Latin

Еллар Аша...

Общее количество слов 5174
Общее количество уникальных слов составляет 2497
32.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(повесть) Шундый мизгел була – бернәрсәдән дә курыкмый торган. Дошманны җиңәм, илне азат итәм дип керәсең сугышка. Башка бер уй да калмый. Нәгыйм Насыйров, Яр Чаллы шәһәре, 2004 ел. Это была совсем другая война. Мы еще не сталкивались с тем, чтобы солдаты оставались в окопах до полного уничтожения. Из воспоминаний немецкого офицера. КҮҢЕЛЛӘРДӘН МӘҢГЕ ҖУЕЛМАС Бөек Ватан сугышы ветераннарын мин тормышның асылына, аның ниндидер иң мөһим серенә төшенгән кешеләр дип күзаллыйм. Башларыннан узганны алар күп тапкырлар сөйләгәндер. Алар сөйләгәндер дә, без ишеттек микән? Барлык сүзләрен, әйтергә теләгәннәрен дә ишеттекме? Әллә инде күңелебезгә ятыш, үзебезнең горурлык хисләрен күккә чөя торганнарын гынамы? Бу корычтай нык кешеләрне янә һәм янә сөйләтеп, алар әйтергә теләгән хакыйкатьне күңелләргә сеңдереп каласы килә. Ләкин соңлап барабыз түгелме? Минем туган авылымда турыдан-туры хәрби операцияләрдә катнашучылардан бүгенге көнгә нибары өч кеше калган! Бу өчнең һәрберсе – үзе бер тарих. Сугышның ажгырып торган чын йөзен күргән кешеләр болар. Шәмсетдин Нәҗметдин улы Рафиков армиягә 1941 елның апрелендә алына. Житомирда артиллерия полкында хезмәт итә. – Унсигезенче июньдә, - дип хәтерли Шәмсетдин бабай, - безне походка әзерләделәр – противогаз, корал hәм башкалар бирелде. Шул ук көнне пехота чыгып та китте. Командирлар хатыннары белән саубуллаша, елашалар. Димәк, алар белгән сугыш буласын... Дүрт көннән сугыш башланды. ЧТЗ тракторларына тупларны тыгып, арыш басулары, алма бакчалары аша барабыз... Нәрсә ул сугыш, дисеңме? Тузан, төтен дөньяны баскан, пулялар чебен урынына оча. Кем нәрсә эшләгәнен белми. Мәхшәр! Анда, эх, әрәм булган кешеләр! Эх, әрәм булган җаннар!.. Шулай булды бит башта. Шуңа күрә мин әле дә булса аңламыйм: ничек кенә җиңде икән ул безнең Советлар Сою­зы?.. Минем фронтта булуыма 1941 елның 4 августы чик куйды. Снаряд ярчыгы сул як яңагымнан кереп, телнең яртысын өзеп, уң яктан килеп чыккан... Политруклар әйтә иде: әгәр җиңсәк, исән калганнарны күтәреп кенә йөртәчәкләр! Сугыш бит ул. Үләсеңме-каласыңмы - белеп булмый. Ләкин берәү дә, мин барам да үләм, дип бармый. Сугышка җиңү дәрте белән барасың. Җиңәсеңме, җиңеләсеңме – анысы икенче... Рамазан Гыймади улы Абдуллин сугышка 1942 елның мартында китә. – Дөресен әйтергә кирәк, - ди Рамазан бабай, - Сталин юньсез булды ул, халыкны кырдырды. Атып торган пулеметка каршы пехотаны җибәрә... Соңыннан өйрәнеп алдылар: дошман оборонасын өзәргә кирәк икән – ике чакрым тирәсенә техниканы китереп тутыра... Бөтен җирдә дә сугыш булмый бит ул, һәр метрны сугышып алмыйсың. Бер җирдә оборона өзелгәч, икенче оборона линиясенә кадәр бернинди тоткарлыксыз барасың... Бервакыт шулай камауда калдык. Листовка ташлый дошман, оҗмах вәгъдә итә.... Берәү шуның белән калды не­мец ягында. Бу сугыш бик мәкерле булды бит. Кайберәүләр үзләрен-үзләре һәлак иттеләр. Төрлесе, шул исәптән паникерлар да булды. Камауда калу белән погоннарын өзеп ыргыткан командирларны да курдем... Сугышта исән калу өчен башыңны эшләтергә кирәк: са­пер көрәгеңне ташлама, чокы да ят. Сталинград янында кыш суык булды, кар аз, туктаусыз җил. Ә без гел тышта. Ничек тә яшеренергә кирәк. Күренмәс өчен өстән берәр нәрсә белән капланып учак ягасың да, үлгән ат итеннән шулпа пешерәсең. Азат ителгән авыллардан кием алып кия идек... Мин Украина өчен сугышларда яраландым. Ач булу коткарган, ашаган булсам, аркадан кергән пуля эчәкне тишеп үтәсе булган. Авылдашым Гыйзетдин белән бергә идек. Ул мине күләгәгә салып, санитарларны чакыртып, медсанбатка җибәрде... Мин госпитальдән чыкканда безнең солдат хәлле иде инде: ашау – Америкадан, шинель – Англиянеке. Җиңүне Прага янында каршыладым: 9 майдан соң монда бер атна сугыш барды әле. Сәләх Йомагали улы Янгучуков сугышка 1942 елның августында китә. Алкинода учи­лище тәмамлаганнан соң сер­жант званиесе бирелеп, фронтка җибәрелә. – 1943 елның җәе. Курск өлкәсе. Матур чак, җиләк пешкән вакыт, - дип искә ала Сәләх бабай. - Без алгы сызыктан 90 чакрым арттарак бер лагерьда ятабыз. Унбишенче июньдә безне җыеп сафка бастырдылар да: «Бүген походка чыгабыз, төнлә барабыз, көндез яшеренеп ятабыз", - диделәр. Төн. Барабыз. Барысы да авыл малайлары бит инде – бахырлар, йоклый-йоклый, бер-берсенә терәлә-терәлә баралар. Өч көннән Прохоровка янына җитеп туктадык. Танкка кадәр безне алдан һөҗүмгә җибәрделәр. 367 кешедән 21 кеше исән чыктык. Полк ко­мандиры төнлә утырып елады. Рота командиры аның приказын ялгыш аңлаган. Үзебезнекеләр каршы алды. Ашаттылар, рәхмәт. Ашагач, әй, йокы килә бит! Безне: "Егетләр, барыгыз, оборона тотыгыз", дип җибәрделәр. Ярдәмгә авыл кешеләрен чыгарганнар – окоп казырга. Запастагылар безнең янга иртән иртүк килергә тиешләр иде, соңлап килделәр. Әй, килеп кочаклаштык, куаныштык!.. Немец килмәде. Бервакыт "Катюша"лар уйнап җибәрде. Шуннан, әй, артподготовка китте! Менә бу сугыш, мин әйтәм. Куып киттек немецны. Полтава, Кременчуг... 1944 елның 18 гыйнварында (мин инде взвод командиры ярдәмчесе идем) Кировоградта яраландым. Аңсыз хәлдә кар өстендә озак ятканмын. Әл дә тапканнар. Югыйсә төрлесе була, тапмыйлар да... *** Өч кеше – өч язмыш. Тормыш юллары төрле булуга карамастан, бу өч кешене нәрсәдер берләштерә кебек. Нәрсә икән? Бәлки, Ватаныбыз бәйсезлеге өчен көрәшләрдә алган яраларыдыр? Әйе, су­гыш бу кешеләрне уртак яз­мышка дучар иткән. Шуңа күрәдерме, фикерләре дә уртак аларның: "Иң файдалы киңәшләрне безгә тормыш бирде, яшәргә ул өйрәтте", - ди алар. – Эш тә эш, эштән башка шөгыль булмады бит инде безнең. Хәзер башка заман, яшьләр үзләренчә яши. Нигә бу алай? Ничек яшәү дөрес? Кем белә... Дәвер, вакыт үзе күрсәтә... 16 сентябрь 2004 ел. ЯР ЧАЛЛЫ – АЛАРНЫҢ СОҢГЫ ПРИСТАНЕ ЯРТЫ ЕВРОПАНЫ ҖӘЯҮ Мең тугыз йөз кырык беренче елның 21 июне. Чкалов (хәзерге Оренбург) өлкәсе Әсәкәй авылы мәктәбен егерме җиде егет тәмамлап чыга. Чыгарылыш кичәсендә Хөсәен Асылгәрәев һәм аның берничә дусты, педучилищега барабыз, дип уйлашып утыралар. Хыял - өметләрне кичектереп торырга туры киләчәген белми шул әле алар. Егерме җиде егетнең егерме дүрте яу кырларында ятып калачагы да, исән калырга тиешле өч егетнең кемнәр икәне дә билгесез әле... Педучилище урынына Асылгәрәев аэроклубка эләгә. Монда аңа ошый, самолетта очу турында хыяллана башлый. Ләкин бу хыялы да челпәрәмә килә. Вәгъдә ителгән очучылар училищесы урынына, сугышның ниндидер аңлаешсыз логикасы буенча, кече командирлар әзерләүче пехота училищесына җибәрелә. Одесса пехота училищесын Хөсәен Асылгәрәев лейтенант званиесендә тәмамлый. 1942 елның октябрендә, ягъни Паулюс армиясен тар-мар итү белән тәмамланачак һөҗүм операциясе башлануга бер ай кала, Сталинградка килеп эләгә. Беренче тапкыр атакага баручы солдатның кичерешләре турында ветеран болай ди: «Әйтерсең, хәрби күнегүләр бара. Ләкин, нигәдер, әле бер иптәшең, әле икенчесе егылып кала. Бераздан үлгән немецлар очрый башлый. Шунда гына аңлыйсың: күнегү түгел икән»... Шундый мәгълүмат бар: Сталинград янындагы сугышларда катнашучы солдатның уртача гомер озынлыгы бер тәүлеккә тигез булган, кече командир өч тәүлек яшәгән. «Бервакыт, 1943 елның 1 гыйнвары иде, - дип искә ала ветеран, - алты кеше төнге разведкага киттек. Өчәр кешедән ике группага бүленеп, немецларның туплары, танклары кайда урнашуын карап йөрибез. Көндез карга күмелеп яттык. Икенче төнне, тагын бераз күзәтеп йөргәннән соң, кайтыр юлга чыктык. Нейтраль полосага җиткәндә таң атып килә иде инде. Берзаман немецлар да, үзебезнекеләр дә бар төр коралдан безгә төбәп ата башламасыннармы! Командирның аягын мина ярчыгы өзде, бер солдат үлде... Чыксак, безнең часть башка урынга күчкән. Безне монда белүче дә юк, кесәдә документ та юк. Ярый әле, яралы командирны алып чыккан идек, шул гына коткарды. Яңа частьта калдык. «Разведкага барасыңмы?» дип сораган булалар. Бармый нишлисең, барасың инде. Үзең теләп... Ул арада үзебезнең частьтан авылга «хәбәрсез югалды» дигән кәгазь киткән. Миннән хат алганчы, өч ай буе, әни күпме күз яше түккәндер...» Яңа частьта бер ай разведкада йөргәннән соң, кече лейтенант биреп, Хөсәен Асылгәрәевны взвод командиры итеп куялар. Менә шуннан башлана да инде аның офицер биографиясе. Оныкларының соравы буенча, Хөсәен Габделгәрәй улы Асылгәрәев истәлекләр язган. Аның «Девятьсот четырнадцать дней по дорогам войны» дип аталган бу дәфтәрендә шундый юллар бар: Менә Днепрга да җитәләр. Елганың уң як ярына чыгып ныгу бурычы куела. Үз теләкләре белән баручы алтмыш кеше сайлап алына. Төнлә балыкчы көймәләрендә елганы кичүчеләр арасында Асылгәрәев та бар. (Көймәләрне балыкчылар суга батырып, немецлардан яшереп калганнар). Рульгә карт балыкчыларны утырталар. Караңгы, томан. Шулай да немецлар атып тора. Таң алдыннан елга буендагы чокырдан атакага күтәрелеп, 150 метр озынлыгындагы траншеяны алалар. Дошман бу көнне алты мәртәбә контратакага килә, шул исәптән психик атака була. Алтмыш кешедән утыз кала. Икенче көнне танклар белән килә башлый. Якынайганнарын көтеп яталар – патроннар аз. Бик авырга киткәч, командир сорый : «Огонь на меня!» Ләкин, - яхшыгамы, ямангамы, - рация ватык булып чыга... Плацдармда яшәүләренең өченче көне. Күзәтү пунктын күчерергә уйлыйлар. Иелә-иелә йөгереп барган чакларында якында гына «адашкан» мина төшеп шартлый. Асылгәрәев каты яралана. Биш ай Махачкала госпитале, аннан яңадан фронт... «1945 елның гыйнвары. Висла ярында окопларда ятабыз, - ди Хөсәен Габделгәрәй улы. – Окоп төбе су, төнлә ул туңа. Аяклары туңучылар күп булды. Тизрәк һөҗүм булсын иде, дибез... 22 апрельдә Берлинга кердек. Стенада язу: «Русским здесь не бывать!» Солдат яза: «Русские уже здесь»... Соңгы сугыш 1 майда Бранденбург капкасы янында булды. 2 майда тынлык, барлык тәрәзәләрдә ак чүпрәкләр. 25 майда Рейхстаг алдында парад булды. Җиңү байрагын алып төшеп, строй алдыннан күтәреп уздылар һәм шуннан соң аны Мәскәүгә озаттылар». - Сугышның сабаклары нәрсәдә соң?. - Сугыш барганда уйламыйсың – үләмме, каламмы дип. Ә Берлинда: «Ун ел булса да тыныч тормышта яшисе иде», - дип хыялланып утырабыз. Авыр булды, ә барыбер горурлык бар: шулай да мин бу сугышта катнаштым. Хәер, сугыш нинди горурлык булсын инде. Акылы бар кеше сугышамы? Теләсә нинди сорауны сугышсыз хәл итеп була бит. - Иң яхшы киңәшне сезгә кем бирде? - Әти бирә иде. Колхозлашуга кадәр әле: мине, 6–7 яшлек малайны, егылып төшмәс өчен аякларымнан бәйләп ат өстенә утырталар да, әти белән җир сөрәбез. Шунда ул әйтә иде: «Син, улым, бервакытта да кешене алдама, башта үзең алдан». Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче отставкадагы полковник Хөсәен Асылгәрәев Җиңүнең 60 еллыгына арналган парадта катнашачак. Мәскәүгә барыр алдыннан нинди хисләр кичерүе турында сорагач, ул: «Анда күптән булган юк инде, - ди. – Барып күрәсе, парадта катнашасы, барысын да искә төшерәсе килә. Бәлки полкташларымны очратырмын әле. Сизүемчә, бу инде тормышымдагы соңгы зур вакыйга булыр». 8 апрель 2005 ел «ИСКӘ АЛЫП КИТАП ЯЗСАМ...» Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйләҗ Гыйльметдин улы Могайнетдинов үзенең бала чагын һәм яшьлек елларын чагылдырган бер шигырендә болай ди: «Гаиләдә сигез бала үстек. Киндер ыштан, киндер күлмәк кидек. Әнидән сорый идек ыштанны сирәгрәк юарга, ыштан булса, күлмәксез дә чыгып була иде уйнарга... Менә башланды кызык яшьлек. Кичне булдыра алмый көтәбез. Кич җитеп тә кызлар чыкмый торса, тәрәзә буйларыннан тамак кырып үтәбез... Йөрәк дөп-дөп тибә. Нишләп инде һаман юк алар? Аллага шөкер, әнә, чыгалар!.. Тик нигә бу Акбай шулай өрә? Әгәр ишетеп Кыям бабай чыкса? Ул бит безнең кирәкне бирә... Әнә, Кыям бабай чыкты инде, кызларны дәшеп алды. Муркырган Акбай өрә-өрә безнең янда калды... Өмет өзелде, кызлар китте. Калдык Якуб белән карашып, хурлыгыннан үләрсең саташып... Зәйтүнә белән Рәйсә инде урамда йөриләр. Ишетәбез, безнең турыда нидер сөйлиләр: һаман эт белән булышалар дип безне тиргиләр... Без дә җаен таптык, Акбайдан качып, бакча буена чаптык... Кызлар белән күрешәбез, хәлләрен сорашабыз, аннан якынрак килеп, ерактан үбешәбез...» Гыйләҗ Могайнетдинов Татарстанның Нурлат-Октябрь районы Кизләү авылында туа, шунда үсә. Армиягә 1940 елның августында алына. Ерак Көнчыгышта чик буенда хезмәт итә, атлы разведка һөнәрен үзләштерә... «Озаттылар ил чигенә, Отпор станциясенә. Өйрәтәләр ашык-пошык ашарга, Өйрәтәләр дөп-дөп итеп атларга.» «Армия хезмәте авыр булса да, бер елы узып та бара», - дип, шатланып хат яза ул йөргән кызы Зәйтүнәгә. Ләкин шатлыгы бик кыска гомерле булып чыга – хаты барып та җитми, 1941 елның 22 июне туа... - Ай ул сугышны - ы, – ди ветеран ачынып. – Сөйләгән булалар, язган булалар... Үз күзләре белән күрмәгән кешегә аны сөйләп кенә аңлатып булмый... Безнең эшелонны фронтка җитмәс борын ук бомбага тоттылар. Анда кешенең кырылуы-ы... Күп дигәндә егерме биш процент сугышчы калды. Немец, чигенә икән, мотоциклистларын калдыра да, пехотасы чигенгәнче автоматтан атып тора. Шуннан мотоциклларга утыра да китә. Шулай үзенекен саклап чигенде. Ә безнекеләр?.. Дивизия, дивизия килеп тора, ут астына кереп тора. Корткычлык булды инде, кешене кырдырды. Аны төнлә китереп булмыймыни? - Бервакыт төнге разведкадан соң ял итеп ятабыз, - дип дәвам итә сүзен Гыйләҗ Могайнетдинов. – Вестовой килеп мине уятты да: «Хәзер үк батарея командирына!» – диде. Командир миңа шунда ук пакет тоттырды һәм аны хуҗалык взводына илтеп тапшырырга кушты. Яраткан атыма атландым да, очам гына. Каршыма урман тулы халык килә – алгы сызыкка таба баручы яңа частьлар. Пакетны илтеп тапшырдым; җавап пакеты алып, кайтыр юлга чыктым. Хәзер инде мин дә солдатлар белән бер юнәлештә барам. Көн матур, урманны июль кояшы иркәли. Берзаман тонык кына гүелдәү ишетелә башлады. Ул көчәйгәннән-көчәя барды. Күп тә үтми моның немец самолетлары икәненә бернинди шик калмады. Кояшны кара болыт каплагандай булды. Урмандагы халык өстенә бомбалар ява башлады... Атны тыеп тотар хәл калмады, өстеннән сикереп төштем. Мескен атым! Үрә торып баскан гына иде, шул ук мизгелдә гөрселдәп җиргә ауды. Агачтан-агачка ышыкланып алга йөгердем. Исем-акылым китте бит шунда: туры гына йөгереп булмый – җир тегеләй дә селкенә, болай да селкенә, әле бер якка ава башлыйм, әле икенче якка. Ниһаять, баш эшли башлады: үтерәләр бит хәзер. Снаряд чокырына төшеп яттым да җиргә сеңдем... Күпме ятканмындыр, хәтерләмим. Бервакыт тирә - як тып-тын калды. Күтәрелеп карасам... Иә, Хода! Нигә миңа моны күрсәттең? Бөтен җирдә кан, урман үле гәүдәләр белән тулган. Яралылар ыңгыраша, сүгенә, ярдәм сорый. Ә мин нәрсә эшли алам? Өстәвенә минем үз заданием... Кинәт йөрәгем жу-у итеп китте. Пакет кайда? Уф-ф, кесәмдә икән... Гыйләҗ Могайнетдинов – зур сугышчан юл узган кеше. Разведка группасы белән дошман тылына чыгып «тел» дә алып кайткан ул, немец танкларын да яндырган, телефон чыбыгын ялгарга барганда дошман автоматчылары уты астына да эләккән. Бик күп дусларын, туганнарын югалткан. Үлемнән бер адымда йөргән чаклары күп булган аның. Боларның барысы турында да бәйнә - бәйнә яза башласаң, бер китапка гына да сыймас иде. Төньяк-көнбатыш фронт. 1942 елның август ахырлары. Гыйләҗ Гыйльметдин улы үзенең соңгы заданиесен ала: урман кырыендагы нарат башына менеп, артиллерия утына төзәтмәләр кертеп утыру бурычы йөкләнә аңа. Аның командалары буенча артиллеристлар бик күп немец танкларын яндыралар, дошман солдатларын юк итәләр. Немецлар, күрәсең, күзәтүченең кайда утыруын исәпләп чыгарганнар: аның тирәсенә бомбалар, снарядлар төшеп шартлый башлый һәм шуларның берсе ул утырган агачны төбе – тамыры белән күтәреп бәрә... Могайнетдинов яраланган җиреннән егерме чакрымдагы медсанбатта гына аңына килә... Казахстандагы госпиталь. Яраларының әрнүе басыла төшкән арада Зәйтүнәсенә хат яза: «Зәйтүнәм, бәгырем! Мин сине яратам, син дә, беләм, мине яратасың. Ләкин мин шундый бетерендем, син мине хәзер танымассың да. Бер кулым, бер аягым йөрми, битем килбәтсез. Бу сүзне әйтергә дә кыен. Ничек әйтим? Күземнән яшь ага. Ләкин әйтми дә булдыра алмыйм: син мине хәзер яратмассың; миңа ышанып ятма, башканы эзлә». Җавап бик тиз килә: «Гыйләҗ! Оныткан булсаң хәтереңә төшерәм: без гомерлеккә бергә булырга дип сөйләштек. Миңа башка берәү дә кирәкми. Нинди генә хәлдә булсаң да кайт. Кайта алмасаң, әти белән барып алабыз». Туган авылы Кизләүгә кайта... Фронтта чагында ул бер сәер төш күрә: өенә кайтып ишек шакый, имеш. Ишекне әтисе ача. Солдат, салынып төшкән сул кулын уң кулы белән күтәреп: «Әти, күр, мине нәрсә эшләттеләр», - ди. Шул төшендәгечә булып чыга да. Сул кулы марля белән муенына асылган, ишекне әтисе ача... Менә Гыйләҗ әтисе белән әнисе янында утыра. Тәрәзәгә караса, Зәйтүнә килә. Егет «ялт!» чаршау артына. Кыз керә: - Гыйләҗ кайда? - Чыккан иде. - Мин ун минуттан керәм, беркая да китмәсен. Кыз әйләнеп керә. Егет чәй эчеп утыра. Кыз йөгереп килеп аны кочаклап ала, үбә башлый (әтисе белән әнисе алдында!). Чаршау артына кереп, кочаклашып, үбешеп, елаша-елаша бик озак сөйләшеп утыралар... «Шуннан туй булды, - ди Гыйләҗ бабай. – Бер чиләк аракы алып кайттым. Шуны өстәл уртасына утырттык та, кунакларга тоткалы чынаяклар тараттык. Чиләктән үзләре ала да эчә. Ашау начар, ярты чиләк тә бетмәде, исереп тәгәрәштеләр. Иртә белән таралдылар. Шул булды туй... Әй матур да кыз иде ул Зәйтүнә!.. Илле ел бер кайгы күрми яшәдем мин аның белән, җаны җәннәттә булсын. Сугыштан инвалид булып кайтуыма карамастан, бәхетем булды минем, хатыннан уңдым». «Гомер буе эзләдек без Бәхет, яхшылык һәм дөреслек. Искә алып китап язсам, Балаларга булыр иде дәреслек». Гыйләҗ бабайның бу шигыре китап язарга көче җитмәүгә әрнеп яңгырый кебек. Ләкин сүзләр белән булмаса да, тормышы белән язмаганмыни инде ул үзенең китабын? Кешеләргә биргән җылысы, илебез куркыныч астында чакта күрсәткән батырлыклары әнә шул китапның юллары түгелмени инде? 20 февраль 2004 ел «ШУНДЫЙ МИЗГЕЛ БУЛА» Кешенең кем икәнен, нинди икәнен белергә телисең икән, аны иң катлаулы шартларга куй да, кыенлыкларны ничек ерып чыгуын күзәт, диләр. Нәгыйм Насыйр улы Насыйровны андый шартлар урап узган, дип әйтү нәкъ киресен әйтү булыр иде. Ул – өч мәртәбә армиягә алынган кеше. Беренчесендә Белоруссиядә чик сакчысы булып хезмәт итә. Бервакыт сакта торганда, давыл чыгып, вышка ава һәм ул тугыз катлы йорт биеклегеннән егылып төшә. Үләргә тиеш була, ләкин исән кала. Берничә ай госпиталь койкасында аунаганнан соң үзе теләп янә заставага бара һәм өч елын тутырып кайта. Икенче тапкыр ул, комсомол буларак, фин сугышына алына. Анда «кәккүк» пулясыннан яки туңып үләргә тиеш була, ләкин бу юлы да исән кала. Миннән шул җитәр инде, бәлки, үзем турында уйларга да вакыттыр, дип кенә торганда, илебезгә немец фашистлары басып керә... Нәгыйм Насыйров Оренбург кавалерия училищесына җибәрелә. Шул ук вакытта Башкортстан хөкүмәте Мәскәүдән кавалерия дивизиясе төзергә рөхсәт сорый. Рөхсәт алына. Ворошилов Уфага килеп күрсәтмәләр биреп китә. Училищедан Насыйров лейтенант званиесендә чыга һәм полковник Шәйморатов дивизиясенә взвод командиры итеп билгеләнә. Уфа янында ике ай кешеләрне, атларны өйрәтеп ятканнан соң, 1942 елның февралендә дивизия Сталинград юнәлешендәге фронтка озатыла. Безнең гаскәрләр соңгы көчләрен җыеп сугыша, кеше җитешми. Кавалеристларны әле бер, әле икенче участокка ташлыйлар. Бервакыт төн буе «Орел-Курск» тимер юлы буйлап ат өстендә баралар. Бөтен уйлары, хыяллары – ятарга да йокларга. Ләкин иртән, Сосна елгасын кичү белән, шул барган көе сугышка керәләр. Насыйров взводыннан ике егет яралана. Караңгы төшүгә яңа приказ: атларны урман эчендәге чокырда калдырырга да, җәяү борып, Любановка дигән авылны азат итәргә. «Төн урталарында шул авылга юл тоттык, - ди Нәгыйм бабай, - Бөтен сугыш кирәк - яраклары үзебез белән. Сиздермәстән барып керергә тиеш идек. Ләкин без барып җиткәндә таң атып килә иде инде. Немецларның танклары сүндерелгән, тып-тын. Безне сизеп этләр өрә башлады. Тегеләр кузгалып чыкты. Кереп булмый гына бит урамга – танк артында пулеметчы. Һич булмагач, бер солдатны алдым да , силос базларына яшеренә - яшеренә урау юл белән киттек тегеңә таба. Артыннан барып чыгып бер очередь җибәрдем. Сикереп торды да сарайга таба йөгерде бу. Барып җитә алмады, атып ектык... Урамга кердек, ләкин монда да каршылык – һәр йорттан аталар... Бер хәл: полк командиры майор Нәфыйков, җирән немец атына атланган да, урам буйлап тегендә - монда чабып йөри һәм: «Алга» Алга!» – дип кычкыра. Немецлар аны шунда ук бәреп төшерделәр. Минем отделение командиры аның ярасын бәйли башлаган иде, икенче пуля тиеп, майор вафат булды. Юкка ул шулай эшләде – егетләр үз бурычларын болай да яхшы аңлый иде, аның батырлыгы эшкә берничек тә ярдәм итмәде... Авылдан куып чыгардык немецларны, арыш басуы буйлап чигенәләр болар. Ләкин безнең патроннар бетү чигенә җитте. (Мин теге немецның пулеметын алган идем). Капитан Юренко атыша-атыша чигенергә приказ бирде... Шунда минем сул кулбашка пуля килеп тиде. Җиңем канга манчылды. Мин хәлсезләнеп җиргә аудым... Отделение командиры Альметов белән бер солдат килеп жгут салдылар һәм мине, өстерәп, әрәмәлеккә алып киттеләр. Немецлар ата – алдан да, арттан да чирәм куптарылып-куптарылып кала... Әрәмәлектә автоматны читкә ыргыттым да, пистолетны тез арасына кыстырып ятам – немец килеп чыкса үземне-үзем атарга әзерләнеп... Тылдан капитан Гафаров килеп чыкты – фронтның хәлен белергә. Мин хәлләрне сөйләп бирдем. Ул мине ияргә аркылы салды да тылга таба чаптык. Урманга җитәрәк, аңымны югалта башлап, патроннар килүен күрдем...» Шулай итеп, Нәгыйм Насыйров Паулюс армиясе солдатларына каршы сугышта каты яралана. Бу 1942 елның 10 июлендә була. Алты айдан артык госпитальләрдә ятканнан соң, ул, инвалидлык алып, туган авылы Иске Айманга кайта. Нәгыйм бабай белән сөйләшеп утырабыз: - Аңламыйм, атып торган пулеметка каршы ничек барып була? - Шундый мизгел була, - ди Нәгыйм бабай, - бернәрсәдән дә курыкмый торган. Дошманны җиңү өчен, илне азат итү өчен дип керәсең сугышка. Башка бер уй да калмый. - Ә бәхетле булуның сере нәрсәдә? Бабай ишетмирәк тора иде, тормыш иптәше Гөлрух әби җавап биреп өлгерде: - Хезмәтне сөюдә, кешедән калышмаска тырышып эшләүдә, үз алдыңа максат куеп, кеше алдында кеше булуда. 7 май 2004 ел ӘЛЛӘ ИНДЕ ЯЗМЫШТАН УЗЫП... - Вәгыйз бабай, 1941 елның 22 июне хәтерегездәме? - Ә нигә, нинди көн ул? - Сугыш башланган көн бит. - Сугыш кырык икенче елны башланмадымыни? Шаяртамы бабай, әллә бу көн чыннан да, еллар катламы астында калып, онытылып барамы? Хәер, сугыш башланганда Вәгыйз Ситдыйк улы Ситдыйковка әле унҗиде яшь кенә була. Армиягә ул 1942 елның сентябрендә алына. Димәк, аның өчен сугыш шул көннән башлана да булып чыга түгелме? Фронтка барып төшүенең беренче көннәрен ул болай хәтерли: «Миңа унсигез яшь. Немецлар аталар, без алга барабыз. Нәрсәдер килеп төшә дә, үләннәрне изеп, бөтерелеп йөри башлый. Тагын бер «үтүк» төшеп шуны ук кабатлый. Бу ни икән? Авызны ачып карап торабыз – авыл малае нәрсә белә. Өченчесе – ба-бах! Кемнәрдер яралана, кемдер үлә. Ә - ә.., меня нәрсә икән ул...» Вәгыйз Ситдыйков Курск дугасындагы сугышларда катнаша. Станоклы пулеметта җиде кеше була. Һөҗүм итеп бара торгач, расчеттан бер Ситдыйков исән кала. Менә патроннар да бетә. Аңа, станоклы пулеметны чыгарып тапшырырга, кул пулеметы алырга кушыла. Ул яңадан алгы сызыкка килүгә атакага күтәрелү була. Һәм шунда аның сул кулбашына пуля килеп тия. Кан китә. Ситдыйков торып кала, тылга чыга. Командир аны күрә дә: «Син нигә чыктың, атып үтерәм бит хәзер,» – ди. Шәфкать туташы: «Башта ярасын бәйлик, шуннан атарсың, - ди. - Командирлар да кырыс иде шул, - ди Вәгыйз бабай. – Шулай булмаса, җиңә дә алмаган булыр идек. Ике ай госпитальдә дәваланганнан соң бер кулы эшләми торган булып кала. Шулай да аны яңадан фронтка озаталар. «Муенга автомат астылар да, - ди ул, - менә шулай бер кул белән шалт-шолт атып тик йөрерсең, диделәр. Авылга кайтаралар дип тора идем»... - Сугыш турында берничек тә сөйләп булмый бит ул, - дип сүзен дәвам итә Вәгыйз бабай. – Сиңа, мәсәлән, чиркәүне алырга кушылган. Син башка бернәрсәне дә күрмисең дә, белмисең дә, шунда гына барасың. Читтән күзәтүче командирлар беләдер дә бит... Мин инде шул аерым очраклар турында гына сөйли алам... 1945 елның 8 мае иде. Сугыш бетәргә берничә сәгать вакыт калган. Ләкин бу турында немец солдатлары да, без дә белмибез әле. Висла ярында бер көймә. Мин шул көймә эченә кереп урнашканмын да, артиллерия утына төзәтмәләр биреп ятам. Берзаман елга өстенә немец снаряды төшеп шартлады. Күп тә утми артымда икенчесе ярылды. Нидер сизенеп, разведчик иптәшләрем яткан подвалга таба йөгердем. Артымда өченче снаряд шартлады. Әйләнеп карасам, мин яткан көймәнең көле күккә очкан. Менә бит, сугыш беткәндә генә үлә идем... Бервакыт, шул ук Көнчыгыш Пруссиядә, бер өйгә барып кердем. Яшь кенә хатын баласын имезеп утыра. Мине күрү белән ап – ак булды. Эчәргә, мин әйтәм, су юкмы? Карт немец чәй ясап бирде. Башта үзең эч, дим. Эчте, мин дә эчә башладым. Шикәр китереп бирде. Хатынга: «Балаңны тәрбияләп, әйбәт кеше итеп үстер», - дим. Аларга да сугыш кирәкми бит, кемгә сугыш кирәк. Сугышырга язмасын инде, туган. Әйбәт нәрсә түгел ул, сугыш... - Берәр тормыш сабагы турында сөйләсәгез иде. - Өченче сыйныфта укый идем. Кәрт уйнарга утырдык. Отам да отам бит. Акчаларны тез астына җыя барам. Өйгә кайткач, отышымны яшереп куйдым. Әти эштән кайтты. Аңа инде әйткәннәр. Шундый итеп карап куйды. Янына чакырып алды да яңакка салып җибәрде: «Кая акча?» Китереп бирдем. «Әгәр дә тагын күрсәм яки ишетсәм, кара аны». Ничек яшәргә әти белән әни өйрәтә инде. Әти - әнисен тыңламаган бала кемне тыңласын. - Иң файдалы киңәшне кем бирде? - Җәмил поселогында эшләгән чак. Бервакыт танаудан кан китте. Врачка бардым. «Кан басымың 200 дән артык», - ди бу. «Нәрсә була ул?» «Сталин шуның белән үлде». Урамда укытучы апа очрады: «Нишләп әле синең төсең беткән?» Сөйләп бирдем: «...Сталинны дәвалый алмаганны...» Әй тиргәп китте бит апа: «Ул нинди хәл! Менә мин унҗиде ел шуның белән яшим». Кисловодскига җибәрделәр. Уколлар кадыйлар, бер файдасы юк. Бер яшь кенә шәфкать туташы: «Син кычкырып җырлап йөре, абый», - ди. «Җырлый белмим бит». «Нәрсә булса да сөйләнеп йөре, үз күңелеңне үзең күтәрергә тырыш», - ди бу. Теләсә нәрсә сөйләнеп, кешеләрне көлдереп йөри башладым. Кан басымы төште бит! Әһә, мин әйтәм, алай икән... Курорттан кайту белән конторага кердем. Анда эшләүче кызлар: «Бәй, сине бит үлде дигәннәр иде, без сине исемлектән дә сызып ташладык инде». «Кире кайттым әле, - мин әйтәм, - анда бер дә кызык түгел икән, кызлар да юк». - Язмыштан узмыш бармыни алайса? - Барысы да үзеңнән тора бит ул, - ди Вәгыйз бабай. – Авыруыңны сизү белән дәвалана башламыйсың икән, берәр эшнең ярамаганын белә торып, үзең шуны эшлисең икән – менә шунда язмыш артыңнан куып җитә дә бугазыңнан ала инде. 18 июнь 2004 ел БЕР СӨЙЛӘШҮ – БЕР ГОМЕР Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиб Морадыймовка мин, телефоннан шалтыратып, берничә сорау бирергә теләвемне белдереп тә өлгермәдем, ул: "Кил әйдә, кил. Сөйләшеп утырырбыз", - дип фатирына ук чакырды. Нурлат районы Әлмәт авылы егете Хаҗиб Морадыймов 1943 елның гыйнварындә армиягә алына. Башта Монголиядә хезмәт итә. Шуннан аларны фронтка алып китәләр. - Юл буе поездда солдатның уе ашау турында инде. - ди бабай. - Сухой паек бетте. Тукталышларда көлчә саталар да бит, аның хакы биш сум. Ә безнең айлык хезмәт хакы өч сум, анысына да әле заемга языласың. Солдатлар итекләрен сата башлады. Кайбер станцияләрдә ашханәгә кертеп ашатып чыгаралар да, тагын ары китәбез. Башта Ржев шәһәрендә запас полкта булалар. 1944 елның июнендә сугышка кереп, III Балтыйк буе фронты составында Псковны азат итүдә катнашалар. Ә инде 1944 елның көзеннән, Риганы алып, Ленинград фронты белән кушылгач, Курляндия ярымутравындагы немецларны камап, оборонада тора башлыйлар. Хаҗиб Морадыймов пехотада автоматчы була, берничә ай "катюша"ларны саклый. Немецлар траншеясы белән безнеке арасы 50 метр. Анда чәнечкеле тимерчыбык сузылган, миналар урнаштырылган. - Алар да курка, немец­лар дим. Төнлә вакыт-вакыт ракета белән яктыртып карап алалар, - ди Хаҗиб бабай. Алгы сызыкка дежурга гына барып йөрелә, ә төп яшәү урыны бер ярым - ике километр арттарак, урман эчендә. Нарат ботакларыннан шалаш эшләнә, аска да, кар өстенә, ылыслар түшәлә. Ша­лаш уртасына учак ягыла да, аякларны учакка, башларны шалаш стенасына каратып ун кеше (отделение) ята. Бер солдат төн буе учак ягып кизү тора. Аена бер мунча килә. 1945 елның язында Х. Морадыймов хезмәт иткән дивизияне, штурмга әзерлаү максатыннан, переформировкага җибәрәләр. Ләкин ахырдан кешеләрне үтермәс өчен, штурмны ясамаска булалар. Ярымутрауда камалышта кал­ган немецлар, безнең җиңү игьлан ителгәннән соң, үзләре әсирлеккә бирелә. - Менә бит, язмыш, - ди Хаҗиб бабай. - Шунда штурм булган булса, күпме халык кырыла иде. Хаҗиб бабай Җиңү көнен бик яхшы хәтерли. - Әй, ул көннең әкәмәте, - ди ул. – Иртә белән ату тавышларына уянып киттек. Нәрсә булды? Сугыш бетте, диләр. Бөтен җирдә халык. Аталар, гранаталар шартлаталар. 8 майда булды бу. Кояшлы матур көн иде... Хаҗиб бабай Җиңүнең 55 еллыгын ничек үткәрүләре турында сөйләп китте. Шул арада бабайның карчыгы Зөhpә әби йөгерә-атлый видеокассета да куеп җибәрде. - Әнә теге минем янда утырган ветеран быел үлгән, -ди Хаҗиб бабай, экранга күрсәтеп. - Менә шулай җыймыйлар бит ел да, сөйләшеп утыруы бер гомер бит аның. Бүләк китереп бирәләр, анысына рәхмәт. Акча биргәлиләр. Ләкин акча - акча инде ул. Очрашып куңел ачып утыруга ни җитә. Пәһлевандай ике ул, берсеннән-берсе уңган ике кыз үстереп, инде оныкларына үз җылыларын биреп яшәүче бу парның тарихка, хәзерге тормышка да үз карашлары, үз фикерләре бар: - Бәлки безгә дә, башка илләр кебек, сугышсыз гына бирелергә кирәк булгандыр, - ди Хаҗиб бабай, ачынып. - Барыбер нинди дә тәртип булыр иде әле. Күптән капитализмда яшәгән булыр идек. Кем кайда җиңгәнен белгән кеше юк инде ул. Ләкин Сталинга безнең үпкә юк. Тәртип булырга тиеш, хөкүмәтнең бит эше шул. Менә хәзер нәрсә инде - эчкечелек, наркоманлык... Ә бит Россия Гитлерга каршы торды һәм җиңеп чыкты. 1945 елның июлендә Ленинградның безне каршылавы бүгенгедәй хәтеремдә. Без бит җиңүчеләр булып кайттык, Җиңү аркалары аша үттек. Урамнар тулы халык, чәчәкләр, алкышлар... Шулкадәр корбаннар биреп яуланган җиңүебез хакына халкыбызны туры, гадел юлга чыгара башларга вакыттыр бит инде. Тарихны бит үзгәртеп булмый. Киләчәкне генә үзебез теләгәнчә төзи алабыз. 9 май 2003 ел БЕРЛИН УРАМЫНА АНЫҢ ДА КАНЫ ТАМГАН «Онытылып бетте бит инде ул сугыш», - диде башта Мәсәбих Зәки улы Вәлиев.Үзе шундук, бик тасвирлап, ваклыкларына кадәр исенә төшереп сөйли башлады: - Мин шушы Чаллы төбәгеннән (Бордыбаш авылы). Армиягә 1943 елның мартында алындым. Запас полк. Землянкаларда яшибез. Кием җитми, үлгәннәрнең киемен юалар да безгә бирәләр. Аякта чабата, итеге булганы да аның кунычына басып йөри. Ашау ягы шулай ук такы-токы гына. Җәйгә тире дә сөяк кенә калдык. Лазаретка салдылар. Анда паек культуралырак. Әзрәк рәтләнгәч, танк полкына эләктем, коручы булырга өйрәндем... Кырык дүртенче елның июлендә фронтка барып җиттек. Танкларны урман эченә куеп торырга куштылар да, сыер суеп аш ашаттылар. Әллә ашамый ашаганга, әллә ите пешеп җитмәде, ашадык та чирләдек... Төн. Һөҗүм. Сигез машина арасында безнеке дә бар. Немец туры наводка белән ата. Рота командирын сафтан чыгардылар. Туктадык. Болын, билдән печән. Танк астында ятабыз. Снаряд – бох! Приборларны ватты. Приказ – артка. Кайтабыз. Ике «мессершмит». Аталар. Пуля эләгеп, машинага ут капты. Шулай да барабыз. Бер лапас кырыена килеп сыендык. Сикер, ди командир. Сикереп төшкән идем, окоп төбендә бер карт бал ашап утыра. Качты. Машинаны ут чолгап алды. Механикны тартып алдык, авыр яралы командирны алгы люктан сөйрәп чыгардык. Ике киртәдән носилка ясап командирны салдык та, арыш арасыннан барабыз. Кая барабыз, шайтан белсен. Урман кырыенда санитар машинасы. Командир белән механикны тапшырдык та киттек. Йокы килә. Сарай. Якташ сарай янына ятты, мин читкәрәк кырга барып яттым. Иртән иптәшемне таба алмыйм гына бит. Карасам, сарайдан чыгып килә бу. О-о.., фронтта ул бер-береңне югалтып табу әти-әниеңне табу белән бер... Еракта – кухня төтене. Киттек. Бер командир очрады: «Мин сине беләм, - ди, - безнең кухня бу, беркая да китмәгез». Политрук булып чыкты. Шуннан әйттеләр: тылга. Без берничә малай калдык. Танк өстенә утырып йөрүче автоматчылар ротасына билгеләделәр. ... Прибалтика. Төн. Немецлар кулындагы бер авылга җитәрәк кенә танкның ягулыгы бетте. Безгә ата башладылар. Танк янында окоп казып яттык. Сержантны разведкага җибәрделәр: бел, кайдан аталар. Ул юк та юк. Солдат китте, аны үтерделәр. Чират миңа җитте. Киттем траншея буйлап. Бәхеткә каршы, лапас өстенә снаряд төшеп, янгын чыкты. Тирә-як яктырып китте. Сержант ята – яраланган. Иелеп, карарга гына дигән идем, янымда граната шартлап, башыма тиде... Госпиталь... Тагын фронт. Декабрь. Учак ягарга рөхсәт булмады. Аякны өшеттем. Тагын госпиталь. Тагын фронт... Берлин. Урам сугышлары бара. Безгә университет кыегына флаг кадарга кушылды. Шунда таба барабыз. Бөтен җирдә атыш, өйләр селкенеп тора. Көтмәгәндә мин яраланып бер ишек төбендә егылдым. Ерак түгел командир да абынып киткәндәй гөрселдәп барып төште. Ишектән ике немец чыгып килә. Мин граната ташларга идем, командир ташлатмады, үлгәнгә сабышып калдык. Үзебезнекеләргә таба киттем (командир, мин бара алмыйм дип, калды). Бер урында ике пулеметтан безнекеләр сыдыра гына. Үзебезнекеләргә дә тиядер инде, анда бит кем кайда икәнен белгән юк. Мин шул пулемет уты астына эләктем. «Остановитесь, сволочи, свои!» – дип кычкыра торгач, ниһаять, туктадылар. Ары киттем. Урамның теге ягында санитар кыз тора, бу ягында ике немец (әсирләр). Кыз урам аша: «Менә сез нәрсә эшләдегез». Урам уртасында буйдан-буйга кеше эчәгесе ята. Теге ике немец килде дә, мине ике яктан тотып, юлдан аркылы чыгардылар. Югыйсә миңа эләгә иде немец снайперыннан. Юлның бу ягында – парк, паркта – өстәлләр, өстәлләрдә – яралылар. «Ну, солдат, где болит?» – ди хирург. Карады да: «Будем оперировать». Наркоз астында күпме ятканмындыр, бервакыт сестра чигәләремә сугып уята: «Бара алсаң, бар». Киттем шуышып. Санитар машинасы янында юан бер марҗа тора – санитарка. Мине күтәреп алды да бу, машина кузовына ыргытты... Җиңү көнен госпитальдә каршыладым. Политрук мине «Кызыл йолдыз» орденына тәкъдим иткән. Аны инде мин Чаллыга кайткач алдым... Сөйлисе дә юк, күрдек инде күрәсен... - Иң кирәкле киңәшне сезгә кем бирде? - Атадан унөч яшьтә калдым, киңәш иткән кеше булмады миңа. Үзем ерып чыкканмындыр – кешеләрдән күреп, олылардан ишетеп. - Иң яраткан нәрсәгез? - Көч җиткән эш. Шул кәефне күтәрә, шул ләззәт бирә. Эшләп ашаудан да тыныч тормыш юк. Җаның тыныч – тегесе килер, монысы килер дип курыкмыйсың. - Ялгышкан чакларыгыз булдымы? - Булгандыр инде, булмый калмас. Ләкин усаллык, әшәкелек булмады. Кеше рәнҗетмәдем, кешегә кадалмадым. Менә бер ялгышым. Сугыш бетәсе генә көннәр. Берлин янындагы бер алан. Яшь кенә немец солдаты китеп бара. Мине күрде дә йөгерде бу. Куып җитеп эләктердем моны. Аркасында капчык. Аның да өенә кайтасы килгәндер инде, әйбер җыйган. Бездә тәмәкегә кытлык чак иде. Капчыгында өч кап тәмәке тегенең. Шуларны алдым да, тимәдем үзенә, бар, дидем дә җибәрдем. Хәзер жәлләп куям үзен – ике кабын гына алырга да, берсен аңа калдырырга иде бит. - Авыр чакларда холкыгызның кайсы ягы ярдәмгә килә? - Түземлек, сабырлык, уйлап эшләү. Берең әйткәндә икенчең дәшми тор. Карчыгым Сәлиха белән без 57 ел бергә. Ул тиргәшә башласа, башымны иям дә, чыгам да китәм мин, мыгырданып кала шунда. Бер-беребездән көнләшү булмады, менә шул яшәргә өмет биргәндер. Талаш, чыгып китү – ул бит йөрәккә юшкын булып утыра. Күз төшкәннәр булгандыр, ләкин мин бирешмәдем, шушыны сайлаганмын икән, гомерлеккә булырга тиеш, дидем. Бер-береңә ышанырга кирәк. Арага төшәргә маташучылар булды ул. Чамала, диделәр. Ышанмыйм, дидем. Бер-беребезне күрмәдек тә инде без, гел эштә булдык – беребез кайта, беребез китә. Шунысына игътибар иттем: бабай, үзе минем сорауларга җавап бирә, ә үзе тормыш иптәшенә карап сөйли. Икесенең дә күзләрендә шундый шатлык... Әйтерсең, әлеге бер-берсен күрми яшәгән еллардан соң менә хәзер генә очрашканнар да, берсенә берсе карап туя алмыйлар. 23 февраль 2007 ел
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.