Latin

Язмыш Сынавы - 1

Общее количество слов 4410
Общее количество уникальных слов составляет 2524
33.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
АНА БЕЛӘН БАЛА
(Нәсер)
Җәйге матур көн. Алсу нурларын мул сирпеп күктә кояш балкый. Талгын гына искән җил чәчләрдән иркәләп, назлап үтә. Халык каядыр ашыга. Әнә юл читеннән ана белән кыз атлый. Йөзләрендә — бәхет нурлары. Күптән түгел генә тәпи киткән күбәләктәй күркәм киемле сабый дөнья белән таныша. Әле генә үрелеп юл читендәге вак ташларны кулына алып уа да, якын кешесенә суза. Ут борчасы сыман бөтерелгән күз иярмәслек җитез хәрәкәтле чая кызый ул арада учына тутырган комны тирә-якка сибә. Әйләнә-тирәдәге һәр әйбер, һәр нәрсә кызык, яңа аңа. Кызыксынучанлыгы шулкадәр көчле, минут эчендә дистәләрчә хәрәкәт ясарга өлгерә. Менә йөгерек адымнары белән атлый-атлый юл читендәге чәчәкләргә үрелде.
—Измә, балам. Чәчәкләр дә үсеп утырганда, үзләренә күбәләкләр кунганда гына матурлар. Әйдә, карап кына үтик үзләрен, — диде ана.
Сабый эчкерсез карашын бер әнисенә, бер чәчәкләргә төбәде. Сөенә-сөенә әнисеннән ишеткән күбәләк сүзен кабатлады: күбәяк, күбәяк...
Наныеның бу ачышы ана күңеленә шатлык өстәде. Нарасыен кулына алып кочагына кысты.
Ул арада юлдан ерак түгел генә сузылып киткән куе әрәмәлектә кәккүк кычкырганы ишетелде. Аңа берсеннән-берсе матур итеп сайраган кошлар тавышы кушылды.
Җирдә тынычлык булсын. Сугыш гарасаты купмасын. Аналар елмаеп балаларын баксын. Тыныч тормышның аяз күгендә балкыган кояшка карап, тугайларда өзелеп сайраган кошлар тавышын ишетеп, болыннарда үскән аллы-гөлле чәчәкләргә кунган күбәләкләрне күреп үссен сабыйлар. Авыр кичерешләр, сугыш михнәтләре, йокысыз төннәр булмасын. Җирдә кошлар моңы тынмасын!

АВЫЛЫМ ӘБИЛӘРЕ
(хикәя)
Бүгенгедәй хәтеремдә, миңа дүрт-биш яшьләр тирәсе, әни иртә белән эшкә әзерләнә, үзе абыйларым белән миңа көн саен әйтеп, без ятлап беткән киңәшләрен кабатлый: „Динар, балам, апайларыңны кыерсытма, чәй куеп эчер. Чәйнекне электрдан өзәргә онытма. Дамир, урамга чыксаң, өстеңә калынрак киен. Аида, абыйларыңны тыңлаш...” Бераздан ниндидер көрсенү белән өстәп куя: „И Аллам, Ходай бәхетле сабыйларга гына зурәни җылысы бирәдер, балаларымны үзең сакла...”
...Безгә зурәни тәрбиясе күреп үсәргә насыйп булмады. Әти ягыннан зурәни мин туарга ике ел алдан мәңгегә күзләрен йомган. Әниебез ерак районнан килен булып төшү сәбәпле, Мәэлүфә картинәйне дә үз гомеремдә нибары ике генә тапкыр күрә алдым...
„Зурәни җылысы...” Әнинең шушы сүзләре мине татлы хыялларга күмә. Минем дә зурәнием булса, ул ак җирлеккә кызыл чәчкәләр төшкән яулыгын ябынып, өстенә зәңгәр халат киеп, мич буена утырып йон эрләр, я җылы оек-бияләйләр бәйләр иде. Мин аның һәр сүзен тыңлар, һәр йомышына йөгереп торыр идем... Аннары уйларым әкрен генә хыялдан чынбарлыкка кайта. Яшьтәшләрем Илфат, Радисларга көнләшебрәк карыйм. Чөнки аларның икесенең дә зурәниләре бар. Илфатның зурәнисе Тәския әби Түбән очта яши, оныгы теләгән вакытта килеп иркәләнә ала. Ә Радисның зурәнисе — җылы, якты чырайлы Мәфтуха әби улы, килене тәрбиясендә яши...
Белмим, гөнаһсыз бала чагымдагы шушы уй-хыялларымны илаһи көч үзе ишеттеме, газиз зур әниләребездән ала алмаган җылыны, тәрбияне күршедәге Хәнифә, Фатыйма әбиләр бирде безгә. Әти-әниләребез эштә чакта (авылда балалар бакчасы юк) Хәнифә әби үзенең биш оныгы янына безне, абыйларым белән мине дә, төпчек туганыбыз Айдар тугач, аны да сыйдыра торган иде. Җылы чәй, кайнар аш белән сыйлаулардан тыш, аның башыннан үткән гыйбрәтле хәл-вакыйгалар турында сөйләвен, акыллы киңәшләрен тыңлавы — үзе бер бәхет. Оныклары Ританы, Илмирны йокыга салганда догалар укып, көйләп утыруы әле дә күз алдымда. Догаларны укыгач, „үз гомереңдә кешенең энәсенә дә кагылма, кеше рәнҗетмә, ата-анаңа кул күтәрмә, авыр сүз әйтмә, игелекле бала бул...” кебек сүзләргә күчә. Бу сүзләрдән соң өй эче ничектер тагын да яктырып, нурланып киткәндәй була. Ә бишектәге сабый, мендәргә борынын төртеп, татлы йокыга тала...
...Фатыйма әби — олы акыл иясе. Икенче анам кебек күрә идем үзен. Беренче карашка гади генә күренгән кагыйдәләрне ул еш әйтә торган иде: „Кеше арасында кычкырып көлмә, үз-үзеңне җыеп йөр, тотанаклы бул, очраклы кешеләргә ышанма” һ.б.
Алар һичбер кайчан гайбәт сөйләмәделәр. Хәтеремдә, мин мәктәпнең башлангыч классларында белем алганда, Югары очта яшәүче бабай эчеп кайтып еш кына йортта әбисенә, күршеләренә холыксызлыгын күрсәтә иде.
—Гомерең булса, балам, андый кешеләрне күп очратырсың. Гаеп итмә син аларны. Ходай Тәгалә андый затларны башкалар гыйбрәт алсын өчен яраткандыр, — ди торган иде Фатыйма әби.
...Мәктәпне тәмамлаган елны дәүләт имтиханнарымны тапшырганда да, арытабан укуымны дәвам итү нияте белән еракка юл алганда да, Ходайдан фәрештәләрнең юлдаш булуын, миңа тел ачкычлары cорап калган әбиләремнең бөтен теләкләре кабул булды, Ходайга мең шөкер.
Күңелләре тулы аклык, гел изгелек булган, туган Көнтүгеш авылымның халык телендә Кимай урамы дип йөртелгән урамында яшәгән Фатыйма, Хәнифә әбиләр йөз яшькә җитеп, соңгы көннәрен балалары, оныклары тәрбиясендә үткәреп, якты дөньяны калдырдылар. Ә Хәнифә әбинең үлемен балалары да, авылдашлары да әле булса гаҗәпләнеп искә алалар.
...1999 елның декабрь башы. Ял көне. Хәнифә әбинең улы Хәтиф абый, килене Мәрьям апа сугым суярга күрше-күләнне җыйдылар. Әти-әнием белән мине дә чакырдылар. Ир-атлар итләрне урнаштырып бетеп барганда, хатын-кызлар эчәк юарга чыгарга әзерләнгәндә, Хәнифә әбинең хәле кинәт авыраеп китте, телдән калды. Без тиз арада табындагы ризыкларны чоланга чыгардык. Мәрьям апа, тәмам каушап калды:
—Их, Рәсимә, нәрсә эшлим икән? — ди минем әнигә..
—Озак тормас, ахры, Мәрьям, Илмирыңны йөгерт Шәмгыя карчыкка. „Йәсин” чыксын, — ди әни.
...Шәмгыя әби килеп, „Йәсин” сүрәсен укый башлауга, өйдә тагын да авыр тынлык урнашты. Егерме минутлап вакыт үткәндер, бу ни хәл, Хәнифә әбинең тыны тигезләнде, йөзенә алсулык йөгерде, күзләрен ачып, әкрен генә торып утырды да:
—Рәхмәт, Шәмгыя, килгәнсең, укыйсың, тик менә фәлән җирендә ялгыштың, менә болай дөрес була, — дип, „Йәсин” сүрәсен үзе дәвам итте.
—И, булгандыр инде ялгышлыгы да, ярый, дөресләп укырмын...
—Укы, укы... миңа күп калмады инде...
Шул көннән соң Хәнифә әби төгәл бер ай яшәде.
...Елны еллар алыштыра. Бер буынга алмашка икенчесе килә. Бала чагым, яшьлек елларымның авылдаш әбиләрем белән үткәргән бәхетле көннәрен сагынам. Мин дә күптән буй җитеп кеше булдым. Рәхмәт тәрбиягезгә. Рәхмәт киңәшләребезгә, дип бер әйтәсе иде үзләренә... Ходайның рәхмәтендә булып. тыныч йоклагыз, авылым әбиләре. Ә мин, сезнең рухыгызга багышлап, мәчеткә барып хәер салыйм. Бүген бит җомга көн...

АК СИРЕНЬ
(Нәсер)
Камил өйләнгән елның язында өйләре каршына ак сирень куагы утыртты.
— Яшьлегебезнең дәвамы, бәхетле көннәребезнең шаһиты булып, ямьле язларда шау чәчкәсе белән сөендереп үссен әле,— шулай сөйләнде сөеклесе Наиләгә бәхетле ир.
Тормышларына нур, бәрәкәт өстәп үсте сирень. Яз саен ак сирень чәчкә аткан мәлдә, Наилә бер-бер артлы тупылдап торган баһадир уланнар алып кайтты. Рамил, Раил, Ривил кемузардан дус һәм тату булып, ата-ана кадерен аңлап үстеләр. Ата-ананың гына түгел, күрше-тирәләренең, алай гына да түгел, авылдашларының горурлыгы булды алар. Кыш көне кар көрәү, өлкән яшьтәге әби-бабайларга тирес чыгарышу, язларын бакча казышу, утын кисү, яру дисеңме, бер тартынмый ярдәмләшеп торды егетләр. Гомер көзләренә кергән кешене сөендерергә күп кирәкмени, аяк атлаган саен уланнарга бәхет, озын гомер теләделәр. Язмышларның гына теләкләргә буйсынмавы аяныч... Саф күңелле, изге уй-нияттә йөргән бәндәләрен Ходай үзенә якынрак итәргә телиме — аңламассың... Унсигезе тулган язда армия сафларына чакыру көткән көннәрендә, әзмәвердәй егет булып өлгергән Рамил, ташкын суына төшеп күз ачып йомганчы юк булды... Йортның гүзәл бизәге булган ак сирень дә, әйтерсең, бу югалтуны авыр кичерде, шушы язда бөреләрен койды...
Ә улының үлеменә ел тулуга йорт капкасын кабат кайгы җиле какты — хәлсезләнеп урын өстенә егылган Камил, ике көн үтүгә, тыныч кына күзләрен йомды...
Егерме ел элек утырткан куакны, гүя бу үлем тамырыннан кузгатты, күкрәп ачылырга әзерләнгән бөреләре сулып, ул да яшәүдән туктады...
Исәннәр өчен тормыш дәвам итте. Бер-бер артлы килгән күтәрә алмаслык кайгылар зиһенен таратса, хәтерен йомшартса, чәчләренә көмеш юллар, йөзләренә тирән буразналар салса да, Наилә Раил белән Ривиле хакына Ходайдан сабырлык сорап, авыр хәсрәтләрне үткәрде. Алары инде ил алдындагы бурычларын үтәп кайтып, бер-бер артлы дөнья кордылар. Раил — шәһәрдә, Ривил туган нигезендә төпләнде.
... Беренче улы туган язны Ривил иртәгәсенә бәби белән сөекле Рәмзиясен алып кайтыр көнне өй каршындагы ак сирень төбен казып алып яңартырга уйлады һәм... үз күзләренә ышанмады — ак сирень төптән яңарып, яшь үсентеләр чыгарган иде!..

ГАФУ УТЕНМӘСӘҢ...
(Хикәя)
Менә бер хикмәт, йөргән җиреннән чиргә уралды да куйды Хәния. Яше кырыкка да җитмәстән таякка калды. Барысы да гадәти авыртудан башланды. Тәүдә артык әһәмият тә бирмәде, арыганлык билгеседер, үтәр әле, дип уйлады.
Шәһәргә күченеп килгәч тормышлары җайланган иде. Гатуфы үз эшен башлады, хатын укытучы һөнәренә тугры калды. Бердәнберләре, Лилияләре дә ышанычлы дуслар табып, шәһәр тормышына ярыйсы ук тиз күнекте.
Эшендә гел макталды Хәния. Югары квалификацияле белгеч буларак хезмәт хакын да ару алды. Шәхси тормышына да зарланмый яшәде. Гатуфы гына ара-тирә салгалап кайтканда: «Бер малай алып кайтмадың»,— дип теңкәсенә тиде-тиюен. Лилиясеннән соң никтер башкача йөккә узу бәхете елмаймады шул хатынга. Малай табып сөендерә алмады ирен. Анысына түзәр дә идең, менә авыруы көчәеп хәле мөшкелләнгәч, Гатуфы үзен бөтенләйгә калдырып чыгып китте. Гаепләргә дә җыенмый ул ирен. Бу адымы белән килеште дә кебек. Нинди ир таякка калган хатынга карап утырсын инде?
Дәваханәләр бусагасын аз таптамады хатын. Әмма бер генә ысулның да файдасы тимәде. Бик күп меңнәрен чыгарып санаторийларга да йөрмәде түгел, тик хәле яхшыруга бармады. Ахырда инвалидлык бирделәр. Ә бер көнне дәвалаучы табибы:
—Без дәвалый торган чир түгел, багучыларга барып кара, — дип киңәш итте.
Андый-мондыйга яшьтән ышанып бармаган Хәния, ни хәл итсен, таныш-белешләреннән сорашып, адреслар туплап багучыларга мөрәҗәгать итәргә булды. Ак өметләр белән атлап кергән бусагадан үтүгә, йөзенә сыный карап шундук җавап кайтарды багучылар:
—Бер ятимне рәнҗеткәнсең, шуның яшьләре тоткан. Таяк белән йөри алуыңа шөкер ит, ул баладан гафу үтенмәсәң, урын өстенә егылуың да бик ихтимал...
Менә сиңа, кирәксә! Бер түгел, өч кешедән бер үк төрле җавап ишетте Хәния. Тәмам аптырауга калды. Бу ни хәл? Юлында андый ятимнәр дә очрамады бит, юкса... Тынычлыгын җуйган хатын, торган саен ныграк бетеренде. Дарулар белән уына-сөртенә озын кышларны исән үткәрә алса, хезмәт юлын башлаган Бакырлы авылына кайтып танышлары белән очрашып, хатирәләрне яңартып килергә дигән уй белән язларны түземсезләнеп көтеп алды.
Ниһаять, ул көн дә җитте. Кул таягын алып, мөмкин кадәр күчтәнәчләрен булдырып, тәвәккәлләп юлга чыкты Хәния. Район үзәгенә кадәр шәһәрара автобуста бер кыенлыксыз килеп җитте. Мәгәр район үзәгеннән 20 чакрым арада урнашкан Бакырлы авылына әле булса маршрут автобус йөрми. Иң яхшысы — халык телендә «аптырау почмагы» дип йөртелгән юл чатында үз уңаена узачак машина килеп чыкканны көтү.
Озак көтәргә туры килмәде хатынга. Яшел төстәге унынчы модель «Жигули» килеп тә туктады. Ир-яңа машина салонында иптәше белән кул баласы — нәни кызчыгы да бар яшь ирнең.
Шофер янәшәсендәге утыргычка кереп утырганда ук ирнең йөзе таныш сыман тоелды Хәниягә. Кем соң ул? Кайда күргәне булды үзен? Кемгә охшатып танырга, кем дип эндәшергә белми. Уйлары һаман чишелергә ашыкмый.
—И-и-и, кызым-наныем, тагын астыңны юешләткәнсең. Радик, бер арада туктап, астын алыштырып алыйк әле Миләүшәнең...
Арткы утыргычларда бәбие белән мәш килгән сылу ханымның сүзләре Хәнияне төпсез уйларыннан «айнытып» җибәрде:
—Радик? Радик! Балам, синмени? Танымадым, валлаһи! Кичер мине, балам... Хәтереңдәдер, мин синең укытучың, сыйныф җитәкчегез булган Хәния... — Чамадан тыш дулкынланган хатын, тынып калды...
***
Педагогик институтның физика-математика факультетын тәмамлаган яшь гаиләне 1980нче еллар уртасында юллама белән Бакырлы авылындагы урта мәктәпкә эшкә җибәрделәр. Мәктәп аерым йорттан фатир бирде. Сәгатьләр дә җитәрлек бүленде. Сыйныф җитәкчелеге дә өстәлде.
Тәккәбберлек чиксез иде Хәниядә. Коллективтан аерылып йөрергә яратты, авыл мәктәбе укучыларының үзенә: «Апа», — дип мөрәҗәгать итүләрен бөтенләй өнәмәде, «Хәния Әминевна»,— дип дәшүләрен таләп итте. Уз сыйныфындагы дүртенчегә биш чакрымдагы авылдан килгән балалар арасындагы Радикны күңеле бөтенләй кабул итмәде.
...Көз аеның салкын, койма яңгырлы көне. Укучыларны хуҗалык басуына кул көче белән бәрәңге уңышын җыярга чыгардылар. Илкән сыйныф укучылары сәнәк белән казый, урта сыйныфларда алучылар чүпли.
Күрше авыл укучылары ул көнне эшкә бер сәгать чамасы соңлап килделәр. Киемнәренең бер коры җире юк. Арада иң тәрбиясез, иң караусыз киемлесе Радик иде. Аякта тишек итек, аның эче тулы су, бер кат чалбар, аның да тубык турысындагы җепсәргән өлешеннән малайның аягы күренеп тора. Баллон куртка эченнән өлтерәп торган бер кат күлмәк кигән. Башта бүрек, ул да туктаусыз яуган яңгырдан күшеккән. Истән карлы яңгыр явып тора, кая инде ул кулга бияләй кию!?
Хәния Әминевна үз сыйныфындагы 7 укучыны тезеп бастырып эт итеп әрләргә кереште:
—Оятсызлар! Битсезләр! Эшкә булса соңлап киләсез, минем йөземне кызартасыз бит. Ә син, Радик, һаман әйткәнне тыңламыйсың! Күпме әйттем: «Кешечә киенеп йөрергә кирәк!» дип. Кара үзеңә: хәерче кебексең, карарга да оят бит!...
Хәния Әминевна, әлбәттә, хуҗалык рәисенең басу юлы белән килеп туктаган «УАЗ»ын шәйләмәде. Бу ямьсез әрләүнең шаһиты булган Әмир Мәҗит улы балалар алдында тыныч кына сүз башлады:
—Ул егетне, зинһар, тиргәмәгез, мин аны хәзер алып кайтып китәм. Бүген таңда каты авырудан Радикның әнисе үлеп китте... Белүегезчә, сигез ай элек әтисен җирләгән идек. Эшкә килмәсә дә ярар иде, тиргәлүдән курыккандыр. Әйдә, Радик, бирешмә, нык бул. Син — егет кеше бит!
Уксез ятим калган малайны кызганудан, бәгырьсез Хәния Әминевнага күз яшьләрен күрсәтергә курыккан укучыларның да күңелләре елады. Эшләре эш булмады, төшке аш та тамакларына бармады. Боларны күңеле белән тойган, әйткән сүзен кире ала алмаячак Хәния үкенеп тә куйган иде...
***

—Кичерә күр мине, зинһар өчен, балам, Радик...
—Онытылмаса да, ул көннәр еракта калды, хәзер үзебез әти-әни булдык инде, апа... Армиядән кайтып, Себердә урнаштым, өйләндем. Әле авылга, әти-әнинең мәңгелек йортын тәрбияләргә, абыйларга йорт мәшәкатьләрендә ярдәмләшергә кайтуыбыз. Тукталыр кешегез булмаса, әйдәгез, абыйларга, Апа!
—Юк, юк... рәхмәт, балам. Тукталыр кешеләрем бар. Исән йөре, игелек күр, — дип Хәния Бакырлы авылында төшеп калды.
Бу юлы үзенә «Апа» дип дәшүгә дә ачуланмады, киресенчә, күңеленә билгеле бер җиңеллек таралуын тойды, ике бөртек күз яше бите буйлап тәгәрәде...

БӘКЕР ЧИШМӘСЕ
(хикәя)
Бәкер алтынчы класста укый иде. Бер көнне аларга мәктәптә пионерлар турында фильм күрсәттеләр. Аның ничек аталганын хәзер инде Бәкер хәтерләми. Әмма укучыларның үзләре яшәгән төбәктәге елга-күлләрне, чишмә-инешләрне ачып, чистартып йөргәннәре бүгенгедәй күз алдында. Ал галстуклы малайның берсен экраннан күргәч тә, әллә нигә үзенә охшатты ул. Төскә дә бетеп кенә Бәкер инде, аныкыдай куе кара чәч, калын, тоташ кара кашлар, зур күзләр, туры борын, озын керфекләр...
Яз башында караган кинодан соң карлар эреп су киткәнен канатланып көтте малай. Ул гынамы әле, фильм геройлары белән туган авылында үзенең дә чишмәләр казып йөргәнен төшләрендә күреп саташты. Бигрәк тә зур әнисе Гайшә карчыкның сөйләгәннәре күңеленә сеңде малайның: ”Авыл очында бабаң Барый карап, тәрбияләп тоткан Чишмә әнә нинди тәрбиясез хәзер...”
Менә ул көткән көн дә җитте. Ял көнендә Бәкер зур әтисе, инде мәрхүм Барый абзыйның фронттан алып кайткан кыска саплы көрәген тотып авыл очындагы әрәмәлеккә юнәлде. Шул әрәмәлек авызында инде күп еллар сазлыкка әйләнеп яткан бер урын бар. ”Бу җирдә чишмә чыгарга тиеш”,— дип уйлады Бәкер һәм җиң сызганып эшкә тотынды. Тирләп-пешеп озак та казырга туры килмәде үзенә, көчле күзәнәктән ургылып су чыга башлады. И сөенде Бәкер! Ерак түгел генә агып яткан инешкә бәләкәй генә юл ярды, тирә-якта чуалып яткан тимер кисәкләрен, агач ботакларын аерым өемнәргә җыйды.
Икенче көнне дә дәресләре тәмамлану белән чишмәсенә ашыкты малай. Бу юлы күзәнәген тагын да тирәнрәк ачты, убылып төшмәсен өчен чит-читләренә таш кисәкләре тезде, аннары тирәли тал ботаклары утыртты.
Көн саен чишмәсенең хәлен белеп торды. Килгән саен күзәнәкнең көчлерәк ургылуын күреп сөенде.
Изге куллы малай ярдәме белән туры юл алгач, баткакка әйләнеп яткан төбәкнең сазлыгы да күзгә күренеп кимеде, суы да тирә-якка җанлылык биреп чылтырап ага башлады. Бу үзгәрешне авылдашлары да күрми калмады. ”Галәү малае Бәкер чишмә казыган икән. Суы шулкадәр йомшак, чәйгә генә тотарлык”,— дигән хәбәр таралып та өлгерде.
Мәктәптә зур линейка ясап Бәкерне Мактау грамотасы белән бүләкләделәр, эшен башка укучыларга үрнәк дип таптылар. Шул елдан алып Пионерия көнендә Бәкер чишмәсе янында ”Пионер учагы” үткәрә башладылар. Ә халык телендә бу урын шундук үз исемен тапты, ”Бәкер чишмәсе” дип йөртелә башлады.
Комсомол булгач та чишмәсен онытмады егет. Мәктәбен тәмамлыйсы елны әтисе белән йорт тирәсе рәшәткәләрен яңарттылар. Артып калган такталары белән чишмәне дә рәшәткәләп куйды ул. Бу юлы иптәшләре, пионерлар аңа ярдәмгә килде. Ә чишмә тирәли утырткан таллары берсе дә корымый тамыр алдылар. Аларның тамыры белән җир күтәрелгәч чишмә тагын да тирәнәеп калды. Авыл халкы чәй суына Бәкер чишмәсенә йөри башлады.
Егет армиядән кайтканчы чишмәсен пионерлар тәрбияләде. Ә солдат киемен салгач Бәкер яшьли күз атып йөргән күрше авыл кызы Сылу белән язмышын бәйләде. Кәләшенә су юлын да үзе ачкан чишмәдән күрсәтте. Үзе кебек уңган хуҗабикә бер-бер артлы кыз, аннары ул бүләк итте Бәкергә. Аларга Алсу, Булат дип исем куштылар.
...Алсуга — алты, Булатка дүрт яшь иде. Яз көне Бәкер гаиләсе белән чишмә буена ял итәргә чыкты. Әрәмәлектән балтырган көпшәсе, какы җыеп чыкканда яшь әти белән әни чишмә буенда сөйләшкән балаларының сүзенә колак салды.
Булат су эчәргә иелгәндә ялгыш уенчык машинасын чишмәгә төшергән.
— Нигә Бәкер чишмәсенә әйбер ташлыйсың? Алай ярамый бит!— дип кисәтә моны күргән Алсу.
— Бәкер түгел, ул әттә чишмәсе!— дип Булат суга бөтен кулын тыгып уенчыгын алды да тиз-тиз атлап читкә китәргә уйлады. Юлына каршы төшкән берәү ерак китәргә ирек бирмәде. Күзләрен тутырып өскә караса... каршында әтисе басып тора! Әти кеше кочагындагы үләннәрен Сылуына бирде дә улын, сөекле Булатын кулларына алып кочагына кысты, һавада сикертте. Бу минутта Бәкердән дә бәхетле кеше юк иде.

ВӨҖДАН ГАЗАБЫ
(Сезнең өчен, балалар)
Илмир иртә белән әнисе кушкан йорт эшләрен тәмамлады да, авыл читендәге Түгәрәк күл буена ашыкты. Җан дуслары Рөстәм, Әнвәр, Рәүф күптән күл буенда мәж киләләр иде инде.
Көзге өсте кебек җәелеп яткан, читендә үскән яшь талларында чут-чут сайраган сандугачлы, кылыч кебек төз камышлы, туй күлмәге кигән сылулардай тезелеп киткән төнбоеклары белән серле күл ул – Түгәрәк күл. Элегрәк, Илмирның әтисе сөйләве буенча, алар малай чакта күлгә кыр казлары да төшкән. Соңгы елларда никтер күренгәннәре юк, берничә оя кыр үрдәкләре генә бала чыгарып күлдә канат ныгыта. Яз-җәй айларында соклангыч төс ала Түгәрәк күл! Яшь-җилкенчәк күлдә су коена, балык каптыра, күл буендагы Олы болында туп тибә...
Малайлар да күңелләре булганчы су коендылар. Һәр көнне шушы сәгатьтә бирегә килергә гадәтләнгән үсмерләр ярга чыгып кояшта кызына башлауга тал төбенә поскан үрдәкләр күл өстендә пәйда булдылар. Әнә унике балалысы йөзә, ундүрт бәпкәлесе балаларын соңрак чыгарды, бәпкәләре йодрык зурлыгы гына әле. Ә үзләре шундый кыюлар, су өстендә йөзгән вак балык өеменә тап булсалар, билләһи, хәрәкәтләренә күз иярми... Унөч бәпкәсен иярткән карт үрдәк быел да сабыйларын күл читендә генә йөртә. Нәни томшыклары белән камыш төпләрен пычтырдатып ләм актардылар да, янә куе таллыкка кереп гаип булдылар. Ә күлнең аръягында акчарлаклар йөзә. Әле берсе, әле икенчесе күтәрелеп китә, күп тү үтми, чыркылдый-чыркылдый кабат күлгә төшә... Шушы тамашаны онытылып күзәткән малайлар акрын гына торып, киенеп якындагы борчак басуына менеп кузак җыеп төштеләр. Кесә, кепка тулы кузакларны бушаткач, “Инде нишлибез?” дигән сыман бер-берсенә аптыраулы караш төбәделәр. Бераз сүзсез утырганнан соң Рөстәм, тәвәккәл төс белән:
– Киттек Гали бабайлар бакчасына!– дигән тәкъдим ясады.
– Ник? – малайлар Рөстәмгә бактылар.
– Соң, искә алганыгыз юкмыни, авылда көнбагыш үскән бердәнбер бакча бит – Гали бабайлар бакчасы!
– Син безне бакча таларга әйдәргә уйлыйсыңмы?
– Таламыйбыз, дүртебезгә дүрт баш кына алып чыгабыз. Бабай ул башларның юклыгын да сизмәячәк, әйткән иде, диярсез...
Күрәсең, малайларның җиткән көнбагыш тәмләү теләге көчле иде, башларын иеп Рөстәм белән килештеләр.
...Бакчага Илмирны кертергә булдылар. Гәүдәгә дә иптәшләреннән кайтышрак, хәрәкәте дә җитез. Арткы торыкның рәшәткәсен каерып бакчага үткәч, чәчкәсен коеп кояшта саргайган көнбагыш башларын өзде. Дүртенчесенә үрелгән иде, каршында басып торучы чал чәчле Гали картны шәйләп, дертләп китте.
– Кем малае буласың, улым?– Нәни карак алдында пәйда булган карт тыныч кына соравын бирде.
– Рау-ил-не-ке-е-е...– гарьлегеннән җир тишегенә кереп югалырга әзер малай, коелып төште, елап ук җибәрде.
– Яшьти Якуп мәрхүмнең төпчеге Рауилнекемени?.. Әй, улым, улым, бабаң үз гомерендә кешенең энәсенә дә кагылмады, әтиең дә бик юньле кеше. Алам-саламга ияреп харап була күрмә!– Бабай сөйләнә-сөйләнә түтәл читендә тезелеп утырган җиткән көнбагышларны алып малайга сузды.
Көтелмәгән хәлгә хәйран калган малай, юеш борынын тарта-тарта бабайга карап катты.
– Мә, балам, ал, иптәшләреңә дә өлеш чыгар. Башкача рәшәткә җимермәгез, торык яңартырга көчем чамалы хәзер. Ашыйсыгыз килсә, өйгә килегез. Әбиегезнең киптереп куйганы да хәтсез җыелды инде. Ә үзегез үстерергә уйласагыз, орлыгын да бирермен, үзең үстергәннең кадере дә була аның. Болай түбәнчелеккә төшү егет кешегә хас кылык түгел, улым...
...Бабайдан гафу үтенеп бакчадан бер кочак көнбагыш күтәреп чыккан Илмирны җан тирләренә батып көткән дуслары каршылады.
– Нәрсә, өлеш эләктеме бабайдан?
– Юк, Гали бабай башкача рөхсәтсез бакчага кермәскә, көнбагышны сорап алырга кушты.
Җиргә тезеп салынган эре көнбагыш башларын үрелеп алып чүпли башларга берсенең дә ояты җитмәде. Күңелне авыр тойгы биләп алды.
– Гали бабайга барып гафу үтеник без. Илмирны үзебез керттек бит. Бәлки, берәр йорт эшендә ярдәмләшергә кирәктер...– Әнвәрнең фикере яңа сулыш өргәндәй булды.
...Малайлар барып кергәндә Гали карт кулына чүкеч алып келәтендә нидер кагу белән мәшгуль иде. Хәләл һәм хәрәм хакын аңларга өлгермәгән, сабый мавыгуы белән ялгыш адым ясаудан үртәлгән үсмерләрнең ниятен дөрес кабул итте аксакал.
– Вөҗдан газабы дигән төшенчә бар шул, оланнар. Алай гаебегезне танып килүегез бик яхшы.
Йорт мәшәкатьләрендә ярдәмләшми торып бабай бакчасында өлгергән көнбагыш тамакларына аш булып бармасын тойган малайлар ниятен ишеткәч, Гали картның йөзе яктырып китте.
– Әбиегезнең самавырын яңартып чәйләп алыйк та, анавы утын өемен сарайга кертик булмаса...
...Саимә әби койган коймаклар белән баллап кайнар чәй эчеп алган оланнар дүртләнеп эшкә башладылар. Эре-эре пүләннәргә ярылган каен утын өеме бер тында бушап калды.
Иңнәрен баскан кара йөкне бушатып яңа җиңеллек белән чыкты малайлар йорттан. Күл буена барып көнбагыш чүпләделүр, кыр үрдәкләрен күзәттеләр, тагын су коендылар.
...Бу вакыйгадан соң күп еллар алышынды. Гали карт белән Саимә карчык та йортларын оныклары Маратка калдырып ахирәткә күчтеләр. Илмир да иптәшләре кебек укуын тәмамлаганнан соң ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтты, белем алды, һөнәр үзләштерде. Үз гомерендә башкача кеше мөлкәтенә кул сузмады. Гали картның сабагы нык булды.
...Басуга юл алган агроном Илмирның юлы һәр җәйдә Түгәрәк күл буеннан үтә. Күл хәзер элеккедән дә гүзәлрәк. Бәпкәләр чыгарган кыр үрдәкләренең соңгы елларда күлдә кышлавы, җәен аккошлар йөзүе дә матур күренеш. Тирә-юньгә җанлылык өстәгән күл буенда яңа буынның бәхетле шау-шуына аккошлар каңгылдашуы, үрдәкләр бакылдашуы кушыла.
...Тузанлы юлдан күлгә табан сары башлы малай йөгерә, кулларында – җиткән көнбагыш башлары. Кайчандыр Гали бабай бакчасында үскән эре көнбагыш башлары алар. Юк, кемнеңдер бакчасыннан чәлдермәгән аларны малай. Бабай исән чакта орлыгын авылдашларына өләшкән иде. Кояшлы көнгә баккан сары башлы көнбагышлар һәр бакчада үсә хәзер. Аякка басып килгән яңа буынга сабак биргән, Гали бабайның истәлеген саклаган алтын төсендәге көнбагышлар озак еллар авылны ямьләп өлгерер әле.

ВӘГЪДӘ
(Новелла)
Резеда Фәнилдән бер яшькә өлкән. Балачак дуслыклары мәктәпнең соңгы сыйныфларында укыганда мәхәббәткә әйләнде.
Кыз мәктәптән соң зур уку йортына керүне максат итеп куймады. Шәһәрдәге бер училищеда укып, эшче һөнәренә ия булды. Урта мәктәпне тәмамлаган елны егет җәй буе колхоз малларын көтте. Хезмәт хакына икесенә дә туй балдаклары алдылар. Кавышу сәгатьләрен теләп торсын дип, егетнең яратып кигән костюмы кесәсенә салып куйдылар. Ә көз көне кыз Фәнилен армиягә озатты. Егетнең әти-әнисе, туганнары алдында:
— Көтәрмен!..— дип калды ул.
Әйтүен әйтте, вәгъдәсенә тугрылык саклау гына көченнән килмәде. Хатлашып торган вакытта, бер дә көтмәгәндә шәһәр егете Артурга тормышка чыкты да куйды. Вакыт үткәрер өчен генә башланган мавыгу чынга әйләнде. Фәнил армиядән кайтканда нәни Булаты кулга алып сөярлек иде инде.
Бу хыянәткә Фәнил тыштан артык борчылмады. Аралары өзелгәннән соң, ягъни хезмәтенең икенче елында хатлашкан күрше авыл кызы Сания белән гөрләтеп туй ясап кавышты. Озак та үтмәде, якындагы шәһәргә барып урнашты. Вакыты җитүгә кызлары туды.
Өч ел кеше өчен әллә ни озын гомер түгел. Ә сөю утында янганнар өчен шактый икән ул.
...Җәй башлары иде. Улы белән кайтырга чыккан Резеда Борай чатында машина көтеп торганда, каршыга килгән КамАЗдан төшеп калган Фәнил белән очрашты. Ялга кайткач, авылдан килүе икән. Яшьлегендә сөйгән сары чәчле Резеданы күргәч, машинадан төшми булдыра алмаган. Инде бар да онытылды, йөрәктәге сөю уты сүрелде, дип йөргәндә көтелмәгән очрашу Резеданың күңелен кузгатты. Элеккедәй җыйнак, пөхтә киемдәге Фәнилнең кулындагы балдагы яшь хатынның йөрәген телгәләде. Ул кидерәсе туй балдагы икенче берәүнең язмышына бәйләнгән!..
Фәнилне дә кайнар хисләр ташламаган әле. Барын да сорашты, һәммәсе белән кызыксынды. Инде шактый нәрсәне төшенә башлаган улыннан кыенсынган Резеда гына хисләренә ирек куймады. Фәнилнең:
— Тагын кайчан кайтасың авылга? Авылда очрашыйк, ичмасам, һаман яратам бит үзеңне...— дигән сүзләренә җавап итеп:
— Печән өстендә кайтам!— диде дә, кул күтәреп туктаткан җиңел машинага утырып юлын дәвам итте.
...Улын әнисенә калдырып җәй көне эшкә башлаган Резеда көз башында гына Булатын алырга кайтты. Яшьтән үк үткенче машиналар белән йөрергә гадәтләнгән хатын юл чатында янә Фәнил белән очрашты.
— Сүзеңдә тормадың бит. Печән өстендә эштән соң атна саен кайтып йөрдем. Очрашу теләгем иңнәремә канат куйган иде. Нигә алдадыҢ, Резеда? Тагын кайчан кайтасың?
— Алдагы печән өстендә, Фәнил!..

КАРА ЕЛАН РӘНҖЕШЕ
(хикәя)
Түгәрәк күл буендагы яланда быел да печән уңды. Дүрт бертуган Мөнәвир, Мөнир, Айтуган, Иштуган килеп тәүге тезмәгә кул салганда чык та кипмәгән иде әле. Җиденче дистәне ваклаган әтиләре Яхия карт килеп күл ярының көнчыгышында үскән юкә төбендә учак ягып, суына мәтрүшкә, карлыган яфрагы салып кайнатачак чәен өлгерткәнче егетләр тезелешеп басып кемузардан берничә рәт тезмәне салып та куйдылар. Печән калын булгач егарга да күңелле, дип чаба туганнар.
Бүген ял көннәре. Район үзәгендә төрле оешмаларда эшләгән туганнар һәр җәйдә чабарга рөхсәт алу белән кайтып әтиләренә печәнне эш теп бирәләр. Туксанынчы еллар башында һәр хуҗалыкка бер гектарга кадәр мәйдан печәнлек бүлеп бирә башлагач, янәшәдәге Имәнлек басуындагы күпúеллык үлән җирләрен өләшеп æирәбә тартканда Яхияга шушы күл буе яланы чыкты. Табигый печәнлеккә сөенеп бетә алмады карт. Мәйданы да төгәл бер гектар.
Тирләп-пешеп икешәр рәт чыккач, бераз хәл алдылар да, артларыннан тау кебек өелеп калган тезмәләрне таратып чыктылар. Җәйге көннәр озын булса да, кояш та шактый күтәрелеп кыздыра башлады. Ул арада Яхия карт урман чәен өлгертеп улларын чәйләп алырга чакырды. Әниләре таң белән торып әзерләгән сый салынган төенчекне чишеп, сыйланып алгач күлдә су коендылар. Аннары вакытны озын-озакка сузмый эшләрен дәвам иттеләр. Бишесенә җиде чалгы алып килгән печәнчеләр әтиләренә селтәнергә ирек куймадылар. Әзмәвердәй баһадирлар еккан куе үлән чалгыларны бик тиз үтмәсли. Картның әле бер улы, әле икенчесе килеп чалгысын тәпәтә дә, чаæ-чоæ янып эшен дәвам иттерә. Читтән карап торганда шундый рәхәт, җай белән эшлиләр сыман. Әйтерсең лә, печән үзеннән-үзе егылып бара. Ә шул үләннең чабылып аугандагы тавышына кушылган чалгы чүкегәндә тирә-юньгә таралган бер төрле тансык чыңлау җәйнең кабатланмас бер бизәге булып күңелгә билгеле тынычлык, рәхәтлек өсти.
Аруларын «онытып» печән чапкан минутларда кинәт Мөнирнең тавышы күл буйларын, якындагы урманны ярып үтте:
—Елан!
—Тузбашмы, кара еланмы?
—Кара елан!
—Утер! Утер!
—Чалгы кулыңда бит, чап та, үтер! — диеште Айтуган белән Иштуган.
—Кагылма! Ялгыша күрмә, Мөнир! Кайда ул? — Мөнәвир, чалгысын тезмәгә батырды да, битендәге тирен күлмәк итәгенә сыпыра-сыпыра энесе янына ашыкты.
—Менә! Шушы корып ауган карт нарат төбендә уралып ята. Аның зурлыгы! Курыкмый да бит, ичмасам...
—Утерик! үтерик! Бер булса да елан кимер...
—Юк, туганнар, кагылмыйбыз еланга. Безгә аның бер зыяны да юк. Күрмисезмени, көн эссесенә ничек хәлсезләнгән, уралып яткан, бахыр. Хәле булмаганга кача алмый... Мин бәләкәй чакта Лагерь басуында әтиләр колхоз печәнен чапканда әтисе белән килгән Сәрвәр абый да кара елан тотып, көлә-көлә таякка урап янган учакка салган иде. Ул елан да әлегесе кебек хәлсез, һушсыз иде... Кем белә, Сәрвәр абыйны әллә гел шул елан рәнҗеше тоткандыр... — Иң олы туганнары Мөнәвирнең сүзләреннән Мөнир дә, Айтуган белән Иштуган да, читтәрәк басып торган Яхия карт та өнсез калдылар. — Сәрвәр абыйга ул вакытта 14 — 15 яшьләр иде, ә мин, 6 яшьлек бала... Шул еланның үрсәләнеп учакта янып һәлак булганы әлегедәй күз алдымда. Бу хәлне әлегәчә берсенә дә сөйләгәнем юк иде...
***
1970, 1973 һәм 1975нче елларда туган Мөнир, Айтуган һәм Иштуганга тетрәндергеч тәэсир итте Мөнәвир абыйларының сүзе. Ни дисәң дә, авылдашлары Сәрвәрнең язмышы һәммәсенең күз алдында үткән гыйбрәтле вакыйгалардан тора.
...Хәрби хезмәттән кайткач та, колхозда шофер булып эшли башлаган Сәрвәр, ерак юлга командировкага баргач, бер 15 яшьлек кызны көчләүдә гаепләнеп 5 ел утырып кайтты. 27 яшенә ярты башына «бәс» кунган Сәрвәр анда да тәүбәгә килмәгән иде. Күрше район үзәгенә барып эшкә урнашты. Ике ел дигәндә үзеннән 17 яшькә өлкән хатын белән кавышты. Хатынның тәүге никахыннан туган унбиш яшьлек улы Алмаз белән бер дә килешә алмадылар. Узенең кызы Айсылу тугач, бөтенләй чыгырыннан чыкты Сәрвәр — буй җитеп килгән малайны күзенә күрсәтмәс булды. Юк-бардан тавыш чыгарып, һәр көнне гауга кубарды. Узенчәлекле холыклы үсмер дә, озак түзә алмады, телдән-тел, кулдан-кул узды, каршы җаваплар да кайтара башлады. Ә бер кичтә, бәрәңге күмгән мәлдә котырыну чиген үткән Сәрвәр Алмазга пычак кадады... Әле дә ярый, күршеләре уяу, вакытында күреп калып, хәлне аңлап, ашыгыч ярдәм чакыртып егетне дәваханәгә озаттылар. Бавырына катлаулы операция үткәреп егет аякка басты. Бу канлы вакыйга Сәрвәрне 7 елга туган якларыннан аерды...
Чираттагы срогын тутырып кайтканда, Айсылуы сигез яшьлек иде, Алмаз хәрби хезмәттә йөреп кайтырга да, техникум тәмамлап, әтисенең бертуганы яшәгән калада ару гына эшкә урнашырга да өлгергән иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Язмыш Сынавы - 2
  • Части
  • Язмыш Сынавы - 1
    Общее количество слов 4410
    Общее количество уникальных слов составляет 2524
    33.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Язмыш Сынавы - 2
    Общее количество слов 4387
    Общее количество уникальных слов составляет 2456
    35.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Язмыш Сынавы - 3
    Общее количество слов 4511
    Общее количество уникальных слов составляет 2514
    35.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Язмыш Сынавы - 4
    Общее количество слов 3273
    Общее количество уникальных слов составляет 1855
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов