Latin

Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 1

Общее количество слов 4200
Общее количество уникальных слов составляет 1961
36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәятләр
ХИКӘЯТ, ЯИСӘ
КАЙБЕР ХАЛЫКТА АНЫ «ПРИТЧА» ДА ДИЛӘР
Сүз башы
Хикәят дигәндә, хәзерге гыйбарә буенча аны анекдот дип атарга булыр иде бәлки. Без анекдотларның кыска һәм гыйбрәтле көлкеле сөйләм әсәрләре икәнлеген беләбез. Әмма борынгы һәм урта гасырлар Шәрык әдәбиятларында, татар әдәбиятындагы кебек үк, алар хәтта роман киңлекләрен дә алганнар. Монда һичбер могҗиза һәм каршылык күренми. Анекдотның зурлыкка һәм киңлеккә хакы юкмыни? Әмма хикәятнең асылы анекдотча «кистерүдә» түгел, аның соңгы җөмләләре кискенлекне шомартып куя.
Безнең халыкта әкият дип аталган әсәрләр шулай ук, асыллары белән әлбәттә, хикәяткә барып тоташалар. «Хикәят» сүзенең халыкча әйтелеше «әкият» икәнлеген, галимнәребез генә түгел, укучыларыбыз да яхшы белә. Әмма, гасырлар үтү белән, алар бер-берсеннән аерымланганнар. Хикмәте шунда ки, күләмле хикәятләр дә күпмедер яктан әкият рухында корылалар. Ә менә төрки гыйбарәсе илә «әкият» сүзе ничек булды икән? Вакыйга? Хәбәр? Бәян? Кыйсса? Дастан? Юк, диярсез. Әйе, болар барысы да безгә гарәптән кергән сүзләр. «Әкият» гыйбарәсен алыштыра алмыйлар.
Хәер, хәзергә бу соравыбыз ачык калсын әле. Сүз башыбыз хикәят турында бит!
Әдәбиятның хикмәте — мәгънәдә, әмма да ләкин күпләр әдәптә дип белдермәкчеләр. Шунысы мәгълүм, мәгънә булмаган җирдә әдәпнең барлыгына кайсыбыз дәгъва кыла ала? Әдәп ул шул ук нәрсә, мәгънәнең җимеше. Мәгънәдән коры калынган әдәпне этикет, диләр. Кибеткә сатылырга чыгарылган кием-салымга, чүпрәк-чапракка тагылган «этикетка» сүзе белән һәм, гомумән, асылы белән тамырдаш алар. Бәс, шулай булгач, этикет әле ул әдәп дигән сүз түгел, аңа әдәп мәртәбәсенә ирешү өчен мәгънә җәүһәренең кабырчыгы хәленә керүе кирәк. Әдәбиятның да асылы мәгънәдән гыйбарәт.
Мәгънә! Синең ниндилегең, нәрсә булуың, кайларда яшеренеп ятуың кешелек өчен сер түгел, әмма сине күңелнең тирән коесы төпләреннән бик азлар гына эзләп табып, мәйданга чыгара ала. Ай да, кояш та, болай карап торуга, уч төбенә сыеп бетәрләр сыман. Ә дөньялыкны яктыртып торалар. Язучы әфәнделәрбез дә шулай, берләре — кояш, икенчеләре — шул кояштан нур алган ай хәлендәләр. Кояш буламын дисәгез, яшәгән заманагыз көн вакытына туры килсен, төнлә кояш чыкса, ул куркыныч булыр, аптырау, хәйран итү китерер иде.
Хикәят... Мин аны әүвәле Авропа әдәбиятларына хас притча жанры белән буташтыргалый идем. Мәсьәләдә тирәнрәк казына башлагач, притчаларның тарих белән бәйләнеше барлыгын ачыкладым. Алар риваять сыманрак. Бу миңа кызыклы булып тоелды. Притчалар телдән сөйләнелә торган тарихчалар булып, алар «шулай итеп» дигән сүзләр белән, ягъни, иске телебезчә, «әл-кыйсса» диярәк башланып китәләр икән. «Әл-кыйсса» дип башланганга, борынгылар бездә притчаларны «кыйсса» дип атаганнар дигән фикергә килдем. Риваять төшенчәсе исә хәтердән китеп торды.
Хәер, безнең татар сүзлекләре притчаны гыйбрәтле хикәя, мәсәл буларак тәрҗемә итәләр. Әмма...
Притча дигән жанрның исемен хәзерге телебездә «тарихча» дип атасак, яңгырашлары да якын булачак, шуңардан чыгып, шул мәгънәсендә асылы җисеменә хилаф итмәгәнлеген дә төшендем. Ә риваять төшенчәсе һаман да хәтердән читтә кала бирде.
Тарихчалар, хикәят була алсалар да, хикәят жанрына карамаска тиешләр. Аларның үз вазифалары бар, дидем, үз алдыма белдекле булып.
Шулай итеп, минем фикеремчә, хикәят һәм тарихча-притчалар икесе ике төрле жанр булып чыктылар.
Ә риваять хакында исемә дә алмавым аны тәмам әкият буларак күзаллауга бәйле булгандыр бәлки?
Хикәят жанрына мөнәсәбәтле кызыклар тагын да бар икән. Кайберәүләр хикәят белән Авропа әдәбиятларына хас новеллаларны тәңгәл куялар. Мин дә әүвәле бу фикергә ышанырга булдым. Нинди генә яңа сүз, яңалык ишетсәм дә, татар гадәтенчә мәш килеп, миңа: «Юк!»— дип әйтергә Ходай насыйбыннан, ни галәмәттер, өлеш тимәгән икән.
Новелла — хикәят! Бу параллельне тану рәхәтлек бирә иде. Ул хакта сүз чыга калса, абзагыз «әйе», «шулай» сүзләрен эшкә җигәргә атлыгып торды. Әмма һәр ялган иртәме-соңмы ачыла, имеш. Инде мин дә новелла белән хикәятне тәңгәл куеп бетерә алмыйм, чөнки новелла дигәннәре татардагы хикәя икән бит, әмма хикәят түгел! Ә язучылар арасында каләмгә шундый да осталары бар, алар новелла-хикәяләрен нәкъ менә хикәяткә якын дәрәҗәдә итеп яза беләләр ки, ирексездә: «Бу бит бер дигән хикәят!»— дип дау куптарырга мөмкинсең. Тик, ни хикмәт, ул бары шул ук новелла-хикәя генә икән, хикәят түгел.
Әдәби жанрлар гомумән дә бер-берсенә тартым алар. Кайда хикәянең чикләре бетеп, хәтта повестьның башланып китүен билгеләү дә кыенлыклар тудыра. Ә мин, мәсәлән, повестьны озын хикәя дип атаучылардан көлеп йөрүчеләр исемлегеннән буламын. Югыйсә, әле кайчан гына повестьны үзем дә «озын хикәя» дип белә идем. Ә хәзер, повесть ул геройны «ә»сеннән «җә»сенә кадәр сөйләүче, — мәсәлән, тумыштан үлеменә кадәр дә булырга мөмкин,— матур бер әдәби жанр дип атыйм. Димәк, бусы да хикәят түгел.
Нәрсә соң ул хикәят? Аның табигатен белми-төшенми торып, менә бу «хикәят» дип әйтеп буламы соң? Адәм көләр!
Шулай да хикәятме?.. Аны чәчмә әсәр дип атасак, Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр бине Мәхмүднең шигъри хикәятләрен кая куярга?
Хикмәт әсәрнең тезмә яки чәчмә булуында түгел, бәлки халыкның колагына барып ирешеп, күңелен һәм зиһенен нурландыруында, билгеле!
Без күбебез әдәбиятны «буш язмалар» дип уйлап гадәтләнгәнбез. Имеш, ул буш вакытны тагын да бушлык белән тутыру өчен генә языла. Бу бәлки махсус, үртәү һәм үртәлү өчен генә шулай әйтелә торгандыр? Хәер, әдәби әсәрләрнең бушлары да бар, элекләрне дә булганнар, киләчәктә дә андыйларны язмаслар дияргә урын юк. Шулай да чын әдәбият буш була алмый. Хыял белән генә тудырылган очракта да аңа никадәр өмет, никадәр белем, никадәр хикмәт салына.
Хикәят!.. Анда көлке булырга тиеш, диләр, ягъни ул көлдерергә, адәм баласы күңелендә тамаша хисен тойдыруга корылган булып чыга. Мин каршы түгел, көлдерсен. Әмма көлдереп кенә калу бер нәрсә дә түгеллеген яхшы белегез. Әгәр дә җаннарны сафландырыр куәте юк икән, ул көлүләрдән ни файда? Башкаларны мыскыллау безгә ләззәт китерә, билгеле. Ә син үзең мыскылланып кара. Җаның өшенсен. Өшесен һәм эсселәнсен! Моның өчен көлкедә зирәклек, акыл булырга тиеш!
Миннән әдәби уңышларымның серен сорыйлар. Кайберәүләр әйтә, дини темаларга язудан гына кеше булды ул, диләр. Бәхәсләшеп тормыйм. Дини темаларга язуым хак. Бик дөрес. Мондый белемнәре укучыларымда бар икән, бик яхшы, рәхмәт аларга. Әмма бер җитди укучым миңа бик яхшы итеп әйтте: «Әсәрләрегез әсәрләндерә!»— диде. Ә югыйсә аларны «җанга мунча» буларак караңгы төннәрдән үк «яга-яза» килдем. Җаннарны сафландыру көченә ия түгел икән, әдәби әсәрнең поты бер тиен. Җан чистарсын, җәмәгать, җан! Ул «изм»нарда (модернизм, романтизм, постмодернизм һәм башкаларының «изм»нары күздә тотыла) гынамыни хикмәт. Яңача язу булырга тиеш. Кабатлану ул алга бару түгел. Әмма «җанга мунчасыз» «изм»нар белән беркөнлек әдәбият кына яши ала.
Адәм баласы мунча кергәнендә үзен бер эссегә, бер салкынчага хушландырып газаплый, тәнен кайнар ләүкәдә себерке белән кыйный, шулай чистарына, сабын күбегенә батып, мунчала белән ышкына, коена. Шушы тән мунчасыннан соң ул җиңеләеп, рәхәтләнеп кала. Әдәби әсәрнең дә куәте шушындый. Әмма ул «җанга мунча». Хәер, кешелеккә бу әллә кайчаннан билгеле. Борынгы фәлсәфәчеләр ул хакта азмы каләм тибрәтеп, адәм балаларының гыйлемнәрен теркәп калдырганнар?
Кайберәүләр әйтерләр, имеш, алар шундый талант ияләре ки, күкләргә менеп, Аллаһының сүзен ишетеп, фәрештәләрнең пышылдауларын тыңлаштыргалап язалар. Ышанмагыз, алар яки алдыйлар, яисә саташкан булырлар. Аллаһыны эзләр өчен әллә кайсы күкләргә менү кирәк тә түгел. Ул синең барлыгыңнан бирле күңел түреңдә тәхет корып, шул сараеңны нурландырып утыра. Күкләргә менеп йөрмә, үз күңелеңә үт һәм Аның белән рәхәтләнеп фикерләш.
Әмма, асылда, әдәби әсәрдәге мәгънәне бер энҗе бөртеге дип күз алдына китерсәк, аны күңел диңгезенең төбенә чумып, шуннан табып, кабырчыгын ачып, югары чыгарырга кирәк. Шунысы да бар, ул күңел диңгезе иләмсез зур да, куәтле дә, тирән дә булырга тиеш. Сай суда энҗе бөртекләре була алырмы? Хәер, алмаз һәм алтын юучылар киресен әйтерләр. Сай сулы елгалар читтән, ком белән бергә юып, ташыган вакытларында аларны алып киләләр. Ә менә энҗеләр исә читтән юылып түгел, диңгезнең үзендә, үз төбендә, тузан бөртеге кадәрледән алып зат сыйфатларынача үсәләр.
Хикәят! Әгәр дә син шушы энҗе бөртеге түгел икәнсең, кадерең дә булмас. Тормышка күз сал, язучы әфәнде, тормышка! Адәм балалары күңел энҗеләрен яшәеш мәйданына чәчеп йөрмиләрмени?
02.12.05.
Хикәятләрнең шундый хикмәте бар, мәгәр кайсылары күңелегезгә ошамаса, аптырамагыз, икенче вакыт укып карагыз һәм моңарчы төшенелмәгән серләргә тап булырсыз!
12.04.06.

ТОРМЫШЫМ ХӘЛЛӘРЕННӘН
Хикәят
Мин үземне мескен дип белә идем, әмма танышларым:
— Гамәлләрең — изге, син — бөек!— диделәр.
Көлдем генә. Һаман да үземнең мескенлегемнән гарьләнеп йөри бирдем. Әмма миңа хәтта яңа танышларым:
— Син нинди бөек кеше икәнсең, белми генә йөргәнбез!— диделәр.
Көлдем генә. Һи, үземнең мескен икәнемне белмимме? Яшәешемә карагыз!
Әмма барыбер дә кешеләр:
— Менә ул нинди бөек!— диделәр.
Шуннан соң гына мин ул гыйбарәнең мыскыллау сүзе икәнлеген аңладым.
09.11.05.

БАТЫРЛЫК ГАЛӘМӘТЕ
Хикәят
Йорт кошлары җыелган ишек алдында бер Каз мактана икән:
— Ә сез беләсезме мин кем? Беләсезме мин нинди батыр? Беләсезме, минем борынгы бабаларым Рим шәһәрен дошманнарның мәкерле яулап алуыннан коткарып калганнар!..
Бөтен кош-корт, исләре китеп, аны тыңлап торалар, узып баручы Соры Мәче дә хәйран итеп тукталып калган. Шунда йорттан кулына үткен пычак тоткан хуҗа чыккан да, Казны, муеныннан тотып алып, сугымга алып киткән. Тамашадан гыйбрәт алган теге Соры Мәче әйткән ди:
— Римны коткаруыңнан ни файда, үзеңне бәладән йолып кала алмагач?
30.10.05.

ГАЛИМ ИШӘК БУЛАМЫ?
Хикәят
Гомер буена үзен ахмак дип көлүләреннән гарьләнгән ишәк гыйлем өйрәнергә булган. Билгеле, тырышкан — кадак каккан, диләрме? Ишәк тә бик күп төрле фәннәргә тотынып караган, бик күп китап укыган, хәтта борыны өстенә күзлек тә утырткан. Һәм менә, аны галим дип белеп, кешеләр аңа балаларын укытырга китерә башлаганнар.
Бер ел узган. Аталары балаларыннан сорыйлар икән:
— Бу елда нинди гыйлем өйрәндегез?— дип.
— И-а, и-а!— диләр болар җавапларында.
Ул бик зур һәм галәмәт гыйлемдер инде дип, балаларын икенче елда да ишәккә укырга биргәннәр. Ел узган. Тагын сорыйлар икән:
— Нинди гыйлем өйрәндегез, инде икенче ел укыдыгыз?
— И-а, и-а!— диләр балалары.
Аталары аптырыйлар: бу нинди олуг гыйлем икән, икенче ел рәттән өйрәнгәннәр дип.
Өченче елда да балаларын ишәккә укырга биргәннәр. Бу елда балалары, өйләренә кайткач та:
— И-а, и-а!— дип утыралар икән.
Шунда гына аталары аңлап алганнар: ишәк булу өчен өч ел укып йөрүнең кирәге юк түгелме?

ҖӘННӘТЛЕ ДӘ ТӘМУГЛЫ
Хикәят
Бер хатынның ире бик тә ямьсез икән, җитмәсә үзен хәтдин артык сөя, ди.
Намаз укыйлар. Ул хатын иренең Аллаһтан ялынып дога укыганын ишетә: «И Ходаем, мине җәннәтле итсәң иде!»
Шуннан хатын үзе дә дога кылырга була: «И Ходаем, Син барсын да белеп торучысың, тәмугыңа гына кертсәң дә ярый, бары тик ул дөньяда да шушы хәшәрәт ирем авызына калдырма!»— дип.
Әмма халык усал телле, иренә ирештерәләр. Шунда ире:
— Аллага шөкер, догам кабул булган икән,— ди.— Ул дөньяда да карт хатын кочаклап ятмаммы дип гел шикләнә идем!

ТЕШЛӘК МАКТАНЧЫК ЭТ БӘЛАСЕ
Хикәят
Бер Үгез, көне буе эшләп, тәмам арып-талып, абзарына кайтып бара икән, урамда аунаудан артыгын белмәгән мактанчык тешләк Эт аның арт сыйрагына килеп ябышкан. Үгез инде, бичара, авыртуына түземе бетеп, аны тибеп очырган, Этнең тешләре бер якка сибелгәннәр, үзе икенче якка барып төшкән. Шулай ята икән, иптәшләре килеп чыкканнар һәм:
— Нишлисең болай?— дип сорыйлар икән.
— Ятам әле,— дип сөйләнә аларга җавабында бу хәчтерүш.— Хуҗам үгез сыйрагы белән сыйлаган иде, тәменнән тешләремне дә йотканмын, корсагымны да шартлата язганмын. Күтәрелерлек тә хәлем калмаган.

НИГӘ КЕЧКЕНӘЛӘР ИКӘН
Хикәят
Сания әби үзенә, кыйммәтле дип тормады, бар акчасын диярлек сарыф итеп, яхшы күннән кышкы читекләр алды. Моңа күңеле сөенде. Урамнан бер киеп узуы да җанына рәхәт бирәчәк иде. Әмма акчасы чыгу хәсрәтендә булуданмы, читекләрне алганда бераз кысанрак икәнлегенә игътибар итми калган.
Күршесе урыс Надя, аңарга юлыгып, сөйләшеп кайталар икән, Сания әби тукталып калган.
— Ни булды?— дип борчыла икән тегесе.
— Менә, кызым Алсу яңа кышкы читекләр бүләк итеп алып кайткан иде. Шуларны киеп чыктым. Әллә кысалар инде?— дип җавап биргән Сания әби, кызын яхшыга чыгарып.
— Яңалардыр,— дигән урыс Надя әби.— Кия торгач, киңәеп-зураеп китәләр алар.
Юлларын балаларына куана-куана мактанып дәвам иткәннәр.
Шулай Сания әби ничә көннәр кышкы яңа читекләрне киеп йөрсә дә, зураймаганнар, һаман кысанлана башлаган кебекләр икән. Бервакыт, өенә кайткач, ул аларны салган да, тотып карый-карый, үз алдына әйтә икән:
— Бу читекләрне алгач-алгач, кызым нигә бер үлчәмгә зурракларын алмады икән?— дип.
Шунда гына үз ялганына Хуҗа Насретдин кебек ышанып йөрүен аңлап, юләрлегенә аптырап киткән. Каян кызы алган ди әле?
09.11.05.

ЭТЛӘР ТЕЛЕНЧӘ
Хикәят
Бервакыт урамдагы эскәмиягә барып утырдым. Әллә кайдан гына ике маэмай килеп чыктылар, ауный-тәгәрәшә бер-берсен яларга керештеләр. Мин аларның тамашаларына хәйран иттем.
Шунда берсе:
— Бу кеше нишләп монда эшсез утыра икән?— дип сорады.
— Ял итә торгандыр!— диде икенчесе.
— Бер дә арыган, эштән чыккан адәмгә ошамаган бит!
— Анысына исең китмәсен,— диде тагын да җавабында икенчесе,— ярый әле ул безне, нишлисез, хәшәрәтләр, дип ачуланмады!
Шунда гына тамашадан айнып киттем.
Мин, бичара, этләр телен белми идем, ничек болай аңладым икән? Гаҗәп хәл иде.

СЫЕР-КӘҖӘ ХИКМӘТЕ
Хикәят
Кәҗәдән сорыйлар икән:
— Бер сыер биргән кадәр сөтең була аламы?— дип.
— Әйе,— дигән.
— Ә ике сыерныкы кадәр сөт бирә аласыңмы?
— Әйе!
— Ә өч сыерныкы кадәр?
— Хәтта ун сыер кадәр бирә алырмын, әгәр дә ун сыер булып туа алсам, ун сыер кадәр ашасам, ун сыер кадәр тәрбия күрсәм,— дип җавап биргән кәҗә.— Әмма, ни кызганыч, кәҗә булып туганмын, ә шулай да бәтиләремне дә, хуҗаларымны да сөтемнән өзгәнем юк! Ә кайберәүләр чыннан да, кәҗә асрап, аннан сыер биргән кадәр сөт өметендә булалар.

АЮ КАНУНЫ
Хикәят
Аюны, үзе бик теләгәнлек сәбәпле инде, хайваннар падишаһы итеп куйганнар. Бер ел хөкемдарлык итә бу, ике, өч. Аннары ил халкын җыя да фәрманын игълан итә:
— Моннан соң, канун буенча, бүреләр сарык ише хайваннарны ашамасыннар, төлкеләр куян кумасыннар, кош-корт тотмасыннар!..
Бу яңа канунны үлән ашаучылар хуплап, сөенеп кабул итәләр, «ура» да кычкыралар, берсен-берсе чөяләр. Тик ерткыч хайваннар гына телсез аптырап тора бирәләр. Шунда Арыслан:
— Аюларга нинди канун кертелер?— дип сорый.
Падишаһ исә:
— Аларга бу кануннар карамый!— диярәк җавап бирә.

КӘКРЕ КАЕННЫ ТӨЗӘЙТҮ
Хикәят
Ике мескен, урман аланына чыгып, кәкре каен янында туктап калганнар. Берсе әйтә икән:
— Бу агачны мин төз итимме?
— Юк, үзем төзәйтәм!— ди икән икенчесе.
Шуннан, мескеннәр арасында булгалап торганча, «мин-син», «син-мин» диярәк тарткалаша башлаганнар. Инде сугышып китмәкчеләр икән, урман кисүче килеп чыккан. Ни өчен талашуларын аңлагач:
— Бөкре каенны учак кына төзәйтә,— дип, «бөкрене кабер төзәтер» дигән татар мәкаленчә әйтеп, үз юлы белән китеп барган.
Теге ике мескен, урман кисүче киңәшенчә гамәл кылып, бөтен урманнан көл генә калдырганнар.

ДИКТОР КАРГА
Хикәят
Карганы радиога диктор итеп чакырганнар. Микрофон артында каркылдап утыра икән бу. Халыкка бик ошап киткән, йоклаганнары да уянып, аның маһирлыгына аһ итә башлаганнар. Менә эш башына кемнәрне куярга кирәк дип, озакламый аңа биек кәнәфи тәкъдим иткәннәр, депутат та ясаганнар. Имеш, анда, югарыда, йоклап кына утыралар, уятмасмы!
Менә төп канун матдәләрен тикшерәләр. Каргага сүз бирәләр. Ул:
— Кар!— ди.
— Һо, ничек яхшы әйтте!— диләр.
Башка мәсьәләләрдә ул, чыгыш ясаган саен, һаман да бертөрле «кар» дип аваз сала бирә. Ә халык:
— Һо, ничек яхшы әйтте!— дип сөенә тора, Аллаһ рәхмәте!

ТАВЫКЛАР КЕТӘКЛЕГЕ
Хикәят
Читәндә Әтәч:
— Мин — биек, кикрикүк!— дип кычкырып утыра икән, каен агачы башына килеп кунган Тилгән, аны үртәп:
— Анда — тәбәнәк, монда менеп кычкыр!— дигән.
Әтәч исә, акылы куәтләнеп:
— И юләрем,— дигән.— Мин каен башында утыра торган булсам, унбиш тавыкның ире исемен йөртә алмас идем! Аларны үзегез дә беләсез, һаман мактанышып, тарткалашып, әйтешеп аптырыйлар. Яннарыннан китүне генә көтеп алалар, күршеләргә дә хәзер йөгерергә генә торалар. Каен башы — сезгә, безгә — тавыклар кетәклеге дә ярар!

КАРТЛЫКТАН КОТЫЛУ
Хикәят
Капка төбендә утырган бер бабай янына урамда уйнап йөргән малай килә. Аның янында урын ала, сорый:
— Бабай, нишләп утырасың?
— Үлем көтеп утырамын, улым,— ди аңа җавабында бабай.
— Ә ул кайсы яктан килергә тиеш иде соң? Югары очтан төшәрме, су буеннан менәрме? Үтеп кенә китсә?
— Килсә, үткәреп җибәрмәс идем әле, чабуына ябышыр идем!
— Ә нигә үлемне көтәсең соң, бабай?— ди малай.
— Картлыктан туйдым, картлык бит ул үтми. Ә үлем килсә, аны алып китәр иде!
Малай башын кашый:
— Аннары икәү бергә уйнар идек, әйеме, бабай!

ДӨНЬЯНЫ БОЗЫП ЙӨРҮЧЕ ЭТ
Хикәят
Ике гыйбат акыл сата икән. Берсе, борын очын тартып, дөньялар бозылуыннан зарланмакчы итә:
— И-и, элекләрне яңгыр да вакытында ява иде, кыш та карлы-буранлы була иде...
Икенчесе, аны куәтләп, баш болгый, ай-вай-һай, сөйләнеп ала:
— Анысы нәрсә соң әле аның... Халык ялкауланды. Барысы да остардылар, эшләмичә генә баю ягын карыйлар!
— Юләрләр азайды шул хәзер,— ди икән беренче гыйбат,— хәтта этләр дә койрык болгап торырга иренәләр. Иртәннән бирле монда утырабыз, инде кич җитеп килә, әнә ул эт урамнан бишенче тапкыр узып бара! Җил сугарып йөрмәсә ни булган!

ҖӘННӘТ-ТӘМУГ МӘСЬӘЛӘСЕ
Хикәят
Ишәктән җәннәт хакында хәбәрдарлыгы барын-югын сораганнар. Ул:
— Беләм, бик беләм,— дип җавап биргән.— Җәннәт ул шул була, әгәр дә хуҗам көне буе эшләтеп, абзарыма кайтарып япса, алдыма башак салса. Ул вакытта таякласа да ярый, мин бары тик «ай-яй, ай-яй» дип кенә кычкырамын.
Моның болай сөйләвенә барысы да аптырап калганнар.
— Ишәк — ишәк инде, ул нәрсә белсен!— дигәннәр.
Әмма шунда берәү, акылына килеп:
— Ә ул вакытта тәмуг нәрсә булыр?— дип сораган.
Ишәк әйткән:
— Әгәр дә хуҗам мине эшкә алмаса, бу көне буе тик ятты дип абзарымнан куып чыгара. Мин андый вакытларда ашсыз да, тораксыз да калам. Өстемә кар да ява, яңгыр да. Тәнемне җил дә, буран да изалый. Хуҗам да урыныңа кер дип таякламый, «ай-яй, ай-яй» дип түгел, «и-а, и-а» кычкырсам да ишетүче булмый,— дип җавап биргән. Имеш, тәмуг шул була инде ул.
Тыңлап торучылар әйткән ди:
— И, бу Ишәк ахмак икән, хуҗасы таяклаганны җәннәт дип белә, эшсез ятуны тәмугка саный!
Әмма хикмәт таякта идеме икән?
14.01.06.

БУЛДЫКЛЫ ӘТӘЧ
Хикәят
Әтәч армиягә китәргә «повестка» алган. Тавыклар, гадәтләренчә:
— Җибәрмибез, син китсәң, бер күкәй дә салмыйбыз!— дип аптыраталар икән. Шунда Әтәч түзмәгән, әйткән:
— Һе, минем алда гына шулай сөйлисез сез! Әгәр дә сизенми калсам, күрше йорт әтәчләренә таба итәк күтәреп йөгерергә генә тора идегез. Хәзер кайтып та кермәссез инде!
Тавыклар аның болай әйтүенә үпкәләгәннәр. Бигрәк тә Чуар Тавыкның кәефе киткән. Моңаешып калганнар. Моннан соң әтәч әйткән, имеш:
— Ярый, җан кисәкләрем, армиядән мин «янырал» булып кайтырмын, сез дә, «янырал» хатыннары буларак, аштан-ашка гына йөрерсез,— дигән.
Тавыклар әле дә һаман аның «янырал» булып кайтканын көтәләр, ди. Ә ул — юк та юк!


САЕСКАН КИЯВЕ
Хикәят
Саескан кияүгә чыкмакчы булган. Моны Ала Карганың үзенә алу икән исәбендә. Әмма нәселен бик алай ошатып ук җиткерми.
— Икегез дә аклы-каралы, нигә исең киткән, ал, рәхәтләнеп яшә, балалар үстер,— ди икән иптәшләре, аның күңелен аулап.
— И, Саесканны һәр ялтыраганга кызыгучы буларак әйтәләр бит,— ди икән Ала Карга, һаман да күңеле ятып бетмәвен белдереп.
— Исең киткән икән,— диләр тагын моңа каршы иптәшләре,— инде хәзер синекенә тимәс, безнекенә генә кызыгыр!
— Әйе шул,— дигән Ала Карга.— Менә шуннан куркам да инде мин: сезнекенә кызыгып, мине бөтенләй онытып куймагае, дим!
Һәммәсе дә телсез калганнар.

ЙОРТКА КЕРГӘН ЭТ БӘЛАСЕ
Хикәят
Кышкы төндә Төлке берәүнең тавык кетәклегенә төшкән. Ә анда хуҗаның Эте ияләнгән икән, салкыннан качып йоклап ята.
Төлке килеп тә төшә, Эт сикереп тә тора. Борынга-борын очрашалар. Тавык эләктерәм дә качам дигән Төлкегә үз койрыгын саклап калу хәсрәте генә кала. Ничек тә хәйлә итмәкче, әмма вакыт тар. Алай уйлый, болай: Этне ничек тә алдарга белми. Шунда:
— Кара әле, агай-эне,— ди бу,— әллә тавыкларга йортка кердеңме, бөтен өс-башыңны тавык тизәге каплаган? Моны халыкка сөйләми булмас!
Эт исә:
— Кая-кая?— дип, өс-башын әйләнә-тулгана карый башлый. Ә төлке, бер тавыкны эләктереп, ул арада чыгып та кача.

АХМАК ЭТ ХӘЙЛӘСЕ
Хикәят
Этне хуҗасы тавык урлап ашауда гаепли. Берни эшләп булмый, акланыр чарасы да юк. Өсте-башы да тавык тизәгендә. Инде ничә көн кетәклектә суыктан качып ята бит. Ә Төлке, аны кызык итеп, тавыкны да урлап чыгып качты. Хуҗасы алдына барып акланыр иде: тегеләй дә, болай да оят. Эт тәмам аптырашта кала. Аннары уйлап чыгара: тавыклар янына кереп, кунакчага менеп утырсам, җитмәсә алар кебек кыткылдап та куйсам, хуҗам мине тавыкка санар, этемне юкка гаепләгәнмен дип белер, ди.
Һәм шулай эшли дә. Ә хуҗасы чыннан да кетәклеккә керә һәм бу хәлне күрә, Этне танып:
— Аһ син, юньсез! Менә ничек минем тавыкларымны аулыйсың икән әле!— дип, кунакчадан куып төшерә һәм, койрыгын балта белән чабып, йортыннан куып чыгара.

ЧЕБИ ХӘСРӘТЕ
Хикәят
Кетәклектә кыртлый тавык утырып чебиләр чыгарган. Арадан берсе, күкәйдән башын төртүгә үк, сөйләшергә тотынган. Һич кенә дә тик тормый икән. Әнисенең башына ук менеп утырган. Шулай карап тора икән бу, ә тавыклар керәләр дә күкәй салып чыгалар, керәләр дә күкәй салып чыгалар. Бу чеби сорый ди:
— Әни, болар нишлиләр?
— Күкәй салалар,— ди икән әнисе.
— Ә алардан чебиләр чыгамы?
— Әйе, алардан сезнең кебек чебиләр чыга.
— Ә нигә соң аларны хуҗа хатын керә дә җыеп алып китә, керә дә җыеп алып китә, нәрсә, аларга утырып, ул үзе дә чебиләр чыгарамыни?— ди икән теге чеби.— Чиләк-чиләк җыеп ала тора бит. Бик күп булырбыз инде!

КЕМ КЕМНӘН АКЫЛЛЫРАКТЫР ӘЛЕ?
Хикәят
Әтәч үз биләмәләренең тәртибен тикшереп йөргәндә, кетәклеккә килеп кергән. Күрә: кыртлый тавыгы һаман күкәйләр өстендә утыра, чебиләре чыга башлаганнар, ә берсе башына ук менеп баскан.
— Сәлам!— ди икән бу, шушы әтәчне күреп алып.
— Син нәрсә, малай актыгы,— ди икән аңа әтәч, акылга утыртырга теләп,— анаң башына менеп баскансың? Үзеңне мәче-фәлән эләктереп алмасын, канаты астына кереп кач!
— Син күрмәдеңмени?— дигән икән чеби, ике дә уйлап тормастан.— Хуҗа хатыны, пычак кайрап, сине эзләп йөри иде. Хәзер монда керер, көтеп торсагыз дип әйткән идем. Сак була күр!
Әтәчнең коты алынып, тизрәк урамга ук чыгып тайган.

КАРАКНЫҢ ҮЗЕ НИ, СҮЗЕ НИ?
Хикәят
Күкәй урлау нияте белән бер Саескан тавык кетәклегенә кергән. Алай-болай каранган да, томшыгына бер олы күкәйне эләктермәкче икән, күптән ояда утырган Кыртлый тавык:
— Күрәм, барсын да күрәм! Саескан — карак!— дип кытаклый башлаган.
Саесканның коты очкан. Шулай да акылын җыеп әйтә икән бу:
— Күрдеңме, сезнең әтәч бөркетләр белән очып йөри?
— Алдама,— ди икән Кыртлый тавык,— безнең әтәчкә тагын!
— Ышанмасаң, чык та кара!
Кыртлый кетәклектән йөгереп чыкканында койма башыннан очып төшкән әтәчне күреп ала да мактарга керешә:
— Ничек шундый биеккә менә алдың, җан кисәккәем? Ничек курыкмадың, ханым-солтаным?
— И юләр тавык,— ди икән әтәч,— койма башымы биек җир? Минем әле өй кыегына кадәр дә менгәнем бар!
— Сине әле бөркетләр белән очып йөрисең дигән иделәр, мин шуны истә тотып әйткән идем,— ди икән Кыртлый тавык,— күрми генә калдым!
— Кайсы юләре җиткерде сиңа бу сүзне?— дип һаман да әтәч аны ачулана икән.
— Саескан кетәклеккә кергән иде, шул әйтте дә, мин йөгереп чыктым!— дигән кыртлый.
— И ахмак тавыгым минем,— дигән, аптыраулы әтәч,— каракның эше хәрәм, үзе хәрәм, сүзенә ышанырга ярыймы соң инде? Чебиләреңне эләктерер өчен ялган сөйләгән ул.
Кыртлый, бар дөньясын онытып, кетәклеккә йөгергән.

КҮҢЕЛЕҢДӘ БУЛГАЧ
Хикәят
Кыртлый йоклап киткәч, оясыннан чеби егылып төшә. Ишек алдына чыга. Ә анда тавыклар җим чүпләп йөриләр, уртада Әтәч басып тора. Чеби, моның янына килә дә:
— Син минем әтиемме буласың?— дип сорый.
— Әйе, мин синең әтиең булам,— ди Әтәч, башын горур күтәреп.
— Ә болары кемнәр?— ди тагын да Чеби, йөгерешеп йөргән тавыкларга ишарәләп.
— Минем хатыннарым,— ди Әтәч, бу юлы да бик тә һаваланып.
— Әйтәм аны,— ди Чеби,— алар турында уйлап, балаларыңның хәлләрен дә белешмисең. Хатыннарың күп булгач, вакытың тимидер шул!
— Күңелдә бала уе булса, вакыты гына табылыр иде әле!— дип, башын кыңгыр салып, Әтәч читкәрәк китү җаен караган.

ШУЛАЙ ИНДЕ , ЮГЫЙСӘ
Хикәят
Бер көн үтә, ике, өч... Кыртлый тавык һаман оясында утыра бирә. Бер чебие генә чыккан килеш. Башкалары да менә-менә борын төртерләр сыман. Теге чеби әнисеннән сорый:
— Мин әтәчме, әллә тавыкмы?— ди.
— Канатларың, кикрикләрең чыкмыйча әйтә алмыйм әле,— дип аңлата тавык,— чеби чагында без һәммәбез дә бертөрле булабыз!
— Син дә әүвәл чеби идеңме?
— Әйе, мин дә әүвәле чеби идем!
— Кайчан үсеп җиттең соң, әни?
— И, кем хәтерләп бетерә инде аларның барысын да! Исемдә, әүвәле бар күләгәдән, хәтта шәүләдән курка идек. Курыкмый башлагач, үсеп җиткән идем инде.
— И, бик җиңел икән,— ди Чеби,— мин бит инде хәзер үк курыкмый башладым, үсеп җиттеммени?

ТАВЫК-ӘТӘЧ ХИКМӘТЕ
Хикәят
Чеби тагын да әнисеннән сорый икән:
— Әтәчтән тавыкның аермасы нәрсәдә?
— Әтәч ул,— дип әйтә икән Кыртлый тавык,— һаман тавыкларны хәтерләп кенә йөри.
— Ә нигә хәтерли соң ул аларны? Югалмасыннар дипме?
— Вакытында күкәй салсыннар дип инде!
— Ә, алай икән,— ди Чеби.— Безнең әти афәрин, әйеме?
— Нигә алай уйлыйсың?
— Әнә бит, тавыклар, әле берсе, әле икенчесе, кетәклеккә керәләр дә, ояларына күкәй салып чыгалар, керәләр дә салып чыгалар. Әгәр дә хәтерләп тормаса, бу кадәр тырышырлар идеме?
Чебинең бу сүзләрен ишеткәч, Кыртлый башка тавыклардан көнләшеп тә куйган ди әле.

АКЫЛ ӨЙРӘТҮЕ ҖИҢЕЛ УЛ
Хикәят
Койма башында Әтәч кычкырып торганында күрә, бер чеби аның артыннан менмәкче булып маташа икән. Моңа бик ачуы килеп:
— Син нишлисең? Кая менәсең? Егылып төшсәң?— дип ачулана башлаган.
Әмма Чеби, колагына да элмичә, һаман менәргә маташа икән, тик максатына ирешә генә алмый.
— Әйттем бит инде мин сиңа, маташма, дидем!
Чебине Әтәч һаман ачулана икән. Ә тегенең шунда гына акылына кот килгән, ул:
— Анда, югарыда утырганда акыл өйрәтүе җиңел ул, әти, монда төшеп булышсаң, ничек яхшы булыр иде!— дигән.

БАШСЫЗ АДӘМ ҺӘМ ДИЮ
Хикәят
Бер адәм урманга барган да утын кисеп ята икән, дию килеп чыккан. «Менә күптән кеше итен ашаганым юк иде!»— дип сөенә икән бу. Адәмне эләктереп алмакчы булган, ә теге моны күреп өлгергән. Эше харап икәнен аңлап, суга батканында саламга ябышкандай, хәйләгә тотынган:
— Бик яхшы булды әле синең килүең, ярдәмгә Ходай үзе җибәргән, ахрысы,— ди икән.— Тот пычкының бер башыннан, кисешерсең!
— Мин сиңа ярдәмгә түгел, башыңны ашарга килдем!— ди икән дию.
— Беләм-беләм,— дип әйтә адәм дә,— мин дә шулай дим бит инде. Син пычкының теге башыннан тотып кисә тор, ә мин, өйгә кайтып, башымны алып килим, юкса онытып калдырганмын.
— Бар,— дип әйтә икән дию,— тиз йөре, ә мин утыныңны кисә торырмын!

ДИЮ АШАУЧЫ МАЛАЙ
Хикәят
Бер адәмнең йортына дию төшкән. Бишектәге баласын урламакчы икән. Ишектән эчкә узуы булган, бусагада адәм үзе күренгән. Хәлне шунда ук аңлап алган да әйтә икән бу:
— Сөбханаллаһ-машаллаһ! Рәхмәт, Ходаем! Мин инде ничә көн, бөтен урманны бетереп, дию эзләп йөрим, Син, булдыксыз булуымны аңлап, аның үзен монда китергәнсең. Улым ничә көннәр ашарга дию сыйрагын сорап ята иде, әнә дию үзе аның авызына кереп бара!
Бу вакытта дию бишек янына килеп җиткән, ә баланың йокы аралаш киң итеп авызын ачкан вакыты икән. Адәмнең сүзләрен чынга алып, исән чагында котылыйм диярәк, дию өйнең почмагын күтәреп чыгып качкан.

БЕР САНДЫК ИТ
Хикәят
Бер арык адәмне урманда дию эләктереп алган, әмма аның сөякләре шалтырап торуын күргән дә әйтә икән бу:
— Синең итең кайда соң?
Адәм ике дә уйлап тормаган:
— Хатында!— дип җавап биргән.
— Бар, кайтып алып кил!— ди икән дию.— Көтеп торам!
Әмма адәм, акылы чамалырак булуданмы, әллә башка сәбәп аркасындамы, китмичә, кузгала алмыйча тора икән. Дию аптыраган:
— Нигә кайтып алып килмисең?— ди икән.
— Бик алып килер идем дә, әмма күтәреп йөри алмыйм, шуңа күрә итемне хатыныма калдырырга туры килә,— дигән адәм,— үзең алып килешсәң генә инде!
Ике дә уйлап тормаган дию, киткәннәр болар авылга төшеп. Урманнары тау башында, авыл исә аның итәгендә генә икән.
Барып кергәннәр өйләренә. Хатыны уклау белән камыр тәгәрәтеп маташа икән. Бик тә симез, ди. Диюнең хәтта күзләре майланып куйган.
— Мин,— дип әйтә икән адәм,— әнә теге буш сандыкның авызын ачып торам, ә син хатынның биленнән барып эләктер дә сандыкка сал, мин капкачын төшерермен дә бикләп куярмын, син сандыгы белән итемне алып китәрсең!— дигән.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 2
  • Части
  • Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 1
    Общее количество слов 4200
    Общее количество уникальных слов составляет 1961
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 2
    Общее количество слов 4226
    Общее количество уникальных слов составляет 1928
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 3
    Общее количество слов 4191
    Общее количество уникальных слов составляет 1929
    36.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 4
    Общее количество слов 4082
    Общее количество уникальных слов составляет 1862
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 5
    Общее количество слов 4073
    Общее количество уникальных слов составляет 1888
    36.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 6
    Общее количество слов 4090
    Общее количество уникальных слов составляет 1779
    35.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 7
    Общее количество слов 4045
    Общее количество уникальных слов составляет 1902
    35.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 8
    Общее количество слов 3995
    Общее количество уникальных слов составляет 1952
    36.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 9
    Общее количество слов 3980
    Общее количество уникальных слов составляет 1882
    35.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 10
    Общее количество слов 1590
    Общее количество уникальных слов составляет 911
    42.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов