Latin

Зөфаф Кичәсе

Общее количество слов 822
Общее количество уникальных слов составляет 538
52.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
65.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
73.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Ниһаять, үзенең утыз сигезенче яшен тутырган көзне Гаделҗан да өйләнде. Өйләнә алмыйча тилмереп озак йөрде бичара. Һәм менә, Алланың рәхмәте белән, Казандагы тулай торакларның берсендә яшәп ятучы, кияүгә чыга алмый калган Гөлкәбирә белән таныштырдылар үзен. Гөлкәбирә, Гаделҗаннар авылыннан әле яңа гына 9 нчы классны бетереп, ПТУга киткән бер кыз бала белән бер бүлмәдә яшиләр иде. Шул кызга ияреп, бәрәңге алышырга кайткач танышып калды Гаделҗан булачак хатыны белән. Дөресен генә әйткәндә, “гыйшык-мыйшык” дигән нәрсәнең “г” хәрефе дә юк иде инде алар арасында. Тик икесе дә ялгызлыктан туеп, тәмам гарык булганга, озакка сузмый гына никах укытырга булдылар.
Менә бүген никахлы да булдылар инде. Мулла бабай үзенең эшләрен бетереп, укып, сәдакаларын алып киткәннән соң Гаделҗан эчке бер тантана белән, ашыга-ашыга мунча ягарга чыгып китте. Дөрес, иске инде Гаделҗанның мунчасы, элек үзенә генә ярый иде әле. Инде менә болай тормышлар да түгәрәкләнеп киткәч, әле яңасын да салып куяр, аллаһы боерса! Кулыннан эш килә аның үзенең.
Күп итеп, кызу итеп якты Гаделҗан мунчаны. Бөтен чиләкләргә, ләгәннәргә су тутырып бетергәннән соң, бик мөһим эш эшләгән кыяфәттә өенә керде. Яшь кәләш әле яңа гына самавырны яңартып куйган иде. Кара-каршы утырып, бүген кич беренче тапкыр бергәләшеп керәсе мунчадан оялып, бер-берсенә карамый гына чеп-чи тиргә батканчы күп итеп, озаклап чәй эчтеләр. Гаделҗанның йөрәге мунча вакыты якынлашкан саен, күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып, ярсып-ярсып тибә иде. Хәтта кып-кызыл булып зурайган колаклары да йөрәк клапаннары кудырган канны үткәреп өлгерә алмыйчан тирбәлеп-тирбәлеп торалар иде. Ә Гөлкәбирәнең үз хәле хәл. Уен эш түгел бит ул, кырык яшеңне тутырып килгәндә, гомереңдә беренче тапкыр ир кеше белән мунча керүе! Гөлкәбирә бичара инде хәзер үк ишетелер-ишетелмәс кенә шыңшый башлаган иде. Хәтта ике тапкыр ялгыш кына тәлинкәсендәге чәен дә түгеп җибәрде мескен...
Әкренләп кенә караңгы да төште. Гаделҗан, керосин фонарен кабызып, мунчаны карап кайтырга чыгып китте. Ой! Аяклары инде хәзер үк тыңламый башладылар Гаделҗанның. Болай булса, мунчага кергәнче үк хәле калмаячак. “Нык кына ашарга кирәк булыр!” – дип уйлап куйды ул. Аннан соң үзен-үзе кулга алырга тырышып. “Күбәләгем” көен сызгырынырга тотынды. Тә-әк, мунча өлгереп тә җиткән икән инде. Сулары шау кайнар. Гаделҗан бик озаклап, ашыкмыйчан гына мунча себеркесе пешерде. Аннан соң кызган таш өстенә ромашка суы сипте, фонарен тәрәзә янындагы эскәмиягә куеп, мунчадан чыгып китте. Мунча белән мәҗ килгән арада онытылып торган икән теге хәерсез уйлар, урамга чыгу белән, тагын шул татлы уйларга чумды. Гаделҗанның яңадан сулыш алулары авырайды, күз алдына тиздән булачак хәлләр килә башлады. Өйгә кайтып җиткәч тә әле озак кына ишектән кермичә, үзалдына елмаеп торды. Инде туңа башлагач кына исенә килеп ишекне ачты. Гөлкәбирә тәмам карават читенә үк сыенып, бөтенләй кечерәеп калган иде.
– Мунча әзер, – диде Гаделҗан, гомердә дә чыкмаган әллә нинди ямьсез, карлыккан тавыш белән. Гөлкәбирә “бабачы”дан курыккан бәләкәй малай кебек тагын да ныграк посты. Аннан соң нәзек кенә тавыш белән сузып елап җибәрде. Гаделҗан нишләргә белмичә идән уртасында басып тора иде.
– Ярар, җитте инде сиңа, бала-чага булма, – диде ул һаман да шул ук ямьсез тавышы белән. – Мә, менә, сөлгене ал да, бара тор...
Гөлкәбирә беләгенә асылган сөлгене идән буйлап сөйрәп, ава-түнә атлап, ишек яңакларына тотына-тотына өйалдына чыгып китте. Гөлкәбирә чыгып киткәч, Гаделҗан өстәл артына утырып тагын күп итеп чәй эчте, түгәрәк килеш пешергән алты йомырка ашады. Һәм, ниһаять, үзен-үзе кулга алып, калтыранган аякларына басты.
– Йа, ходаем, үзеңә тапшардым инде, – диде ул, кул аркасы белән тирләгән маңгаен сөртеп. Аннары, ни өчендер, бар көченә кизәнеп өстәл кырыена сукты да ашыгып ишектән чыгып китте.
Мунча тәрәзәсеннән сыек кына булып ут яктысы төшеп тора иде. Хәзер... менә хәзер кергәч... уф, үләм!.. Бер-ике минуттан ниләр буласын уйлап, Гаделҗанның тагын йөрәге котырына башлады. Кап-караңгы мунча чоланына кергәч, үзенең килеп җиткәнлеген сиздереп, сузып кына тамак кырып алды. Уф! Түзеп булмый!.. Менә кайчан икән аның иң авыр вакыты! Гаделҗан калтырана-калтырана күлмәк төймәләрен ычкындыра башлады. Бармакка эләкмиләр генә бит каһәр суккырлары. Әһә, берсе ычкынды бугай. Калганнары кая соң инде моның?! И-ей-х! Гаделҗанның көтәрлек тәкате калмаган иде. Кайсыдыр кинода күргән анархист матрос кебек күкрәгендәге күлмәкне ике якка аерды. Күлмәк белән беррәттән эчтән кигән майкасы да умырылып төшкән иде. “Ярар, чурт с ним, – диде ул эчтән генә. – Яңаны алырбыз”. Тик инде чалбар белән алай кыланырга ярамый иде. Әле мунчадан соң киенеп тә чыгасы бар бит. Тешләре шакылдаганны ишеттермәс өчен аскы иренен тешләде дә, чалбар каешын ычкындыра башлады. “Бер төймәсе булды... икәү... Эһе, котылдык икән... Салыргамы, юкмы? Салырга! – диде Гаделҗан үзенә-үзе. – Гөлкәбирә әллә кайчан чишенеп бетергәндер инде... ул да бөтенесен салгандыр. Тик тезенә кадәр төшергәч, үзе дә аңламыйча, нәрсәдәндер оялып, кире күтәреп куйды. Ой, Алла! Тукта, болай ярамый бит. Бала-чага түгел бит инде ул оялып торырга! Ул тиз генә трусыен өстерәп төшерде дә каядыр караңгыга томырды. Менә булды! Инде Гаделҗан да әзер. Хәзер бөтен батырлыкны җыеп эчкә керәсе генә калды. Гаделҗанның гөҗләп башы шаулый башлады. Ул ике кулы белән мунча бүрәнәсенә сөялде дә борыны белән өч-дүрт тапкыр тирән итеп сулыш алды. Аннан соң бәрелә-сугыла тәбәнәк мунча ишегеннән эчкә узды. Ләкин берничә сәгатькә сузылган нерв киеренкелеге үзенекен иткән иде. Гаделҗанның күз аллары караңгыланып китте, һәм ул, аңын җуеп, ләүкә астына барып төште...
Бу вакытта Гөлкәбирә әле һаман да мунчага барырга куркып, өйалдындагы чаршау артында шыңшып тора иде...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.