Latin

Язмышның Туган Көне - 1

Общее количество слов 4421
Общее количество уникальных слов составляет 1749
44.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
60.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
69.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
1. Зөһрә
Зөһрәнең әтисе юк. Әнисе белән генә яши ул. Авылда әбисе, бабасы бар.Туганнары, дуслары да күп аларның. Ә менә әтисе юк. Зөһрә белә: әтисез кеше булмый. Аның да әтисе бар. Әмма ул аларга бервакытта да килми. Зөһрәнең барлыгын белмидер дә әле. Белсә килер иде… Әнисеннән әтисе хакында берничә мәртәбә сорап та караган иде, әмма әнисе бу хакта сөйләргә яратмый. “Ул бүтән тормыш белән яши”, — ди. Зөһрә аңлый: әтисенең кайдадыр үз гаиләсе, балалары бар. Әмма аның барыбер әтиле буласы килә.
Әнисе бик әйбәт аның. Бервакытта да тиргәми. Хәтта ялгышып та усал карамый. “Әтисе дә юк, үпкәләтмим үзен”, — ди торгандыр инде. Зөһрә үзе дә әнисен рәнҗет­мәскә, үпкәләтмәскә тырыша. Чөнки әнисенә болай да кыен. Ул бит кызын үзе генә, ялгызы гына үстерә. Эшеннән арып кайта. Өйдә тагын әллә күпме эш көтә. Әле ярый Зөһрә быел укырга керде. Иртән бакчага илтеп, кичен барып аласы юк… Хәзер ул мәктәпкә үзе бара, дәресләр беткәч, үзе кайта. Кайчакта гына, соңгарак калса, әнисе килеп ала. Ә мәктәп якын. Аның бер почмагы кухня тәрәзәсеннән дә күренеп тора. Җәяү бара, җәяү кайта Зөһрә. Кайчакта аңа күрше кызлары — Алсу белән Гөлинә иярәләр. Аларның сыйныфында шундый гадәт бар: дәресләр беткәч, укытучы Гөлсинә апалары үзенең беренчеләрен ишек төбенә кадәр озата чыга. Үз йортларына барып җиткәнче, һәр баланы күзәтеп тора. Зөһрәнең кайтып җиткәнен дә күрәдер әле ул. Күрәдер… Бик әйбәт күрә аларның Гөлсинә апалары. Дәрестә тәртип бозган малайларны шундук күреп ала. Беренче “Б” сыйныфында егерме дүрт бала укый. Ун малай, ундүрт кыз. Менә шуларның һәркайсына күз-колак булып тора ул.
Беренче сентябрь көнне Зөһрәне мәктәпкә әнисе илтте. Кайбер балалар әтиләре белән дә, әниләре белән дә килгәннәр. Әтилеләр генә дә, әнилеләр генә дә бар. Шулай да әниле балалар күбрәк. Зөһрә санап карады — сыйныфтагы егерме дүрт баланың унбере — әтисез. Шуңа күрә Зөһрәне әллә ни кимсетүче, кыерсытучы юк. Бер­көнне әтиле-әниле Рөстәм генә: “Әтиең күршегездә торамы?” — дип көлмәкче булган иде, өч әтисез кыз — Алсу белән Гөлинә дә аңа кушылдылар — теге малайны әйбәтләп кенә түпәләп аттылар. Рөстәм, башын учлары белән каплап: “Әтигә әйтә-ә-әм!”— дип, чак-чак кына чыгып ычкынды. Күп теленә салынса, ныграк та эләгер әле…
Әтисез булуына Зөһрәнең бер гаебе дә юк. Әнисенең гаебе юк та юк. Әтисенең дә әллә ни гаебе юктыр… Өлкәннәрнең бөтен нәрсәне дә аңлата торган бер сүзе бар. “Язмыш” дигән сүз ул. Күршедәге Сәлисә әби дә: “Язмыштан узмыш юк”,— ди. Бөтенесенә дә шул Язмыш гаепле, ахры. Үзләреннән башка гына кешеләрнең яшәвен, тормышын, бәхетен-бәхетсезлеген хәл итә торган бер көч бугай ул. Менә шул көч белән дуслашсаң иде дә… Гел ярдәм итеп торыр иде ул. Әйбәт укыр иде Зөһрә. Сыйныфларындагы бөтен малайлар-кызлар аны дус күрерләр иде. Гөлсинә апалары да гел Зөһрәдән сорар иде. Ә Зөһрә дәресен гел укып, өйрәнеп килә. Күбрәк сораса, күбрәк “бишле” эләгер иде. Күбрәк “бишле” эләксә, әнисе сөенер иде. Әнисе сөенсә, ул үзе дә сөенер иде, бәхетлерәк булыр иде… Их, дуслашырга иде шул Язмыш белән! Ул вакытта, бәлки, әти кеше кирәк тә булмас иде…
Әтисез яшәп булса да, әнисез яшәү кыендыр ул. Әнисез бөтенләй дә яшәп булмыйдыр… Зөһрә моны төгәл генә белми, әмма бөтен җан-күңеле белән тоя… Әни кеше — бу дөньяда иң мөһиме, иң кирәге, иң изгесе!
Беренче “бишле”сен дә әнисе хакындагы сорауга җавап биреп алды ул. Дөресен генә әйткәндә, иң җиңел сорау эләкте аңа бу көнне.
— Әниеңне яратасыңмы? — дип сорады аңардан Гөлсинә апасы.
Беренче сыйныфта гына укыса да, Зөһрә укытучы биргән сорауга дөрес һәм төгәл итеп җавап бирергә кирәк­леген белә. Шуңа күрә ул Гөлсинә апасының соравына тырышып җавап бирде:
— Яратам.
— Ни өчен яратасың?
Зөһрә бу юлы ашыгып җавап бирмәде. Җавап бирә алмаганнан түгел. Килешми. Авыр сорауга ашыгып җавап бирергә ярамый.
Зөһрә бераз уйланып торды. Әмма озак эндәшми торырга да ярамый. “Җавап бирә алмый” дип уйлаулары бар.
— Мин әниемне бик яратам, чөнки ул үзе дә мине бик-бик ярата!..
Шушы җавабы өчен Гөлсинә апасы Зөһрәгә олы “бишле” куйды.
2. Зөһрәнең иң яраткан әйбере
Зөһрәнең әнисе кебек әни беркемдә юк. Ул аны бүтән бернинди әнигә дә алыштырмаячак. Белә-белгәннән бирле бергә яшәсәләр дә, Зөһрәне һич ялыктырмый ул. Чөнки нык әйбәт, әйбәт кенә түгел, бик чибәр аның әнисе. Исеме дә матур — Гүзәлия. Гүзәллеккә ия дигән сүз. Ничек инде яратмыйсың андый әнине?!
Әйбәт, чибәр булса да, бик үк бәхетле түгел, ахры… Кайбер төннәрдә мендәренә капланып елый ул. Әллә инде эшеннән нык арып кайта, әллә берәр җире авырта, әллә… Әнисенең нигә елаганын белми Зөһрә. Әмма сорарга кыенсына. Кеше елаганда борчырга ярамаганны гына белә ул. Зөһрә үзе дә сирәк кенә елаштыра. Елаган вакытында кемдер килеп сораша башласа, юата башласа, аның җен ачулары чыга, җаны үртәлә, хәтта ныграк та елыйсы килә башлый… Теләмәсә дә, ныграк еларга туры килә… Әйе шул, кеше үзалдына гына еларга тиеш. Шуңа күрә Зөһрә, әнисе елаганда, аның янына бармый, дәшми-нитми генә үз түшәгендә йоклаган булып ята. Әнисе елап бетергәч, тынычлангач, кинәт уянган булып, аның караваты янына бара. Юрганы астына үрмәләп кереп, әнисенең җылы куенына чума… Икесенә дә рәхәт булып китә. Әнисе дә шундук кызын кысып кочаклап ала, бүтән бервакытта да үзе яныннан җибәрмәскә теләгәндәй, бик озак җылы куенында тота…
Зөһрә бүген бик иртә уянды. Ял көннәрендә гел шулай иртәрәк уяна ул. Нигә алайдыр — дәрескә барасы көннәрдә йокы килеп җәфалый, ял көннәрендә йокы килми интектерә. Әнисе дә торган, әнә кухняда коймак пешереп йөри…
Янында яткан курчагы да уянды Зөһрәнең. Ул әле сөйләшә белми. Курчаклар сөйләшми, дисезме? Ялгышасыз. Курчаклар да сөйләшә. Аның Лилия исемле курчагы сөйләшә белә. Шундый моңлы Лилиянең тавышы!.. Аның бит әнисе бөтенләй булмаган. Әнисе урынына Зөһрә үзе. Ул, курчагын куенына алып, бала көйләгәндәге кебек тирбәтеп, бишек җыры җырлый:
Әй курчагым, курчагым,
И синең матур чагың…
— Иң яраткан әйберем минем! — дип, Зөһрә үз янында яткан, әлегә сөйләшә белми торган курчагын күкрәгенә кысты.
Зөһрә, берәр нәрсә бик ошаса, гел шулай: “Иң яраткан әйберем минем!” — дип әйтеп куя. Шулай көнгә әллә күпме “иң яраткан әйбере” барлыкка килә аның…
Тәрәзәдән кояш көлеп карады. Зөһрә курчагын ипләп кенә мендәр читенә яткырды да идәнгә шуып төште, тәрәзә янына барды, аннары, күк читеннән балкып килеп чыккан көзге кояшка карап:
— Кояш! Син — иң яраткан әйберем минем! — диде, кулларын өскә сузып, кояшны сәламләде…
Кояшны тәрәзә төбендәге матур гөл дә сәламләде — тыйнак кына селкенеп, яфраклары белән кагынып куйды. Кояш ягына очып китәргә теләде, ахры, ул. Зөһрә гөлнең киң итеп ачылган таҗларына игътибар итте. Үзе дә сизмәстән, нәни учы белән бу матур гөл чәчәгенең алсу керфекләрен иркәләп, сыйпап куйды.
— И-и, иң яраткан әйберем минем! — дип әйтергә дә онытмады.
Шул вакыт күрше бүлмәдән әнисе килеп чыкты. Зөһрәнең бүлмәсендә тагын бер кояш пәйда булды. Өй кояшы. Күңел кояшы. Бүлмәләр, күңелләр балкып китте. Зөһрә бу минутта курчагы хакында да, тәрәзә төбендә­ге алсу гөл хакында да онытты.
— Кызым торган икән… — Әнисе, кулларын сузып килеп, кызын яратып кочаклап алды; аның җылы, йомшак сулышыннан Зөһрәнең колак очлары кытыкланып китте…
— Әнием…
Ниндидер серле, илаһи бер сулышта бер-берсенә бик тә газиз ике җан, ике йөрәк бер булып тибә башладылар. Бу тибешкә, бу бәхеткә Зөһрәнең иң яраткан әйберләре — әлегә сөйләшә белми торган курчагы, алсу гөле, иртәнге кояш шаһит иде.
— Әнием, нәрсә пешерәсең? — Нәрсә пешергәнен белсә дә, сорарга булды Зөһрә. Әни кешегә кызының соравына җавап бирү күңелледер ул. Җавап бирү кыен булса гына күңелсез булыр иде. Әнисе пешергән бит инде ул тәмле коймакларны. Шуңа күрә рәхәтләнеп җавап би­рәчәк…
— Коймак пешердем, кызым, син яратканча пешердем, әйдә, юын, киен, чәчләреңне тара да чәй эчәргә чык…
Әнисе чыгып киткәч тә, бераз уйланып торды Зөһрә. Курчагыннан, кояштан, гөлләрдән, тагын бик күп нәрсәләрдән дә яратканрак, хәтта иң-иң яраткан әйбере бар бит аның — әнисе бар! Их, үзенә генә әйтә алмады бу хакта. Ә әйтергә кирәк. Ул моны белергә тиеш!
Зөһрә, ике дә уйламыйча, үзе генә уйлап тапкан изге сүзләрне әйтү өчен, йөгереп кухняга чыкты.
— Әнием! Син минем иң-иң яраткан әйберем!..
3. Чит кеше
Зөһрә әнисендәге үзгәрешне шундук сизде. Менә берничә көн инде ул атлап түгел, очып йөри. Йөзе кояш кебек яктырып китте, күзләренә нур, иреннәренә бәхетле елмаю кунды. Үткән-сүткәндә дә кызы белән шаярып, уйнап китә, бертуктаусыз сөйләнә, рәхәтләнеп, башын артка ташлап көлә… Яисә, капыл гына килеп, Зөһрәне кочаклап ала, бүлмә уртасында зырылдатып әйләндерә-әйләндерә дә, кинәт туктап, кызының йөзеннән, күзеннән, маңгаеннан шашып үбә башлый…
Әнисендәге бу сәер үзгәрешне Зөһрә нәрсәгә юрарга да белмәде. Сорамакчы булган иде дә, батырчылык итмәде. Матур якка үзгәрде бит, нигә сорап торырга? Кәефсез якка үзгәрсә, сорашыр җаен табар иде әле. Бу юлы сорап тормады. Сөенде генә. Әнисендәге шатлык, куаныч тиздән Зөһрәгә дә күчте. Аңа да бик күңелле, рәхәт иде. Гомерендә беренче мәртәбә:“Бәхет шушы микән әллә?”— дип уйлады. Язмыш хакында уе да кабат баш калкытып куйды. “Әллә теге Язмыш дигәннәре әниемә мәрхәмәтен күрсәттеме?” Әллә кызгандымы? Зөһрәнең сүзләрен ишеттеме? Һәр кичне, йокларга ятар алдыннан: “Әнием бүтән еламасын иде, гел көлеп-елмаеп кына торсын иде, бәхетле булсын иде, мине яратсын иде, мине генә яратсын иде!..”— дип теләкләр тели бит ул.
Ниһаять, өйдәге серле үзгәрешнең сәбәбе ачыкланды. Беркөнне аның әнисе эштән иртәрәк кайтты. Бик күп тәмле әйберләр алып кайткан. Кайту белән пешеренергә кереште, бүлмәләрне җыештырып куйды, матур күлмәген киеп, көзге каршында боргалана башлады. Кемнедер каршы алырга җыена иде ул. Зөһрә моны шундук аңлап-төшенеп алды. Ләкин сорарга кыюлыгы җитмәде. Гомумән, әнисенең эшләренә бик тыкшынырга яратмый ул. Бәлки, Казанның аргы башында яшәүче Хәлим абыйлары кунакка киләдер, әллә әби-бабалары яшәгән авылдан берәр кеше киләме? Юк ла, алар килсә, әнисе Зөһрәнең колак итен тукып бетергән булыр иде инде. Бүген аларга бөтенләй башка кеше киләчәк. Бөтенләй чит кеше. Әнә бит әнисе дә, бераз каушап, хәтта Зөһрәдән кыенсынып йөри. Көлеп-шаярып сөйләшкән була да тагын моңсулана, йөзенә сагышлы нурлар төшә; күз карашларын каядыр читкә, урамнардан, йортлардан, хәтта Казанның үзеннән дә ераккарак төбәп, тирән уйга кала…
Зөһрә дәрес хәзерләгән булып утыра. Ул инде күптән өйгә бирелгән эшләрен эшләп бетерде. Астан гына әнисен күзәтә. Ул белә: барыбер бервакыт аның янына киләчәк һәм: “Кызы-ы-ым”, — дип, ягымлы тавышы белән назлап эндәшәчәк. Аннары бүген кич кем киләсен әйтәчәк, кунак янында тәртипле, тәүфикълы булырга, ашаганда кашыкны уң кулга тотып ашарга, капкан ризыкны иреннәрне чәпелдәтмичә чәйнәргә, өстәл артында олылар сүзенә кысылмый утырырга, соңыннан, икенче бүлмәгә чыгып, уенчыклар белән уйнарга, комачаулап йөрмәскә кушачак…
— Кызы-ы-ым…
Әнисе, сак кына килеп, кызын кочаклап алды. Иң элек баш түбәсеннән, аннары маңгаеннан, аннары борын очыннан, аннары иреннәреннән үбеп чыкты. Зөһрә бу назга ышанып бетмәде. Әнисенең ялагайланып, кызына ярарга тырышып назлавы көн кебек ачык иде.
— Кызым, бүген безгә бер кунак абый киләчәк. Әйбәт тот үзеңне, яме…
— Нинди абый?
Зөһрә бу юлы сорамый кала алмады. Чөнки моңа кадәр аларга кунак абыйларның килгәне юк иде. Хәлим абыйларын исәпкә алмаганда. Ләкин ул бит кунак абый түгел, туган абый.
— Син аны белмисең, кызым. Ул беренче мәртәбә генә килә әле. Әйбәт абый ул, балаларны бик ярата, сине дә яратыр…
Анысын бераз арттыра әнисе. Алай ук түгелдер әле. Балаларны яратса, балаларга барыр иде. Әнә бит ул әнисе янына килә…
— Нигә килә соң ул безгә?
— Нигә дип… Минем янга килә. Синең янга да килә. Мин аны әйбәт беләм. Ә син әле белмисең. Бүген таныштырырмын…
— Сез дуслармы?
— Безме? Без — дуслар…
— Алайса килсен. Үземне әйбәт тотармын.
— Рәхмәт, кызым.
Зөһрәгә “рәхмәт” кирәкми. “Үземне әйбәт тотармын” дип болай гына әйтте ул. Әнисенең кәефе китмәсен дип. Нинди кунак абыйдыр бит әле. Дөресен генә әйткәндә, Зөһрә хәзер үк аны яратмый инде… Бу абый кеше нишләп аларга килә әле? Нәрсә кирәк аңа? Кем кирәк?
Ниһаять, көткән кеше килде. Матур бер абый кыенсынып кына ишектән керде. Кулындагы чәчәк бәйләмен хуҗабикәгә тапшыргач, Зөһрәгә төбәп карап:
— Исәнме, — диде, хатын-кызларныкы кебек матур ак, юка кулын сузды. Зөһрә дә теләмичә генә нәни учларын бирде.
Кунак абый баштарак ошады Зөһрәгә. Елмаеп кына тора, матур итеп сөйләшә, әнисеннән күзләрен дә алмый… Көлгәндә ул тагын да матуррак. Мыеклары да килешә, чәче дә җыйнак итеп таралган, киемнәре дә пөхтә, матур, килешле, хәтта ыспай…
Чит кеше, көзге каршында чәч сыпырып алгач, Зөһрә каршына чүгәләп, таныша башлады:
— Әйдә танышабыз. Минем исемем — Ясир. “Ясир абый” диләр мине. Ә син кем?
— Зөһрә…
— Зөһрә? Нинди матур исем! Венера буласың алайса?..
— Юк, Зөһрә…
— Ярый, Зөһрә булсын… Татарча булсын…
Әнисе кунак абыйны өстәл артына чакырды. Кызын атап чакырмаса да, Зөһрә иң беренче барып утырды. Ул да хуҗа бит әле монда. Ә Ясир абыйсы — кунак кына…
Өстәл артында әнисе белән кунак абыйның сүзе ябышмады. Алар, Зөһрәдән кыенсыныпмы, иркенләп сөйләшеп китә алмыйлар. Зөһрә дә чит абыйга тиз генә ачылмады, аннары… әнисе дә, олылар сүзенә кысылма, дип кисәтеп куйган иде. Әмма ул шуны да сизеп, күреп торды: әнисе дә, Ясир абыйсы да, бик тә серле итеп, күзләре-карашлары белән сөйләшеп утыралар. Алар бер-берсенә бик тә ошыйлар бугай. Әнә бит Зөһрәнең барлыгын да оныттылар… Үзләре балаларга бик үк аңлашылып бетми торган сүзләр сөйләшәләр. Кайберләрен телевизор аша күрсәтелә торган сериалларда ишеткәне бар барын… Бигрәк тә Язмыш хакындагы сүзләргә игътибар итте Зөһрә.
— Язмыш очраштырды безне, Гүзәлия. Син — минем Язмышым бүләге.
— Ә Зөһрә? Зөһрә — кем бүләге?
— Зөһрәме? Зөһрә — синең бүләгең…
— Язмыш ялгыштырмасмы соң, Ясир?
— Мин йөрәгем белән тоям — ул алдамый мине.
— Бергә булу өчен, Язмышны син генә түгел, мин дә, ул да тоярга тиеш, Ясир. Син беләсеңме шуны?!
— Мин аңлыйм, барысын да аңлыйм…
— Аңлагач… Безнең Язмыш аның кулында, Ясир…
— Шуңа күрә дә ашыктырам, Гүзәлия. Тизрәк бергә булсак, мин аның күңелен яулау өчен барысын да эшләячәкмен…
— Юк, Ясир. Иң элек яулап ал син аны, үзеңнеке ит. Ничек — әйтә алмыйм, белмим… Әмма ул сине Язмыш бүләге итеп, хәтта Язмышның үзе итеп кабул итәргә тиеш. Язмыштан ул сине көтеп, сорап алсын иде!
— Бу мөмкинме соң?
— Их, белсәм иде… Икебезгә дә кыен булачак, Ясир…
— Ә мин Язмышка ышанам, Гүзәлия, ышанам…
Мондый аңлаешсыз, күңелсез сүзләрне башкача тыңлап тора алмый иде Зөһрә, алдындагы сөлгесенә ашык-пошык кына авыз-иреннәрен сөртте дә күрше бүлмәгә — үзенең курчаклары, китаплары янына кереп китте. Гомердә булмаган хәл — “рәхмәт”ен дә теләмичә генә, пышылдап кына әйтте. Шул керүеннән кабат залга — әнисе белән кунак абыйсы янына чыкмады. Бераз уенчыклары белән уйнап алганнан соң, курчакларын барлап, аларны үзе ятасы түшәк читенә тезеп куйды. Тагын нишләргә? Дәрестә бирелгән өй эшләрен эшләсәң ярый да… Әй, соң инде… Аннары… Иртәгә ял көне бит, өлгерер әле.
Зөһрә, нишләргә белмичә, бераз бүлмә уртасында басып торды. Күзе берничә көн элек кенә әнисе алып элгән китап шүрлегенә төште. Анда әле бер мәртәбә дә актарылып каралмаган китаплар бар иде. Зөһрә әле бер китапны, әле икенчесен алып, укымыйча гына актарган булды, ә рәсемнәр бик аз иде… Ул, китапларны кире урынына куеп, йокы бүлмәсендә торган кечкенә телевизорны кабызып җибәрде, түшәгенә ятып, экрандагы шау-шуга төбәлде.
Әнисе кызын бөтенләй дә исеннән чыгарды, ахры. Кунак абый дигәч тә… Әле ул беренче мәртәбә генә килгән, инде әнисе Зөһрә хакында онытты да… Ә көн саен килеп йөри башласа? Зөһрә бу хакта уйларга да курыкты. Ул, үзе дә сизмәстән, чытырдатып күзләрен йомды, аннары, сабый күңеленә төшкән авыр хисләрдән арып-талчыгып, тирән йокыга китте…
Берничә көннән Ясир абыйсы тагын килде. Бу юлы да кулына чәчәк бәйләме тоткан. Әнисе яраткан розалар... Зөһрәгә дә бүләк бар иде — чып-чын кул сәгате! Кунак абый, чәчәк бәйләмен тоттыргач, Зөһрәнең әнисен үбеп алды. Ул моны бик матур итеп, кинолардагы кебек эшләде. Әмма Зөһрәгә бу ошап бетмәде. Ул бит әнисенең ире түгел. Зөһрәнең әтисе түгел…
— Туган көнең белән! — диде аңа Ясир абыйсы.
— Минем туган көн мартта ук булды инде,— дип, акланыбрак җавап бирде Зөһрә.
— Мин юк идем бит ул вакытта. Менә бүләгемне хәзер генә бирәм… Котлы булсын!
— Рәхмәт!
— Зур үс, яме!..
Бүген Зөһрәгә Ясир абыйсы тагын да матуррак булып күренде. Әллә бүләк алып килгәнгә инде… Әмма бераздан әнисенең бу яңа танышы аңа ошамый башлады, чөнки тагын шул хәл кабатланды: баштарак табын артында юк-бар сөйләшеп утырдылар. Яннарындагы Зөһрә хакында да онытып, бер-берсенә серле, сәер карашалар… Икесе генә диярсең… Алар хәтта Зөһрәнең үз бүлмәсенә кереп китүен дә сизмәделәр…
Үз бүлмәсе үз бүлмәсе инде. Бөтен нәрсә дә таныш һәм кадерле монда. Курчаклары да, китаплары да, мендәре дә, стенадагы сәгать тә… Зөһрә кулындагы бүләк сәгатьне исенә төшерде, аны озак кына өйрәнеп утырды. Аннары көн саен алып карый торган китапларын актарып чыкты. Әнисе аның янына кереп, тәмле йокы теләде. Ясир абыйсы да, башын тыгып кына:
— Тәмле төшләр күр, яме, Зөһрә акыллым! — диде.
Зөһрәгә рәхәт булып китте. Әмма бу рәхәтлек бик тиз юкка чыкты. Аны тагын оныттылар… Хәтта бүләк сәгате дә күңелен күтәрә алмады. Зөһрә куркыныч фильмнар күрсәтүче телевизоры белән ялгызы гына калды. Шулай телевизоры белән бергә йоклап та киткән ул…
Иртән бер авыз сүз сөйләшмәде Зөһрә. Әнисе берничә мәртәбә:
— Кызы-ы-ым, нәрсә булды сиңа? Ник минем белән сөйләшмисең? — дип сораса да, дәшмәде. Бик ялкыткач кына:
— Теге абый бүтән килмәсен, яме, әнием,—дип кырт кисте…
Ана кеше телсез калды. Бераздан басынкы тавыш белән, гаепле кеше кебек, хәтта бераз акланган шикелле, әмма кискен генә әйтеп куйды:
— Ярар, кызым, бүтән килмәс.
Шул көннән соң кунак абый бүтән күренмәде. Аның хакында әнисе дә бер сүз катмады. Зөһрә берничә мәртәбә сорашмакчы булган иде, сорашмады. Әнисен юк-бар белән борчый торган гадәте юк аның…
Әнисе дә ләм-мим. Ул Ясир исемле таныш хакында бөтенләй онытты, ахры. Күзләрендәге моңсу карашны исәпкә алмаганда, аның тормышында хәзер бөтенесе әйбәт. Эшкә бара. Эштән кайта. Зөһрәгә дәрес хәзерләргә булыша. Кайчагында Зөһрәне куенына алып, тәрәзәдән ерак офыкларга карап, моңлы итеп җырлый:
Кеше җирдән ерак китә алмый,
Хыял канатлары булса да.
Гел елмаеп-көлеп яши кеше,
Моң-сагышка җаны тулса да…
Зөһрә бүләк сәгатен берничә көн киеп йөрде дә салып шүрлеккә куйды. Ясир абыйсы килер дә:“Ник тагып йөрисең бу сәгатьне? Син бит мине яратмыйсың”,— дияр кебек… Нишләп яратмасын, Зөһрә аны үзенчә ярата да. Әнә бит ул аның әнисен ничек хөрмәтли, хәтта чәчәкләр бүләк итә. Чәчәк үк бирмәсә дә, Зөһрәгә әнә нинди затлы сәгать бүләк итте… Әйбәт, бик әйбәт абыйдыр ул…
Тик… Нигә китерәсе килми соң аның бу абыйны? Нәрсәдән курка Зөһрә, нидән шикләнә ул, нидән сагая?..
Сагаерсың, куркырсың да шул… Зөһрәнең бердәнбер, кадерле, газиз кешесен — әнисен алып китсә? Кызын япа-ялгыз калдырса? Моңа кадәрге тату, тыныч, хәтта бәхетле тормышлары җимерелсә? Зөһрә бик-бик бәхетсез булыр иде. Ул бәхетсез булгач, аның әнисе дә бәхетсез булыр…
Әнисе дә моны аңлады, ахры. Кызын ярата бит ул. Бик ярата. Хәтта үлеп ярата. Тукта, ничек инде — “үлеп”? Дөрес түгел бу. Үлмәсен әле, бик кирәк аңа әнисе. Чөнки Зөһрә үзе дә әнисен үлеп-үлеп ярата. Ә? “Үлеп”? Әй, шулай әйтелә генә лә ул…
4. Язмыш бүләге
Беренчедә генә укысалар да, Зөһрәләр сыйныфында балалар олылар теле белән сөйләшергә яраталар. Беркөн­не Илнар исемле малай, уйламаганда-нитмәгәндә:
— Без шундый бай!..— дип әйтеп куймасынмы.
Аның белән бер парта артында утырган Наилә ышанмады:
— Нәрсәгез бар соң сезнең? — дип сорады.
— Бездә барысы да бар,— дип ышандырырга тырышты Илнар.— Әнинең алтын әйберләре бар, әтинең машинасы, гаражы бар. Без әле дача да алабыз…
— Ә без өч катлы коттедж салдырдык,— дип сүзгә кушылды Марат.
— Безнең “видик” бар, компьютер да бар,— диде Рәсим исемле малай.
— Ә безнең… Ә безнең…— дип, сулышына буылып сөйләп китте Рөстәм.—Ә безнең өйдә тимер шкаф бар, әти аның эченә акча җыеп бара. Шыплап тулды инде ул…
Зөһрәнең дә мактанасы килде. Әмма ул белми әле, баймы алар, юкмы? Кыйммәтле машиналары да, өч катлы йортлары да юк, өйләрендә акча белән тулы тимер шкаф та тормый… Әнисенең колагында алтын алка бар барын… Анысы байлык түгел бит, кайчандыр, Зөһрә тугач, әтисе бүләк итеп биргән. Их, әтисе яннарында булса, алар да бай булырлар иде. Юк шул аның әтисе, юк… Шуңа күрә машиналары да, коттеджлары да юк…
Әмма Зөһрәнең бик тә, бик тә мактанасы килде. Шунда аның хәтеренә күршедәге Сәлисә әби әйткән сүзләр килеп төште. Урамда очратканда, Зөһрәнең аркасыннан сөеп:“Алтын шул синең әниең. Әнә ничек матур итеп карап, тәрбияләп йөртә…”— дип әйтә иде ул.
— Без дә бай! Беләсегез килсә, минем әнием алтын! — дигәнен сизми дә калды Зөһрә.
Сыйныф бүлмәсендә авыр тынлык урнашты. Балалар барысы да, бердәй булып, Зөһрәгә төбәлделәр. Һәрберсенең карашында: “Ничек инде — әниләр алтын була димени?” — дигән сорау яна иде. Кайбер күзләр көлеп-елмаеп, хәтта мыскыллабрак та карыйлар. Кайберләрендә гаҗәпсенү катыш көнләшү чаткылары бар… Ничек кенә булмасын, байлык хакындагы бәхәс шунда тукталды. Сыйныфта Зөһрәнең байлыгы белән ярышып мактаныр бала табылмады.
Өйгә кайтып керү белән, Зөһрә кухняда кайнашучы әнисе янына йөгереп барды:
— Әнием, без баймы?
— Нигә алай дисең, кызым?
— Әйт әле, әнием, без баймы?
— Белмим шул…
— Беләсең-беләсең… Юри генә әйтмәгән булып кыланасың… Без… Без…бөтенләй дә бай түгел… Безнең бит машинабыз да, дачабыз да юк. Алтыннарыбыз да, акчабыз да күп түгел. Хәтта “видиг”ыбыз да юк… Әнием, “видик” алыйк әле, ә? Алсуның да, Зилә белән Гөлинәнең дә “видик”лары бар. Көн саен мультфильм карыйлар. Минеке генә юк…
— И кызым, акча җиткезеп булмый бит. Бик алыр идек тә, тиешле акчаны да түләмиләр. Бушка эшләгән кебек эшләп йөрим бу арада.
Зөһрә белә, чынлап та артык акчалары юк аларның. Әнисе эшләгән фабрика менә-менә ябылырга тора. Кая анда “видик”ка, кием-салымга да тартып-сузып кына җиткерәләр.
Әнисе кызына чишенергә булышты, тузгыган чәчләрен тарап куйды, кочагына алып, аның көзге салкыннан алсулана башлаган бит очыннан үбеп алды.
— Бер җай чыгар әле, кызым, алырбыз, видеомагнитофонын да, компьютерын да алырбыз. Ходай язган булса, барысы да булыр. Шөкер итеп кенә яшик, яме… Ә бит чын-чынлап әйткәндә, бездән бай кеше юк. Менә минем шундый матур, күркәм кызым бар. Ә синең… Синең әниең бар… Без бер-беребезне бик яратабыз, шулай бит? Беләсеңме, кызым, яраткан кешең булу — олы байлык ул, чиксез бәхет… Ә безнең яраткан кешеләребез бар…
Әнисе үзе сөйли, үзе күзләрен, йөзен яшерә. Елый башласа шулай итә ул. Зөһрәнең үзенең дә елыйсы килде. Юк, бай булмаганнары өчен түгел. Әнисе күпме генә ышандырырга тырышса да, алар бай түгел. Әниләрнең, бик-бик әйбәт булсалар да, байлык исәбенә кермәгәнен белә ул. Әни кеше — байлыктан өстен. Шатлык кебек, бәхет кебек… Аннары… Язмыш кебек! Язмышның нәрсә икәнен белми әле Зөһрә. Әмма ул аның бик изге, тылсымлы, сихри бернәрсә булуын тоя, хәтта белә… Әниләр кебек изге… Их, менә хәзер ул Язмыш дигәннәре күрсен иде дә, әнисен дә, Зөһрәне дә бәхетле итсен иде! Хәзергә… “видик” алып бирсә дә ярар иде…
Юк ла, борчылып еламый Зөһрә. “Видик”сыз да яшә­деләр бит әле. Борчылмый ул. Кайчагында елауның сәбәбен аңлатып булмый бит. Зөһрә дә аңлата алмый. Бары тик елый гына. Әмма бу елавында, бу күз яшьләрендә, борчылудан бигрәк, өметкә, бәхеткә сусау, ниндидер якты, матур, хыялый ымсыну көчлерәк иде.
Язмыш озак көттермәде. Икенче көнне үк Зөһрәләргә матур ялтыравык кәгазьгә төрелгән посылка кертеп бирделәр. Аның эченнән өр-яңа видеомагнитофон чыкты. Кыска гына хаты да бар:
“Зөһрә акыллым! Менә син сораган “видик”. Шуны бел – асыл байлык акча да, алтын да, башка әйбер дә түгел. Кешенең байлыгы — саф, ихлас күңелендә, тугры җанында, ярсу йөрәгендә һәм матур хыялында. Мин дә синең бәхетле булуыңны телим һәм моның өчен барысын да эшләргә вәгъдә бирәм. Синең Я.”.
Бу көнне алар бәйрәм ясадылар. Серле бүләкне телевизор янына урнаштыргач, күршедән кассета алып керделәр, аннары, бер-берсенә сыенышып утырып, телевизор экранына төбәлделәр. Бераздан әнисе кухняга кереп китте, чыш-пыш килеп, тәмле әйберләр пешерә башлады. Зөһрә үзе генә “видик” карап калды. Карый-карый, серле хат кисәген тагын бер мәртәбә укып чыкты. Матур, тигез итеп, яшел кара белән язылган язуны ул бөгәрләмәскә, тапламаска тырышып, кадерләп, иң яраткан әйберләре саклана торган агач тартмага салып куйды. Шунда ул кайчандыр Ясир абыйсы бүләк иткән сәгатьне күреп алды. Аны беләгенә тагып карады. Тагын салды. Ясир абыйсының усал йөзе күз алдына килде. Бераздан бу усаллык бетте. Ясир абыйсы елмая-көлә башлады… Зөһрә сәгатьне кабат тагып куйды. Бу юлы салмады. Сәгатен таккан килеш, әнисе янына — кухняга чыкты.
“Видик”ның каян килүе, кем бүләге булуы хакында сорашмады Зөһрә. Әнисе каян белсен аны? Бу “видик”ны Язмыштан Зөһрә үзе сорап алды бит. Әнә хатының ахырына да “Синең Я.” дип куйган. “Синең Язмыш” дигән сүз бит бу.
Тукта, әнисе нишләп бер сүз дә эндәшми соң әле? Ник гаҗәпләнми? Бердәнбер кызы Язмыш тикле Язмыш белән сөйләшә, аралаша башлады ласа! Бу бит могҗиза! Төштә, әкияттә генә була торган хәл! Нигә дәшми, нигә аптырамый аның әнисе?
— Әнием, беләсеңме кем җибәргән миңа бу “видик”ны?
— Белмим шул… Үзем дә аптырыйм… Ярар, кызым, кем генә бүләк итсә дә, начар кеше түгелдер әле. Син сорадың — ә ул бүләк итте. Тик син күп сорама, яме, артык борчыма аны. Бу Зөһрә тәртипсез, тәрбиясез кыз икән дип уйлар…
— Ә мин беләм аның кем икәнен…
— Беләсең? Кем соң?.. — Әнисе шундук сагаеп, уйчанланып калды.
— Ул… Ул — Язмыш!
— Кем-кем? — Бу юлы аның әнисе яңгыратып көлеп җибәрде.
— Язмыш.
— Язмыш? Кызык, чынлап та Язмыш булып чыкмагае бу. И кызым, шулай гына булса ярар иде, әйеме?..
— Әйе…
5. Зәңгәр чәчәкле гөл
Мәктәптән кайтканда, Зөһрә иң элек тәрәзәләренә күтәрелеп карый. Үз тәрәзәләренең астан һәм өстән ни­чәнче булуын ул күптән белә. Балалар бакчасына йөргәндә үк, әнисе өйрәтеп куйган иде — өске яктан дүрт тәрәзә, аскы яктан дүрт тәрәзә санарга кирәк. Уртада — аларның тәрәзәләре…
Әнә әнисе тәрәзәләренә матур пәрдәләр элгән. Алар бигрәк ак, курчак күлмәге кебек, чит-чатлары челтәр белән каеп эшләнгәннәр. Әллә каян көлеп, үзләренә чакырып торалар…
Зөһрәләрнең тәрәзәләрендә гөлләр дә күп. Нинди генә гөлләр үстерми аның әнисе! Шулай да Зөһрә бүлмәсендә­ге тәрәзә төбендә торган алсу гөлдән дә матуры юк. Һәр көн мәктәптән кайтканда, Зөһрә үзләренең тәрәзәләренә күтәрелеп карый — гөлләр үз урынындамы, һаман шулай матур булып утыралармы?
Зөһрә бүген дә үз тәрәзәләренә ерактан ук карап кайт­ты. Әнә алар — ап-ак челтәрле тәрәзәләр… Аның алсу гөле дә шунда… Зөһрә аны “Алсушка” дип йөртә. Тик… Нигәдер гөлләрнең алсу чәчәкләре күренми бүген… Әллә? Әллә коелып беткәннәрме? Юктыр, иртән генә, матур булып, тәрәзә төбендә утырып калганнар иде ләса…
Әһә! Моның ниндидер хикмәте булырга тиеш. Гөлләр көндезләрен кояшка, көнгә, яктылыкка карап утыралар. Гөлләр яктылык ярата бит… Ә инде гөлләр өй эченә карап утыралар икән, димәк, Зөһрәнең әнисе эштән кайткан. Бары шул гына!
Ул ах-ух килеп кайтып кергәндә, әнисе гөлләргә су сибеп йөри иде. Өстен алыштырып алгач, Зөһрә дә әнисенә булыша башлады. Әнисе: “Чәеңне эч иң элек”,— дип караса да, тыңламады, кечкенә комганына су салып, үз бүлмәсенә кереп китте. Тәрәзә төбендәге алсу чәчәкле гөленә су сипкәндә, шул хакта уйланды: “Зөһрә мәктәптә чакта бу гөлгә бик тә ямансудыр… Көне буе ялгыз яши бит ул… Икәү булсалар, күңеллерәк булыр иде. Тату, бәхетле гомер кичерерләр иде…
Әйе, тагын бер гөл кирәк бу тәрәзә төбенә. Ничек баштарак уйламаган ул бу турыда? Әнисенә әйтсә, бер матур гөл алып кайтып бирер иде әле… Бүген үк әйтәчәк, тагын бер гөл сораячак Зөһрә. Менә күрерсез дә торырсыз — аның “Алсушка”сы янында тагын бер гөл яши башлаячак! Һи, нигә әнисенә әйтеп торсын ди?! Аның бит хәзер сорар кешесе бар. Язмышы бар. Бүген үк хат язып салачак ул аңа. “Видик” өчен дә рәхмәт әйтмәгән әле…”
Чәй эчеп, бераз дәресләрен карап алгач, Зөһрә хат язарга утырды. Нигәдер язганнарын әнисенә күрсәтәсе килмәде. Бу бит аның үзенең генә сере, үзенең генә Язмышы! Аннары әнисе, әйбер сорап, бүтәннәрне интектермә, диячәк. Зөһрә моны бик яхшы белә. Шуңа күрә нәрсә язганын беркемгә дә күрсәтмәскә булды.
“Исәнме, Язмыш! — дип башлады ул үзенең хатын. — “Видик” өчен зур рәхмәт! Мин аны ял көнендә генә карыйм. Бүтән көннәрдә карасам, әнием ачулана…
Мин тагын бер әйбер хакында сорашмакчы идем. Миңа бер гөл кирәк. Берәү бар, тагын берәү кирәк. Синдә гөлләр бармы? Булса, алсу чәчәкле булмасын, андый гөлем бар инде. Зәңгәр чәчәкле гөлләрне дә бик яратам мин. Андый гөл булса, әйбәтрәк тә булыр иде. “Алсушка” бик сөенер иде…
Әнием әйтә, бүләкне сорап алмыйлар, ди. Бу хакта әнием белми. Сизеп торам: син миңа тамчы да ачуланмыйсың. Ачуланмыйсың бит? Чөнки син бик әйбәт. Хәзергә хуш, сау бул. Авырма. Әйбәт киенеп йөр. Кайнар чәй эчкәч, шундук урамга чыкма. Салкын тидерүең бар. Пока!
Сәлам белән Зөһрә”.
Зөһрә язган хатын конвертка салып, ябыштырып куйды. Әмма ул Язмышның кайда яшәгәнен белми иде. Бәл­ки, әнисе беләдер?.. Беләдер, чөнки әниләр барысын да беләләр…
Зөһрә, кулына кызыл каралы каләмен алып: “Язмышка бирергә!” — дип язып куйды. Конвертның бер як читенә олы йөрәк төшерде. Сыйныфтагы кызлар, бер-берсенә хат язышканда, шундый йөрәкләр төшерәләр. Зөһрә белә: бу билге “яратам” дигәнне белдерә.
Аннары ул залга — телевизор карап утырган әнисе янына чыкты. Мыштым гына килеп, муеныннан кочаклап алды. Бүлмәдә чит-ят кеше булмаса да, колагына үрелеп: “Мин Язмышка хат яздым…” — дип пышылдады. Үзе, җавап та көтеп тормыйча, “йөрәкле” хатны әнисенең куенына тыкты да йөгереп чыгып китте…
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Язмышның Туган Көне - 2
  • Части
  • Язмышның Туган Көне - 1
    Общее количество слов 4421
    Общее количество уникальных слов составляет 1749
    44.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    60.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    69.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Язмышның Туган Көне - 2
    Общее количество слов 4320
    Общее количество уникальных слов составляет 1943
    41.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Язмышның Туган Көне - 3
    Общее количество слов 4376
    Общее количество уникальных слов составляет 1901
    42.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Язмышның Туган Көне - 4
    Общее количество слов 4363
    Общее количество уникальных слов составляет 1932
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Язмышның Туган Көне - 5
    Общее количество слов 4271
    Общее количество уникальных слов составляет 2040
    39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Язмышның Туган Көне - 6
    Общее количество слов 4359
    Общее количество уникальных слов составляет 1951
    40.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Язмышның Туган Көне - 7
    Общее количество слов 4340
    Общее количество уникальных слов составляет 1975
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Язмышның Туган Көне - 8
    Общее количество слов 1555
    Общее количество уникальных слов составляет 909
    49.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    63.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    71.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов