
Сине көтәргә мин керешәм.
Һәр тавышны тыңлыйм игътибарлы,
Капка ачылганны күзәтәм.
Килми нигә иртәрәк соң, диям,
Үз-үземне борчыйм, йөдәтәм.
Чү! Аяк тавышы, ишек шакыдылар,
Йөгереп барам, сорыйм: «Кем бар?»— дип.
Тышкы яктан килә әкрен тавыш:
—Мин, сөеклем, ишегең тиз ач!—дип.
Мин ачмаган булам, ялындырам,
Кермә инде, үзем чыгам дим.
Ә күңелдән, керсен иде, диям,
Ачык итеп әйтеп булмый тик.
Озак тормый ишек ачыла,
Көлә-көлә килеп керәсең.
Карыйсың да минем күзләремә.
Күрешергә кулың бирәсең.
Син әйтәсең, әйдә, иркәм, чыгыйк
Саф һавага, бакча буена.
Мин дә тыңлыйм әйткән сүзләреңне,
Син генә бит, чөнки, уемда.
Ай яктысы, таныш бакча буе,
Барабыз без иркенләп сулап,
Ә кайчакта тула минем күңел;
Бераз гына алам мин елап.
Болар, иркәм, бәхет яше генә,
Кайгырырга миңа сәбәп юк.
Көлә башлыйм, киләчәкне уйлап,
Елмаясың син дә шунда ук.
Йөрибез без шулай таңга кадәр.
Киләчәккә план корабыз.
Сүзләребез шундый тәэсирлеләр,
Гуя хәзер бергә торабыз.
Әйе, иркәм, бу бит бергә булган
Көннәрнең берсе генә.
Ә бит башка көннәрне дә
Үткәрдек ямьле генә.
Хәтерлимсең: киттең еракларга,
Авыр булды миңа шул чакта.
Тордың озак, мине оныттың, ахры,
Язмадың син нигә бер хат та.
Көн дә уйлыйм, көн дә утырып елыйм,
Тормыш нигә авыр соң?..
Китерәмен сине күз алдына,
Бәлки, кабат монда кайтырсың.
Дөрес уйлаганмын ул көннәрдә,
Кайтырсың дип сине көткәнмен.
Аңламадың кайту белән монда
Миңа көннең авыр үткәнен!
Нидән авыр: ул хакта
Син беләсең яхшырак.
Сөймим сине чынлап, дидең,
Киттем шунда аптырап.
Ул сүзләрнең башкаларын язмыйм,
Ачуланма инде аңарга.
Ян син, йөрәк, янсаң ян көчлерәк.
Кан бирелгән сиңа янарга.
Вәгъдәләрең синең буш сүз икән,
Булыр миңа хәзер зур сабак,
Күрсәттең бит инде кемлегеңне,
Алданмам дип уйлыйм мин кабат.
Нигә болай авыр сулыйм икән,
Нигә болай күңел ашкына.
Бел син шуны: минем йөрәгемдә
Көчле аккан суның ташкыны.
Ул вакытта уйламадым
Гомерем ямьсез үтәр дип.
Яшьтән генә авыр язмыш
Мине чолгап китәр дип.
Яраткан да кебек идем сине,
Белмим, нигә күңелем суынды.
Ташлап киттең. Хәзер уйламыйм да,
Шау-шудан соң зур «диңгез» тынды.
Шулай да әле йөрәк ярсып куя,
Уйласам мин үткән көннәрне.
Керфек какмый яшьле күзләр белән
Йокламыйча үткән төннәрне.
Уйлыйм инде әнә шул вакытта
Түкмә күз яшеңне алай дип.
Кешемени соң ул, ярый әле,
Үз вакытында котылып калдың, дип.
Һаман сөям сине, төшләремдә күрәм,
Торасың бит күз алларымда.
Үзем яшим монда, синнән ерак,
Күңелем гел синең яннарыңда.
Син уйлама тагын, офтана дип,
Үкенмим дә, борчылмыйм да һич.
Синең бары көлү, карашларың
Сагындыра бераз иртә-кич.
Нигә алай очраштык соң әле,
Нигә бик тиз генә таныштык.
Киләчәк турында уйлашмыйча
Аерылыштык: бик нык ялгыштык.
Утырам мин хәзер җырлар тыңлап,
Нинди матур көйләр яңгырый.
Ә нигә соң минем яратуым
Беркемгә дә кабат яңармый.
Әйе, дустым, яңармас ул хәзер,
Сүнде инде элекке хисләр.
Хәтерлә син мине шул чагында,
Кайчан сахра җилләре исәр.
Уйлыйсыңдыр, бәлки, үкенә, дип,
Сүзләремне дөрес кабул ит.
Авыр миңа никтер бу айларда,
Юаталар дуслар:— «Сабыр ит!»
Үтәр айлар, еллар, күп гомерләр,
Яшәрмен мин шулай ялгызым.
Син корырсың тигез, матур тормыш,
Үстерерсең улың һәм кызың.
Ул көннәрдә мин дә онытылырмын,
Төштә күргән кебек булырмын.
Сагыш уты янар йөрәгемдә,
Каберемә дә алып барыр ул.
Булалмадык бергә без гомергә,
Тормыш дулкыннары кушмагач.
Калдым ялгыз. Шулай була икән
Сөйгәнеңнең сүзен тотмагач.
Калды синдә минем рәсемнәрем,
Борчыйлардыр алар җаныңны.
Шулай икән, җибәр почта аша
Кабул итеп үземә алырмын
Сандык төпләренә салырмын.
Ә хатларны, бәлки, сакларсың син
Истәлеккә үзеңә гомергә.
Сөйләрсең бер, яратыштык диеп,
Булалмадык ләкин без бергә.
Уйламадым сине ташларга да,
Башлап җибәрергә тормышны.
Нык ялгыштым: хәзер үкенсәң дә
Үзгәртеп булмый шул язмышны.
Кара куе кашларым,
Күпне күрде башларым.
Уйсу җирдә дәръя булыр
Минем түккән яшьләрем.
Җилфер-җилфер җилләр исә,
Селкеткәндер каенны.
Нинди шатлыклар күрсәм дә,
Баса алмыйм кайгымны.
Кашымның каралган чагы,
Күзне кан алган чагы.
Җырларбыз да, еларбыз да—
Йөрәкнең янган чагы.
Муеныңдагы муенсаң
Ахак түгел, гәрәбә.
Сөешеп-сөешеп каушалмагач,
Сөю китә әрәмгә.
Их син, иркәм, нигә аңламадың
Шул чагында минем хәлемне?
Оныттың шул, дустым, ай-һай, бик тиз
Мәңге ташламыйм дигәнеңне.
Яратуың шундый «көчле» булган,
Әйтү белән шундук югала.
Сау бул инде хәзер гомерлеккә,
Башкаларның күңелен юмала.
Түзә алмас, шашып ярата ул,
Артыңнан килер дип белдеңме?
Кайчан аерылырга уңайлы чак
Килер микән диеп йөрдеңме?
Юк, диярсең, алай уйламадым,
Яратырмын, дидем, гомергә.
Ә син яхшы беләсең бит, дустым,
Мин яратмыйм ялынып йөрергә.
«Сандугачның, мескенкәйнең
Канаты каерылган.
Бер мин генә түгел әле
Ярыннан аерылган...»
Үтә көннәр. Мин кайгыда һаман,
Ә ул мине уйлап карамый.
Минем белән бүтән күрешмичә,
Китәргә ул моннан чамалый,
Дип уйладым шушы вакытларда,
Ләкин ялгышканмын уемда.
Урам буйлап кайтып килә идем,
Очрады ул койма буенда.
Ул йөренә, карый миңа таба,
Сөйләшергә ахры бик тели.
Горур башы түбән иелгән,
Туктатты ул барган җиремнән.
Уңга, сулга сибә «борчакларын»,
Һич кенә дә ялгышмый.
Кырт кистем мин:— Җитте, тукта,
Кискән икмәк кире ябышмый.
Атлыйм тиз-тиз, кая ашыгам болай,
Кемне күрергә соң ашкынам?
Юк шул инде, мөмкин түгел хәзер,
Хәл итә аны ялгыз баш кына.
Йокламыйча үтә ул төн тагын,
Ә иртәгә, бит— эшкә.
Тырышамын шат, көләч булырга,
Сиздермимен инде, әлбәттә.
Көрәшләрдән китеп адаштым мин,
Соң булса да инде аңладым.
Гаепле мин, бәгърем, синең алда,
Саф хисләрне аңлый алмадым.
Шуңа күрә, күз алдыңда сине
Алыштырдым изге бер җанга.
Кичермим дә сине, онытмыйм да
Тап төшермә минем вөҗданга.
Тормыш булгач, ниләр булмас, дисең.
Нәрсә көтә алда? Кем белә...
Җәен дә бит, салкын кырау төшеп,
Ап-ак чәчәкләрне көйдерә.
Йөрәгеңнең әрнү-сызлауларын
Вакыт юар, ә син тыярсың.
Өч балаңны, хатының ятим итсәң,
Гөнаһларын кая куярсың.
Аһ, ул чакта курку белән һаман
Карар иде сиңа күзләрем.
Әйтмәсәң дә берни. Сыкрар иде,
Өзгәләнер иде үзәгем.
Ике яр читендә арлы-бирле
Йөрер идең өзелеп үзәгең.
Ник йомарга күзне дөреслектән?
Син чыгалмас идең кайгыдан.
Шуңарга да, синең бәхетең өчен,
Яратсам да, инде аерылмам...
Гомер буе, бәлки, тынгы бирмәс
Сиңа булган сөю тойгысы.
Тик булырмын сиңа гади бер дус—
Сүзләремнең инде соңгысы.
Яраланды йөрәк, тик сыкранам,
Мәңге имәм горур башымны.
Беркем белмәс минем газапларны,
Һичкем күрмәс тамган яшемне.
Яшьтән мине сөйгән якын дустым
Үзем белән бигрәк пар иде.
Гомерендә дә мине онытмаучы,
Оныталмаучы кешем бар иде.
Юк, кирәкми әле боегырга,
Беләм: алай көчсез түгел без,
Нинди генә авыр булганда да,
Сүнәм дими— кабынам диярбез.
Соңгы очрашу, соңгы өметләр...
Моннан ары ни дип көтәргә,
Йөрәгеңнең әрнү, ярсуларын
Басар өчен ни хәл итәргә?
Юксынганда, сердәшләрем итеп
Күз төбәрмен синең хатларга
Йөрәгемне менә бүгенгедәй
Авыр сагыш баскан чакларда.
Газапламыйм хәзер сине, иркәм,
Уйламыймым да, искә төшереп,
Рәнҗетмә дә, өмет итмә дә син,
Булмас инде мәңге күрешеп.
Хәтерлә син бер үк хакыйкатьне,
Җавап бирәм сиңа шул хакта:
«Үз урынын тапкан тормышта
Ялгыз калмый һичбер вакытта».
Ал минем бияләем,
Гөл минем бияләем.
Кошлар агачка сөялә,
Мин кая сөяләем?
Агыйделләр акмый торса,
Аркылы йөзәр идем,
Алда бәхетләрем булса,
Хәзергә түзәр идем.
Яраталсам иде тагын,
Бәхеттә йөзәр идем.
Җидегән йолдыз арасыннан
Тик сине эзләр идем.
Әй, кешеләр...
Газиз җирем— Салавыз Мухан,
Бабам Ыкта сал агызган.
Шул салларга утырып агар идем,
Алларыма син чыгар булсаң...
— Кыз-кыркыннар шулай җырлаган,
Думбра чирткән, сазын уйнаган.
Җан ярларын сагынып көткәннәр,
Кайталмаса, өмет өзгәннәр,
Канлы күз яшьләрен түккәннәр.
Булган монда борын карурман,
Күпме качкын шунда сыенган.
Шау чәчәкле шомырт, баланнарың
Гашыйкларның серен сыйдырган.
Болын уртасында ялгыз имән
Бирешмәгән, йөз ел яшәгән.
Беркөн килеп, гомерен өзгәннәр:
Төбе-тамыры белән кискәннәр.
Әрәмәләр хәзер кара көйгән:
Әйтерсең лә, кемдер ут төрткән.
Талларым да башын түбән игән,
Бер йотым су өчен интеккән.
Энҗе бөртек Ыгым кара кучкыл,
Көне-төне агып торса да.
Шикләнәләр, хәзер инде беркем
Кер чайкамый анда— басмада.
Шыр-ялангач хәзер сары ялан,
Сүзләрем хак: килеп карагыз.
Озак яши алмас, барыбер, китәр борылып,
Терелеп кайтса Мокан бабагыз.
Без— табигать балалары.
Ансыз яшәп буламы?..
Корый урман. Кибә агым сулар.
Җирсез-сусыз яшәп буламы?
Әй, кешеләр! Уйланыгыз әле:
Нишләттек соң без бу дөньяны?
Нәрсә көтәр туар баланы,
Ыкта сал агызып буламы?!
* * *
Каенкайлар, күңелемне
Һәрвакыт аңладыгыз.
Нигә инде бу юлы да
Җибәрми калмадыгыз?
Сарман буйкайлары яшел алан...
Мин киткән якларда
Офыкның чикләре.
Бәхетле булырга
Нәрсәдер җитмәде.
Син калган якларда
Офыкның зәңгәре.
Нигә соң әйтмәдең:
— Туктале, китмәле.
Тик бер сүз җитмәде:
— Туктале, китмәле!
Туган көнең белән
Тууымның сәбәбе: тик синең өчен,
Яшәвемнең мәгънәсе: тик синең өчен.
Көнем, төнем һәр сәгатем, минутым
Йөрәгемнең һәр тибеше синең өчен.
Кошлар сайрый, чишмә челтерәп ага,
Зөңгәр күктә көлә кояш синең өчен.
Кара төндә ай елмая, йолдыз балкый,
Сабый чактан саф хисләрем синең өчен.
Зәңгәр күзең нурын чәчә минем өчен,
Елмаюың, көлүләрең минем өчен.
Җаным, тәнем багышладым синең өчен—
Ничә еллар яшим бары синең өчен,
Сөю җимешем— газиз балам өчен.
Әтине котлау
Пар канатлы булып үстем,
Үстем җил-яңгыр тими.
Әниебез синнән башка
Бернәрсә дә хәл итми.
Кая барсам, нишләсәм дә,
Әтиеңнән сора, ди,
Ул бит безнең хуҗа, ди,
Ул әйтсә, мин риза, ди.
Кадерлем минем, әти!
Ач-ялангач итмәдең.
Әниемне ташлап китеп,
Безне ятим итмәдең.
Син булмасаң, өебездә
Бернинди ямь, нур булмас,
Әти белән үскән бала
Беркайда да хур булмас.
Хатын-кызның йөрәгендә
Энҗе-мәрҗән таш ятар.
Эчтән генә елый алар—
Әнкәйләр үтә сабыр.
Ир-атларның йөрәгендә
Иярләнгән ат ятар.
Эчең пошкан вакытларда,
Әткәй! Син мине чакыр.
Утырырбыз икәү бергә
Озак-озак серләшеп,
Киңәш-табыш итешербез,
Әнкәй торсын көнләшеп.
Әнкәем булса сул кулым,
Син бит минем уң кулым.
Туган көнең белән котлап
Ике кызың һәм улың.
Туганыма
Кадерлем! Туган сеңлем!
Сиңа нәрсәләр диим.
Ни дисәм дә аз булыр күк,
Җаным, кадерлем минем.
Арабызда иң шәфкатьле,
Иң акыллы син булдың.
Авыр булган вакытларда
Минем уң кулым булдың.
Помидоры, алмасы
Һәм чия кайнатмасы—
Һәммәсе уртак булды,
Сиңа ул— шатлык булды.
Кияү безнең уңган, булган,
Сине үзенә пар итте.
Мәхәббәтен саклап калды—
Гомерлеккә яр итте.
Кызың, улың— тормышыңда
Олы куанычларың.
Олылайган көннәреңдә
Булсын таянычларың.
Искә төшәдер берәмләп
Үтеп киткән елларың.
Шушы якларда булган бит
Синең эчәр суларың.
Туган көнең котлы булсын,
Якты булсын юлларың.
Дәү әнине котлау
Әниемнең Әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул— минем дәү әнием.
Б.Рәхмәт.
Әбием кебек эшчән
Беркем дә юктыр бүтән.
Тәмле коймаклар пешерә
Минем торуга иртән.
Әнием кебек япь-яшь син,
Әниемдәй йомшак син.
Әниемдәй ягымлы,
Акыллы, сылу, назлы.
Битләремнән сыйпый-сыйпый,
Тупчыным, диеп сөя.
Беркемнән дә яраттырмый—
Күзе тимәсен дия.
Туган көнең белән сине!
Бәхетең булсын түгәрәк.
Әти, әни, сеңлем һәм мин
Тәбриклибез бергәләп,
Сау-сәламәт озак яшә
Бабам белән бергәләп,
Онытма, тор килгәләп.
Чәй эчәрбез бергәләп,
Табын булыр түгәрәк.
Абыйга
Котлы булсын, абый, туган көнең,
Аяз булсын туар таңнарың.
Шатлык нуры чәчсен күзләрең,
Мәрхәмәтле булсын йөзләрең.
Онытмасын сине беркайчан да
Туганнарың, ул һәм кызларың.
Укытучыма
Карасана! Бу ни хикмәт!
Күктән сары яфрак ява.
Сары яфрак— сары сагыш,
Гүя күз яшьләре тама.
Сары көздә ап-ак бәйрәм
Мөгалимнәр көне икән.
Җиргә иңгән сары яфрак,
Бәхет яфраклары икән.
Сары түгел, ап-ак бәхет
Телим сезгә кичен, иртән.
Тәүге мөгәллимгә
Тәүге мөгәллим,
Тәүге адымнар,
Тәүге бүлмәләр,
Тәүге билгеләр—
Барысы үтте,
Инде җәй җитте.
Укытучыма: «Сау бул, апа»,— дип
Әйтер чак җитте.
Яңа уку елы белән
Яңа уку елы бусагада,
Бездә бүген шундый киңәшмә:
Укытучы уйлый, дулкынлана.
Шул турыда алар гапләшә:
Берсе белән берсе киңәшә
Утырышп бергә янәшә.
Тиздән— беренче сентябрь,
Җыелыр укучылар.
Каршы алып укытучы,
Тәүге дәресне башлар.
Тәүге дәрес, тәүге бишле
Сөендерсен гел сезне.
Йөзегездә— шатлык нуры...
Яктыртсын күгебезне.
Хезмәт бәйрәме белән
Котлыйбыз һәммәгезне.
Котлы булсын, имин булсын
Бу уку елы тагын.
Зур шатлыклар, сәламәтлек
Китерсен сезгә, амин!
Саубуллашу
Узган елның ак карларын
Акладыңмы?
Биргән вәгъдә-вәземнәрне
Сакладыңмы?
Уй-теләкләр гел изгедә
Булды микән?
Һәммәбез дә яхшы гамәл
Кылды микән?
Үрмә гөлләрем
Саубуллашабыз, кадерлеләрем,
Саубуллашабыз, үрмә гөлләрем.
Хуш-сау бул инде, тәүге адымнар,
Алда күренә, һай, озын юллар.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.