🕙 Минуты чтения - 1

Зур Кешеләр

Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 135
Общее количество уникальных слов составляет 105
68.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
78.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
82.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
  Әлекке заманда кешеләр хәзерге озынлыкта гына булмаганнар, ди. Бик зур гәүдәле, көчле-куәтле булганнар. Чыршы урманнарын печән арасыннан йөргән кебек телеп кенә йөргәннәр. Кул-атларны! кечкенә чокырларны атлап чыккан кебек кенә атлап узганнар, ди.
  Бервакытны, шул элекке заманда булган инде бу хәл, әлеге зур кешеләрнең малае уйнап йөри икән. Җирдә кечкенә генә кешегә охшаган бер җан иясе күргән. Бу кечкенә кеше аты, сукасы белән җир сөреп йөри икән. Малай бу кечкенә кешене аты, сукалары белән кулына алып, гаҗәпсенеп карап торган да кесәсенә салган. Аннан әтисенә кайтып әйткән:
  - Әти, мин уйнап йөргәндә, шундый-шундый уенчык таптым, — дип, аңа күрсәткән.
  Әтисе караган да әйткән улына:
  - Улым, син аңа тимә, уйнап имгәтмә. Каян таптың, шунда алып барып куй, бездән соңгы кешеләр шундый вак булырлар, - дигән.
  Шулай дигәч, малай бу атлы, сукалы кешене табылган төшенә алып барып җибәргән, ди.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.