Latin

Әҗәт

Общее количество слов 2118
Общее количество уникальных слов составляет 1331
37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Кичтөн чәен куерак ясап эчү хикмәте булдымы икән — Мәрьям әби тынычлап йоклый алмады. Әле яңгыр тавышына, әле мич астында ара-тирә сайраган ялгыз чикерткәгә, әле йөрәге кагуына колак сала-сала байтак әйләнгәләп ятты. Төнге берләрдән соң гына изрәп китте. Ләкин барыбер саташып чыкты. Төшенә әллә ниткән кеше чырайлы бер козгын кереп йөдәтте. Каурыйлары тузгып беткән шул кара кош, зурайганнан-зурая барып, баганадан баганага, тупылдан ту-пылга күчә-күчә, ниһаять, аның корымлы кирпеч морҗасына килеп кунды. Ә ул үзе яшел чирәмле ишегалдыңда тавык-чебеш ашатып йөри, имеш. Козгын, болай да, тегеләй дә кууга карамастан, ач кара күзләре белән тын гына ялварып, азык сорады. Суда чылатылган арыш ипие кыерчыгы ыргыткач алмады, канлы ит кисәгенә генә риза булды. Аннары, каурыйлары тузгыган киң канатларын җәеп, тавыш-тынсыз гына кузгалды да, торган саен кечерәя барып, күздән югалды, төпсез караңгылык белән кушылып бетте. Иләмсез зур һәм шөкәтсез кыяфәтле козгынның ерактан гыжлап көлүе генә ишетелеп калгандай булды.
Мәрьям әби тыны кысылып уянганда, өй эче таң яктысы белән тулган иде инде. Авыл өстеннән самолет очып үткәне ишетелә икән. Козгын тавышы булып, шул төшенә кермәде микән? Аның гөрелтесе тәмам басылгач, сарайдан, өзек-өзек итеп, кәҗәсе тонык кына аваз салды. Мич авызы алдында бер-берсенә сыртларын терәшеп яткан кәҗә бәтиләре уянышты. Карават очындагы мәче дә киерелеп торды. Кәҗә бөтиләре койрыкларын селкеткөләп сузылдылар да әниләренә җавап бирделәр. Чак кына авыш идән буенча алар турысыннан ике юеш эз сузылган иде.
Карчык, кымшанмыйча, беравык шушы авазларны тынлап, кәҗә бәтиләрен, мәчене карап ятты. Күргән төшенең өн түгеллегенә сөенеп куйды. Йөрәге киңәеп, тәне җиңеләеп китте.
Ул торды да ашыкмыйча гына күлмәген киде, идәндәге юешне чүпрәк белән сөртеп алгач, почмактагы кул югычны ишетелер-ишетелмәс кенә шылтыратып, зәңгәрсу төстәге исле сабын белән кулын, битен юды. Кәҗә бөтиләренә, хәзер, хәзер, балакайларым, дип дөшә-дөшө, шакмаклы ак сөлгегә сөртенде. Аннары тирән эчле калай тәлинкәгә су салды да вак кына итеп ипи турады, аны өйалдыңда йомыркаларын басып утырган ана казы алдына чыгарып куйды.
Ул, казның озын, салкын муенын сыйпап:
— Туңмадыңмы суң? — диде.
Ана каз каңгылдап җибәрде дә томшык кырыйларыннан су чәчрәтә-чәчрәтө, башын муены җиткәнче югары чөя-чөя ашарга кереште.
Ишегалдында ата каз да аваз салды. Тик карчык аны тавыклар белән бергә ашата.
Өйгә кергәч, ул сырмасын киеп, яулык өстеннән башына мамык шәлен япкач, сырпаланып аягы астында буталышкан кәҗә бәтиләрен култык асларына кыстырып күтәрде һәм әнкәләренә алып чыгып кушты. Сарайда җылы тирес белән сөт исе килә иде. Тезмәдән бер култык тукранбаш печәне алып төшеп, кәҗәнең утлыгына салды. Керешли кочагына усак утыны төяп, галушын болдыр ишеге төбендәге инде сабы гына диярлек калган себеркегә ышкыгач, өенә узды һәм, чишенеп тор-мастан, морҗа калагын ачып, учак көйләп җибәрде, күмер салып, самоварын көйрәтте. Өй җылына башлагач, чишенеп, тагын кулын юып алды.
Боларның һәммәсен ул ашыкмыйча, кулын, битен югандагы кебек, рәхәтләнеп, ансат эшләде.
Кичтән калган биш коймакны мич плитәсендә җылытып, радиодан татарча җыр тынлый-тыңлый чәй эчкәндә, кызыл чәчәкле чокыр төбендәге ике кара җимешкә карашы төште дә козгынның күзләрен, ачык томшыгыннан чыгып торган кызыл телен яңадан аермачык күргәндәй булды.
Ялгызы гына яшәп, ялгызы гына уйланып, ялгызы гына сөйләшкөләп йөрергә күнеккән Мәрьям әбинең тормыштагы барлык күренешләрнең хикмәтен, кешеләр сүзенең мәгънәсен, шулай ук үз төшләренең серен беләсе килә торган иде. Ул, яшәүнең тәме — мөмкин булганнарны күреп бетереп, аңлардай нәрсәләрне аңларга тырышып үлүдә дип белә. Бүген дә ул, учак күмерләрен буташтырды да, исле зәңгәр ялкыннарының сүрелгәнлегенә ышангач, морҗа калагын япты һәм, кәҗәсенә бәрәңге кабыгы салынган суны чыгарып, тавыкларына азык бутап биргәч, ахирәте Галимә янына барып кайтырга булды. Төшен дә юратасы, сөйләшеп тә утырасы килә иде.
Ул капканың тимер келәсен чыңлатып ачты да, яргаланып беткән имән баганага сөялеп, күз алдындагы дөньяны карый башлады.
Быелгы язның беренче төнге яңгыры авыл йортларын, үз өенең сул ягындагы карт өч тупыл белән уң яктагы ялгыз ак каенны каралтып, юешләтеп калдырган. Яшел күзләрен ачкан яфрак очларына чиста тамчылар кунган. Каен ягындагы рәшәткә буенда яткан усак бүрәнә астыннан кычытканнарның кызгылт-яшел яфраклары борнап чыккан икән. һавада каен суы исе сизелә.
Җил исеп куйды. Агачтагы яңгыр тамчылары җиргә коелышты. Карчыкның җыерчыклы ябык битен җил белән бергә җир исе сыйпап үтте. Аны салкынча һава агымы калтыратып җибәрде. Ул гына да түгел бугай. Күргән төше һаман күңел төбендә. Якадан кереп, арка буенча төшеп киткән боз кисәге кебек.
Күршеләрнең ишегалдыннан җыр дисәң җыр булмаган сәер, ят тавышлар яңгырый. Гөләндәмнең студент оныгы ялга кайткандыр. Бу шул егеткә көчек шикелле, тракторларның авыр исе кебек ияреп йөри торган бәрдемле-суктымлы җыр иде. Ул ара-тирә Мәрьям әби кәҗәсенең ачыкканда, сусаганда кычкырган тавышын да хәтерләтеп куйгалый.
Ак яр астында каралып күренгән тар инеш бернигә исе китмөстән ага да ага. Карчык аны иртәнге томанда шуышып барган кара еланга охшатты. Уена килгән бу чагыштыруы күңелен тагын чиркандырып, йөрәген тагын сулкылдатып җибәрде.
Таза, нык йортларны, челтәрле-чачаклы тәрәзә йөзлекләрен карый-карый һәм юлында очраган кешеләр белән хәл белешө-белешә, ул урам буенча китте.
Козгын хакындагы төшне Галимә ахирәте килененең баласын затлы арбада тирбөтә-тирбәтә, җитез теле белән иренен ялый-ялый тыңлады.
— Менә шул иде,—диде Мәрьям әби, сүзен йомгаклап.
Ул, тәрәзә төбендәге тамчы гөленең саргайган бер яфрагын өзеп алып, бармак битләре белән угалады. Ул Галимә янына үзен кызгандыру исәбе белән килмәде. Үзе генә күтәрә алмастай төшен уртаклашкач, аның серенә төшенгәч, онытуы, арынуы җиңелрәк булмасмы, дип килүе ич.
Галимә карчык, бераз уйланып утыргач:
— Берәрсенә әҗәтең юктыр ич? — диде.
— Кит әле, булмаганны... Күпме гомерем калгандыр димсең? Шушы-ңанчы кешегә әҗәтле тораммы суң? — диде Мәрьям әби.
Алай да ул уйга калды. Ниткән әҗәт? Бу араларда һичкемгә йомышы төшмәгән иде бугай. Киресенчә, мәтрүшкә, миләш, балан, кипкән каен җиләге, юкә чәчәге ише вак-төяк йомыш белән күрше-күлән аның үзенә кергәли. Шушы бар күк табигать хәзинәсе белән кешеләргә кирәклеге тиеп торганга да шөкер, шуңа бик канәгать, риза. Әйе, якын-тирә арада аның кешеләргә бурычка кергәне юк.
Шулай да Галимәнең юравы аның җанына борчу салды әле, бакчи.
Гүя ул бик кирәкле бер эшен оныткан да шуның өчен үкенечкә төшкән. Ә хәзер генә исә җитмеш җиде еллык гомеренең кемгәдер әҗәтле калган көнен, сәгатен һичничек исенә төшерә алмады. Хәер, әҗәттән үлмиләр, әҗәлдән үләләр. Ә ул, ни алса да, кире кайтарды. Шөкер, аның намусы керсез, тәрәзә төбендәге шушы тамчы гөленең алсу чәчәге белән бер. Моңа ул тәгаен кемнедер ышандырырга җыенмаса да, үзе шуңа эчтән икеләнмәс, шәт.
— Рәхмәт, Галимә,— диде ул, пәрәвездәй нечкә һәм йомшак чәчен ак яулыгы астына җыйнап.
Өенә кайткач, ул самоварын яңартты. Өфләп кенә, бу юлы ике өрек җимеше салып чәй эчте. Эчеп туйгач, ана казын ишегалдына канат язарга чыгарып җибәрде, ата казы буяган такта баскычны чистартып себерде.
Сулап туймастай булып, яз исе килә. Көн, болытлы булса да, саф, пакь. Анда-санда яңгыраган авазлар аһәңле. Теге иләмсез җыр тынган: Гөләндәмнең колагы тонып, саруы кайнап, студент егетнең җырын туктаткан, күрәсең. Бар дөнья тын. Бишектә йоклап яткан сабый бала кебек, Мәрьям әбинең кайчандыр коңгырт-кара булган, хәзер инде уңып, тоныкланып калган күзеннән ике бөртек яшь тамчысы бәреп чыкты. Инде ул яшьләр аның битен чылатмый, вак җыерчыклар челтәрләгән күз төбен генә кытыклап тора. Бармак бите белән сөртеп аласы да килми. Әллә ничек, шулай җиңелрәк шикелле. Коры хистән яшьле хис кадерлерәк.
Ул калай ләгәндәге яңгыр суы белән чистарынган һәм инде болдыр ишеге төбендә сабырсызланып таптанган ана казын өйалдына — оясына кертте, җайлап кына күтәреп, йомыркаларына утыртты. Ә ата казын инешкә куалап төшерде. Өенә кайтырга юнәлгәндә тыкрык борылышыннан, тар чалбарына көчкә сыеп, зифа билле, яңаклары янып торган бер кыз килеп чыкты. Ул җырлый иде, аны күргәч, тынды тагын. Оялып китте, ахрысы. Оялып җырлау — чын җыр инде ул, Мәрьям карчык моны яхшы белә.
«Кем кызы суң әле бу? — дип уйлады ул, хәтерен җыйнарга тырышып.— Чат Кәшифәнең яшь чагы. Карасана, танымый да торам, тишек хәтер — Зөбәрҗәт ләбаса! Күз тимәсен!»
Кыз, аның янына килеп җитмәс борын:
— Исәнме, Мәрьям әби! — дип эндәште.
— Шөкер генә, кызым! Үзең ни хәлләрдә суң?
— И-и, әби! Клубка оркестр апкайттык! Кич белән биергә кил! «Ә Кәшифәнең әнкәсе Сөембикә иде» дип уйлады карчык.
— Биибез әле, биибез. Ахирәткә кергәнче, чат биеп калыр чагыбыз,— диде ул.
— Сине авылда «Җырчы Мәрьям» дә диләр бит әле.
— Безне, кызым, хәсрәт җырлатты шул...
— Ә шатлык?
— Шатлыгы сезгә насыйп булсын инде. Сез җырласагыз, без җылама-быз. Бакчи, кыяфәтен үк җыр белән бер.
— Киемемә карап әйтәсеңме? — диде кыз. Зәңгәрле-кызыллы курткасының ялтыравыклы төймәсен әле ычкындырды, әле чыртлатып төймәләде.
— Киемеңә карап әйтүем түгел. Эш дип янып йөрүеңә карап.
Алай да карчык кызның кызыл тырнаклы, затлы йөзекле бармакларына карап алды да карашын үзенең йөрәк тибешенә ияреп селкенгән ябык бармакларына күчерде. Заманында ул үзе дә Зөбәрҗәт кебек сыер савучы иде. Тик аның кулына вазелиннан битәр бүтән май заты кунмады, бармакларына көмеш балдактан гайре зиннәтле әйбер тимәде. Аның бар байлыгы кер кунмастай, гөнаһ ябышмастай җаны иде бит. Шуңа куанып, шуңа юанып яшәде.
— Эшең уңмы суң? — дип сорады ул.
— Тау күчерәбез, Мәрьям әби!
Кыз тип-тигез ак тешләрен күрсәтеп елмайды да ефәк яулыгы астыннан биленә салынып төшкән юан чәч толымын уйната-уйната китеп барды.
«Тау күчерәбез... Тау күчерәбез...» дигән сүзләр Мәрьям әбигә ерак-ерак-ларга очып китеп баручы кыр казлары тавышы кебек кенә ишетелеп калды.
Ул, күзен кыса төшеп, күрә алганчы кызның артыннан карап калды. Аның да күпләрне кызыктырып, күпләрне иләсләндереп, күпләрне көнләштереп йөргән яшь чаклары бар иде лә! «Җырчы Мәрьям» дип кенә түгел, «Чибәр Мәрьям» дип тә атыйлар иде лә аны... шул чаклар сагындыра, әй сагындыра икән дә суң!.. Хәзер әллә кайчангы теге каз өмәләренә, шанлы сабан туйларына, дәртләнеп печәнгә төшүләргә, кеше күзенә чалынмаска тырышып, Садретдины белән болынның аулаграк төшләрендә алсу таң каршылауларга кире кайтып булса икән!.. Юк шул, юк. Салкын чишмәләр тау ташлары арасына кире керми, җылы инеш гел түбән ага, карт атларга яңа теш чыкмый... Тормыш камыр түгел: нәфескә ничек кирәксә, шулай әвәлим, димә... Садретдиннар бу тормышны кирәгенчә җайлап куйдылар да бит, тик әнә үзләре салкын җир кочагында шул инде: их, күмәкләшү чорыңда яманнар башларына җитте. Хәтта ки төшләргә дә кермиләр инде, уяу истә генә яшиләр.
Мәрьям әби бүген күргән төшен һәм Галимә ахирәтенең шуны үзенчә юравын яңадан исенә төшерде. Карт хәтер бозга язган булса да, аның уйлары, кисәк җил ачып җибәргән тәрәзә өлгесе кебек сискәндереп, сугышта хәбәрсез югалган улы Нәкыйпкә барып тоташты.
Сугышның беренче язында яралангач һәм госпитальдә дәваланып чыккач, Нәкыйп авылга кайтып торган иде. Беркавым җылы сөт, үлән сулары эчеп сихәтләнгәч, өй түбәсенең черегән такталарын алыштырып бетергәнен дә көтмәстән:
— Үпкәләмә инде, өнкәй, ярыймы? Китим әле мин... Өйдә ятсак, фашист козгынны кем куар? — дигән иде.
Ана нишләсен инде? Бердәнбер улының күзенә карады. Һәм барысын да аңлады. Сүзсез генә рөхсәтен бирде. Ул рөхсәтнең иң соңгы рөхсәте икәнен белгән булса да, каршы килә алыр идемени? Шуннан соң:
Күз керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән,— дип, меңнәрчә мәртәбә җырлап кына юанды.
Мәрьям ул чакны җилпучында өч-дүрт кенә уч он калган йортта ары сугылып, бире кагылып аһ орса да, сугышчы улына тамагы туярдай күчтәнәч хәстәрли алмады. Күрше Гөләндәмнән әҗәткә бер бөтен арыш ипие алып чыкты. Аның ире тракторчы иде, сугышка җибәрмичә тордылар. Әзме-күпме хәлләре бар, Гөләндәмнең күңел тәрәзәсе ачык иде.
Нәкыйп ул ипине, киң күкрәгенә терәп, урталай кисте дә яртысын солдат биштәренә төреп салды, калган яртысын өстәлгә куйды.
— Гөләндәм апага әйт, әнкәй: үз бурычымны кайткач үзем түләрмен, дип әйтте, диген... Ә иртәгә колхоз председателе янына бар. Сөйләштем, өч пот арыш яздырып бирергә вәгъдә итте,— диде.
Нәкыйп шул китүдән кайтмады... Кем белә, исән-имин әйләнеп кайткан шәттә, баягы Зөбәрҗәт Мәрьямгә, ихтимал, онык тиешле кыз булыр иде әле, әй? Кәшифә, Нәкыйп... Кеше-карага белгертмичә, Мәрьямнең үзеннән дә яшереп, йөрешен кенә калдылар шул. Тик андый эшне ана, үз күзе белен күрмәсә дә, күңеле белән сизми каламы соң?.. Өзелгән җыр, өзелгән җеп; өзелгән гомер, өзелгән нәсел...
Ә ипи әҗәте шул көенчә үтәлми калган икән ләбаса! Ул аны элегрәк елларда изге ният белән кайтармаган, кертмәгән иде. «Ашар ризыгы бетмәгән булса, Нәкыйбем кайтыр да үзе түләр»,—дигән өмет шулай итте. Күрәсең, тора-бара баштан чыккан... Галимә ахирәте әйткән әҗәт шул инде алайса. Теге козгын да шуны искәрмәде микән? Кеше икмәге белән озак яшәмәссең бит инде.
Мәрьям әби: «Туктале, күәсемә баш ясап, ипи салыйм да Гөләндәмгә
шул бурычны үз кулларым белән кертеп бирим әле. Ипи салып карамаганга ни гомер инде. һаман кибетнеке. Гөләндәм үзе күптән оныткандыр, шәт. Ни әйтсәң дә, биргән онытыла, алган онытылмый. Кайтыр тәкъдирдә Нәкыйбемә бер эш кими торыр ичмасам»,—дип уйлады.
Шундый ният белән кече капканы ачып, эчкә атлады. Бирәчәгең бирми, гүргә кереп булмый ич.
Ялтырап кояш чыкканын ул абайламыйча да калды.
Ә кояшның якты, җылы нурлары яфракларда елтырашкан яңгыр тамчыларын ни арада кипшетеп бетерде. Агач кәүсәләре югандай чистарып калды. Тәрәзә каршындагы миләш агачы ботагына алгы канатларына киң кызыл тасма төшкән чуар күбәләк килеп кунды. Әйтерсең лә кемнеңдер тылсымлы кулы табигать белән шаярып, вакытыннан бик күпкә алдан миләш тәлгәшен кызартып чыгарды.
Икенче көнне таң белән урам буенча фермага таба ашыгучы кыз-кыркыннар, хатыннарның сөйләшеп узганы ишетелде. Алар арасындагы Зөбәрҗәт усак бүрәнәдә башын җиргә иеп утырган Мәрьям әбине шәйләп алды.
— Нихәлең бар, Мәрьям әби? — диде ул, кичәгечә бөтен йөзе белән елмаеп.
Тиз генә узып китмәкче иде дә, җавап алмаганына сәерсенеп, капылт әйләнеп карады. Аннары, янына килеп, аның иңбашына шуып төшкән мамык шәленә орынды.
— Исәнме, әби... Галәмәт, йокыга киткән ич ул, кызлар!
— Таң күзеннән кая кузгалган икән?
— Яз карт сөякне эретә шул.
Карчык, чая кызның тагын бер кагылуыннан уянып киткәндәй, авыртмый, дигән төсле, чак кына янтайды да аркан авып төште, рәшәткәгә терәлеп калды.
— Үлгән ич ул, кызлар!
— Әни-и-и!..
— Үлгән? Кит әле, булмаганны...
— Бүрәнәгә утырып үләләр димени?!
— И әби, әби...
Ни ара халык җыелды.
Мәрьям әби, яшь бала кочкан кебек, күкрәгенә кызарып пешкән бер бөтен ипи кыскан иде.

1972, 1987
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.