Latin

Яшел Сатин

Общее количество слов 1387
Общее количество уникальных слов составляет 899
38.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
54.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Без мәктәпнең сигезенче сыныфын Фәим белән бетергәнгә, әллә ничә ел үтте.
Фәим миңа тумадан—тума, братым*була, без бер авылда туып, бер авылда үстек, бер мәктәптә, бер сыныфта, бер укытучыда укыдык.
Безне бер беребездән аерым күрергә мөмкин төгел иде, без берче бергә, өйдә эшләсәктә, уйнасакта бергә, бер беребездән айрым килеш йөреми идек.
Сигезенче сыныфны тәмамлагач, икебезне бергә, әниемнең анасы, әбием торган, Шипово станциясенә бер айга әбигә йорт эшләрендә булышырга җибәрделәр.
Шиповка тике безне җизни автолавканың будкасында, идәненә тәкәмәт җәеп, шул тәкәмәт өстен утыртып итте, арткы ишек ярыгыннан кергән тузаннын зур бәляга санамасаң, безгә эссегә коныккан малайларга кояшта кызган калай будка, әллә ни кәеф бозалмады.
Ара ерак булганга, караңгы төшкәчкенә барып җиттек, әби белән күрешеп, кичке чәйне эчкәч йокларга яттык.
Иртәстөн Фәим белән икәү станция белән танышырга диеп әбидән рөхсәт алып, урамга чыгарга булды.
Әбиләрнең өе ике фатирлы булганга, йорт икегә бүлгән булып чыкты, бүлгән дигәнем, карыш ярым биеклегендә штакетник, ашасыннан атлап йорегә була, терәлә калса.
Фәим миннән алдарак йортка чыкты, мин әбинең коймакларыннан бик авыр аерылганга, арткарак калдым.
Ул яңадан өйгә кердедә, әйдә анда йортта штакетникның теге ягында кызлар, кер тагалар, үзләре безнең яшләр тирәсе, танышыек үзләре белән, станциянедә безгә күрсәтерләр дия—дия, мине ашыктырды. Йортка чыккач чыннанда Фәрит мине алдамаганын аңгардым, ике кыз, көлешә—көлешә кер йебенә юган керләр кибәргә тагып торалар.
Мин аларга—здравствуйте сосетки диеп дәштем, кызларның аз гына буйга калкурагы, якшы егет үзеңдәме сау сәләмәт, диеп саф татар телендә миңа җавап бирде.
--Әйдәгез бире куркмасагыз килегез.
Мин алдан, Фәим минем арттан, йортның икенче яртысына күчтек тә кызларга якын килдек, ят кызлар белән танышкан тәҗрибәбез булмасада, минем белән сүләгән кыз янына килеп кулымны суздымда, мин Рәшит ә минем белән Фәим, кызда уң күзен кыскан килеш, миңа суң күзе белән генә карап, мин Гөлбану, ә иптәш кызым Зәбилә, тик аны бөтенесе Зина диеп атылар.
Без аларга бер беребезне бүлә—бүлә, каян килгәнебезне, күпмегә һәм ник килгәнебезне сөйләдек.
Алардан безгә тимер юл станциясен һәм селоларын күрсәтүне соралдык, алар бик җиңел, безгә ярдәм итәргә килештеләр.
Озын—озакка сузмыйча, төштән соң очрашырга һәм станциягә барырга булдык.
Өйгә кергәч, әбием безне идәнгә җәйгән көрпәләр өстенә утырттыда, сандыктан ике зур тевен чыгарды.
Тевеннәрне чишеп, сүзен болай башлады, мин сезгә балаларым истәлегем булсын диеп икегезгәдә, сез монда булган арада, юрганнар сырып бирегә ниятем. Ул юрганнарга өслекләренә атлас алдым, ә астарларына сатин, кемгә нинди төс ошый, үзегез сайлагыз. Фәим гомере буе хәрәмче—елак булганга, мин анарга үзенә сайларга ирек бирдем, ул күк төсле атлас күк төсле сатин сайлады, миңа яшел төсле тукымалар калды.
Сайлап бетергәч төшке ашны ашадыкта урамга чыктык, кызлар безне көтеп торалар икән.
Урам буйлап барып, тимер юл станциясен әйләнеп чыктык, безгә кызык, без авылдан беркая чыкмаган малайлар, тепловозларны төгел, тимер юлында беренче күрүебез, кызлар беләндә якынырак таныштык.
Гөлбану татар кызы булып чыкты, боел сигезенче сыныфны бетергән, укырга Уральскига барыга җыена, ә Зәбилә казах кызы, әтисе казах, әнисе немка, тик немецчада, казахчада белми. Әлдә ул вахытта бу төбәк Россиядә иде, соңрак, боронгы кипчак җирләре Дәшти кипчак далаларының урта бер җире булып саналган, Урал төбәге, төрки халыкка кайтарып бирелә, безнең як татарлары, кипчакка бар төркидә теркен ди, димәк җир хуҗасына кайтарыла.
Гәрәп әлифе белән язылган, безгә килеп җиткән, Дәшти кипчак дала, бөгенгегә күчереп әтсәк, кипчакча сөйләуче даланы аңгарта, дәшү—дәшмәү мишәрләрдә әлдәдә кулланышта. (степ говорячая по кипчакский).
Без Шиповта кунакта булган чакта, анда казах җәмияте аз казахча сүләүче бик сирәк очры иде, мин үземнең казахча сүли белгәнемне, кызлар каршында күрсәтсәмдә, бик исләре китмәде.
Шулай сүләшә—сүләшә өйгә килеп җиттек, өй алдына җиткәч, кызлар безне әйдәгез Деркуль елгасына су коенырга барабыз, теләгегез булса диеп әйттеләр.
Алар чакыргач без барырга булдык, ары баргач кына монда халык су коеныр өчен махсус киемнәр кигәнен күрдек, нишлисең инде, читкәрәк китеп чишендектә суга кердек ,Деркульның суы чиста, үтә күренә, безнең инештән күпкә тирән. Авылда йөзәргәдә, чумаргада өйрәнгәнгә сынатмадык, кызларда безнең суда үзебезне кыю тотканыбызны күргәч, безгә якынайдылар.
Үз егетләре бер бересе белән пышылдашсаларда, безгә берни әйтүче булмады.
Ярга чыккач кызларга җентекләберәк карадым, Зәбиләнең юына торган киеме купалнигы, яшел төстә, яңа кибеттән алган диярсең, ә Гөлбануныкы иске күренә, сизелерлек үзенә тыгыз, кыз купалнигыннан усеп чыккан.
Киендектә өйгә табан киттек, кич якыная, кояш Мәрәкән тауларына барып таянган.
Агылҗым тузан күтәреп көтү кайта.
Кичке чәйдән соң очрашырга диеп сөйләштектә, әбинең хуҗалыгына аңа ярдәм итәргә дип кереп киттек.
Кичен очрашкач сүли—сүли сүз купалниклар турында килеп чыкты, Зәбилә минем әнием миңа үзе сатиннан купалник текте, әгәр яшел сатин булса Гөлбанугада яшел төсле купалник тегәргә була, икебезнекедә бер төсле булыр иде диеп әйткәч, минем кылт итеп әби безгә күрсәткән юрганнык тукымалары, астарлык дигәне яшел сатин икәннеге ядемә килде.
Мин шул ук минутта, мин яшел сатин табалам диеп әйтептә куйдым.
Кызлар икеседә миңа бәйләнде, я Рәшит, безгә яшел сатин тапсаң чын егет буласың. Фәим дәшми, тик утыра, ярый алайсә дим, иртәгә иртәстен китерәм.
Тик күпме кирәк мин белмим.
Тышта караңгы, без урамда утыргычка утырган, кызлар алай да, болай да, миңа күпме тукыма кирәклеген аңгартып карадылар, мин үземнекен сүли бирдем, мин белмим күпме тукыма кирәк.
Гөлбану түзмәде, кулларымнан тотып, кулларымны алныларына терәде, мә тотып кара, кулларың белән, ни әйтием гонях миндә тотып бактым, алнылары учларыма сыярлык. Нинди тойгылар минем көңелемдә уйнаганныгын ничә еллар үткәчтә аңгарып бетмим.
Кызлар икеседә тынып калды, тик Фәимнең тырышып—тырышып пышнаганы гына ишетелә, ярый әле күпме тукыма кирәклеген беләм, иртәгә китереп бирәм. Кичен кереп яттык, иртә иртюк торып, әбинең сандыгыннан яшел сатиннан карыш ярым булыр киңлектә, тукыманың иңеннән кисеп алдымда, бакчага чыгарып яшереп куйдым, төш алдыннан Гөлбануны өйдән чыкканын күреп, тукыма кисәген анарга бирдем.
Кызлар көн буе күренмәделәр, күрәсең купалник теккәннәрдер, ул шулай булыпта чыкты, кичен очрашкач купалникны тектек, иртәгә су коенырга барабыз, сезне дә чакырабы, теләгегез булса, билгеле безнең теләгебез бар иде.
Дөрес сүләгәннәр, ике кыздада бер төрле купалник, игезәкләр диярсең.
Фәимнең моны күргәч чырае каралды, әбинекен орлап бирдеңме Гөлбануга, юк мин әйтәм, үзләре каяндыр тапкан, тик Зәбилә мине сатты, Рәшиткә рәхмәт, яшел сатин табып бирде безгә, әнием Гөлбануга купалник текте. кибеттәндә мондыны алалмыйсың.
Өйгә кайткач Фәим ишектән ук, әбигә, Рәшит синең юрганнык тукымаңнан яшел сатин Гөлбануга купалник тегәргә алып бирде.
Әби берни дәшмәде, сандыкны ачып, тукымаларны карады да әйдә ашарга утырыгыз диеп, каршы ызбага алып керде.
Ашап беткәч, әбием ---ник сорамый тидең, ник ул кызга сатин бирдең, диюгә, Фәим ул сатиныңны гына төгел, юрганыңныда Гөлбануга бирер, ул кыз Рәшиттән имчәкләрен үлчәтте.
Әби Фәимнең сүзен йөпләмәде, миңада бер сүздә әйтмәде, безнең дуслык какшады. Аралары бозылды диеп өйдәгеләргә әйтсәң ошанмаслар иде.
Авылга китүгә тике, вахытны Фәим күбесе Зәбилә белән, мин Гөлбану белән, аралашып үткәрдек.
Әби сүзендә торды, юрганнар сырып өлгертте, ике бәләм ясап һәр беребезнең юрганын үз кулына бирде.
Өйгә безне тимер юл белән Чиләбе---Сарытау поездында озаттылар, кызлар вокзалга тике озата барды, без вагон тәрәзеннән башларыбызны чыгарып әбием белән кызларның басып торганнарын күздән югалгинча багып бардык.
Юл буе бер беребез белән сөйләшмичә һәр беребез үз уйларында үткән вакыгаларга кабат—кабат кайтып, яңадан көңелдән үткәрдек. Фәим турында каты әйтәлмим, ә мин Шиповта булган хәлләрдән тиз генә айрыла алмадым.
Таң алдында Алтата тимер юл станциясенә килеп төштек, поселок үзе Дәргач булсада, станция ундүрт чакрымга Дәргачтан ирәк торган татар авылы исеме белән йөри. Тимер юлны үткәргәндә проект эшләрен эшләп бетереп, Питербургта тиешле түрәләр аны раслагач, станциянең исмен беркемдә алыштыралмый, билгеле.
Халык сүләве буенча Алтата авылы татарлары, тимер юл аларның авылы аша үтәдә, станция булгач, урыс басар диеп, һәр бер өйдән акча җыеп, тимер юл төзүче инжинерга түләп, тимер юлын ундүрт чакырым төняккарак күчертәләр. Инжинер сметадан чыкмый, тимер юлын Уралскига кадәр үткәрә. Бүредә тук, куйларда чил, диеп була.
Станциядә безне Фәимнең әтисе каршы алды, ГАЗон машинасында килгән. кузысы брезент белән түгәрәкләтеп япкан, күчмә кипчаклар арбасы диярсең, кереп утырдык, таң алдыннан гадәттә суык, ә бризент ышыгында ярыйсы, түзеп була.
Авылга җиткәч машина безнең өйнең урамына туктадыда, төшегез егетләр, мин эшкә ашыгам, Фәим анаң сине монда көтә.
Бәләмнәребезне тоткан килеш өйгә кердек, әниләр көлеп, бу тагын ни хәл, нәрсә алып килдегез, әбиегезне талап китмәдегезме диеп көлештеләр.
Юк әби безгә юрганнар сырып бирде, дигәч шундук ачыпта багарга булдылар.
Татар тотмый охшанмый дигәндәй, бәйләмнәрне чишеп юрганнарны идәнгә җәйделәр, минем яшел юрган дүрт бармакка кыскарак булып чыкты.
Әниләр юрганны төрле яктан карагач, астары җитмәгән, өслекне аска бөгеп калдырган әбиегез. Яшел сатин магазиннан алып ялгап сырырбыз юрганны.
Фәим мондада түзмәде, Рәшит астарыннан кисеп алып бер кызга купалник тегәргә бирде дигәч, ә алай булса юрганны шул килеш калдырыек, аягы өшегән саен кызы исенә төшәр, көңеле күтәрелер диеп көлештеләр.
Юрган әлдәдә бар, әбием истәлеге итеп саклым, хәзер өйдә җылы, юрган кирәкми. Мин ник юрганны әбием кыска килеш сырыган икәнен күптән аңгардым, Фәим ярдәм итте, аның юрганыда озын, хатыныда Гөлбану.

Верхазовка 2011 ел
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.