Latin

Ышаныч

Общее количество слов 3363
Общее количество уникальных слов составляет 1622
40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Кайвакыт ирем Камилнең киң җилкәләре, тыгыз тәне, зур-зур кулларына карап мин хәйран калам. Каян килгән соң бер карауга тупас, шыксыз булып күренгән кешедә шундый да хисле, нәзакәтле йөрәк?!
Ул еш кына сөякчел тезләренә башын салып, уйга калып диван өстендә утыра. Аның озынча йөзе, туры борыны, азсүзлелек билгесе булган кысылган иреннәре, акыллы күзләре аның язмышын сөйли кебек. Ни өчен яраттым икән мин аны? Нинди сыйфаты мине үзенә җәлеп итте соң? Ничә еллар бергә яшәсәк тә, мин бу сорауларга җавап таба алмыйм. Инде балалар үсеп җиттеләр. Ничек бу кадәр матур пар булып бер-берегезне таптыгыз?—дип сораучылар да бар. Ничек табыштык та, ничек кавыштык соң без?
Хәтердә. Ул көннәрдә һәр атлаган адымым хәтеремдә. Аларны онытып буламы?!
19... елның август башлары иде. Институтның икенче курсың тәмамлап, мин бик матур күл буенда урашкан пионер лагеренда вожатый булып эшләдем. Лагерьның соңгы көннәре иде. Көннәр кызу тора, коры. Беркөнне балаларны көндезге йокыга яткырып, су коенырга ялгызым гына күл буена килдем. Беркем юк, әкрен генә чишендем, тал төбенә, күләгәгә сарафанымны ташлап, җылы ком өстеннән күлгә таба атладым.
Кинәт артымда кемдер миңа текәлеп карап тора сыман тоелып, сискәнеп, артыма борылдым. Чыннан да, тал төбендә, минем сарафаным янында үзебезнең күрше, заводта абый белән бергә эшләүче Камил миңа карап тора иде. Мин суга кермәдем, борылып, никтер аңа таба атладым. Ул арада Камил аякларын сузып комга утырды, ә мин аның янына килеп чүгәләдем, күрше бит.
—Син каян килеп чыктың, Камил?
—Менә сине күрергә килгән идем.
Ниндидер тынлык урнашты. Мин бер сүз дә дәшмәдем, нигә, дип сорамадым. Камил дә сүзен дәвам итмәде, бары ап-ак, җылы коры комны әкрен генә бер учыннан икенче учына агызды да агызды. Мин дә нәкъ аныңча учымнан учыма ком коя башладым. Без гүя телсезләр идек.
Камил утырган җиреннән кинәт кенә сикереп торды да, тиз генә чишенеп суга таба йөгерде. Киң җилкәсе әле уңга, әле сулга чайкалып, атлаган саен кояшта янган мускуллары уйнады. Кулларын киң җәеп ул суга сикерде һәм колач салып кызу-кызу йөзә башлады.
Аның әтисе юк, кайчандыр һәлак булган, әнисе аны ялгыз гына үстерде. Яхшы укыса да, Камил укуын дәвам итә алмады, заводка эшкә керде.
Ул озак йөзмәде. Судан чыгып киенде дә:
—Иртәгә шушы вакытта тагын килермен, көт, яме,—дип агачлар арасыннан олы юлга таба китеп барды.
Шул көннән соң мин берничә мәртәбә күрше егете Камил килер дип бу урынга килгәләдем, әмма ул күренмәде. Минем тагын шулай табигать кочагында аның белән янәшә утырып, бер сүзсез учтан учка ком коясым, шул коры комның җылысын учымда тоясым килде бугай.
Ә ул башка килмәде. Шулай вәгъдәсез булалармы?! Ул бит үзем килермен, син дә кил, дигән иде, катгый һәм бик ышанычлы итеп әйткән иде. Су буендагы таллар шаһит.
Ник соң ул килми? Бу шөбһә минем бөтен барлыгымны яулады, күңеелемне биләп алды. Егетләр шулай вәгъдәсез, ялганчы була икән, дигән шикле, ямьсез уйлар борчыды.
Әллә мин аны яратаммы соң? Үземнең күңелемне тыңлап карыйм. Аны күрәсем, сөйләшәсем, елмаясым, аңа үпкәлисем, ялындырасым, аннан җылы сүзләр ишетәсем килә башлады.
Моңа кадәр Камилгә карата мондый хисләрем уянганы юк иде. Көн дә диярлек бер-беребезне күрә идек, ул безгә кергәли иде. Гап-гади күрше егете, мөлаем, җитди, азсүзле, оялчан.
Ә менә ни өчендер минем лагерьда ничек яшәвем белән кызыксынган. Килгән.
Мин аның йөзен, кояшта янган тәнен күз алдына китердем. "Мин иртәгә килермен!", дигәндәге шат тавышы колагымда яңгырады.
Юк, ул комлыкка бүтән килмәде. Нигә килмәгәндер, белмим.
Менә соңгы көн. Саубуллашу учагы кара август төнен урталай ярып, ялкынын, очкыннарын күккә чөя. Учак яны чыр-чу, көчле көлү тавышы белән тулы. Әле урысча, әле татарча җырлар яңгырый.
Ә иртән соңгы линейка, соңгы рапорт. Лагерь булган мәйданчыкта үләне тапталган түгәрәкләр, соңгы учак күмерләре генә калды.
Мин үзебезнең өй янына килеп җиткәч, баскычтан үзебезнең катка менгәндә үк өйдә әнинең тавышын ишеттем. Ишекне киң ачып, алгы бүлмәгә үтүгә әни каршы чыкты.
—Ай-һай, балам, кояшта булу сиңа килешә дә соң! Көньяк гүзәлләренә охшап калгансың. Сине күпләр танымас та инде, ә күзләрең... Ә күзләрең!..—дип, миңа соклануын яшермәде.
Мин дә ишек төбенә эленгән көзгедә үземнең беренче кат күргән кебек бик озак карап тордым. Йөзем ябыграк та, җитдирәк тә кебек тоелды. Куе кара кашларым бераз өскә күтәрелгән, кара каләм белән сызган кебек ясалмарак. Керфекләрем генә бераз кояшта уңган, күзләремнең ялтыравын яшерә алмый иде.
Үземә үзем ошап куйдым. Йә, Ходаем, нинди чибәрлек! Йөземдә моңарчы булмаган ниндидер яңалыклар ачтым, күземнең тирән бер җиреннән яктылык сирпелә, күңелем скрипка кылы кебек киеренке, гүя кемнеңдер кулы кагылу белән җырлап җибәрермен кебек. ә әни үзенең үткен күзләре белән миндәге бу үзгәрешләрне җил-җил атлап өй янына якынаюымнан ук сизгән, күрәмсең, каршысына килеп басканчы ук шау-шу куптарып, соклануын тыя алмады.
Берничә минуттан әни өстәл әзерләде. Мин үзебезнең өстәлне, чәй тәлинкәләрен, иске чәйнекне сагынганмын, бертуктаусыз сабынлап юудан буявы төссезләнгән өстәл җәймәсен сыпырам. әни дә үзенең сагынуын яшерми, миннән күзен дә алмый, әтинең эшендәге уңышлары, бакчадагы җимешләр, кемнәрдән хат килгән, кемнәр кунакта булып киткән—барысын, барысын бәйнә-бәйнә сөйли, үзе бер көлә, бер сабыр гына күз яшьләрен сөртеп ала. әти командировкада, озакка, берничә айга каядыр җибәрелгән. Мин лагерьда шуны да белми яшәгәнмен.
Абыем Мизхәт үзенең уңышлары турында сөйли. Заводта аңа бишенче разряд биргәннәр. ә энем Шәүкәт өстәл арасындаа никтер кымырҗый. Бер кузгалып, бер утырып азапланганнан соң, ул өстәл ягыннан кузгалды да:
—Рәхмәт, әни. Абый, мин малайлар янына... Мөмкинме?—диде.
Ул һәрчак әти өйдә юкта абыйдан рөхсәт сорый, чөнки абый бервакыт та аның соравын кире какмый. Ләкин бүген бөтенләй киресе булды:
—Утыр әле!—диде абый, кашын җыера төшеп. Мин аның бу кыяфәтен күптән күргәнем юк иде. – Сиңа бик җитди сүз бар. Менә Мөслимәнең кайтуын бәйрәм иттек, сөенештек. Булды. Инде сүз синең турыда, җитдирәк һәм күңелсезрәк.
—Нәрсә булган, улым?—дип, әни чынаяк юган җиреннән туктап калды.
—Булган, әни, булган. Улың Шәүкәт чак кына төрмәгә эләкми калган. ә Камилне кулга алганнар. Бүген заводта ишеттем.
– Камилне?! – дидем мин үз-үземә тыя алмыйча.
Тамак төбенә нидер килеп тыгылды, телем аңкавыма ябышты. Башка бер генә сүз дә әйтә алмадым. Урынымнан торып, дулкынлануымны, йөземнең януын күрсәтмәс өчен тәрәзә янына килдем. Мине күз яшьләре буа башлады. Менә ни өчен ул минем янга комлыкка килүдән туктаган икән. Ә төрмәгә эләккән, дигәнен ничек аңларга?
Өстәл янында сөйләшү дәвам итте.
—Беркая да бармыйсың, Шәүкәт.
—Ярар, абый, бармам.
—Син ничек ул шайкага барып эләктең?
—Эләкмәдем, абый, аларның тәрәзә алып өй эченә керүләрен күзәтеп кенә тордым. Мин үзем генә түгел, әнә егерменче йорттан Сашка белән икәү идек.
Мин тәрәзә янында артык озак торуымны сизенеп, борылдым. Үз-үземне кулга алдым.
Абый Шәүкәттән сорау алуын дәвам итте.
—Ә Каамил кем белән иде?
—Алар өчәү иде, Камил, Баров Вася һәм Шустов Коля.
—Камил шул әтрәк-әләмнәргә ияргәнме?
—Ияргән инде, мин дә аның белән идем.
—Камил дә тәрәзәдән өй эченә кердеме?
—Юк ул кермәде, тәрәзә төбендә калды. Ә без Сашка белән куак төбендә яшеренеп тордык. Милицияләр килгәч...
Мин шунда телгә килдем.
—Абый, Камил бит карак, өй басучы түгел, аңа ярдәм итәргә кирәк.
—Ничек, Мөслимә? Камилнең ул юлга басуына мин дә ышанмыйм.
Мин абыйның Камил турында әйткән бу сүзләре өчен рәхмәт әйтергә теләдем. әйе, беркатлылык, артык ышанучанлык аркасында ниндидер ялгыш адым ясалган. Камилне чыгарырлар, акларлар. Ул бит бернинди шайкага да кушылмады, әнисе ялгыз, тәртипле хатын. Камил дә тыйнак, азсүзле булып үсте. Менә тиздән солдат хезмәтенә алынырга тиеш. Эчми, тартмый.
Ә Вася белән Коляның кем икәннәрен мин бик яхшы беләм. Камил төрмәдә. Мин аны су буенда комлыкта янәшә утырып сүзсез генә бер учтан икенче учка ком коярга теләп ничә көн рәттән анда бардым. Ә ул калын стеналы, тәрәзәләре рәшәкәтләр белән капланган теге каһәр суккан йорт эчендә икән. Ул йорт эче кабер эче кебектер, андагы кешеләр дә үлекләр кебек җансыз, төссез, сап-сары, нурсыздыр. Анда бер тавыш юктыр, кабер тынлыгыдыр. Шунда Камил. Ул, мөгаен, аны бөтен кеше оныткан, дип уйлыйдыр.
Мин ул төнне черем дә итмәдем. Пионер лагерендагы шау-гөр килеп үткән ямьле, якты көннәрне менә шундый йокысыз төн алыштырды.
Иртән, якты кояш нурлары тәрәзәгә төшкәч, өйдә хәрәкәт башланды. әни торып тиз генә юынып алды да чәй кайнатты, аннан абый торып кырына башлады. Торырга кирәк, күзне йомып ята торгач, арып беттем. Тордым, киендем, юындым.
—Нәрсә булды сиңа, Мөслимә, син бүген үзеңә, кичәге пионерочка-тәрбиячегә бөтенләй охшамагансың,—диде абый мине күреп, ниндидер ясалма күтәренке тавыш белән.—Әллә син йокламадыңмы? Күзең шешенгән, йөзең суырылган.
Юк, мин көзгегә карамадым. әмма карамасам да беләм, мин бүген инде үзем түгел. Абыйның үткен күзләреннән минем кичерешләрне яшереп буламы соң? әни дә мине күреп аһ итте.
—Ни булды балам? әллә авырыйсыңмы?
Минем кыяфәтем гомере буе балаларының сәламәтлеге, исәнлеге өчен үзенең сәламәтлеген бирергә әзер торучы әнине аягыннан ега язды.
Ул кулларын күкрәк алдында кушырып, миңа карап башын чайкап, ни уйларга белми карап тора бирде.
Мин карашымны идәнгә төбәп:
—Мин Камилнең карак, өй басучы икәненә ышанмыйм,—дидем.
Әни, күрәмсең, барын да аңлады.
—Я, ярар, балам, мин дә ышанмыйм. Денсез, имансыз бала түгел, ничә ел күрше булып яшәп, аның кем икәнен яхшы беләбез. Абынгандыр, ялгышкандыр, күрәмсең.
Әнинең "күрәмсең" дигән сүзе миңа аның тулы килеш бу сүзләрен ихластан әйтмәве кебек тоелды.
—Мин, әни, аңа ярдәм итәргә тиеш.
—Ничек? Нәрсә белән?
—Мин аның янына барам.
Абый моңа гаҗәпләнмәде. Ул минем бу сүзләрнең озак уйлап, төне буе газап чигеп туган фикер икәнен аңлады, ахыры. Аның йөзе яктырып китте. Әйе, ул минем ныклы карарым, катгый сүзем, чын кешеләрчә эшләргә тиеш гамәлем икәнен аңлады.
—Әйе, әйбер алып барырга онытма, передача,—дип куйды.
—Әйбер дә алып барырга, аңа ышанучылар, аны яратучылар бар икәнен әйтергә кирәк,—диде әни дә.
Абый эшкә китте. Чыгып китәр алдыннан, ишекне ачкан килеш, ул ни өчендер миңа серле итеп күз кысты.
Минем төрмә дип аталган вак-вак тәрәзәле биек ак йорт яныннан узып йөргәнем бар. Яныннан узганда, мин ул йортка карарга да курка идем, әллә ничек шикләнә идем. Ә бүген шул йортның ишеген ачып эченә керергә җыенам. ә ничек керергә? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Мин берни белмим. әмма бүген үк барырга, мөмкин булса, күрергә, җылы сүз әйтергә тиеш мин.
—Нәрсә алып барырсың микән, кызым,—диде әни.—Помидор бар, йомырка да бар, әнә бакчадан алмалар алып кайттым.
Шул вакыт энем Шәүкәт тә уянып, аш бүлмәсенә чыгып басты.
—Син кая?
—Камил янына.
—Син нәрсә, кыз башың белән... Мин үзем аның янына барам.
—Син?! Син егет була алмагансың, качкансың... Ә мин менә кыз башым белән аңа ярдәмгә ашыгам.
—Син акылыңдамы, Мөслимә? Үзеңне кулга алсалар...
—Мине беркем дә кулга ала алмый. Мин аның гаепле түгеллегенә ышанам.
Күптән түгел генә утыртылган паркның яшь агачлары арасында юл буендагы зәңгәр эскәмиягә утырып, бераз төрмә тәрәзәләренә карап тордым да, үземнең бирегә килүем дөресме, ялгышмы дип уйлана башладым. Дөрес! Дөрес! Тик менә кайсы яктан керәсе икән? Кемгә мөрәҗәгать итәсе? Шушы сораулар минем миемне бораулады. Ниһаять, шикләнеп торуым өчен үз-үземне битәрләп, урынымнан торып бастым һәм ныклы адымнар белән төрмәгә таба атладым. Кулымдагы камыш сумканы кысып тоткан килеш, берничә метрлы бу араны мин бик озак үттем бугай, ул юл миңа бик озын тоелды. Төрмә капкасы төбендә үрә басып торучы яшь кенә милиционер янына барып туктадым. Ул исә минем сумка эчендәге кызыл помидорлар, алмаларны күреп, кулын тиз генә козырегына тидереп алды да, елмаеп:
—Передача китердеңме әллә, чибәркәй? – диде.
Мин түбән карап, башымны селектем, ә ул каян керергә, ничек сөйләшергә кирәклеген кыска җөмләләр белән аңлатып бирде. Мин теш арасыннан гына рәхмәт әйттем, тавышымны үзем дә ишетмәдем. Яшь милиционер өйрәткәнчә атладым да атладым. Беркемне күрмәдем, каршы очраучыларга күтәрелеп карамадым. Минем кем янына килүемне дә, кем булуымны да бөтен кеше беләдер, кайсы кызганып, кайсы гаҗәпләнеп, кайсы көлеп миңа карыйдыр кебек тоелды. Ниһаять, төрмәнең ишек төбенә якынлаштым. Гадәтемчә, тәрәзәләренә күземне күтәреп карамадым. Бәлки шул тәрәзәләрнең берсендә Камил мине күреп алгандыр, миңа кул болгыйдыр, мине күреп гаҗәпләнгәндер. Авырдыр аңа монда утыру, бик авырдыр. Мин бу газаплы юлның тизрәк бетүен теләдем, әмма нәкъ шушы юлдан тагын әллә ничә тапкыр үтәргә туры киәләчәген аңлыйм, бернинди икеләнүсез, үкенүсез үтәргә әзер идем.
Ишекне ачып кердем. Ишектән керү белән—түбән төшә торган баскыч, ә аста, киң подвалда, тәрәзә янында, озын чират сузылган. Кулларына төенчек тоткан чытык йөзле хатын-кызлар бер-бер артлы басып катып калганнар. Беркем дә сөйләшми, бер-берсенә карамый, һәркайсының үз кайгысы, үз язмышы.
Мин иң соңгы булып баскан чал чәчле, бите җыерчыклар белән ергаланып беткән хатын янына килеп туктадым. Ул миңа таба борылып:
—Ә заявление яздыңмы соң?—дип сорады.
—Юк, нәрсә, заявление дә язаргамыни?
—А как же. Ике экземплярда, дежурныйга тапшырырга.
Минем заявлениемне алып укыгач, кизү милиционер язу өстенә нидер сызды да, бер зур амбар кенәгәсен бик озак актарганнан соң:
—Бар андый кеше, рөхсәт,—диде.
Мин теге чал чәчле апа янына кабат барып бастым. Хатын тагын миңа таба борылды.
—Синең кемең?
Мин дәшмәдем.
—Атаң?
—Юк.
—Ирең?
—Юк ла.
—Егетең?
Мин уйга калдым. Ул бит миңа беркем дә түгел. Ярый әле кизү милиционер мондый сорау алу үткәрмәде. Нәрсә дияр идем?
—Ә минем ирем монда,—диде хатын.—Инде дүртенче елын утыра.
Подвал эче тынчу. Кайнар бәрәңге, алма, ипи, тозлы балык исе килә. Менә мин дә тәрәзә янына килеп җиттем. Камыш сумкамны кабул итүчегә сузган идем, ә ул яньчелеп беткән киң поднос төртте:
—Сал шунда, нәрсәң бар!
Аннан стена аша: “Кулга алынган Галиәкбәров Камилга”, – дип кычкырды.
—Следующая!
Мин подвалдан өскә күтәрелдем, урамга чыктым, колагымда һаман “кулга алынган” дигән сүз яңгырады, бит очлары чәнчеп-чәнчеп кызышты. Күңелемдә авыр, изә торган хурлык тойгысы таш булып тоелды. Мин Камилне күз алдына китердем. Теге юан кеше Камил утырган камераның ишеген ачар да:
—Тоткан Галиәкбәров! Передача!—дип кычкырыр.
—Миңамени?—дип гаҗәпләнер Камил, яткан җиреннән сикереп торып.
—Сиңа, сиңа. Кемнән көткәң идең? Әниең түгел, чибәр кыздан!
—Булмас, минем бернинди чибәр кызым да юк,—дияр Камил.
Ул мине күптән оныткандыр, тал төбен дә, ап-ак җылы комны да—барысын да оныткандыр.
—Бар инде, бар,—дияр юан абзый.—ал әйдә, ал, алып килгәннәр бит,—дияр.
Камил алыр да, уйга калыр. Кем булыр? Кыз кеше? Аның бит әнисеннән башка беркем дә юк, апасы да, сеңлесе дә. Кинәт ул мине исенә төшерер. Мөслимә! Мөслимә!
Берничә көннән мин тагын төрмә капкасы төбенә барып бастым. Бу юлы мин Камил белән очрашу таләп итеп, күрешү өчен, сөйләшү өчен килдем. Абый суд булганын, Камилгә ике ел ярым срок биргәннәрен әйткән иде. Акылым белән һәрбер гаеп эш җәзасын алырга тиеш икәнен аңласам да, җаным белән, йөрәгем белән Камилгә бирелгән бу җәза срогын дөрес дип һич кабул итә алмадым. Ә ничек итәсең? “Камил—әйбәт егет, дип кычкырып, “дөрес түгел, дөрес түгел!”—дип тәкърарлап кына хөкемдарларны йомшарта алсаң иде дә ул. Камил белән нәрсә турында сөйләшермен соң мин? Сүзләр, фикерләр күп, әмма алар ниндидер хаос хәлендә, тәртипсез, чуалчык. ә чуалган фикерләрне җеп кебек җайлап суырып кына чыгарып, нәфис тә, нәзек тә, өзелмәслек тә итеп булырмы?
Мин капка төбендә бик озак тордым. Иртәнге йомшак җил әле бер ягымнан, әле икенче ягымнан бәргәләде, агачларның сирәк-сирәк кенә саргая башлаган яфраклары җил иркендә асфальт буйлап әрле-бирле йөгерештеләр. Күрешү көтеп, уңга-сулга үтеп-сүтеп торучы хатыннарны берәм-берәм төрмә капкасына уеп тишелгән тәрәзәдән чакырып алдылар.
—Хәсәнова Мөслимә!
Мин йөгерә-атлый капкадагы тәрәзәгә килдем һәм рөхсәт язуын суздым.
—Үтегез!
Кечкенә капка эченә үттем. Ниндидер гаҗәеп көчле дулкынлану бөтен гәүдәмне яулап алды, эчемдә нидер дер-дер калтыранды, аякларым кыйгаеп-кыйгаеп киткәләде. Бу таш диварлар эчендә мин югалып калдым. Аннан бер ишеккә керттеләр, ике мәртәбә паспортымны һәм пропускны тикшерделәр. Озын коридор башында бер кечкенә бүлмәгә килеп җиткәч, кизү:
—Утырыгыз, бераз көтегез,—диде.
Кизү – олы яшьләрдәге абзый, күп кайгылар, язмышлар күп күз яшьләре шаһиты булырга тиеш, үз эшенә күнегеп беткән, хәрәкәтләре салмак, ул миңа бар нәрсәгә битараф кебек тоелды. Ул арада бер ишек ачылып, кемдер эчтән:
—Рәхим итегез,—диде.
Мин тимер рәшәткәләр белән бүлгәләнеп беткән бер бүлмә эченә кердем. Рәшәткәнең теге ягында яшь кенә сержант бер урында катып калган. Мин егылып китүдән куркыпмы, бу төш кебек мәхшәрдән тәмам арыпмы, тыңлаусыз бармакларым белән рәшәткәнең салкын тимеренә чытырдап ябыштым, тын алырга, тирә-ягыма карарга куркып, катып калдым. Озын коридорның теге башында ишек ачыла башлады, тимергә тимер ышкылып, ямьсез чыгырдавык тавыш чыгарды. Йә Хода! Шул ишектән Камил килеп чыкты. Ишек тагын ямьсез тавыш чыгарып тиз генә ябылды. Камил миңа таба атлады. Аның иреннәре нәрсәдер пышылдады ахыры, селкенеп алдылар һәм ул миңа якын килеп, куллары белән тимер рәшәткәгә ябышты, ә мин аңа карап, гүя телсез калдым: мин аны танымадым. Бите җир төсендә күм-күк, иреннәре зәңгәр, коңгырт күзләре генә шул килеш нурлы, зуп-зурлар. Күзләрендә моңсулык түгел, ә хаксызлыкка рәнҗеп монда очрашуы өчен миннән гафу үтенү кебегрәк бер ят очкын чагылып китте. Ул елмаерга теләде, бугай, иреннәре кыймылдап алды, аннан тораташтай катып калган сержантка таба карап алды да, миңа текәлде. Минем йөздә, карашымда нидер эзләде бугай: кызгану, гаепләү, үпкәләү инанмау... Юк, юк! Тик берсе дә миндә юк иде. Үземнең аңа ышануымны, гаепләмәвемне, хәтта яратуымны менә шушында, тимер рәшәткәләр эчендә әйтергә тиеш. Ничек соң ул сүзләрне әйтергә?! Нинди сүзләр табарга?
Безнең сүзсез карашып торуыбыз озакка сузылды. Тик шул сүзсез карашып тору барысын да әйтте, бугай.
—Передачаларны... Мизхәт абый кушкандыр инде...—диде Камил нидән сүз башларга белми.
—Юк, мин үзем...
Без тагын берничә юк-бар сүз алыштык. Янында өченче кеше басып торганда нәрсә сөйләшергә мөмкин соң?! Бигрәк тә моңарчы уртак берние дә булмаган ике юләр арасында.
—Миңа ике ел ярым...
—Кирәкми, беләм...
—Алар... мин бит белмәдем...
Әйе, Вася белән Коля бу көнне теге йортка өченче тапкыр килгән булганнар, ә Камил очраклы рәвештә аларга ияргән, һәм нәкъ шул көнне тегеләрне эләктергәннәр. Камилне бу эштә бергә катнашкан дип, тыңлап та тормаганнар.
Сержант баскан урынында бераз таптанып алды да:
—Вакытыгыз бетә, өч минут калды,—диде.
Без бит әле берни дә сөйләшмәдек, мин аңа бер генә җылы сүз дә әйтә алмадым, ярты сәгать үткән дә киткән.
—Мөслимә,—диде Камил кабаланып.—Мине син гаеплисеңдер, мин синең алдыңда, завод, Мизхәт абый алдында бик зур гаепле.
—Юк,—дидем мин, тик үз тавышымны үзем танымадым.—Юк!—Сүзем коридор буйлап яңгырап китте.—Бервакытта да мин сине гаепләмәдем һәм гаепләмәм. Мин монда килер идеммени?!
—Рәхмәт. Син минем кешеләргә ышануымны арттырдың. Рәхмәт, Мөслимә.
—Сине беркем дә гаепләми, абый әйтә, заводта сине бик кызганалар, ди.
—Ике ел ярым күп түгел, үтәр, кайтырмын, Алла теләсә, гаепсезлегемне эшем белән күрсәтермен.
—Ә мин сине көтәрмен.
—Мөслимә...
Бу сүзләр ничек минем телемә килгәндер, белмим. Камил аларны ишеттеме, юкмы, белмим, аның рәшәткәгә чытырдап ябышкан бармаклары кысып тотудан кызарып беткәннәр иде. Минем ул бармакларны үз кулыма алып, җылы тыным белән өреп җылытасым килде. Мин аның күзләренә карадым, аның күзләрендә ике тамчы яшь бөртеге күреп, күзләремне алырга ашыктым... Шул мизгелдә миңа илереп караган яшьле күзләре соңыннан минем төшемә кереп җәфалады.
—Күрешү тәмам,—диде сержант, сәгатенә карап.
Шулай ике ел ярым буе Камилем белән тимер рәшәткәләр аша карашлар, хисләр алыштык. Сүзләребез күп булмады, белмим, ул миңа яратам дип әйттеме, юкмы, мин үзем дә ул илаһи сүзне әйтмәдем бугай.
Безнең өйдә Камил турында сөйләшү күп булды. Еш кына Камилнең әнисенең яшьле күзләре белән очраша идем. Ул миңа рәхмәтләр әйтә, Камил турында бик күп нәрсә сөйли иде.
Институтта Камил белән булган хәлне, аның янына төрмәгә баруларым, очрашуларымны мин изге бер сер итеп сакладым, очрашырга, мине озатырга теләүче егетләрне үземнән биздерү дә җиңел булмады, әмма нык тордым, көттем. Камилнең котылып чыгуынг түземсезлек белән көттем.
Кайчан кайтасын, көнен, сәгатен ул миңа әйтмәде.
—Юк, кирәкми, каршылама,—диде соңгы күрешүдә.
Аны әнисе каршылаган. Бу авыр да, куанычлы да, тетрәндергеч тә минутларны ул фәкать әнисе белән генә уртаклашырга теләгән, күрәмсең.
Соңгы курс тәмамланып килә. Язгы зачетлар, экзаменнар, ниһаять, дәүләт экзаменнары. Иң җаваплы, киеренке көннәр. Һәр минуты, һәр сәгате исәптә, мин өйдә ялгыз гына зачетка хәзерләнеп утырам. Кинәт ишек шакыганга сискәнеп киттем.
—Керегез! Кем анда шакып азаплана?
Мин дәфтәрләрем, китапларым арасында күмелеп дигәндәй утырган җиремнән, нидер сизенеп, аягүрә бастым. Ишек һаман ачылмый, һаман шакыйлар. Ишеккә бардым. Ачып җибәрсәм, Камил!
—Син?—дип, кычкырып җибәрдем.
Көтелмәгән бу хәлдән мин артыма ава яздым, күз алдымда Камил ниндидер томан арасына югалгандай булды, мин чайкалдым, бугай, Камил минем кулларымнан тотып алды. Йә, Хода! Бу көннәрне дә күрер минутлар килеп җитте. Без беренче мәртәбә кулларыбызны берләштереп, бер-беребезгә карап торабыз. Тагын телләр көрмәлде, тагын телсез калдык.
Ниһаять, мин беренче булып телгә килдем:
—Утыр, Камил.
Камил өстәлгә якынлашты, дәфтәрләргә, китапларга күз йөртеп:
—Мин сине эшеңнән бүлдем, бугай, Мөслимә,—диде.
Ә мин ни өчендер йөгереп икенче бүлмәгә чыгып киттем, башымны ике кулым белән кысып, көзгегә карадым, тынычланырга тырыштым. Нәрсә булды миңа? Нишләргә? Камил белән рәшәткәләр арасында сөйләшкәндә сүзләр ничектер җиңелрәк әйтелә иде, ә монда, үз өебездә, Камил белән икәүдән-икәү калгач, телсез калдым. Ниһаять, бераз тынычланып, мин Камил янына чыктым. Ул урындыкта тын гына утыра, йөзе караңгы. Мин үземнең юләрлегем, аның яныннан чыгып китүем өчен үземне битәрләп, аның муенына ташландым. Каян килде миңа бу әрсезлек, хәзер дә аңлый алмыйм. Ә Камил минем билемнән кочаклап алды да, беренче тапкыр, кайнар тыны белән бөтен йөземне куырып, иреннәремнән үпте.
Әйе, мәхәбәттә сүзләр күп кирәкми икән. Сүз күп булган саен хисләр саегаядыр мөгаен.
Мин ни өчендер елап җибәрдем. Бу һич тә хурлык яшьләре, кайгы яшьләре түгел, сөенү яшьләре иде.
—Мөслимә,—диде Камил, кайнар пышылдап,—син булмасаң, син минем янга килмәсәң, миңа ышануыңны белдермәсәң, мин инде мин булмас идем, йә сынган, йә изелгән, яки...
Мин аңа әйтеп бетерергә бирмәдем.
—Җитте, Камил! Без бергә, мин синең кем икәнеңне беләм.
—Миңа башка берни дә кирәкми, Мөслимә.
Аның күзләреннән ике генә яшь бөртеге тәгәрәп төште. Ул күз яшьләрен күрсәтмәскә теләп, башын читкә борды. ә мин ул яшьләрнең саф икәненә шикләнми идем.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.