LatinКаждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Иске Сәгать Дөрес Йөри - 3
Общее количество слов 4266
Общее количество уникальных слов составляет 2068
38.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Рүдәл бүреген тагы да батырыбрак киде дә кырт борылып китеп барды. Искәндәр шул чак, нидер сизеп, ихтыярсыз бүреген салды. Бүреге өстендә бәләкәй генә ак өем агарып тора. Күгәрчен башына "пәп" итеп киткән. Аяк астында буталып йөрүче кызыл томшыклы, түгәрәк бүксәле ваемсыз күгәрченнәр бөтен кыяфәте белән Рүдәлгә охшап күренделәр аңа.
Аның башына да әле генә күгәрчен түгел, ә ул "пәп" итеп киткән сыман тоелды, һәр җирдә тыгылып, һәр җыелышта иң элек сүз алып, һәркемнән гаеп табып йөргәнгәдерме, Рүдәлне институтта укыганда "казый" дип йөртәләр иде. Ул бер кешенең дә шатлыгын күтәрә алмый, һәр сөенечкә дегет тамчысы булып тама да төшә. Аның бу гадәтен юрист егетләр инде күптән белгәннәр, шуңа якын китермиләр, ә ул, моны сизеп, күбрәк Искәндәрләр группасы тирәсендә чуала. Көннәр буе кызлар бүлмәсеннән чыкмый утыра. Кызлар аны вак-төяк алырга кибеткә җибәрәләр, йомышка йөртәләр. Ул сеткага буш сөт шешәләре тутыра да, бик зур эш кырган кыяфәт белән, шалтыр-шолтыр коридор буйлап китә. Кызлар аның артыннан пырхылдап көлеп калалар. Сөмбел генә көлми, ул аны кызгана, аның мәхлуклыгына сабыйларча гаҗәпләнеп карый иде бугай. Искәндәргә кияүгә чыккач та, сүз кузгала-нитә калса, Рүдәлгә тел тидерттерми иде. Искәндәргә кайчакта алар арасында ниндидер уртаклык та бар сыман тоела иде. Андый вакытта ул Сөмбел белән танышуына, аны Рүдәлдән тартып алуына үкенеп тә куя. Бар-бер-сенә менә дигән пар чыгар иде алардан.
Искәндәр белән Сөмбел өйләнешкәч, Рүдәл бөтенләй күзгә күренмәс булды. Шактый вакыт узгач, аны институт коридорында очратты да таң калды Искәндәр. Ул, нигәдәр, аны инде кайгыдан суырылып беткәндер, сары йотып йөри-йөри коры сөяккә калгандыр, дип уйлый иде. Ә Рүдәл, киресенчә, тулыланып киткән, бит алмалары йодрыктай бүртеп чыккан, борын яфраклары тырпайган, корсагы, түм-түгәрәк булып, зәңгәрсу пинжәген тартып тора. Койган да куйган урам күгәрчене инде. Тора-бара аның "казый" кушаматы да онытылды. Әллә инде төс-кыяфәте, әллә инде очраган бер кешенең башына бәләкәй генә итеп, сиздермичә генә "пәп" итеп йөргәне өченме, әллә бөтенләй бүтән сәбәп беләндер-ме, аны "күгәрчен" дип атап йөри башладылар. Сөйләшкәндә дә ул, күгәрчен тавышына охшатып, гөр-гөр килеп тора, артык каты куптарылып орылмый, ирененнән беркайчан да елмаю китмәс — суйган да каплаган күгәрчен инде.
Искәндәрнең Рүдәлгә артык исе китми иде, тик менә Сөмбел генә... Алар һәрчак бер-берсен яклыйлар, бер-бер-сенә сүз әйттермиләр иде. Бу нәрсә Искәндәрнең җанын борчый, ул моңа чыгырыннан чыгардай булып үртәлә.
Әле бүген дә аның авызыннан Сөмбел турында ишеткәч, йөрәге өзелеп төшеп киткәндәй булды. Ул Сөмбелнең киткәненә, аны ташлап киткәненә сөенеп бетә алмый кебек иде. "Әгәр дә ул Сөмбелне эзләп барса?" — дип уйлады Искәндәр кинәт кенә. Искәндәр Сөмбелнең аныкы булуын күтәрә алмаячак. Теләсә кая китсен, теләсә кем белән яшәсен, бары тик аныкы гына булмасын. Бу аның бәгырен изәчәк, горурлыгын аяк астына салып таптаячак. Ун ел элек аның кулыннан тартып ал да: "Мин аңа лаек түгел, ул синеке булырга тиеш", — дип, кире кайтар, имеш. Юк, болай булмас. Нигә дип аның поезд белән китүен әйттем соң әле? Хәзер ул аның бөтен туган-тумачасын белешәчәк, эт шикелле иснәнеп эзләп табачак. Аның каршына махсус чыгып торган ул, кая киткәнен белер өчен махсус сөйләштергән. Ә мин беркатлы... Искәндәр, авыр итеп, ыңгырашып сулап куйды: "Их, елан, их, казый".
* * *
Кафе бөтенләй буш диярлек иде. Почмактагы ике өстәлдә генә кызыл йөзле өчәр-өчәр егет утыра. Кәбестә салаты алганнар да, шуңа карап тирән уйга калганнар. Җыештыручы түр ишектән кереп китүгә, берсе түш кесәсеннән ялт кына шешә чыгарды да икенче кесәсеннән стакан алып, мөлдерәмә тутырды. Каршыдагы егет аны күз ачып-йомган-чы каплап та куйды. Шешә иясе стаканны янә тутырды. Анысы да яшен тизлеге белән юкка чыкты. Өченче стаканны хуҗа үзе каплады да, шешәне өстәл аягы янына куеп, торып басты. Йөзләре тагын да алсулана төшкән, тирләп-пешеп чыккан өч егет дәррәү ишеккә таба атладылар. Җыештыручы хатын, шуны гына көтеп торгандай, лаштыр-лоштыр атлап килде дә шешәне җәһәт кенә алъяпкычы итәге астына яшерде. Аны фанер стена артына илтеп куйгач, Искәндәр янына килде.
— Нишләп утырасың монда?! Үзең белән алып килдеңме? Берүзеңә бер ярты эчеп, егылып ятма тагын. Туйган монда исерек ташып.
Искәндәрнең шулчак борып-борып эче авыртырга тотынды, кичәге төш турыннан бирле ашамаганы исенә төште.
— Тамак ялгап алмакчы идем. Берәр нәрсә китермәсләрме? Официантка...
Җыештыручы хатын, буш шешәләр шылтыраган тавыш чыгарып, шаркылдап көлеп җибәрде.
— Каян килгән культурный. Официант кирәк булса, ресторанга бар. Бездә — демократия. Һәркем үзе барып ала, илтеп куя. Искәндәр поднос тотып касса янына килеп басты. Касса артындагы йөзе таушалган сары кәгазьгә охшаган әби — пенсионерка булса кирәк — аңа йокылы-уяулы караш ташлады да хәлсез башы тагын аска бөгелеп төште.
— Аш кирәк иде...
— Әле пешмәгән, төшкә генә әзер була.
— Ит юкмы?
— Котлет кына. Сугыйммы?
— Кирәк түгел. Итле салат юкмы?
— Салат ишедән: кәбестә, кишер, чөгендер.
— Авызга алырдай берәр нәрсә бармы соң сездә? Искәндәр чынлап чыгырдан чыга башлаган иде.
— Булганына шөкер ит. Сугыш вакытында бер телем ипи өчен көннәр буе чират тора идек. Симереп сикерәсез. Хәзерге яшьләр дөнья күргәнмени алар...
Әби сөйли калды, Искәндәр, подносын кулына тоткан килеш, читкәрәк китте. Бу әби кафега шулкадәр ятыша иде, гүя аны озак сайлап, конкурслар үткәреп махсус алганнар.
— Сездә Фидан дигән егет эшлиме? — Искәндәр моны теләр-теләмәс кенә, икеләнеп кенә әйтте. Мондый шып-шыр кафеның склады да, шул складның мөдире булуын да ул берничек күз алдына китерә алмый башлаган иде.
— Юк, белмим, андый кешене белмим. Кыяфәте ниндирәк?
— Тазарак кына, озын буйлы, түгәрәк йөзле, чәчен артка тарап йөри. Боксерга охшаган.
— Кем булып эшли соң ул?
— Склад мөдире...
— Ә-әй, Федяны әйтәсеңме? Күптән шулай диләр аны. Әллә нинди Фиданнарың белән баш катырасың. Эшли, эшли, нишләп эшләмәсен ди. Алтын егет ул безнең...
Кассир әби шул арада балкып китте.
— Ә син аның кеме буласың соң?
— Бергә укыган идек... Дусты... Иптәше...
— Нигә аны баштук шулай димисең? Кадерсез кунак сыман... Әйдәле, алып керим әле янына.
Искәндәр кассир әби артыннан иярде.
Стена кырыена тау-тау өелгән әрҗәләр арасыннан борга-лана-боргалана шактый бардылар. Кассир әби әрҗәләр өеме арасындагы сейфка охшаган ак калай тышлы ишекне сак кына, яратып кына шакыды.
— Кем бар анда? — дигән калын тавыш ишетелде эчтән. Искәндәр Фиданның бәрхет тавышын шундук таныды.
— Мин бу, Федя. Сине сорыйлар, дустың диме шунда...
— Хәзер, безнең бераз эш чыкты әле монда, көтегез. Искәндәр, шушы буш һәм салкын бинада җылы сүзләр ишетүенә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, беркавымга югалып калды. Ул арада кассир әби аякларын чаж-чож сөйрәп китеп тә барды. Әрҗә таулары арасындагы лабиринтның әле бер почмагыннан, әле икенче чатыннан кемдер килеп чыга да, өскә күтәрелеп карамыйча гына, култык астындагы төенчеген чытырдатып кыскан килеш, аның яныннан үтеп китә. Кеше узган саен ул тимер ишеккә елыша, ә эчтә нидер пышылдашып алалар да тагы әлеге кыйммәтле бәрхет аваз ишетелә:
— Чак кына көтегез инде, хәзер...
Ниһаять, ишек шалтырап ачылды. Искәндәрнең борын төбеннән генә мәче елгырлыгы белән ике кеше чагылып узды. Ул аларның ирме-хатынмы икәнен дә абайлый алмады, бары тик кулларындагы буаз сумкаларын гына күреп калды.
— О-о-о! Кемне күрәм мин? Искәндәр галиҗәнапләре түгелме соң бу?
Искәндәр, ни әйтергә дә белмичә, каккан казык кебек бер урында тик басып торды.
— Уз, әйдә, түрдән уз. Мондый кунак киләсен белгән булсам, юлга келәмнәр җәеп куйган булыр идем.
Искәндәрнең боеккан күңеленә шушы мизгелдә ясалма кунакчыллык та хуш килде. Күптәннән җылы сүз ишеткәне булмагангадырмы, аңа монда гаҗәеп рәхәт булып китте. Түшәмгә кадәр өелгән әрҗәләр, капчыклар, почмактагы мичкәләр, баш очындагы шәрә лампочка, кулдан ясалган гади өстәл, артсыз урындык та шулкадәр якын, үз тоелды.
— Минем монда икәнне каян белдең? Ничек таптың?
— Бөтен шәһәр синең турыда гына сөйли хәзер. Фидан тегеләй дә, Фидан болай, диләр.
— Анысын арттырасың инде. Шәһәр читендәге бер алла каргаган урынга урнашкан булдым. — Ул, үзең күрәсең, дигәндәй, башы белән әрҗәләргә ымлап күрсәтте. — Литр, килограмм, пачка, әрҗә, мичкә, капчык — шушы инде безнең тормыш. Кая, нишләп сүз белән сыйлыйм әле сине? һәй, Шамка, башыңны тык әле монда!
Ишектән, күзләрен челт-челт йома-йома, кызгылт-зәңгәр йөзле, искергән борынлы берәү күренде. Ул авыз ачып сүз әйтмәде, кая кушсаң — шунда чабам дигән күндәм кыяфәт белән тик кенә тора бирде. Фидан ялт итеп ике бармагын өскә күтәрде:
— Ике персонага! Беренче класс!..
Тегесе, була ул дигәнне аңлатып, рәттән тиз-тиз генә биш-алты мәртәбә күзләрен меҗелдәтеп куйды да җир астына төшеп киткәндәй юкка чыкты. Фидан, җитди кыяфәт алып, Искәндәргә таба борылды.
— Йә, сөйләп җибәр әле, маэстро, ниләр бар синең дөньяда? Сөмбел киткән дип ишеттек. Анысына бетеренмә. Табылыр, яхшырагы табылыр, орлыклары Бохарада түгел. Тартылып киткәнсең дип әйтимме? Аптырама юкка, кеше китә — көшел кала, дип җырлый торган иде безнең бер күрше. Үз көеңне үзең көйлә, үз җаеңа яшә.
Искәндәр Фидан янында сабый бала кебек югалып калды. Ул Фиданның арбадан төшеп кала торган егетләрдән түгел икәнлеген моңа кадәр дә белә, ләкин аның бу кадәр үк үз-үзенә ышаныч, вәкарь белән сөйләгәнен күргәне юк иде.
— Мин кайгырмыйм да. Әле ияләшеп җитеп кенә булмый. Бүлмә дә, күңел дә бушап калган кебек. Нидер җитми. Элек артык сыман иде, хәзер җитми.
— Синдә буш булса, миндә шыгрым тулы. Аз гына кәефең булмадымы, монда кил. Сөйләшербез, күңел бушатырбыз. Телисеңме, кафега музыкант итеп урнаштырам үзеңне.
— Мин эшлим бит инде. Ресторанда. Анда да син урнаштырган идең.
— Монда да эшләрсең. Эчеңне төртеп тишмәс.
— Монда сезнең... бөтенләй кеше йөрми бугай бит. Тамак ялгап алмакчы булган идем. Бер кабым әйбер таба алмадылар. Нәрсә белән сату итәсез соң сез? Ничек тоталар сезне монда?
— Синең баш җитәрлек нәрсә түгел ул. Стаккато методы белән эшлибез без.
— Анысы ничек була тагын?
— Минһаҗев дигән композиторны хәтерлисеңме. Бездә гармонияне укытып йөргән иде. Менә шул композиторның биш симфониясе, өчме-дүртме концерты, әллә ничә балеты бар, диләр. Ә берәрсен ишеткәнең бармы? Шиш, фуга! Ә беләсең килсә, барысы да радиога, телевидениегә, театрларга сатылган, акчасы алынган. Композитор дигән вывеска бармы? Бар. Партитура бармы? — Фидан өстәлдә яткан кәгазь өемен күтәреп бераз селкеп торды да шапылдатып яңадан өстәлгә ташлады. — Бар! Дебит, кредит һәм дә фуга! Композитор бар, әле ничек кенә бар! Синең белән миңа караганда мең мәртәбә яхшырак яши. Ә музыка? Музыка бар да, юк та. Исәпкә бар, санга юк. Без дә менә шушы музыкаль метод белән эш итәбез. Безнең монда үз гармониябез бар. Ярый, монысы безнең өлкәгә нәни генә экскурсия булды. Хәзер, хәзер... — Ул, коридордагы аяк тавышларын ишетеп, сүзен бүлде. — Хәзер төп эшкә тотынабыз.
Тимер ишекне аягы белән этеп ачып, бүлмәгә поднос күтәргән кеше килеп керде. Подноска тезелгән шешәләр, азык-төлек, нигъмәт артыннан аның шәлперәйгән иске борыны гына күренеп тора. Ул сүзсез генә подносны өстәлгә куйды да кулларын чалбар балагына ышкый-ышкый ишек катына килеп басты.
— Мә, үз өлешеңне! — Фидан шалт итеп бер шешәне ачты да ярты стакан чамасы салып, аңа сузды. Теге, мескен, бүреген йомарлап учына кысты, күзләре рәттән берничә залп биреп алды, борынына җан кергән сыман булды.
— Сузма!
Фиданның кырыс тавышы аны сискәндереп җибәрде, калтыраган кулындагы стаканы чак кына төшеп китмәде. Ул тешләренә шакылдатып бәрә-бәрә эчеп бетерде дә, стаканны үрелеп әрҗә өстенә куйгач, авызын бүреге белән каплап, чыгып китте.
— Менә шушылар белән эшлибез инде.
— Нигә тотасың соң андыйларны? Бу бәндә нинди эш майтара алсын?
— Шул ук музыкаль метод. Ул кеше бар да, юк та монда. Күр дисәң — күрә, күрмә дисәң — күрми, ишет дисәң — ишетә, ишетмә дисәң — чукракка әйләнә.
— Нинди музыкаль метод булсын? Кешеләрне роботка әйләндереп бетерәсез бит сез монда.
— Ул бит үзе теләп шуңа бара. Кусаң да китми ул моннан. Аның өенә кереп кара син. Башың әйләнер. Аныкы төсле мебельне төшендә дә күрә алмыйсың. Каян таба — бер алла гына белә. Һәр кибеттә, һәр кафе-ресторанда аның ишләре бар. Алар бер-берсе белән элемтәдә торалар. Теге кибеттә шушы минутта нәрсә бар, теге кафега иртәгә нәрсә китерәчәкләр — барысын да энәсеннән җебенә кадәр белеп тора алар. Шулардай башка эш тә алып барып булмый. Хәзер төшеп каласың.
— Болай яшәгәнче, яшәмәвең мең артык.
— Туктале, тыпырчынма. Менә, әйтик, бүген синең бәйрәм өстәлендә ни була? — Фидан аның эчендәге бар уйларын белеп-күреп тора кебек иде. Искәндәр үзен урам уртасында анадан тума ялангач калган кебек хис итте. Фидан торган саен кыза барды. Аның алдына кара һәм кызыл уылдыклы ике консерв банкасы ачып куйды, калын-калын телемнәр белән кызыл балык кисәргә тотынды. Искәндәр алдына әфлисун, мандарин, лимон өелде. Өстәл уртасына әрмән коньягы белән шампанский шартлап килеп утырды.
— Синең тырнагыңа да тормаган шул роботларның өстәлендә бүген боларның барысы да өелеп торачак. Гаҗәпләнгән булма, монысында түгел, — ул җирәнеп кенә ишек артына таба карап, йөз җыерды, — монысы калдык-постык җыючы гына аның. Тегеләре алла кебек: үзләре күренми, эшләгән эшләре буенча гына дөньяда барлыклары-на ышанасың. Менә шуннан балык мичкәсе өстенә утырып уйлап кара инде... Син, төннәр буе йокламыйча, алар өчен музыка язасың, аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында уйлыйсың.
— Мин алар өчен язмыйм.
— Кем өчен язасың соң?
— Үзем өчен.
— Хе-хе-хе... Болай булсаң, ерак китә алмассың син, Искәндәр. Теге мескен, йомран шикелле, кул астына эләккән бар нәрсәне өенә ташый, монысы, үз мәнфәгатен кайгыртып, склад мөдире булып урнашкан. Ә миңа нигә үзем өчен язмаска, дисең инде. Мин дә кеше бит! Шулаймы?
— Шулай да булсын, ди. Ә мин йомран шикелле үз өемә ташымыйм, үз күңелемдә, үз хәзинәмдә булган белән үземне юатам. Бары шул гына.
— Натураль хуҗалык була инде бу. Артта калгансың син, егет, дөньядан шактый артта калгансың. Безгә хәзер мәми авызлар түгел, тоткан җиреннән өзә торган егетләр кирәк.
— Син бу айсбергың белән бер бик каты барып бәреләсең әле, Фидан.
— Нинди айсберг ул?
— һич югы, шушы кафең белән. Музыкаль метод түгел бу, айсберг теориясе белән эш итәсез сез монда. Кафеның кеше керә торган алгы ягында чебен күзенә кырып салырлык та ризык юк, ә аста — айсберг. Җыештыручы өстәл астындагы шешәләрне җыеп көн күрә. Үзең белгәнеңчә, аның кереме көннән-көн арта гына бара — шуның белән аның авызы йомык, ул шуңа канәгать, кассир әби, пенсиясе янына тагын ничәдер сум өстәлүенә сөенеп бетә алмый, шуңа мәрткә китеп утыра. Пешекчеләр пешереп тормый, товарны шул килеш кенә уңга-сулга җибәрә. Эш бара, план тула, үзең әйтмешли, партитура языла, ә музыка юк.
— Бик тирәнгә керә башладың, алай-болай ОБХССтан түгелсендер бит? Әйдә, юк белән баш катырганчы, яшь чакларны искә төшереп күңелне җылытып куйыйк әле бер.
Фидан хрусталь рюмканы яңгыратып чәкештерде дә бер сулыштан йотып куйды. Искәндәр, эчәргәме-эчмәскәме дигәндәй, рюмкага карап калды.
— Әйдә, күрешү хөрмәтенә! Яңа ел бит бүген, бәйрәм!
— Шуңа икеләнеп торам әле. Кунаклар килергә тиеш.
— һә-әй, кунак килер алдыннан йөз граммны кабыпмы-кабып куярга кирәк тә инде ул. — Фидан профессиональ осталык белән әфлисунны кабыгыннан чишендереп куйды. Бу минутта ул теләсә кемне шулай тиз генә чишендереп ташлый алыр кебек иде. — Кунак килгәндә хуҗаның күңеле хуш, авызы ерык булырга тиеш.
Искәндәр, ни булса, шул булыр дип, коньякны төбенә кадәр эчеп куйды.
— Менә син безне эт итеп сүктең. Белмичә сүктең. Бүген син төн буе уйнап-җырлап бәйрәм итәчәксең, ә мин дежурда булам. Теләсәм дә, сиңа бара алмыйм. Бүген төнлә безгә вагон килергә тиеш, шунсыз план тулмый. Ул вагонны быелгы елга кертеп калдырырга кирәк. "Вакыт" төшенчәсен без сезгә караганда яхшырак аңлыйбыз, димәк ки, безнең эш сезнекенә караганда фәлсәфирәк, мәгънәлерәк. Иске ел поезды финишка вакытында килеп өлгерәме-юкмы, безнең язмыш шуңа бәйләнгән. Ә син күктә, болытлар өстендә яшисең, ул поездларга төкермисең дә.
— Поезд, поезд, — дип кабатлады Искәндәр. — Мин үзем поезд кебек...
— Әйдә, безнең рестораннар трестына эшкә кер алайса дим бит.
— Син һаман шаяртасың, Фидан. Ә минем эшләр шаярудан узган.
— Ул хәтле нәрсә булды соң әле сиңа? Кителеп төшкән җирең күренми. Сөмбел киткәч, иҗади фантазиягә куәт керә башласа гына...
— Шаярмыйм мин, Фидан. Инде менә бер ай буе һәр төнне төшемә поезд керә. Шпаллар арасыннан чәчәк җыеп йөргәндә әллә каян гына килеп чыга да ажгырып өскә килә. Мин чабам, чабам, поезд аның саен якыная, менә-менә сытып-изеп узар сыман. Мин һаман алга йөгерәм, ә рельстан читкә чыгарга башыма да килми. Инде поезд җилкәмә килеп терәлде генә дигәндә, кычкырып уянып китәм. Төш юрый беләсеңме син?
— Әби-чәби шикелле төшкә ышана башладыңмы әллә инде?
— Төш — кешенең еллар буе уйлап-хыялланып йөргән хисләренең соң чиккә җитеп кысылган бер йомарламы ул. Юк нәрсә төшкә керми. Кеше дөньяда булмаган нәрсә турында уйлый да, хыяллана да алмый. Бу поезд да юктан гына түгел. Минем язмыш — поезд язмышы кебек. Туу белән мине бер рельска кертеп җибәргәннәр дә, әле менә һаман шуннан чыга алганым юк. Кешеләр җил-давыллы, кайгы-хәсрәтле станцияләрне читләтеп үтә. Ә мин — юк, мин турыга барам, мин рельстан чыга алмыйм. Сөмбел киткәч, рельссыз тормыш башланыр дигән идем, баксаң, бүтәнчә яши белмим икән.
— Син, Искәндәр, тормышыңны юкка катлауландырасың. Тормыш син уйлаганча ук катлаулы түгел бит ул. һәркем үзенең бәхете турында үзе кайгыртырга тиеш. һәр кеше бәхетле булса, бар халык бәхетле була, дөнья түгәрәк була. Бары шул гына, бик гади бит, югыйсә. Син инде үзеңне зур максатлар өчен дөньяга килгән дип саныйсың. Сана, әйдә, саный бир. Институтта укыган чакта ук йолдыз чире белән чирли идең. һаман терелеп җитмәгәнсең икән. Әллә мине... музыканы үзеңә караганда кимрәк ярата дип уйлыйсыңмы? һо-о, юк! Арып-талып эштән кайткач, пианино янына килеп утыруга, бу дөньяның бар әрҗәләре, капчыклары эреп әллә кая юкка чыга. Менә шул чакта мин дә канатланам, мин дә яши башлыйм, шул чакта гына үземне бәхетле хис итәм мин. Ә болар, — Фидан бүлмәгә, өстәлдәге нигъмәтләргә битараф караш ташлады, — болар бер юаныч кына. Миннән барыбер композитор да, зур музыкант та чыкмый. Ә яшәргә кирәк. Типтереп, сиптереп, кешеләрнең күзләрен яндырырлык итеп яшәргә кирәк. Музыкант Фиданны тыңларга теләмәгән идегезме, ярый, менә хәзер склад мөдире Фидан янына килерсез.
Бил бөгә-бөгә керерсез, рәхмәт укый-укый чыгып китәрсез. Ә ул сезнең арттан мыскыллап көлеп калыр.
— Ярый, мин китим әле, Фидан.
— Кая ашыгасың? Үпкәләдеңме әллә? Буш өйгә кайтып нәрсә эшләмәк буласың? Кем көтә анда сине?
— Кунаклар киләсе. Өстәл әзерләргә кирәк. Кибетләргә йөрисем бар.
— Нинди кибет ди ул тагын? Нәрсә кирәк, бөтенесен төяп җибәрәм хәзер. Әй, Шамка!
— Нинди Шамка ул тагын? Кирәк түгел.
— Шамил аның чын исеме. Нәрсә кирәк сиңа?
— Бернәрсә дә кирәк түгел.
— Ә нигә генә кердең соң монда? Минем янга йомышсыз кермиләр...
Фидан аның буш сумкасына карап куйды.
— Хәлеңне белергә.
— Әйдә, алай булгач, юл аягына берне күтәреп куйыйк. Яңа елны каршы алу да шул булыр.
— Ярый, мин китим инде.
Искәндәр, буш сумкасын селки-селки, әрҗәләр арасындагы лабиринт буйлап әкрен генә чыгып китте. Фидан, башын артка ташлап, сүзсез генә сейф-бүлмә эчендә басып калды.
* * *
Урамга түшәлгән ап-ак кар һәм кояш яктылыгыннан Искәндәрнең башы әйләнеп китте. Ул, баскыч култыксасына таянып, күзләрен йомган килеш шактый ара басып торды. Җиргә сибелгән миллион йолдызлар күзне авыртырып җемелди. Искәндәр буш сумкасы белән аяк балтырына шапылдатып сукты да кар-йолдызларны шыгырдата-шыгырдата атлап китте. Шәһәр чите булгангадырмы, урам буш, бары тик сары чәчле малайга охшаган кояш кына, биек йортлар артыннан башын күтәргән дә, якты күзләрен олы итеп ачып үрелә-үрелә, шәһәргә карый. Шул чак Искәндәргә дөньяда кояш белән үзеннән башка беркем дә юктыр сыман тоелды. Хәмитләр, Интизар, Альфред, Рүдәл, Фиданнар — барысы да үз өннәренә кереп качкан йомраннар. Алар, тышта кар эреп, дөнья җылынмыйча, гөлләр чәчәк атмыйча, шул өннәреннән чыкмаслар, җыйган ризыкларын эшкәртеп ятарлар кебек. Ә ул аларның өнендә яши алмый, аның йомран өненә керәсе килми, анда аны кабул итәргә атлыгып торучы да юк...
Искәндәрнең борын төбеннән генә гөрселдәп буш трамвай узып китте. Ул тукталышка кадәр йөгереп барды да трамвайның иң арткы утыргычына кереп утырды. Трамвайда беркем дә юк иде, шуңадырмы, ул бөтен көченә чаба, озын гәүдәсе белән як-якка атына. Шулай атынып бара торгач, Искәндәр үзенең йокыга киткәнен сизми дә калды.
Трамвай ап-ак каен урманын урталай ярып чаба да чаба. Туй күлмәге кигән сылу каеннар сискәнеп юл читенә тайпылалар. Каен урманын чыгуга, яшькелт киемле солдат егетләргә охшаган усаклар арасына ажгырып килеп керделәр. Аннары алда колач җитмәс гәүдәле имән баһадирлар күренде. Трамвай ачы тавыш белән сызгыра, бөтен гәүдәсе белән калтырый, коточкыч авазлар чыгара. Аның кыяфәтен күрүгә, йөз яшьлек имәннәр тамырлары белән куптарылалар да җан-фәрманга чаба башлыйлар.
— Туктатыгыз! Туктатыгыз! — дип кычкыра Искәндәр. Ә трамвай һаман чаба да чаба.
— Туктатыгыз! Мин төшеп калам!
Аның сүзенә колак салучы, аны ишетүче, аңа җавап бирүче юк. Ул урыныннан сикереп тора да буш вагон буйлап чабып китә. Трамвай йөртүче кыз утырган кабина ишеген йодрыклары белән төяргә тотына, буш сумкасы белән шап-шоп суга.
— Туктатыгыз! Без кая барабыз? Мин төшеп калам! — дип инәлеп кабатлый ул.
Ә трамвай һаман күз иярмәс тизлек белән алга ыргыла, барган саен урман куера, караңгылана. Ишекне төя-төя Искәндәрнең куллары арый, башы стенага бәрелә. Ә дию арбасы һаман чаба. Менә арба ут булып кыза, аны ялкын чорный, Искәндәр бер баштан икенче башка чаба, тирләп-пе-шеп чыга, чәчләреннән бу күтәрелә, һәм ул, аптырап, хәлдән таеп, утыргычка утыра да үзенең көчсезлегеннән гасабиланып, тавышсыз гына үксеп җибәрә. Шулчак дию арбасы туктый, алда яктырып, миллионлаган рубин йолдызлары белән күзләрне чагылдырып әкият сарае балкып күренә. Түрдәге пыяла ишек ачыла да аннан... кинаяле елмаеп алды — кап-ка-ра, арткы ягы ап-ак күлмәк кигән... Сөмбел килеп чыга. Килеп чыга да, аяклары җиргә тияр-тимәс атлап... юк, атлап түгел, йөзеп аңа каршы килә... Килеп җитә дә сак кына аның җилкәсенә кагыла.
— Әйдә, төшәбез! — ди ул боерган аваз белән. — Килеп җиттек.
Шулчак колак төбендә меңләгән йолдызлар чынлап куя да сүнә. Искәндәр күзләрен ача. Кырыйга шуып төшкән бүреген рәтләп куя, сәерсенеп, өскә күтәрелеп карый.
— Төшәргә вакыт, гражданин. Инде өченче тапкыр әйләнәсез. Билет та алмадыгыз.
Трамвай йөртүче кыз, Искәндәрнең уянганын күреп, кулын җиңеннән җибәрә. — Әллә йокы планы тулмаганмы? — дип, янәшәдәге таза-базык гәүдәле, ямьшәйгән сумкалы, җиңенә кызыл бәйләгән хатын аның сүзен ялгап алып китә. — Сезнең йокы планы тулмаган, безнең — штраф планы. Билетыгызны күрсәтегез әле.
— Юк, алмадым мин.
— Куян бәясе — бер тәңкә.
— Ничек, ничек? Нинди куян? — Искәндәр уянып җитмәгән күзләрен челт-челт ачып йома да, гаҗәпләнеп, өскә күтәрелеп карый. Аннары, үзе дә сизмәстән, авыз тутырып елмаеп җибәрә.
— Яңа ел котлы булсын!
— Акылың өч потлы булсын! Безнең вакыт юк, халык көтә. Чыгар әйдә бер тәңкәңне!
— Бер тәңкәсез Яңа елга керү юкмы?
— Телеңә салынма. Бушка йөрисең килсә, тәпи-тәпи атла яисә машина ал. Кая теләсәң, шунда йөрерсең. Ә бу җәмәгать транспорты, дип атала. Аның үз маршруты, үз законнары бар. Бер тәңкәңне...
Искәндәр, юләр кеше шикелле, авызын ерган да тик тора. Ул әле сәер төшле йокысыннан уянып җитмәгән, ул әле һаман кулга-кул тотынышып Сөмбел белән әкият сарае каршында басып тора кебек. Трамвайдагы халык шаулаша башлагач кына, күз алдындагы томан таралып, боз каткан тәрәзәләр, рәт-рәт тезелгән утыргычлар, каршыда басып торган ике кеше әкрен-әкрен пәйда булды. Искәндәр кабалана-кабалана кесәләрен актарды, кулга иң беренче эләккән акчаны тартып чыгарды да җиңенә кызыл бәйләгән хатынга сузды. Егерме бишлекне күргәч, хатынның салкын йөзендәге боз эреп киткәндәй булды, ул Искәндәргә ихтирамлы караш ташлады, тавышы да йомшара, ягымлылана төште.
— Кая бара идегез соң? Кайсы тукталышка кадәр?
— Соңгы тукталышка кадәр. "Бәхет" тукталышына. Уят-масагыз, билләһи, барып җитә идем.
— Болай йоклап йөрсәң, ерак китә алмассың. Кулыңдагы бәхетне дә ычкындырырсың. Яшь кеше ут чәчеп торырга тиеш, баскан килеш йоклап йөрергә түгел.
"Монысы да акыл сата башлады, — дип көлемсерәде Искәндәр. — Шулкадәр мәхлук кыяфәтле микәнни соң мин? Кая гына барсам да, кемне генә очратсам да, акыл өйрәтә башлыйлар".
Контролер хатын иске сумкасыннан бөгәрләнеп беткән берлекләр, көмеш-бакыр тиеннәр чыгарып, кат-кат озаклап санады, аннары аларны, учы белән көрәп, Искәндәрнең учына салды.
— Санап ал, акча санаганны ярата. Мә, квитанция, хатыныңа отчет бирерсең. Кыеклатып карама, алдамадым, бер тәңкәңне генә алдым.
— Бәхет кыйммәт тормый икән сездә.
— Трамвайда йөрү дә булдымы бәхет?
Искәндәр, әй, синең белән сөйләшеп тел әрәм иткән мин юләр, дигәндәй, кулын селкеде дә, ашыгып атлый-атлый, арткы ишектән чыгып китте.
Табак-савытларны юып, тузаннарны сөртеп, урын-җирне тагын бер кат пөхтәләп чыккач, ул хәлдән таеп креслога утырды. Бер эшсез кеше кебек, түшәмдәге ярыкларга, җөйләргә, почмактагы обой җыерчыкларына, шкаф җекләренә, идән ярыкларына кадәр күздән кичерде. Шулчак бүлмәсе искиткеч зур булып тоелды аңа. Ипи-тоз күтәреп беренче тапкыр ишекне ачып кергәч тә шулай күренгән иде. Аякларын төрек солтанына охшатып бөкләп, идән уртасында шактый озак онытылып утырган иде ул чакта. Стеналар шып-шыр, күк йөзе төсле якты түшәмнән, кояш кыйпылчыгына охшап, сүрән лампочка елмаеп тора, кызгылт-соры идән көзге болын кебек зур да, буш та...
Искәндәр идәндә гаҗәпләнеп утырган арада, Сөмбел кухняга кереп чыкты, туалет, ванна ишекләрен ачып карады, унитаздагы суны чыжлатып агызды, аннары бүлмәне аркылы-га-буйга адымлап үлчәп чыкты. Үзе йөри, үзе бертуктаусыз сөйләнә:
— Менә монда диван куябыз, монда — өстәл, бу почмакка — телевизор, бу якка — сервант, ишек катына — шифоньер.
Искәндәргә аның сүзләре стена аша сөйләшкән кебек тонык кына ишетелә. Ул, күзләрен йомып, Сөмбел сөйләгән әйберләрне күрергә тырышып карый, ләкин алар, үч иткәндәй, күз алдына килми дә килми. Ул тагын күзләрен йома, шулчак стеналар музыкаль шкатулка сыман зеңгелдәп куя да буш бүлмәгә бөтен җирдән: тәрәзәләрдән, ишекләрдән, вентиляция торбаларыннан, идән ярыкларыннан музыка агыла башлый. Музыка авазларыннан аның колаклары авырттырып чыңлый, гәүдәсе кош сыман җиңеләеп кала. Ә музыка агыла да агыла. Музыка, аллы-гөлле төсләргә кереп, аның күзләрендә чагыла, музыка, чишмә чылтыравына охшаган көлү авазы булып, идәнгә чылтырап коела.
— Тахта белән сервант арасына пианино алып куярсың... Бигрәк тар инде... Бер бүлмә — бер бүлмә инде... Алгач-ал-гач, зуррагы кирәк иде... Әнә, кешеләр...
Искәндәрнең күз алдына ап-ак пианино калкып чыга. Аның капкачы үзеннән-үзе ачылып китә дә, икегә аерылып, ике канат сыман як-якка җәелә.
— Кеше шикелле бер урында гына төпләнеп эшләсәң, күптән әллә кем булыр идең инде. Йөрисең бит шунда әнәк эте сыман ары тулганып, бире болганып. Аңа гына ярамый, ул гына талант, имеш. Талантны үлчи торган прибор табылмаган әле, кешене хәзергә эше буенча бәялиләр. Эшләгән ашый, эшләмәгән... баш кашый...
Ак пианино өстенә көл коелган төсле булды, аннары ул күзгә күренеп карала башлады. Бары тик ак клавишалары гына, ап-ак тешләргә охшап, елмаеп, балкып тора.
— Моннан ары болай яшәп булмый. Зарплатаңның тиенен тиенгә миңа биреп барасың. Җүнлерәк мебельгә җыярга кирәк. Шушы мәктәбендә кешечә генә эшлисең. Музыка язам дисең икән, яз, сине беркем дә тыймый. Юк нәрсә белән маташуыңны аңлагач, үзең белеп туктарсың әле.
Искәндәр шаркылдап көлеп җибәрде.
— Нәрсәдән көләсең? Әллә, бер бүлмәле квартир алдым дип акылдан яза башладыңмы?
— Сөенә белмисең син, Сөмбел. Гаҗәпләнә, шакката белмисең.
— Нәрсәсенә шаккатасың моның?
— Бик азга гына да гаҗәпләнә белергә тиеш кеше. Шунсыз дөньяның бер кызыгы да юк бит. һәр нәрсәгә гадәти әйбер дип карасаң, туып торуыңнан ни мәгънә?
— Һәр очраган нәрсәгә шаккатып карап тора башласаң, урам чатына да чыгып җитә алмассың. Олы юлга, ерак сәфәргә чыккан кеше һәр әремгә сокланып, һәр чәчәкнең таҗ яфрагын санап тора алмый.
Искәндәр ярым шаярып, ярым җитди кыяфәт белән җыр сузып җибәрде:
Олы юлның тузанын ла, күрми калдым тузганын, Күрми калдым, сизми калдым яшь гомеремнең узганын.
— Менә, менә, нәкъ өстенә бастың. Гомер кыска, юл озын, аргы башына барып җиткәнче...
— Әйбәт кеше син, Сөмбел. Синең һәр сүзең үзең өчен шулкадәр дөрес, ә минем өчен — дөрес түгел. Мин шушы бәләкәй генә фатирны да зур итеп күрәм, шуңа сөенәм. Ә синең аңа исең дә китми...
— Кеше алга карап яшәргә, зур хыяллар белән хыялланырга тиеш.
— Зур хыяллар... — Искәндәр, сүзен бүлеп, бармагы белән тәрәзә пыяласына тиз-тиз генә ике сызык сызды, аннары алар өстенә аркылы таяклар тезеп чыкты, шлагбаум ясап куйды. — Мин бу шәһәргә поезд белән килдем. — Ул тәрәзәдәге үзе ясаган тимер юлга күрсәтте. — Поезд ерак, бик ерак бара иде. Җир читенә хәтле. Ә миңа анда барырга кирәк түгел, мин шушы шәһәрдә төшеп калырга тиеш. Миңа башта шушы беренче тукталышны өйрәнергә, шунда яшәргә, гаҗәпләнеп, сокланып яшәргә кирәк иде. Әгәр дә, син әйтмешли, зур хыяллар белән хыялланып, бер тукталышта да туктамыйча, гел алга барсам, ерак, бик ерак китәр идем мин. Ләкин ерак китүдән ни файда? Мин бит тирә-юньдәге матурлыкны күрмәс, дөньяның мәгънәсен аңламас идем. Буш вагоннар таккан поезд кебек мәгънәсезгә чабар да чабар идем. Юк, миңа андый тукталышсыз ерак сәфәр кирәк түгел, һәр тукталыш — минем өчен соңгы тукталыш кебек. Шул тукталышны ачып, өйрәнеп бетермичә, алга бара алмыйм мин.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Иске Сәгать Дөрес Йөри - 4
- Части
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 1Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4305Общее количество уникальных слов составляет 207938.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов62.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 2Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4261Общее количество уникальных слов составляет 217538.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов63.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 3Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4266Общее количество уникальных слов составляет 206838.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 4Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4124Общее количество уникальных слов составляет 205438.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов54.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 5Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4107Общее количество уникальных слов составляет 208038.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов54.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов63.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 6Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4136Общее количество уникальных слов составляет 206039.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов54.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов63.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 7Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4288Общее количество уникальных слов составляет 207539.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов64.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 8Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 742Общее количество уникальных слов составляет 49253.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов66.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов73.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов