🕙 Минуты чтения - 16
Ява Карлар, Ява Карлар... - 4
Общее количество слов 2126
Общее количество уникальных слов составляет 1071
41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Саҗидә. Алла боерса, шулай булыр. Барыбер Фәндәстән башка яши алмыйм.
Зәйнәп. Үзем дә шул җүләр Рәшитемнән башка тормышымны күз алдыма китерә алмыйм.
Саҗидә. Сәер шул безнең тормыш...
Зәйнәп. Яңа елны синең белән икебез каршыларбыз микәнни?!
Саҗидә. Егетләр чакырмыйкмы соң?
Зәйнәп. Чакырыйк. (Рәхәтләнеп көләләр.)
Саҗидә. Тегеләргә ачу итеп...
Шәйхи керә. Кыяфәтеннән җитдилек бөркелеп тора.
Шәйхи. Исәнмесез!
Саҗидә. Исәнмесез!
Зәйнәп. Менә, бер егет инде бар. Тагын берәү генә кирәк.
Шәйхи (каядыр түшәмнең ерак бер ноктасына текәлеп). Кызлар! Сезгә ни кирәктер, белмим. Мин хәтта үземә ни кирәклеген дә шушы яшемә җитеп әле һич кенә дә аңламадым.
Шәйхи җырлый.
Саҗидә. Нәрсә булды сезгә? Кинәт үзгәргәнсез. Бөтенләй башка кешегә әйләнгәнсез шикелле.
Шәйхи (актерланып). Минем хисләрем ташкын булып ага. Шуңа килдем мин монда — уйкичерешләрем белән уртаклашырга. Минем тормышым тагын бер борылыш кичерә.
Зәйнәп. Тәлгать Бариевич кызы белән никахлаштыгызмы әллә?
Шәйхи. Юк! Аның белән никахлашу юк! Бала-чага ул! Мин үземнең хатынымны кире алып кайттым.
Саҗидә. Котлыйм!
Шәйхи. Рәхмәт. Ә үзегездә яңалыклар юкмы?
Зәйнәп. Яңалык шул — иртәгә инде Яңа ел башлана.
Шәйхи. Нишләп соң бер дә салат-мазар исе чыкмый әле монда? Син, Саҗидә, Яңа елны каршыларга җыенмыйсыңмыни?
Саҗидә. Янымда ирем булмагач, бернәрсә эшлисем килми.
Шәйхи. Ә син, Зәйнәп, нишләп монда?
Зәйнәп. Яңа елны Саҗидә белән каршыларга булдык.
Шәйхи. Менә сиңа мә! Сез нигә дип минем башны бутыйсыз, ә! То тегеләй, то болай. То талашасыз, то татулашасыз. То тегенең белән, то моның белән! Нормально гына яши алмыйсызмыни соң сез?!
Ирләрегез кайда?
Зәйнәп. Бездә. Яңа елны каршылый башладылар инде алар.
Саҗидә. Димәк, син үзеңнең хатының белән татулаштың?
Шәйхи. Татулашу дип атап булмый әле... Юмалау стадиясе бара. Минем дә тормыш җиңел түгел.
Минем дә гаиләм тотрыклы түгел. Должностьтагы кеше буларак, депутат буларак кына бирешмим бит мин.
Саҗидә. Менә, Алла бар ул. Безне татулаштырсаң, үзеңнең дә гаиләң рәтләнер. Яңа ел алдыннан игелекле эш эшләсәң, үзеңә Яңа ел гел иминлек китерә, ди.
Шәйхи. Ну, мин сезнең белән нишләргә дә белмим инде. Үзегез чамалагыз. Бала-чага түгел бит сез.
Зәйнәп. Монда Фәндәс бала-чагадан да хуже!
Саҗидә (елый). Алып кил аларны монда.
Шәйхи. Ә килмәсәләр?
Саҗидә. Сине тыңлыйлар алар. Син бит авторитет алар өчен.
Шәйхи. Алып килсәм, татулашасызмы соң?
Зәйнәп. Татулашабыз.
Шәйхи. Болай гына барып боерсам әллә ничек... Табигый итеп китереп чыгарырга кирәк кавышуыгызны. Уйларга кирәк...
Саҗидә. Зинһар, уйлагыз, ярдәм итегез.
Шәйхи. Үземнең дә сезне кавыштырасы да, татулаштырасы да килә. Минем үземнең тормышымда да Яңа ел алдыннан күңелле вакыйга булды бит. Тәк, Яңа елга күп калмады... Ничек китертергә аларны монда?.. Барып отоплениеләрен отключать итим мин. Туңгач, монда килми кая барсыннар. Фәндәснең сантехник булып эшләгән вакыттагы киемнәре исәнме?
Саҗидә. Әйе. Темнушкада. Хәзер алып бирәм.
Сантехник киемнәрен алып килә. Зур газовый ачкыч та китереп куя. Шәйхи почмакта өс киемен алмаштыра.
Зәйнәп. Отоплениене отключать иткәч тә алар барыбер киреләнеп килмәсләр, катып үләрләр...
Саҗидә. Шәйхулла Галимуллович катып үләрлек итмәс инде.
Зәйнәп. Килерләр микән?
Саҗидә. Килерләр.
Зәйнәп. Инде исерешеп беткәннәрдер.
Саҗидә. Исерсеннәр, тик Яңа елны гына бергә каршылыйк. Яңа елны бергә каршыламасак, ел буе аеры-чаеры булачакбыз.
Шәйхи (сантехник киеменнән көзге каршына килеп баса). Юл уңаеннан ЖЭУга кереп ясалма сакалмыек ябыштырырмын. Танымасыннар өчен.
Зәйнәп. ЖЭУда сакаллар бармыни?
Шәйхи. ЖЭУда бөтен нәрсә бар. (Чыгып китә.)
Саҗидә (шкафтан коньяк ала). Әйдә, өстәл әзерләп куйыйк. Булган нәрсәләрне өстәлгә чыгарсак, шул җиткән. Бар, суыткычта нәрсә табасың, өстәлгә алып кил.
Тыз-быз килеп өстәлгә ризык ташыйлар. Музыка.
ТУГЫЗЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Тышта буран. Рәшитләр фатирында исә җып-җылы. Рәшит билдән тиң шәрә утыра, ә Фәндәс майкадан. Эчәләр. Инде шактый исергәннәр. Ишек катына кар көри торган агач көрәкләр сөялеп куелган.
Фәндәс. Бигрәк нык дулый буран.
Рәшит. Караңгы төшкәнче түбәдәге карны көрәрбез әле, яме.
Фәндәс. Ярар.
Рәшит. Тагын берәр көн яуса, түшәмебез авырлыктан җимереләчәк, валлаһи газим.
Фәндәс. Бүген утыз беренче декабрь. Бүген җимерелмәсен инде ул. (Дерелди.) Өең салкынаеп китте түгелме?..
Рәшит. Декабрьдә майкадан утыргач, эссе булырга тиешме?
Фәндәс. Бу майканы миңа Саҗидә туган көнгә алгание...
Рәшит. Яңа елны синең белән икәү каршылыйбызмыни инде?
Фәндәс. Ник, начар кеше белән каршылыйсың, что ли?!
Рәшит. Юк, эш анда түгел, дустым. Иске елда гаилә проблемаларын хәл италмый калдык микәнни?!
Фәндәс (хәсрәтле чырай белән). Рәшит!
Рәшит. Ә?
Фәндәс. Мин лутчы асылыныйм.
Рәшит. Тик монда түгел, яме. Әнә, пажалысты, пожарка артында иске алачык бар — анда стенада төрле ыргаклар, кадаклар күп. Теләсә ничек асылына аласың.
Фәндәс. Ә син каян беләсең?
Рәшит. Мин үзем бер тапкыр Зәйнәпкә ачу итеп шунда асылынырга барган идем.
Фәндәс. Ә ничек исән калдың?
Рәшит. Инде элмәкне муеныма кигән идем. Туктале, нишләп мин шул чәчбикамал аркасында бу дөньядан китәргә тиеш дип уйлап куйдым. Дөнья хәтле дөньяны шул сарбай хатынга калдырып китеп барырга мин дурак, что ли, дидем. Шул алачыкта зур хаҗәтемне башкардым да кайтып киттем.
Кайткач Зәйнәпне бераз тәпәләдем дә йокларга яттым.
Фәндәс. Что-то бөтенләй туңдыра башлады. (Барып тунын кия.)
Рәшит. Җил каршы. Шуңа кинәт суытты.
Фәндәс (катгый караш белән). Мин барыйм!
Рәшит. Кая?
Фәндәс. Алачыкка.
Рәшит. Йөрмә. Караңгы анда. Йә противопожарный инвентарь урларга йөри дип милиция алып китәр үзеңне.
Фәндәс. Үлмиммени?
Рәшит. Нинди үлү! Тем более халык санын алгач. Аны асылынасы булсаң переписька кадәр тәвәккәлләргә идең. Хәзер бит инде сине санга сугып чутладылар. Фәлән миллионның берсе бит син.
Фәндәс. Әйе шул. Әйдә алайса тотып куйыйк берәрне. (Эчәләр.)
Рәшит. Инде бик үләсең килсә... (Стенага сөяп куелган мылтыгына ишарәләп.) Әйдә, үзем атып үтерәм.
Фәндәс. Юк, юк, минем аркада төрмәгә утыртып куярлар үзеңне. Пычранма минем белән.
Рәшит. Шаярам гына ла мин, Фәндәс туган. Синнән якын кешем юк минем хәзер. Әйдә тагын берәрне... (Эчәләр.) Дөресен әйткәндә, Зәйнәптән башка беркемгә күңел ятмый. Яратам икән мин аны.
Чак кына аерылышып торабыз һәм шундук яратуымны аңлыйм. Кайвакыт җиңелчә генә кыйныйм да үзем шундук яратуыма тагын бер кат инанам. (Калтыранып.) Чынлап та, бүлмә нык салкынайды.
(Барып батареяны капшый.) Не понял! Батареялар боз кебек салкын. Что такое?! Шәйхулла
Галимулловичны депутат итеп шуның өчен сайладык что ли без?!
Шәйхи сантехник костюмыннан керә. Сакал-мыек ябыштырган. Аны танырлык түгел. Тавышын үзгәртеп сөйләшә.
Шәйхи. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Фәндәс. Сезне дә шулай ук.
Рәшит. Син кем буласың? Кыш бабай дисәм, аның киеме мондый түгел инде...
Шәйхи. Мин сантехник. Обход ясарга куштылар.
Рәшит. Син миңа шуны әйт — нишләп батареялар салкын?
Шәйхи. Җылы булмаганга.
Рәшит. Син нәрсә аркылыга сөйләшәсең? Аяклы күсәк?!
Шәйхи. Үзең дә чамалап сөйләш... Әле яңа гына подвалдан мендем. Торба каткан.
Рәшит. Алайса, нишләп монда торасың син тәре баганасы сыман?! Бар подвалга, җылыт торбаны.
Шәйхи. Аны алай җайлы гына җылытып булмый шул.
Фәндәс. Хәзер нишлибез инде? Яңа ел алдыннан катып үләргә тиешме без?
Шәйхи. Барыр җирегез юкмыни бүтән?
Рәшит. Моргтан башка дисеңме? Син Шәйхулла Галимулловичны беләсеңме?
Шәйхи. Белмәскә! Беләм, бик яхшы беләм.
Рәшит. Хайван ул!
Шәйхи. Ыслушай... Син давай, теге... ни...
Фәндәс. Ачуланышмагыз инде... Гафу итегез, сантехник әфәнде, без барыбыз да хайваннар.
Шәйхи. Мин үзем хайван түгел. Ник әле син Шәйхулла Галимулловичны алай мыскыл итәсең?
Рәшит. Синең кебек дуңгызны сантехник итеп тоткан өчен.
Фәндәс. Рәшит, алай сөйләшмә инде... Культурно сөйләш. Ул бит торбаны махсус катырмаган.
Шәйхи. Мин маңгаеңа менә шушы ачкыч белән берне тартырга да могу.
Рәшит. Нәрсә! (Мылтыгын барып ала, Шәйхигә төби.) Нишләп минем фатирда урамнан да салкынрак?
Шәйхи. Үзең каткан җан булганга күрә!
Фәндәс. Бигрәк тупас хәзерге заман сантехниклары. Рәшит, берүк ата күрмә. Лутчы теге алачыкка барып үзе асылынсын.
Шәйхи. Син мылтык белән шаярма, пажалысты.
Рәшит. Берничә сәгатьтән Яңа ел җитә, ә минем фатирда кыш. Бар, Шәйхигә әйт: әгәр дә минем өйгә Яңа елга кадәр җылылык кермәсә, бүгеннән алып аның гөнаһлы тәненә мәңге җылылык кермәячәк.
Фәндәс. Карале, сантехник туган, Рәшит башка фикер әйтмәкче була. Батарея җылылыгы турында түгел сүз, гомумән, тормыш, гаилә, хатыннар турында сүз катмакчы була ул... Аңлыйсыңмы? Синең башың аз гына булса да эшлиме соң?
Шәйхи. Сез нишләп мине гел мыскыл итәргә маташасыз! Үкенәчәксез бит!
Рәшит. Бар подвалга, торбаны өреп булса да җылыт, йонлы чырай! (Мылтыгын төби.)
Шәйхи (чыгырыннан чыга). Булды, җитте, туйдым мин сездән! (Ябыштырылган сакал-мыекларын йолкып ташлый, паригын сала. Рәшит белән Фәндәс Шәйхине танып таң калалар.) Зинһар, мине азат итегез үзегезнең матавыкларыгыздан!
Фәндәс. Шәйхулла Галимуллович! Сезмени бу?!
Рәшит. Ни фига себе! (Мылтыктан өскә атып җибәрә. Кычкырып куялар. Түшәмнең уртасы ишелеп төшә һәм фатирга буран кар тутыра башлый.)
Шәйхи. Тиле мәллә син! Нишләттең түшәмне?!
Фәндәс. Атмаска идең! Рәзве шулай ярый!
Шәйхи. Нишлибез хәзер?
Рәшит. Ишелсен, җимерелсен дөньясы! Мин монда, Зәйнәп тегендә... Шушы авыз врачы белән лях исереп Яңа елга кериммени мин?! Җимерелсен!
Тагын атмакчы була. Шәйхи белән Фәндәс аның өстенә ташланалар, мылтыгын каерып алалар.
Фәндәс. Тынычлан, Рәшит. (Фәндәсне кочаклый.)
Рәшит (истерикага бирелә). Фәндәс! Атып үтер мине!
Фәндәс. Юк, юк. Авылда чакта тавык та суя алмый идем мин.
Рәшит. Яшисем килми.
Фәндәс. Алай димә!
Рәшит (елый). Үлә-ә-әм!
Фәндәс. Юк, яшәргә кирәк, Рәшит туган!
Шәйхи (мылтык күтәреп арлы-бирле йөри). Харап итте түшәмне!
Бүлмәгә буран кар тутыра. Көчле музыка.
УНЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Саҗидәләр фатиры. Саҗидә белән Зәйнәп бераз коньяк эчкәннәр. Мәлҗерәеп, әкрен генә җыр сузалар.
Зәйнәп. Ни пычагыма безгә андый ирләр?!
Саҗидә. Мин дә шуны уйлап куйдым әле.
Зәйнәп. Алар шунда каршыласыннар Яңа елны, без монда!
Саҗидә. Кәнишне. Алар белән нервы бозып...
Зәйнәп. Бик матур утырабыз. Телевизордан Яңа ел программалары барадыр инде. Кабыз әле.
Саҗидә. Әйе шул.
Барып телевизорны кабыза. Телевизордан Шәйхи Яңа ел алды котлавы белән чыгыш ясый.
Шәйхи (телевизордан). Бер-ике сәгатьтән кешелек дөньясы Яңа елга керә. Кешелек дөньясы кергәч, без дә читтә кала алмыйбыз, без дә керәбез. Гадәттә, Яңа елны иң якын, иң кадерле кешеләр белән каршылыйлар. Шулай булгач, тагын бер кат бер-берегезнең күзләренә карагыз, иске елда әйтелгән авыр сүзләр өчен гафу үтенегез. Яңа елда барыгызга да саулык-сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим. Үпкә-нәфрәтләр, аңлашмаулар иске елда калсын. Бу елдагы матавыклар шушы елда төшеп калсын. Мәрхүм Тәлгать Бариевич әйтмешли, алай инде бик кирәк булса, араларны киләсе елда тагын бозып була.
Ишек кыңгыравы зеңгелди. Саҗидә ишекне ача. Йончыган кыяфәт белән Шәйхи килеп керә.
Зәйнәп. Ә без сезнең котлауны телевизордан тыңлап утырабыз.
Шәйхи (телевизордан сөйләвен дәвам итә). Рөхсәт итегез сезне тагын бер тапкыр якынлашып килүче Яңа ел белән котларга. Яңа елда яңа бәхетләр сезгә! (Баян уйный. Шәйхи баянга кушылып җырлый.)
Саҗидә. Ну, нәрсә?
Шәйхи. Сүндерегез әле телевизорны! (Үзе барып сүндерә. Ишекне ачып кычкыра.) Керегез!
Бусагада Рәшит белән Фәндәс пәйда булалар.
Саҗидә. Зәйнәп, болар кирәкме безгә?
Зәйнәп. Юк. Алардан башка да бик рәхәт иде.
Рәшит (өзгәләнеп). Өй җимерелде безнең.
Шәйхи (тынычландырырга ашыга). Мин фатир эшлим сезгә. Әлегә монда яшәп торыгыз.
Фәндәс (сабыйларча елмаеп). Саҗидә, мин кайттым.
Саҗидә (Шәйхигә). Нишләп аяк киемеңне салмыйча түргә уздың?
Шәйхи. Гафу ит.
Ишек катына бара. Өч ир шунда кукраеп басып торалар.
Фәндәс. Саҗидә, Шәйхулла Галимуллович бит ул.
Саҗидә. Булсын! Миңа барыбер! Зәйнәп, ну-ка булыш миңа! (Ирләргә кычкыра.) Чыгып китегез барыгыз да!
Зәйнәп. Вон отсюда все!
Ирләр каушап торганда, ике хатын аларны этеп-төртеп чыгаралар һәм ишекне бикләп куялар. Ирләр ишекне дөбердәтәләр.
Хатыннарны юмалап та карыйлар, куркытмакчы да булалар.
Шәйхи (тыштан). Саҗидә, Зәйнәп! Яңа ел җитә. Минем киемнәрем сездә бит. Сантехник киеме белән өйгә кайтып булмый бит инде.
Зәйнәп. Саҗидә, катлауландырмыйк. Хәзер киреләнәбез дә, аннары үкенәчәкбез...
Саҗидә. Тиз генә бирешәсе килми бит, зараза...
Зәйнәп. Минем бирешәсем килә инде. Арыдым. Сагындым Рәшитне.
Саҗидә. Шәйхулла Галимуллович, теге европейский бланкларны ертып ташла башта, аннары безгә күрсәт. Кеше көлкесенә калдырып йөрмә безне.
Шәйхи. Шунда, минем портфельдә бит алар. Ачыгыз инде ишекне.
Фәндәс. Саҗидә, җаным! Ач!
Саҗидә. Яратасыңмы мине?
Фәндәс. Кемнән сорыйсың?
Саҗидә. Синнән, тинтәк.
Фәндәс. Яратам!
Саҗидә Ышанасыңмы миңа?
Фәндәс. Үземә караганда да ныграк ышанам.
Рәшит. Зәйнәп, мин сине сагындым.
Зәйнәп. Ышанасыңмы миңа.
Рәшит. Фәндәс Саҗидәгә ышанганга караганда да ныграк ышанам. Ачыгыз, катып үләбез бит инде.
Ишекне ачалар. Ирләр кереп батареяга елышалар, дер-дер калтырыйлар. Шәйхи өс киемен алмаштыра.
Шәйхи (портфеленнән бланклар алып ертып ташлый). Менә, менә! Теләсә нишләгез!
Бланкларны ерткач, барысы да тып-тын калалар, хәтта кымшанырга да куркалар. Өске каттагы фатирдан скрипка тавышы ишетелә. Моңлы музыка.
Фәндәс (өскә ымлап). Прокурор уйный...
Рәшит. Берүк сезнең түшәм җимерелә күрмәсен.
Фәндәс (җанланып). Булды. Хәзер һәркем үзенең законный хатыны белән яши башлый, шулаймы?
Шәйхи. Давно пора!
Зәйнәп. Минем сезгә бер соравым бар... Хатыныгыз белән тәмам кушылсагыз, Тәлгать
Бариевичның кызын нишләтәсез инде? Ташлыйсызмы?
Шәйхи. Бик яшь ул. Мин аны барыбер ташламыйм... Тәлгать Бариевич кызы бит ул... Иң мөһиме — мин үземнең хатынымны сагындым. Ярый, киттем мин.
Рәшит. Юк, юк. Яңа ел хөрмәтенә берәрне тотып куйыйк.
Фәндәс. Саҗидә, тиз генә табынны рәтлә. Әйдәгез, Шәйхулла Галимулловичның гаиләсе төзекләнү хөрмәтенә тост...
Табын янына киләләр.
Шәйхи (рюмкасын күтәреп.) Җәмәгать! Рәшит... Зәйнәп... түшәмегез ишелде дип кайгыга батмагыз. Баш исән булсын. Дөрес, кайгырмыйча да булмый... Мәрхүм Тәлгать Бариевич әйтмешли, үлгән кеше генә кайгырмый. Фатир мәсьәләсен Яңа ел башында хәл итәрмен.
Саҗидә. Әлегә бездә яшәп торырлар.
Фәндәс. Бергә-бергә күңелле булыр.
Шәйхи. Сезнең бергә чакта гел күңелле килеп чыга. Шуңа күрә тагын бер тапкыр якынлашып килүче Яңа ел белән барыгызны да!
Эчеп куялар. Музыка. Барысы да җырлыйлар.
Сагыш белән шатлык бүлмә тулы,
Сихри моңнан үзәк өзелә.
Чуар еллар төймә-төймә булып
Гомер дисбесенә тезелә.
Күз карашы оча киләчәккә,
Хыяллар да инде өр-яңа.
Бу тикмәгә түгел: Яңа елда
Җиргә яңа ап-ак кар ява.
Мизгелләрнең яктыларын сакла
Гомереңнең һәрбер елыннан.
Атлый дөнья пакь өметләр белән
Яңа елның ап-ак юлыннан.
Рәшит. Яңа ел белән!
Зәйнәп. Яңа ел белән!
Фәндәс. Яңа шатлыклар, яңа матавыклар белән!
Саҗидә. Яңа елда күрәчәкләр белән!
Шәйхи. Шулай да Яңа ел шатлыкларны күбрәк китерсен! Киттем мин. Хатыннан яхшы түгел.
Чыгып китә. Сәгать уникене суга. Тәрәзә артында фейерверклар балкый. Музыка. Барысы да ура кычкыралар, бокал күтәрәләр.
Буран уйный башлый. Буран көенә Фәндәс Саҗидә белән, Рәшит Зәйнәп белән парлап вальс бииләр.
Тәмам.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.