🕙 Минуты чтения - 6

Иске Казан Каласының Корылуы

Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 796
Общее количество уникальных слов составляет 442
46.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
  Аксак Тимер, Болгар шәһәрен харап итеп, аның халкын тар-мар иткән чакта, Болгар иленең ханы Габдулла ханны да үтергән икән.
  Габдулла Аксак Тимер тарафыннан юк ителгәч, аның ике сабый баласы — шаһзадәләр? — һәм хатыны ханбикә калган. Болгар шәһәренең олылары, ханның нәселе киселмәсен өчен, ханбикә белән шаһзадәләрне ничек тә Аксак Тимер золымыннан саклап алып калырга тырышканнар.
  Шуның өчен Болгар шәһәренең олылары, гәрчә үзләре Аксак Тимер тарафыннан үтерелеп бетереләчәк булсалар да, зур тырышлык белән бик тиз арада ханбикә вә ханзадәләрне, Болгар шәһәреннән чыгарып, Бүләр шәһәренә озатканнар.
  Аксак Тимер үзенең сансыз күп явы белән Болгар шәһәрен, ватып, җимереп, соңыннан яндырып, җир белән тигез иткән. Шәһәрдәге кешеләр Аксактан, ялынып, ничаклы гафу үтенсәләр дә, ул бер кешегә дә әман бирмәгән!... Аксакнын кулы белән Болгар шәһәре һәм аның әйләнәсендәге авыл һәм башка шәһәрләр яндырылып, кешеләр – хатыны, кызы, балачагалары белән бөтенесе дә юк ителгән...
  Аксак Тимер Болгар йортында, кеше каны коеп, озак вакытлар бәйрәм иткән. Ул шул ук чакта Болгар белән бергә Суар, Кызлар, Юкәтау? һәм башка Болгар шәһәрләрен дә яндырып, кешеләрен үтереп йөргән. Моннан соң Аксак Тимер ул заманның иң күп халыклы, атаклы һәм дәүләтле шәһәрләреннән булган Булар шәһәренә үзенең чирүе белән лу булган.
  Аксак Тимернең кызык кына бер гадәте бар икән: әгәр дә утерелергә мәхкум? кешеләр, үтерелер алдыннан, Аксак Тимер тарафыннан: «Ни өчен үтереләсез?» - дип сораганда, «Үз гөнаһ шомлыгыбыз сәбәбе белән үтереләбез. Безнең башыбызга гөнаһыбыз җитте. Битимер хәзрәтне Хода безгә гыйбрәт өчен җибәрде. Ул - туры юлны күрсәтүче» дигән сузлар сөйләсә, ул кешене үтерми, гафу итеп, күп акча, бүләкләр биреп җибәрә икән.
  Аксакның менә бу гадәтен, Болгар вә башка тпәһәрләр харап ителгәндә, халык белмәгән икән. Шуның өчен алар Аксак ерткычка корбан булганнар. Әмма Бүләр шәһәренең халкы Аксакның бу холкын белеп алганнар икән. Шуңа Бүләр шәһәрендәге асыл затлар, хан үтерелгәч Болгардан качып килгән ханбикә вә аның балаларын - ханзадәләрне - исән-имин саклап калу өчен, бер чара күрергә булганнар. Алар, бу турыда үзара киңәшкәннән соң, Аксак Тимернең югарыда сөйләнгән холкыннан файдаланырга уйлаганнар. Бу турыда ханбикәгә дә белдергәннәр. Ханбикә бик гайрәтле, батыр, сүзгә оста, мәһабәт вә гүзәл хатын булган. Шуның өчен бик күп вакытларда аның белән гади кешеләр генә түгел, ул чакның аксөяк вә асыл затлары да киңәшеп әш итәләр икән. Аның биргән киңәшләре, сөйләгән сүзләре, әйткән ишарәләре - барысы да дөрес чыга икән. Үзен һәм балаларын саклап калырга кирәк булган чакта, ханбикә бер дә аптырамаган: бар авырлык вә читенлекләрне үз өстенә алган да эшкә керешкән. Ул Аксак Тимернең, тирә-юньдә булган бөтен авыл вә шәһәрләрне яндырып, кешеләрен үтереп, Буларга яқынайганын көтеп торган. Аксак Тимернең Бүләр өстенә яу булуы халык өчен үләт чиреннән яман бер куркыныч булган.
  Ханбикә, бер дә аптырамый, каушамый гына, үзенең Алтынбик һәм Галимбик исемле ике улын алып, Аксак Тимергә карпы чыккан. Аксак Тимернең янына барып, оста сүзләр белән, йомшак иттереп, үзенең үтенечен сөйләгән. Ул болай дигән: «Падишаһларның падишаһы, олы ханым-солтаным хәзрәти Битимер! Менә мин, ике улымны - ханзадәләрне алып, синең хозурыңа мәрхәмәтеңне өмет итеп килдем. Мин - гөнаһлы Габдулла ханның хатыны, бу балалар - аның ике улы. Мәрхәмәт итеп, бу ике балага аталарының рухына Корһән укырлык бер җирдә урнашып, үзебезнең Болгар йортында безгә торырга рөхсәт итсәгез иде. Сез күп яшәгез, бөтен җиһанның дәүләте, кеч вә кодрәте сезгә булсын. Сез - безнең йортыбыздагы гасыйларны! бетерер өчен, Тәңре тарафыннан җибәрелгән бер күндерүче, без барыбыз да - сезнең гөнаһлы бәндәләрегез. Үтенеч бездән, әман сездән».
  Ханбикәнең бу сүзләре Аксак Тимернең күңеленә хуш килгән. Ул, ханбикә вә аның балаларына әман биреп, аларга Болгар йортының теләгән урыннарына кала корып торырга рөхсәт иткән. Ханбикәнең үтенүе буенча, башка берничә аксөяк вә асыл затларны да гафу итеп, ханбикә белән бергә кала корып яшәргә рөхсәт иткән.
  Болар барысы бергә җыелып, Булар шәһәреннән төньякка таба китеп, бер кечкенә инеш буенда кала корып яши башлаганнар. Менә болар корган кала Иске Казан каласы булган икән.
  Бу калада ханбикәнен зур улы Алтынбик беренче хан булган. Алтынбик Иске Казан каласында мәсҗедләр, мәдрәсәләр эшләткән, зур-зур бакчалар ясаткан, читтән бик күп укымышлы кешеләр чакырткан, балалар укытыр өчен, мәктәпләр салдырган. Укымышлы кешеләргә хәзинәдән айлыклар бирдергән. Алтынбик Иске Казан каласында илле елдан артык ханлык итеп, йөзгә якын яшәп вафат булган.
  Атасы ханлык иткән атаклы Болгар шәһәренең җимерелүенә Алтынбик бик кайгыра икән. Ул Болгар дәүләте атасы чорындагы шикелле зур бер дәүләт булсын өчен дә тырышкан. Әмма, халкы юк ителгәнгә күрә, яңадан аякка бастыра алмаган.
  Шулай да Алтынбик Болгар шәһәрендә янмый калган Хәлиф Җәмигы шәрифне һәм олы мәдрәсәне, төзәттереп, имам, мөдәррисләр чакырып, яңадан тергезгән.
  Менә шушы Алтынбик Иске Казан каласының беренче ханы һәм Иске Казан каласын коручы кеше икән.
  Алтынбиктән соң Иске Казан каласына кардәше Галимбик хан булган. Бу кеше утыз елдан артык ханлык иткән, күп яхшы эшләр эшләгән, имештер, йөзгә якын яшәп, Болгарга атасына зиярәткә барган чагында вафат булган.
  Болгар ханы Габдулланың балалары Иске Казан шәһәрендә барлыгы йөз дә дүрт ел гомер сөргәннәр, ди, имеш. Соңыннан Иске Казан каласыннан күчеп, Казансу тамагында яңа кала корганнар. Бу кала инде Яңа Казан каласы була. Бу Яңа Казан каласында йөз илле сигез ел ханлык иткәннәр.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.