Latin

Ачылмаган Тәрәзә - 1

Общее количество слов 4727
Общее количество уникальных слов составляет 2219
39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(бәян)
Харис, кулы әрнеп чәнчешүдән сикереп җибәрде. Көтмәгәндә булды шул. Картые кайдан күреп, кычыткан җыеп өлгергән дә, малай аны ничек сизмәгән. Дөньясын онытмаса ярамыйдыр шул. Бала һушына килеп торып өлгергәнче, бер учлам кычыткан аның ялангач аркасын да чабып өлгерде әле.
Дөньясын онытып дигәннән, бар инде Харисның андый гадәте. Бернәрсә булса, бар күңелен бирә ул. Кичә олылар мич агартканда бер-ике акбур кисәген кесәсенә яшергән иде шул. Бүген менә шуның берсен алып, коймага сүрәт төшерә башлады. Нәрсә төшерсен инде малай кеше, әлбәттә, танк. Кызыл йолдызлы танк. Хы, әйттең тагы, ап-ак акбур белән ничек кызыл йолдыз ясыйсың инде. Ләкин, бу мәсьәлә чишелми калды, картый кулындагы кычыткан бозды эшне. Аннан да бигрәк, Харис үзен төшерә алмый калды. Танк башнясыннан ярты гәүдәсен чыгарып, шлем һәм күн куртка кигән килеш, Харис үзе карап торырга тиеш иде бит. Үскәч, ул мотлак рәвештә танкист булачак. Тик, бәләкәй малайның әле беркайчан да кеше сүрәте төшереп караганы юк, ничегрәк килеп чыгар иде икән, булдырырлыкмы бу эш? Бу сорау да һавада асылынып калды. Бозды бит эшне усал карчык, бөтенләй бозды, өйдә оекбаш бәйләп утырса ни булган! Минем арттан күзәтеп йөрергә шпион түгел ләса.
Бу уйлар бакчага йөгергән малайның башыннан җилдәй исеп кенә үтте. Кыяр түтәле янында су мичкәсе тора, Харис ике кулын беләгенә кадәр шунда тыкты. Монысы аның әле бер хәл, ләкин малайны әтисенең каешы, әнисенең әр-хуры көтә иде әле. Тик, картые бу юлы эшне зурга җибәрмәде, оныгы капканы яхшылап югач, шуның белән канәгать калды һәм гаилә башлыгына җиткермәде. Җиткерсә дә бер хәл эшли алмыйсың, кычыткан, чыбык, каеш авыл малайларының аерылгысыз юлдашы инде ул. Шулар акыл кертә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, бәләкәй кешегә дөрес юнәлеш бирә.
Бер бәланың бер шатлыгы икән. Абыйсы Талип, вакыйганы кайдан белеп алган диң, билгесез тарафларда эт сугарып кайтып керүгә энесенең маңгаена каты гына чиртеп алды.
- Их, син, ташбаш, тапкансың шөгыль. Җыен юләр генә коймага сүрәт төшерә, ә син кәгазьгә төшереп кара. Вәт шулчагында мактанырсың. Кычыткан да, каеш та эләкмәс үзеңә.
- Минем дәфтәрем юк ла, - диде Харис, нәүмизләнеп
- Булыр. Дәфтәр хакы сыер хакы түгел, бардың алдың. Мин сиңа үзем алып бирермен, яме.
- Иртәгәме? - диде Харис, бүген инде кояшның баеп баруына карап магазинның ябык булуыннан үртәлеп.
- Иртәгә, әтәч кунган киртәгә. Танауыңны киерә тор. Сиңа әле ничә яшь?
- Өч.
- Өч шул, ә мәктәпкә җиде яшьтән алалар. Менә шулай, ташбаш, сиңа әле иртә.
Аһ, сизмәде Талип энесенең күңеленә нинди коткы салуын, нинди утлы күмер төшереп калдыруын.
Харисның әтисе тәмәке тарта. Еш тарта ул һәм күп тарта. Яңарак кына дәваханәдән кайтты, андагы табип: “Абзый, тизрәк үләсең килсә, күбрәк тарт!” - дигән. Ташлый алмый шул. Әнә, кичәгенәк күрше Сабир бабай кергән иде, ул Харисның әтисен бик кызык итте.
- Нишләп, ташлый алмыйм, дип, юкны сөйләп утырасың, бу бик җиңел ләса. Өйрәтимме? - ди.
- Өйрәт, - диде Хәнәфи, ягъни Харисның әтисе инде.
- Бир әле тәмәкеңне.
Хәнәфи аңа бер пачка сигарет сузды.
- Менә кара. Учыңа кысыптырып тотасың да, бар көчеңә очырасың берәр кая.
Һәм ул кинәт кенә тәмәкене еракка атып бәргәндәй итте. Хәнәфи, тәмәкенең артыннан ыргыларга теләгәндәй, “һы” итеп калды, күршесенең кулыннан тотарга атылды. Ләкин анысы тәмәкене ыргытмаган икән, юри кыланган. Ул, Хәнәфинең бер пачка сигарет өчен шулай куркуын күреп, шаркылдап көлеп җибәрде.
- Их син, хәсрәтбаш, үзеңә үзең бимаза тудырып яшисең инде.
Хәнәфи эндәшмәде. Бала-чага шикелле алданып куюыннан аңа чак кына гарьлек тә иде, ләкин сер бирмәде. Тик, шунысы ачык иде, аның тәмәкене ташларга җыенмавын Сабир бабай гына түгел, кечкенә Харис та аңлаган иде инде. Әтисенең шундый ихтыярсыз булуына малай хәтта кыенсынып куйды.
Карап торсаң, үзе дә интегә, башкаларны да бимазалый аның әтисе. Ютәлләп уяна да, мич алдына чүгәләп, шул тәмәкесен гөжләтеп утыра. Әнисе зарлана: “Шуны тәки ташларга уйламыйсың, төн уртасында тартмасаң иде, ичмасам”, ди. Иренең аңа гомер буе кабатлаган җавабы әзер: “Йоклап булмый бит, йөткертә, организм сорый шул”, - дип аклана. Мондый вакытта кайчак Харис та уянып китә һәм олыларның кыланышларын күзәтеп ята. Юк, барыбер аның әтисе бераз хилафлана. Ташлый алмас нәрсә түгелдер әле, кеше кулыннан килмәслек эш бармыни. Бөтен хикмәт кешенең үзендә. Адәм баласы һәр чак үзен күрсәтергә тырышып яши, кай ягы белән булса ла башкалардан аерым торырга, алга чыгарга тели. Әгәр аныкынча барып чыкмый икән, бар дөньясына үпкәләп, иң артта калу белән үзен күрсәтергә тотына. Янәсе, карагыз, мин шундый мескен, бичара, бәхетсез, миңа бу дөньяда яшәве ничек авыр, шулай булгач, сез мине күрергә, кызганырга, көемне көйләп ярдәм итәргә тиешсез.
Шулай көннәр уза торды, ә бик күп-күп көннәр ел була икән. Абыйсы Талип бер елда өч йөз алтмыш биш көн ди. Февраль аенда 28 яки 29 көн була ди. Әллә алдый, әллә үзе белми. Кемгә кирәк андый алыш-бирешле, буталчык ай. Тик, анысы вак мәсьәлә, көннәр, еллар узгач, Харис та үсте бит, аңа инде алты яшь. Мартның чалт аяз җылы көнендә алты тулды, мәктәпкә барырга да күп калмады болай булса. Ә анда ничек барасың укый-яза, рәсем төшерә белмәгән килеш. Юк, болай булмый, абыйсының исенә төшерергә вакыт, күптән вакыт инде, үзе әйткән вәгъдәсе бар, онытмасын, үтәсен. Сораганнан берни булмас, күп булса лепкәгә кундырып алыр, аңа карап кына үлмәбез. Һәм Харис, кыюланып, Талипка эндәште.
- Абый, син миңа кайчан дәфтәр аласың?
- Нинди дәфтәр? - дип гаҗәпләнде анысы.
- Үзең алып бирермен дигән идең бит, миңа өч яшь чакта.
- Вәт сиңа бер адәм, шуны онытмадыңмы?
- Абый, алып бир инде.
- Сиңа нәрсәгә ул. Мәктәпкә барганда әни алып бирер, яза-яза гарык булырсың әле.
- Ул кайчан була? Син бит вәгъдә бирдең, вәгъдә – иман!
- Ах, кара, бу малай кисәге нинди сүзләр белә. Сагызак булма.
- Мин нишлим соң, коймага сүрәт төшергән саен картый кычыткан белән суктырсын, әни битәрләсен, әти тотып тукмасынмы?
- Вәт ничек сөйләшә бу ташбаш, чистый дипломат. Ярый, алайса, барабыз да алабыз аны, бер сорауга җавап бирсәң, хәзер үк алабыз. Сорау шундый, дәфтәр бер тиен тора, каләм – ике тиен. Икесе бергә күпмегә төшә бу безгә?
- Өч тиен.
- Молодец, киттек алайса.
Урамда җылы, юл карайган мәл. Язгы кар әнә шулай җылы кояш астында ятып тора-тора да, аннары кинәт кенә бирешеп, басыла башлый. Карга басам дип бассаң, ул инде сине күтәрми, бот төбеннән төшеп китәсең, баскан эзеңдә су чыгып кала. Шулай яз килә. Бердән-бер көнне иртәнчәк сыерчыклар сайрап уятса, кыштан котылдык, чын яз килде дип уйла. Харисның күңеле нәкъ сыерчыкныкы кебек, йөрәге күкрәгенә сыялмый тибә, шатлыгы нинди, ул бит бүген дәфтәрле булачак!
Магазинга барып керделәр. Мондагы байлыкның исәбе-саны юк икән, ничә төрле кәнфит, чәй, шикәр. Уенчыклар да күренә. Тик, малайның күзе дәфтәрдә иде, өелеп торалар бит, шулкадәрле күп, боларга гомер буе рәсем төшереп утырсаң да, бетереп булмас иде. Дәфтәр белән каләм киммәт тә түгел икән ул, Талипның кесәсендә әллә күпме акча калды әле, ә сатучыга ул нибары бер сары тәңкә бирде. Өч тиенлек инде, Харис күптән акча таный, тик үзенеке генә юк. Болар урамга чыктылар.
- Мә, тот дәфтәреңне, - диде Талип энекәше өчен дөнья бәясе торган кадерле әйберләрне сузып.
Харис каләмне кесәсенә тыкты, ә дәфтәрне кая итәргә, кесәгә тыгып булмый ләса, ә кулда бөгәрләнүе бар. Һәм ул яшел тышлы шатлыгын ике куллап сак кына күкрәгенә кысты. Ярый әле киеме чиста, кулы таза, тапланырлык түгел. Кайтырга чыктылар. Шатлыгы никадәр зур булмасын, шулай да Харис каерылып бер карамый булдыра алмады, чөнки артта, кибеттән берничә йорт аша зур бина тора иде. Мәктәп шул була инде. Килер ул бирегә, бер көн килер әле, чак кына сабыр ит, мәктәп. Менә, бераз гына әзерләнсен Харис, рәсем төшерергә өйрәнәсе бар, кулдан килсә, укырга-язарга да өйрәнәсе иде, мәктәпкә баргач юньсезләнеп утырмас, мин беләм дип кул күтәреп кенә торыр.
Кояш битләрне иркәли, кояш көлә, елмая. Гүя ул малайның шатлыгын уртаклаша, аны мактый, ярата. Ә анысының түбәсе күккә тигән, куанычыннан үрле-кырлы сикерер иде ул, ләкин ярамый, кулда каләм, дәфтәр. Алар Харисның иң зур байлыгы, шатлыгы, бәхете дә. Бүгеннән башлап ул чын дәфтәргә сүрәт төшерә башлаячак, әти-әнисенә дә күрсәтер әле ул үз һөнәрен, аларны шаккатырыр әле. Бәлки, мактап та куярлар.
Бу көн Харисның иң бәхетле, чын-чыннан күңеле шатлык белән тулган көне иде. Кешегә бәхетле булу өчен өч тиен дә җитә икән. Ләкин, малай әле мондый уйлар уйламады. Бәхетле кеше фәлсәфәгә бата ди мени, ул шат иде һәм шушы мизгел гомергә аның хәтерендә калды.
Укырга өйрәнеп алгач, Харисның шөгыле артты, ул китап укырга да ярата икән. Тик, абыйсы алып кайткан китапны шундук укып чыга, үзенә әле бирмиләр. Һәм менә көткән көн җитте, яңа ел якынлашканда әлифбаны тәмам иттеләр. Хәзер инде китапханәгә дә барырга ярыйдыр. Харис бу эшне озакка калдырмады. Моңа кадәр күрелмәгән дулкынлану, әсәрләнү белән керде ул мәктәпкә урам аша гына торган китапханәгә. Армиядә бер аягын имгәтеп кайткан Мәүли абзый бик горур үә тәкәббер утыра, иңбашына погон тексәң хас та генерал булыр иде. Ләкин Харис кеше күзәтергә килмәгән, аның күзләре китап киштәсендә. Ай, карале, күпме байлык. Монда шулкадәр кызыклы китаплар бардыр әле, әйе бит. Вәт шуларны барысын-барысын укып бетерсәң иде. Күпме нәрсә белер иде Харис, һичшиксез, укымышлы, белдекле кеше булып китәр иде. Әллә кайчан белер иде дә, соңрак туган шул. Абыйсыннан алдарак Харис туса ни була инде, хәзер ана, шуның аркасында гел ул баш, аның сүзе сүз.
- Мәүли абый. Миңа китап кирәк иде, - диде кинәт тамагы карлыккан малай.
- Шулаймы, ничәнче класста укыйсың әле син, бер дә хәтерләмим.
- Беренчедә.
- Беренчедә? Соң, мәктәпкә кергәнеңә ярты ел юк, китап артыннан килдеңме, хәреф таныйсыңмы соң?
- Укый беләм инде мин, класста иң тиз укыйм.
- Юк инде, малай, алай булмый, мин икенче классларга гына китап бирә башлыйм. Син әле бәләкәй, бар, юк белән йөремә, укырга теләсәң, киләсе елда килерсең.
Малай олы кеше белән сүз көрәштерә алмады. Күңеле кырылды аның. Ничек була инде бу, бәләкәйсең, ди, зурлыкның монда ни катнашы бар, ул бит кием сорамый, укый белә икән шул җиткән. Нишләптер аның әле яңа ярылган бөре кебек кенә гомере инде төрле ярамыйларга юлыга башлады. Былтыргы хәлне дә исенә төшерде Харис. Беренче сентябрьдә мәктәпкә килгән иде. Шатланып, дәртләнеп барды, яхшы укучы булырга, белем алырга, дәү кеше булып үсәргә иде теләге. Ләкин, укытучылар: “Сиңа алты гына яшь бит әле, мартта гына тугансың”, - дип борып кайтардылар. Хәтере калды Харисның. Тагын бер ел уйнап кал, соңыннан үкенерсең әле, диделәр. Ул нишләп үкенсен, яхшы укыр Харис, икеле алып йөремәс.
Аңламассың инде бу олыларны, китап укырга иртә, укырга керергә иртә. Яшәргә дә иртә түгелме соң? Шулай да, зур бәла юк, аның бит рәсем дәфтәре бар. Хариска әтисе альбом алып бирергә вәгъдә итте, бераз үссәң, хәтта майлы буяу да алып бирермен әле, ди. Майлы буяу ул сиңа уенчык түгел, ул чын рәссамнарда гына була, алар кәгазьгә түгел, ә киндергә сүрәт төшерәләр. Моны Харис белә, ә менә пумала тотып киндергә буяу салуны күз алдына китерә алмый, анысы тагын ничек була икән. Өйрәнеп булырмы соң?
Бу дөньяда бер сүз әйтәсең икән, Аллаһ боерса, дип өстәп куярга онытма. Чөнки кеше ни генә ният итмәсен, ахыр чиктә барысы да Ходайдан тора, аныкынча була. Менә Харисның әтисе Хәнәфи абзагыз да сүзендә торалмады, улына майлы буяу алып бирәлмичә гүр иясе булып куйды. Тәмәке гаепле. Ташлаган булса, яшәр иде әле бераз, диләр. Ташлый алмады инде, ташларга теләве чамалырак булды, күрәсең. Бу дөньяда михнәт чигүчегә, иртәрәк китүчегә ахирәттә хөрмәт булыр дип ышанды микән әллә.
Харис кеше алдында күз яшен күрсәтмәде. Мәрхүмне озатырга җыелган авылдашлар да моңа игътибар итте.
- Карале, бу малай бер дә кайгырмый, шикелле.
- Шулай шул, атасыз калуын аңларга тиеш ләса ул, зур бит инде, - диештеләр.
Соңыннан әнисе дә битәрләде.
- Атаң кадәр атаң үлде, ә синең йөзең дә үзгәрмәде. Шул кадәр миһырбансызлык синдә кайдан килгән? Йа Хода, кемне үстерәм мин, - диде кулларын күккә күтәреп.
Харис чыннан да еламый иде, шуның өчен аны зуррак малайлар мәктәптә ничә тапкыр тукмап карады – елатырга тырыштылар. Бермәлне, тыныч кына күтәрмәдә басып торганда, көчле бер малай йөгереп килеп бәреп очырды. Харис ничектер шәйләми калды, кабыргасы белән бетонга килеп төште, үпкәләре селкенде, ләкин шыңшымады, тын алалмый торса да, түзде. Ләкин әнисе хаклы түгел иде, елый белә Харис. Бер атна узгач әтисенең каберенә барды ул. Шунда үсмер егет йомшап китте, аякларының мамыкка әйләнүен тойды, тубыкланырга мәҗбүр булды. Ләкин буыннары алай да тотмый иде, малай салкын кабер ташына капланды. Ул елый иде. Болай гына түгел, үкереп-үкереп, хатын-кыз кебек, юк, акылдан язган кеше кебек, тилереп бик озак елады ул. Үз гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр шулай кыланды. Тик, әнисе моны белмәде бит, ул нигәдер улына карата суынды, үзгәрә башлады. Гүя аның ире үлгәнгә Харис гаепле. Ул тол хатын булып калса, Харис та ятим калмадымыни. Аңа кыен-авыр түгелмени.
Ана каргашының ни икәнен Харис тиздән бик яхшы аңлады. Юк кына сәбәп белән болар икәү ачуланышып киттеләр. Малай нәрсәнедер вакытында эшләп өлгермәде, шикелле. Ничек өлгерсен инде, ул бит йә сүрәт төшерә, йә китап укый, йә булмаса картәтисеннән калган иске гармунны тартып бака тавышлары чыгара. Әнисенең тузынуына түзәр әмәле калмагач, барсына да кул селтәп, Харис капкага юнәлде.
- Күзең чыксын, иблис! - дип кычкырды аның артыннан Мөнәвәрә.
Кая барырга? Булат, Гафур, Рәсүл кайда соң, урамда беркем дә юк. Инеш буена төшеп әрәмәлек буйларыннан йөреп кайтасы мәллә. Анакае сүрелгәнче кайдадыр йөреп вакытны узгарасы иде бит. Шулай уйлап малай түбән очка төште. Аны-моны абайламый китеп барганда “әй!” дигән тавыш ишетелде, малай, үзе дә сизмәстән, тавыш ягына борылды һәм ниндидер кара тап шәйләп күзен йомды. Йомып өлгерәлмәде шул. Күзгә нидер булды, җылы сыекча агып чыкты, ул күрмәс булып калды. Шунда янына малайлар йөгерешеп килде. Алар рогатка атышып уйныйлар икән, тимерчыбыкны кыска гына итеп кискәлиләр, уртага бөгәләр һәм резинкада тарттырып атып җибәрәләр. Теге малай такта артына яшеренеп аткан, шунлыктан Харис аны күрмәгән, битен-күзен сакламый калган. Менә шулай аның уң күзе сукыраеп калды.
Харис бер ай дәваханәдә ятып кайтуга көз дә җиткән иде инде. Көз ул авыл мәктәбендә болгану да тулгану вакыты инде. Бераз укыган булалар, анысы шул коеп яңгыр яуган чакта була инде, ә яңгыр яумаганда балалар басуда була – чөгендер алалар. Ул басуның зурлыгын күрсәң иде, бара-бара ерактагы калкуырак җиргә күтәрелә дә, офык артына ук төшеп югала. Һәм шушы басуны велосипедта җилдереп түгел, ә һәр сантиметрын капшап дигәндәй үтәргә кирәк. Чөгендерләрне берәмләп казы, тазарт, яфрагын кисеп ташла, анысын бер урында, чөгендерен бер урында өеп куй, аннары тракторга төяп җибәр.
Дус малайлар бергәрәк эшләргә тырыша. Ягъни класслап түгел, ә бер-бер артлы җир читеннән башлыйлар да китәләр. Һәркем дүрт рәт казый. Менә бер заман укытучылар ял итеп алырга рөхсәт бирде. Харис үзенең аерылгысыз дуслары Булат, Гафур һәм Рәсүл белән чөгендер яфрагы өеменә чүмәштеләр. Харисның кулында чөгендер, ул искиткеч зур, уңган шул, күргәзмәгә куярлык. Элек заман ачлык булган, кешеләр ачтан үлгән. Нишләп менә шулай тамыразык үстермәделәр икән. Карале, моны бит бер атнага җиткерергә була. Дөрес, бу сиңа шикәр чөгендере түгел, ә турнепс, мал азыгы. Тик, башыңа нужа төшсә, ашыйсың инде ул, аңа гына карап тормыйсың. Харис шулай үзе уйлаган арада куллары эшкә керешкән икән, чөгендердән кеше сыман нәрсә юнып ята имеш. Чыннан да, ошады бит, әйеме. Булат та көлеп куйды: “Башы пеләш булмаса, безнең директорга ошар иде”,- ди. Харис бәләкәй тамыразыктан эшләпә эшләп өлгерүгә якында хезмәт укытучысы белән класс җитәкчесе күренде. Малай үзенең ни эшләгәнен дә аңгармастан аларга каршы атлады.
- Валентин Александрович, карагыз әле, кешегә охшаганмы? - диде ул, укытучы аны мактар, осталыгың бар, дип әйтер дип уйлап. Тик, киресенчә килеп чыкты. Хезмәт укытучысы Николаев кып-кызыл булды, муен тамырлары бүртенде, күзләре акайды.
- Син нишлисең, собака?! - дип ул малайның өстенә килә башлады.
- Ярый әле клаас җитәкчесе Седлов аны беләгеннән тотып алды, тынычландыра башлады. Харисның күңеле кырылды, йә, ул нинди аламалык эшләде. Бер чөгендер өчен кеше үтерергә әзер бу алкаш. Ә ул чөгендер дигәнең алынып бетәме әле, әллә, былтыргы кебек, егермеләп гектары кар астында торып каламы. Тапканнар укытучы. Шулай итеп, малайның күңелендә укытучыларга карата тагын бер ямьсез тойгы калды. Ләкин ул бу кирәксез хисне тезгенләргә тырышты. Николаев та булдымы укытучы! Совхозда тракторчы булып эшләгән ул. Эчкәне өчен куганнар. Шуннан кая барсын, мәктәп директоры Риф Кәшфиевич әйбәт кеше бит, шул алкоголикны педагог итеп алган инде. Алмас иде дә, хатыны Елизавета Викторовна искиткеч яхшы адәм, менә дигән математик, аны балалар нык ярата. Иң авыр темаларны да ул җиңел итеп аңлата белә, шунлыктан тоташ мәктәп тә математика буенча районда көчлеләрдән санала. Елизавета Викторовнаның бер генә кимчелеге бар – ул кайвакыт ике-өч көн эшкә килми. Ә килгәндә инде күз төбе кара янган була. Юк, малайлар-кызлар бу хакта чыш-пыш гайбәт сатып утырмыйлар, чөнки барысы да аңлый, укытучы апаларын кызгана иде. Малайлар хәтта их, бәләкәйрәкмен шул, ул алкоголикны үзем тотып тукмар идем, дип нәфрәтләнеп утыралар. Чыннан да, псих икән, вәт дивана, Седлов булмаса, бер чөгендер өчен Харисны үтерер иде
Көзге эшләр эпохасы никадәр озак тоелмасын, барыбер ул да тәмам булды, беренче карлары белән сөендереп ап-ак кыш та килде. Кыш авыл халкының тын алган чагы, ягъни эш аз. Малларны ашатасың, кар көрисең, утын кертеп мич ягасың, су ташыйсың, фермага эшкә барасың, кер юып ашарга пешерәсең, төнлә торып сарык бәрәнләмәде микән дип абзарга чыккалап керәсең дә, шуның белән вәссәләм, теләсәң ни эшлә, туйганчы ял ит. Монысы олылар турында, ә балаларга мәшәкать тагын да азрак, буран яки чатлама суык булса урамда уйнамасаң да була. Шунлыктан, кышын китап күп укыла. Менә бу юлы да мәктәптән кайтып килүче малайлар арасында китап турында сүз чыкты.
- Булат, теге китап синдәме әле? - диде Харис.
- Кайсын әйтәсең?
- “Кто, если не ты”. Белмәгәнгә салынма, мин бит сиңа күптән әйтеп куйдым, үзең уку белән китапханәгә кайтарма, миңа бир, мин аны ике көндә укып чыгам, дидем.
- Аны әйтәсеңме, Фәриз алган иде.
- Ничек Фәриз, соң, без килешкән идек бит.
- Нык сорады шул, бирдем инде.
- Алайса, мин “йомшак” сораганмын инде. Ну син! - дип ачуы килгән Харис кулын селтәде.
- Малайлар, юкка әрләшмәгез әле, китап беткән мени, - дип сүз кыстырды Рәсүл.
- Чыннан да, гомер буе укысаң дә бетәрлек түгел. Менә мин яңа гына бер шәп китап укыдым, вәт малай шәп...- дип дәвам итте сүзне Гафур.
- Исеме ничек соң?
- Исемеме, исеме “Королева Марго!” Вәт син шул китапны укы, Харис. Син бит укырга яратасың
Малай, әлбәттә, бу киңәшне онытмады, Булатка үч итеп дигәндәй, тагын да яхшырак китап кулга төшерү ниятеннән икенче көнне үк мәктәп китапханәсенә юнәлде.
- Бирмим, - диде Зөмәйрә Зөлфәтовна.
Харис беравык аптырап калды. Күңеленнән мең төрле сорау үтте. Тагын берәр гаебемне табып, Валентин Александрович бирмәскә кушты микән. Берәр китапны таплап, ертып китердемме әллә. Булган хәл түгел. Ничек инде ул, мәктәп китапханәсендә шушы ук мәктәп укучысына китап бирмиләр. Бу сорау, ниһаять, Харисның теленә күчте.
- Ни өчен бирмисез?
- Бирмим.
- Калынмыни шулкадәр. Борчылмагыз, мин тиз укыйм, иң калын китапларны ике көндә укып чыгам. Бирегез инде.
- Юк, бирмим.
- Ни өчен?
Ниһаять, Зөмәйрә Зөлфәтовна бу малайга аңлаешлы җавап бирүне мөмкин дип тапты.
- “Королева Марго” балалар китабы түгел. Син бит алтынчы класста гына укыйсың, балалар китабы ал.
Менә эш нәрсәдә икән, талда икән читләвек. Абыйсы алып кайткан барлык китапны укып бара Харис, Мате Залкадан башлап Максим Горькийга кадәр берсе дә калмады, әмма китапларның балаларныкына һәм олыларныкына бүленгәнен белми иде. Әгәр кайсыдыр бала акыллырак булса, башкалардан иртәрәк өлгерсә нишләргә? Сигез яшьлек бер малай симфония язган, диләр, аңа син әле бәләкәй, рояльгә тотынма, димәгәннәр бит. Харис нык гарьләнде, чын хурлык кичерде. Аны балага, акылы җитмәгәнгә санадылар, ә бит бу беренче мәртәбә түгел. Укырга өйрәнеп алгач, авыл китапханәсенә барган иде бит әле ул, анда да Мәүли абзый малайны бернигә яраксыз, акылга чамалы кеше күреп китап бирми чыгарган иде. Нишләп әле бу болай, Харисның башланып кына яткан гомерендә “ярамый”лар, тыюлар тиешеннән артык җыела башлады түгелме соң? Шулай итеп ул “Кто, если не ты” һәм “Королева Марго” китапларын укый алмый калды, башкача җае чыкмады. Гамәлгә ашмаган хыяллар, буй җитмәгән теләкләр коллекциясенең беренче экземплярлары иде бу.
Гомумән, алтынчы класс Харис өчен авыррак һәм бимазалы үтте. Җитмәсә, уку елын өчлегә тәмамлап куйды ул. Тәртибеңнән өчле чыгуы юньле эш түгел инде ул, андый укучыны мәктәптән үк куулары мөмкин. Ә бит барысы да кемнеңдер тиктормас теленнән башланды. Харис сүрәт төшерергә дисәң үлә дә китә инде, калын альбомыннан аерыла алмый. Пейзажлары, потретлары матур килеп чыга аның. Кайбер сүрәтләре белән атна буе утыра ул, ләкин һич ялыкмый, киресенчә, кирәкле төсләр чыгару белән дөньясын онытып мавыгып китә. Унике төсле карандаш белән әллә ни ерак китеп булмый шул, әнә укытучы Елизавета Викторовнаның кызы Аля 48 төсле каләм йөртә, бирә бит Ходай кешегә бәхетне. Харис та, әгәр әтисе вакытсыз үлмәгән булса, майлы буялар белән киндергә картиналар төшереп йөрер иде. Тик, моның өчен натурадан эшли белергә кирәк. Малай бу хакта күптән уйлый инде, ләкин кемгә дә булса әйтергә ояла. Утырып тор, мин хәзер синең сүрәтеңне төшерәм, дип кемгә әйтсен ул. Кычкырып көләрләр.
Кыскасы, Харисның рәсем төшерергә әвәслеген әтисе һәм дусларыннан башка кеше белми иде. Бишенче класска урыс авылына йөреп укый башлагач, кемнең нинди сәләте барлыгы актуаль түгел иде, чөнки үзәк усадьбада яшәүчеләр генә концертта, башка чараларда катнаша. Башка авыл балаларын дәрестән соң алып калып мондый эшләргә җәлеп итүне укытучылар кирәк дип тапмады. Шулай да, кемдер җиткергән бит класс җитәкчесенә, ул Хариска дәресләрдән соң кайтмый торырга кушты. Сәбәбен белмәгәч, малай башта аптырабрак калды, нәрсәгә икән? Аның бит гаебе юк шикелле, укуын әйбәт кенә укый, тәртип бозмый, дәрес вакытларында кайберәүләр шикелле сөйләшеп тә утырмый – мавыгып укытучыларны тыңлый.
Валентин Александрович Харисны битәрләргә җыенмый икән.
- Сине рәсем төшерергә оста, диләр. Стенгазета өчен берәр сүрәт эшләп бир әле, - дип башлады ул сүзен. - Өч малайны хулиган итеп эшләп куй, ярыймы!
Харисның эченә суык йөгерде. Беренчедән, бер кайчан да карикатура ясап караганы юк. Икенчедән, ул нишләптер бу малайлар минем дуслар түгел микән, дип уйлады, шунлыктан, һич кенә дә күңеле риза түгел иде, ниндидер начарлык эшләргә мәҗбүр ителә кебек тоелды.
- Мин булдыралмыйм, - диде ул укытучысына.
- Син башта эшләп кара! - диде анысы катгый итеп, һәм малайның алдына таушала башлаган альбом бите китереп салды.
Харисның чарасы калмады, укытучы кушканны ничек тыңламыйсың инде. Аннары, ни өчен менә нәкъ аның дуслары стена гәзитенә эләгергә тиеш әле, мәктәптә алардан башка тәртипсезләр юкмыни. Сүрәтне Харис төшерүен дә беркем дә белмәячәк. Малай, кулына каләм тотып, туктап калды. Аның гадәте шулай: кәгазьгә карап ул бик озак уйланып утыра, шуннан альбом битендә кирәкле сызыклар, йөз чалымнары күренгәндәй була. Шуннан инде Харисның кулы шушы сызыклар буйлап үзеннән-үзе йөри башлый һәм тиешле сүрәт килә дә чыга.
Менә ак җирлектә парталар күренә башлады. Алар арасында малайлар барлыкка килде. Берсе галәмәт дәү ручканы сөңге итеп классташына ташларга җыена, икенчесе аңа кара савыты очыра, ә өченчесе тегеләргә теткәләнеп беткән китап белән кизәнә. Үзләренең киемнәре таушалып, чәчләре тузгып беткән, бит-күзләре шапшак.
Харис бер малайны җирән чәчле, мул сипкелле, нәзек-озын итеп төшерде, икенчесен юантык һәм тәбәнәк гәүдәле, шакмак йөзле, калын кара кашлы итеп сүрәтләде, ә өченчесе, әйдә, озын танаулы, тырпай колаклы булсын.
Укытучы аны бүлдерми генә үз эше белән булашты. Ахырда, килеп карап, рәсемнең әзер икәнлеген күргәч, Хариска кыска гына итеп: “Бар, кайт!” – диде.
Икенче көнне Харис укырга килгәндә стенгазета каршында бер төркем балалар шаулаша иде. Малайның өстенә кайнар су сиптеләр мени+ пыяла рамкада ул төшергән сүрәт тора, ә аның астында иң якын дуслары Булат, Гафур, Рәсүлнең исемнәре язылган иде. Аларның чыннан да берсе сары чәчле, икенчесе тәбәнәк гәүдәле, өченчесе локатор колак иде шул. Шуны Харис сүрәт төшергәндә ничек исләмәгән, карикатурадагы малайлар аның дусларына охшаган бит.
Шушы вакыйгадан соң, син безне төшергәнсең, дип алар Хариска озак кына үпкәләп тә йөределәр. Бераздан Седлов Хариска яңадан сүрәт төшереп бирергә кушты. Ләкин бу юлы малай, үҗәтләнеп, баш тартты, укытучының үгетләве дә, тиргәве дә ул теләгән нәтиҗәне бирмәде. Менә шуның өчен ел азагында класс җитәкчесе аңа тәртибе өчен өчле билгесе куйган. Хәтта тәнәфестә дә шаярмаган, үзен олыларча җитди һәм басалкы тоткан малайга шундый билге куелуына классташлары да гаҗәпләнде, алар эшнең нидә икәнен белми иде шул.
Үзсүзле икән безнең класс җитәкчесе, дип уйлады Харис. Мәктәпне тәмамлаганда мин сиңа шундый характеристика бирермен, уку йортларына якын да бара алмассың! дигән иде, анысын да эшләр микәнни, дип, көрсенеп, Харис кулларына карап алды, әйтерсең дә каләмнән башка бер көн дә яши алмаган тиктормас куллары гаепле иде.
Алтынчы класс алтынчы инде, ни бала, ни кеше түгел әле син, ә менә җиденче класска күчкәч, балалар, әй лә, балалар түгел, егетләр дия башларга да була бит инде, бигрәк тә җитдиләнеп китте. Алар бит җиденче класслар! Мәктәпне тәмамлауга якынаеп баралар ләса. Сигез класс бетерсәләр училищега китәчәкләр, ягъни өлкән кеше булачаклар бит.
Җәйге ирек-хөррияттән кинәт кенә озын көн буена дәрестә утыруга күчүе кыен инде ул, әйе бит. Шуңадыр, ахры, укытучылар да балаларга саф һавада эш табарга тырыша. Дөрес, моның өчен хезмәт һәм физкультура кебек дәресләр генә түгел, биология кебек җитдиерәк фән сәгатьләре дә бүленә. Тик, малайлар моңа шат кына, агачлардан кыштыр-кыштыр сары яфраклар коелганда кемнең күзен кара тактага текәп утырасы килсен.
Әйткәндәй, биология начар фән түгел, искиткеч чибәр, мөлаем, яшь Сания Шәйхуловна укыта аны. Класс җитәкчесе Валентин Александровичның хатыны ул. Шуңа да еш кына биология дәресләре урнына төрле эшкә чыга класс. Бүген җиденчеләр соңгы дәресләрен бакчада эшли, иске абзар урынын тазартып, җиләк-җимеш утыртыр өчен җир әзерли. Тирес авыр икән. Ни әйтсәң дә, җиденчеләрнең авыр эшкә әле буыны бераз сыеграк. Шулай инде, җиденче дигәч тә, әле сентябрь бит, җиденчегә аяк кына бастылар. Өйдә тирес чыгара инде ул Харис, ләкин анда ашыкмый гына, җый гына эшләнә, ә монда, кеше алдында, алпамша кебек эшләп көч-куәтеңне күрсәтәсе килә шул.
Кинәт малайларның сәнәге нәрсәгәдер төртелеп калды. Черек такта кисәгедер, дип укучылар көчәнеп тә карады, әмма теге нәрсә авыр һәм зур иде. Өстеннән шактый күп тиресне алып ыргыткач кына, табышны дәррәү казып чыгардылар. Бу галәмәт зур икона булып чыкты. Калын тактадан ул өчкә бөкләнеп ябыла торган итеп ясалган. Дөрес, яртысы тирес астында ятудан шактый зыян күргән, әммә ләкин сүрәте ачык күренә. Ялтыравыклы буяулар заманага да, зәһәр зыянлы тирес суына да бирешмәгән иде. Менә бит нинди буяулар була икән!
- Берәр кулактан калгандыр, безнең авылда кулаклар күп булган бит, - диде класс җитәкчесе Седлов.
- Валентин Александрович, хәзер моны нишләтәбез? - дип сорады Харис.
- Нишләтик, әнә тегендәрәк итеп ташлагыз, бәлки, берәрсе утынга алыр.
- Харис аптырап калды. Укытучы уйлап сөйлиме? Бу бит икона! Эш диндә генә түгел, моның борынгыдан калган әйбер, яисә атаклы оста иҗаты булуы мөмкин.
- Юк, моны без коры җиргә кертеп куйыйк инде, берәр музейга кирәк булуы ихтимал.
- Юкны сөйләмә, Харис. Черек такта кемгә кирәксен, беткән ди моның ише чүп.
Җиденче класс укучысы Харисның педагог белән сүз көрәштерерлек кыюлыгы юк иде, ул башкача эндәшмәде. Ә иконаны унлап малай, як-ягыннан тотып, кычыткан арасына итеп ташлады.
Дәрес бетте. Малайлар төрле якка тарала башлады. Харис түзмәде, иптәшләренә иярмичә артта калган булды һәм яңадан икона янына килде. Зәңгәр күзләрен күккә багып яткан изгеләргә карап ул озак басып торды. Кызганыч иде бу икона татар малаена. Ул чарасызлыктан һәм ниндидер бер олы хакыйкатьне аңлый алмаудан тәмам аптырауда иде. Ләкин икона ҙур һәм авыр, алып кына китәрлек әйбер түгел шул. Малайның укытучыга ачуы килде, динсезлек белән әхлаксызлыкның якын йөрүен, бәлки, ул шунда аңлый башлагандыр. Тумыштан дөньяга ваемсыз булган, матурлыкны күрә белмәгән кешеләрнең күңелендә ниләр бар, алар ничек яши икән, дип уйланды ул.

Вакыт дәръя. Ул ага, ашкынып ага. Ләкин аңа, боз акканны ярдан күзәткән сыман, читтән генә карап торып булмый, ул үзе белән безне дә агыза, шулай кешеләрне дә, дөньяның үзен дә үзгәртә. Агачларны үстерә, буаларга ләм тутырып куя, юлларга асфальт җәйдерә яки чирәм үстерә, өйләрне черетеп аудара яки яңаларын торгыза, кешеләрне үстерә яки үтерә.
Елга өстендәге көймәдә утырган ике балыкчы якындагы бәләкәй генә өйнең тәрәзәсе ачылмавына игътибар итте. Ябык тәрәзә – хәвеф тамгасы ул.
- Нишләп һаман йоклап ята бу Харис, - диде балыкчыларның Тахау исемлесе.
- Йоклар да шул, әгәр кичтән ныграк салдырып алган булса, - дип эндәште Шәрәф.
- Дөрес, йоклау түгел, үлеп тә китүе бар.
- Менеп карыйбызмы, югыйсә.
- Иренмәсәң...
- Барыбер хәзер балык эләкмәс инде.
Берничә минуттан такта көймә борыны шыгырдап комташ өстенә килеп төртелде. Ике ир аны югарырак сөйрәп, тимер казыкка чылбырлап йозакладылар да, салмак кына атлап киң елга борынында кояшка карап утырган кечкенә ызбага карап юнәлделәр. Балыкчылар крестьянның сыңар чабата белән генә басарлык ихатага кергәч, өчаякта торган мольбертка игътибар иттеләр, ул ак чүпрәк белән ябулы иде. Шуны күтәрсәләр, боларның исләре китте, тартылган киндердә үзләрен күрделәр. Киң елга уртасында көймә тора, анда ике балыкчы. Җитдилекләре йөзләрендә чагылган, ауга чыккан мәче сыман тавышсыз, сак, сизгер алар. Бар дөнья мәшәкатьләрен онытып үз шөгыльләренә бирелгәннәр. Алар өчен шуннан да мөкатдәс, шуннан да әһәмиятлерәк эш юк. Ә тирә-яктагы табигать таныш та, таныш түгел дә кебек. Ул ничектер сәеррәк, җанлырак күренә. Гүя гади җир, су, һава түгел, ә акыллы бер тереклек иясе.
- Ошаткан! - дип сокланды Шәрәф.
- Суйган да каплаган, - дип куәтләде аны иптәше.- Талант ул менә ничек була икән! Эх...
- “Эх” шул, шундый кеше әрәм була, диң. Ярый, кереп күрик үзен.
Харис тар гына тимер ятакта ята иде. Кечкенә өйдә тынчу, перегар исе. Шунлыктан, ирләр шыгырдык ишекне ябып тормады.
- Хәл юк, кичә ныграк булган. Баш төзәтерлек булса, хәл керер иде лә ул...
- Эчмәсәң, хәлең дә булыр иде.
- Өйрәтмә, мин күп эчмим. Кичә генә нишләптер тугарылып ташлаганмын. Сездә берәр нәрсә юкмы?
- Синең бәхетеңә бар, шикелле, - дип Шәрәф сумкасыннан сыра шишәсе чыгарды.
- Их, Харис, Харис! Кара, нинди матур урында яшисең, торганы бер оҗмаһ, илһамланып иҗат итеп кенә яшәргә кирәк иде бит сиңа...
- Өйрәтмә! Син нәрсә аңлыйсың. Илһам да ул йә хәмер белән, йә мәхәббәт белән килә. Син Есенинны, Пушкинны, башкаларны ал, кем эчмәгән?!
Балыкчылар, Харис янында бераз утырдылар да, кире яр буена төштеләр. Алар сыраны йотып та карамады, балык тоту ул гади эш кенә түгел, башың аек, күңелең чиста булырга тиеш. Югыйсә, йөрүеңнән фәтүә юк.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Ачылмаган Тәрәзә - 2
  • Части
  • Ачылмаган Тәрәзә - 1
    Общее количество слов 4727
    Общее количество уникальных слов составляет 2219
    39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ачылмаган Тәрәзә - 2
    Общее количество слов 2897
    Общее количество уникальных слов составляет 1615
    41.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов