🕥 Минуты чтения - 35

Игезәкләр - 1

Общее количество слов 4594
Общее количество уникальных слов составляет 1849
37.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  (сатирик бәян)
  Фаил Шәфигуллин истәлегенә багышлыйм.
  1. ВАКЫЙГАНЫҢ ТАРИХЫ
  Мәснәви үз абыйсыннан иртәрәк туды. Чынлыкта алар игезәк булып туарга тиеш иделәр. Мосавир, иртәрәк өлгергән яралгы буларак, болай уйлады: монда, ана карынында, җылы-рәхәт, вакытында ашатып-эчертеп торалар, теге якты дөньяга чыккач ниләр буласын белгән юк әле, - чыксын, әйдә, Мәснәви алданрак. Дөрес, Мәснәвинең абыйсы ул чакта әле үзенең дә, энесенең дә исемен белми иде. Шуңа күрә әйтте:
  - Бар, энекәш, син чык башта, - диде. – Син миннән яшьрәк, син минем сүзне тыңларга тиеш.
  Мәснәвинең абыйсы юләр түгел иде. Иртәрәк өлгергән яралгы буларак, ул теге якты дөньядан килгән авазларга да колак салгалады һәм сизде: ул дөньядан кайчакларда иләмсез һәм яман тавыш-гауга ишетелә, нәрсәләрдер дөбер-шатыр килә. Әлеге тавышларның әнисе Мәймүнә белән әтисе Миргалимнең сугышуыннан икәнен Мосавир соңрак аңлар. Әмма хәзергә, иртәрәк өлгергән яралгы буларак, ул шуны гына аңлады: якты дөньяга ашыгу ярамас, чыгып карасын иң элек энесе Мәснәви! Шуңа күрә әйтте дә:
  - Бар, энекәш, син чык башта, - диде. – Син миннән яшьрәк, син мине тыңларга тиеш, - диде.
  Мәснәвинең якты дөньяга чыкканда акырып-бакырып елап җибәрүен Мосавир үз колаклары белән ишетеп торды. «Әһә! – дип уйлады ул. – Анда эшләр чыннан да хөрти икән бит! Ничу ашыгырга ул дөньяга!..» Менә шулай уйлап, үзеннән бик тә канәгать калып, Мосавир кире борылып ятты. Энесеннән соң урын да иркенрәк булып калган илде, изрәп, тынычлап йокыга китте.
  Тик Мосавирга тынычлап йокларга ирек бирмәделәр, төрткәләп уяттылар. Ул шундук энесе Мәснәвине искә төшерде. Якты дөньяга колак салды. Анда елау-акыру тавышлары ишетелми иде. Киресенчә, кемнеңдер бик тәмләп ими имгән тавышы ишетелә. Иртәрәк өлгергән яралгы буларак, Мосавир эшнең нидә-нәрсәдә икәнен бик тиз төшенде: «Миңа дигән сөтне дә имеп бетерә бит бу, каһәр!» – дип, колагын шомырайтты. Чыгу юлына таба шуышты. Шулчак кемдер-нәрсәдер аның артына китереп типте. Мосавир куркуыннан кычкырып елап җибәрде һәм якты дөньяга атылып чыкты.
  Шулай итеп, ул көнне Бүкәнәй авылында ике ир бала дөньяга килде. Малайларның берсенә Мәснәви, икенчесенә Мосавир дип исем куштылар. Һәрхәлдә, Мәснәви үзенең абыйсы Мосавирдан иртәрәк туды.
  Үзенең бик нык ялгышканын Мосавир үсә төшкәч аңлады. Иртәрәк өлгергән яралгы буларак, ул үзенең абый кеше икәнен чын табигате, бөтен барлыгы белән төшенә, Мәснәвигә «абый» дип дәшәргә мәҗбүр булуына йөрәгеннән әрни иде. Ә ул, чынлап та, Мәснәвигә «абый» дип эндәшергә мәҗбүр булды. Әтиләре Миргалимнең ихтыяры шундый иде.
  Бу ихтыяр малайларга исем куштырган көнне пәйда булды.
  Ул көнне өйгә авылның мулласын дәштереп алдылар.
  - Әйдүк, хәсрәт, әйдүк, түрдән уз, - дип каршылады аны бәхетле, авызы ерык Миргалим. Хатыны иренең колагына пышылдарга өлгерде:
  - Хәсрәт дип әйтмә, юньсез! Хәзрәт дип әйт!.. – диде.
  Миргалим моны әллә ишетте, әллә ишетмәде. Аш вакытында да гел шуны кабатлады:
  - Капкалап утыр әле, хәсрәт, капкалап утыр, - диде. Мәймүнә инде бүтән катышмады, чөнки аның муллага чак кына ачыу чыккан иде.
  Малайларга нинди исем кушу турында сүз чыккач, Миргалим әйтте:
  - Менә монысы – минем олы малай, монысы – кече малай, - дип мактанды.
  - Ничек? Бу балалар игезәк түгел мени? – дип гаҗәпләнде мулла. Моңарчы үзенең кызмача булуын бик үк сиздермәгән Миргалим кызып китте:
  - Как так! Менә монысы – олы малай, монысы – кече малай! - диде. Игезәк малайларның абыйлы-энеле булып үсүе Миргалимнең әнә шул үҗәтлегеннән башланды.
  - Минем исем дә «М»нан башлана, - диде Миргалим. – Хатынныкы да «М»нан, Мәймүнә значит. Шулай булгач, олы малайга Мәснәви дип кушабыз - «М»нан булсын. Кече малайга да «М»нан булсын – Мосавир булсын!
  - Җәмәгатең Мәймүнә исемле икән? – дип кабатлап төпченде мулла.
  - Әйе шул, Мәймүнә, - дип җөпләде хуҗа хатын.
  - Мәймүнә - безнеңчә ана маймыл дигән сүз икән, - диде мулла. Ул шулай ашка-мазарга чакырылган чакларында, китап сүзеннән хәбәрдар булуын күрсәтергә тырыша иде
  Мәймүнәнең ачуы чыкты, дәшмәде. Шулай да, Миргалим белән мулла төз лапас астына чыгып малайларның «тәпиен юганда», һаман да: «Әйдә, хәсрәт, тотып куйыйк шуның өчен!» – дип кабатлаган ирен юри бүлдермәде. Эчтән генә үчекләде: «Чыннан да хәсрәт икәнсең шул, үзең маймыл син, абзыкаем!» – диде.
  Үз хатасын Мосавир аңлады. Әмма ул бу хатаны төзәтә алмый иде инде. Хәер, үз-үзен ныклап белештерә башлап, яшьтәшләре арасында кайнашканда Мәснәвигә «абый» дип дәшүнең бөтен авырлыгын тойгач, ул берничә мәртәбә карышып карады. «Мәснәви!» дип кенә әйткәләде. Әмма дә әти кешенең ихтыяры нык иде.
  - Как так?! Минем өйдә?! Минем малай минем сүзне тыңламый-й?! – дип бер генә җикеренә иде Миргалим. Табын яныннан куылып, каеш белән кагылып, атасының ныклы тәрбиясен алгач, Мосавир төшенде: аңа үз энесен «абый» дип яшәү язган икән.
  Мосавир белән Мәснәви үсте. Бергә-бергә мәктәпкә китте. Әллә үзе ияләште, әллә иренең ихтыярына буйсынды, Мәймүнә дә ялан-ялан:
  - Абыеңны тыңлап йөр! – дигән сүзне әйтә килде. Шулай үсте Мосавир. Инде егет булып җиткәч тә, борын астына ис төшеп, кызлар күзли башлагач та шулай: «Мәснәви абый, Мәснәви абыең, Мәснәви абыеңа...» Юк, хәзер инде әтисе Миргалимнән курку түгел, бала чактан ияләшкән гадәт эзәрлекли иде Мосавирны «Мәснәви абый...»
  Күпмегә кадәр шулай сузылыр иде – Аллаһы Үзе белә, әмма дә ләкин Ходайның бирмеш бер көнендә менә шундый хәлләр килеп чыкты. Дөресрәге, Мосавир авылдан чыгып качарга карар итте. Һәм шулай эшләде дә. Мосавирның кая, ник, ни өчен чыгып югалганын беркем белмәде, аңламады.
  Мосавир авылга сирәк кайтты, сирәк күренде. Без әле аның кая китеп югалганын белербез, яшәгән урынын, торган җирен, эшләгән эшен эзләп табарбыз. Без әле Мәснәвинең Бүкәнәй авылында ничек, ни рәвешле яшәп ятуын да күзәтербез. Ә хәзергә вакыйганың тарихын гына сөйләдек. Бер-берсенә йөз-кыяфәт белән һич тә охшамаган, әмма холык-фигыльләре белән әтиләренә иллә дә охшаш бу ике малайның киләчәген белгән булса, Миргалим аларны һич кенә дә абыйлы-энеле итмәс иде. Малайларның ничек үсүен сөйләп, сүзне артык озынга сузмастан, без Мосавирның ничек итеп тозга баруын гына искә төшерик.
  
  2. МОСАВИРНЫҢ ТОЗГА БАРУЫ
  Миргалимнең малайлары ай үсәсен көн үсте. Менә берзаман әти кеше ике малайны тозга җибәрде. Район үзәгенә. Җәяүләп. Ни өчен җәяүләп? Чөнки район үзәге якында гына – дүрт-биш чакырым гына ара. Ни өчен нәкъ менә район үзәгенә? Чөнки Миргалимгә тоз күп кирәк иде. Ни өчен кирәкме? Һәрхәлдә кыяр тозлар өчен түгел.
  Миргалимнең әтисе сугышка бармады. Ни өчен аны сугышка алмаганнар? Анысы безгә караңгы. Кемдер әйтте, военкоматта яхшы таныш кешесе булган икән, шуңа калдырганнардыр, диде. Колагына дару салган икән, дип әйтүчеләр дә булды. Ни генә әйтсәләр дә, ул сугыш елларында Миргалим әтиле малай булып үсте. Тик шунысын аңламый калды Миргалим: аның әтисен сугыштан соң ни өчендер алып киттеләр дә, ул шуннан кайтмады. «Тоз өчен», - дип сөйләнде авыл халкы. Кеше ни сөйләмәс?! Миргалим шуны гына белә: аларның өйләрендә тоз бар иде. Тоз аларны ашатты, тоз аларны яшәтте. Миргалимнең әтисе әйтә иде: сугыш чыга башласа, тозлы булырга кирәк.
  Бер-бер хәл булдымы, әллә әтисенең үчен алырга ниятләдеме – Миргалим малайларны тозга җибәрде. Икесенә ике биштәр бирде, акча тоттырды.
  - Авылда кешегә әйтеп-нитеп йөрмәгез, яртышар пот тоз алып кайтыгыз, - диде.
  Акчаны Мәснәвигә тапшырды. Мосавир энесен «абый» дип йөрсә дә, алданрак өлгергән яралгы буларак, барыбер акыллырак иде. Шуңа күрә урамга чыгуга ук әйтте:
  - Акчаны бүлешик, абый, - диде. – Төшеп калуы бар. Ә болай икебездә дә яртылаш булса, яртысы гына төшеп кала.
  Мәснәви энесенең, ягъни карын абыйсының сүзендә мантыйк барлыгын шундук аңлады: чыннан да дөрес, алай-болай югалтса, акча өчен аның үзенә генә җавап тотасы була. Ничу алай итәргә! Мосавир да булсын җаваплы!
  Шулай киттеләр урам буйлап. Очраган-сорашкан кешегә аны-моны әйтү юк. Кая баралармы? Әйе, баралар район үзәгенә. Ник баралармы? Болай гына, юк-бар йомыш белән.
  Авыл кибете янына җитәрәк, Мосавир сорап куйды:
  - Андагы тоз тәмлерәк микәнни?
  - Кайдагы?
  - Район үзәгендәге.
  Мәснәви иңнәрен генә җыерда: әти кушкан икән, нишлисең, шундагысын алып кайту кирәк.
  - Әллә үзебезнең кибеттән генә алабызмы тозны, ә ? «Абый» сүзен әйтмичә түзде Мосавир. Әнә шул сүзне әйтсә, Мәснәви аның һәр үтенечен канәгатьләндерергә әзер кайчак. Тик бу юлы Мәснәви нык иде:
  - Әти әйтте, район үзәгеннән алып кайтыгыз, диде...
  Бераз баргач, Мосавир эчен тотты, ах-вах килеп, кемнәрнеңдер капка төбенә барып чүгәләде.
  - Ни булды? – диде куркынган Мәснәви.
  - Белмим. Син бара тор, мин куып җитәрмен, эчем бик авырта...
  Мәснәви бара торды. Мосавир аны куып җитмәде.
  Мәснәви район үзәгендәге кибетне эзләп тапты. Склад кебек бер урын икән. Тозны шуннан үлчәтеп алды. «Тоз күп икән монда, үлчәүле тоз...» Мәснәви үкенде: их, Мосавир килеп җитмәде, йә акчасын гына биреп җибәрмәде шунда. Югыйсә, аның өчен дә алып кайтыр иде Мәснәви. Иренмәс иде, бер пот тозны күтәреп кайту чүп кенә ич ул!
  Менә шулай үкенеп, Мосавир өчен борчылып юлга чыкты Мәснәви. Чыгуын чыкты, әмма үзәктән бераз ераклашуга, кинәт яңгыр сибәли башлады. Сибәләсә генә бер хәл, бу болай: сибәли дә коя, коя да сибәли.
  Мәснәвинең кире борылырга уенда да юк иде әле. Мондый уй аның башына җилкәсендә әллә нинди ачыту сизеп алгач кына туды. Тоз! Биштәрендәге тоз эреп ачыттыра икән бит аның җилкәсен.
  Мәснәви артка борылып карады. Инде шактый ерак кителгән. Мәснәви алга карады - әле шактый кайтасы бар. Мәснәви тоз тутырылган биштәренә күз салды – анысы манма су.
  Мәснәви өстендәге күлмәген салды, биштәрне төреп, аркасына асты, авылга ашыкты. Мәснәвинең җилкәсен тоз ашый иде.
  «Әллә соң ташлап калдырыргамы бу биштәрне?» – Мондый уй бер генә тапкыр килеп китте Мәснәвинең башына. Килде дә бүтән күренмәде. Чөнки Мәснәви ул уйга әйтте:
  - Ычкын моннан! – диде.
  Тоз аның җилкәсен ашый иде. Әчеттерә. Мәснәви кат-кат исәпләп карады – барган саен, атлаган саен ныграк кими тоз. Өйгә кайтып җиткәнче күпме генә калыр ул? Калыр микән? Тозны аны киптереп була микән?
  Мәснәви биштәрен ташламады. Әтисе Миргалим әйтә: «Юлда әйбер күрсәң – ал, үз кулыңа эләккәнне ташлама!» – ди. Мәснәви ташламады. Яңгыр Мәснәви авылга җиткәндәрәк туктады. Ул өйгә кайтып кергәндә әтисе Миргалим өйдә юк иде. Әнисе аның киемнәрен сыкты, алып кайткан биштәрен кибәргә элде.
  Шулвакыт өйгә Мосавир да кайтып керде. Кулында – коры биштәре, биштәрендә тоз иде. Мәймүнә аптырады. Ире Миргалим кайтып кергәч, башта берни дә әйтмичә түзде. Бары тик:
  - Малайлар кайтты, - дип кенә хәбәр бирде. Миргалим кызмача иде. Биштәрләрне күргәч:
  - Как так?! – дип төпченергә маташты, әмма берни аңламады. Шулчак өйгә атылып-кабаланып күрше хатыны килеп керде.
  - Миргалим абый, Мәмүнәттәй! Әллә сугыш-мазар хәбәре бармы? Сезнең Мосавир кибеттән ярты пот тоз сатып алган дип ишеттем?! Мәйтәм, Миргалим абый малайлары юкка гына алмас бу хәтле тозны, сугыш-мазар түгелме дип котым очты! – дип шәрран ярды.
  Миргалим кызмача иде. Күрше хатынына кычкырды:
  - Нинди сугыш?! Белмисеңмени, иртәгә гөмбә җыярга барам. Гөмбә тозлыйсы бар! – диде. Теге хатын чыгып киткәч, Мосавирны тотып ярды:
  - Әйттем бит мин сиңа, тозны авыл кибетеннән алма, дидем!
  Миргалим улы Мәснәвине мактады: әнә, эретсә-эреткән тозны, ну ташлап калдырмаган! Маладис!
  Тоз вакыйгасы шуның белән тәмам булды. Мәснәвинең җилкәсендә - тоз ашаган урын, Мосавирның сыртында каеш эзе генә торып калды.
  Ә ул тоз Миргалимгә нигә кирәк булган – монысы хәтта Мәймүнә дә белми иде...
  
  3. МӘСНӘВИНЕҢ ТАУГА МЕНҮЕ
  Миргалимгә тоз кирәк иде. Миргалим – сугыш вакыты баласы. Әтисе өйдә чакта алар тозлы булдылар. Тоз аларны аштты, яшәтте. Алай-болай сугыш турында сүз чыкса, Миргалим гел тоз сатып алып куя иде. Мәймүнәгә нәрсә – ул бу дөньяда Кариб диңгезенең кайда икәнлеген дә белми. Аңа әлеге дә баягы Куба дигән утрау ни дә, үлән өстендәге кырау ни?! Әнә, анда шул утрауны уратып алганнар. Хрущев бер яктан ураткан, әмрикәннәр икенчеләй ураган. Сугыш чыгасын көт тә тор.
  Малайларны район үзәгенә җибәрү дә шуннан иде. Авылда сугыш чыгачагын кеше белми калсын. Белсәләр – башкалар да алып куячак. Кемгә сатып яшисең аннан соң тозны? Әйе, тозның аның әчмухасы да кадерле булырга тиеш. Ә бу малай, Мосавир, серне чишкән – авыл кибетеннән алган тозны. Тотып ярды миргалим малайны.
  Хәер, тоз вакыйгасы тәмам, дидек бит. Мосавир үсте дә читкә чыгып югалды. Юк, югалмады, сирәк-мирәк кайткалап, Мәснәвигә «абый» дип әйткәләп яшәде.
  Ә менә Мәснәви авылда, атасы йортында төпләнде. Солдат хезмәтендә машинага укыган иде. Колхозда да машинага утырттылар. Миргалим моңа шатланды. Тавык фермасында каравылчы булып эшләгән Миргалимнең һәйбәт бер гадәте бар иде: урлашмады, әмма юлда аунап яткан бер генә нәрсәне дә читләп үтмәде. Айнап яткан нәрсәнең дә бер кирәге чыга аның. Ничу аунап ятарга!
  Таяк ятамы миргалим юлында, кирпеч кисәгеме – каравылчы Миргалим андый әйберне алмый китмәде. Бу яктан Мәснәви аның үзенә охшаган – шуңа бик шат иде Миргалим.
  Бүкәнәйга кайтканда тау менәсе бар. Бензинны күп ашый торган тау. Мәснәви белә, элек бу таудан атлы-арбалы юлчылар тәгәрмәчне аркан белән бәйләп төшкән. Менгәндә, арбадан төшеп, үзе арттан этешеп менгән. Менә шундый тау. Бензинны хәйран күп ашый. Юк, Мәснәви саран түгел. Бензин ул – колхозныкы. Тик менә шул бензинны чамалап тоту да кирәк. Әле тегесенең-әле монысының йомышы төшә, бензинның кирәге чыгып тора аның.
  Тауга менгәндә тизлекне алдан ук алсаң яхшы. Монысын инде Мәснәвидән сорагыз. Ул белә. Тау төшкәндә әкрен төш, тау менгәндә чабып мен, диләрме әле?
  Мәснәви тизлекне арттырып килде, тау түбәсенә таба чабып менеп тә китте. Менеп җиттем дигәндә генә Мәснәви кинәттән тормозга басты. Ник басты, ник туктатты машинасын – башта ул моны үзе дә аңламады кебек. Әһә, дөрес туктаган икән лә! Мәснәви күрде: юл читендә озын, калын такта аунап ята иде. Нарат такта. Ничу аунап ятарга!
  Мәснәви машинадан төште. Тактаны күтәреп, машина әрҗәсенә ыргытты. Озын, шәп такта, әрҗәгә дә сыймый хәтта. Нарат такта! Әтисе шатлансын әле Мәснәвинең!
  Мәснәви машинасына утырды, кул тормозын ычкындырды, кузгалып китим дигәндә – машинасы сүнде. Менә каһәр! Тартмый инде ул, тартмый мондый тауда машина, юньле тизлек алып килмәгәч!
  Мәснәви таудан чигенеп төшәргә уйлады. «Бензин әрәм була», - дигән уен шундук яңасы алыштырды: «бензин колхозныкы, такта – Мәснәвинеке!»
  Шактый озак чигенде Мәснәви. Чигенде дә, тизлекне өр-яңадан алып, тау башына чабып-ажгырып менеп китте.
  Ах, шайтан алгыры! Мәснәви моны соңыннан гына искәрде: теге такта аунап яткан урында сикәлтәле җир булган икән бит! Шуңа күрә төшеп калган инде монда берәрсенең нарат тактасы. Мәснәви шулай дип уйлап өлгермәде, яман шакылдаган тавыш ишетелде. Мәснәви сизде: теге такта аның әрҗәсеннән төшеп калган иде.
  Әмма бу юлы Мәснәви акыллы эшләде: машинасын тау башына менгереп җиткерде. Туктатты, сүндерде: бензинны күп ашамасын. Шуннан соң ул теге тактага табан җәяүләп китте. Эзләп тапты, сыртына салды, тау башына алып менеп, әрҗәгә ыргытты. Такта шәп иде, нарат такта!
  Мәснәви машина кабинасына кереп утырды, моторны кабызырга маташты – тегесе кабынмады. Ник кабынмады, ник киреләнде бу мотор?! Әллә инде Мәснәвинең такта табуыннан көнләштеме? Монысын хәзер инде беркем дә аңлата алдый.
  Менә шулай: кабынмады машина. И чиләнде, и газапланды Мәснәви шуны кабызырга тырышып. Бик нык ачуы чыкты. Күрше карчыгын да сүгеп алды, аны күрше авылга туганнарына илткән иде. Түләүгә, әлбәттә. Юньлерәк авылда яшәсә ни булган? Монда бит аның юлы да машина-мазар сирәк йөри торган юл! Сүгенде-каргады да, машинасының көпчәгенә типте Мәснәви. Кадалып киткере нәрсә! Мәснәви болай итте: машина әрҗәсеннән тактаны сөйрәп алды, җилкәсенә салды. Авылга тикле дүрт кенә чакырым юл. Кайтыр Мәснәви, алып килер берәрсен – машиналысынмы, тракторлысынмы шунда, алып кайтыр тактырып машинасын! Шулай уйлады Мәснәви. Аннан соң тагын болай да уйлады: әллә соң тактаны монда гына калдырып торыргамы? Такта шактый авыр, саллы, сагызлы нарат такта. «Юк! – дип кырт кисте Мәснәви. – Тактаны калдырдым юк! Машина – колхозныкы, такта – Мәснәвинеке!» шулай уйлады Мәснәви, саллы-сагызлы тактаны җилкәсенә салып, авылга таба атлады.
  
  4. МӘСНӘВИНЕҢ ТҮБӘН ТӨШҮЕ
  Әйе, нәкъ менә шулай дип әйтте аңа прокурор.
  - Сез, иптәш Мәснәви, таудан түбән тәгәрисез, - диде. Мәснәви бу сүзне бик үк аңлап бетермәде. Прокурорга бик нык ачуы чыкты.
  Хәер, ул елны бөтен кеше ачулы иде. Ачулы да булырсың: ул елны икмәк уңмады. Уңганы да юньләп җыелмады. Югыйсә, Мосавир басудан икмәк ташыганда районнан килгән лектор сөйләде: «Брежнев үзе әйткән, иптәшләр, икмәк булса – җыр да була, дип әйтеп әйткән», - диде. Менә шулай җырсыз да калырга мөмкин ел иде ул. Мәснәвигә ни – җырсыз да яши ала Мәснәви. Аның җырларга вакыты да юк, җырлыйсы да килеп тормый. Ә менә икмәксез яши алмый иде Мәснәви. Бодай булсамы? Бодай булса, аны тавыкларга сибеп була. Әнә шуннан соң тавыкларың җырлап кына йөри! Дөрес әйткән бит Брежнев: икмәк булса, җыр да була, димәк... Лекторның сүзен шулай аңлады Мәснәви. Хәтеренә салып куйды.
  Икмәк уңмады ул елны. Уңганын да юньләп җыеп ала алмадылар. Август буена яңгыр койды. Икмәк уңмады. Ә Мәснәвинең тавыклары җырларга тиеш иде. Менә шуны истә тотып, колхоз дәүләт амбарына соңгы ашлыкны тапшырган бер көннәрдә, тракторчы Ильяс коткысына бирелеп, Мәснәви бер капчык бодайны машинасы әрҗәсенә салган иде. Ындыр табагында. Юк, юлда аунап ятмый иде ул капчык. Анысы бер хәл, әмма Мәснәвинең тавыклары җырларга тиеш иде.
  Әйе, икмәк уңмады ул елны. Әмма дә ләкин кишер бик нык уңды. Колхоз басуындагы кишерне мәктәп балалары ала-ала хәлдән тайды.
  Үзенең таудан тәгәрәвенә нәкъ менә шул кишер сәбәп булганын Мәснәви белми калды. Хәер, Мәснәви каян белсен, райком секретаре машинасын йөртми бит ул!
  Ә хәл болай булды. Райком секретаре җыелыш җыйды. Ул җыелышта районның күзгә-башка күренгән барлык җитәкчеләре катнашты. Район гәзите редакторы, милиция начальнигы, прокурор, судья – менә шундый дәрәҗәле кешеләрдән махсус комиссия төзелде.
  Мәснәви бу хакта белми иде...
  - Икмәкнең бер генә бөртеген дә югалтмаска! Бернинди урлашуга юл куймаска! Икмәк булмаса, безне башкачарак җырлатырлар, - диде райком секретаре. Мәснәви бу хакта белми иде. Секретарь әйтте:
  - Район гәзитендә тырыш хезмәт үрнәкләрен күрсәтү җитми, эшне аны күрсәтә дә белергә кирәк! – диде. Район гәзите редакторы кызарынып баш какты. Мәснәви бу хакта белми иде.
  Менә шул көннәрдә Мәснәви ниндидер йомыш белән колхоз идарәсенә керде. Колхоз бухгалтеры, бик каты тырышып, телефонга нәрсәдер сөйли иде:
  - Юк-юк, икмәк белән алай ук мактанып булмый! Юк... Кишер бик уңды! Кишер. Мәктәп балалары алды. Фәлән-фәлән тонна дәүләткә тапшырдык... Ә, менә, бер механизаторыбыз үзе килеп керде әле, ул басудан кишер ташый!.. Трубканы аңа бирәм.
  «Юк, юк, ташыган юк!» – дип әйтмәкче булды Мәснәви, каушады. Бер-ике капчык кишерне өенә алып кайткан иде шул. Берничә мәртәбә генә. Шуны әйтәләр дип курыкты. Ә ташуын аны бөтенесе дә ташый. Кишер уңды быел.
  Мәснәви белән сөйләшкән кеше район гәзите редакторы Әшрәфҗанов булып чыкты. Мәснәви бу кешене ишетеп белә, әмма үзенең түбән тәгәрәвенә шушы кеше дә сәбәпче булачагын Мәснәви белми иде.
  Әшрәфҗанов колхозлардагы алдынгы хезмәтне күрсәтү максатыннан, телефонга үзе утырган иде. Ул, әлбәттә, башта үз хезмәткәрләрен бик нык тотып сүкте. «Икмәк булса гына җыр була, сез җырлый да, яза да белмисез!» – диде. Әшрәфҗановның кул астында эшләүче, шигырьләр язып йөрүче бер егет бар иде. Ул шуңа әйтте:
  - Кишер уңышы турында әйбәт заголовка тап! – диде. Тегесе тапмады, дөресрәге, юньлесен таба алмады. Шуннан Әшрәфҗанов үзе язган мәкаләгә башны үзе куйды. «Дәүләткә – ашлык!» – дип куя иде Әшрәфҗанов беренче бит мәкаләсенең башын элекке елларда. Менә шуңа да район гәзитенең беренче битендә яңа башлы мәкалә, «Дәүләткә – кишер!» дигән язма чыкты. Язмада Мәснәви дә мактап телгә алынган иде. Басудан кишер ташый, дип.
  Мәснәви бу хакта белми иде.
  Нәкъ шул көннәрдә райком секретарен Казанга чакырттылар. Икмәк сату-тапшыру планын үтәмәгән өчен кыздырдылар.
  - Тырышабыз бит инде, эшлибез, булдыралганча тырышабыз, - дип акланды секретарь. Ә аның алдына район гәзитен куйдылар:
  - Ничек тырышасыз?! «Дәүләткә – кишер!» – дип кычкырып торасыз түгелме соң?!
  Секретарь менә шул хәлдән соң ярсып кайтып керде районга. Әшрәфҗановны эшеннән куып чыгарды. Милиция начальнигын, прокурорны, судьяны аякка бастырды. Колхозларда качырылган бодайны табарга, икмәк тапшыру планын үтәргә кирәк иде.
  Менә шундый буталчыклыкка килеп эләкте инде Мәснәви. Икмәк булса – җыр да була дип, теге бер капчык бодайны ындыр табагыннан алып чыгып маташкан вакытында гына, давыл кебек дулап, район прокуроры машинасы килеп туктады. Тракторчы Ильясны да тотканнар иде.
  Суд Мәснәвиләр авылында булды. Бөтен халык күрсен, белеп торсын өчен шулай эшлиләр икән, имеш, дигән сүзләр йөрде. Мәснәви әле иректә иде, аны унбиш тәүлек утыртып тордылар да, чыгардылар. Монысында инде чынлап торып утыртачаклар икән, дигән сүз таралды. Мәснәвинең болай да елак хатыны үкси-үкси чәч йолкыды. Балаларын шом басты. Әтисе Миргалим хөкүмәтне сүкте: бер кесә борчак өчен утыртулар тагын башланган мени? Мәймүнә әйтте: «Безнең персидәтел үзе бур бит ул, югыйсә!» – диде.
  Әйе, Мәймүнә әйтте: «Безнең персидәтел үзе бур бит ул», - диде. Юкка әйтте бу сүзне Мәймүнә. Юкка рәнҗетте колхоз рәисен. Ә бит ул, колхоз рәисе Сәләхов, Мәснәви белән Ильясны яклап, райком секретарена үзе китте.
  - Соң, иптәш Фәйрүшин, бер капчык бодай өчен уырта башласак, колхозда бер генә механизатор да каласы түгел бит! – диде.
  Фәйрүшинның күргәзмә-судның ни өчен оештырганын Сәләхов кайда белсен?! Эшнең ни белән бетәсен Фәйрүшин белә дә, прокурор һәм судья белә! Алар инде сөйләшкән: куркытырга гына, утыртмаска, механизаторлар болай да аз.
  - Юк! Утыртырга кирәк икмәк бурларын! – диде Фәйрүшин колхоз рәисенә. – Башкаларга сабак булсын! Әнә, бик телисең икән, Казаннан әйбәт адвокат тап!
  Юкка рәнҗетте Мәймүнә колхоз рәисен. Ә Сәләхов, чынлап та, эшкә кереште. Казан хәтле Казаннан ике адвокат яллады. Механизаторларга әйбәт характеристикалар язды. Балалары турында искәртте, адвокатларга ит-май, катык-сөт ашатты. Адвокатларның яшьрәге, Сафин дигәне, авыл катыгын бигрәкләр дә ярата иде. Эчеп куйганнан соң...
  Менә шул судта инде прокурор әйтте:
  - Сез, иптәш Мәснәви, таудан түбән тәгәрәп төшәсез, урлашасыз, - диде. – Сезгә моның өчен ким дигәндә ике ел төрмә! Мин ике ел бирүләрен сорыйм, иптәш судья! – диде.
  Авыл клубындагы халык «аһ» итте. Бер капчык бодай өчен ике ел?! Бер капчык өчен бер елы да җиткән, югыйсә! Анысы да күп әле аның!
  Юкка рәнҗетте Мәймүнә колхоз рәисен. Әнә, Сәләхов үзе дә тәмам пошаманда, тәмам кара көйгән. Аның хәзер бөтен өмете адвокатларда. Ни әйтсәң дә, Казан адвокатлары бит!
  Әнә, адвокатларның берсе, өлкән яшьтәгесе, дәшми. Әһә, әнә яшь адвокат Сафин сүз алды. Әкрен генә сөйли. Мәснәвинең алдынгы шофер булуын, Ильясның алдынгы тракторчы булуын әйтә. Гаиләләре матур. Балалары әйбәт. Ул балаларны ятим итәргә ярамый. Колхоз рәисе бераздан үзе дә гаҗәрләнеп куйды: кара, шулхәтле әйбәт кешеләр икән бит безнең механизаторлар! Бу адвокат килеп сөйләмәсә, Сәләхов белми дә йөрисе булган икән боларның нинди шәп егет икәнен. Алай-болай суд җайлы гына узса, Мәснәви белән Ильяска берәр капчык бодайны премия итеп бирергә кирәк.
  Шулай уйлап куйды Сәләхов. Әмма шулчак аның колагына әллә нинди көйсез-ятышсыз сүз килеп ишетелде. Адвокат Сафин болай дип сөйли иде:
  - Менә монда прокурорның гаепләвендә әйтелде: имеш капчыктагы бодай илле килограммнан артык, диелде. Шул сәбәпле, прокурор моны зур урлашу итеп исәпләүне сорый. Илле килограммлы әйбернең зур урлашулар рәтенә кергәнен аңлыйбыз. Әмма, хөрмәтле судья, иптәш прокурор монда бер нәрсәне күздән ычкындыра. Мәсәлән, без әлеге капчыклардагы бодайны тикшереп карадык. Аның ким дигәндә 30 проценты чүп. Димәк, урлашу да – чүп кенә. Димәк, ындыр табагыннан илле килограмм түгел, утыз килограмм гына бодай урланган. Гомумән, колхоз басуыннан чүпле бодай кайткан. Моны колхоз рәисе иптәш Сәләхов үзе дә раслый ала.
  Сәләховның башына суктылармыни. Үзен райком бюросында утыра дип хис иттеме, әллә башка бер өянәге тоттымы – кинәт кычкырып җибәрде.
  - Юк-юк, мөмкин эш түгел бу! Ничек инде безнең бодайның 20 проценты чүп булсын?! Безнең ындыр табагына чүпле ашлык кайтканы юк!
  Ниһаять, судья телгә килде:
  - Ә шулай да капчыктагы бодайны ничә килограмм дип исәплибез инде?
  - Илле килограммнан да ким түгел, бодайда чүп юк, әнә, колхоз рәисе үзе әйтеп тора, - диде прокурор. – Мин үз таләбемне кабатлыйм: бу эшне зур урлашулардан исәпләп, җинаятьчеләргә тиешле җәзаны бирү кирәк. Ким дигәндә – ике ел төрмә!
  - Капчыкта илле килограмм бодай була алмый, чөнки аның утыз проценты чүп. Колхоз рәисе ялгыша, - диде адвокат Сафин.
  - Әнә, рәис үзе әйтеп тора, ашлык чүпсез! – диде прокурор.
  Судья катгый итеп сорады:
  - Иптәш Сәләхов! Хөкем карары капчыкта күпме бодай булуга бик нык бәйле. Илле килограммнан артмаса, бу зур урлашуга керми. Артса... ындыр табагындагы бодай чүпле идеме-юкмы?
  Сәләхов шунда гына аңлап алды.
  - Соң... Чүп була инде ул бодайда, булмыйча калмый инде ул чүп, - дияргә ашыкты.
  Мәснәви белән Ильясны шартлы рәвештә бер елга хөкем иттеләр. Алар икесе дә колхозда эшләргә, шул эшләгәннәреннән дәүләткә ничәдер процент акча тотылып калырга тиеш! «Ничава, эшләсеннәр генә, акчасын тоту-тотмауны үзебез чамаларбыз», - дип сөенеп утырды колхоз рәисе Сәләхов. Механизаторларның һәр икесенә берәр капчык бодай бүләк итү туындагы ниятен тагын бер кат хәтеренә җөпләп куйды.
  Халыкка сабак бирергә тиешле суд шуның белән тәмамланды. Мәснәвинең күзендә яшь пәйда булды, әтисе Миргалимнең: «Урлашма, әмма юлда аунап ятканны ташлап калдырма!» – дигәне исенә төште. Персидәтел Сәләхов механизаторларның икесен дә кочаклады. «Мин сезнең икегезгә дә берәр капчык бодай премия бирәм», - диде.
  Әмма Сәләхов сүзендә тора алмады. Чөнки шушы судта район гәзитенең яңа редакторы утыра иде. Ул язып чыкты: «Бүкәнәй» колхозының бодае чүпле! Шуңа күрә генә карак механизаторларны утыртмый калдырдылар». Сәләховның ачуы килде. Премиялек бодай сорап барган Мәснәви белән Ильясны эт итеп сүгеп чыгарды.
  Персидәтелнең әле тагын шуңа да бик нык ачуы килде: адвокатларга акча болай да күп тотылган иде. Адвокат Сафин авыл катыгын гына түгел, сарык итен дә ярата икән. Юлга ике сарыкны суярга туры килде.
  - Ул бодайны күрсәтмичә генә урлап булмый идемени, аңгыра сарыклар? – дип сүкте Сәләхов ике механизаторны.
  Мәснәвинең түбән тәгәрәве әнә шулай башланды, шуның белән тукталды. Тик абыйлы-энеле игезәк малайлар Мәснәви белән Мосавирның тау менәселәре һәм тау төшәселәре әле алда иде...
  Мәснәви төрмәдән котылды. Әмма үзенең елак хатыны – күрше авылдан килен булып төшкән Хәдичәнең аһ-зарына килеп тарыды. Чөнки Хәдичәне – алдынгы терлекчене, дуңгыз симертүче һәм дуңгыз балаларын күпләп үстерүче Хәдичәне Ленин орденына тәкъдим иткәннәр иде. Дөресрәге, бу тәкъдим өстән, райкомнан төшеп, Сәләхов исемлеккә нәкъ менә Хәдичә исемен язып куйган, шул язуны раслатырга кире райкомга җибәргән иде. Мәснәвинең кырын эше Хәдичәнең орденына тап төшерергә бик мөмкин булып, шул хәл ике арадагы тавышларның эпицентрына әверелде.
  Шуңа күрә дә без иң элек Хәдичәнең орденны ничек итеп алуын белеп үтәрбез.
  
  5. ХӘДИЧӘНЕҢ ОРДЕН АЛУЫ
  Әйе, Мәснәвинең хатыны күрше авылның уңган бер кызы иде. Мәснәви аны ничек күргән, кайда танышкан – монысын шулай ук озаклап сөйләп тормыйк. Безгә Хәдичәнең орденны ничек алуын белү кыйбат.
  Эш шунда ки, Хәдичә фермада иң алдынгы дуңгыз караучы иде. Аның дуңгызлары һәрчак күп балалы булды. Хәдичә иртә таңнан йокы симертеп ятмады. Беркайчан да. Ул йермага һәрчак беренче булып төште, соңгы кеше булып китте. Исеме мактау тактасында булды. Гел макталды, аның турында гәзитләрдә яздылар. Менә шуңа да Хәдичәне орденга тәкъдим иттеләр. Менә шуңа да аның даны башта – райкомга, аннары обкомга ук китеп барды.
  Нәкъ менә шундый бер чакта Мәснәвинең кыңгыр эше калкып чыкты. Анысы бер хәл, Хәдичә үзе дә тотылды. Фермада аның белән бергә эшләгән хатын, гөнаһ шомлыгы, гел кирәкмәстән тавыш куптарды.
  - Юк, Хәдичә җаныкаем! – диде фермага иртән үк килер-килештән. – Син соңгы кеше булып китмәдең кичә фермадан. Мин киттем соңгы кеше булып! Минем ана дуңгыз балалады кичтән. Синең дуңгыз балалаган бүген иртән. Әнә, күрәсеңме, минем дуңгыз унике бала китергән иде – унга калган. Әнә, күрәсеңме, синең аранда нәкъ ике чуар дуңгыз баласы бар. Алар икесе дә минем дуңгызга охшаган. Фермага иртә таңнан ник чапканыңны, ничек алдынгы булганыңны күптән аңладым. Күршеләреңнең дуңгыз баласын үз дуңгызыңа кушасың син. Берәмтекләп кенә урлап. Ә бу юлы икене берьюлы алгансың, дуңгыз!
  Менә шулай тотылды Хәдичә. Күрше хатынының аягына егылып гафу сорады. Дуңгыз балаларын шундук кире кайтарды. «Үземнекеләрне дә өстим», - диде.
  - Кешенеке кирәкми! – дигән җавап алды. Җавап кына түгел, вәгъдә алды Хәдичә: фермадаш хатын серне чишмәскә сүз бирде.
  Әмма сер барыбер чишелде. Колхоз рәисенә дә килеп җитте. Эш зурга китәргә мөмкин иде. Мәскәүгә, Казанга жалу язулары бар. Сәләхов шундук райком секретаре Фәйрүшин белән киңәшләшергә булды. Аңа чапты.
  - Да, авыр мәсьәлә, - диде Фәйрушин. - Авыр мәсьәлә. Нишлибез? Язулар Казанга китте бит инде. Алар Мәскәү өчен әзерлиләр, орден өчен...
  - Әллә җыелыш җыеп карыйкмы авылда? Колхозчыларга аңлатып?..
  - Нәрсәне аңлатып?! – дип кистерде Фәйрүшин
  - Соң, язуларның өскә үк киткәнен? – диде колхоз рәисе. Фәйрушин кинәт уйга калды.
  - Әйе, җыелыш җый! – диде ул, бер карага килеп. – Җыелыш җый, мин үзем дә килермен. Фәлән-фәлән колхозчы, дуңгыз караучы Ленин орденына лаек түгел, дигән карар чыгарырбыз. Шунсыз булмый, жалу язулары бар.
  Җыелыш шау-шулы үтте. Шау-шуны колхозчылар түгел, президиумда утыручылар ясады. Беренчедән, Хәдичә үзе үкереп-үкереп елады: ул ялгышкан булган икән. Ул күрше хатынының аранына кермәгән, урламаган. Аран ишеге ачык калып, дуңгыз балалары аннан бүселеп чыккан. Хәдичә шуларның икесен үз араныннан чыккан дип белгән. Чөнки аның ана дуңгызы да балалаган булган икән...
  Менә шул сүзләрдән соң Хәдичәне колхоз рәисе Сәләхов бик нык сүкте-ачуланды җыелышта. Колхозчылар алдынгы дуңгыз караучы хатынны кызганып утырдылар. Менә шуннан соң инде сүзне райком секретаре үзе алды. Ул болай диде:
  - Мондый зур ялгыш җибәргән кеше Ленин орденына лаек була алмый, иптәшләр. Шуңа күрә без аны Ленин орденына тәкъдим итмибез, болай булгач. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены да бик җитеп торыр, - диде.
  Ленин орденыннан коры калуны колхозчыларның бер ише уфтанып, бер ише шатланып кабул итте. Ни генә булмасын, һәммәсе дә Хезмәт Кызыл Байрагы орденын яклап кул күтәрде.
  Шулай итеп дуңгыз караучы Хәдичәбез Ленин орденыннан коры калды, әмма орденсыз калмады. Менә, Мәснәвинең кыңгыр эше генә бераз Хәдичәнең исеменә тап төшерде. Шуңа күрә Хәдичә аны гел битәрләргә тырышты. Битәрләве, әйткәнебезчә, сәбәпсез түгел: бу битәрләү ир белән хатынны тигезли иде. Мәснәвинең «Үзеңне бел!» – дигәне Хәдичәнең орденына кагылып, аның ачуын бик яман чыгарды. Ир белән хатын арасында зур тавыш китте. Бу тавыш әле тагын да зурга китәр иде, әмма аларның икесен дә Хәдичәгә - кайнана, Мәснәвигә әни булган Мәймүнә карчык туктатты:
  - Нәрсә, кышлык бозаусыз каласыгыз киләме әллә? – диде. Тәмам ярсыган, өйдәге гаугага һәм килен белән улының бер сүздә була алмавына эче пошкан Мәймүнәнең тавышы чәрелдәп чыкты: «Язын фермадан алып кайткан бозау үсеп килә. Аның каян, ничек кайтканын персидәтелгә үзем барып әйтиммәллә?!»
  Өйдәге гауганы әнә шул чәрелдәвек тавыш туктатты. Ир белән хатын акылга килде. Кара, бер сүздә булмасаң, бер дә шәп яшәп булмый икән бит бу дөньяда! Менә шулай итеп, өйдә бер мәлгә тынычлык урнашты.
  
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.